Инфоурок Иностранные языки Другие методич. материалыРай под ногами матерей

Рай под ногами матерей

Скачать материал

ГБОУ СОШ села Новое Усманово

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Җәннәт аналарның аяк астында
 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


(Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять”әсәре буенча дәрес)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Камышлы районы

Яңа Усман урта гомуми белем бирү мәктәбенең

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гөлфия Мәрдгали кызы Тазетдинованың

11 нче сыйныф өчен

татар әдәбиятыннан дәрес план-конспекты

 

 

 

 

 

2013

 

Тема.         Җәннәт аналарның аяк астында.

         (Ә.Еникиның “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча).

 

Максат.   1. Әдәби әсәр буенча алган белемнәрне билгеле бер системага салу, сөйләм телен үстерү.

                 2. Безнең иң кадерлеләребез булган әниләребезгә карата ихтирам, хөрмәт, көчле мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

                 3. Укучыларда ягымлылык, җылы караш формалаштыру.

                 4. Эстетик зәвык формалаштыру.

                 5. Гореф-гадәтләргә, йолаларга хөрмәт һәм җаваплылык хисе тәрбияләү.

 

Дәреснең тибы:  Укыганнарны билгеле бер системага салу.

Метод: Фикер алышу, әңгәмә, сорауларга җавап, шәхескә юнәлдерелгән укыту технологиясе, информацион технологияләр куллану.

Җиһазлау: Ә.Еники .Сайланма әсәрләр. 3 том, проектор.

 

Дәрес барышы.

I.Кереш:

1. Исәнмесез, укучылар. Утырыгыз.

 

2.Уңай психологик халәт тудыру.

Гомер – мизгел. Тормыш үзәненнән

Үтүләре ай-һай тиз икән.

Үтеп киткәч, сагынып сөйләр өчен

Түмгәгенә кадәр үз икән.( Р.Насыйбуллина).

 

         3. Укытучы сүзе:

Һәр халыкның – үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф- гадәтләре, үз теле. Бик кадерле, бик газиз, әни кебек якын булганга аңа безнең халык ана теле, туган тел  дип исем кушкан. Ана hәм туган тел! Мәңге аерылгысыз, изге төшенчәләр.  Кешегә нәселенең, халкының асыл гадәт, сыйфатларын да иң әүвәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә.

Укучылар, бүген без сезнең белән ана хакы, ана васыяте, балаларның ата-ана алдындагы бурычы турында сөйләшү алып барачакбыз. Бу тема кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле яши, ләкин соңгы елларда әлеге мәсьәлә кискенләште, тискәре вакыйгалар кешеләрнең күңелләрен тупасландырды, җирдә шәфкатьсезлек, кешелексезлек артты.

Бу теманы без Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрендә ачыкларга тырышырбыз.

Бүгенге сөйләшүебез мәрхәмәтле әниләр –ак яулыклы әбиләребез турында. Ана – дөньяда  иң бөек зат. Бала  дөньяга  килгәнче, ул аны 9 ай йөрәге янында йөртә, тугач, төннәр буе аны бага. Әмма үсә төшкәч, ата-аналар белән балалар  арасында яңа мәсьәләләр килеп чыга.

 

Бала өчен.

Бар хәстәрем, бар хәсрәтем – бала өчен,

Хөрмәтем дә, хезмәтем дә – бала өчен.

Үкенүләр, үтенүләр – бала өчен,

Үтка-суга тукталуым – бала өчен.

Чыгар юлдан тукталуым –бала өчен,

Таңнан әүвәл кайнар аш та – бала өчен.

Тәгәрәгән кайнар яшь тә – бала өчен,

Иртә-кичем, йөрәк хисем – бала өчен,

Янам, түзәм, көям, күнәм – бала өчен,

Горур башны түбән иям...бала өчен .

Фәния Чанышева.

 

Әни, Әнкәй, әсәй... Әйе, Ана – ул дөньяда иң бөек кеше. Һәркем әнисенә карата йөрәгендә иң изге хисләрне саклый. Әниләр алдында бурычыбызны без гомер буена да түләп бетерә алмыйбыз. Һәрберебез әниләребезгә карата иң матур, иң назлы сүзләрне генә әйтәбез. Әмма дөньяда мәрхәмәт белән явызлык та янәшә йөри шул.

II. Слайдлар буенча фикер алышу.

1нче слайд .  Аллаһы Тәгалә Үзенә генә гыйбадәт кылырга һәм ата-анага игелек эшләргә боерды. Әгәр аларның берәрсе яки икесе дә синең яныңда картлыкка ирешсәләр, син аларга ”уф” дип тә әйтә күрмә, аларга кычкырма, ә яхшы, мөлаем сүзләр белән генә сөйлә. Аларга үзеңнең рәхим-шәфкать канатларыңны кыл: ”Ий, Раббым, алар мине бала вакытымда ничек рәхим-шәфкать белән тәрбияләп үстергәннәре кебек, Син дә аларга рәхмәт кыл!”

( Коръән, Исра- 23, 24).

 

2 нче слайд.  Ана – бөек исем.

И, газиз балалар! Ата-аналарыгыз сезгә иң авыр хезмәтләрне кылдылар, һәрвакыт сезнең өчен тырыштылар. Инде сез дә аларның бу яхшылыкларын камил кылып кайтарыгыз, көчегездән килгәнчә аларга чын күңелдән хезмәт итегез, хөрмәт күрсәтегез!

- Иман... Иманлы кеше булу ... Иманлы булу –  ул динле, дингә табынып яшәү дигән сүз генә түгел, ул әхлак кагыйдәләре буенча тормыш итүне дә аңлата. Борынгыдан әби-бабаларыбыз безне әдәп сакларга, инсафлы, намуслы булырга, ата-ана хакын хакларга, борынгы йолаларны мөмкин кадәр сакларга өйрәтәләр. Ә бүгенге яшьләр изге йолаларны, заманнар бәйләнешен, өлкәннәр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтне оныта баралар.

 

3 нче слайд. Ана – шәфкать диңгезе.

“Ата-анагызга игелек итегез, сезгә дә балаларыгыз игелек итәр”.

                            (Рәсүлебез Мөхәммәт галәйһиссәлләм).

4нче слайд.  Сез төндәге йолдыз сыман –СЕЗ ӘНИ....

 

Укучылар, әйдәгез әле әниләр турында мәкальләрне искә төшереп алыйк.

Ачтан үлсәң дә ата-анаңны ташлама.

Ата-ана теләге утка-суга батырмас.

Ана күңеле балада, бала күңеле – далада.

Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән керми.

Ана суккан җир тәмугта янмас.

Бала — бәгырь җимеше.

Ана ачуы — язгы кар: күп булса да, тиз эри.

Бала кечкенә вакытта беләккә авыр, үскәч — йөрәккә авыр.

Ана җылысы — кояш җылысы.

Инә сүзен тотмаган — олыгайганчы игелек күрмәгән.

Ана янында бала ятим булмый.

Ананың әхлаксызлыгы — баланың бәхетсезлеге.

Баланың бишеге — тормышның ишеге.

Баланың бармагы авыртыр, ананың йөрәге авыртыр.

Улы данга чыкса, анасы яшәрер.

Анасыз баланың тәрбиясе ким булыр.

Ана өчен баладан газиз нәрсә булмас.

 

Кто мать и отца почитает, тот вовеки не погибает.

Материнское сердце в детках, а детское в камне.

При солнышке тепло, при матушке добро.

Нет милее дружка, чем родная матушка.

 

III. Әсәр өстендә эш.

Укучылар, әйтегез әле, кем ул Акъәби?

Ни өчен аңа шундый исем биргәннәр?

(Аның чын исеме Акъәби була. Кыз чагында аны Аксылу, кияүгә чыккач— Аккилен, аннары Акҗиңгә, ә картайгач Акъәби, дип йөртәләр. Аның бөтен гомере Юлкотлы авылы халкы күз алдында үткән.  Ул гомере буена ак, пакъ күңелле кеше булган, шуңа күрә авыл халкы аңа җисеменә хас матур исем биргән.)

Акъәбинең тормыш юлы ничегрәк хәтердә калды?

(Алар гаиләсе Юлкотлыда гади генә гомер итә, Акъәби белән Сәлимҗан дүрт бала тәрбияләп үстерә. Авыл мәктәбен тәмамлагач, дүртесе дә шәһәргә китә, югары белем алып зур кеше була.

Карты исән чакта әби ялгызлыкны сизми, әмма карты үлгәч бөтенләй ялгыз кала. Балаларын көтеп көннәрен, елларын үткәрә.)

 

1) 5 нче слайд. “Ана бик яшьли үлеп китсә дә, ана, ә баласы сакалы агарып бетсә дә, бала – мәңге бурычлы бала!” (Ә.Еники).

- Казан астыңда утның өзелмәве яхшы.

- Кайткалыйлар иде әле аның уллары яки кызлары, инәләрен онытып бетермиләр иде, исән генә була күрсеннәр инде.

-... бик бәхетле булып киткән балалары аңардан ничектер шактый ераклаштылар шикелле.

- Бу юллар нәрсә аңлата? Автор ни әйтергә тели? (Укучыларның җаваплары).

(Шәһәр тормышы белән яшәгән балалар әкренләп туган авылдан, туган туфрактан бизәләр. Акъәби дә балалары белән аралары ераклашуын сизеп, бик борчыла, аларны сагына. Шәһәр белән авыл арасы 120 км гына булса да, дөньяның әллә кайсы почмакларына барып йөрүче уллары һәм кызлары әниләре янына кайтмыйлар. Ялгызлыктан газапланган карчыкның кулына акча тоттырып, бурычыбызны үтәдек дип, тыныч кына яши бирәләр.)

Балалары кемнәр булалар соң?

Олы улы Суфиян турында ниләр әйтә аласыз.

Ни өчен Суфиян шундый ваемсыз икән? (беззаботный)

 

 (Олы улы Суфиян инде отставкада, аның үзенең машинасы бар, балалары да зур үскән, аның әнисе янында булырга мөмкинлеге күбрәк.  Суфиян- әтисен алыштырасы кеше –  үз балаларына бер аваз башкортча сүз өйрәтми,  гаиләдә бары тик рус телендә генә аралашалар. Үзе марҗага өйләнгән, буыннар чылбыры өзелү кемнән башлана. Хәтта аның телендә анасына карата бер җылы сүз юк. Ул әнисенә солдатларга эндәшкән кебек кенә эндәшә. Оныклары Геннадий, Татьяна, Светлана, Рита, Борисны бик яратса да, Акъәби алар белән бер авыз сүз дә сөйләшә алмый. Акъәбине шул борчый: буыннар алмашу, аңлашу бетә. Әби һәм оныклар бер-берсен аңламыйлар.)

 

Дөрестән дә, оныклары белән әби сөйләшә алмый, чөнки алар башкортча белмиләр. Язучы аңа борчылып болай ди: “Ах, бу тел юклыгы! Карчыкның тел өйрәнер вакыты күптән үткән шул. Инде, нигә бу Суфиян юньсез, балаларына, ичмасам, әбиләренә дәшә алырлык кына үзебезчә берничә дистә сүз өйрәтмәде икән соң?”

Әйе, Акъәби улы Суфиян рус кызына өйләнгәненә, оныкларының башкортча бер авыз сүз белмәүләренә җаны әрни, күңеле сыкрана. Ул моны башкорт халкыннан йөз чөерү, нәсел-ыруыннан читләшү дип саный.

 

-                    Гөлбикә турында нинди фикердә сез.

(Гөлбикә фәнни институтларның берсендә гыйльми эштә, кияве дә җаваплы вазифа башкара. “Волга”машинасында гына йөри, культуралы гына сөйләшә. Гөлбикә, бер карасаң, нечкә күңелле, әнисен ярата, ихтирам итә кебек. Авыру әнисен өйләренә алып кайта, тәрбияли, ләкин ул да әнисеннән читләшкән. Әнисе белән ихлас күңелдән сөйләшеп утырырга да вакыты юк: гел ашыга).

-                    Читтәге балалары хакында ни әйтерсез.

(Әйе, ананың читтә врач кызы һәм кече улы бар икәнен беләбез. Болары бөтенләй мәрхәмәтсез дип әйтер идек. Хәтта кече улының кайдалыгы да билгесез. Алар китеп югалганнар. Әниләре һәм туганнары белән элемтә өзелгән.  Ананың аларны ничек кенә күрәсе килсә дә, аларны чакыручы юк. Бу сагыну газабын ана үзе белән гүргә алып китә. Бу балаларга да әниләре кирәк түгел, югыйсә алар аналарын онытыр иделәрме?!)

 

2) 6 нче слайд.  Акъәби бәхетлеме?

-                    Акъәбинең көндәлек тормышы ничек үтә? Ни өчен ул ямансу?

Бер-беребезгә нинди бәгырьсез без,

Хәтта кансыз – кемнән өйрәндек?

Усалыкка, әдәпсезлекләргә

Нинди иләк аша иләндек?

Ата-баба гомер юлымы бу –

Без нинди соң, нинди юл алдык?

Аерылдык җирдән, йолалардан,

Үзебездән үзебез югалдык.(Н.Нәҗми).

(Укучыларның җаваплары)

Ә.Еники фикеренчә, үзеңнең туган төбәгеңне онытмау, ата-анаңның нигезенә мәхәббәт, олыларны хөрмәтләү, нечкә, саф күңелле булу, халкың белән бәйләүче йолаларны үтәү яңа буынга җитеп бетми. Бу турыда шагыйрь әнә нәрсә ди: ”Ләкин сагыныр нәрсәләр дә юк түгел бит. Әнә шул син сөйләгән халыкның матур йолалары – бәйрәмнәре-туйлары, уеннары-җырлары – берсе дә онытылмаска тиеш. Халыкның буыннан-буынга күчеп килгән рухи байлыгы бит алар барысы да...”

Балаларын сагына, телнең, нигезнең юкка чыга баруына борчыла Акъәби.

-              Акъәби балалары янында һәм карты исән чакта бик бәхетле була.

Балалар үсә торган, төрле якларга китә барган. Зур эшләрдә эшләп, шәһәр кешеләре булып беткәннәр, алар буыннар ялгап торган җепне югалтканнар, авылга сирәк кайталар, аналарының авылны сагынуын да, аның теләген дә, сагышын да аңламыйлар.

-              Бер яктан карасаң, аларны да аңларга була: алар эш кешеләре, вакытлары тар.

Ләкин аларда аналарына карата игътибарлык җитеп бетми: аналары белән бер утырып сөйләшергә вакыт тапмый алар, ананың соңгы сүзләрен дә тыңларга теләмиләр.

 

 

Физкульттәнәфес

 

3) 7нче слайд. Өй ялгыз кала бит!..

-              Ходаем, гомер иткән өемә йозак салып китәрмен дип уйлаган идеммени мин...

-              Һай, кәфенлегемне онытканмын ләбаса...

-              Тәкъдирдән узмыш юк, барысы да Алла кулында...

 

Акъәбинең авылдан китүе турында нәрсә әйтә аласыз?

(Укучыларның җаваплары)

 

4) 8 нче слайд. Кеше тансык, кеше кирәк аңа.

- Ийе, узган гомер кире кайтмый, сулар үргә акса да...

- Халыкныкы халыкта саклана, югалмас, борчылма улым!

- Юк, күрмәс инде ул аларны: туып-үскән Юлкотлысын да, гомер иткән өен дә...

Укучылар, менә Акъәби шәһәрдә, ул аерым бүлмәдә яши. Шәһәр табиблары, профессор әбине карыйлар. Әбинең санаулы гына көннәре калганлыгын әйтәләр. Баштарак Акъәбигә игътибар зур була, балалары да, оныклары да аның янына еш килә. Билгеле инде, әби балаларына рәхмәтле, ул аларны борчымаска тырыша. Әмма Акъәбинең хәле начарлана, көннәр буе ятып тора. Нинди уйлар борчый соң аны? Нәрсәләр уйлый ак күңелле карчык?

 

(Әби авылны, аның халкын, яшьлек хисләрен сагына. Ул үзенең соңгы көннәре якынлашуын сизә. Иң борчыган нәрсә үлсәм, мөселманча күмәрләрме икән, дигән уй.  Аның үлемтеккә дип хәстәрләп куелган кәфенлекләре, сөлгеләре, акчалары бар, ләкин алар авылдагы сандыкта калган. Ул балаларына шул турыда, үзен соңгы юлга ничек итеп озатырга кирәклеген әйтергә тели. Аның әле балаларына, оныкларына дип саклап торган истәлекле бүләкләре дә бар, аларны да әйтеп калдырасы килә. Тик әби белән озаклап сөйләшеп утыручы, васыятьләрен тыңлаучы кеше табылмый. Һаман каядыр ашыгалар, чабалар, кунаклар чакыралар, телевизор карыйлар. Телевизордан башкортча курай моңнары ишетелсә, әбинең күңеле тула, яшьлегенә кайтып килгәндәй була, күзләренә яшь тыгыла. Ул чит җирдә, кешеләрдән аерым яши.)

Әбинең иң якын оныклары бар, кемнәр алар?

(Әбинең күңеленә иң якын кешеләр – ике оныгы, Гөлбикә балалары( 6 яшьлек Равил  һәм 4 яшьлек Гүзәл). Алар әбиләре белән туган телдә сөйләшәләр.Бигрәк тә Гүзәл әбисен ярата. Шуңа күрә Акъәби серләрен шушы сабыйга сөйләргә тели, ләкин Гүзәл сабый бала гына шул, күп нәрсәне аңлый алмый).

Шулай да Акъәбине аңлаучы берәү табыла. Кем ул?

(Кунаклар арасында олы яшьтәге бер шагыйрь була. Ул килгән саен Акъәби янына кереп хәлен белешә, бик якын итеп сөйләшә. Әби аңа яшьлеген, туган, үскән, гомер иткән җире, балалары турында сөйли, күңелен бушата. Шагыйрь аны үзе дә әнисе урынына үз күрә, аның күңелен, йөрәген аңлый, үзенең әнисе юклыгыннан моңая:”Әни яшь балаларга гына түгел, өлкәннәргә, менә минем кебек сакаллы кешеләргә дә кирәк ул ” , - ди.)

 

5) 9 нче слайд. Васыятьне үтәмәү мөмкинме соң?

“Инде мулла-мәзин чакырып, тәхлил әйттерү кебек зур мәшәкатьле эшне сорамыйм да. Әмма ләкин гәүдәмне әйбәтләп юып, ак кәфенгә төреп, ләхетле кабергә куйсыннар иде. Ул кушканча эшләргә тиешләр – бу бит Аналарының соңгы васыяте!”

(Укучыларның җаваплары )

 

6) 10нче слайд . Ходаем, туган илкәйгә юл киселергә тиешмени соң?

Аның өчен ил – туган туфрак дигән сүз.

Туган илнең сезгә иң якын, иң кадерле бер өлеше түгелмени ул?!

Машина сатып алырга хәлегездән килә, атагызның каберенә бер ком таш яздырып куярга сезнең кулыгыздан килмимени?!

Кемгә бурычлы булуыгызны онытмаска кирәк!..

 

Акъәби нигә болай дип әйтә?

( Укучыларның җаваплары )

 

7) 11нче слайд.  Димәк, әсәй карчык китә.

Иң яхшысы больницага салу.

 

Акъәбинең соңгы минутларын сөйләгез әле.

Җан биргәндә, янында кеше булмаган. Берәүне дә борчымыйча, күбәләктәй тавыш-тынсыз гына киткән дә барган.

Агыйдел, Дим буйларына караган биек тау башында Акъәби берүзе генә торды да калды.

( Укучыларның җаваплары)

(Балалары зур кешеләр булсалар да, газиз әниләренең соңгы васыятен үтәмәделәр. Алай гына да түгел, 3 көн гомере калган әбине квартираларында үлмәсен, үзләренә мәшәкать булмасын дип, больницага илтеп салалар. Ул шунда җан бирә.

Акъәбине больницага җибәрер алдыннан балалары арасында чыккан бәхәс күңелдә авыр хисләр уята. Адәм баласы  укып кына кеше була алмый икән. Ул, беренче чиратта, кешелекле, мәрхәмәтле булырга тиеш, дигән фикер уята. )

 

8) 12нче слайд. Ил шатлыгы, ил аклыгы – ак яулыклы әбиләр.

-              Әбинең васыятен балалары ничек “үти”? (Укучыларның җаваплары).

(Монысын инде һич тә гафу итмәслек итеп башкардылар. Гомер буе мөселманча яшәгән Акъәбине юмыйча, кәфенгә төрмичә, бер чиста күлмәген кидереп, башына “мөселманча” итеп ак батис яулык бәйләп, гәүдәсен кызыл табутка салдылар. Табут әйләнәсенә чәчәкләр тезделәр, хастаханәдән туры кабергә озаттылар. Әбине озатучылар арасында шагыйрь дә була. Ул соңгы сүзне сөйләгәндә, балаларның васыятьне бозуларын әйтергә тели, ләкин аны сөйләтмиләр.)

-              Гомер буе балаларына дип җыйган истәлекләренең язмышы нинди?

 (Укучыларның җаваплары)

-              Акъәбинең балаларына карата сезнең фикерләрегез. Үз әбиләрегез, аларның балалары – сезнең әти-әниләрегез – арасында мөнәсәбәт нинди?

( Укучыларның җаваплары).

 

5) Йомгаклау.

Әбинең рухын рәнҗетмәскә нинди юллар бар иде соң, уйлыйк әле бергәләп.

-Иң дөресе – әбине мөселманча күмәргә иде.

 

1) 13 нче  слайд.  Елатмагыз Әниләрне.

                Елатмагыз әниләрегезне.

                Төнге тәрәзәләргә каратып,

                Догаларын, керсез теләкләрен

                Биргән алар сезгә яратып.

                Елатмагыз әниләрегезне,

                Күз төбәтеп юллар чатына:

                Онытмагыз – сезне төп нигездә

                Әнкәгезнең йорты чакыра...

 

 

  2) 14 нче слайд. Әй син, картлык, кермә безнең өйгә, тимә әнигә!

                Яратыгыз газиз әниләрне,

                Яратыгыз газиз балаларны,

                Яратыгыз туган ягыгызны,

                Бернигә дә карамый!

                Мәхәббәтсез яшәү ярамый!..

 

Ф.Чанышеваның “Ана хаты” шигырен уку. 

                  “Үстегез дә инде таралдыгыз,

                  Берегез анда, берегез тегендә.

                  Үзем түгел, гөлләрем дә көтә,

                  Чәчкә атып тәрәз төбендә.

                  Кош теледәй хәбәр көтәм,

                  Мохтаҗлыгым бары хатларда.

                  Көнем түгел, төннәрем дә нурлы,

                  Сездән хәбәр килгән чакларда.

                  Җиләк-җимеш җыйдым, каклар койдым.

                  Атап-атап сезнең исемгә.

                  Кайда йөрсәм , нәрсә эшләсәм дә,

                  Бер дә чыкмыйсыз шул исемнән.

                  Күнеккәнмен хәтта төшләремне

                  Күрешергә генә юрарга.

                  Берәрегез кайтып килмәсме дип ,

                  Өмет белән багам юлларга.

                  Сагынсам да түзәм, үзем сезгә

                  Юлдаш иттем изге хисемне.

                  Ил алдында акласагыз иде

                  Кеше дигән бөек исемне.

                   Үстегез дә инде таралдыгыз,

                  Кошлар сыман, канат кагынып.

                  Хатлар көтәм зур өметләр баглап,

                  Үзегезне көтәм сагынып”.

 

6)             Нәтиҗә. Билгеләр кую.

Кадерле балалар, әйдәгез, һәрчак әниләргә мәрхәмәтле булыйк. Җәннәт бит аналарның аяк астында. Аналарның хакын хаклыйк, иманлы булыйк, әти-бабаларыбыз нигезен, гореф-гадәтләрне, бабаларыбыздан килгән йолаларны онытмыйк.

Туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклагыз. Кайда гына китсәгез дә туган ягыгызны онытмагыз.

Дөньяда иң кадерле булган әти - әни турында без күп сөйлибез. Ә менә аларның әниләре булган, аларга тормыш биргән әби-бабаларыбыз турында сирәк уйлыйбыз.

Гомернең сикәлтәле юллары артта калган, маңгайларга сырлар төшкән, чәчләргә кырау кунган. Ә шулай да алар күңел матурлыгын югалтмаган.

Гомер бер урында тормый, ага да ага. Кемнәрдер картлыкларын балалары белән бергә үткәрә, ә кемнәргәдер картлык белән бергә ялгызлык та килә.

Минемчә, бу әсәр, Акъәби образы сезнең күңелләрегездә озакка сакланыр. Әби-бабаларыгызга, әти-әниләрегезгә, өлкәннәргә карата игелекле булуыгызны телим. Аларны яратыгыз, хөрмәтләгез, рәнҗетмәгез.

 

Һәм минем дәресебезне Туфан Миңнуллинның “Әниләргә булган бурычны КЕШЕ булып кына түләп була” дигән сүзләре белән тәмамлыйсым килә.

 

Өйгә эш. “Әниемә иң зур бүләк” дигән темага инша язып килегез.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Рай под ногами матерей"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Менеджер бизнес-процессов

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Һәр халыкның – үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф- гадәтләре, үз теле. Бик кадерле, бик газиз, әни кебек якын булганга аңа безнең халык ана теле, туган тел  дип исем кушкан. Ана hәм туган тел! Мәңге аерылгысыз, изге төшенчәләр.  Кешегә нәселенең, халкының асыл гадәт, сыйфатларын да иң әүвәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә.

 

 

 

 

 

 

Бүген без сезнең белән ана хакы, ана васыяте, балаларның ата-ана алдындагы бурычы турында сөйләшү алып барачакбыз. Бу тема кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле яши, ләкин соңгы елларда әлеге мәсьәлә кискенләште, тискәре вакыйгалар кешеләрнең күңелләрен тупасландырды, җирдә шәфкатьсезлек, кешелексезлек артты.

 

Бүгенге сөйләшүебез мәрхәмәтле әниләр –ак яулыклы әбиләребез турында. Ана – дөньяда  иң бөек зат. Бала  дөньяга  килгәнче, ул аны 9 ай йөрәге янында йөртә, тугач, төннәр буе аны бага. Әмма үсә төшкәч, ата-аналар белән балалар  арасында яңа мәсьәләләр килеп чыга.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 654 989 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 09.01.2015 438
    • DOCX 96 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Тазетдинова Гульфия Мардгалиевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 4081
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специфика преподавания немецкого языка с учетом требований ФГОС

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 27 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 404 человека

Курс повышения квалификации

Английский язык для IT-специалистов

36 ч. — 180 ч.

от 1580 руб. от 940 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 146 человек из 44 регионов
  • Этот курс уже прошли 62 человека

Курс повышения квалификации

Теория и методика билингвального обучения иностранным языкам

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 50 человек

Мини-курс

Методология физического воспитания

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Сохранение и продвижение традиционных российских ценностей и культуры

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 14 регионов
  • Этот курс уже прошли 18 человек

Мини-курс

Вероятность и статистика: формирование общеучебных умений и навыков

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе