Главная / Другое / Разработка урока “Нәҗип Думави иҗатына рус әдәбияты йогынтысы”

Разработка урока “Нәҗип Думави иҗатына рус әдәбияты йогынтысы”

Тема “Нәҗип Думави иҗатына рус әдәбияты йогынтысы”


Максат.

1. Татар халкының күренкле шәхесе – шагыйрь, прозаик, мәгърифәтче Нәҗип Думавиның рус әдәбиятына мөнәсәбәтен күрсәтү;

2. Рус әдәбияты классиклары әсәрләренең әдип иҗатына йогынтысын чагылдыру;

3. Укучыларда толерантлык хисләре тәрбияләү.


Укытучы. Нәҗип Думави әдәбият мәйданына 1905-1907 еллар революциясе алдыннан килә.Казакъ далаларында укытучы булып эшләгән елларында ул иҗат эше белән кызыксына башлый. Казакъ халкының бай фольклоры белән танышу, күренекле акыннар белән аралашу Думавида иҗат дәрте уята.

Думавиның башлангыч чор иҗатында әдәби йогынтыларның икенче зур чыганагы – рус әдәбияты. Н. Думави рус телен һәм әдәбиятын яхшы белгән, чөнки ул Апанаев мәдрәсәсендә укыганда җиткән егет хәлендә рус телен өйрәнергә дип татар балалары өчен рус мәктәбенә йөри. Шагыйрь “Тәрҗемәи хәлендә” “рус классикларын барын да укыганмын” дип искәртеп үтә.Үзенең әсәрләрендә, әдәби-тәнкыйть мәкаләләрендә Думави Н.В.Гоголь, А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, Ф.М.Достоевский, А.П.Чехов, Л.Н.Андреев һәм башка рус язучыларының исемнәрен искә ала, аларның иҗаты турында кайбер фикерләрен әйтеп калдыра.

Думавиның башлангыч чор иҗатында мәгърифәтчелек реализмы принциплары өстенлек итә. Шуңа күрәдер инде рус мәгърифәтчелек реализмының күренекле вәкиле И.А.Крылов татар шагыйрен үзенә аеруча җәлеп итә. Искә төшерик әле, И.А.Крылов нәрсәләр иҗат

Укучы. Мәсәлләр.

Укытучы. Нинди мәсәлләрен беләсез?

Укучы. «Ворона и лисица», «Квартет»

Укытучы. Ә нәрсә соң ул мәсәл жанры?

Укучы. Мәсәлләрнең төп геройлары хайваннар.

Укытучы. Думави Крылов мәсәлләренең сурәтләр дөньясына мөрәҗәгать итә. “Эш вакытына карап” мәсәлендә “Мартышка и очки” мәсәленнән “сабырсыз маймыл кебек күзлек ватып”, “Вөҗдан” мәсәлендә “Ворона и лисица” мәсәленнән “ит капкан карга кебек” сурәтләүләр алына.

Укучы өзекләр укый.

Укытучы. Аерым очракларда Думави аның әсәрләренә назыйрәләрен дә яза, ирекле тәрҗемә бирә. Искә төшерик әле, нәрсә ул назыйрә?

Укучы. Назыйрә татар әдәбиятында киң таралган иҗат ысулы...

Укытучы. “Рак, аккош һәм балык” мәсәлендә шагыйрь татар тормышынындагы торгынлыкны, рухи фәкыйрьлекне тәнкыйтьли, шул дәверне юлсызлыктан адашу чоры дип атый һәм аны Крылов мәсәлендәге кысла, аккош, балык кебек төрлесе төрле якка тарткан, ләкин һич кузгалта алмаган артталык арбасы белән чагыштыра. Шагыйрь берләшү идеясен үткәрә, мин-минлек, таркаулыкны кире кага.

Укучы. мәсәлләрне укый

Укытучы. “Үгез белән бака” мәсәле “Лягушка и вол” мәсәленнән, “Балалар тавыш биреп” “Бумажный змей” мәсәленнән шактый ирекле тәрҗемә.


Укучы. “Үгез белән бака”, “Лягушка и вол” мәсәлләрен укый.

Укытучы. Думави Кольцов иҗатына да мөрәҗәгать итә. Аның “Что ты спишь, мужичок?” исемле шигыренә ияреп “Ник йоклыйсың син, агай?”дигән шигырен яза. Думави “рифмасызлыкта иярә алмыйм “дип яза. Үз вакытында Г.Тукай да А.В.Кольцовның шигырен ”Мужик йокысы” исеме белән ирекле тәрҗемә итә.

Укучы. “Что ты спишь, мужичок?” һәм “Ник йоклыйсың син, агай?” шигырьләрен укый

Укытучы. Думави бу шигыре белән нәрсә әйтергә теләгән?

Укучы. Думавиның максаты үз халкын бәхетле итеп күрү, ә моның өчен, иң беренче чиратта, тырышып эшләргә, йоклап ятмаска кирәк.

Укытучы. Ике шигырьне дә чагыштырыйк әле.

Укучы. Думави әсәрендә яз фасылы, ә Кольцов шигырендә яздан көзгә чаклы вакыт сүрәтләнгән. Икесендә дә бер кешенең кайчандыр яхшы гына яшәгәнлеге турында языла.

Укытучы. Шулай ук Н.Думавига Л.Толстой, М.Горькийның да билгеле бер тәэсире була. “Дөнья кайчан ислах булыр?” әсәре шуңа мисал. Дөньяны камилләштерү өчен иң элек кешенең үзен яхшыртырга кирәк дигән фикер уза бу шигырендә. Ә бу Л.Толстой идеясе.

Күр: Толстой фәйләсүф хәзрәт бу хакта нәрсә ди:

Һәр адәм башлап үзен ислах итәр булмаса, ди

Социалистик революциядән соң да кеше темасы Н.Думавиның игътибарын биләде. А.М.Горькига ияреп язган “Кеше” нәсерендә юлдагы киртәләрне аударып, алга, киләчәккә, иреккә, бәхеткә ыргылучы гайрәтле, куәтле, горур герой образы белән очрашабыз. Әсәр башында Думави фәлсәфи уйларга бирелә.Табигать һич нәрсәне бушка яратмый. Без ни өчен яшибез? Табигать безне бар итәр өчен миллион еллар гомер иткән. (өзекләр уку). Монда нинди образлар күрәбез?

Укучы. Наданлык, дин, үлем – кешенең юлында очраган киртәләр.

Укытучы. Думавиның әсәрендә кешенең юлдашлары юк дип бирелә.ә Горький әсәрендә кояшны планеталар чолгаган кебек, кеше янында да мәхәббәт, дуслык,ышаныч. Думави фикеренчә, кеше гомере буена эзләүче, даһи, олы, күркәм, бөек зат. Шуңа күрә ул үзенең дәрәҗәсен, җирдәге урынын яхшы белеп эш итәргә бурычлы.

Н.Думави рус язучыларының әсәрләренә мөрәҗәгать иткәндә,аларда халык тормышы өчен әһәмиятле булган социаль мәсьәләләр яктыртылуына игътибар иткән, шигырьләрен иҗат иткәндә үз стилен саклап калган, гади халыкка аңлаешлы итеп язган.










Разработка урока “Нәҗип Думави иҗатына рус әдәбияты йогынтысы”
  • Другое
Описание:
Тема “Нәҗип Думави иҗатына рус әдәбияты йогынтысы”   Максат. 1. Татар халкының күренкле шәхесе – шагыйрь, прозаик, мәгърифәтче Нәҗип Думавиның рус әдәбиятына мөнәсәбәтен күрсәтү; 2. Рус әдәбияты классиклары әсәрләренең әдип иҗатына йогынтысын чагылдыру; 3. Укучыларда толерантлык хисләре тәрбияләү.   Укытучы. Нәҗип Думави әдәбият мәйданына 1905-1907 еллар революциясе алдыннан килә.Казакъ далаларында укытучы булып эшләгән елларында ул иҗат эше белән кызыксына башлый.  Казакъ халкының бай фольклоры белән танышу, күренекле акыннар белән аралашу Думавида иҗат дәрте уята.
Автор Аюпова Гузял Замиловна
Дата добавления 01.01.2015
Раздел Другое
Подраздел
Просмотров 482
Номер материала 19518
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓