Главная / Другое / Разработка урокаТема: “Кирәк түгел андый-мондый бәхет” (“Не надо мне легкого счастья..) (Шагыйрь Гәкыйль Сәгыйров тормышына һәм иҗатына багышлана.”)

Разработка урокаТема: “Кирәк түгел андый-мондый бәхет” (“Не надо мне легкого счастья..) (Шагыйрь Гәкыйль Сәгыйров тормышына һәм иҗатына багышлана.”)

11 нче “А” сыйныфы (рус төркеме)


Тема: “Кирәк түгел андый-мондый бәхет”

(“Не надо мне легкого счастья...”)

(Шагыйрь Гәкыйль Сәгыйров тормышына һәм иҗатына багышлана)

1 нче слайд.


Дәрес төре: яңа тема өйрәнү.

Дәресне оештыру формасы: телдән журнал.

Максат:

Г.Сәгыйров иҗаты белән таныштыру,

сәнгатьле сөйләм телен үстерү,

рәсемнәре һәм шигырьләре аша

бу шәхескә ихтирам һәм соклану

хисләре тәрбияләү.

Эпиграф: Шатланам мин җырлар

булып калуыма...

Җиһазлау:

китап күргәзмәсе, санак, проектор,

мультимедия проигрыватель (DVD).

Дәреснең структурасы:

  1. Оештыру өлеше (1 мин)

  2. Укучыларның белемнәрен актуальләштерү (10 мин)

  3. Яңа теманы өйрәнү (24 мин)

  4. Дәресне ныгыту (5 мин)

  5. Өй эше (2 мин)

  6. Нәтиҗә, йомгаклау (3 мин)


Дәрес барышы:


I. Оештыру (уңай психологик халәт тудыру).

Бер-береңә булыйк миһербанлы,

Кирәк чакта күреп, сузыйк кул.

Бик катлаулы тормыш сынаулары,

Әкияттә генә түгел шул.

Друг к другу будем милосердны,

Протянем руку в нужный миг.

Жизнь испытает всех, наверно,

В ней есть и сказки, есть и крик.


II. Актуальләштерү.

Укытучы. Бүгенге дәресебез телдән журнал формасында булыр. Быел без күп кенә язучылар турында белдек, аларның әсәрләрен укыдык. Дәрестә тагын бер язучы белән таныштырырмын, ә сез миңа булышырбыз. Бу язучының исеме Гакыйль Сәгыйров. Без аның тормышын, иҗатын өйрәнербез. Дәресне аның шигыре белән башладык.

На примере жизни и творчества этого писателя постараемся понять, что несмотря на тяжелую болезнь, он не потерял любовь к жизни, наоборот он старался больше и больше работать, приносить радость людям, делиться с людьми энергией добра, радости.

Дәресебез өчен кирәкле сүзләрне карыйк (укытучы укый, укучылар чиратлашып укыйлар).

Сүзлек эше:

Язмыш – судьба

тормыш – жизнь

фаҗигале – трагический

сынаулар – испытания

тешләренә кыстырып – зажав в зубах

иҗат – творчество

терәк – опора

җан авазы – крик души

ихтыяр көче - сила воли

багышлый – посвящает

мәрхәмәтле – милосердный

эшчән - трудолюбивый


1. Журналның “Кереш өлеше” (2 нче слайд) юбиляр язучыларга багышланган. 2008 ел - юбилейларга бай ел. Без кайбер юбиляр язучыларның иҗатлары белән таныштык инде . Шуларны искә төшерик әле.

Көтелгән җавап. (Ш.Галиев, И.Юзеев, Р.Миңнуллин, Н.Фәттах, Ф.Яруллин, А.Гыйләҗев)

3-6 нче слайд.

Ф.Яруллинның тормышы турында ниләр әйтерсез?

Көтелгән җавап. (Ул армиядә физик күнегүләр ясаганда турниктан егылып төшә һәм имгәнә. Шул көннән бирле Ф.Яруллин урын өстендә ята. Әмма ул шулай булса да читтән торып университетка укырга керә, аны яхшы билгеләренә тәмамлый. Ф.Яруллин бөтен тормышын әдәбиятка багышлый. Хәзер ул Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, 40ка якын китап авторы.)


Укучылар, юбилее булмаса да, Х.Туфанның да тормыш юлын искә төшереп узыйк әле.

Көтелгән җавап. (Х.Туфан “Ант” исемле шигыре өчен биш ел төрмәдә, ун ел сөргендә була. Ул сөргендә вакытта хатыны һәм малае үлә.)


Бу ике язучының да тормышлары җиңел булмаган. Ә менә алар икесе дә тормышка гашыйк. Х.Туфанның язмыш турында әйткән сүзләрен искә төшерик әле.

7нчы слайд.

Судьба не поскупилась для меня на суровые испытания. И всё же я страстно люблю жизнь – вечно юную, вечно обновляющуюся. Люблю земной шар и человека на нём. Какая всё же это удивительная и прекрасная штука – жизнь!

Ф.Яруллинның тормыш девизын укып китик.

Язмыш синең тез астыңа китереп сукса - егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса - үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа - күбек булып өскә күтәрелмә, - асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп, иреккә ургы. Җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек.


2. Журналыбызның икенче битен ачып шигырь юлларын укыйк әле.

Җырлар язам, хатлар язам, китап язам,

Ак кәгазьне сүзләр белән сырлап калам;

Күпме көрәш китә аның һәр юлына! –

Шатланам мин җырлар булып калуыма.


Пишу я письма, книги, песни –

За строчку каждую борюсь!

Но на листе им будет тесно,

Я рад, что в песнях остаюсь.


III 8 нче слайд.

Бу юлларның авторы Н.Островский, Ф.Яруллин кебек, фаҗигале язмышлы кеше турында. Ләкин ул авыр сынауларны җиңеп, гомерен иҗатка багышлаган. Бу шагыйрь һәм рәссам Гәкыйль Сәгыйров.


9 нчы слайд.

Бүгенге дәресебезнең темасы “Кирәк түгел андый-мондый бәхет” (“Не надо мне легкого счастья...”). Эпиграфы: “Шатланам мин җырлар булып калуыма...”

Дәфтәрләрдә эш (числоны, теманы, эпиграфны уку).

Укучы. Кирәк түгел андый-мондый бәхет

Мин тормышка карыйм тирәннән

Кайгысы да, шатлыгы да аның

Биегрәк булсын түбәмнән.

Нәфрәтләнеп, янып, дулкынланып

Һичбер кайчан туймас бәндә мин, -

Кулларымны эштән качырмыйм мин,

Йөрәгемне уттан җәлләмим.

Таш кыяны ярып үскән нарат

Сынса сынар, әмма бөгелмәс;

Сазда үскән зирек имин яшәр,

Чын бәхетне ләкин ул белмәс.


10 нчы слайд

Укытучы. Бу юлларны шагыйрь Г.Сәгыйров каләмне тешләренә кыстырып язган. Пишет и рисует, зажав карандаш зубами, преодолевая адские боли и страдания.


11-16 нчы слайдлар.

Укучы. Г.Сәгыйров 1938 елда Самара өлкәсендә туа. Әтисе сугышта һәлак була. 1945 нче елда беренче сыйныфка укырга керә. Ул “5” гә генә укый. Күп шигырьләр яза, бик матур итеп рәсемнәр ясарга ярата, гармунда уйный. Мәктәпне мактау грамотасы белән тәмамлый һәм рәссам һөнәре алу өчен Пенза сәнгать училищесына китә. Ләкин бик каты авырый. 1956 елда Самарада аңа операция ясыйлар (непроходимость спинно-мозговой жидкости). Әмма операция уңышсыз була. Аның кул-аяклары йөрмәс хәлдә кала. Шул вакыттан бирле Гәкыйль Сәгыйров урын өстендә.


Укучы. Вместо училища операция на позвоночнике, а за ней… Единственное, что оставалось у него – небольшой поворот головы. Пальцы, совсем недавно так тонко чувствовавшие волшебную гармонию линий, застыли. Врачи сказали: «Навсегда.»


Укучыларга сорау бирергә мөмкин.


Укытучы. Г.Сәгыйров 18 яшеннән урын өстендә ятса да, гомерен әдәбиятка һәм сәнгатькә багышлый.

Весной 1965 года к ним приехала корреспондент газеты «Комсомольская правда» И.Ценина. Поразилась: в доме целый день люди - школьники, студенты, соседи. И вот что она пишет об этом: «Не было и тени скованности, которая обычно возникает у постели больного. Я слушала и думала о бесценной радости человеческого общения, которой до краев полон этот дом.»

О том же – О РАДОСТИ – говорят другие люди: «Признаюсь, в моей помощи Гакиль нуждался меньше, чем я в его.»

«Всегда возвращаюсь от них с убеждением: человек должен быть сильным! Человек должен быть мужественным!»

3. “Кабатланмас моң”

17 нче слайд.

Укытучы. Журналның бу битен Г.Сәгыйровның китабының исеме белән атадым (китапны күрсәтү, исемен дәфтәргә язу). Г.Сәгыйров урын өстендә генә ятып иҗат итсә дә, аның тематикасы төрле. Аның һәр шигыре кешеләрне, табигатьне, әнисен яратуы турында. Мәхәббәт турында, балаларга багышланган шигырьләре дә бик күп. Табигать турында бер шигырен тыңлап үтик.


Укучы. “Кышка бер сүз” (“Слово зиме”)

Уйнап түгел, кар бит чынлап яуган,

Тик иртәрәк әле, иртәрәк.

Бик иртәләп әле чишмәләргә

Илткән юлны куйган киртәләп.

Һаваларда

Таныш торналарның

Моң тавышы тонып җитмәгән,

Агачлардан

Алтын нурлар сеңгән

Яфраклар да төшеп бетмәгән.

Шиңеп өлгермәгән соңгы чәчәк,

Чәчәк килеш туңган,

Күр әле!..

Урылмыйча калган көнбагышлар

Төзелгәннәр юлга терәлеп.

Ни булган соң

Бүгеннән үк шулай

Көнбагышлар башын имәсә?..

18 нче слайд.


Укытучы. Аның шигырьләре тормышны яратырга өйрәтәләр.

19-20 нче слайдлар.

Укучы. Кайсыгыз анда туйган яшәүдән,

Тыгыз уйлардан, мәшәкатьләрдән,

Тынгысызлыктан, кыен

Һәм тирләп-пешеп, янып яшәүдән?

Кайсыгыз анда туйган яшәүдән,

Башкалар өчен янып-көюдән,

Мәхәббәт хисен кыраулар алган

Һәм йөрәкләре гел бушап калган?..

Кайсыгыз анда туйган барысыннан:

Кошлар җырыннан, чишмә тавышыннан,

Якын дустыннан, елмаюлардан,

Җил-давыллардан, ерак юллардан?

Килегез эле минем яныма!

Килегез эле минем яныма!

Ятыгыз эле минем урыныма,

Бирегез миңа аяк-кул гына!

Сөю ташыган йөрәге белән,

Һәр җанга изге теләге белән,

Эшкә сусаган беләге белән

Бу Кеше торып чыксын дөньяга.

Ул гына ачар серләр бар җирдә,

Ул гына чәчәр гөлләр бар җиргә.

Серләрен ачсын, гөлләрен чәчсен

Кайсыгыз анда туйган яшәүдән!




4. “Рәсемнәре – җан авазы” 21 нче слайд.

Укытучы. Күп кенә шагыйрьләр рәссам да булалар. Г.Сәгыйров та мәктәптә укыганда ук рәсем ясаган, мәктәптә стена газетасы редакторы була. Урын өстендә ятканда да карандашын тешләренә кыстырып рәсемнәр ясый башлый. 1967 елда читтән торып Мәскәү сәнгать университетына укырга керә һәм аны гел бишле билгеләренә тәмамлый.


Менә бу китапка аның рәсемнәре дә кертелгән.

Рәсемнәрен карау.

22-30 нчы слайдлар.


Вместе с карандашом Г.Сагыйров освоил науку непосильную для многих зрелых и сильных людей: не невольником, жить – Человеком творящим.


Кулларым эшләмәсә, язучы булмас идем”, – ди Г.Сәгыйров. Рәсемнәре турында кешеләр менә нәрсәләр язганнар:

31 нче слайд.

«Любовь к людям, любовь к природе, любовь к земле своей – этим пронизаны его работы. Спасибо нашему Создателю, что есть такие Люди на нашей земле…». Т.Володькина, Сызрань


«Теплота, доброта, которые исходят от Ваших, Гакиль, картин, придают силы нам, здоровым для творческого поиска. Спасибо за Ваш пример чистого благородного трудолюбия! Низкий поклон Вашей маме». Книголюбы Самары, Дмитриева


Укытучы. Своими рисунками, стихами Г.Сагыйров является образцом высокого трудолюбия. Откуда же у него доброта, трудолюбие?


Г.Сәгыйровның әнисе турында сөйләмәсәк дәресебез тулы булмас иде.

5. “Әнкәй, әнкәй, нинди сүзләр белән...”

32-34 нче слайдлар.

Укытучы. Журналның бу бите Г.Сәгыйровның әнисе турында. Әнисе бер үзе ике малаен үстерә. Аларны эшне яратырга, кешеләргә игътибарлы, ярдәмчел булырга өйрәтә. Ул 50 елга якын газиз улына терәк була, аңа һәрвакыт ярдәм итә, аның белән бергә таңнарны каршылый, шигырьләрен беренче булып тыңлый.

Мама, Хабибжамал апа, сумела дать крылья таланту своего сына.


35 нче слайд.

Укучы. Әнкәйдән олырак йөрәкле,

Әнкәйдән көчлерәк, кодрәтле,

Әнкәйдән нечкәрәк күңелле

Белгәнем юк минем һичкемне.

Әнкәем, син олы тәңредән.


Тик бер син миңа җан иңдергән...

Үз җырым, үз кырым, үз таңым –

Югалтмас аклыгын вөҗданым,

Иманым, намусым үземдә -

Мин ятим түгел җир йөзендә:

һәм эшчән, һәм батыр халкым бар,

һәм горур яшәргә хакым бар.



Укытучы. (русча текстны тыңлаганнан соң) Димәк, табигатьне яратырга, миһербанлы булырга, эшчән булырга кем өйрәткән?


Укытучы. Г.Сәгыйров “Кабатланмас моң” китабын әнисенә багышлый. (Китабын күрсәтү)

В настоящее время Гакиль Сагиров живет у брата Наиля. Эта семья служит примером подлинной человечности, доброты. О нем заботятся и его племянники. Может быть поэтому все что он пишет и рисует несет в себе добрую энергию.


6. “Иҗат кешесенә ихтирам”

36-42 нче слайдлар.

Укытучы. Г.Сәгыйровның иҗаты югары бәяләнә. Ул күп кенә премияләр лауреаты: Шәйхи Маннур, Гаяз Исхакый, Сәхаб Урайский, халыкара премияләр.

Аның янына укучылар, язучылар килә. Ул гел кешеләр белән аралашып яши.

IV Укытучы. Журналыбызның ахырына килеп җиттек, һәм берничә сорауга җавап бирик әле.

1. Бүгенге дәресебездә без кем турында сүз алып бардык?

2. Г.Сәгыйров кем ул? (язучы, рәссам)

3. Аның язмышы кайсы язучы язмышына охшаган? (Ф.Яруллин. Икесе дә урын өстендә ятып иҗат итәләр.) Ничек аерылып тора? (ручканы тешләренә кыстырып язган)

4. Шигырьләре нәрсә турында? (Әнисе, мәхәббәт, табигать, балалар)

5. Ул нинди кеше, аңа нинди сыйфатлар хас (дәфтәргә яздыру)? (Көчле ихтиярлы, тормышны, кешеләрне, табигатьне ярата, аңлый, кешеләргә ярдәм итә, эшчән, акыллы.)


Укытучы. Бу уңайдан аның тормыш девизын укып китәсе килә: “Я горжусь тем, что могу приносить людям пользу. И пока бьется сердце я буду писать, рисовать, и в целом жить во имя счастья моего народа.

43 нче слайд.


Г.Сәгыйров шигырьләренә җырлар да языла. Шуларның берсен тыңлап узыйк.

Укучы “Көнбагышлар” җырын башкара.


V Өй эше.

Дәфтәргә яздыру.

1. “Кабатланмас моң” китабына бәяләмә (отзыв) язарга.

2. Биографиясен белергә. (бәяләмәгә бер үрнәк укырга)


VI Йомгаклау.

Укытучы. Дәресне тәмамлап, шуны әйтәсем килә. Авырлыклар алдында куркып калмагыз, ихтыяр көченә ия булыгыз, максатыгызга ирешергә тырышыгыз. Дәреснең эпиграфын яңадан укыйк әле: “Шатланам мин җыр булып калуыма”. Г.Сәгыйров бәхетле кешеме? (Аның шигыьрләре, рәсемнәре, укучылары, миһербанлы туганнары бар). Г.Сәгыйров үзенең иҗаты белән исән-сау кешеләр ирешә алмаган бәхеткә ирешә.

И Вам желаю найти свое место в жизни и чтобы стихи Гакыйля Сагыйрова помогали Вам смотреть на этот мир добрыми глазами и будьте друг другу милосердны.

На ваших столах лежат рисунки и стихотворения Г.Сагыйрова. Пусть они останется памятью об уроке.




Вакыт калса: шигырь уку (325 бит); диалог төзү.












3нче Аксубай урта мәктәбе








Кирәк түгел андый-мондый бәхет”

(“Не надо мне легкого счастья...”)


(Шагыйрь Гакыйл Сәгыйров тормышына һәм иҗатына багышланган телдән журнал)








Үткәрелде:

11 А сыйныфында

(рус төркеме)




Үткәрде:

I кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әюпова Г.Җ.




2008 ел

Г.Сәгыйров 1938 елда Самара өлкәсендә туа. Әтисе сугышта һәлак була. 1945 нче елда беренче сыйныфка укырга керә. Ул “5” гә генә укый. Күп шигырьләр яза, бик матур итеп рәсемнәр ясарга ярата, гармунда уйный. Мәктәпне мактау грамотасы белән тәмамлый һәм рәссам һөнәре алу өчен Пенза сәнгать училищесына китә. Ләкин бик каты авырый. 1956 елда Самарада аңа операция ясыйлар (непроходимость спинно-мозговой жидкости). Әмма операция уңышсыз була. Аның кул-аяклары йөрмәс хәлдә кала. Шул вакыттан бирле Гәкыйль Сәгыйров урын өстендә.


Вместо училища операция на позвоночнике, а за ней… Единственное, что оставалось у него – небольшой поворот головы. Пальцы, совсем недавно так тонко чувствовавшие волшебную гармонию линий, застыли. Врачи сказали: «Навсегда.»


Г.Сәгыйров 1938 елда Самара өлкәсендә туа. Әтисе сугышта һәлак була. 1945 нче елда беренче сыйныфка укырга керә. Ул “5” гә генә укый. Күп шигырьләр яза, бик матур итеп рәсемнәр ясарга ярата, гармунда уйный. Мәктәпне мактау грамотасы белән тәмамлый һәм рәссам һөнәре алу өчен Пенза сәнгать училищесына китә. Ләкин бик каты авырый. 1956 елда Самарада аңа операция ясыйлар (непроходимость спинно-мозговой жидкости). Әмма операция уңышсыз була. Аның кул-аяклары йөрмәс хәлдә кала. Шул вакыттан бирле Гәкыйль Сәгыйров урын өстендә.


Вместо училища операция на позвоночнике, а за ней… Единственное, что оставалось у него – небольшой поворот головы. Пальцы, совсем недавно так тонко чувствовавшие волшебную гармонию линий, застыли. Врачи сказали: «Навсегда.»



Г.Сәгыйров 1938 елда Самара өлкәсендә туа. Әтисе сугышта һәлак була. 1945 нче елда беренче сыйныфка укырга керә. Ул “5” гә генә укый. Күп шигырьләр яза, бик матур итеп рәсемнәр ясарга ярата, гармунда уйный. Мәктәпне мактау грамотасы белән тәмамлый һәм рәссам һөнәре алу өчен Пенза сәнгать училищесына китә. Ләкин бик каты авырый. 1956 елда Самарада аңа операция ясыйлар (непроходимость спинно-мозговой жидкости). Әмма операция уңышсыз була. Аның кул-аяклары йөрмәс хәлдә кала. Шул вакыттан бирле Гәкыйль Сәгыйров урын өстендә.


Вместо училища операция на позвоночнике, а за ней… Единственное, что оставалось у него – небольшой поворот головы. Пальцы, совсем недавно так тонко чувствовавшие волшебную гармонию линий, застыли. Врачи сказали: «Навсегда.»




язмыш – судьба

тормыш – жизнь

фаҗигале – трагический

сынаулар – испытания

тешләренә кыстырып – зажав в зубах

иҗат – творчество

терәк – опора

җан авазы – крик души

ихтыяр көче - сила воли

багышлый – посвящает

мәрхәмәтле – милосердный

эшчән - трудолюбивый


язмыш – судьба

тормыш – жизнь

фаҗигале – трагический

сынаулар – испытания

тешләренә кыстырып – зажав в зубах

иҗат – творчество

терәк – опора

җан авазы – крик души

ихтыяр көче - сила воли

багышлый – посвящает

мәрхәмәтле – милосердный

эшчән - трудолюбивый



язмыш – судьба

тормыш – жизнь

фаҗигале – трагический

сынаулар – испытания

тешләренә кыстырып – зажав в зубах

иҗат – творчество

терәк – опора

җан авазы – крик души

ихтыяр көче - сила воли

багышлый – посвящает

мәрхәмәтле – милосердный

эшчән - трудолюбивый

hello_html_135a160b.png


Гакыйль Гакыйльнең нурлы иҗаты

Каләм! Кальбеңдә ни сер бар - гаян ит.
Түгеп күз яшьләреңне бу кагәзьгә,
Ни моңлы уйларың бар - сөйлә безгә!
Дәрдмәнд

Татар халкының асыл улы Гакыйль әфәнде Сәгыйров турында безнең матбугатта инде шактый күп язылды вә әйтелде. Тормыш кыенлыкларын җиңеп, батырларча яшәве турында да дистәләрчә очерклар, репортажлар басылды. Әйе, һичшиксез, бу үзенчәлекле талант иясе олуг хөрмәткә лаеклы. Мин исә, әдәбиятчы вә фәнни тикшеренүче буларак, игътибарымны аның иҗади дөньясын өйрәнүгә юнәлттем.
Чыннан да, күренекле әдибебез Роберт Миңнуллин әйткәнчә, бүгенге көндә "Гакыйль Сәгыйровның шигырьләре дә, рәсемнәре дә гаҗәп дәрәҗәдә камил, җитлеккән. Ул ясаган рәсемнәрнең композицион бөтенлегенә, җылылыгына сокланмый мөмкин түгел. Аның шигырьләрендә, рәсемнәрендә яшәү матурлыгы, тормышның ургылып, ташып торуы күзгә ташлана. Бу — Гакыйльнең эчке халәте, аның табигый хисләре. Монда бернинди дә ялган, нәрсәгәдер көчләп ышандырырга тырышулар юк. Ул тойган, күрергә теләгән хисләрне, күренешләрне табигатьнең үзеннән эзли башлыйсың".
Әйе, бу каһарман чордашыбыз, күренекле язучы һәм рәссам, халыкара "Филантроп" премиясе, Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур һәм Гаяз Исхакый бүләкләре иясе Гакыйль Сәгыйровны татар дөньясында белмәгән, аның гаҗәеп тормыш һәм иҗат юлы белән кызыксынмаган кеше сирәктер, әлбәттә. Кырыклап еллар элек Кошка районының "Ильич Маягы" һәм Норлаттагы "Дуслык" газеталарында дөнья күргән беренче шигырьләреннән үк күренекле әдипләребез Илдар Юзеев, Роберт Әхмәтҗанов, Шәүкәт Галиев, Гөлшат Зәйнашева, Атилла Расихлар игътибарына лаек булды, ә хәзерге көндә инде дүрт китап авторы. "Ике йөрәк" исемле соңгы шигырьләр һәм хикәяләр китабы әле 2000 елның җәендә генә Димитровград шәһәренең "Симбирская книга" китап нәшриятында басылып чыкты. Күләме — 20 басма табак тирәсе. Мин шагыйрь иҗаты белән Казан дәүләт университетында укып йөргән вакытларда, 1970 елда чыккан "Тормыш җиле" китабы аша таныштым. Ул елларда аның шигырьләре еш кына "Социалистик Татарстан" газетасы битләрендә дә күренәләр иде. Илдар абый Юзеев та яшь язучыларның бер семинарында аның яшәү батырлыгы, чиксез оптимизмы турында сокланып сөйләгән иде. Аннары кулыма "Айбагарлар" һәм "Кабатланмас моң" җыентыклары да эләкте. Кай ягы белән "сихерли" соң аның әсәрләре? Миңа Гакыйль әфәнденең иҗаты тирән образлылыгы белән ошый, күңелемне үзенә тарта. Әлбәттә, монда аның әле талантлы рәссам булуы да зур роль уйный. Ул, минем фикеремчә, традицион пейзаж образларын күрсәтә белә. Аның һәрбер табигать сурәте — образы үзенчәлекле энергетик көчкә ия һәм шагыйрьнең йөрәге аша узган барча шатлыклар вә сагышлар белән уралып бара. Каеннар, имәннәр, миләшләр... Ел фасыллары, табигать манзаралары, һава күренешләре..
. Чирмешән буенда имәннәр,
Башлары кояшка тигәннәр.
Чирмешән буенда болыннар,
Баһадир имәннәр як-ягы, —

дип горурлана ул "Чирмешән буенда имәннәр" исемле шигырендә туган як гүзәллеге белән. Гадәттә көч, батырлык, мәңгелек, түземлек символы булган имән агачы оста итеп күбрәк гашыйк егетне гәүдәләндерә, һәм бу бик тә отышлы. Аның "Күл буенда имән белән каен" исемле шигырендә имән белән каен парлашып, мәхәббәттән исереп, ике гашыйк булып йөриләр:
Хәйран калып айга текәлгәннәр,
Дулкыннарда чумып йөзгәнгә.
Назлы каен, чиксез якын күреп,
Бөдрә башын куйган имәнгә...

Соңгы китабына кергән "Имәннәр" дигән шигырендә ул имәннәрне инде Таһир— Зөһрәләр белән чагыштыра, аларны үзенең сердәшләре итеп таный һәм әсәрен шундый юллар белән идиллияләп тәмамлый:
Имәннәрем-имәннәрем
Береен-берсе сөйгәннәр;
Безнең кебек, сагынышып,
Күл буена килгәннәр.

Каеннар — мөгаен, Г.Сәгыйров күңелендә иң яраткан агачлардыр. Алар аңа илһам көче өстәп тора, поэтик дөньясына ямь сирпи: ул үзе дә аларга мәхәббәтен ачыктан ачык әйтә:
Матурлыгың эчтем, каеным, —
Ул бетмәслек чишмә бит синдә,
Хисләремдә сөеп йөрттем дә,
Җырларыма күчтең, каеным...

("Каеным")
Шагыйрь каен-дусты белән бергәләшеп сөенеп яши белә:
Якты нурлар кочты ак каенны,
Уяттылар татлы йокыдан:
Әй, гүзәлкәй, язлар килеп җитте,
Котылдык бит кышкы зыкыдан!

Гакыйльнең "Моңлы каен" шигырендә каен кайгы символы буларак та төсмерләнгән. Анда лирик герой, яшьлек хатирәләре, гашыйк истәлекләрен барлап, зиратка килеп чыга:
Мин тезләндем — куйдым яңакларым —
Нинди җылы кабер туфрагың!..
...Чәчләрен, кабер өсләреңә
Моңсу каен коя яфрагын.

Каеннар язмышына карата миһербансызлык, битарафлык шагыйрь күңелен көйсезләндерә, көйдереп ала:
...Яраткан каеннарымны
Мин кочып-үбеп китәм.
Нигә берсе корып кипкән,
Ни-нәрсә булды икән?
Зур кадаксылу тәнендә
Утыра зәһәр көлеп,
Хыянәтсез йөрәгемә
Кадалган хәнҗәр кебек...
("Яраткан каеннарымны...")

Халык иҗатында тал образы дистәләгән вариантларда йөргәнлеге яхшы мәгълүм, әлбәттә. Кол Гали поэмасында Йосыфның бармакларын яшь тал чыбыгы белән чагыштырудан башлап, Нәҗип Мәдиярда таллыкны яшел могҗизалы дәстәрхан итеп тасвирлауга кадәр. Гакыйль дә бу образга еш игътибар итеп кенә калмый, ә аны үзенчә күрсәтергә омтыла:
Бөгелә-сыгыла тал, диләр,
Талда өмет бар, диләр.
Бер күреп сөйләшәләр дә:
"Гомерлеккә яр!" — диләр.
("Гомерлек яр")

Г.Сәгыйров тополь образына зур игътибар бирә. Төз, матур гәүдәле, гүзәл ябалдашлы агач аңа имән кебек баһадир вә каен кебек сылу булып күренә: "Түбәсе белән болытны тоткан // Мәһабәт тополь йортның каршында", — ди ул "Тополь" шигырендә. Яз көннәрендә бу агач аеруча гүзәллеккә ия, хәтта тирә-юнь манзарасьш да тылсымлы үзгәртергә сәләтле:
Нурларда коена-коена,
Топольләр көн саен яшәрде,
Уралды ямь-яшел томанга
Шау-шулы каргалар шәһәре.
("Топольләр")

Шагыйрь үзенең әсәрләрендә фәлсәфи уйлануларын башка төрле агач сурәтләре аша да башкара, чөнки, һичшиксез, табигать һәм кеше бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән.
Шуны әйтеп китми булдыра алмыйм: Г.Сәгыйров та, күренекле әдипләребез Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Илдар Юзеев, Зөлфәтләр кебек, үзенең иң кадерле хисләрен гөл-чәчәкләр образлары аша сурәтли. Бу алым аның шигъриятенең отышлы якларыннан берсе. Тәлгат абый Галиуллин әйткәнчә: "Чәчәк — табигатьтәге гармония билгесе". Шул изге хакыйкатькә таянып, ул үзенең чордашы, укучысы белән бөек Табигать арасында "арадашчы-толмач" булырга тырыша:
Юл буенда гөлләр арасында
Иркәләнеп үсә миләүшә, —
Ни турында икән таң нурында
Сердәшләре белән сөйләшә.
("Миләүшә")

Тик ул үзе дә бу мөкатдәс Вазыйфаның никадәрле катлаулы икәнлеген аңлый булса кирәк, әмма югалып калмаска, үзенекен итәргә омтыла:
Айбагарлар айга гашыйк мәллә,
Алалмыйлар айдан күзләрен, —
Айбагарлар сыман гып-тын калдым,
Әйтә алмыйм әйтер сүзләрем.
("Айбагарлар")

Бәлки шуңа күрәдер, Шагыйрь кеше вә табигать арасындагы гармониягә инана, чәчәкләр моңында оптимизм чагылышын күрә белә:
Ерганак җырын ишетеп
Шомыртлар күзен ачкан:
Ап-ак чәчәккә күмелер
Көнебез якынлашкан!
("Шомыртлар кузен ачкан")

Туган ягына чиксез мәхәббәтен шул рәвешле образлар-символлар аша тасвирлый Г.Сәгыйров, һәм аның иҗаты иң югары бәягә лаек, минемчә.

hello_html_79ebd6e0.gif

Мансур САФИН.
"Мәйдан" журналы, 2002, гыйнвар (Тормыш җиле исә дә исә...

Якташыбыз Гакыйл СӘГЫЙРОВ турында
Беренче тапкыр мин Гакыйл Сәгыйров белән 1980 елда очрашкан идем. "Волжска коммуна" газетасының хәбәрчесе булып эшләп йөргән вакытларым. Кошка районының Иске Фәйзулла (аны әле Иске Җүрәй дип тә әйтәләр) авылында Николай Островский язмышлы бер егет яши диделәр. Элегрәк аның турында "Комсомольская правда" газетасында да укыганым бар иде, аннан соң Лекиногорск телевидениесе аша тапшыруны карагач, Гакыйл янына барырга булдым. Озак сөйләшеп утырган идек шул чакта (утырдык дигәч, ул хәрәкәтсез ятып кына торды, билгеле).
...Иртә яз. Кар сизелерлек кимеп бара, чокырлардан сүзчән гөрләвекләр ага. Өй каршында үскән биек тирәк агачлары башында әле яңа гына көньяктан очып кайткан кара каргалар чыр-чу күтәрәләр. Гакыйл, сихерләнгән сыман, табигатьнең уянуын күзәтә. Бу -көнне ул беренче тапкыр, күргәннәрен ак кәгазь өстенә төшерү өчен, кулына каләм алды. Ул әле хәзер дә үзенең шул рәсемен хәтерли. Бала куллары белән генә ясалган булса да, анда шулкадәр зур эчкерсезлек, җылылык, ачыш яндлыгы бар иде кебек.
Шулай итеп, ул үзендә рәссам тууын аңлады һәм шуннан соң рәсем дәфтәре белән аерылмады дияргә дә була. Укытучылары һәм авылдашлары Гакыйл Сәгыйровның рәсемнәрен күргәч, аңа талантлы рәссамның матур киләчәген юрадылар. Ләкин бар да көтмәгәндә челпәрәмә килде, унҗиде генә яшьлек Гакыйл бик каты авырып китте.
Кошка район хастаханәсендә врачлар Сәгыйровка коточкыч диагноз куйдылар: нерв системасының органик зәгыйфьләнүе. Беренче мәлләрдә ул хәрәкәт итә ала иде әле: ләкин куллар һәм аяклар көннән-көн авырая, хыянәтчел рәвештә көчләрен югалта баралар. Шулай да, ул үзе турында кемнең дә булса артык кайгыртучанлык күрсәтүен теләмәде. Иртәдән кичкә кадәр, түшәк өстендә яткан килеш, йотлыгып укый, ә соңрак укыганнары турында хастаханәдә ятучыларга сөйләп бирә. Үзенең чире турында онытып, башкаларның авыр уйларын уртаклашырга тырыша иде Гакыйл. Ул бары тик бернәрсәдән - авыруның аны кешеләрдән, алдагы эшләреннән, Шатлыкларыннан, мәшәкатьләреннән аеруыннан гына бик курка иде. Чөнки Гакыйл тормышта гел иҗат рухы белән гено яшәргә хыяллана иде шул... Ләкин мәкерле авыру үзенекен итте. Тиздән аның куллары, аяклары туктап, ул бөтеңләй хәрәкәтсез калды.
Күп китаплардан Гакыйл ничек яшәргә соң, дигән сорауга җавап эзләде. Н.Островскийның "Корыч ничек чыныкты?"сын, Муса Җәлилнең "Маобит дәфтәре"н кабат-кабат укып чыга да, тормышларының иң авыр мизгелләрендә дә аларның ныклыгына, тормышны сөюләренә гаҗәпләнә иде. Гакыйл элеккечә рәсем ясарга хыялланып яшәде. Күзен йомса, аның алдына туган табигать күренешләре килеп баса: беренче язгы гөрләвекләрнең йөгерүе, кара карга оялары белән тулган биек тирәк агачлары, көзен көньякка очып китеп баручы торналар төркеме... Ләкин кулларың хәрәкәтсез булгач, боларны ничек кәгазьгә төшерергә икән?
Ул, ниһаять, күптән эзләгәнен тапты. "Огонек" журналының бер санында сугышта кул бармакларын югалткан килеш, каләмне теш арасына кыстырып рәсем ясарга өйрәнгән рәссам турында язылган мәкалә бар иде. Гакыйл дә шушындый ук күнегүләргә кереште. Баштан язарга өйрәнергә кирәк иде. Көн саен Гакыйл каләмне күнектерү өстендә эшли башлады һәм, ниһаять, кәгазьдә беренче тигез хәреф юллары пәйда булды. Шулай ул язарга өйрәнде. Ә аның өчен иң кыены рәсем ясау иде. Әнисе китаплар өеме өстенә кәгазь бите җәеп куя да, Гакыйл каләмне тешләренә кысып, үзенә генә аңлашыла торган төрле бизәкләр ясарга керешә. Беренче вакытларда вак детальләр килеп чыкмый җәфалыйлар, ләкин рәссам эшен, монд карамастан, дәвам итә. Бер-бер артлы беренче - "Март азагы", "Тирәкләр" исемле рәсемнәр дөньяга туа.
Алар белән бергә рәссамның миендә кызыклы-кызыклы уйлар хасил була. Тора-бара болар бар да шигъри юлларга әйләнәләр. Әйтик, мәсәлән, Гакыйл торналар рәсемен ясый икән, шул ук мизгелдә яңа шигырь дә туа.

Кояш та мин

күкне күзәтәбез,

Күзне кысып язның җиленнән

Бик биектә ефәк зәңгәрлеккә

Торналардан чигү чигелгән.

Торналарым кайта...

якты нурлар,

Сызылышып аста калалар

Әллә инде алар кояштан да

Биегрәк юллар салганнар?

Кырыенда Гакыйл ята торган тәрәзәдән кара каргалар Оя: корган биек тирәк агачлары күренә.

Аяз иртәләрдә,

Бәбкә казлар сыман,

Топольләрем очыра мамыгын

Таң нурлары сызылып кабынганчы

Мин аларны кабат сагындым.

Ул дөньяга рәссам күзе белән карый, аның сизгер йөрәге табигатьне, тормыштагы буяуларны, контрастларны тотып ала белә. Гакыйл шигырьдә - рәссам, рәсемдә - шагыйрь.
Күп тә үтми, Кошка районының "Маяк Ильича" газетасында, аннан соң Татарстан газета-журналларында Гакыйл Сәгыйровның бер-бер артлы матур-матур рәсемнәре һәм шигырьләре басыла башлый. Ә инде "Социалистик Татарстан"да да Иске Фәйзулла авылында яшәүче фаҗигале язмышлы үтә талантлы бу егет турында мәкалә басылып чыккач, кечкенә генә алтыпочмаклы өйгә милләттәшләребездән хатлар килә башлый. Беренче кунаклар да үзләрен озак көттермиләр. Алар арасында татар язучылары һәм шагыйрьләре - Атилла Расих, Гөлшат Зәйнәшева, Роберт Әхмәтҗанов, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев һәм башкалар. Уртак көч кую аркасында 1970 елда Татарстан китап нәшриятында шагыйрьнең "Тормыш җиле" исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Мәскәүдә "Родники" альманахында да рус теленә тәрҗемә ителеп Гакыйлнең берничә шигыре басылып чыккан. Ә 1983 елда Гакыйлнең инде икенче - "Айбагарлар" исемле китабы укучыларга барып җитә.
Елдан-ел Гакыйл Сәгыйров рәссам буларак та үсә. Кыска гына вакыт эчендә ул җитмештән артык гравюралар иҗат итә. Күп белгечләр аның рәсемнәренә югары бәя бирәләр. Шулай итеп, бик каты авыруына карамастан (менә 35 ел инде Гакыйл түшәктә бер селкенмичә дә ята) ул сугышчан сафта кала килә. Бершиксез, Гакыйл үзенең искитәрлек рәсемнәре, күңелгә ятышлы шигырьләре белән кешелорго яхшылык, изгелек китерә дияргә була.
Алар әнисе белән икәү генә яшиләр. Хәбибҗамал апа бөтен гомере буе колхозда эшләгән һәм күптән инде пенсиядә. Ире сугышта үлеп калган. Гакыйл өчен бердәнбер терок ул. Берничә ел элек аларның икесенә Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә бер бүлмәле фатир биргәннәр, Хәзер Сәгыйровлар кышларын шунда кышлыйлар икән, Ә май җитү белән яңадан Иске Фәйзуллага кайталар. Ә биредәо аларның өендә беркайчан да кеше өзелми. Җылы язгы һәм җәйге көннәрдә Иске Фәйзулла сигезьеллык мәктәбе укучылары Гакыйлне куларбада кырларга, аланнарга алып чыгалар. Монда рәссам һәм шагыйрь үзенең шигырьләренә һәм рәсемнәренә яңа образлар һәм бизәкләр таба.
Гакыйл белән Хәбибҗамал апа бик начар яшиләр дип әйтергә ярамый. Икесенең дә, күп булмаса да, пенсияләре бар. Аллага шөкер, тамаклары ач түгел, киярләренә киемнәре бар. Шулай да хәзерге заманда нык авыру һәм карт булган кешеләргә ансат түгел. Гакыйл янң китаплар белән бик кызыксына, газета-журналларны, бигрәк тә татар те-лендәгеләрен элек өенә күпләп яздырып ала иде. Ә хәзер, бәяләр күтәрелгәч, моны тормышка ашыру бик җиңелдән түгел шул. Их, безнең арабызда мәрхәмәтле, юмарт һәм бай кешеләребез күбрәк булса иде. Хәбибҗамал апа белән Гакыйлгә дә матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр табылыр иде. Юк шул әле, кайсыларыбызның үзләрендә дә матди як такы-токы гына, ә бай халык бездә аеруча саран була бит ул, рухи яктан сәламәтлекләре йомшаган шул андыйларның.
Ни булса да, Гакыйл Сәгыйровның адресын күрсәтеп китәргә кирәктер: 433510 Ульяновская область, г.Димитровград, ул.Гвардейская, дом 37, кв.44.
Югарыда әйткәнебезчә, ул көз-кышын шунда яши, яисә: Самарская область, Кошкинский район, село Старое Фейзуллово.
Бәлки, аңа теләктәшлек белдерүчеләр, ә кем белә бит, матди ярдәм итәргә теләүчеләр дә табылыр.
...Гакыйлгә саубуллашу алдыннан кулларымны сузам. Ул моңсу гына елмаеп ята бирә. Боз кебек салкын куллары һич тә җылынырлык түгел, тик аның йөрәге һәм күңеле түреннән генә ниндидер кайнар нур бәреп торган сыман. Әйе, мәкерле язмыш Гакыйл Сәгыйровның тормыш кылларын өзәргә уйлаган. Ләкин ул берничек тә бу батыр кешенең күңел кылын өзә алмый. Аның рәсемнәре һәм шигырьләре күп еллар кешеләрне дулкынландыра һәм шатландырып киләләр. Гакыйл Сәгыйров әсәрләреннән тормыш җиле исә дә исә генә.






















1938 - 2009)
Гакыйль Сәгыйрев Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйрев 1938 елның 15 февралендә Татарстанның Октябрь районы (1997 елдан Нурлат районы) Әхмәт авылында колхозчы гаиләсендә туа. Ватан сугышы башлануның икенче көнендә үк, аның әтисе Шәрифулла фронтка китә һәм 1941 елның көзендә Смоленск шәһәре тирәсендә барган каты сугышларда хәбәрсез югала. Гакыйль әнисе Хәбибҗамал кулында тәрбияләнеп үсә. Үз авылларында башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул бишенче, алтынчы сыйныфларда укуын күрше Биккол авылына йөреп дәвам иттерә. Ләкин авырып китүе сәбәпле, алтынчы сыйныфны аңа бу авылда төгәлләргә насыйп булмый. 1951 елда әнисе Хәбибҗамал, ике баласын ияртеп, үзенең туган якларына — Самара өлкәсенең Кошки районы Иске Фәйзулла авылына күченеп кайта. Биредә җидееллык мәктәпне тәмамлагач, рәссам булырга хыялланган Гакыйль Пенза шәһәрендәге сәнгать мәктәбенә китәргә дип җыенганда гына, умыртка сөяген имгәтүдән аяк-куллары хәлсезләнә башлап, сәнгать мәктәбе урынына табиблар юлламасы белән Самара шәһәрендәге хастаханәгә барып эләгә. Дәвалаулар уңай нәтиҗә бирми, 1957 елда операция ясауның да файдасы тими, Гакыйль аяк-кул хәрәкәтләре бик нык чикләнгән урын өсте авыруына әйләнеп кала.
Бөтенләй урын өстендә ята башлагач, Гакыйль күп итеп китаплар укырга, кайчан булса да кирәге чыгар әле дип, күңеленә килгән уй-фикерләрне кәгазьгә теркәп барырга тырыша. Куллары эшләмәсә дә, карандашны яисә ручканы тешләренә кыстырып язарга өйрәнә.
Гакыйль Сәгыйревнең беренче шигырьләре 1960 елда район үзәге — Нурлат шәһәрендә нәшер ителә торган «Дуслык» газетасында дөнья күрә. Озакламый Казандагы газета-журналларда да исеме күренә башлый, «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында яшь шагыйрь турында зур язма басыла, журналист Луиза Хәйруллина Лени-ногорск телевидениесеннән аңа багышланган зур тапшыру оештыра, шагыйрьнең бер бәйләм шигырьләре «Беренче карлыгачлар» дигән күмәк җыентыкка (1968) урнаштырыла, ә 1970 елда Татарстан китап нәшриятында «Тормыш җиле» исеме белән беренче мөстәкыйль китабы басылып чыга. «Айбагарлар» дип аталган икенче китабы исә 1983 елда Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур исемендәге әдәби премиягә лаек була. 1994 елда Татарстан китап нәшрияты әдипнең сайланма әсәрләр төсендә төзелгән зур гына тупланмасын («Кабатланмас моң») укучыларга тәкъдим итә. Шул җыентыкны тулаем рус теленә тәрҗемә итеп, татарча оригиналлары янәшәсенә русча тәрҗемәләрен урнаштырып һәм авторның үз рәсемнәре белән бизәп, Самара шәһәрендә уникаль китабы дөньяга чыга.
Димитровград (Мәләкәс) шәһәре дә шагыйрь иҗатына битараф калмый: «Ике кояш» дип аталган күләмле җыентыгын укучыларга бүләк итә.
Рәсем сәнгатендәге уңышлары өчен Г.Сәгыйрев 1999 елда Халыкара «Филантроп» оешмасы бүләгенә лаек була. Мөмкинлекләре чикләнгәннәргә ярдәм күрсәтү оешмасы игълан иткән бәйгедә (анда дөньяның 62 төбәгеннән бер мең инвалид катнаша) Г.Сәгыйрев график рәсемнәре белән җиңү яулый. Ул шулай ук Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исха-кый исемендәге әдәби бүләк иясе дә (2001).
Ул 2009 елның 29 июлендә Ульяновск өлкәсе Димитровград (Мәләкәс) шәһәрендә вафат була.
Г.Сәгыйрев — 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тормыш җиле: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. — 63 б. — 6000 д.
Айбагарлар: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. — 48 б. — 4000 д.
Кабатланмас моң: шигырьләр.—Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. — 207 б. — 5000 д.
Ике кояш: шигырьләр, хикәяләр. — Димитровград: Симбирская книга, 2000. — 3476. —1000 д.
Шатлыклы иртә: балалар өчен шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. — 32 б.— 3000 д.
Йөрәк сере: шигырьләр, поэмалар, парчалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 303 б. —2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ю з е е в И. Шигырьдә—рәссам, рәсемдә — шагыйрь // Казан утлары. — 1998. — № 2. — 177-179 б.

hello_html_79ebd6e0.gif

© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

Гакыйль Сәгыйров: "Татарлыкны югалтмадык, Үттек юлның иң хәтәрен!"

Һәркемнең җирдә яшәве - җитди сынаулар чоры. Аллаһы Тәгалә берәүләрне байлык белән, икенчеләрне югары дәрәҗә белән, тән җазалары, көтелмәгән фаҗигаләр белән сыный.

Бу сынаулар чорында кайберәүләр баегач үз туганнарын да танымас була. Югары дәрәҗәгә ирешкән кешеләр үзеннән түбәннәрне кимсетә һәм аларга төрле этлекләр эшли. Әлбәттә, тормышта тиешле җазасын алмаса да, ахирәттә котыла алмаячаклар. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән исәнлек һәм яшәү бәхете - дөньядагы иң зур байлык. Кайберәүләр аларның кадерен белмичә, азар-бизәр китереп, түгеп-чәчеп бетерәләр. Үгездәй таза кешеләр дә вак җанлы булып, төрле бозыклыклар эчендә гомерләрен бушка уздыралар. Гадәттә, алар тормыш мәгънәсен аңламыйча, затсызлыктан ямь табалар. Андыйлар гади тормыш сынауларнына да түзә алмыйча сыналар. Кызганыч ки, мондыйлар җәмгыятебездә еш очрый. Ә менә Гакыйл абый Сәгыйровның фаҗигале тормыш сынауларын җиңеп яшәве һәм аның язып калдырган әдәби мирасы - күпләребез өчен сабырлык үрнәге. Үз иркә белән бер генә адым атлый алмаса да, аның даны бик еракларга таралган. Гомере буена җан газаплары кичерүенә карамастан, ул үз янына килгән кешеләргә киңәшләр биреп, авыр чакта юата да белә иде. Аның шигырьләре яшәү мәгънәсен аңларга, аның тәмен тоярга һәм тормыш гүзәллеген күрергә ярдәм итәләр. Сөбханалла, никадәр рухи көч тупланган иде бу кешедә. Аның шигырьләрендәге гади генә сүзләрнең тетрәндергеч көчкә ия булуына сокланасын. 'Һәр бөеклек нигезендә гадилек һәм тыйнаклык ята", - ди философлар.

Шагыйрьнең гадилеге, тормышны тирән аңлавы аның шигырьләрендә күренә:


Эзләмәгез минем язмалардан

Өйрәткәнне яшәү серенә,

Мин тормышны күчереп язам -

Күзләремә ничек күренә! -


дигән шигъри юлларында аның күңел күзе бик күп нәрсәне күргәнен аңлыйсың.

Иске Җүрәй авылында яшәгәндә аның янында гел халык була иде. Картлар белән дә, бала-чагалар белән дә ул һәрвакыт уртак тел таба белде. Аның күңел җылысы, акыл көче һәркемне үзенә тартып торды.

Юк-бар нәрсәләргә дә үзара тарткалашып, дулашып яшәгән кешеләргә үрнәк өчен ул түбәндәге юлларны калдырды:

Көрәшергә җитмәсә дә көчем,

Баш иясем килми дошманга.

Дошманнарым күбәймәсен өчен

Әйләндерәм барын дусларга.

Нинди тирән мәгънә ята бу сүзләрдә! Дошманыңа беренче кул сузып, аны үз фикердәшеңә әйләндерү - ул дошманлыкны җиңә бөлү. Бу рухи батырлыкның матур күрсәткече.

Гакыйл Сәгыйров котычкыч хәсрәтләрне, җан газапларын җиңү аңа ничек бирелгәнен шигырь юлларына сыйдыра алган:

Елар чагымда шаярдым, көлдем,

Йөрәк әрнүләрен шулай тыйдым,

Аккан яшьләремне күрсәтмичә,

Тозларын сөзеп җаныма җыйдым.

Озак еллар буена бу тозлар аңарда тау кадәр җыелгандыр инде. Менә шуңа да карамастан, аңарда иксез-чиксез яшәү көче, тормышка һәм тәбигатькә олы мәхәббәт тупланган иде.

Шигырьләрендә аның бөтен Иске Җүрәй кырларына җәелеп, нур сибеп яткан баһадир йөрәген күргәндәй буласың. Ә Димитровград каласындагы таш йортта җаны кысылып интегүләре турында болай яза:

Унике ел яшим бу калада,

Күнеп кенә булмый ничек тә,

Кояш чыкмый гына көн тарала,

Кояш батмый гына кич җитә.

Гакыйл абзыйның үз шигырьләрендәге дөньяны бөтен нечкәлекләре белән сүрәтләвө - бөтен дөньяны җиңеп чыккан сәяхәтче язмаларын хәтерләтә. Аның шигырьләрендә телебез байлыгы, моңлылыгы ачык күренә. Татар теленә югалу куркынычы янавы хакында борчылып ул:

"Мин татар!" - дип,

"Без - татар!" - дип,

Күпләр йөри күкрәк бәреп.

"Татарлыкны югалтмадык,

Үттек юлның иң хәтәрен!"

Барып керсәң үз өенә

Үсеп килгән "бәбкәләре".

Тәтелдиләр "кафер" телдә

Такмаганнар тәре генә, - дип яза.

Аның иҗатының зур өлешен мәхәббәт темасы алып тора. Күпләребез үз гомерендә бу олы хисне ваклап, тормыш сикәлтәләрендә түгеп-чәчеп бетерәбез. Кайвакытта ул нәфрәткә әйләнеп бөтенләй юкка чыга. Ә Гакыйл Сәгыйров бу изге хисләрне үз йөрәгендә саф, бөтен килеш саклаган. Кыйммәтле күчтәнәч кебек бүлеп өләшкәч, ул мәхәббәт күбәеп, үзенә кире кайткан. Менә кайдан килгән аңарга тормышка,табигатькә һәм кешеләргә карата булган олы хисләр!

Без яшәү дәверендә меңнәрчә төрле хәрәкәтләр ясыйбыз, ни телибез - шуны эшлибез. Ә ул болардан мәхрүм иде. Аның "Елавык хәлләр Хәтирәсе" исемле хикәясен укыганда тетрәнәсең. Ул анда хастаханәдә ятканда юрганы идәнгә төшеп операциядән соң салкын тидерүен язган. "Бакча" исемле шигырендә кечкенә черкинең дә үзен газаплавы турында болай яза:

Башкаемны алай борам, болай борам,

Нихәл итим, бераз туктап, түзеп торам,

Мыскыллавын кечкенә шул бер вәхшинең

Күбенер дә, очып китәр әле димен.

Озак эчте ләззәтләнеп минем канны,

Сизеп алгач хәрәкәтсез великанны.

Ун башка тиң акылың булса - төкерә сиңа,

Шыпылдатып кундырмагач түбәсенә.

Гакыйл Сәгыйровның иҗат үсеше соңгы басылып чыккан "Йөрәк сере" исемле җыентыгында ачык күренә. Андагы шигырьләрне укыганда зур дулкында тирбәлгәндәй хисләргә йотлыгасың. Аларны туктап-туктап, уйларга чумып укыйсың. Кечкенә шигырь юлларына никадәр яшәү мәгънәсе, тирән фикерләр һәм тормыш гүзәллеге сыйган. Күрәсе килгән кешегә тормышта иксез-чиксез яктылык, гүзәллек бар бит. Аларны күрәсе килмәгән, күрә белмәгән кешегә шул кадәр үк караңгылык, усаллык һәм тискәрелек мөмкинлекләре бар.

Хәзерге заманнардагы тәрбиясезлекнең нәтиҗәләрен күп күрәбез. Ата-аналар үз балалары белән байлык бүлешеп судлаша, даулаша. Авыр сынаулар үткән өлкән буын кешеләренә тузган, яраксыз әйбергә караган кебек караш инде гадәти күренешкә әйләнеп бара. Күп очракларда үзеңне шайтан туена эләккән кебек хис итәсең. Менә шул чакларда Гакыйл Сәгыйров шигырьләре адашканнарга юл күрсәтүче маяклар кебек затсызлык диңгезендә батудан коткаручы ышаныч утраулары булып тоела.


Сәгыйров

Разработка урокаТема: “Кирәк түгел андый-мондый бәхет” (“Не надо мне легкого счастья..) (Шагыйрь Гәкыйль Сәгыйров тормышына һәм иҗатына багышлана.”)
  • Другое
Описание:

11 нче “А” сыйныфы (рус төркеме)

 

Тема: “Кирәк түгел андый-мондый бәхет”

(“Не надо мне легкого счастья...”)

(Шагыйрь Гәкыйль Сәгыйров тормышына һәм иҗатына багышлана)

1 нче слайд.

 

Дәрес төре: яңа тема өйрәнү.

Дәресне оештыру формасы: телдән журнал.

Максат:

Г.Сәгыйров иҗаты белән таныштыру,

сәнгатьле сөйләм телен үстерү,

рәсемнәре һәм шигырьләре аша

бу шәхескә ихтирам һәм соклану

хисләре тәрбияләү.

Эпиграф: Шатланам мин җырлар

                           булып калуыма...

Автор Аюпова Гузял Замиловна
Дата добавления 01.01.2015
Раздел Другое
Подраздел
Просмотров 848
Номер материала 19546
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓