Татарстан
Республикасы
Әтнә муниципаль
районы
Күңгәр урта гомуми
белем мәктәбе
I квалификацион
категорияле физика укытучысы
Хәкимҗанова
Алсу Мөбәрәкҗан кызы.
Физика 10 класс өчен
ачык дәрес эшкәртмәсе
Тема: Изопроцесслар.
Газ законнары
Максат
1. Изопроцесс
төшенчәсен китереп чыгару. Аларның төрләрен, ачылу тарихын, изопроцессларның
графикларын МКТ күзлегеннән чыгып өйрәнү.
2. Теманы
тормыш һәм математика фәне белән бәйләү.
3. Укучыларның
мәгълүматны кабул итәргә, эшкәртергә һәм нәтиҗә чыгара белүләренә ирешү. Алынган
мәгълүматлар буенча график мәсьәләләр чишәргә өйрәтү.
Материаллар:
Презентация, тест программасы (MyTestX), компьютерлар (һәр укучыга берәү),
интернет, тәҗрибә өчен приборлар, тест биремнәре.
I.
Оештыру
/укучыларның
дәрескә әзерлеген тикшерү/
Укучыларга
билге кую өчен түбәндәге таблица бирелә.
Ф.
И. О. _________________________________
Актуальләштерү
|
Яңа
тема аңлатканда катнашкан өчен (укучы үзе куя)
|
Ныгыту
|
Дәрес
өчен билге (укытучы куя)
|
ТЕСТ
(компьютер куйган билге)
|
Тест
(укучы
үзе куя)
|
|
|
|
|
II.
Актуальләштерү
1. Укучылар
компьютер артында 6-7 сораулы
төрле вариантта тест эшлиләр. /Тестка билгене компьютер
үзе куя./
2.
Презентация
буенча
Слайд 1
Слайд 2
Ø Тигезләмәгә
карыйк әле. Монда кайсы зурлыклар даими дип уйлыйсыз? /укучы җавабы: газның
моляр массасы, универсаль газ константасы. Газның массасы даими булырга тиеш/
Ø
Укучылар халәт тигезләмәсендәге газның
моляр массасы, массасы һәм универсаль газ константасы даими булгач калган өч
параметр басым, күләм, температура арасында да ниндидер бәйләнеш булырга тиеш.
Бу параметрлар арасындагы бәйләнешне без сезнең белән 7 нче сыйныфта карап киткән
идек инде. Сезгә алдагы дәрестә 7 нче класс китабыннан “Газ законы” дигән
теманы укып килергә кушылган иде. Әйдәгез, искә төшерик әле. Бу темада басым,
күләм, температура арасында нинди бәйләнеш бар икәнен күрдегез? /укучы җавабы:
мәсәлән газның күләме үзгәрмичә, температурасы гына үзгәргәндә, басымы арта.
Без моны газ балоны мисалында әйтә алабыз. Мәсәлән газны саклау яки күчереп
йөртү өчен, аны бик нык кысалар. Бу вакытта басым арта. Шуңа күрә газны махсус,
бик чыдамлы корыч балоннарга тутыралар. Әгәрдә газны нык чыдамлы корыч
балоннарга тутырмасак, мәсәлән пожар вакытларында, балон бик нык җылынып,
температура арта, басым арта, балон шартлый/
Ø
Ә күләм нишли? /газның күләме үзгәрми/
Ø
Димәк без күрдек күләм үзгәрми, басым һәм
температура арта. /Укытучы тактага схематик рәвештә язып куя V=const, T↑ P↑/
Ø
Укучылар бу аэрозольләргә ни өчен туры
кояш нурларыннан сакларга дип язылган?
Ø
Тагын кайсы параметрлар арасындагы
бәйләнешне күрдегез? /Укучы чыгышы: газның массасы һәм температурасы
үзгәрешсез булганда газның күләме кимегәндә, аның басымы арта. Ә күләме
артканда басымы кими. Мәсәлән һава тутырылган шарларны кыссак, күләм кечерәя
басым арта. Һәм киресенчә дә булырга мөмкин/
Ø
Без аны бу аэрозоль
мисалында
да күрә алабызмы?
Ø
Димәк бу очракта температура үзгәрмәде.
Күләм кимегәндә басым артты. /Укытучы тактага схематик рәвештә язып куя
T=const, V↓ P↑/
Ø
Укучылар менә бу тәҗрибәне эшләп карыйк
әле. Пробирка бөке белән капланган. Аның аша трубка уза. Ә трубкада бер
тамчы бар. Тамчыга пробирка эченнән пробиркадагы басым тәэсир итә. Ә трубканың
ачык ягыннан атмосфера басымы тәэсир итә. Пробиркадагы басым үзгәрсә тамчы
хәрәкәткә килә. Пробиркадагы басым атмосфера басымына тигезләшкәч тамчы
хәрәкәтләнүдән туктый. Пробирка астындагы савытка эссе су салына. Температура
арта, күләм арта. Салкын су салгач температура кими. Күләм кими. Ә басым
үзгәрми. Бу тәҗрибәдән алар басымның үзгәрмәгәнен, температураның артканын,
күләмнең артканын күрәләр
Ø
Димәк без бу өч параметр күләм, басым,
температура арасындагы бәйләнешләрне күрдек. Һәрберсендә берәр параметр
үзгәрмәде.
Ø
Укучылар менә шушы өч параметрның берсе
даими булганда бара торган процессларны изопроцесслар яки даими процесслар дип
атыйлар, ә аларга туры килгән формуланы газ законнары дип атыйлар.
III.
Яңа белемнәр формалаштыру
Ø
Дәреснең максаты - изопроцесс төшенчәсен
китереп чыгару. Аларның төрләрен, килеп чыгу тарихларын, графикларын молекуляр
кинетик теория күзлегеннән чыгып өйрәнү. Һәм бу изопроцессларга карата график
мәсьәләләр чишү.
Ø
Ә хәзер эш дәфтәрләрен ачабыз. Числоны һәм
теманы язып куябыз: “Изопроцесслар. Газ законнары”
Ø Дәфтәргә
презентациядән карап билгеләмәне язып куябыз. /Макраскопик параметрларның
(P, V, T) берсе үзгәрешсез булганда бара торган процессларны изопроцесслар дип
атыйлар/
Слайд 3
Ø Изопроцессларның
өч төре була. T=const
булганда бара торган процессларны
– изотермик, V=const
булганда бара торган процессларны
– изохорик, P=const
булганда бара торган процессларны
– изобарик процесслар дип атыйлар.
Слайд 4
Ø Беренче
изотермик процесс 1662 нче елны инглиз галиме Роберт Бойль тарафыннан
ачыла. Бойль даими температурада газ басымының күләмгә бәйлелеген өйрәнә. Бераз
гына соңрак Роберт Бойльгә бәйсез рәвештә 1676 нчы елны Француз физигы Эдм Мариотт эксперименталь
юл белән температура даими булганда басымның күләмгә бәйлелеген өйрәнә. Шуңа
күрә бу изотермик процесска туры килгән закон Бойль- Мариотт законы дигән
исем ала.
Ø
Укучылар бу идеаль газның халәт
тигезләмәсеннән карап китик инде.
PV = m RT
M
T=const
PV=const
P=const/V – укучы
әйтә
Укучылар бу формула математикада нинди
функциянең формуласына охшаган? /y=k/x – функциясенә, аның графигы
гипербола/
Ø
Димәк изотермик процессның
да графигы ничек булачак? /гипербола/
Ø Әйдәгез
дөрестән дә шулай микән? Тәҗрибә карап китик әле. http://files.school-collection.edu.ru/dlrstore/8c4d2c70-44aa-4ba3-831b-2ba019b3e2d2/molek5_2.htm /Тәҗрибә күрсәтелә/ Укучылар T=const булганда
газ басымының күләмгә бәйлелеге графикта изотерма дип аталган кәкре ярдәмендә
сурәтләнелә. Без монда Т ның даимилеген PV күчәренә карата күрдек. Әле
температураның даимилеген PT, VT күчәрләренә карата да күрсәтеп була. /Презентация
буенча, укучылардан сорала. Төп изотерма күрсәтелә/
Слайд 5
Ø Укучылар
ЕГЭ эшләрендә PV күчәренә карата ике изотерма бирелгән очраклар очрый. Менә бу
графикта кайсы изотерма зуррак дип уйлыйсыз? /Укучы аңлата/
Слайд 6
Ø Ә
хәзер дәфтәрләргә түбәндәге таблицаны схематик рәвештә ясап куябыз.
Слайд 7
Слайд 8
Ø Икенче
изопроцесс 1787 нче елны Француз
физигы Жак
Александр
Сезар Шарль тарафыннан
ачыла. Шуңа күрә бу изохорик процесска туры килгән закон
Шарль законы дигән
исем ала.
V=const булганда
температура артканда, басым артканын
тәҗрибәдә күрдек. Бер-берсенә сызыкча бәйле. Р=const T Укучылар бу
формула математикада нинди функциянең графигына охшаган? /y=k*x –
функциясенә, аның графигы туры сызык/
Ø Димәк
изохорик процессның да графигы
ничек булачак? /туры сызык, Т артканда Р арта/
Ø Әйдәгез,
дөрестән дә шулай микән? Тәҗрибә карап китик әле. http://files.school-collection.edu.ru/dlrstore/6ad7b356-9f33-4655-b898-a797c1e5c8b9/molek5_3.htm /Тәҗрибә күрсәтелә/ Укучылар V=const булганда
газ басымының температурага сызыкча бәйлелеге графикта изохора дип атала. Без
монда V
нең даимилеген РT күчәренә карата күрдек. Әле басымның даимилеген P
V, VТ күчәрләренә карата да күрсәтеп була. /Презентация
буенча, укучылардан сорала. Төп изохора күрсәтелә/
Слайд 9
Укучылар ЕГЭ эшләрендә РT күчәренә карата
ике изохора бирелгән очраклар очрый. Менә бу графикта кайсы изохора зуррак дип
уйлыйсыз? /Укучы аңлата/
Слайд 10
Ә хәзер дәфтәрләргә түбәндәге таблицаны
дәвам итеп схематик рәвештә ясап куябыз
Слайд 11
Ø Өченче
изопроцесс эксперименталь
рәвештә
1802 нче елны Француз физигы ГЕЙ-ЛЮССАК
тарафыннан ачыла. Шуңа күрә
бу изобарик процесска туры килгән закон ГЕЙ-ЛЮССАК
законы дигән
исем ала. Р=const булганда температура артканда
күләм артканын тәҗрибәдә күрдек. Бер-берсенә сызыкча бәйле. V=constT Укучылар
бу формула математикада нинди функциянең графигы ошаган? /y=k*x –
функциясенә, аның графигы туры сызык/
Слайд 12
Ø Димәк
изобарик процессның да графигы
ничек булачак? /туры сызык, Т артканда V арта/ Әйдәгез, дөрестән
дә шулай микән? Тәҗрибә карап китик әле. http://files.school-collection.edu.ru/dlrstore/30468277-976d-4fda-bd7c-700e87a2ee08/molek5_1.htm
/Тәҗрибә күрсәтелә/ Укучылар Р=const булганда
газ күләменең температурага сызыкча бәйлелеге графикта изобара дип атала. Без
монда Р ның даимилеген VT күчәренә карата күрдек. Әле басымның даимилеген PT,РV
күчәрләренә карата да күрсәтеп була. /Презентация буенча, укучылардан
сорала. Төп изобара күрсәтелә/
Слайд 13
Ø
Укучылар ЕГЭ эшләрендә VT күчәренә карата
ике изобара бирелгән очраклар очрый. Менә бу графикта кайсы изобара зуррак дип
уйлыйсыз? /Укучы аңлата/
Слайд 14
Ø Ә
хәзер дәфтәрләргә түбәндәге таблицаны дәвам итеп схематик рәвештә дәвам итик.
Слайд 15
IV.
Яңа күнекмәләр формалаштыру.
Тест
эшләнелә /ике вариантта. Тест биремнәре http://phys.reshuege.ru/
сайтыннан
алынды/
Тест
җаваплары тикшерелә. Дәрескә нәтиҗә ясала.Өй эше §69 сорауларга җавап.
Изопроцессларны тормышта тагын кайларда кулланабыз? (өч изопроцесс өч
вариантка бүлеп бирелә). Йомгаклау. Билгеләр кую.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.