Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы
Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе
Тема: Саулыгым – байлыгым
)
Башлангыч класс укытучысы
Акмалова
Айзирә Хәбип кызы
2015 ел
Максатлар:
1.
Саулыкның матур гомер итү
өчен мөһим шарт икәнлеген аңлату.
2. Дару үләннәре, аларны җыю һәм куллану турында белемнәрне ныгыту.
3. Үз сәламәтлегең турында кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш
тәрбияләү.
Җиһазлар: укучылар ясаган рәсемнәр, дару үләннәре һәм сәламәтлеккә багышланган
китаплар, баян, сүзләр язылган карточкалар, “Зарарлы гадәтләр” темасына
слайдлар, компьютер.
Класс сәгате барышы.
1.
Оештыру өлеше.
Исәнмесез, укучылар!
Күңелле үтсен дәрес!
Минем белән яңа белем
Эзләр өчен әзерме сез? ( Әзер)
Саумы кояш, саумы көн!
Дусларым хәерле көн!
Телим сезгә сәламәтлек,
Бәхет һәм яшәү дәртен.
- Балалар, иртәбезне ничек башлыйбыз әле? (Хор
белән түбәндәге сүзләрне әйтәләр)
Менә якты көн туа,
Караңгылыкны куа.
Кояш көлеп карагач,
Күзләрдән йокы кача.
Без тиз генә торабыз.
Матур итеп басабыз.
Иртәнге зарядканы,
Әйдә, башлыйк диябез.
Зарядканы ясадык,
Чәй эчтек тәмләп кенә,
Хәзер китик мәктәпкә,
Ныклы белем алырга.
Тыныч кына утырыйк
Эшебезгә тотыныйк.
2.
Белем, күнекмәләрне
актуальләштерү.
- Балалар, дөньяда иң зур байлык – ул нәрсә? (
Фикерләр тыңлана)
- Сәламәтлек нәрсә ул?
–
Сәламәтлекне саклау өчен
нишләргә кирәк? ( Фикерләр тыңлана)
3.
Төп өлеш.
-
Иң беренче шәхси гигиена
кагыйдәләрен үтәргә кирәк? Әйдәгез шул кагыйдәләрне искә төшерик. ( Карточкага язылган сүзләрне уку)
1.
Ашар алдыннан, урамнан
кергәч, кулыгызны сабынлап юыгыз, чиста сөлгегә сөртегез.
2.
Кайнаган су гына эчегез.
3.
Ашар алдыннан яшелчә,
җиләк – җимешләрне яхшылап юыгыз.
4.
Пычрак елгада, инештә
коенмагыз.
5.
Ризыкларның өсләре
һәрвакыт каплаулы булсын.
6.
Үзегезне һәрвакыт чиста
йөртегез.
1 укучы Ш. Галиевның “ Шапшак Гөлшат” шигырен сөйли.
- Төрле авырулардан саклану өчен нишләргә кирәк? (
Фикерләр тыңлана)
- Чыныгырга кирәк. Ә нәрсә соң ул чыныгу?
Чыныгу – ул сәламәтлекне ныгыту дигән сүз. Икенче яктан, спорт белән,
физик хезмәт белән шөгыльләнү, гимнастика ясау дигән сүз. ( Рәсемнәр күрсәтелә)
- Нәрсәләр белән чыныгабыз? ( Кояш, су, һава)
“ Сәламәт кеше – табигатьнең кыйммәтле җимеше” дигән инглиз галиме. Ә
сез саулык турында нинди мәкальләр беләсез? (Фикерләр
тыңлана)
-
Балалар, сәламәт кеше
һәрвакыт нинди булырга тиеш? ( Фикерләр тыңлана)
-
Күбрәк елмаерга, көлергә
тиеш. Көлү гомерне озынайта.
Көлегез, көлегез,
Файдасы күп белегез, - дип язган Ш. Галиев.
Дуслар елмаеп караса,
Дөнья ямьләнеп китә.
Бүген миңа кайсыгыз
Елмаю бүләк итә?
Елмаюларыбыз тагын да матуррак булсын өчен безгә тешләребезне сакларга
кирәк. Тешләр кешенең сәламәт булуында зур роль үтиләр.
Хәзер бергәләп зарарлы гадәтләр турында презентация карыйк. Сәламәтлеккә
нәрсәләр зарарлы икән?
- Нәрсә белеп калдыгыз? (Фикерләр тыңлана)
4.
Ял итү күнегүләре. “
Зиләле”
-
Балалар, ә авырып китсәк
нишлибез? Кайда, кемнәр янына барабыз?.. Анда безне кемнәр каршы ала? ( Фикерләр тыңлана)
Бер укучы Р. Мингалимнең “ Авырып ятканда” дигән шигырен сөйли.
-
Укучылар, авырган чакта
тагын безгә нәрсәләр ярдәмгә килә? (Дару үләннәре)
-
Сез нинди дару үләннәре
беләсез? ( Фикерләре тыңлана)
-
Дару үләннәрен кайда,
ничек кулланабыз? ( Фикерләр тыңлана. Балалар дару
үләннәрен таныйлар, дару үләннәре турында шигырьләр укыйлар, рәсемнәр
күрсәтелә)
-
Балалар, сез сәламәтлек
турында рәсемнәр ясадыгыз. Әйдәгез шулар белән таныштырып китегез әле? ( Укучылар үзләре ясаган рәсемнәрне аңлаталар)
-
Укучылар, “ Саулык – зур
байлык” дидек. Ләкин безнең арада гомерләре буена урын өстендә яткан авыру
кешеләребез дә бар. Без аларга ярдәм итергә, хәлләрен белергә тиешбез.
5.
Йомгаклау.
-
Бүгенге дәрестән нәрсә
белеп калдыгыз? ( Фикерләр тыңлана)
Мин сезгә бүгенге дәреснең истәлеге итеп, гимнастика ясау күнегүләре
һәм сәламәт булуның 10 кагыйдәсен бүләк итәм.
Туачак таңнарыбызның һәр иртәсе елмаюдан башлансын. Сәламәт булыгыз!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.