Дәреснең
темасы: Урман
– халыкның байлыгы
Дәрес тибы: бәйләнешле сөйләм үстерү
Метод: сөйләү, күрсәтү, практик,
сингапур методикасы элементлары
Дәрес
максатлары:
Белем бирү
максаты:
-
алдагы
дәресләрдә өйрәнелгән лексик берәмлекләрне камилләштерү;
-
укучыларның
табигатьнең торышы турында белемнәрен системалаштыру һәм киңәйтү.
Фикер
сәләтләрен үстерү максаты:
-
фикерләү
операцияләрен чагыштыра белү, үз мөнәсәбәтеңне әйтә һәм дәлилли белү
күнекмәләрен үстерү;
-
уйлау
сәләтен, уку активлыгын, мөстәкыйльлелекне, диалогик, монологик сөйләмне
үстерү, сүз байлыгын арттыру.
Тәрбияви
максат:
-
табигать
байлыкларын саклау буенча җаваплылык хисләре уяту, табигатькә сакчыл
мөнәсәбәттә булу ихтыяҗы арттыру, аның гүзәллеген күрә белергә өйрәтү, барлык
тереклек ияләренә хөрмәт, мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү.
Дәрес
технологиясе:
коммуникатив технология
Көтелгән
нәтиҗәләр:
ü
предмет
буенча: урманның
файдасы турында сөйли белү.
ü
шәхси: яңа материалны өйрәнүгә,
танып-белүгә кызыксыну күрсәтү; уку эшчәнлегендә уңышка ирешүнең сәбәпләрен
аңлау (дисциплиналы булу, игътибарлы, җаваплы булу, хезмәт сөючән, үз көчеңә
ышану).
Универсаль уку
күнекмәләре:
ü
регулятив: дәрестәге эшнең максатын
укытучы ярдәмендә ачыклау;
ü
танып
белү:
укучыларның һәм укытучының уртак эше буенча нәтиҗәләр ясау;
ü
коммуникатив: башкаларның сөйләмен тыңлау
һәм аңлау; бергә эшләү процессында, фикерләр каршылыгы булганда да,
сыйныфташлар белән уртак фикергә килергә кирәклеген аңлау.
Җиһазлау: ноутбук, мультимедейный
проектор, презентация, таратма материаллар.
Дәреслек: Татар теле =Татарский язык.
4 сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 2 кисәктә. 1
кисәк / Фатхуллова Кадрия Сөнгатовна. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014.
Дәреснең
барышы.
I.Ориентлаштыру-мотивлаштыру этабы:
1.
а) уңай
психологик халәт булдыру:
(Слайд1)
- Хәерле көн, укучылар! Әйдәгез, бер-беребезгә елмаеп карыйк
әле, чөнки елмаю кешенең кәефен күтәрә (улыбка поднимает настроение).Бер-беребезгә
хәерле көн телик.
Көтелгән җавап: (хор белән) Хәерле көн миңа.
Хәерле көн сиңа.
Хәрле көн сезгә.
Хәерле көн барыбызга.
Урыннарыгызга утырыгыз. Сезнең яхшы кәефләрдә булуыгыз өчен
мин бик тә шат. Бүген дәрестә без сезнең белән тату һәм актив эшләрбез дип
уйлыйм.
б) белемнәрне актуальләштерү:
* Прослушайте и перечислите
названия животных упомянутых в тексте. (http://tol.edu.tatar.ru/index.php?/lesson/view/9#section-4)
Куян – урман һәм басу җәнлеге, ул бик
куркак. Төлке, бүре - куянның дошманнары. Куян җәен үлән, кышын агач кайрысы
ашый. Куян җәен соры, кышын ак төстә. Аның колаклары бик озын. Ул бик тиз
йөгерә, яхшы сикерә. Бүре – усал җәнлек, соры төстә. Бүре – урман санитары,
чөнки ул авыру җәнлекләрне юк итә. Керпе – кыргый җәнлек. Ул урманда, бакчаларда яши. Тычканнар
тота, алма ярата.
* Прослушайте
диалог и расскажите содержание. (№5)
(http://tol.edu.tatar.ru/index.php?/lesson/view/9#section-3)
— Сезнең якта урманнар бармы?
— Әйе, безнең як урманнарга бай.
— Урманнарыгызда нинди агачлар
үсәләр?
— Наратлар, чыршылар, каеннар,
имәннәр, өрәңгеләр.
— Ә гөмбәләр бармы?
— Бар. Яңгырдан соң күп була. Гөмбәгә
еш йөрибез.
2.
Өй
эшләрен тикшерү:
Өй эше итеп дару үләннәрен искә төшерергә бирелгән иде.
-
Сез хәзер
(СТЁ ЗЕ КЛАСС
структурасы
ярдәмендә) бер-берегездән күбрәк сүзләр җыярсыз.
-
Сез
үзегезнең битләрегездә дару үләннәренең исемнәрен язасыз. Бу эштән соң сызык
сызасыз. Моның өчен сезгә 30 секунд вакыт бирелә.
-
Хәзер
класс буенча йөрисез. Һәр укучы янына килеп, үзегездә булмаган сүзләрне язасыз.
Бу сүзләрне җыяр өчен 5 минут вакыт бирәм.
-
Вакыт бетте,
үз урыннарыгызга утырыгыз. Хәзер без берничә укучының җавапларын тикшерәбез.
Миңа 2нче өстәлдәге 3нче укучы җавап бирә. Рәхмәт!
(Слайд2)
Үзбәя. (Таблицада үзләрен бәялиләр). Оцените свою
деятельность в таблице.
3.
Уку
мәсьәләсе кую:
(Слайд3)
-
Дәреснең темасын ачыклау өчен мин сезгә ребус тәкъдим
итәм.
Һәр группага ребуслар таратыла, шул
ребусны чишеп җавапны битләргә зур хәрефләр белән язалар.
-
Ребус җавапларын тикшерәбез. 1 төркем – “халыкның” (Слайд4), 2 төркем – “урман”
(Слайд5), 3 төркем – “байлыгы”
(Слайд6).
-
Һәр төркемнән 4нче укучы чыга һәм ребус җавапларыннан җөмлә төзеп
басалар.
-
Димәк, укучылар бүген дәресебезнең темасы нинди? (Слайд7).
Көтелгән җавап: Урман-халыкның байлыгы.
-
Димәк,
бүгенге дәресебезнең темасы - “Урман – халыкның байлыгы.”
-
Сез бу
җөмләне ничек аңлыйсыз?
-
Исходя из
темы урока, сформулируйте его главную цель. Что сегодня предстоит нам выяснить?
Көтелгән җавап: Ни өчен урман- халыкның байлыгы дип санала?
II. Уку мәсьәләсен адымлап чишү
этабы.
1нче адым:
Сораулар ярдәмендә әңгәмә кору:
-
Татарстанның
табигате нинди? (табигате зур һәм бай)
-
Аның аша
нинди зур елгалар ага? (Идел, Кама, Агыйдел, Нократ)
-
Урманнарда
нинди агачлар үсә? (Имән, каен, нарат, чыршылар...)
-
Урманда
нинди чәчәкләр үсә? (Ак чәчәк, энҗе чәчәк)
-
Нинди
хайваннар яши? (Бүре, төлке, куян...)
(Слайд8)
Үзбәя (Таблицада үзләрен бәялиләр.) Оцените свою деятельность
в таблице.
2нче адым: (Слайд9)
-
Ә хәзер
дәреслекләрегезнең 48нче битен ачыгыз, 3нче күнегүдәге биремне эшлик.
-
Хәзер
текстны укыйм, сез игътибар белән карап барыгыз һәм “Бу текст нәрсә турында?”
соравына җавап әзерләгез.
-
Шулай
итеп, бу текст нәрсә турында?
-
1 укучы
сәнгатьле укый.
-
Сезгә
текстны тәрҗемә итәргә 3 минут вакыт бирелә.
-
Вакыт
үтте. Сәгатьләрегезне алыгыз һәм 12дәге иптәшегез белән очрашыгыз. Кыскарак
чәчле укучы иптәшенә текстны тәрҗемә итә. (КЛОК БАДДИС структурасы)
-
Ике
укучының җавабын тыңлыйбыз.
(Слайд10)
Үзбәя (Таблицада үзләрен бәялиләр.) Оцените свою деятельность
в таблице.
(Слайд11-12)
Ял минуты: (МИКС – ФРИЗ – ГРУП структурасы)
-
Укучылар,
урыннардан тордык. Урындыкларны этеп куегыз. Стулья задвинули.
-
Укучылар,
без хәзер барыбыз да бер әйләнә ясап басабыз. Музыка кушыла, сез шул музыкага
бии-бии әйләнәсез. Музыка туктагач, сез бер урында басып каласыз. Шуннан соң
мин сезгә сорау бирәм, сез шул сорауның җавабын миңа укучылар саны ярдәмендә
күрсәтергә тиеш буласыз.
Татар халык бию көенә йөриләр. Музыка туктый.
Сорау бирелә. Сораудагы җавап санына карап берләшәләр:
-
Аю
сүзендә ничә хәреф бар? (2)
-
Мин көзне
яратам җөмләсендә ничә сүз бар? (3)
-
Татарстанда
ничә зур елга бар? (4)
-
Бүген
дәрестә ничә малай бар? (13)
-
Афәрин!!!
3нче адым: (Слайд13)
-
Ә хәзер
төркемләп эшлибез.
А) Һәр төркем текст буенча 4 сорау төзи.
Б) 1нче төркемдәге 1нче укучы 2нче төркемдәге 1нче укучыга
сорау бирә һәм җавап ала.
(Слайд14)
Үзбәя. (Таблицада үзләрен бәялиләр) Оцените свою деятельность
в таблице.
4нче адым
Һәр төркемгә ситуатив күнегүләр язылган карточкалар бирелә.
-
Беренче
бетергән төркем фейерверк ярдәмендә эшләп бетерүләрен күрсәтәләр (ТИМ ЧИР структурасы).
Һәр төркемнең җавапларын тикшерәбез. Экрандагы эталон белән чагыштырабыз.
-
Скажи, что:
1нче төркем (Слайд15)
Для людей от леса большая польза.
В лесу растут грибы и ягоды.
Деревья очищают воздух.
2нче төркем (Слайд16)
Мы собираем лекарственные травы.
Лес – наше богатство.
Лес охраняет сады от ветра.
3нче төркем (Слайд17)
Свежий воздух очень нужен людям.
Чистый воздух – наше здоровье.
Из деревьев строят дома.
(Слайд18)
Үзбәя (Таблицада үзләрен бәялиләр.)
-
Оцените
свою деятельность в таблице. Как вы работали в группе?
5нче адым: (Слайд19)
"Бу нинди агач?” уены. (урман шаулавы, кошлар сайравы,
музыка ишетелә)
-
Укучылар, күзләрне йомдык.
Үзебезне матур агачлар үскән урманда йөрибез дип хис итик. Игътибар белән
карагыз әле, нинди агачлар үсә икән монда?
Слайдларда агач рәсемнәре чыга,
укучылар аларның исемнәрен әйтәләр.
(Слайд20-26)
-
Афәрин!
Булдырдыгыз, бик күп агачларны таныйсыз икән!
III.
Рефлексия бәяләү этабы:
-
Вот урок
подходит к концу.
-
Димәк, ни
өчен урман - халыкның байлыгы?
-
Урман
кешегә нәрсә бирә?
Дәрескә гомуми билге кую:
-
Ә хәзер
билгеләр куелган таблицагызны карагыз һәм дәрескә гомуми билге куегыз.
-
Бүгенге
дәресне “5” легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр
“3”ле куя?
o Дәрес материалын бик әйбәт
үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам.
o
Әйбәт
эшлим, материалны аңладым.
o
Әйбәт
эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим.
Таблицаларны җыеп алу.
Укучыларга билгеләр кую.
Өй эше бирү: (үзләре сайлап алалар)
49нчы бит, 7нче күнегү.
Татарча әйтәбез.
Говорим по-татарски.
Я люблю зиму.
Алсу любит осень. Антон любит лето. Булат любит весну.
49нчы бит, 9нчы
күнегү.
Мәкальне укыйбыз
һәм рәсем ясыйбыз. Читаем пословицу и рисуем картинку.
Язның байлыгы
– кояш, көзнең байлыгы – уңыш.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.