Инфоурок Другое Другие методич. материалыРазработка урока по татарскому языку на тему: "Обстоятельство"

Разработка урока по татарскому языку на тему: "Обстоятельство"

Скачать материал

Тема: Хәл төрләрен гомумиләштереп кабатлау.

Максат: 1. Хәл һәм аның төрләре буенча өйрәнгәннәрне ныгыту, белемнәрне билгеле бер системага салу.

2. Хәлләрне таный, аларның төрләрен дөрес билгели, төрле хәлләрне сойләмдә урынлы куллана белү күнекмәләрен үстерү.

3. Укучыларда тирә-юньдәгеләргә һәм әниләргә карата мәрхәмәтлелек, олы җанлылык һәм ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедиа; презентация; тестлар; Ә. Еники  Сайланма әсәрләр. – К: “Хәтер”, 2002; аудиоязма; магнитофон.

Дәрес тибы: гомумиләштереп кабатлау дәресе.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, биремнәр үтәү, мөстәкыйль эш,  дәреслек белән эш, модельләр белән эшләү, иҗади эш алымнары.

Дәрес барышы

   I. Башлам.

1.     Оештыру эше, уңай психологик халәт тудыру.

2.     Дәреснең темасын һәм максатын җиткерү.

-         Укучылар, без сезнең белән инде берничә дәрес җөмләнең кайсы кисәген өйрәндек.

-         Без хәлләрне өйрәндек.

-         Әйе, ә бүген без сезнең белән хәл һәм аның төрләре буенча өйрәнгәннәрне ныгытып, аны бер системага салырбыз, сезнең әлеге тема буенча алган белемнәрегезне , төрле хәлләрне сөйләмдә урынлы куллана белүегезне тикшерербез, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек турында сөйләшербез. Бүгенге дәрестә бөтенегезнең дә актив булуын телим. Дәфтәрләрне ачып, бугенге числоны һәм теманы язып куйыйк.

II. Актуальләштерү.

1.     Хәл буенча өйрәнгәннәрне искә төшерү өчен, дәреслекнең 68 нче битендәге сорауларга җавап бирү.

-         Хәл һәм аның төрләре буенча өйрәнгәннәрне искә төшерү өчен, дәреслекнең 68 нче битендәге сорауларга җавап бирик. Беренче сорау: Җөмләнең нинди кисәкләре була?

-         Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре була.

-         Дөрес. Баш кисәкләргә нәрсәләр керә?

-         Баш кисәкләргә ия белән хәбәр керә.

-         Яхшы, ә иярчен кисәкләргә нәрсәләр керә?

-         Җөмләнең иярчен кисәкләренә аергыч, тәмамлык, хәл керә. Аныклагычларны да иярчен кисәкләргә кертеп карыйлар.

-         Дөрес. Алдагы сорауга күчәбез. Нинди иярчен кисәк хәл дип атала?

-         Җөмләдә эш яки хәлнең кайда, ничек, кайчан, нинди шартларда үтәлүен яки үтәлмәвен белдерә торган иярчен кисәк хәл дип атала.

-         Яхшы, алдагы сорау. 

-         Хәлләр ничә төргә бүленә? Мәгънәләре ягыннан хәлләр 8 төргә бүленә: урын хәле, вакыт хәле, рәвеш хәле, күләм хәле, сәбәп хәле, максат хәле, шарт хәле, кире хәл.

-         Дөрес. Ахыргы сорауга җавап бирәбез.

-         Хәлләр җөмләнең кайсы кисәкләрен ачыклап килә? Хәлләр күбрәк фигыль белән белдерелгән җөмлә кисәген ачыклап килә. Мәсәлән: Алмаз кичен генә кайтты. Хәл рәвеш һәм сыйфат белән белдерелгән җөмлә кисәкләрен дә ачыклый ала. Мәсәлән: Айгөл- бик тырыш кыз. Бүген шактый күп эшләргә туры килде.

2.     Өйгә бирелгән эшләрне тикшерү.

-         Димәк, хәлләр мәгънәләре буенча 8 төргә бүленә дидек. Сез өйдә төрле хәлләр кергән мәкальләр табып килергә тиеш идегез. Әйдәгез, кем нинди мәкаль тапты икән, тикшереп карыйк әле.

           ( Укучылар үзләре тапкан мәкальләрне укыйлар, мәгънәләрен аңлаталар.)

-         Молодцы, хәлнең барлык төренә дә мисаллар тапкансыз. Димәк, нинди нәтиҗә ясый алабыз?

-         Хәлләр мәкальләрдә күп кулланыла икән.

-         Дөрес, сезгә шундый өй эше биргәч, үзем дә кызыксынып, “Татар халык мәкальләре” китабыннан хәл кергән мәкальләр эзләдем һәм әлеге китаптагы мәкальләрнең 33% нда хәлләр кулланылуына инандым. Гомумән, без, үзебез дә сизмәстән, хәлләрне сөйләмдә бик еш кулланабыз. Алардан язучы һәм шагыйрьләребез дә бик оста файдаланып, төрле образ - сурәтләр тудыралар.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1.     Экранда бирелгән өзектән хәлләрне табып, үзләре ачыклап килгән җөмлә кисәге белән парлап язып алырга.

     Экранда бирелгән өзектән хәлләрне тапкач, сез моңа үзегез дә ышанырсыз.

Бәдретдин - безнең мәдрәсәдә иң ярлы шәкерт. Аңа авылыннан бернинди дә ярдәм килми. Тик базарга килүчеләр  бик сирәк кенә аңа әнисе җибәргән ипине яки берәр йомарлам майны кертеп чыгалар. Бәдретдин шуны да бик кыенсынып: «Әнкәйгә әйтегез, мин ач түгел!» - дип алып кала. Һәм шул майны ул ни өчендер без белән чәнчеп ашый иде. Шәкертләр аңардан: «Нигә алай итәсең?» - дип сорыйлар. Ә ул : «Май озаккарак җитсен өчен  шулай эшлим,» - дип җавап бирә торган иде.

                                                                    ( Ә. Еники «Матурлык» )

 

(Укучылар биремне дәфтәрдә үтиләр)

Укучыларның җаваплары тыңлана: мәдрәсәдә шәкерт, иң ярлы, авылыннан килми, базарга килүчеләр, бик сирәк кенә кертеп чыгалар, бик кыенсынып алып кала, ни өчендер чәнчеп, чәнчеп ашый иде, нигә алай итәсең, озаккарак җитсен өчен, шулай эшлим.

Нәтиҗә ясала: димәк, хәлләр төрле сүз төркемнәре белән белдерелгән җөмлә кисәкләрен ачыклап килергә мөмкин.

2.     Ә. Еники иҗатын искә төшерү. “Матурлык” хикәясе турында мәгълүмат бирү.

-         Әлеге өзек Ә. Еникинең “Матурлык” хикәясеннән алынган иде. Искә төшерик әле: Ә. Еники исеме сезгә танышмы? Аның нинди әсәрләрен укыганыгыз бар?

( Укучыларның җаваплары тыңлана. Ә. Еникинең “Бала”, “Курай” хикәяләрен иксә төшерәләр.)

3.     Аудиоязмада “Матурлык” хикәясеннән өзек тыңлау һәм аның буенча фикер алышу, әсәрне укырга тәкъдим итү.

Өзектән күренгәнчә, Ә. Еникинең “Матурлык” хикәясендә шул дәрәҗәдә ярлы шәкерт булган Бәдертдиннең авылга кайтучы иптәшләрен үзләренә алып кереп, аларны кунак итүе, чәчәк авыруыннан бите бозылып калган әнисен иптәшләренең күзенә күрсәтүдән оялмавы, киресенчә, аның әнисенә карата булган чиксез мәхәббәте сурәтләнә. Әлбәттә, әсәрдә сүз кешенең тышкы матурлыгы хакында түгел, ә рухи матурлыгы турында бара. Тормышта  Бәдретдин кебек олы җанлы, шәфкатьле , өлкәннәрне хөрмәт итүче кешеләр күбрәк булса, җәмгыятьтә явызлык бетәр, бары яхшылык кына тантана итәр иде. Әлеге әсәрне укысагыз, сез моңа тагын бер кат инанырсыз. (Китап күрсәтелә, укырга тәкъдим ителә.)

    4. Хәл  төрләрен файдаланып, “Тирәбездә яхшы кешеләр” дигән темага иҗади эш башкару.

Әйе, кеше җир йөзенә бәхет өчен  яратылган. Бәхетле булу өчен, үз тирәңдәге кешеләрнең сине ихтирам итүе кирәк. Ә моның өчен без үзебез дә тирә- юньдәгеләргә мәрхәмәтле һәм ярдәмчел булырга тиешбез. Сезнең тирәдә дә Бәдретдин кебек матур сыйфатларга ия кешеләр бармы соң? Әйдәгез, күңелебездән шундый сыйфатларга ия затларны барлыйк һәм, хәл төрләрен файдаланып, караламага алар хакында кыска күләмле сочинение язабыз. Сочинениенең темасы “Тирәбездә яхшы кешеләр” дип атала.

        (Берничә укучының язмасы тыңлана һәм нәтиҗә ясала.)

         Димәк, сезнең язмаларны тыңлагач, безнең Кукмара төбәгенең шәфкатьле кешеләргә бай булуына тагын бер кат инандык. Без моның белән горурлана алабыз, шулай бит. Сез дә язмагыздагы кешеләрнең яхшы сыйфатларын үзегездә булдырырга тырышыгыз һәм башкаларга булыша алуыгызга сөенеп яшәгез. Сезнең уңай сыйфатларыгыз турында гына сөйләсеннәр. Сез өйдә әлеге язмаларыгызны тулыландырып, дәфтәргә язып килергә тиеш буласыз. Үзегез кулланган хәлләрнең асларына сызарга онытмагыз. Әйдәгез, көндәлекләрне ачып, өйгә эшне язып куйыйк.

IV. Белем һәм күнекмәләрне тикшерү.

1.     Тест биремнәрен үтәү.

Хәзер сезнең хәл төрләре буенча алган белемнәрегезне икшереп карыйк: тест биремнәрен үтибез.

1.    Җөмләнең нинди кисәге хәл дип атала?

А) Җөмләдә исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап, нинди? кайсы? кемнең? нәрсәнең? сорауларының берсенә җавап бирүче иярчен кисәк;

Б) Җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген ачыклап, кемгә? нәрсәгә? кемнән? нәрсәдән? кемдә? нәрсәдә? кебек сорауларның берснә җавап бирүче иярчен кисәк;

В) Җөмләдә эш яки хәлнең кайда, ничек, кайчан, нинди шартларда үтәлүен яки үтәлмәвен белдерә торган иярчен кисәк.

 

2. Мәгънәләре ягыннан хәлләр ничә төргә бүленә?

А) 6;

Б) 8;

В) 9.

 

3. Хәлләр күбрәк җөмләнең кайсы кисәген ачыклыйлар?

А) фигыль белән белдерелгән кисәген;

Б)  исем белән белдерелгән кисәген;

В)  алмашлык белән белдерелгән кисәген.

 

4. Бирелгән җөмләдәге хәлнең төрен билгеләргә.

Китапны ике генә көнгә алдым.

А) күләм хәле;

Б) максат хәле;

В) вакыт хәле.

 

5. Бирелгән җөмләдәге хәлнең төрен билгеләргә.

Кызлар, җырлый- җырлый, ашлык чистарталар.

А) максат хәле;

Б)  шарт хәле;

В)  рәвеш хәле.

 

6. Бирелгән җөмләдә хәл кайсы сүзне ачыклап килгән?

Сочинениене дәфтәрләр арасына куйдым.

А) сочинениене;

Б)  арасына;

В)  куйдым.

 

7. Бирелгән җөмләдә хәл нинди сүз төркеме белән белдерелгән?

Кичен көтү кайтты.

А) исем белән;

Б) рәвеш белән;

В) фигыль белән.

2. Дөрес җаваплар белән танышу.

(Экранда дөрес җаваплар чыга. Укучылар үзләренә үзләре билге куялар.)

1. в);    2. б);    3. а);    4. а);    5. в);    6. в);    7. б).

V. Йомгаклау.

1. Нәтиҗә ясау.

- Шулай итеп, без бүген хәл төрләре буенча өйрәнгәннәрне тагын бер кат ныгыттык, сезнең белемнәрегезне бәяләдек, хәлләрнең сөйләмдә киң кулланылучы җөмлә кисәге булуына тагын бер кат инандык. Димәк, нинди җөмлә кисәге хәл дип аталды инде?

- Хәлләр нәрсәгә карап төрләргә бүленәләр?

- Сез хәлнең нинди төрләрен беләсез?

2. Билгеләр кую.

VI. Өйгә эш бирү.

Хәл төрләрен файдаланып, “Тирәбездә яхшы кешеләр” дигән темага кыска күләмле (миниатюр) сочинение язарга.


4.                 Бирелгән формалардан файдаланып, җөмләләр төзү.

1)    рәвеш хәле: - ып формалы хәл фигыль белән; ( Дустым Азат мәктәптә тырышып укый.)

2)    вакыт хәле: урын-вакыт килешендәге исем; (Сентябрьдә укулар башланды.)

3)    урын хәле: юнәлеш килешендәге исем белән; (Без җәй көне урманга җиләккә бардык.)

4)    күләм хәле:  күләм- чама рәвеше; (Бүген көн искиткеч матур.)

5)    сәбәп хәле: фигыль һәм сәбәпле бәйлеге; (Алмаз авыру сәбәпле укырга килмәде.)

6)    максат хәле: инфинитив белән; (Без мәктәпкә укырга киләбез.)

7)    шарт хәле: шарт фигыль белән; ( Тырышсаң, үз максатыңа ирешерсең.)

8)    кире хәл: шарт фигыль һәм да/ дә кисәкчәләре белән. ( Күпме генә тырышсам да, математикадан өйгә эшне эшли алмадым.)


Тест.

1.     Җөмләнең нинди кисәге хәл дип атала?

А) Җөмләдә исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап, нинди? кайсы? кемнең? нәрсәнең? сорауларының берсенә җавап бирүче иярчен кисәк;

Б) Җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген ачыклап, кемгә? нәрсәгә? кемнән? нәрсәдән? кемдә? нәрсәдә? кебек сорауларның берснә җавап бирүче иярчен кисәк;

В) Җөмләдә эш яки хәлнең кайда, ничек, кайчан, нинди шартларда үтәлүен яки үтәлмәвен белдерә торган иярчен кисәк.

 

2. Мәгънәләре ягыннан хәлләр ничә төргә бүленә?

А) 6;

Б) 8;

В) 9.

 

3. Хәлләр күбрәк җөмләнең кайсы кисәген ачыклыйлар?

А) фигыль белән белдерелгән кисәген;

Б)  исем белән белдерелгән кисәген;

В)  алмашлык белән белдерелгән кисәген.

 

4. Бирелгән җөмләдәге хәлнең төрен билгеләргә.

Китапны ике генә көнгә алдым.

А) күләм хәле;

Б) максат хәле;

В) вакыт хәле.

 

5. Бирелгән җөмләдәге хәлнең төрен билгеләргә.

Кызлар, җырлый- җырлый, ашлык чистарталар.

А) максат хәле;

Б)  шарт хәле;

В)  рәвеш хәле.

 

6. Бирелгән җөмләдә хәл кайсы сүзне ачыклап килгән?

Кичә кызыклы фильм карадык.

А)  кызыклы;

Б)  фильм;

В)  карадык.

 

7. Бирелгән җөмләдә хәл нинди сүз төркеме белән белдерелгән?

Кичен көтү кайтты.

А) исем белән;

Б) рәвеш белән;

В) фигыль белән.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Разработка урока по татарскому языку на тему: "Обстоятельство""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Юрист

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Бу дәрес татар мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә. Ул хәлләрнең бөтен төрләрен дә өйрәнеп бетергәч, укучыларның белемнәрен гомумиләштерү, тикшерүне күздә тотып үткәрелә. 

Дәреснең темасы: "Хәл төрләрен гомумиләштереп кабатлау"

Максат: 1. Хәл һәм аның төрләре буенча өйрәнгәннәрне ныгыту, белемнәрне билгеле бер системага салу.

2. Хәлләрне таный, аларның төрләрен дөрес билгели, төрле хәлләрне сойләмдә урынлы куллана белү күнекмәләрен үстерү.

 

3. Укучыларда тирә-юньдәгеләргә һәм әниләргә карата мәрхәмәтлелек, олы җанлылык һәм ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 677 547 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 06.01.2015 764
    • DOCX 199 кбайт
    • 18 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Назипова Гульназ Шамиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Назипова Гульназ Шамиловна
    Назипова Гульназ Шамиловна
    • На сайте: 9 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 7
    • Всего просмотров: 5378
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 503 человека из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 338 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 291 человек из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 853 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 26 человек

Мини-курс

Предпринимательские риски

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Маркетинг в сфере услуг: от управления до рекламы

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 29 человек из 15 регионов

Мини-курс

Анализ эффективности проектов

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе