Инфоурок Другое Другие методич. материалыРабочая программа по татарской литературе для 6 класса (русская группа)

Рабочая программа по татарской литературе для 6 класса (русская группа)

Скачать материал

Татарстан  Республикасы  Әлки  муниципаль  районының  муниципаль  автоном  гомуми  белем  учреждениесе  “Базарлы  Матак  гомуми урта  белем  мәктәбе”

 

Каралды                                  Расланды                                    Раслыйм

МБ  утырышында                    педагогик  киңәшмәдә                Мәктәп  директоры

МБ  җитәкчесе                         пед.киңәшмә  җитәкчесе            ______/Абдрахманова  Л.З./

______/Хафизова В.Г./            _______/Абдрахманова Л.З./     боерык  №      27 нче август                        

                                                                                                        2014 нче  ел

Беркетмә  №1                           беркетмә  №1

26.08.2014 нче ел                      27.08.2014  нче ел

                                                   

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татар   әдәбиятыннан  эш  программасы

 

                            Белем  бирү  баскычлары:   төп  гомуми  белем, 6  класс

                                              

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                                                            Укытучы: Гатауллина  Г.Х.

 

 

 

 

                                                                                               Килешенде

                                                                                               Уку-укыту буенча директор                  

                                                                                               урынбасары __________

                                                                                               /Искандарова  А.Д./  2014  нче ел

 

 

 

 

                                                            2014-2015 нче  уку  елы

 

 

 

                                  Календарь – тематик  план.

Предмет  әдәбият 

Класс   6 “А”

Укытучы  Гатауллина  Г.Х.

Барлыгы: 70 сәг,  атнага  2 сәг

Эш  программасы  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта (тулы)  гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен, 1 – 11 нче сыйныфлар,  Казан -2014, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре (V-VII сыйныфлар) өчен  татар әдәбиятыннан авторлык программасы” Төзүче-авторлары: Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов,  Казан-2014,Татар  әдәбияты: рус  телендә  төп гомуми  белем  бирү  оешмалары  өчен  дәреслек (татар телен  өйрәнүче  укчылар  өчен). 6 нчы сыйныф. 2 кисәктә. 1 нче кисәк/ Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйзәтуллина. Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2014 нче ел   һәм татар  әдәбияты : 6  нчы  сыйныф/  Ә.Р. Мотыйгуллина,  Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйззәтуллина,  Ә. З. Мифтахетдинова. Казан: “Мәгариф – Вакыт”  нәшрияты, 2014  нче ел,   рус телендә төп  гомуми белем  бирү  оешмаларында  (татар  телен  өйрәнүче  укучылар  белән)  эшләүче  укытучылар  өчен  методик  әсбапка  нигезләнеп төзелде.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Аңлатма язуы

Эш  программасы  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта (тулы)  гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен, 1 – 11 нче сыйныфлар,  Казан -2014, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре (V-VII сыйныфлар) өчен  татар әдәбиятыннан авторлык программасы” Төзүче-авторлары: Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов,  Казан-2014,Татар  әдәбияты: рус  телендә  төп гомуми  белем  бирү  оешмалары  өчен  дәреслек (татар телен  өйрәнүче  укчылар  өчен). 6 нчы сыйныф. 2 кисәктә. 1 нче кисәк/ Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйзәтуллина. Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2014 нче ел   һәм татар  әдәбияты : 6  нчы  сыйныф/  Ә.Р. Мотыйгуллина,  Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйззәтуллина,  Ә. З. Мифтахетдинова. Казан: “Мәгариф – Вакыт”  нәшрияты, 2014  нче ел,   рус телендә төп  гомуми белем  бирү  оешмаларында  (татар  телен  өйрәнүче  укучылар  белән)  эшләүче  укытучылар  өчен  методик  әсбапка  нигезләнеп төзелде.

Татар әдәбиятыннан  6 нчы сыйныф укучылары өчен төзелгән программа дәүләт стандартларының федераль компонентына, гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп эшләнгән Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисматова, Э.Х.Гыйзәтуллина, Г.Г.Мулласалихова тарафыннан язылган дәреслекләрдән (1 нче, 2 нче кисәк) укытуны күздә тота. Программа стандартның эчтәлеген җентекләп ачып бирә, стандарт таләп иткән күләмдә рус телле балаларга татар әдәбиятын укытуның гомуми юнәлешләрен билгели, предмет чаралары белән укучыларны тәрбияләү юлларын, аларның әдәби үсеш дәрәҗәсен билгели.

Күпмилләтле аудиториядә татар әдәбиятын укыту өчен төзелгән программа бербөтен документ булып тора, ул биш өлешне иңли: аңлатма язуы; укыту курсының эчтәлеге, укыту-тематик планы; укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр; курсның укыту-методик тәэмин ителеше өчен әдәбият исемлеге.

Әдәбият һәр яктан үскән, рухи яктан бай, әхлакый идеаллары һәм эстетик таләпләре булган камил шәхес тәрбияләү әһәмиятле урын алып тора. Урта белем бирү системасындагы татар әдәбияты курсы сәнгатьне тормыш белән бәйләп өйрәнүгә, эчтәлек белән форма берлеге, тарихилык, традиция һәм новаторлык, тарихи-культурологик мәгълүматларны аңлау, әхлакый-эстетик күзаллау булдыру, әдәбият теориясе һәм тарихы буенча төшенчәне үзләштерү, әдәби әсәрне бәяләү һәм күнекмәләрне формалаштыру, әдәби телнең сәнгатьлелек чараларын үзләштерү.

Федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән татар әдәбияты дәреслекләре барлык фәннәрне өйрәнү барышындагы фундаменталь төшкә (фундаментальное ядрога), универсаль уку гамәлләренә нигезләнә, укучыларның яшь һәм әдәби үсеш дәрәҗәсен исәпкә ала. Укыту һәм тәрбиянең гомуми нәтиҗәләре иҗтимагый, шәхси, танып-белү һәм коммуникатив үсешне тәэмин итеп, укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен үстереп, дөньяны танып белүгә әзерләп, хезмәттәшлеккә, үзлегеннән белем алуга, камиллеккә омтылучы шәхес тәрбияләүгә барып тоташа. Аерым алганда, уку-укытуга системалы-гамәли якын килү нәтиҗәсендә, укучыларның иҗтимагый үсешенә (халыкның рухи кыйммәтләрен аңлаучы, үстерүче Россия гражданины тәрбияләү); шәхси үсешенә (үзлегеннән белем алырга, иҗади сәләте үскән, компетентлы, үзаңы үскән, үзенең гражданлык карашларын ачыктан-ачык белдерүгә сәләтле, үз-үзенә тәнкыйди карашта торган, тормыш авырлыкларын каршы торырлык шәхес тәрбияләү); танып белү эшчәнлеген үстерүгә (фәнни дөнья сурәтен аңлаучы, үзенең танып-белү һәм интеллектуаль эшчәнлеге белән идарә итә ала торган, уку, белем алу чараларын күзаллый  торган, репрезентатив, символик, логик, иҗади фикерләү сәләте үскән, рефлексиягә сәләтле укучы тәрбияләү); коммуникатив үсешкә (аралашу компетенциясе үскән, тыңларга, диалогта, гомуми сөйләшүдә катнаша алырлык, туган телен, рус телен, чит телне камил белүенә) басым ясалды. Шул ук гамәлләрне тормышка ашыру барышында, яшүсмерләрнең яшь үзенчәлекләре дә игътибарга алынды.

Күпмилләтле мохиттә гомуми әдәби белем бирү барышында универсаль уку гамәлләре дүрт блокка бүлеп каралды. Алар арасында шәхси УУГ − тормышчан, шәхескә юнәлтелгән, һөнәри юнәлештә үз юлын табуга, кешенең эчке потенциалын рациональ файдалана белүенә бәйле блок. Регулятив уку гамәлләре шәхес  тәрбияләүдә планлаштырырга өйрәтү, фаразлау, коррекция, бәяләү кебек якларны үзәккә ала. Танып белү гамәлен алгы планга чыгарган блокта логик, проблеманы кую һәм чишүгә юнәлтелгән, тамга-символик якны иңләгән гомумуку гамәлләренә игътибар ителә. Коммуникатив УУГ кешеләр язмышына битараф булмауны, кешеләргә ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләүне, иҗтимагый компетентлыкны үз эченә ала.

Универсаль уку гамәлләрен рус телле балаларга татар әдәбиятын укыту барышында куллану нәтиҗәсендә, укучыларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтү юнәлеше көчәйде (мәсәлән: өй эше бирү − берничә вариантта). Бу вакытта укытучы эшчәнлегендә идарә итү алымнары көчәя.

Шул рәвешле, федераль дәүләт стандартларына таянып татар әдәбиятын өйрәнүнең максаты да ачыкланды: туган халкының һәм җирле халыкның телен, мәдәниятен, әдәбиятын яхшы белгән, һәрьяктан камил, милли горурлык хисләре үскән шәхес (гражданин) тәрбияләү.

Әлеге максатны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

− Татарстан төбәгендә яшәп, җирле халык белән аралашкан укучыларны төбәкнең әдәби-мәдәни байлыгы белән якыннан таныштыру;

− татар әдәбияты турындагы мәгълүматларны төрле халык фольклоры, әдәбияты, мәдәнияте, милли образлары белән чагыштырма-типологик аспектта бирү;

− татар халык авыз иҗаты турында тулы күзаллау булдыру, аны баланың үз туган халыкының рухи җәүһәрләре белән чагыштырырга күнектерү;

− татар әдипләре, мәдәният әһелләре турында күзаллау булдыру, аларны танырга, аңларга, башка халык сүз сәнгатен үстерүчеләр белән чагыштырма планда бәяләргә өйрәтү;

 − татар, рус, Россиядә яшәүче башка халыклар, бөтендөнья әдәбияты белеме казанышларының уртак нигезен аңлау, аларны үстерү һәм киңәйтү.

Әлеге максат һәм бурычларга ирешү өчен, түбәндәге принциплар истә тотылырга тиеш. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар әдәбиятының асылын төшендерү укытучының сүз сәнгате серләрен яхшы белүен, иҗади эшләү күнекмәләре булуын таләп итә. Мәктәп баласына сүз сәнгатенең серләрен ачуда эстетик принцип (укытучының матурлыкны күрә алуы һәм башкаларне да күрергә өйрәтә алуы), эзлеклелек (укучы алган белемнең тулыланып, баеп баруы), әдәбиятны сүз сәнгате буларак өйрәнү (татар телендә язылган әсәрләрдә әдәби образларны ачу үзенчәлекләре, татар теленең матурлыгын күрергә өйрәтү), күләме ягыннан кечкенә булган әсәрләргә шәхси мөнәсәбәт булдыру, ягъни психологик принцип (мәктәп баласының яшь үзенчәлекләрен, әдәби әзерлек дәрәҗәсен исәпкә алып эш итү) ярдәмгә килә. Аерым игътибар коммуникативлык принцибына бирелә. Бу принципның өстен чыгуы рус телендә сөйләшүче укучыларның әдәби әсәр аша татар теленең серләренә тирәнрәк төшенүләре, матур әдәбият әсәрен сорауларга нигезләнеп сөйли алуы, үз фикерләрен ачык әйтә алуы, әдәби әсәрнең аралашу чарасына әверелүе белән дә бәйле. Укучыларның әдәби әсәрне кабул итү һәм әдәби үсеш  үзенчәлекләрен исәпкә алып, дифференциацияләү (аерым төркемнәргә аерып, бүлеп эшләү) һәм интеграцияләү (татар теле һәм рус әдәбияты дәресләрендә алынган теоретик белемнәрне һәм гамәли эш күнекмәләрен файдалану) дә үзәккә алына.

 

6 НЧЫ СЫЙНЫФ

I бүлек

«Үрнәк программа»га кертелгән (төзүчеләре: Ф.Х.Җәүһәрова, К.С. Фәтхуллова) әдәби әсәрләр минимумы:

 

1. Г.Тукайның «Шүрәле» әкият-поэмасы, «Туган авыл» шигыре;

2. М.Гафуриның «Ана» шигыре;

3. Һ.Такташның «Мокамай» поэмасы;

4. М.Җәлилнең «Чәчәкләр» шигыре;

5. Ә.Еникинең «Туган туфрак» хикәясе;

6. Г.Бәшировның «Туган җирем — яшел бишек» повестеннан «Сабантуй» өзеге.

 

II бүлек

6 нчы сыйныф укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

әдәби әсәрләрне, сүзләрен  дөрес әйтеп, йөгерек уку;

– авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

– әдәби − теоретик төшенчәләрне рус әдәбият белеме белән тәңгәлләштерү;

– татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

– авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

– 6 нчы сыйныф өчен минимумга кергән әсәрләрнең кыскача эчтәлеген, төп геройларын, күтәрелгән проблеманы белү;

– 10 −12 татар, рус, чит ил язучысы, шагыйрьләре исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

– 3 − 4 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;

– Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, концерт залы, һ. б.), балалар матбугаты турында белү;

– төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен  татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;

– төрле халыкларның киң таралган мифларыннан хәбәрдар булу, берничә мисал китерә белү;

– 5 мәкаль, 5 әйтемне русча эквивалентлары белән  истә калдыру;

– мәкаль белән әйтем, миф белән әкият, халык җыры белән автор җыры арасындагы аерманы белү;

– төрле авторларның 2 − 3 шигырен яттан сөйли белү;

– сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;

– төрле темаларга проект эше яклау;

– әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.

 

III бүлек. Укыту-тематик план

Эчтәлек

Сәгать саны

1. Мифлар дөньясыннан — чынбарлыкка.

6

2. Халык моңнары: җырлата да, елата да...

6

3. Кадерле син, кеше-туганым!

14

4. Энҗе карлар явып үткән...

6

5. Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое.

13

6. Ил өстендә илле дустың булсын.

10

7. Көлке көлә килә...

5

8. Һәр фасылың гүзәл, табигать!

10

Барысы:

70

                                                 

Әдәби әсәр өйрәнү:  54 сәгать

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе: 10 сәгать  (монда кабатлау, проект дәресләре)?

Сыйныфтан тыш уку дәресе:  4 сәгать (өстәмә уку өчен бирелгән әсәрләрне алган дәресләр)?

Кабатлау: 2 сәгать  (иң соңгы ике дәрес)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

6 нчы сыйныф өчен  татар  әдәбиятыннан  календарь-тематик план

Дәрес темасы

Дә-рес саны

Төп эчтәлек

Көтелгән нәтиҗә

Укучылар эшчәнлеге төрләре

Кон-троль эш төрләре

Үткәрү

вакыты план / факт

метапредмет

предмет

шәхескә кагылышлы

 

 

                                                                                  Мифлар дөньясыннан — чынбарлыкка

1

Халык зур ул, әдип ул, шагыйрь ул...

1

Халык авыз иҗаты (әкият, табышмак, мәкаль).

Төрле халыклар-ның фольклор үрнәкләрен чагыштырып карау.

 

Халык авыз иҗатын гомуми күзаллау.

 

Халык авыз иҗаты әсәрләренә карата кызыксыну уяту, сөйләмне алар ярдәмендә баету мөмкинлеген аңлау.

«Халык авыз иҗаты» схемасы белән эш, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр, рус халык авыз иҗаты белән чагыштырып, мисаллар китерү.

 

 

 

2

Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр...

1

«Шүрәле», «Шүрәлене ничек алдарга?» мифлары, «миф» төшенчәсе.

Рус, грек һәм татар мифологиясен чагыштыра белү.

Мифлар, мифик геройлар турында төшенчә формалаштыру, миф белән әкиятнең

аермасын аңлау.

 

Халык авыз иҗаты әсәрләрнә карата кызыксыну уяту.

 

«Халык авыз иҗаты» схемасы белән эш, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр, чылбыр буенча уку, чылбыр буенча сөйләү, җөмләләр төзү.

 

 

 

3

Су асты галәмәт-

ләре.

1

«Су иясе», «Өй иясе», «Дедал белән Икар» мифлары.

Рус, грек һәм татар мифологиясен чагыштыра белү.

Мифик геройлар турында төшенчә формалаштыруны дәвам итү, миф белән әкиятнең аермасын аңлау.

 

Иптәшең белән сөйләшә, башкаларны тыңлый белү — аралашу культурасы тәрбияләү.

Парлап, төркемләп сөйләшү, ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, сәнгатьле уку, җөмләләр төзү, башка халыкларның мифлары белән чагыштыру.

 

 

 

4

Мифлар бүген дә онытылмый.

1

«Албасты» мифы, Батулланың «Албасты» пьесасы.

Проект әзерләргә өйрәнү.

Язучылар иҗатына мифик геройлар керүе белән

таныштыру.

 

 

Аралашу культурасы тәрбияләү, экологик тәрбия.

Сорауларга җавап эзләү, ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, әдәби әсәр турында  фикер алышу, проект эшенә әзерлек.

«Табигатьне саклау өчен без нишли алабыз» проекты.

 

 

5

Әйтем — сүзнең бизәге, мәкаль —
сүзнең җиләге.

1

Мәкальләр, әйтемнәр.

Татар һәм  рус халык мәкальләрен чагыштыру.

Мәкаль һәм әйтем турында теорияне аңлап истә калдыру, аларның аермасын белү, мәкаль, әйтемнәр өйрәнү.

 

 

Халык авыз иҗаты белән кызыксыну уяту, әдәплелек тәрбияләү.

 

Төркемнәрнең чыгыш ясавы, теоретик материал белән танышу, дәреслек, дәфтәр белән эш, фронталь эш.

 

 

 

6

Нәтиҗә ясарга вакыт.

1

Мифлар, мәкальләр, әйтемнәр.

Белгәннәр-не кирәк ситуациядә искә төшереп куллана белү.

 

Миф, мәкаль, әйтем турында теорияне, аларга үрнәкләрне гомумиләштерү, аермаларын таба белү.

 

Халык авыз иҗатына карата кызыксыну уяту, аның кешеләрне тәрбияләүдәге әһәмиятен аңлау.

Монологик сөйләм, мәкаль-әйтемнәрнең башка телдәге эквивалентларын табу, төркемнәрдә сораулар, биремнәр төзү, мөстәкыйль эш.

Тест.

 

 

                                                                                             Халык моңнары: җырлата да, елата да...

 

7

Халык җырла-

ры — иң кадерле мирас.

1

Халык авыз иҗатында җыр жанры, йола җырлары, Сөмбелә, Чуклеме бәйрәмнәре.

Халкыбызның онытылып бара торган бәйрәмнәре белән таныштыру.

Халык җырлары жанрлары, йола җырлары турында белешмә бирү, Сөмбелә бәйрәмен аңлату.

 

Укучыларда халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү.

«Халык авыз иҗаты» схемасы белән эш, ишетеп аңлау, дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, сүзлек белән эш, җыр тыңлау, өйрәнү.

 

 

 

 

8

Халык җырла-рында —
тарих

чагылышы.

1

Тарихи җырлар, «Көзге ачы җилләрдә» җыры.

Тарихи вакыйгалар, тарихи шәхесләр белән таныштыру, татар халкының үткәнен, тарихын, язмышын аңлату.

Тарихи җырлар турында белешмә бирү, «Көзге ачы җилләрдә» дигән татар халык җырын өйрәнү.

 

Тарихи җырлар аша чорны, халыкның язмышын аңлау.

Җырлар тыңлау, ишетеп аңлау, яңа сүзләр белән эш, фронталь әңгәмә, дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү —
үз фикереңне әйтү, Интернеттан тарихи җырлар турында мәгълүмат табу.

 

 

 

9

Уйный-

быз да, җыр-

лыйбыз да.

1

Уен җырлары: «Кәрия-Зәкәрия», «Әпипә».

Сәнгать тәрбиясе бирү.

Уен җырлары турында белешмә бирү, «Кәрия-Зәкәрия» уен җырын өйрәнү.

 

Коллектив белән башкарылган халык җырлары, җыр культурасы белән танышу.

Сәнгатьле уку, чылбыр буенча уку, халык җырына яңа куплет уйлау, җырлы уен өйрәнү, видеоязмада татар биюе карау, милли киемгә орнаментлар ясау.

 

 

 

10

Шигъ-

рияттә

халык

көе.

1

Г.Тукайның «Туган тел», «Туган авыл» шигырьләре, А.Монасый-

пов иҗаты.

Милли үзаңны үстерү, үткәнеңне, тарихны өйрәнү.

Г.Тукайның халык җырлары турындагы хезмәтләре белән танышу, «Туган тел», «Туган авыл» җырларын өйрәнү; А.Монасыйпов турында белү.

 

Тукайга хөрмәт, милләтеңә, туган җиреңә, туган телеңә мәхәббәт тәрбияләү.

 

Бер уен җырын яттан сөйләү, тыңлап аңлау, сәнгатьле уку, фронталь эш, төркемнәрдә эш, аудиоязма тыңлау, дәреслек белән эшләү, дәфтәрдә эш, презентация карау.

 

 

 

11

Татарстан Респуб-ликасы-ның Дәүләт гимны.

1

Татарстан Республи-

касының Дәүләт

гимны.

Дәүләт гимнын тыңлау тәртибен белү.

Дәүләт гимны турында теоретик төшенчә бирү һәм гимнның сүзләрен аңлап истә калдыру.

 

Татарстан Республикасы, аның казанышлары белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Фронталь әңгәмә, яңа сүзләр белән танышу, җыр тыңлау,

җыр сүзләрен тәрҗемә итү, истә калдыру.

 

 

 

12

Җырсыз кеше — канатсыз кош.

1

Халык җырлары, җыр жанрлары, автор җырлары, гимн.

Төрле чыганаклар-дан кирәкле мәгълүмат таба белү.

Җыр жанрлары, җыр сәнгате турында белемне ныгыту.

 

Укучыларда җырга, музыкага мәхәббәт тәрбияләү, коллектив башкару, җырлау культурасы үстерү.

Телдән журнал әзерләү, төркемнәрнең чыгыш ясавы, диалогик сөйләм, чылбыр буенча сорау — җавап.

Тест.

 

 

                                                                                                             Кадерле син, Кеше туганым!

13

Иң

кадерле кешеләр.

1

Н.Исәнбәтнең «Өч матур сүз» шигыре,

«лирик герой» төшенчәсе.

Автор әйтергә теләгән төп фикерне таба, аны тормыш белән бәйли белү.

язучы Н.Исәнбәт иҗаты белән танышу, «Өч матур сүз» шигыренең эчтәлеген, «лирик герой» төшенчәсен аңлау.

 

Әти-әнинең, туган илнең кадере турында аңлау, сөйләм телен үстерү.

Фронталь әңгәмә, язучы турында презентация ясау, карау, шигырьне тыңлап аңлау, сәнгатьле уку, рольләргә бүлеп уку, дәреслек, дәфтәр белән эш.

 

 

 

14

Ирек

кадерлеме?

 

1

М.Гафури иҗаты, «Әтәч белән Сандугач» мәсәле,

«сынландыру», «мәсәл».

Татар мәсәлчеләрен рус әдәбиятын-дагы мәсәлчеләр белән чагыштыра, мөстәкыйль укып, нәтиҗә ясый белү.

Язучы М.Гафури иҗаты, «Әтәч белән Сандугач» мәсәле  белән танышу, «сынландыру»  төшенчәсен аңлау.

 

Тормышта ихтыяр көченең, белемнең кирәклеген аңлау.

 

Биографияне мөстәкыйль укып, сорауларга җавап эзләү, сәнгатьле уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, мәсәлнең морален табу, рәсемнәр белән эш, дәреслек, дәфтәр белән эш.

 

 

 

15

Анага бала кадерле, балага ана кадерле.

1

М.Гафури-

ның «Ана»

шигыре.

Музыка дәресендә өйрәнгән бишек җырлары яки әниләр турындагы җырларны искә төшереп, әдәбият белән бәйләнешне аңлау.

Язучы М.Гафури иҗаты белән танышуны дәвам

итү, «Ана»

шигырендә

автор фикерен

аңлау, сәнгатьле

уку.

 

Әниләргә

карата ихтирам тәрбияләү.

Рольләргә бүлеп уку, шигырьне тыңлау, сүзлекчә белән эшләү, сәнгатьле эшләү, парларда яки төркемнәрдә эшләү, яңа материалның таныш әсәрләр белән бәйләнешен табу.

 

 

 

16

Г.Тукай-

ны

биргән, җырлар-

да җыр-

ланган

ямьле

Казан

арты...

1

Г.Тукай иҗаты, «Шүрәле» әкият-поэмасы.

Географик картадан Тукай туган, яшәгән җирләрне, әкият-поэма-дагы «Казан арты» дигән урынны таба белү, аңлау.

Шагыйрь Г.Тукай турында 5 нче сый-
ныфта өйрәнгән-нәрне искә төшерү, тулыландыру,  «Шүрәле» әкият-поэмасының 1 нче өлеше белән

танышу.

 

әкият-поэмада сурәтләнгән урман матурлыгы, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аша экологик тәрбия бирү.

Презентация карау, төркемнәрдә биремнәр үтәү, әкият-поэманы тыңлау, сүзгә-сүз тәрҗемә итү, ярымтавыш белән уку, сәнгатьле уку, сайлап уку, чылбыр буенча уку, парлап сөйләшү.

 

 

 

17,

18

Барыбызга да таныш Шүрәле.

2

Г.Тукай иҗаты, «Шүрәле» әкият-поэмасы.

«Аршын» сүзе-нең мәгънәсен аңлау, кайда кулланылы-шы турында белү, рәссам Б.Әлменов картинасы белән танышу.

Шагыйрь Г.Тукай биографиясен истә калдыру, «Шүрәле» әкият-поэмасының 2,

3 нче өлешләре белән таныш булу.

 

 

Экологик тәрбия

бирү.

Дәреслек, дәфтәр белән эш, яңа сүзләрне активлаштыру — сүзләр, җөмләләр төзү, рольләргә бүлеп уку, сайлап уку, мультфильм карау.

 

 

 

19

Дөнья-

ларны

«гизгән»

Шүрәле.

1

Ф.Яруллин-

ның

«Шүрәле»

балеты.

«Балет», «либретто», «балетмейстер» төшенчәләрен белү.

Г.Тукайның «Шүрәле» әкият-

поэмасына балет

язылуы, аның эчтәлеген белү, композитор Ф.Яруллин турында мәгълүматлы булу.

 

Эстетик тәрбия бирү.

Теоретик төшенчәләр белән танышу, видеоязма карау, композитор биографиясе белән танышу, аның буенча хронологик таблица тутыру, фикер алышу.

 

 

 

20,

21

Чәчәк-

ләр —

матур-

лык һәм

үлемсез-

лек сим-

волы.

2

М.Җәлил

иҗаты, «Чәчәкләр», «Тик булса

иде ирек»

шигырь-

ләре.

Тарихтан сугыш чоры турында белү.

М.Җәлил биографиясен искә төшерү, сугыш чоры иҗаты белән танышу, «Чәчәкләр» шигырен аңлап уку, «символ», «строфа» төшенчәләре белән танышу.

 

Туган илне ярату, туган илне саклау —
мактаулы икәнен аңлау.

 

Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, шигырьне тыңлап аңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу, шигырьгә анализ ясау.

 

 

 

22

Рәхәт

булса да

торган

җир,

сагындыра

туган ил.

1

Ә.Еники иҗаты,

«Туган туфрак» хикәясе.

Катлаулы текст  белән эшләү, иң әһәмиятле-сен таба белергә өйрәнү.

 

Ә.Еники иҗаты белән танышу, «Туган туфрак» әсәрен укый

башлау.

 

 

Өлкән буынга

карата ихтирам, туган җиргә мәхәббәт  тәрбияләү.

 

Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, таблица тутыру.

 

 

 

23

25

Әби-ба-

байлар-

ның

туган

җире 

онык-

ларга

кадер-

леме?

3

Ә.Еники иҗаты, «Туган туфрак» хикәясе,

«символик образ» төшенчәсе

План төзи белү.

«Туган туфрак» әсәрен уку, аңлау, Ә.Еники турында мәгълүматлы булу, әсәрдән өйрәнгән тропларны, символик образларны таба белү.

 

Өлкән буынга карата ихтирам, туган җиргә мәхәббәт  тәрбияләү.

 

Яңа сүзләрне уку, язу, эчтәлек буенча төркемнәрдә фикер алышу, әсәргә җиңелчә әдәби анализ ясау, сораулар һәм биремнәргә җавап табу, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү.

 

 

 

26

Бүлекне кабатлау, йомгак-лау.

1

Н.Исәнбәт, М.Гафури, Г.Тукай, М.Җәлил, Ә.Еники иҗатлары.

Белгәннәрне кирәкле ситуациядә кулланып, тестка җавап бирә белү.

Бүлектә укылган әсәрләрне истә калдыру.

 

Туган җирне ярату, туган як кадере, иң якын кешеләребезнең кадере турында аңлап калу.

Укылган әсәрләр турында фикер әйтү, кыскача эчтәлеген сөйләү, викторина сорауларына җавап бирү, мөстәкыйль эш.

Тест.

 

 

27

Энҗе карлар ява.

1

Г.Ибра-

һимов

иҗаты,

«Кар ява»

хикәясе.

Табигатькә карата күзәтүчәнлек тәрбияләү, һава торышының үзгәрешен аңлау.

Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Кар ява» әсәрен өйрәнү, һава торышы турында сөйли белү.

 

Укучыларга экологик тәрбия бирү.

Портретлары буенча язучыларны тану, яңа сүзләрне истә калдыру, язучы биографиясен уку, сораулар төзү, җавап бирү, презентация карау, караган буенча фикер алышу, һава торышы турында сөйләү.

 

 

 

28

Мәрхә-

мәтле

булыйк!

1

К.Нәҗми иҗаты, «Кызыклы хәл» шигыре.

Игътибарны арттыру, балаларда күзәтүчәнлек тәрбияләү.

Язучының иҗаты турында белү, «Кызыклы хәл» шигырен өйрәнү, сөйләм телен үстерү.

 

Укучыларга экологик тәрбия бирү.

Язучы тормышы белән танышу, презентация карау, кош исемнәрен истә калдыру, дәреслек, дәфтәр  белән эш, парларда сөйләшү.

 

 

 

29

Чыршыларны сак-лыйк!

1

М.Фәйзул-

лина

иҗаты,

«Чыршы күлмәклә-

ре» шигыре.

Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү.

М.Фәйзул-линаның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Чыршы күлмәкләре» әсәрен өйрәнү.

 

Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Шагыйрәнең тормыш юлы белән танышып, хронологик таблица тутыру, шигырьне тыңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, парлап сөйләшү, проект эшенә әзерлек.

«Чыршыларны сак-лыйк» проекты.

 

 

30

Табигать — безнең байлыгыбыз.

1

Р.Вәлиева иҗаты, «Нәни чыршы» шигыре.

Чыршылар турында мәгълүмат бирү.

Р.Вәлиеваның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү,           «Нәни чыршы» шигырен өйрәнү.

 

Экологик тәрбия

бирү.

Проект эшен яклап, төркемнәрнең чыгыш ясавы, яңа әсәр белән танышу, сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу.

 

 

 

31

Бәйрәм-

нәр

кирәк

сезгә дә,

кирәк

һәммә-

безгә дә!

1

Т.Миңнул-

лин иҗаты, «Акбай һәм Кыш бабай» пьесасы.

Укучыларда татарча җыр-бию, рольләргә бүлеп уку сәнгатен үстерү.

 

Т. Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Акбай һәм Кыш бабай» әсәрен өйрәнү.

 

Җыр, бию сәнгатенә кызыксыну

тудыру.

 

Сорауларга җавап эзләү, ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, әдәби әсәр турында  фикер алышу.

 

 

 

32

Бүлекне кабатлау, йомгак-
лау дәресе.

1

Г.Ибраһи-

мов, К.Нәҗми,

Т.Миңнул-

лин,

Р.Вәлиева, М.Фәйзул-

лина

иҗатлары.

Белгәннәрне кирәкле ситуациядә кулланып, тестка җавап бирә белү.

Бүлектә укылган әсәрләрне истә калдыру.

 

Экологик тәрбия

бирү.

Төркемнәрдә эшләү, викторина сораулары, мөстәкыйль эш.

Тест.

 

 

                                                                           Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое

33

Күп укыган —
күп белер.

1

К. Насый-риның «Әбүгали-сина» әсәре.

Үзеңә кирәкле белемне дөрес итеп таба белергә, китапларны теләп укырга күнектерү.

К.Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Әбүгалисина» әсәрен өйрәнү.

 

Белемгә омтылыш тәрбияләү.

Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, таблица тутыру.

 

 

 

34

Күп укыган —

күп белер.

1

К.Насыйри-

ның «Әбүгалиси-на» әсәре,

«кыйсса» төшенчәсе.

География,

биология,

тарих фәннәре

белән бәйләп

аңлату.

К.Насыйриның «Әбүгалисина» әсәрен өйрәнү.

 

Белемнең, акылның тормышта төп рольне уйнавына төшендерү.

 

Сорауларга җавап эзләү, ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, әдәби әсәр турында  фикер алышу.

 

 

 

35

Ни чәч-

сәң —

шуны

урыр-

сың.

1

К.Насыйри-ның  «Әбүгали-сина» әсәре,

К.Насыйри музейлары.

Укучылар-ны музейлар  белән таныштыру, кызыксындыру.

К.Насыйриның Казандагы һәм Олы Ачасыр авылындагы музейлары белән таныштыру, «кыйсса» төшенчәсе белән танышу.

 

Белем алырга, кешеләргә файда китерергә, игелекле булырга омтылыш тәрбияләү.

Сүзлек белән эш, парлап сөйләшү, мөстәкыйль укып, төп мәгълүматны аңлау, дәреслек, дәфтәр белән эш, презентация карау, фикер алышу.

 

 

 

36

Тырышкан — табар, ташка кадак кагар.

1

Г.Сабитов иҗаты, «Чүкеч» хикәясе,

«хикәяләү» төшенчәсе.

Хикәядә очрый торган яңа сүзләрне (эш кораллары атамаларын) тормыш белән бәйләп истә калдыру.

Г.Сабитов турында белешмә бирү,

«Чүкеч» хикәясен өйрәнү,

«хикәяләү» төшенчәсе белән танышу.

 

Хезмәт тәрбиясе бирү,      җаваплылык хисләре, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү.

Язучы тормышы белән танышу, презентация карау, инструмент исемнәрен истә калдыру, дәреслек, дәфтәр  белән эш, парларда сөйләшү.

 

 

 

37,

38

Эшләгә-

нең — кешегә, өйрәнгә-

нең —

үзеңә. Егет кеше-
гә җитмеш төрле һө-нәр дә аз.

2

А.Алиш иҗаты,

«Әни ялга киткәч»

хикәясе,

«хикәяләү-че» төшен-чәсе.

Төрле ситуациядә югалып калмас-ка кирәклеген аңлату.

А.Алиш турында белешмә бирү, «Әни ялга киткәч»  хикәясен өйрәнү, «хикәяләүче» 

теоретик төшенчәсен истә калдыру.

 

Укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү.

Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, яңа сүзләрне төрле фигыль формаларына кую, җөмләләр төзү, план төзү, укыганны гади җөмләләр белән кыскача сөйли белү.

 

 

 

39,

40

Эш кеше-

не тәрбия-ли, ялкау-лык —
боза. Ялган әйткән —
тотылыр...

2

Ф.Яруллин иҗаты,

«Кояштагы тап» хикәясе,

«притча» төшенчәсе.

Җаваплылык хисләре, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү.

Ф.Яруллин турында белешмә бирү, «Кояштагы тап» хикәясен уку, «притча» төшенчәсен истә калдыру.

 

Әниләргә карата шәфкать-лелек, хөрмәт хисләрен үстерү.

 

Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, хронологик таблица тутыру, план төзү.

 

 

 

41

Иң элек син Кеше бул, балам! 

1

Г.Зәйнашева

иҗаты, «Кем булырга»

шигыре.

Төрле һөнәрләр, аларның үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү.

 

Г.Зәйнашева турында белешмә бирү, «Кем булырга?»  шигырен өйрәнү.

 

Тормышта үз урыныңны, һөнәреңне, аңа ирешү юлларын табарга омтылыш тәрбияләү.

Шагыйрәнең тормыш юлы белән танышып, хронологик таблица тутыру, шигырьне тыңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, парлап сөйләшү, бер һөнәр турында сөйләү.

Проект.

 

 

42

Сәйдәш-

нең юл башы.

1

М.Латыйфул-линның «Сәйдәшнең юл башы» хикәясе,

«биографик әсәр» төшенчәсе.

Укучыларга төрле һөнәр сайлау юлларын аңлату.

М.Латыйфуллинның «Сәйдәшнең юл башы» өзеген уку, «биографик әсәр» төшенчәсе белән танышу.

 

 

Яңалыкка омтылу, һәрнәрсәне белергә теләү хисе тәрбияләү, милли горурлык хисләре формалаштыру.

Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү.

 

 

 

43

Моңнар чишмәсе

Салих

Сәйдә-

шев.

1

С.Сәйдәшев иҗаты.

Җыр, музыка сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.

С.Сәйдәшевның  тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү.

 

 

Төбәгебезнең күренекле шәхесләре белән горурлану хисләре уяту.

Презентация карау, композитор турында музыка дәресендә алган белемнәрне яңа мәгълүмат белән тәңгәлләштерү, дәреслек, дәфтәр белән эш, музыка тыңлау, фикер алышу, парлап сөйләшү.

 

 

 

44

Син башкаларга үрнәк-

ме?

1

Р.Фәйзуллин

иҗаты, «Бердән-

бер» шигыре.

Төрле яклап үз сәләтләрен үстерүгә омтылыш тәрбияләү.

Р.Фәйзуллин турында белешмә бирү, «Бердәнбер» шигырен уку, анализлау.

 

Әти-әни, туган ил алдында җаваплылык хисләре, ватанпәрвәрлек тәрбияләү.

Язучы иҗаты белән танышу, шигырьне тыңлап аңлау, чылбыр буенча сәнгатьле уку, сайлап уку, дәреслек, дәфтәр белән эш, төркемнәрдә фикер алышу.

 

 

 

45

Йомгак-лау, кабатлау.

1

К.Насыйри,

Г.Сабитов,

А.Алиш,

Г.Зәйна-шева,

С.Сәйдәшев,

Р.Фәйзуллин

әсәрләре.

Укылганны искә төшереп, гомумиләштерә белү,

командада эшли белү.

Бүлектә өйрәнгән язучы, шагыйрьләр турында иң төп мәгълүматны белү, әсәрләрен хәтердә ныгыту.

 

Һөнәр сайлауга, тормышта урыныңны табуга дөрес караш тәрбияләү.

Язучыларның портретлары белән эш, викторина сорауларына төркемләп, парлап җавап эзләү, мөстәкыйль эш.

Тест.

 

 

                                                                                                 Илдә илле дустың булсын

46

Туган туганга кирәк.

1

Дәрдемәнд иҗаты, «Ике туган» әсәре.

Сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмат бирү.

 

Дәрдемәнднең тормыш юлы белән танышу, әсәрне уку.

 

Әхлак тәрбиясе бирү,

сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмат бирү.

 

Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, хронологик таблица тутыру.

 

 

 

47

Туганнар белән яшәү күңелле.

1

Дәрдемәнд иҗаты, «Ике туган» әсәре.

Бирелгән  текст буенча план төзи белү.

Дәрдемәнднең тормыш юлы турында белү, сәнгатьле уку күнекмәләре үстерү.

 

Әхлак тәрбиясе бирү.

Хикәяне рольләргә бүлеп уку, рәсемгә карап сайлап уку, өлешләргә бүлү, план төзү, план буенча кыскача эчтәлекне сөйләү.

 

 

 

48

Шагыйрь үткән юл.

1

Һ.Такташ иҗаты, «Мокамай» поэмасы.

Тарихтан Һ.Такташ яшәгән чор турында мәгълүмат бирү.

Һ.Такташ турында мәгълүмат бирү, «Мокамай» поэмасы белән таныша башлау.

 

 

Туган якның

кадерле, онытылмас икәнен аңлату.

Презентация ярдәмендә шагыйрь тормышы, ул яшәгән чор белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, сәнгатьле уку.

 

 

 

49,

50

Әкият-

тәге ике бала кебек...

2

Һ.Такташ иҗаты, «Мокамай» поэмасы,

«поэма» төшенчәсе.

Һәр кеше тормышын-да хатирәләр барлыгы, аларның нинди булуының кешенең үзеннән торуы турында аңлау.

Поэма турында  теоретик төшенчә белән танышу, «Мокамай» поэмасын уку, аңлау.

 

 

Чын дуслык кадере, ялгыш адым ясамаска

кирәклек турында аңлату.

 

Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, поэманы тыңлау, аңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу, поэмага анализ ясау.

 

 

 

50,

51

Бәхетне, шатлыкны

сакларга кирәк.

2

Р.Харис иҗаты,

«Серле алан» пьесасы, «диалог»,
«монолог»,

«символик
образ»
тө-шенчәләре.

Укыганны гомумиләш-терә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү.

Р.Харис иҗаты белән танышу, пьесаны укып, нәтиҗә ясау, «диалог», «монолог» төшенчәләрен әдәби термин буларак истә калдыру.

 

Үзләре өчен, әйләнә-тирә өчен җаваплылык хисләре тәрбияләү.

 

Ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, әдәби әсәр турында  фикер алышу, Р.Харисның рәсемнәре буенча җөмләләр төзү.

 

 

 

53

Дус булуга ни җитә.

1

Э.Шәрифул-лина иҗаты, «Дуслык,

чын дус-

лык» шигыре.

Шигъри әсәрне җиңел истә калдыру ысулларын өйрәнү.

Э.Шәрифуллина иҗаты турында мәгълүмат бирү, дуслык турында шигырьне уку, сөйләм телен үстерү.

 

Дуслыкның кеше өчен мөһимлеген аңлату.

Шагыйрә турында белешмәне уку, сораулар төзү, сорауларга җавап бирү, шигырьне тыңлау, тәрҗемә итү, сәнгатьле уку, сайлап уку, биремнәр үтәү, ятлау.

 

 

 

54

Дуслык булса, яшәр тынычлык.

1

Ш.Галиев иҗаты,

«Дуслык балы» шигыре.

Әдәбият теория-се, җыр, рәсем белән бәйләнеш табу.

Ш.Галиевнең иҗатын, тормыш юлын белү, сәнгатьле уку күнекмәләре үстерү.

 

Поликультуралылык, толерантлык хисләре тәрбияләү.

 

Парлап сөйләшү, шигырьне тыңлап аңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу, шигырьгә анализ ясау, төрле милләт кешеләренең киемнәре, теле, йолалары турында сөйләшү.

 

 

 

55

Кабатлау, йомгаклау.

1

Дәрдемәнд,

Һ.Такташ,

Р.Харис,

Ш.Галиев,

Э.Шәрифул-лина әсәрләре.

Укыганны искә төшереп, гомумиләштерә белү,

командада эшли белү.

Бүлектә өйрәнгән язучы, шагыйрьләр турында иң төп мәгълүматны белү, әсәрләрен хәтердә ныгыту.

 

Туганнар, яшьтәшләр, төрле милләтләр, илләр арасында

дуслыкны аңлау, дус яшәүгә омтылыш тәрбияләү.

Төркемнәрдә эшләү, викторина сораулары, мөстәкыйль эш.

Тест.

 

 

                                                                                                       Көлке көлә килә...

56

Шәүкәт Галиев —
юмор остасы.

1

Ш.Галиевнең «Курыкма, тимим!», «Атлап чыктым Иделне» шигырьләре.

Елга башланган җир турында белү.

Ш.Галиевнең юмористик шигырьләре белән танышу,

шигырьгә анализ ясау, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

 

Экологик тәрбия бирү.

Фронталь әңгәмә, язучы турында презентация ясау, карау, шигырьне тыңлап аңлау, сәнгатьле уку, рольләргә бүлеп уку, дәреслек, дәфтәр белән эш.

 

 

 

57

Ике ти-ен — зур акчамы?

 

1

Ф.Шәфигул-

лин иҗаты, «Ике тиен

акча» хикәясе.

Укылган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү.

Ф.Шәфигуллин тормышы, иҗаты белән танышу, юмор аша язучы әйтергә теләгән фикерне табу.

 

Әхлак тәрбиясе бирү.

Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, яңа сүзләрне төрле фигыль формаларына кую, җөмләләр төзү.

 

 

 

58

Акбай белән Карабай.

 

1

Ф.Шәфигул-лин иҗаты,

«Акбай белән Карабай» хикәясе.

Көндәлек тормышка юмор белән карый белергә өйрәнү.

«Акбай белән Карабай» хикәясен уку, юмор аша язучы әйтергә теләгән фикерне табу.

 

Әхлак тәрбиясе бирү.

Хикәяне уку, төп эчтәлекне аңлау, фикер алышу, парлап сөйләшү, фигыльләрне, сыйфатларны табу, алар белән җөмләләр төзү, төп геройларны сурәтләү, план төзү, план буенча сөйләү.

 

 

 

59

Шаянлык файдасы.

1

В.Радловның «Шаян кеше» хикәясе.

Галим В.Радлов турында мәгълүмат бирү.

Хикәяне уку, сөйләм телен үстерү.

 

Күп телләр белергә омтылыш, чит телләргә ихтирам тәрбияләү.

Язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, эчтәлекне берничә җөмлә белән сөйләү.

 

 

 

60

Кабатлау, йомгаклау.

1

Ш.Галиев,

Ф.Шәфигул-лин,

В.Радлов, Г.Остер әсәрләре.

Белгәннәрне кирәкле ситуациядә кулланып, тестка җавап бирә алу.

Бүлектә укылган әсәрләрне истә калдыру.

 

Әхлак тәрбиясе

бирү.

Язучыларның портретлары белән эш, викторина сорауларына төркемләп, парлап җавап эзләү, мөстәкыйль эш.

Тест.

 

 

                                                                                                Һәр фасылың гүзәл, табигать!

61

Җәйге иртә.

1

Р.Әхмәтҗа-новның «Иртә әле...» шигыре,

«пейзаж» төшенчәсе.

Рәсем сәнгатендә пейзаж белән әдәбияттагы «пейзаж» төшенчәсен бәйләнештә күзаллау.

Р.Әхмәтҗанов турында мәгълүмат, «Иртә әле...» шигырен укып аңлау, «пейзаж» төшенчәсен белү.

 

Табигатьнең матурлыгын күрергә өйрәтү,  экологик тәрбия бирү.

 

Шагыйрьнең тормыш юлы белән танышып, хронологик таблица тутыру, шигырьне тыңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, парлап сөйләшү.

 

 

 

62

Дөнья матур булсын өчен, әни  кирәк.

1

Г.Рәхимнең  «Апрель» хикәясе,

«портрет» төшенчәсе.

Рәсем сәнгатендә портрет белән әдәбияттагы «портрет»

төшенчәсен чагыштыру.

 

Г.Рәхим турында белү, хикәяне  укып аңлау, «портрет» төшенчәсен белү, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

 

Әниләргә ихтирам

хисләре тәрбияләү.

Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, яңа сүзләрне төрле фигыль формаларына кую, җөмләләр төзү, план төзү, укыганны гади җөмләләр белән кыскача сөйли белү.

 

 

 

63,

64,

65

Көтеп алган Сабантуй.

3

Г.Бәширов-ның «Язгы сабан туйлары» әсәре.

Төрле бәйрәмнәр-нең (бу очракта Сабантуй мисалында) тарихы белән кызыксыну.

 

Г.Бәширов  турында белү, «Язгы сабан туйлары» өзеген  укып аңлау, сөйләм телен үстерү.

 

 

Халыкның гореф-гадәтләре, йолаларына ихтирам тәрбияләү.

 

Яңа сүзләрне язу, эчтәлек буенча төркемнәрдә фикер алышу, әсәргә җиңелчә әдәби анализ ясау, сораулар һәм биремнәр, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү, план буенча гади җөмләләр белән сөйләү.

 

 

 

66

Сабан-
туй — картиналарда.

1

Л.Фәттахов-ның «Сабантуй» картинасы.

Рәсем сәнгате белән әдәбиятның бәйләнеше.

Рәссам Л.Фәттахов, аның картинасы турында белү, сөйләм телен үстерү.

 

 

Халыкның гореф-гадәтләре, йолаларына ихтирам тәрбияләү.

 

Рәссам турында уку, презентация карау, картинаны карау, фикер алышу, сораулар төзү, сорауларга җавап бирү, картинаны сурәтләп сөйләү, парлап сөйләшү.

 

 

 

67

«Сабантуй»  дигән журнал бар.

1

«Сабантуй»  журналы.

Командада эшләргә, проект эше башкарырга өйрәнү.

«Сабантуй» журналы белән таныштыру, сөйләм телен үстерү.

 

 

Татар телен өйрәнүгә карата кызыксыну тудыру, татарча журналдан мәгълүмат сайлый белү.

Журнал тарихына, аның Интернеттагы сайтына күзәтү ясау, журнал саннары белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, бер сан белән таныштыру өчен, төркемнәрдә эшне бүлешү, әзерләнү.

Проект.

 

 

68

«Сабантуй» журналы бездә кунакта.

1

«Сабантуй»  журналы.

Командада эшләргә, проект эше  башкарырга өйрәнү.

«Сабантуй» журналы белән таныштыру, язма сөйләм телен үстерү.

 

Актив яшәү рәвеше турында аңлату.

Әзерләгән чыгышларны тыңлау — проект яклау, журналга хат язу.

 

 

 

69,

70

Кабатлау, йомгак-лау.

1

Соңгы бүлектә үтелгәннәр + ел дәвамында өйрәнелгән әсәрләр.

Өйрәнгәннәрне гомумиләштерә, нәтиҗә ясый белү.

Әдәби әсәрләрне, теоретик төшенчәләрне аңлап истә калдыру.

 

Әдәбият белән кызыксындыру, тормыш белән бәйләнешне аңлау.

тест, «Тапкырлар, зирәкләр клубы», викториналар, музейларга  экскурсияләр, китапханәдән җәйге каникулга китап алу.

Тест.

 

 

 

 


 

Курс темаларының эчтәлеге

I бүлек. Мифлардан чынбарлыкка.

Халык авыз иҗаты.

Фольклор – халыкның коллектив иҗат җимеше. Анда халыкның теләк-омтылышының чагылышы. Фольклорның вариантлы булуы. Фольклор әсәрләренең  жанрларын гомуми күзаллау. Балалар фольклоры (бишек җырлары, табышмаклар, тизәйткечләр, мәкальләр һ.б.). Башка халык авыз иҗаты белән чагыштыру.

Әдәбият теориясе. Фольклор. Халык авыз иҗаты.(1 сәгать)

Мифлар. Татар халык мифлары.

Мифлар – кешеләрнең дөньяны фантастик аңлавы.  Мифик геройлар турында төшенчә.  Миф белән әкиятнең аермасы. Рус, грек мифлары белән чагыштыру. «Шүрәле», «Шүрәлене ничек алдарга?» «Су иясе», «Өй иясе», «Дедал белән Икар» мифлары. Мифларны өйрәнгән галимнәр. Язучылар иҗатында мифик геройлар. Рабит Батулланың “Албасты” пьесасы.

Әдәбият теориясе. Миф.Мифик геройлар.(3 сәгать)

Мәкальләр һәм әйтемнәр.

Мәкальнең акыл бирү, сөйләмне матурлау өчен кулланылуы. Мәкальләрнең тематикасы. Әйтемнең күчерелмә мәгънәдә кулланылган, сөйләмнең эмоциональ көчен арттыра торган жанр булуы. Мәкаль белән әйтемнең аермасы. Татар мәкальләре һәм әйтемнәренең русча эквивалентлары.

Әдәбият теориясе. Мәкаль, әйтем.(1 сәгать)

II.  Халык моңнары: җырлата да, елата да...

Халык җырлары.

Халык җырларының авторы халык булуы. Аларның вариантлылыгы. Халык җырларының жанрлары. Йола җырлары, аларның килеп чыгу үзенчәлеге.  Йола бәйрәмнәреннән Сөмбелә бәйрәме. Чуваш халык бәйрәме Чуклеме. Тарихи җырлар. “Көзге ачы җилләрдә” җыры. Уен җырлары. “Кәрия-Зәкәрия” җыры.

Әдәбият теориясе. Халык җырлары. Халык җыры жанрлары. Йолалар, йола җырлары. Тарихи җырлар. Уен җырлары.(3 сәгать)

Шигърияттә  халык көе.

Шагыйрьләрнең кайбер шигырьләре халык тарафыннан көйгә салынуы. Г.Тукайның “Туган тел” шигыре. Аның төрле телләргә тәрҗемә ителүе.

Г.Тукайның “Туган авыл” шигыре. Аның дә халык җыры кебек яратып җырлануы, киң таралган булуы. Композитор А.Монасыйпов турында кыскача белешмә. Кешенең балачагы үткән туган якның кадере.

Әдәбият теориясе. Автор җырлары.(1 сәгать)

Татарстан Республикасы гимны.

Гимнның дәүләт символы булуы. Гимн уйнала торган очраклар. Гимнны тыңлау тәртибе. Татарстан Республикасының Дәүләт гимны авторлары Р.Байтимеров, Р.Яхин. Гимн текстының эчтәлеге, көе.

Әдәбият теориясе. Гимн.(1 сәгать)

Җырны башкаручы – җырчы.

Җырның яшәвендә башкаручының роле. Җырчы Р. Ваһапов – милли профессиональ эстрадага нигез салучы.

Әдәбият теориясе. Профессиональ җырчы.(1 сәгать)

III. Кадерле син, кеше-туганым!

Нәкый Исәнбәт. Язучы турында кыскача белешмә.

“Өч матур сүз” шигыре. Әти-әни, туган илнең кадере. Шигырьдәге лирик герой. Шигырьнең диалог формасында язылуы. Шигырьнең Г.Тукайның “Туган тел” шигыре белән аваздашлыгы.

Әдәбият теориясе. Лирик герой. Сынландыру.

Мәҗит Гафури. Әдип турында кыскача белешмә. Рус мәсәлчеләре белән чагыштырып өйрәнү.

«Әтәч белән Сандугач» мәсәле. Мәсәлдә туган җир кадере темасының дәвам итүе. Ирек, кеше өчен ирек кадере турында белешмә. Мәсәлдә сынландыру алымы. Мәсәлнең морале.

“Ана” шигыре. Шигырьдә ана өчен бала, бала өчен ана кадере. Н.Исәнбәт шигырьләре белән аваздашлыгы. Бишек җырларының әһәмияте турында мәгълүмат.

Әдәбият теориясе. Мәсәл. (2 сәгать)

Габдулла Тукай. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат.

“Шүрәле” әкият-поэмасы. Әкият-поэмада кеше һәм табигать мөнәсәбәтләре, туган авыл табигатенең матурлыгы. Шүрәле мифик образы. Әсәрдә егет һәм Шүрәле образларының бирелеше, аларга салынган мәгънә. Г.Тукай әкиятләренә иллюстрацияләр авторы – Байназар Әлменов. (3 сәгать)

Фәрит Яруллин. Композитор турында белешмә.

“Шүрәле” балеты.  Г.Тукайның «Шүрәле» әкият-поэмасына балет язылу. Балет авторлары Ф.Яруллин, Ә.Фәйзи, Л.Якобсон турында мәгълүмат. Былтыр, Шүрәле образларының бирелеше. Сөембикә образы, аңа салынган мәгънә.

Әдәбият теориясе. Балет. (1 сәгать)

Муса Җәлил. Шагыйрьнең тормыш юлы, сугыш чоры иҗаты, “Моабит дәфтәрләре” турында мәгълүмат. М.Җәлилнең музей-квартирасы.

“Чәчәкләр” шигыре. Шигырьнең язылу урыны, вакыты. Шигырьдәге символлар. Ччәкләрнең матурлык һәм үлемсезлек символы буларак бирелүе. Туган илне ярату, туган илне саклау идеясе.

Әдәбият теориясе. Символ, строфа. (2 сәгать)

Әмирхан Еники. Әдип турында кыскача белешмә.

“Туган туфрак” хикәясе. Әсәрнең төп идеясе. “Нигез”, “туган туфрак”  төшенчәләре. Авыл табигатенең, авыл халкының бирелеше.  Хикәядәге символлар. Клараның эчке кичерешләре.  Авыл проблемалары. (4 сәгать)

IV. Энҗе карлар явып үткән...

Галимҗан Ибраһимов. Әдип турында кыскача белешмә.

 “Кар ява” хикәясе. Кышкы табигать, кар яву күренешенең тасвирлануы. Хикәядә чагыштырулар. (1сәгать)

Кави Нәҗми. Шагыйрь турында кыскача белешмә.

“Кызыклы хәл” шигыре. Шигырьдә Вилдан белән булган хәлнең бирелеше. Строфа, рифмалар. Эчтәлекне ике өлешкә бүлеп карау мөмкинлеге. Шигырьдәге юмор. (1сәгать)

Мәрзия Фәйзуллина. Тормыш юлы, иҗаты турында кыскача белешмә.

“Чыршының күлмәкләре” шигыре. Шигырьнең эчтәлеге, поэтик яңгырашы. Чагыштырулар, сынландыру. Шигырьдә күтәрелгән экология проблемасы. (1сәгать)

Резеда Вәлиева. Шагыйрә турында кыскача мәгълүмат.

“Нәни чыршы” шигыре. Шигырьнең эчтәлеге, кулланылган троплар. Шигырьдә күтәрелгән проблема. (1сәгать)

Туфан Миңнуллин. Тормыш юлы турында мәгълүмат (5 сыйныфта үткәннәргә өстәмә).

“Акбай һәм Кыш бабай” пьесасы.   Пьесада Яңа ел бәйрәменә әзерлекнең бирелеше. Кыш бабай белән Кар кызы теләкләре. Яңа ел белән котлау сүзләре. (1 сәгать)

V. Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое.

Каюм Насыйри. Әдип турында кыскача белешмә. Аның энциклопедист галим булуы. Казандагы һәм Яшел Үзән районындагы музейлары.

“Әбүгалисина” кыйссасы. Әбүгалисина һәм Әбелхарис образлары. Аларның белемгә омтылышлары, белем өйрәнүдәге тырышлыклары. Белемнең файдасы. Әбүгалисинаның ярлы егеткә, Әбелхарисның патшага булышуы. Туганлык һәм көнчелек хисләре. Әбүгалисинаның галим булып танылуы.

Әдәбият теориясе. Кыйсса. (3 сәгать)

Габделхәй Сабитов. Язучы турында кыскача белешмә.

“Чүкеч” хикәясе. Язучының әйтергә теләгән фикере. Хикәядә малай һәм ата образлары. Әсәрдә искә алынган эш кораллары.

Әдәбият теориясе. Хикәяләү. (1 сәгать)

Абдулла Алиш. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат.

“Әни ялга киткәч” хикәясе. Хикәянең төп идеясе. Малайның яңага омтылышы, эшчәнлеге. Малайның өйдә башкарган эшләре. Малайның эшкә өйрәнүе турындагы мәкальләр.

Әдәбият теориясе. Хикәяләүче. (2 сәгать)

Фәнис Яруллин. Әдип турында кыскача белешмә.

“Кояштагы тап” хикәясе. Әсәрнең төп идеясе. Малай һәм ана образлары. Хикәядә ялганның, ялкаулыкның фаш ителүе. Яманлыкның эзе калуы.

Әдәбият теориясе. Притча. (2 сәгать)

Гөлшат Зәйнашева. Шагыйрә турында кыскача мәгълүмат.

“Кем булырга?” шигыре. Шагыйрәнең әйтергә теләгән фикере. Шигырьдә әйтелгән һөнәрләр. Һөнәр сайлауның мөһимлеге.

Мәгъсүм Латыйфуллин. Язучы турында кыскача белешмә.

“Сәйдәшнең юл башы” хикәясе. Салих Сәйдәшевның һөнәр сайлавында зур роль уйнаган вакыйга. Танылган кешеләрнең төрле һөнәрләр турында уйланулары. С.Сәйдәшевның тормышына йогынты ясаган шәхесләр.

Әдәбият теориясе. Биографик әсәр. (1 сәгать)

Салих Сәйдәшев. Композиторның тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы, музее, һәйкәле.  (1 сәгать)

Равил Фәйзуллин. Шагыйрь турында кыскача мәгълүмат.

“Бердәнбер” шигыре. Шигырьнең төп идеясе. Бердәнбер сүзенең мәгънәсе.  Шигырьнең төзелеше. (1 сәгать)

VI. Ил өстендә илле дустың булсын.

Дәрдемәнд. Әдип турында кыскача белешмә.

“Ике туган” хикәясе. Хикәянең эчтәлеге. Туганлык мөнәсәбәтләренең бирелеше. Әтәч белән тавыкның кешеләштереп (персонификация) бирелүе. Сәламәт булуның, куркынычсызлыкның элементар кагыйдәләре. (2 сәгать)

Һади Такташ. Шагыйрь, аның балачагы турында  мәгълүмат.

“Мокамай” поэмасы.  Поэманың эчтәлеге. Мокамай образының прототибы. Поэмада кулланылган сурәтләү чаралары. Тормыштагы ялгыш адымның һәлакәткә илтүе. Шагыйрьнең дуслык хисләренә тугрылыгы. Поэмадагы символлар.

Әдәбият теориясе. Поэма. (3 сәгать)

Ренат Харис. Әдип турында кыскача белешмә. Аның төрле яклы иҗаты.

“Серле алан” пьесасы. Пьесаның эчтәлеге. Малайлар, карт образлары. Пьесадагы символик образлар. Ваемсызлык нәтиҗәләре. Бәхет, тынычлык өчен һәр кешенең җавалылыгы.

Әдәбият теориясе. Символик образ. Диалог. Монолог. (2 сәгать)

Эльмира Шәрифуллина. Шагыйрә турында кыскача мәгълүмат.

“Дуслык, чын дуслык!” шигыре. Шигырьнең эчтәлеге, төзелеше. Дуслыкның көче турында уйлану. (1 сәгать)

Шәүкәт Галиев. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат.

“Дуслык балы” шигыре. Шигырьнең эчтәлеге. Шигырьдә күтәрелгән милләтара дуслык, толерантлык проблемалары.

Шигырьнең строфалары, рифмалары, троплар. (1 сәгать)

VII. Көлке көлә килә...

Шәүкәт Галиев. “Курыкма, тимим”, “Атлап чыктым Иделне” шигырьләре. Шигырьләрнең эчтәлекләре. Һәр шигырьдәге юмор.  (1 сәгать)

Фаил Шәфигуллин.  Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат.

“Ике тиен акча” хикәясе.  Хикәянең эчтәлеге. Марат образы. Хикәядәге юмор. Язучының юмор аша әйтергә теләгән фикере. (1 сәгать)

VIII.  Һәр фасылың гүзәл, табигать!

Роберт Әхмәтҗанов. Шагыйрь турында кыскача мәгълүмат.

“Иртә әле...” шигыре.  Шигырьдә табигать тасвиры. Кулланылган әдәби алымнар. Туган ил кадере.

Әдәбият теориясе. Пейзаж. (1 сәгать)

Гәрәй Рәхим. Шагыйрь турында кыскача мәгълүмат.

“Апрель” хикәясе. Әсәрнең эчтәлеге. Төп идеясе. Хикәядәге чагыштырулар. Автор игътибарны юнәлткән табигать кануны.

Әдәбият теориясе. Портрет. (1 сәгать)

Гомәр Бәширов. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат.

“Туган ягым – яшел бишек” повестеннән өзек.  Сабантуй турындагы өзекнең эчтәлеге. Сабантуй бәйрәменең тасвирлап бирелеше. Көрәшче егетләр, Хәкимҗан образлары. Сурәтләү чаралары. Сабантуй бәйрәме тарихы. (3 сәгать)

Лотфулла Фәттахов.

Рәссамның тормышы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат. “Сабантуй” картинасында сурәтләнгән табигать, авыл кешеләре. (1 сәгать)

Балалар өчен чыга торган газета-журналлар.

“Сабантуй” журналы.  Журнал басылып чыгу тарихы. Журнал рубрикалары. Мәкаләләрнең эчтәлеге. ( 2 сәгать)

 

Ятлау өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр:

Уен җырлары.

– Татарстан Республикасы Дәүләт гимны.

– Н.Исәнбәт “Өч матур сүз”.

– М.Җәлил “Чәчәкләр” (өзек).

– Р.Вәлиева “Нәни чыршы”.

– Э.Шәрифуллина “Дуслык, чын дуслык!”.

– Г.Морат “Сабан туе”.

 

Өстәмә  уку өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр: (укытучы сайлавы буена)

– «Су иясе», «Өй иясе», «Дедал белән Икар», “Албасты” мифлары.

– Батулла. “Албасты” пьесасы.

– “Әпипә” җыры.

– Г.Тукай. “Туган тел” җырының башка телләргә тәрҗемәсе.

– Н.Исәнбәт. “Туган ил” шигыре.

– И.Крыловның “Ат белән Эт”, Г.Шамуковның “Арыслан белән Куян” мәсәлләре.

– Г.Морат. “Чит тел”, “Сабан туе” шигырьләре.

– М.Җәлил “Тик булса иде ирек” шигыре.

– И.Юзеев “Бакчачы турында баллада”  поэмасы.

– Г.Хәсәнов “ Иң кыен вакыт – шул...” хикәясе.

– Н.Арсланов “ Минем кунагым” шигыре.

– Л.Шагыйрьҗан “Ап-ак икән эзләрем” шигыре.

– Йолдыз “Китапханәдәге бәхәс” шигыре.

– Җ.Дәрзаман “Бүләк” шигыре.

– Н.Измайлова “Кеше турында – кешегә” шигыре.

– Ф.Яруллин “Тугры дус” шигыре.

– Н.Дәүли “Салих Сәйдәшев пианиносы шигыре.

– Н.Сладков “Дуслар-ахирәтләр” әкияте.

– Ф.Шәфигуллин “Акбай белән Карабай” хикәясе.

– Г.Остер “Серне ачты” хикәясе.

– Н.Мадьяров “Урман аланына баргач” шигыре.

– Г.Рәхим “Беренче күкрәү” шигыре.

– Б.Рәхмәт “Сабан туенда” шигыре.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


                    Телдән  җавап  бирүне  тикшерү  һәм  бәяләү

     Рус  телендә  сөйләшүче  балаларга  татар  теле  укытканда,  аларның  телдән  сөйләм  күнекмәләрен  тикшерүгә  төп  игътибар  бирелергә  тиеш,  чөнки  балаларның  сөйләм  телен  үстерү – укытучының  иң  мөһим  бурычларыннан  берсе.  Телдән  җавап  бирүне  тикшерү  барышында  укытучы  һәрвакыт  турыдан – туры  укучының  үзе  белән  эш  итә,  ә  бу  исә  баланың  шәхси  үзенчәлекләрен,  белем  дәрәҗәсен  яхшырак  күзалларга  мөмкинлек  бирә.  Бу  алымның  тагын  бер  өстенлеге  шунда:  ул -  укучыларның  сөйләме  ни  дәрәҗәдә  үсеш  алуын;  аларның,  үз  фикерләрен  белдерү  өчен,  өйрәнелгән  лексик – грамматик  берәмлекләрдән,  җөмлә  калыпларыннан  уңышлы  файдалана  белүләрен  башка  ысулларга  караганда  ачыграк  күрсәтә.  Шул  ук  вакытта  телдән  җавап  бирү  күнекмәләрен  тикшерү  укытучыдан  зур  осталык  таләп  итә. Ул,  барыннан  да  элек,  укытучының  сораулар  бирә  белүенә  бәйләнгән,  чөнки  татар  теле  дәресләрендә  укучылар  белән  сөйләшү  үткәрү,  әңгәмә  кору,  сораштыру  телдән  җавап  бирүне  тикшерүнең  төп  өлешен  тәшкил  итә.  Агымдагы  тикшерү  барышында  укытучы  сорауларны  үткән  дәресләрдә  өйрәнелгән  тел  һәм  сөйләм  материалы  белән  бәйләп  бирергә  тиеш.  Шуның  белән  бергә  укучылар,  дәрескә  әзерләнгәндә,  элек  үткәннәрне  дә  кабатларга  өйрәнәләр.  Бүген – берсен,  иртәгә – икенчесен,  аннары  өченчесен  кабатлап,  уку  елы  дәвамында  өйрәнелгән  барлык  әһәмиятле  мәгълүматны  хәтердә  ныгыта  баралар.  Нәтиҗәдә  тел  аралашу  чарасы  буларак  үзләштерелә,  укучыларда  татар  телен  гамәли  куллана  белү  күнекмәләре  булдырыла.

         Укучыларның  белемнәрен  телдән  тикшерү  өчен  сораулар  төзегәндә,  сораудагы  һәр  сүзнең  укучыга  аңлаешлы  булуы  аеруча  әһәмиятле.  Сораулар  биргәндә,  укуның  шушы  чорында  укучыларга  аңлашылмаган  сүзләрне  кулланырга  ярамый.  Сорауның  артык  озын  булуы  да  аны  аңлауны  кыенлаштыра.  Шуңа  күрә  укучыларга  бирелергә  тиешле  сораулар  алдан,  дәрескә  әзерләнгән  вакытта  ук  уйланырга  тиеш.  Сыйныфтагы  барлык  укучылар  да  яхшы  төшенсен  өчен,  сорауны  ашыкмыйча  һәм  ачык  итеп  әйтергә  кирәк.

        Укучыларның  җавабын  тыңлый  белү – телдән  җавап  бирүне  тикшерүнең  икенче  әһәмиятле  ягы.  Күп  кенә  укытучылар,  балаларның  җавапларын  тыңлаганда,  төрле  сораулар  белән  аларны  бүлдерәләр.  Бу  исә  укучыга  кире  тәэсир  ясый,  чөнки  ул  каушап кала  һәм  белгәнен  сөйли  алмый.  Шуңа  күрә  укытучы  баланың  җавабын  тыңлап  бетерергә,  шуннан  соң  гына  өстәмә  сораулар  бирергә  тиеш.  Укучы  әкрен,  озын  паузалар  белән  җавап  бирсә  яки  ачыктан – ачык  читкә  китсә генә,  укытучының  катнашы  урынлы.

      Укучыларның  телдән  сөйләм  күнекмәләрен  тикшерү  фронталь  рәвештә  дә  оештырылырга  мөмкин.  Беренчедән,  фронталь  тикшерү  барлык  укучылардан  ешрак  сорарга  мөмкинлек  бирә;  икенчедән,  бу  вакытта  укучыларның  белемнәре  гомумиләштерелә,  камилләштерелә;  өченчедән,  тикшерү  эше  тагын  да  җанлана  төшә.

      Укучыларның  диалогик  һәм  монологик  сөйләм  күнекмәләрен  тикшергәндә  һәм  бәяләгәндә,  билге  җавапның  сыйфатына  карап  һәм  түбәндәге  таләпләрне  искә  алып  куелырга  тиеш:

1) сөйләмнең  орфоэпик,  интонацион  һәм  грамматик  яктан  төгәллеге;

2)сөйләмнең  эчтәлеге  ягыннан  дөреслеге,  тулылыгы  һәм  эзлеклелеге;

3)сөйләмнең  аңлаешлылыгы;

4)сөйләмдә  сүз  байлыгы,  җөмлә  калыпларының  төрлелеге  һәм  стиль  бердәмлеге.

     Җавапны  бәяләгәндә,  укытучы  аның  уңай  һәм  кимчелекле  якларын  әйтеп,  хаталар  яңадан  кабатланмасын   өчен,  киләчәктә  нәрсәгә  игътибар  итәргә  кирәклеген  күрсәтергә  тиеш.

       Укучыларның  телдән  җавап  бирү  күнекмәләрен  тикшергәндә,  эш  төрләренең  күләме  түбәндәгечә  билгеләнә:

Эш  төрләре

                                          Сыйныфлар

 

 

V

VI

VII

VIII

IX

X-XI

1

Тыңлап  аңлау

(минутларда)

2

2

3

3

3

4

2

Диалогик  сөйләм

(репликалар  саны)

7

8

9

10

12

14

3

Монологик  сөйләм

(фразалар  саны)

8

9

10

12

14

16

  

         Тыңланган  текстның  эчтәлеге  буенча  сорауларга  язмача  җавап  бирүне  бәяләү.

         Тыңланган  текстның  эчтәлеген  тулаем  аңлап,  тәкъдим  ителгән  барлык  сорауларга  язмача  дөрес  җавап  бирелгән,  1  орфографик  хатасы  яки  эчтәлеккә  бәйле  1  хатасы  булган  эшкә  “5”  ле  куела.

        Тыңланган  текстның  эчтәлеген  аңлап,  тәкъдим  ителгән  сорауларга  дөрес  җавап  бирелгән,  әмма  2-3  орфографик,  3  пунктуацион  яки  эчтәлеккә  бәйле  2-3  хатасы  булган  эшкә  “4”  ле  куела.

          Тыңланган  текстның  эчтәлеген   өлешчә   аңлап,  тәкъдим  ителгән  сорауларга  төгәл    җавап  бирелмәгән,    5  орфографик,  5  пунктуацион  яки  эчтәлеккә  бәйле  4-5  хатасы  булган  эшкә  “3”  ле  куела.

          Тыңланган  текстның  эчтәлеге   буенча   тәкъдим  ителгән  сорауларга  бирелгән     җавапларның   яртысы  дөрес  булмаса,    6  орфографик,  6  пунктуацион  яки  эчтәлеккә  бәйле  5 тән  артык   хатасы  булган  эшкә  “2”  ле  куела.

                   Диалогик  сөйләмне  бәяләү.

        Бирелгән  ситуация  яки  өйрәнелгән  тема  буенча  әңгәмә  кора  алганда,  әйтелеше  һәм  грамматик  төзелеше  ягыннан  дөрес,  эчтәлеге  ягыннан  эзлекле  һәм  тулы  диалогик  сөйләм  төзегәндә,  “5”  ле  куела.

        Бирелгән  ситуация  яки  өйрәнелгән  тема  буенча  әңгәмә  кора  алганда,  әмма  репликаларның  әйтелешендә  һәм  аерым  сүзләрнең    грамматик   формаларында    2-3  хата  җибәреп,   эчтәлеге  ягыннан  эзлекле   диалогик  сөйләм  төзегәндә,  “4”  ле  куела.

        Өстәмә  сораулар  ярдәмендә  генә  әңгәмә  кора  алганда,  репликаларның  әйтелешендә  һәм  сүзләрнең  грамматик  формаларында  4-6  хата  җибәреп,  эчтәлеген  бозып  диалогик  сөйләм  төзегәндә,  “3”  куела.

       Бирелгән  ситуация  яки  өйрәнелгән  тема  буенча  диалог  төзи  алмаганда,  “2”  ле  куела.

                              Монологик  сөйләмне  бәяләү.

       Өйрәнелгән  яки  тәкъдим  ителгән  тема  буенча  әйтелеше,  грамматик  төзелеше  ягыннан   дөрес   һәм  эчтәлеге  ягыннан  тулы,  эзлекле  булган  монологик  сөйләм  өчен  “5”  ле  куела.

       Өйрәнелгән  яки  тәкъдим  ителгән  тема  буенча  эзлекле  төзелгән,  әмма  аерым  сүзләрнең    әйтелешендә,  грамматик   формаларында  яки  җөмлә  төзелешендә  2-3  хатасы  булган монологик  сөйләм  өчен  “4”  ле  куела.

      Өйрәнелгән  яки  тәкъдим  ителгән  тема  буенча  эзлекле  төзелмәгән,  сүзләрнең    әйтелешендә,    җөмлә  төзелешендә  4-7   хатасы  булган  монологик  сөйләм  өчен  “3”  ле  куела.

      Өйрәнелгән  яки  тәкъдим  ителгән  темага    монолог  төзи  алмаганда,    “2”  ле  куела.

                                      Укуны  бәяләү.

                         Сыйныфлар

                    Кычкырып  уку

 

                   Сүзләр  саны

                                        V

                                       VI

                                       VII

                                    VIII-IX

                                      X-XI

                           60 – 65

                           65 – 70

                           75 – 80

                           80 – 85

                           90 – 95

 

      Искәрмә.  Эчтән  уку  тизлеге,  кычкырып  уку  белән  чагыштырганда,  5-7  нче  сыйныфларда – 20 – 30 %,  ә  8 – 9  нчы  сыйныфларда  30 – 40 %  ка  югарырак  була.

          Тәкъдим  ителгән  текстның  эчтәлеген  тулаем  аңлап,   авазларны  һәм  сүзләрне  дөрес  әйтеп,  басымны  дөрес  куеп,  сәнгатьле  итеп  тиешле  тизлектә  укыганда,  “5”  ле  куела.

           Тәкъдим  ителгән  текстның  эчтәлеген   аңлап,    сәнгатьле   һәм  аңлаешлы   итеп,  әмма  2 -3  орфоэпик  хата  җибәреп  (авазларның  әйтелешен  бозу,  басымны  дөрес  куймау,  синтагмаларга  бүленештә  ялгышу)  укыганда,     “4”  ле  куела.

          Тәкъдим  ителгән  текстның  эчтәлеген  өлешчә  аңлап,   4 – 6  тупас  орфоэпик  хата  җибәреп   укыганда  һәм  уку  тизлеге  акрын  булганда,   “3”  ле  куела.

         Тәкъдим  ителгән  текстның  эчтәлеген   бөтенләй  аңламыйча,  орфоэпик   кагыйдәләрне  бозып,  7  дән  артык  әйтелеш   хатасы   җибәреп     уку  тизлегенә   куелган  таләпләрне  сакламыйча   укыганда,  “2”  ле  куела.

                             Язма  эшләрне  тикшерү  һәм  бәяләү.

      Укучы ларның  тел  һәм  сөйләм  материалын  үзләштерү  дәрәҗәсен  тикшерү  өчен,  татар  теле  дәресләрендә  төрле  язма  эшләр  үткәрелә.

       Рус  телендә  сөйләшүче  балалар  өчен  татар  теленнән  язма  эшләр  ике  төркемгә  бүленә:

       1)өйрәтү  характерындагы  эшләр  ( изложение,  сочинение);

       2)контроль  эшләр  (сүзлек  диктанты;   хәтер,  күрмә,  иҗади  диктантлар).

       Диктант  яздыру  өчен,  төрле  характердагы  материал  (аерым  сүзләр,  аерым  җөмләләр,  бәйләнешле  текст)  сайланырга  мөмкин.  Диктант  яздыру  өчен  сайланган  бәйләнешле  текст  уртача  авырлыкта,  лексикасы,  эчтәлеге  һәм  грамматик  төзелеше  ягыннан  укучыларга  аңлаешлы  булырга  тиеш,  ә  инде  үзләштерелмәгән  сүзләр  очраса,  укытучы  аларны  тактага  яза  һәм  аңлата.  Диктантны  яздырганчы,  укытучы  текстны  тиешле  интонация  белән  һәм  укучыларның  яшь  үзенчәлекләренә  туры  килгән  темпта  укып  чыгарга,  ә  диктантны  язып  бетергәч,  аны  тикшереп  чыгу  өчен  балаларга  мөмкинлек  бирергә  тиеш.

        Язма  эшләрне  тикшергәндә,  укытучы  аларның  эчтәлеген  бәяли,  орфографик  һәм  пунктуацион  хаталарын  төзәтә.   Күп  эшләрдә  бер  үк  төрле  хата  кабатланса,  укытучы  бу  материалны  тагын  бер  тапкыр  аңлатырга  һәм  дәрестә  аңа  махсус  тукталырга  тиеш.  Әгәр  хаталар  индивидуаль  характерда  булса,  укучылар белән  шәхси  эш  алып  барырыга  кирәк.  Сүз  берничә  урында  дөрес,  ә  аерым  бер  урында  хаталы  язылган  икән, бу  ялгыш  дип  саналмый.  Бер  үк   хата  берничә  сүздә  кабатланса,  бу  бер  ялгыш  дип  исәпләнә.

       Язма  контроль  эшләр  өчен  барлык  укучыларның  билгеләре  сыйныф  журналына  куела. Өйрәтү  характерындагы  язма  эшләргә  килгәндә,  бары  тик  уңай  билгеләрне  генә  сыйныф    журналына  куерга  мөмкин.

       Уку  елы  дәвамында  язма  эшләрнең  саны  һәм  төрләре  укучыларның  лекси – грамматик  һәм  сөйләм  материалын  үзләштерү  дәрәҗәсен  тикшерү  максатыннан  чыгып  билгеләнә.

                                             Сүзлек  диктанты  һәм  аны  бәяләү.

                            Сыйныфлар

                            Сүзләр

                                        V

                                       VI

                                       VII

                                      VIII

                                       IX

                                        X

                                       XI

                       12 – 15  сүз

                       15 – 17  сүз

                       18 – 20  сүз

                       22 – 25  сүз

                       25 – 28  сүз

                       28 – 33  сүз

                       33 – 35  сүз

 

       Пөхтә,  төгәл  һәм  орфографик  хатасыз  язылган  эшкә  “5” ле  куела.

       Пөхтә,  төгәл   язылган,  әмма  1 – 3  төзәтүе  яки   1 – 2    орфографик  хатасы  булган  эшкә  “4” ле  куела.

       Пөхтә  һәм    төгәл   язылмаган,     4 – 5  төзәтүе  яки   3 – 5    орфографик  хатасы  булган  эшкә  “3” ле  куела.

       Пөхтә  һәм    төгәл   язылмаган,   6  яки  артыграк   орфографик  хатасы  булган  эшкә  “2” ле  куела.

                               Диктантның  күләме  һәм  аны  бәяләү.

                   Сыйныфлар

Уку  елы  башында

Уку  елы  ахырында

                            V                                              

                           VI

                           VII

                           VIII

                            IX

                             X

                            XI      

35 – 40  сүз

45 – 50  сүз

55 – 56   сүз

65 – 75  сүз

80 – 90  сүз

95 – 105  сүз

110 – 120  сүз

40 – 45  сүз

50 – 55 сүз

60 – 65 сүз

75 – 80  сүз

90 – 100 сүз

105 – 115 сүз

115 -125  сүз

 

    Пөхтә  һәм  төгәл  язылган,  1  орфографик,  1  пунктуацион  хатасы   булган  диктантка  “5”  ле  куела.

       Пөхтә  һәм  төгәл   язылган,   2 – 3    орфографик,  2 – 3  пунктуацион  хатасы  булган   диктантка   “4” ле  куела.

       Пөхтә  һәм  төгәл   язылмаган,   4 – 6    орфографик,  6  пунктуацион  хатасы  булган   диктантка   “3” ле  куела.

      Пөхтә   язылмаган,  7  дән  артык   орфографик,  7  дән  артык    пунктуацион  хатасы  булган   диктантка   “2” ле  куела.

                                          Язма   сөйләмне   тикшерү   һәм  бәяләү.

          Укучыларның  бәйләнешле  язма  сөйләм  күнекмәләре  өйрәтү  характерындагы  изложениеләр  һәм  сочинениеләре   ярдәмендә  тикшерелә.   Алар  белән  беррәттән  башка  язма  эшләр  дә   кулланыла:  сорауларга  язмача  җавап  бирү;  рус  теленнән  татар  теленә  текстларны  язмача  тәрҗемә  итү;  укылган  яки  тыңланган  текстның  эчтәлеген  язмача  сөйләп  бирү  (изложение);  бирелгән  ситуация  яки  тәкъдим  ителгән  тема  буенча  фикерләрне  язмача  белдерү  (сочинение)  һ. б.   Язма  сөйләмне  бәяләгәндә,  эчтәлекнең  тулылыгына  һәм  эзлеклелегенә,  җөмлә  калыпларының  грамматик  яктан дөреслегенә  һәм  төрлелегенә, стиль  бердәмлегенә   игътибар  итәргә  кирәк.   Изложение  һәм  сочинение  өчен  ике  билге  куела:  беренчесе  эшнең  эчтәлеге  өчен,  икенчесе – грамоталы  язуга.

                                              Изложениеләрне  бәяләү.

      Изложение  яздыру  өчен  хикәяләү,  тасвирлау  һәм  фикер  йөртү  характерындагы  текстлар  яки  өзекләр  алына.  Алар  рус  телендә    сөйләшүче  балаларга  аңлаешлы  булырга,  аларның  яшь  үзенчәлекләренә  туры  килергә  һәм  бәйләнешле  сөйләм  күнекмәләрен  үстерүне  истә  тотып  сайланырга  тиеш.

         Укылган  яки  тыңланган  текст  белән  эшләү  барышында  укучыларның  фикер  йөртүләренә,  текст  эчтәлегеннән  чыгып  нәтиҗәләр  ясый  белүләренә,  сүз  байлыгыннан  һәм  җөмлә  калыпларыннан  урынлы  файдалана  алуларына,  грамоталылыгына  төп  игътибар  бирелә.

                   Сыйныфлар

Уку  елы  башында

Уку  елы  ахырында

                            V                                              

                           VI

                           VII

                           VIII

                            IX

                             X

                            XI      

55 – 65 

70 – 80 

90 – 95  

110 – 120 

130 – 140 

150 – 160 

175 – 180 

65 – 75

85 – 95

100 – 110

120 – 130

140 – 150

165 – 175

190 -210

 

         Тыңланган  текстның  эчтәлеген  тулы,   эзлекле  һәм   дөрес  язылган.    1  орфографик,  1  пунктуацион   яки  1  грамматик    хатасы  булган  эшкә  “5”  ле  куела.

        Тыңланган  текстның  эчтәлеге  эзлекле  һәм  дөрес  язылган,  ләкин    1 – 2  эчтәлек  ялгышы  җибәрелгән,   2-3  орфографик,  2 -  3  пунктуацион  яки   2-3  грамматик  хатасы  булган  эшкә  “4”  ле  куела.

          Тыңланган  текстның  эчтәлеге   өлешчә  эзлекле  язылган,  4 - 5  орфографик,  4  пунктуацион  яки   4-5  грамматик    хатасы  булган  эшкә  “3”  ле  куела.

          Тыңланган  текстның  эчтәлеге   бөтенләй  ачылмаган,  эзлекле  язылмаган,    6 дан  артык    орфографик,  5  тән  артык   пунктуацион  яки    6  дан   артык  грамматик   хатасы  булган  эшкә  “2”  ле  куела.

                                     Сочинениеләрне  бәяләү.     

        Сочинение  укучыларның  тормыштагы  күзәтүләреннән  алган  тәэсирләрен  язмада  грамоталы  һәм  эзлекле    бирә  белү,  әдәби  әсәрнең  эчтәлен  үз  сүзләре  белән  образлы  телдә  бәйләнешле  итеп  яза  алу  мөмкинлеген  тикшерү  максатыннан  яздырыла.  Алар  укучыларның  тел  һәм  әдәбият  дәресләрендә  алган  белемнәрен  ныгыту,  тирәнәйтү  һәм  камилләштерүне  күздә  тотып  үткәрелә.

       Тәкъдим  ителгән  темага  эзлекле  язылган  һәм  эчтәлеге  тулы  ачылган,  1  орфографик,  1  пунктуацион  яки  2  грамматик  хатасы  булган  эшкә  “5”  ле  куела.

     Тәкъдим  ителгән  темага  эзлекле  язылган,   ләкин   2-3  эчтәлек  ялгышы,  2 – 3   орфографик,  2 – 3  пунктуацион    хатасы  булган  эшкә  “4”  ле  куела.

       Тәкъдим  ителгән  темага  эзлекле  язылган,   эчтәлеге  тулысынча  ачылмаган,  4 – 5   орфографик,  4 – 5  пунктуацион  һәм  җөмлә  төзелешендә   хаталары   булган  эшкә  “3”  ле  куела.

       Тәкъдим  ителгән  темага  эзлекле  язылмаган  һәм  эчтәлеге   ачылмаган,  6  дан  артык   орфографик,  6 дан  артык   пунктуацион  һәм   грамматик  хаталары  булган  эшкә  “2”  ле  куела.

                        Тикшерү   характерындагы  язма  эшләрнең  саны.

        Эш  төрләре

 

Сыйныфлар

 

Сүзлек  диктанты

 

Диктант

 

Изложение

 

Сочинение

V

VI

VII

VIII

IX

X

XI

2

2

2

2

2

2

2

2

2

2

2

1

1

1

-

-

-

2

1

1

1

-

-

-

-

1

1

1

 

                                      Йомгаклау  билгесе.

    Йомгаклау  билгесе  чирек,   яртыеллык  һәм  уку  елы  ахырында  куела.  Ул,  беренче  чиратта,  укучыларның  телдән  сөйләм  күнекмәләре,  бәйләнешле  сөйләм  төзи  белү  осталыгы,  татар  телендә  аралаша  алу  мөмкинлекләреннән  чыгып,  шул  ук  вакытта  язма  эшләрнең  нәтиҗәләрен  исәпкә  алып  куелырга  тиеш.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Мәгълүмат  һәм  белем  бирү  чыганаклары.

УМК

Укытучы  өчен  методик  әдәбият

Укучы  өчен  әдәбият

Электрон  дәреслекләр (ТСО)

1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта (тулы)  гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен, 1 – 11 нче сыйныфлар,  Казан -2014. 2.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре (V-VII сыйныфлар) өчен  татар әдәбиятыннан авторлык программасы” Төзүче-авторлары: Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов,  Казан-2014.

3.Татар  әдәбияты: рус  телендә  төп гомуми  белем  бирү  оешмалары  өчен  дәреслек (татар телен  өйрәнүче  укчылар  өчен). 6 нчы сыйныф. 2 кисәктә. 1 нче кисәк/ Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйзәтуллина. Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2014 нче ел .   4.Татар  әдәбияты : 6  нчы  сыйныф/  Ә.Р. Мотыйгуллина,  Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйззәтуллина,  Ә. З. Мифтахетдинова. Казан: “Мәгариф – Вакыт”  нәшрияты, 2014  нче ел,   рус телендә төп  гомуми белем  бирү  оешмаларында  (татар  телен  өйрәнүче  укучылар  белән)  эшләүче  укытучылар  өчен  методик  әсбап.

 

 

1. Ф.С.Вәлиева, Г.Ф.Саттаров Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы, К..: Раннур н-ты, 2000 ел.

2. Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев Хәзерге татар әдәби теле. Казан: “Мәгариф”,2002.

3. Ф.М.Хисамова Татар теле морфологиясе. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2006.

 4. Ф.ГГаллямов Татар теле дәресләрендә синтаксик һәм пунктуацион анализ. Алабуга, 1996. 5. Н.Гыймадиева , Р.Нуруллина Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: “Мәгариф”, 2007.

6. Н.В.Максимов Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика. Морфология.К.: “Мәгариф” н-ты, 2004.

7. Н.В.Максимов. Татар теленнән кулланма (синтаксис). Өченче китап. К.: “Мәгариф” н-ты, 2003.

8. Н.В.Максимов Урта мәктәптә татар теле укыту. Кушма җөмлә синтаксисы.К.: “Мәгариф” н-ты, 2004. Ф.Ф.Харисов. Обучение татарской устной речи. Казань: «Магариф», 1999.

9. Ч.М. Харисова Обучение татарскому произношению в русской школе.М.: Гуманит.изд.центр ВЛАДОС, 2001. 10. Ф.Ф.Харисов. Основы методики обучения татарскому языку как неродному. Спб.: филиал изд. «Просвещение»

11. Р.З.Хайдарова Научно-педагогические аспекты билингвального образования в Республике Татарстан. Наб.Челны: «Набережночелнинская тип.», 2006. 12. Р.З.Хайдарова,Р.Л.Малафеева Татарский язык в таблицах. Наб.Челны,2005.

13. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары

1. Р.З.Хайдарова, Р.Л.Малафеева Татарский язык в таблицах. Наб.Челны,2005.

2. Татар телендә тыныш билгеләре. 3. А.Гыйлаҗетдинова Татар телен өйрәнүчеләр өчен текстлар. Казан” "Яңалиф", 2004.

4.Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова Сүзләр һәм җөмләләр дөньясында: рәсемле ситуатив татарча-русча сүзлек. Казан: “Мәгариф”, 2000. 5.Н.В.Максимов.Татар теленнән тестлар .

Интернет ресурслар  http://adiplar.narod.ru/ http://shigriyat.ru/ http://www.tatknigafund.ru/ http://miras.belem.ru/

 http://belem.ru

http://lyaysan.ru/

 Татар телен өйрәнү өчен материаллар: http://www.languagesstudy.com/tatar-links.html

Татар теленең фонетикасы: http://tatar.com.ru/fonetika.php http://www.tugantelem.narod.ru/  http://tatar.com.ru/  http://adiplar.narod.ru/ http://shigriyat.ru/ http://www.akiat.ru/ http://www.tatknigafund.ru/ http://miras.belem.ru/

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Рабочая программа по татарской литературе для 6 класса (русская группа)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Социальный педагог

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

                                  Календарь – тематик  план.

Предмет әдәбият 

Класс   6 “А”

Барлыгы: 70 сәг,  атнага  2 сәг

 

Эш  программасы  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта (тулы)  гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен, 1 – 11 нче сыйныфлар,  Казан -2014, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре (V-VII сыйныфлар) өчен  татар әдәбиятыннан авторлык программасы”Төзүче-авторлары: Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов,  Казан-2014,Татар  әдәбияты: рус  телендә  төп гомуми  белем  бирү  оешмалары  өчен  дәреслек (татар телен  өйрәнүче  укчылар  өчен). 6 нчы сыйныф. 2 кисәктә. 1 нче кисәк/ Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйзәтуллина. Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2014 нче ел   һәм татар  әдәбияты : 6  нчы  сыйныф/  Ә.Р. Мотыйгуллина,  Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйззәтуллина,  Ә. З. Мифтахетдинова. Казан: “Мәгариф – Вакыт”  нәшрияты, 2014  нче ел,   рус телендә төп  гомуми белем  бирү  оешмаларында  (татар  телен  өйрәнүче  укучылар  белән)  эшләүче  укытучылар  өчен  методик  әсбапка  нигезләнеп төзелде.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 660 615 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 05.01.2015 706
    • DOCX 328.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гатауллина Гульнур Харисовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гатауллина Гульнур Харисовна
    Гатауллина Гульнур Харисовна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 6921
    • Всего материалов: 12

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 483 человека из 70 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 325 человек

Мини-курс

Творчество и технологии в медиакоммуникациях

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология общения: от многоплановости до эффективности

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 49 человек из 29 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 человек

Мини-курс

Состав и анализ финансовой отчетности

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе