Главная / Другое / Разработка урока по родному языку на тему"Үзебез сайлаган язмыш"(11 класс)

Разработка урока по родному языку на тему"Үзебез сайлаган язмыш"(11 класс)

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БӨГЕЛМӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

АЕРЫМ ПРЕДМЕТЛАР ТИРӘНТЕН ӨЙРӘНЕЛӘ ТОРГАН

3 НЧЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ










Үзебез сайлаган язмыш

педагогик сыйныф укучылары өчен төзелгән дәрес эшкәртмәсе













Гыйззәтуллина Зөлфия Рәшит кызы,

югары квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбиты укытучысы













Бөгелмә, 2014


ТЕМА: Үзебез сайлаган язмыш.

ДӘРЕСНЕҢ МАКСАТЫ: Педагогик сыйныф укучыларының киләчәк һөнәрләрен сайлауга никадәр әзер булуларын ачыклау; укытучы һөнәренең авыр, ләкин мактаулы булуын исбатлау; эстетик тәрбия бирү.

ҖИҺАЗЛАУ: Экран, компьютерлар, төрле темаларга караган сораулар, аудио язма, укытучы һөнәре турында мәкальләр һәм бөек кешеләрнең фикерләре язылган плакатлар.

ДӘРЕС ТӨРЕ: Дәрес-бәйге.


ДӘРЕС БАРЫШЫ

I.Оештыру өлеше.

Игелекле татар мөгаллиме,

Синнән күчә безгә мәрхәмәт

Йөрәк утың, балкып янса гына,

Яшәр иман, яшәр мәхәббәт.

Укытучы! Нинди горур исем! Һәрбер бала белем алган илдә, укытучы-иң кирәкле кеше. Илебезнең, халкыбызның, балаларыбызның киләчәге алар кулында. Укытучы-вакытлар берлеген кулында тотучы Титан да, барлык әйберләрне җиңел генә аңлатып бирә алучы акыл иясе дә, илнең матурлыгын тудыручы рәссам да, юатучы, акыл бирүче, кирәк чакта ачулана белүче кеше дә ул.

Хәерле көн, кадерле укучылар. Дәресебезне мин юкка гына укытучыга багышланган юллар белән башлап җибәрмәдем. Бүгенге дәресебезне укытучы һөнәренең бөеклеген ачыклауга багышларбыз. Аны бәйге формасында уздырырбыз. Бәйгенең максаты: педагогик сыйныф укучыларының киләчәк һөнәрләрен сайлауга никадәр әзер булуларын ачыклау. Моны исбатлау өчен, төрле конкурслар уздырылыр. Бәйгебезнең экспертлары да педагогик сыйныф укучылары.

II. Актуальләштерү.

-Алдагы дәрестә сезгә өй эше итеп, “Ни өчен укытучы һөнәрен сайларга уйладым” дигән темага кечкенә хикәя язып килергә бирелгән иде, әйдәгез эшне шуны тикшерүдән башлыйк. Экспертлар, сез һәр укучының эшен бәяли барырсыз.

(Хикәяләр тыңлана)

-Алдагы бәйге “Әгәр мин укытучы булсам…” дип атала. Сез үзегезне укытучы урынына куеп, җавап бирергә тиеш. Җавапларны чылбыр тәртибендә әйтерсез.

(Җаваплар тыңланыла.)

Шушы темага безнең экспертлар мәктәптә сорашу уздырган иде. Бу сорашуда 9-11 сыйныфларда укучы 100 бала катнашты. Хәзер үзегезнең җавапларны нәтиҗәләр белән чагыштырып карагыз.

(Укытучыга хас сыйфатлар экранда күрсәтелә.)

Укытучыга хас сыйфатлар

%

Белемле

96%

Грамоталылы

88%

Дәресләрен кызыклы итеп уздыручы

86%

Таләпчән

72%

Компьютерны белүче

68%

Сабыр

55%

Үрнәк

50%

Киңәшче

44%

Сәләтле

42%

Уртак тел табучы

38%

Сүзендә торучы

36%

Игътибарлы

33%

Усал

31%

Стильле киенүче

29%

2”ле куймаучы

21%

Өй эшен аз бирүче

18%

Зачет бирдермәүче

16%

Чиреккә икеле чыгармаучы

8%

-Укытучы белемле, күп белергә тиеш дип әйттегез. Әйдәгез әле, сезнең белемнәрне сынап карыйк.

Сезнең алда, экранда төрле өлкәләргә караган темалар. Үзегезгә ошаган бер теманы сайлап алыгыз да, бер минут эчендә шул темага караган сорауларга җавап бирегез. Әгәр сорауга тиз генә җавап бирә алмыйсыз икән, “Алга!” дип әйтегез һәм сезгә алдагы сорау укылачак. Кем күбрәк сорауга җавап бирер?

Татарстан

1. Беренче тапкыр ничәнче елда Татарстанда Президент сайланды?

(1991елда)

2. Татарстан Республикасының бе­ренче Президенты кем?

(М.Ш. Шәймиев)

3. ТР гимны ничәнче елда кабул ителде? (1993)

4. Татарстан Дәүләт гимны көен кем язган? (Р. Яхин)

5. Татарстан Дәүләт гербында нинди чәчәк рәсеме сурәтләнгән? (Кашкарый-астра)

6. Гербтагы ак барс кайсы аягын күтәргән? (Алгы уң аягын)

7. Татарстан дәүләт флагының авторы кем? (Тавил Хаҗиәхмәтов)

8. ТР дәүләт флагының төсләрен дөрес тәртиптә ата

(Яшел, ак, кызыл)

9. Татарстан Республикасының мәйданы күпме? (68 мең кв. м)

10. ТР Конституциясе ничәнче елда кабул ителде? (1992)

11. "КамАЗ" машиналары кайсы шәһәрдә чыгарыла? (Чаллы)

12. Фарфор заводы кайсы шәһәрдә иде ? (Бөгелмә)

13.Татарстанда иң күп кеше яши торган шәһәр?

(Түбән Кама-Нижнекамск)

14. Татарстанда ничә административ район бар? (43)

15. Нинди шәһәрне табада кызды­ралар? (Алабуга)

16. Иделгә коючы елга исеме ничек? (Кама)

17. Татарстанның кайсы шәһәрендә сәгатьләр эшләнә? (Чистай)

18. Татарстандагы дәүләт телләрен атагыз (рус, татар)


Казаным-башкалам

1. Борынгы зур шәһәрдә калкурак урынга төзелгән эчке ныгытманы атагыз (Кремль)

2. Татар дәүләт академия театры кем исе­мен йөртә? (Г. Камал)

3. Зур рус драма театры кем исемен йөртә? (В. Качалов)

4. Казан дәүләт университеты нинди урамда урнашкан? (Кремль)

5. Казанда ничә район бар? (Җиде)

6. Казан шәһәрендәге күлне атагыз (Кабан)

7. Татар Дәүләт драма һәм комедия театры кем исемен йөртә? (К.Тинчурин)

8. Казан шәһәрендә исеме җырларга күчкән елганы атагыз (Идел)

9. Казан Кремлендә яңа төзелгән мәчетнең исемен атагыз (Кол Шәриф)

10. Нинди танылган тарихчы, мәгърифәтче исемен Казан шәһәрендәге бер мәчет йөртә? (Шиһабеддин Мәрҗани)

11. Казан Кремлендәге иң күркәм архитектура һәйкәлен атагыз (Сөембикә)

12. Кремльнең нинди манарасына сәгать урнаштырылган? (Спас манарасына)

13. Казанның Горький урамының 17 нче йортында нинди күренекле шагыйрь яшәгән? (М.Җәлил)

14.Сөембикә манарасы ничә катлы? (7)

15. Казанда җәяүлеләр генә йөри торган урамны атагыз ( Бауман)

16. Казан Кремле янында кайсы язучыга һәйкәл куелган? (М.Җәлил)

17. Ел саен Сөембикә манарасы янында нинди көн уздырыла? (Хәтер көне)

18. Казандагы опера һәм балет театры кем исемен йөртә? (М.Җәлил)

Көлкеханә

1. Сыер ни өчен ята? (Утыра бел­мәгәнгә)

2. Нәрсә өстән аска таба үсә? (са­кал)

3. Кара мәче нинди ишектән керә? (Ачык)

4. Алманың яртысы нәрсәгә охшаган? (икенче яртысына)

5. Нинди сорауга бервакытта да «Әйе» дип җавап биреп булмый? («Йоклыйсыңмы?»)

6. Суда нинди таш булмый? (Коры)

7. Кара диңгезгә төшкән таш ниш­ли? (Юешләнә)

8. Табышмак сүзен ничек укырга кирәк? (Сулдан уңга)

9. Юләр кайчан акыллы була? (тик торганда)

10. Кәҗәнең башында нәрсә бар? (к хәрефе)

11. Су кайда коры була? (картада)

12. Казанның уртасында нәрсә бар? (з хәрефе)

13. Ат нигә улак янына килә? (улак килмәгәнгә)

14. Кәҗәгә 7 яшь тулгач ул нишли? (8 нче яшькә китә)

15. Яңгыр вакытында карга нинди агачка куна? (юеш агачка)

16. Нәрсә аш өстәле янында бигрәк кирәк? (Авыз)

17. Ата каз судан чыккач нишли? (Җиргә баса)

18. Начар билгеләр алганда югалып тора торган документны атагыз (Көндәлек)

Язучылар

1. Илдә урнашкан тәртипләр белән килешмичә, чит илгә киткән татар язучысын атагыз (Г.Исхакый)

2. Кем “Таныш моңнар” поэмасының авторы? (И.Юзеев)

3. Г. Исхакый кайсы районда туган? (Чистай районында)

4.Чистай районының нинди авылында Г. Исхакый музее бар? (Яуширмә)

5.Г.Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән иде“ әсәренең төп герое кем? (Шәмсетдин)

6. Җан Баевичның исеме ничек? (Шакирҗан)

7. Бирелгән өзек Г.Исхакыйның кайсы әсәреннән? “… Шәмси күңеле белән һаман шуларны мөселманча тәрбия итү уеннан кайтмады…”(“Ул әле өйләнмәгән иде“)

8. Г.Исхакыйның кайсы драма әсәрендә татар халкының аянычлы язмышы сурәтләнә? (“Зөләйха”)

9. Бирелгән өзек Г.Исхакыйның кайсы әсәреннән алынган? “… Гөлйөзем әби күмәч сала, кыстыбый пешерә. “ (Сөннәтче бабай)

10. Г.Исхакыйның кабере кайда ? (Истамбулда)

11. Укытучыга багышлап язылган ”Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигыренең авторын атагыз (Ф.Яруллин)

12. Ф.Хөснигә ничә яшь? (106)

13. Ф.Хөсни нинди районда туган? (Саба)

14. Ф.Яруллинга ничә яшь? (76)

15. Ф.Яруллин кайсы районда туган? (Баулы районында)

16. Ул ничә яшьтә гарип калган? (20)

17. Автобиографик повестенең исемен атагыз (Җилкәннәр җилдә сынала)

18. Р.Миңнуллинга ничә яшь? (66)

Грамматика

1. Нинди сүз төркеме предметны белдерә? (Исем).

2. Исем нәрсә белән төрләнә? (Килеш, тартым, сан)

3. Нинди сүз төркеме предметның билгесен белдерә? (Сыйфат)

4. Җөмләнең баш кисәкләрен атагыз (Ия, хәбәр)

5. Гына, генә кисәкчәләре ничек языла? (Аерым)

6. Акыллырак сыйфаты нинди дәрәҗәдә? (Чагыштыру)

7. Аккош ясалышы ягыннан нинди сүз? (Кушма)

8. Кечкенә сүзенең антонимын атагыз (Зур)

9. Матур сүзенең синонимы нинди? (Чибәр)

10. Бишенче санының төркемчәсен атагыз (Тәртип саны)

11. Әйтү максаты ягыннан бу нинди җөмлә? Эх, нинди матур көн! (Тойгылы)

12. Җөмләдә барлык теркәгечләр дә ничек язылалар?( аерым)

13. Татар телендә генә очрый торган сузык авазларны атагыз (ә,ө,ү)

14. Җөмләдә эш яки хәлне белдереп, Нишли? Нишләгән? Нишләде? кебек сорауларга җавап биргән сүз төркеме нинди? (Фигыль)

15. Уф, ах сүзләре нәрсәләр? (Ымлыклар)

16. Ялгызлык исемгә мисал китер (Лилия)

17. Кайсы стильдә терминнар күп кулланыла? (Фәнни)

18. Аваз һәм хәреф саны туры килмәгән сүзләрне әйт (я,ю,е хәрефләре белән сүзләр)

Балаларның теле- кыңгырау

Гел чыңгылдый-ява мең сорау

Барсына да җавап биргәнсез-

Сез иң сабыр кеше икәнсез.

Әйе, укытучыга төрле сорауларга җавап бирергә, төрле четерекле очраклардан чыгарга туры килә. Хәзер сезнең тапкырлыгыгызны сынап карыйк. Алдагы бәйге “Оста психолог” дип атала. Сез һәрберегез дә педагогик ситуацияне чишү юлын эзләрсез.

(Төрле очраклар язылган кәгазьләр өләшенә)

Четерекле очраклар:

  1. Укытучы дәрестә шундый сорау бирә:

-Әйт әле, Илдар, ни өчен Г.Тукай портреты астына 1886-1913 дип язылган?

-Минемчә, бу саннар аның телефон номеры булырга тиеш.

Бу очракта укытучы үзен ничек тотарга тиеш?


  1. 11нче сыйныфта дәрес бара, тактада яңа теманы аңлатырга кирәк, ә сезнең оегыгызның күзе киткән. Сез ничек итеп яңа теманы аңлатырсыз?


3. Дәрескә дип элгән таблицага бер тәртипсезе тәнәфестә шайтан рәсеме ясаган. Сез нишләрсез?


4. Дәрестә кул күтәргән укучыдан укый башлавын сорыйсыз. Ләкин бала тотлыга, дулкынланган саен тотлыгуы арта бара, укый алмый. Сез нәрсә эшләр идегез?


5. Дәресегезгә бер укучының әнисе керде. Бу сыйныфта тәртипсез укучылар бар, алар шаулаша башладылар.Сезнең шелтәле карашыгызга игътибар да итмиләр. Сез бу очракта нәрсә эшләрсез?

-Укытучы бик белемле дә, грамоталы да , яңа технологияләрне дә белергә тиеш. Алдагы бәйгедә без сезнең информацион-мәгълүмати технологияләр белән эш итә белүегезне күзәтербез. Сез компьютердагы текстны тулыландырып, булган хаталарны төзәтеп язарга тиеш.

Укучылар текст белән эшләгәндә “Иң гүзәл кеше икәнсез” (Ф.Яруллин сүзләре) җыры яңгырый

(Текстны тикшерү)

Бәйгегә нәтиҗә ясала.

III. Йомгаклау.

Күргәнегезчә, укучылар, укытучы һөнәре авыр, ләкин һәр укытучы яңадан яшьлегенә әйләнеп кайтса, һөнәр сайлаганда һич икеләнеп тормыйча, укытучы һөнәрен сайлар иде. Укытучының күңелендәге уй-хисләрен шагыйрә Э.Мөэминовадан да яхшырак итеп әйтеп булмас.

Инде шактый өлкән яшькә

җитеп тә мин,

Иптәшләрдән шелтә сүзе ишеткәлим:

Балаларның балалыгы

күчә сиңа,

Сабыйлыгың китми синең

һаман шуңа”— диләр алар.

- Әйе шул! — дим.—

Беренчеләр белән киләм

сентябрьдә,

Майда китәм унберләрем белән

бергә,

Яз җиткәндә яшем җитсә

унсигезгә,

Көз җитүгә кабат төшәм

мин сигезгә...

Яшьләр белән шаулап үтә

минем гомер,

Шуңа күрә картаерга

мөмкин түгел.

Һәр дәрескә балаларым

көтеп ала,

Дәрес беткәч, хөрмәт белән

озатып кала.

Инженермы, врачмы ул

укучым,

Нефтьчеме, кырда иген

игүчеме,

Кем булса да —

Акыллы һәм көчле булып,

Килеп баса ил алдына

Кеше булып!

Шул чакта мин чын күңелдән

шатланамын:

«Ул бит минем укучым!» — дип

мактанамын.



Разработка урока по родному языку на тему"Үзебез сайлаган язмыш"(11 класс)
  • Другое
Описание:

 ТЕМА: Үзебез сайлаган язмыш.

ДӘРЕСНЕҢ МАКСАТЫ:  Педагогик сыйныф укучыларының киләчәк һөнәрләрен сайлауга никадәр әзер булуларын ачыклау; укытучы һөнәренең авыр, ләкин мактаулы булуын исбатлау; эстетик тәрбия бирү.

ҖИҺАЗЛАУ: Экран, компьютерлар, төрле темаларга караган сораулар, аудио язма, укытучы һөнәре турында мәкальләр һәм бөек кешеләрнең фикерләре язылган плакатлар. 

ДӘРЕС ТӨРЕ: Дәрес-бәйге.

 

 III. Йомгаклау.

Күргәнегезчә, укучылар, укытучы һөнәре авыр, ләкин һәр укытучы  яңадан яшьлегенә әйләнеп кайтса, һөнәр сайлаганда һич икеләнеп тормыйча, укытучы һөнәрен сайлар иде. Укытучының күңелендәге уй-хисләрен   шагыйрә    Э.Мөэминовадан  да яхшырак итеп әйтеп булмас.

Инде шактый өлкән яшькә

җитеп тә мин,

Иптәшләрдән шелтә сүзе ишеткәлим:

“Балаларның балалыгы

күчә сиңа,

Сабыйлыгың китми синең

һаман шуңа”— диләр алар.

- Әйе шул! — дим.—

Беренчеләр белән киләм

сентябрьдә,

Майда китәм унберләрем белән

бергә,

Яз җиткәндә яшем җитсә

унсигезгә,

Көз җитүгә кабат төшәм

мин сигезгә...

Яшьләр белән шаулап үтә

минем гомер,

Шуңа күрә картаерга

мөмкин түгел.

Һәр дәрескә балаларым

көтеп ала,

Дәрес беткәч, хөрмәт белән

озатып кала.

Инженермы, врачмы ул

укучым,

Нефтьчеме, кырда иген

игүчеме,

Кем булса да —

Акыллы һәм көчле булып,

Килеп баса ил алдына

Кеше булып!

Автор Гизатуллина Зульфия Рашитовна
Дата добавления 29.12.2014
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров 741
Номер материала 15913
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓