Главная / Начальные классы / Разработка урока по ИЗО на тему "Натурадан яки күзаллау буенча җәнлекләр ясау" (1 класс)

Разработка урока по ИЗО на тему "Натурадан яки күзаллау буенча җәнлекләр ясау" (1 класс)

Тема: Натурадан яки күзаллау буенча җәнлекләр ясау


Максат: 1) җәнлек яки хайваннарның холкы, үз-үзләрен

тотышы турында күзаллау формалаштыру, рәссам-

анималист турында төшенчә бирү.

2) җәнлек фигурасының пропорциясен, төзелешен, йон

төсен дөрес биреп ясарга өйрәтү.

3) укучыларда терек табигатьнең төрлелегенә соклану,

хайваннарга карата җылы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһазлау: - компьютер ярдәмендә эшләнгән төрле җәнлек сүрәтлә-

ре белән слайдлар;

  • җәнлек яки хайван рәсемен ясау эзлеклелеге күрсә-

телгән методик таблица;

  • Е. Чарушин китапларыннан күргәзмә, укучыларның

иҗат күргәзмәсе;

Материал: В. С. Кузин программасы буенча кулланма;

М. Фәйзуллинаның шигырьләре җыентыгы;

табышмаклар.


План:

I.Оештыру өлеше.

Укучыларның дәрескә әзерлеген барлау.

II. Дәрес темасы буенча эш.

1. Сынлы сәнгатьтә анималистик жанр һәм рәссам-анималист турында мәгълүмат бирү.

Animal- латин телендә хайван дигән төшенчәне аңлата. Хайваннарны ясаучы кешеләрне- рәссам-анималист диләр.

Әлеге жанр белән күп кенә рәссамнәр шөгыльләнә. Балалар өчен нәшер ителгән китаплар арасында сезгә таныш булган бер исем - Евгений Иванович Чарушин да бар. Чарушин күп кенә балалар өчен бастырылган китаплар рәссамы, шулай ук ул үзе дә китаплар язган һәм шул китапларга рәсемнәрне дә үзе ясаган. ( Күргәзмә өстендә эш)


2. Хайваннар турында табышмаклар әйтү:

Безнең өч дустыбыз бар:

Берсе – ашата,

Икенчесе – эчертә,

Өченчесе – йорт саклый.

Алар нәрсәләр? (Ат, сыер, эт)


Дус булса да сөйләшми,

Күп ишетә, күп өрә.

Үзенә бер йорт төзедек

Хезмәт иткәнгә күрә. (Эт)


Сакаллы килеш туа,

Берәү дә гаҗәпләнми. (Кәҗә)


Ашата, туендыра,

Җылыта, киендерә,

Кешене сөендерә. (Сарык)


Сабан туенда узыша,

Колхозыма булыша,

Утырдым исә биленә,

Илтә кирәк җиремә. (Ат)


Аллы-гөлле чәчәкләрне

Кетер-кетер ашый ул.

Шуннан ап-ак сөт ясап,

Көн дә безгә ташый ул. (Сыер)


3. Слайдлар ярдәмендә төрле җәнлек һәм хайваннарның рәсемнәрен карау:

- Бәлки сез дә үзегездә яшәүче берәр хайван турында сөйләп бирерсез

(Ул сиңа кайсы ягы белән ошый? Үз-үзен ничек тота?)

- Кайбер илләрдә кешеләр хайваннарның нинди дә булса батырлыкларына яки матур гадәтләренә сокланып алар хөрмәтенә һәйкәлләр куйганнар. (слайдлар карау).


4. Укытучы сүзе .

- Бүгенге дәрестә без дә хайваннар ясарбыз. Хайваннарның гәүдәсен сузылган овал, ә башын түгәрәк формасында ясыйлар.

М. Фәйзуллинаның “Рәсемнәр ясыйм” шигырен уку. ( Уку барышында укытучы тактада әлеге хайваннарның рәсемнәрен ясап күрсәтә).


III. Укучыларның мөстәкыйль эше:

( Слайд ярдәмендә берничә хайван рәсеменең ясау эзлеклелеген карау)


IV. Дәрескә йомгак ясау.

Укучыларның эшен анализлау һәм бәяләү.









Разработка урока по ИЗО на тему "Натурадан яки күзаллау буенча җәнлекләр ясау" (1 класс)
  • Начальные классы
Описание:

Максат:                             1) җәнлек яки хайваннарның холкы, үз-үзләрен

                                         тотышы турында  күзаллау формалаштыру, рәссам-

                                         анималист турында төшенчә бирү.

                                           2) җәнлек фигурасының пропорциясен, төзелешен, йон

                                         төсен дөрес биреп ясарга өйрәтү.

                                           3) укучыларда терек табигатьнең төрлелегенә соклану,

                                         хайваннарга карата җылы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһазлау:                       - компьютер ярдәмендә эшләнгән төрле җәнлек сүрәтлә-

                                         ре белән слайдлар;

-         җәнлек яки хайван рәсемен ясау эзлеклелеге күрсә-

телгән методик таблица;

-         Е. Чарушин китапларыннан күргәзмә, укучыларның

иҗат күргәзмәсе;

Материал:                       В. С. Кузин программасы буенча кулланма;

                                         М. Фәйзуллинаның шигырьләре җыентыгы;

                                         табышмаклар.

Автор Сунгатуллина Фарида Марсельевна
Дата добавления 20.11.2014
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров 417
Номер материала 4215
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓