Главная / Другое / Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса (русская группа)

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса (русская группа)

Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының муниципаль автоном гомуми белем учреждениесе “Базарлы Матак гомуми урта белем мәктәбе”


Каралды Расланды Раслыйм

МБ утырышында педагогик киңәшмәдә Мәктәп директоры

МБ җитәкчесе пед.киңәшмә җитәкчесе ______/Абдрахманова Л.З./

______/Хафизова В.Г./ _______/Абдрахманова Л.З./ боерык № 27 нче август

2014 нче ел

Беркетмә №1 беркетмә №1

26.08.2014 нче ел 27.08.2014 нче ел










Татар теленнән эш программасы


Белем бирү баскычлары: төп гомуми белем, 6 класс











Укытучы: Гатауллина Г.Х.





Килешенде

Уку-укыту буенча директор

урынбасары __________

/Искандарова А.Д./ 2014 нче ел





2014-2015 нче уку елы




Календарь – тематик план.

Предмет татар теле

Класс 6 “А”

Укытучы Гатауллина Г.Х.

Барлыгы: 105 сәг, атнага 3 сәг

Контроль эшләр 5, сүзлек диктанты 6, изложение 2 , БСҮ 13.

Эш программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен, 1 – 11 нче сыйныфлар, Казан -2014); ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы» (1-11 нче сыйныфлар өчен Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, Казан, «Мәгариф»,2014ел,); ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән 6 нчы сыйныфы өчен Күңелле татар теле (Р.З. Хәйдәрова, З.Р. Назипова. – Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2014 нче ел) дәреслегенә һәм рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен Р.З. Хәйдәрова, Л.Ә. Гыйниятуллина әзерләгән кулланмага “ Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту” , ( Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2014 нче ел) нигезләнеп төзелде.




Аңлатма язуы

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен, 1 – 11 нче сыйныфлар, Казан -2014); ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы» (1-11 нче сыйныфлар өчен Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, Казан, «Мәгариф»,2014ел,); ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән 6 нчы сыйныфы өчен Күңелле татар теле (Р.З. Хәйдәрова, З.Р. Назипова . – Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2014 нче ел) дәреслегенә һәм рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен Р.З. Хәйдәрова, Л.Ә. Гыйниятуллина әзерләгән кулланмага “ Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту” , ( Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2014 нче ел) нигезләнеп төзелде.

Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше – системалы-эшчәнлекле (системно-деятельностный подход) юнәлеш, ә системаны барлыкка китерә торган төп компонент – нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле укыту системасына да карый. Ягъни, рус телле балаларга татар теле укыту системасының барлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, укыту процессы, белем дәрәҗәсенә контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. – бар да бер максатка – нәтиҗәгә хезмәт итә.

Тәкъдим ителгән “Гомуми белем бирү мәктәпләрендә рус телле балаларга татар телен комуникатив технология нигездә укыту программасы” психология, педагогика фәннәренең яңа казанышларына таянган һәм тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология нигезендә укыту принципларын исәпкә алып төзелде.

Әлеге программа рус телле балаларга татар теле укыту буенча эш программаларын төзү өчен нигез булып тора. Ул укыту предметының мәҗбүри өлешен билгеләгән төп программага таянып төзелде.

Укытучылар эш программаларына мәктәпнең эш үзенчәлеген, укучыларның индивидуаль мөмкинлекләрен исәпкә алып, уку материалын өйрәнүгә сәгатьләр саны бүленешен һәм материалны өйрәнү эзлеклелеген билгеләүдә, эчтәлекне киңәйтүдә, шулай ук укучыларның коммуникатив компетенцияләрен формалаштыру юлларын ачыклауда үзгәрешләр кертә алалар. Бу үзгәрешләр эш программаларының аңлатма язуында чагылыш табарга тиеш.

Программа дәүләт контроле һәм белем сыйфатын билгеләү системасы өчен нигез булып тора.

УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНА ГОМУМИ АҢЛАТМА

1)Татар теле укыту максатлары.

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

– хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Бу максатлар программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда да беренче планга куела.

Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.

Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Укучының белеме дигәндә, без аның аерым сүзләрне яки грамматик категорияне тану, аера белүен генә күзалламыйбыз, ә аларны кулланып сөйләшә алуын күзаллыйбыз. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

2) Коммуникатив технология нигезендә төзелгән программага эчтәлек сайлау принциплары.

Программа Федераль Дәүләт стандартларының методологик нигезе булган системалы-эшчәнлекле юнәлешкә туры килә торган коммуникатив технологияне төп укыту ысулы буларак билгели.

Коммуникатив технология нигезендә укыту процессын оештыру өчен, бу технология билгеләгән максатларга һәм принципларга туры килгән программа эчтәлеген сайлау таләп ителә. Димәк, коммуникатив технология нигезендә укыту принципларнын ачыклау – программа эчтәлеген сайлау өчен төп критерийлар, норматив база булып тора.

1. Телне аралашу аша өйрәнү принцибы

Атаклы психологлар А.Н. Леонтьев, П.Я. Гальперин хезмәтләре күрсәтүенчә, белемнәрне үзләштерү аларны нинди дә булса эшчәнлектә куллану аша бара. Башта белемнәр суммасы булдырып, аннан соң аны практикада кулланырга мөмкин дип уйлау хәзерге дидактик таләпләргә җавап бирми. Сөйләмгә өйрәтү процессы башта аерым сүзләр, грамматик категорияләр өйрәнеп, аннан шулар нигезендә сөйләм оештыру аша барса, бу бик әйләнгеч, нәтиҗәсез юл булыр иде. Коммуникатив технология нигезендә эчтәлек сайлау стратегиясе һәм тактикасы түбәндәгедән гыйбарәт була: башта балаларның яшь үзенчәлегенә карап, аларның аралашү сфералары, аралашу ситуацияләре ачыклана, аннан соң ул сфераларда сөйләшүне оештыра алырлык лингвистик материал сайлана. Бу процесс түбәндәге схемада күрсәтелә:

Лингвистик материал сайлау схемасы


Социаль контактлар, аралашу сфералары, ситуацияләрне ачыклау

¯

Сөйләшү, сөйләм предметын билгеләү

¯

Сөйләм бурычларын ачыклау

¯

Тиешле лингвистик материалны сайлау.

Сайлап алынган лингвистик материал филологик формада таныштыргач, аны төрле аралашу сфераларындагы социаль контактларда, аралашу ситуацияләрендә, текстлар эчтәлеген сөйләүдә куллану камилләштерелә. Өйрәнелгән грамматик материал максатчан рәвештә төрле жанрдагы текстлар эчтәлегендә кулланылып, укучыларның сөйләшә алулары камилләштерелә.

Югарыда әйтелгәннәрне искә алып сайланган материал мәктәптә телгә өйрәтү шартларын телне тормышта куллану шартларына якынлаштыру мөмкинлеген тудыра.

2. Уку процессын индивидуальләштерү принцибы

Россия Федерациясенең мәгарифне үстерү доктринасында күрсәтелгәнчә, хәзерге заман белем бирү системасы үсешенең төп юнәлеше – укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру.

Урта һәм югары сыйныф укучылары өчен программада эчтәлек әхлакый проблемалар тирәсенә туплана. Әйтик, “Белем һәм тормыш” темасында “Яхшы уку өчен, нинди сыйфатлар кирәк?” “Яхшы уку җиңелме?“ проблемалары буенча сөйләшү оештырыла. Аңлашыла: бу әхлакый проблемалар, нигездә, балаларның тормыштагы төрле мөнәсәбәтләрен чагылдыра. Шунлыктан, укучыларда бу мөнәсәбәтләргә карата үз фикерләрен әйтү, димәк, сөйләшергә теләү ихтыяҗы туа. Укучы, укытучы кушканга түгел, ә үз теләге, үз ихтыяры белән сөйләм эшчәнлегенә тартыла.

3. Телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы

Белем алу процессын укучыларның актив фикерләвенә нигезләп оештыру психология һәм педагогика фәннәренең алдынгы вәкилләре куйган төп таләпләрнең берсе. Психологлар, методистлар фикеренчә, материалны кат-кат кабатлап, ятлап өйрәнүгә караганда, аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе тел өйрәнү өчен күп мәртәбә нәтиҗәлерәк алым. Димәк, эчтәлектә аралашу ситуацияләре һәм ситуатив күнегүләр системасы булу мәҗбүр. Телне аралашу ситуацияләренә бәйләп өйрәнгәндә, укучылар тел өйрәнүнең практик әһәмиятен тоялар, эмоциональ күтәренкелек туа һәм тел өйрәнү процессының мотивлашкан булуы тәэмин ителә. Шуңа күрә программада һәр сыйныфта аралашу өчен коммуникатив максатлар, өлкән сыйныфларда аралашу проблемалары күрсәтелеп барды. Лингвистик материал һәм сөйләм үрнәкләре программада нәкъ менә коммуникатив максаттан, аралашу проблемаларыннан чыгып билгеләнде.

4. Телне функциональ төстә өйрәнү принцибы

Коммуникатив методикага беренче нигез салучылардан булган Э.П. Шубин мәктәптә чит телне өйрәтү процессында грамматик материалны академик грамматика эзлеклелегендә һәм тирәнлегендә өйрәнүне мәҗбүр итеп куймый. Функциональ принцип нигезендә программага грамматик материал түбәндәге таләпләр буенча сайлана:

- грамматик материал коммуникатив максаттан, аралашу хаҗәтеннән һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнә;

– грамматик материалның өйрәнелү тәртибе академик бирелештә түгел, аралашу хаҗәтеннән һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнә;

- грамматик материалның күләме, теоретик авырлыгы укучыларның үзләштерү мөмкинлекләрен исәпкә ала;

- грамматика, тел берәмлеге буларак түгел, ә сөйләм берәмлеге буларак өйрәнелә; иң беренче чиратта, грамматик категориянең формасына түгел, ә аның функциясенә игътибар ителә: хәбәр итү, аңлату, сорау, тәкъдим итү, киңәш бирү, ышандыру һ.б.

Урта һәм югары сыйныфларда – грамматик материал, нигездә, филологик формада, грамматик кагыйдәләр нигезендә тәкъдим ителде.

5. Ана телен исәпкә алу принцибы

Икенче телне өйрәнү вакытында бала, ихтыярсыз рәвештә, лингвистик материалны ана теле күренешләре белән чагыштыра. Бу – телне үзләштерү процессын җиңеләйтә. Димәк, һәр сыйныфка программа материалын сайлаганда, балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу зарур. Яңа грамматик кагыйдәләр бары тик ана телендә өйрәнелгәннән соң гына кертелә бара, ә дәреслекләрдә грамматик кагыйдәләрнең рус һәм татар телләрендә бирелүе укучыларның белем сыйфатын күтәрүгә зур этәргеч булып тора.


Укыту предметының укыту планында тоткан урыны

Татарстан Республикасы мәктәпләре өчен төп гомуми белем бирү баскычында татар теле предметын укытуга 476 сәгать билгеләнә. Шулай ук, базис укыту планында һәр сыйныфта сәгатьләр саны бүленеше күрсәтелә:

V сыйныф – 3 сәгать – 102 сәгать;

VI сыйныф – 4 сәгать – 136 сәгать;

VII сыйныф – 2 сәгать – 68 сәгать;

VIII сыйныф – 2 сәгать – 68 сәгать;

IХ сыйныф – 3 сәгать – 102 сәгать.

Татарстан Республикасы мәктәпләре өчен урта (тулы) гомуми белем бирү баскычында татар теле предметын укытуга 68 сәгать билгеләнә. Шулай ук, базис укыту планында һәр сыйныфта сәгатьләр саны бүленеше күрсәтелә.

Х сыйныф – 1 сәгать – 34 сәгать;

ХI сыйныф – 1 сәгать – 34 сәгать.

УКЫТУНЫҢ ГОМУМИ, ШӘХСИ, МЕТАПРЕДМЕТ НӘТИҖӘЛӘРЕ

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • Татар теле” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Гомуми белем бирү мәктәбен төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.


Укытуның метапредмет нәтиҗәләре:

Урта белем бирү баскычында татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.


5. Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча планлаштырылган нәтиҗәләре.

5-9 нчы сыйныфлар

Тыңлап аңлау

Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;

сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;

зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;

Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм

Сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;

аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;

парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;

татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

Монологик сөйләм

Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;

конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;

өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;

өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.

Уку

Уку текстларын татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;

таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;

таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.


Язу

Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү;

конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;

прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү;

үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү;

тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.


Язу

Укылган әсәр, андагы проблема буенча үз фикереңне язмача җиткерә белү;

күргән һәм ишеткән турында хикәяләп язу;

рәсми кәгазьләрне (гариза, автобиография, характеристика, резюме) яза белү;

әхлакый проблемага карата үз фикерләреңне язу, иҗади биремнәр эшләү.


Искәрмә: ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы»нда (1-11 нче сыйныфлар өчен Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, Казан, «Мәгариф»,2014ел,) татар телен укытуга 136 сәгать бирелгән. Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының муниципаль автоном гомуми белем учреждениесе “Базарлы Матак гомуми урта белем мәктәбе” нең 2014-2015 нче уку елының базис укыту планында 6 нчы сыйныфта татар теле укытуга 3 сәгать вакыт бирелгәнгә күрә программадагы сәгатьләр саны 31 сәгатькә кыскартылып, 105 итеп алынды. Сочинение темалары өй эше итеп бирелде.


6 нчы сыйныф (105 сәг.)


Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат

Яңа уку елы башлана (38 сәг.)

Көз җитте, яңа уку елы башлана. Бу минем мәктәбем. Уку-язу әсбаплары, аларны тәртиптә тоту. Китаплар дөньясы, китапханәгә бару, китап алу. Китапларга сак караш.

Көз вакытын сурәтли белү. Яңа уку елы башлану, аңа әзерлек, мәктәп турында сөйли белү. Уку-язу әсбапларына сак караш турында сөйләшү. Китапның ни өчен якын дус, киңәшче икәнен сөйли белү. Китапның нәрсә турында, авторы кем икәнен әйтә белү. Китап укырга киңәш бирә белү. Китапханәгә язылу өчен анкета тутыра белү, китапханәдән үзеңә кирәкле китапны сорый, нәрсә турында икәнен сорый, сөйли белү. Китап басылу тарихы турында кыскача белешмә бирә белү. Каюм Насыйри турында кыскача мәгълүмат бирә белү.

Без - булышчылар ( 25 сәг.)

Өй эшләре, өлкәннәргә булышу. Яхшы эшләр. Дуслар белән бергә эшләү.

Өйдә нинди эшләр эшләүнең кирәклеген, нинди эшләр эшләргә яратканыңны, эшләргә теләгәнеңне, ничек булышканыңны сөйли белү. Эшне эшләргә инандыра, ышандыра белү. Кереш сүзләрне кулланып, үз фикереңне раслый белү. Образларга бәя бирә, кешенең характер сыйфатларын әйтә белү.

Дуслар белән күңелле (26 сәг.)

Минем дустым. Чын дус нинди була? Дуслык югалу. Әләкләшү, мактану – начар гадәтләр. Дуслар белән бергә ял итү. Кунакларны сыйлау. Туган көн. Төрле рецептлар.

“Дус нинди була? Ни өчен дуслашалар? Дуслар бергә нишлиләр? Минем дустым – ул нинди?” проблемалары буенча сөйләшү.

Туган көнгә өстәл әзерләү, өлкәннәргә хөрмәт турында сөйләшү. Әнинең туган көне, аңа булышу турында сөйли белү. Төрле рецептларны сөйли белү.


Туган җирем - Татарстан (26 сәг.)

Туган ил, туган җир төшенчәләре. Татарстанның табигате. Татарстан республикасының дәүләт символлары. Татарстанда яшәүче милләтләр, төрле телләрдә сөйләшү. Халыклар дуслыгы. Татарстанның башкаласы Казан, аның музейлары, театрлары. Татар сәнгатенең күренекле вәкилләре.

Туган ил, туган җир төшенчәләре турында сөйли белү. Россиядәге, Татарстандагы диңгезләрне, елгаларны, шәһәрләрне атый белү. Татарстанның табигатен сурәтли белү. Татарстан республикасының дәүләт символлары турында белешмә бирә белү. Татарстанда яшәүче милләтләр, үзеңнең милләтеңне, нинди телдә сөйләшүеңне әйтә белү. Татарстанда халыкларның дус яшәве турында сөйли белү. Казан шәһәре турында мәгълүмат бирә белү. Татар сәнгать вәкилләренең исемнәрен әйтә белү.


Табигать белән бергә (27 сәг.)

Нәрсә ул табигать? Табигатьнең безгә файдасы. Табигатьне саклау. Кошлар дөньясы. Хайваннар дөньясы. Кыргый хайваннар. Дүрт аяклы дусларыбыз.

Табигать, аның кешеләргә файдасы турында сөйләшү. Кешеләрнең урманга салган зыяны, табигатьне саклау турында киңәшләр бирә белү. Кошлар, хайваннар тормышыннан кызыклы мәгълүматлар сөйли белү. Дүрт аяклы дусларыбызның токымнары, кыяфәтләре, гадәтләре, аларны саклау, карау турында сөйләшү.

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл (20 сәг.)

Спорт төрләре. Спорт белән шөгыльләнү. Олимпия уеннары. Сәламәт булу кагыйдәләре.

Спорт төрләре һәм нинди спорт төрләре белән шөгыльләнү турында сөйли белү. Олимпия уеннары, кайда барлыкка килгәнен, нинди уеннар булуын, олимпия уты, олимпия флагы турында сөйли белү. Сәламәт булу өчен, нинди кагыйдәләр үтәргә кирәклеген сөйли белү.

Кешенең еш авыру сәбәпләрен әйтә, аңа авырмаска киңәшләр бирә белү. Табибта кай җирең авырту турында сөйләшү.

Светофор – минем дустым (8 сәг.)

Юлда сак булу. Юл йөрү кагыйдәләре.


Ни өчен юлда сак булырга кирәклеген әйтә белү. Юл йөрү кагыйдәләрен сөйли белү. Юл йөрү кагыйдәләрен сакларга киңәш бирә белү.

6 нчы сыйныф

  1. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше белән танышу, текстта аңлый белү.

  2. -лык/-лек, -чы/-че исем ясагыч кушымчалары белән таныштыру.

  3. Рәвеш – сүз төркеме белән таныштыру.

  4. Сорау, күрсәтү алмашлыкларын сөйләмдә тану, дөрес куллану.

  5. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше белән танышу.

  6. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше белән танышу.

  7. Боерык фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнешен танырга өйрәтү.

  8. Шарт фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.

  9. Процессның башлануын, дәвам итүен, тәмамлануын(укый башлады, укып тора, укып бетерде), теләкне (барасым килә), мөмкинлек/мөмкин түгеллекне (бара алам, бара алмыйм) белдерә торган модаль мәгънәле аналитик формалы фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы.

  10. Белән, кебек, өчен, соң, аша бәйлекләрен исемнәр һәм алмашлыклар белән сөйләмдә кулланышы.

  11. Бәхеткә каршы, кызганычка каршы, киресенчә кереш сүзләрен сөйләмдә куллану.

Тематик планда дәрес типларының исемнәре кыскартылып күрсәтелде:

ЛКФ – лексик күнекмәләр формалаштыру

ЛКК – лексик күнекмәләр камилләштерү

ГКФ – грамматик күнекмәләр формалаштыру

ГКК – грамматик күнекмәләр камилләштерү

ЛГКК – лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү

Д/с – диалогик сөйләм

М/с – монологик сөйләм

Д/м сөйләм – диалогик-монологик сөйләм

Кабат. - кабатлау






6 нчы сыйныфның рус төркемнәрендә татар теленнән тематик планы

Число

Предмет

Тема

Тибы

Лексика

Грамматика

Дәреснең предмет нәтиҗәсе

Контроль формасы

ИКТ

БРИ

Искәрмә

п/б

факт

Яңа уку елы башлана (32 сәг)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; кирәкле төзәтмәләр кертү; үз эшчәнлегең белән идарә итү.

Танып белү универсаль уку гамәләре:

  • Аңлап уку, эчтәлекне үз сүзләрең белән сөйли белү; тиешле мәгълүматны сайлау; төп мәгълүматны аерып алу; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм әзерләнү характерындагы проблеманы билгеләү; аларны чишү өчен алгоритм булдыру, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак якларны билгеләү, эшчәнлек нәтиҗәсен тикшерү һәм бәя бирү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү, әңгәмәдәшеңнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү.

1-2



Тат. тел

Котлау, мактау формалары.

“Без мәктәпкә әзерләнәбез”

ЛКК

Д/МС

Яңа уку елы, котлыйм, уңышлар, сәламәтлек, керергә, чыгарга

“Инфинитив+ярыймы (мөмкинме)” төзелмәсе, рөхсәт итегезче әле (итегезче)

1 нче сентябрь бәйрәме белән котлый белү. Бер-береңә комплементлар әйтә белү. Уку-язу әсбапларын сорый белү.

1 нче сентябрь бәйрәме белән котлый белү.

ЦОР



3



Тат. тел

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.


ГКК


Башлана, тантаналы, яңгырый, котлыйлар

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

1 нче сентябрь бәйрәме турында сөйли белү. Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген әйтә белү, үзең өчен сорый белү.

Текст эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирә белү.

ЦОР

А-варианты


4-5



Тат. тел

Транскрипция билгеләре.

“Китап-минем дустым”.


ГКК

Д/МС


Киңәшче, иптәш, якын, турында, белем.

Транскрипция билгеләре.

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.


Китапның ни өчен якын дус икәнлеген, нинди китап укыганыңны, нәрсә турында укыганыңны әйтә белү.

Сүзләрнең транскрипциясен төзи белү.

Презинтация

А-варианты


6-7



Тат. тел

Исемнәргә кушымчаларның ялгану тәртибе.

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

ГКФ

ГКК


Чип-чиста, пөхтә, еш, өй эше, түгәрәк.

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.


Дуслар белән бергә нәрсә эшләгәнеңне, нинди түгәрәкләргә йөргәнеңне әйтә белү.

“Минем мәктәбем” тексты өстендә эшләү.

ЦОР

С-варианты


8



Тат. тел

Сорау алмашлыклары.


ГКК


Китапханә, маҗаралы.

Нинди? Кайда? Ничә? Ничек?

Сорау алмашлыкларын сөйләмдә урынлы куллану. Көндәлектәге билгеләр, китапханәдәге китаплар турында сөйләшү. Гаилә әгъзаларының исемнәрен әйтә белү.

Гаилә әгъзалары белән таныштыра белү.

ЦОР

А-варианты


9



Тат. тел

Керү диагностикасы Мөстәкыйль эш.

Мөстәкыйль эш.




Биремнәргә җавап бирү.


А,Б,С- варианты


10-11-12



Тат. тел

Китап басу тарихына каралган лексика.

“Китапка ничә яшь?”

“Китап басу тарихы турында сөйләшәбез”.

ЛКФ

ГКФ

Д/МС

Балчык, кулъязма, гарәп, һәйкәл, Кытай, зурлык, авырлык.

Китап балчыктан ясалган төзелмәсе.

Китап басу тарихы турында сөйли белү.

“Китапка ничә яшь?” тексты өстендә эшләү.


Презинтация

А-варианты


13-14-15



Тат. тел

Исем ясагыч кушымчалар.

Татар телендә сүзлекләр.

“К. Насыйри-бөек галим”.

ЛКФ

ГКФ

Д/МС


Тарих, тарихчы, тәрҗемә, тәрҗемәче, сүзлек, дәреслек, галим, бөек.

Исем ясагыч кушымчалар.


К. Насыйри турында сөйли белү.

“К. Насыйри-бөек галим” тексты өстендә эш.

ЦОР

Презинтация

А-варианты


16-17-18



Тат. тел

Бәйлекләрнең сөйләмдә кулланылышы.

“Без китапханәдә”,

“Рәхмәт сиңа, китап!”


ГКФ

ГКК

Д/МС


Хәзинә, аралашу, алыштыра алмый

Бәйлекләр.

Китапханәгә йөрү, язылу, китап алу. Китап укуның файдасы турында диалоглар төзи, сөйләшә белү.

Бәйлекләрне сөйләмдә куллану.

Презинтация

Б-варианты


19



Тат. тел

Иялек килеше.


ГКФ


Бөкләмә, тотма.

Иялек килеше.

Исемнәрне иялек килешендә төрләндереп, сөйләмдә куллану.

Иялек килешендәге исемнәрне сөйләмдә куллану.

Презинтация

Б-варианты


20-21-22



Тат. тел

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

“Көндәлеккә караш”,

“Без хикәя язабыз”.

ГКФ

ГКК

Д/МС

Очрашты, сорады, хәл, саклап тота, ыргытмый, онытмый, хуҗа.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.


Көндәлеккә караш турында сөйләшү, яңа хикәя язу.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын сөйләмдә куллану.


Презинтация

А-варианты


23



Тат.тел

К/Э ф. Мөстәкыйль эш.

Мөстәкыйль эш.




Биремнәргә җавап бирү.


А,Б,С- варианты


24



Тат. тел

Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

ГКК


Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

Уку-язу әсбапларын тәртипле тотарга киңәшләр бирә белү.


Презинтация

А-варианты


25



Тат. тел

Кабатлау дәресләре.

ЛГКК



Сүзлек диктанты.



ЦОР

Презинтация

А,Б,С-варианты



Без – булышчылар (23 сәг)


Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәләре:

  • Уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау, фикерләрне логик чылбырга салу.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, аралашу күнекмәләрен формалаштыру; әңгәмәдәшеңнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү; коммуникатив мәсьәләдән ччыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү.

26



Тат. тел

“Без әнигә булышабыз”.

ЛКФ


Өйне җыештыра, савыт-саба юа, чүп ташлый, идән себерә, тузан сөртә, өстәлне җыештыра, машина юа, урын җыештыра.

“III зат берлек сан хәзерге заман хикәя фигыль+беләм” төзелмәсе. “Боерык фигыль+әле” төзелмәсе.

Өй хезмәте турында төзелмәләрне аңлап, урынлы куллана белү.

Өй хезмәтендә әниләргә булышу турында сөйли белү.

ЦОР

Презинтация

С-варианты


27



Тат. тел

Шарт фигыль.

ГКФ


Җитсә, җитмәсә, укыса, укымаса.

Шарт фигыль. Шарт фигыльнең юклык формасы.

Шарт фигыльне сөйләмдә башка формалардан аера белү.

Шарт фигыль сөйләмдә куллану.

Презинтация

Б-варианты


28



Тат. тел

Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.


ГКФ


Әдәп, рәүәт, тәмле.

Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.


Шарт фигыльне сөйләмдә куллану.


Презинтация

С-варианты


29



Тат. тел

Сыйфат дәрәҗәләре.


ГКФ


Зәңгәр, зәп-зәңгәр, зәңгәррәк, зәңгәрсу.

Сыйфат дәрәҗәләре.


Сыйфат дәрәҗәләрен билгели белү. Сыйфатны төрле дәрәңәләрдә урынлы куллану.


Схема буенча җөмләләр төзи белү.

Презинтация

Б-варианты


30-31-32



Тат. тел

“Әхмәт нигә елады?”
Кереш сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы.

Образга бәя бирү.

ЛГКК

Д/МС

Д/МС

Минемчә, минем фикеремчә, минем уйлавымча, әлбәттә, Кызганычка каршы, бәхеткә каршы, киресенчә, эшчән, ялкау, шаян, әдәпле, тәрбиясез, тыйнак, хезмәт ярата, ягымлы, ихтирамлы.

Кереш сүзләр.

Образга бәя бирә белү. Кереш сүзләрне сөйләмдә куллана белү.

Праларда эшләү.

Презинтация

А-варианты


33-34



Тат. тел

“III зат берлек сан хәзерге заман хикәя фигыль+ала” төзелмәсе.

“Супер малай нәрсәләр эшли ала?”

ЛКФ

Д/МС

Кибеткә бара, ипи алып кайта, кар көри, урындык төзәтә

Сорау җөмләләр. Шарт фигыльле җөмләләр.

Юа ала төзелмәсен аңлап куллана белү. Сорау һәм шарт фигыльле җөмләләр оештыра белү.

Куллану.

Презинтация

Б-варианты


35



Тат. тел

Теләк белдерү формасы: инфинитив + телим төзелмәсе.


ГКК



Теләк белдерү формасы: инфинитив + телим төзелмәсе.


Теләк белдерү формасы: инфинитив + телим төзелмәсен сөйләмдә куллана белү.


Биремнәргә җавап бирә белү.

Презинтация

С-варианты


36-37



Тат. тел

“Уллар” хикәясендәге лексик-грамматик материал.

Образларга бәя бирү.

ГКФ

Д/МС

Алдында, артында, астында, каршында, янында, җитез, көчле, мәтәлчек ата, чиләк, кебек, хезмәт сөя, эш яратмый, тырыш түгел, өлкәннәрне хөрмәт итми

Бәйлек сүзләр. Малайларның берсе төзелмәсе.

Бәйлек сүзләрне, төзелмәләрне сөйләмдә куллана белү; образларга бәя бирү; сәхнәләштерү.

Парларда эшләү.

Презинтация

А-варианты


38



Тат. тел

Кабатлау дәресләре.

ЛГКК



Сүзлек диктанты.



ЦОР

Презинтация

А,Б,С-варианты



Дуслар белән күңелле (26 сәг)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәләре:

  • Уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төп һәм ярдәмче билгеләрне аеру, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; чагыштырып, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • Коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

39



Тат. тел

Исемнәргә тартым һәм килеш кушымчаларының ялгану тәртибе.


ЛГКК


Гадел, игътибарлы, алдашмый, яхшылык, ышана.

Исемнәргә тартым һәм килеш кушымчаларының ялгану тәртибе.

Үзеңнең дустың турында сөйли белү.

Куллану.

Презинтация

А-варианты


40



Тат. тел

“Минем чын дустым” темасы буенча лексика.


ЛКФ


Һәрвакыт, кайвакыт, чын

Исемнәргә тартым һәм килеш кушымчаларының ялгану тәртибе.


Дустың белән бергә нәрсәләр эшләвең турында сөйли белү.

“Безнең дуслык” дигән темага инша язу.

ЦОР


С-варианты


41-42



Тат. тел

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

“Дуслар дискотекада”


ГКК

Д/МС


Үпкәләде, горур, ачуы килде, оялды, дуслашырлар, гафу үтенер, онытыр, гафу итмәс.

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.


“Дискотекага бару” темасы буенча лексик-грамматик материалны сөйләмдә кулану. Яңа хикәя язу.

Парларда эшләү.

ЦОР


С-варианты


43



Тат. тел

Үтенеч һәм рөхсәт сорау формалары: барыйм инде, барыйм әле төзелмәләре.


ГКФ



Барыйм әле, барыйм инде, эчәсе килә төзелмәләре.

Барыйм әле, барыйм инде, эчәсе килә төзелмәләрен сөйләмдә куллану.

Куллану.

ЦОР


Б-варианты


44-45



Тат. тел

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль.

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.


ГКФ

ГКК


Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.


Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнешен тану, аера белү.


Рәсемнәр буенча җөмләләр төзү.

ЦОР

Презинтация

А,Б-варианты


46



Тат.тел

К/Э ф. Мөстәкыйль эш.

Мөстәкыйль эш.




Биремнәргә җавап бирү.


А,Б,С- варианты


47-48



Тат. тел

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль.

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.


ГКФ

ГКК


Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.


Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнешен тану, аера белү.


Шигырьне сәнгатьле уку.

Презинтация

Б-варианты


49-50



Тат. тел

Рөхсәт сорау формалары.

Рөхсәт сорау – кирәкле эш.

ЛГКК

Д/МС

Рөхсәт сорый, рөхсәт итте, төс, буяу, яфрак, кире, авызыңа капма, очлама, онытканмын.

Боерык фигыль.

Сөйләмдә рөхсәт сорау формаларын куллану.

Праларда эш.

ЦОР


С-варианты


51-52-53-54



Тат. тел

“Зәңгәр яфраклар” хикәясендәге лексик-грамматик материал.

“Без хикәя сөйлибез”.

“Катя чын дусмы?”

“Без хикәя язабыз”.


ЛКФ

ГКК

Д/МС

Д/МС

Сындырырсың, яфрак, иптәш, эндәшмәде.

Хикәя фигыльнең заман формалары.

“Зәңгәр яфраклар” хикәясендәге лексиканы диалогларда куллану. Яңа хикәя язу.

“Зәңгәр яфраклар” хикәясен сәнгатьле итеп уку.

Презинтация

А-варианты


55



Тат. тел

Характер сыйфатларын ачучы сүзләр.


ЛКФ


Шук, үткен, тапкыр, җыйнак, уңган, өлгер, мактанчык.


“Мактанчыклык” темасы буенча яңа сүзләр кулланып, үзара сөйләшү. Дусларның характер сыйфатларын ачуда чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен аңлап куллану.

Ш.Галиевнең “Мин” шигырен сәнгатьле уку.

Презинтация

Б-варианты


56



Тат.тел

К/Э ф. Мөстәкыйль эш.

Мөстәкыйль эш.




Биремнәргә җавап бирү.


А,Б,С- варианты


57-58-59



Тат. тел

Антонимнар.

“Туган көндә” хикәясе.

“Без хикәя язабыз”

ЛКФ

ЛГКК

Д/МС

Ризыклар, иске, искиткеч, карт, такты, сүзсез, уздырмыйбыз, бераз.

Антонимнар. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

Сөйләмдә антоним һәм синоним сүзләрне куллану. Яңа хикәя язу.

Р. Вәлиева “Туган көндә” хикәясе буенча сорауларга җавап бирү.

Рәсемнәр.

А-варианты


60-61



Тат. тел

Кабатлау дәресләре.

ЛГКК

Д/МС


Сүзлек диктанты.


Үткәннәрне искә төшерү.

ЦОР

Презинтация

А,Б.С-варианты



Туган җирем – Татарстан (23 сәг)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәләре:

  • Фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм әзерләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру; тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

  • Уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау, фикерләрне логик чылбырга салу.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү.

62-63



Тат. тел

“Туган җирем – Татарстан” темасы буенча яңа сүзләр.

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

ЛКФ

Д/МС

Ватан, ил, дәүләт, туган җир, халык, милләт, милли, башкала.

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Татарстанның дәүләт символлары турында сөйли белү.

“Туган ил” шигырен ятлау.

ЦОР

Презинтация

А-варианты


64-65-66-67-68



Тат. тел

“Англиядән килгән кунаклар” тексты буенча лексик-грамматик материал.

“Англичдән килгән кунаклар” тексты.

Урын, вакыт, охшату-чагыштыру рәвешләре.

Рәвеш төркемчәләрен сөйләмдә куллану.

“Без хикәя язабыз”.

ЛКФ

ГКК

ЛГКК

Д/МС


Тамаша залы, кунак, җырчы, язучылар, тамаша, атна, кызганыч, инглиз теле, чыгыш ясый, театр, соңгы, беренче, танылган, шагыйрь, атаклы, көтелгән.

Үткән заман сыйфат фигыльләр: көтелгән кунак, укыган китап, сөйләгән шигырь. Урын, вакыт, охшату-чагыштыру рәвешләре.

Үткән заман сыйфат фигыльле җөмләләрне дөрес тәрҗемә итә белү. Рәвешләрне җөмләдә, тану, һәм сөйләмдә, куллана белү. “Тамаша залында” темасы буенча диалоглар төзү һәм сөйләшә белү.

“Англиядән килгән кунаклар” текстының эчтәлеген сөйләү.

ЦОР

Презинтация

А-варианты


69-70-71



Тат. тел

“Татарстанда яшәүче милләтләр” темасы буенча лексик-грамматик материал.

“Татарстан-дуслык иле”.

“Кемнең теле бар, шуның иле бар”.

ЛКФ

К

Д/МС

Д/МС

Дәүләт, тел, рус, русча, милләт, татар, татарча, туган тел.

Рәвеш төркемчәләре. Алынма сүзләр.

Татарстанда яшәүче милләтләрне, аларның туган телен әйтә белү. Нинди телдә ничек сөйләшкәнеңне әйтә белү. Сүзлекләрдән файдаланып, “Кемнең теле бар, шуның иле бар” мәкале буенча фикерләрне язмача оештыру.

Төркемнәрдә эшләү.

ЦОР

Презинтация

А,Б,С-варианты


72-73



Тат. тел

“Татарстан – туган җирем” темасы буенча лексик-грамматик материал.

“Татарстан табигате турында сөйләшәбез”

ЛКФ

ГКФ

Д/МС

Табигать, дала, поши, аркылы, бодай, арыш, кукуруз, карабодай, борчак, тары, чөгендер, көнбагыш.

Ия белән хәбәр арасында сызык. Чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен сөйләмдә куллану.

Татарстанның климаты, анда яшәгән хайваннар, үскән үсемлекләр турында сөйли белү. Сөйләмдә дәлилләр китергәндә, теркәгечләрдән киң файдалану.

Парларда эшләү.

ЦОР

Презинтация

А-варианты


74



Тат.тел

Директор контроль эше.

К/Э




Биремнәргә җавап бирү.


А,Б,С- варианты


75-76



Тат. тел

“Татарстан елгалары” темасы буенча лексик-грамматик материал.

“Татарстан елгалары турында сөйләшәбез”.

ЛКК

Д/МС

Чишмә, киңлеге, кушыла, борынгы.

Аркылы бәйлеге. Идел Чулманнан зуррак төзелмәсе.

Татарстан елгалары турында сөйли белү.

Төркемнәрдә эшләү.

ЦОР

Презинтация

А-варианты


77-78



Тат. тел

Казаннан яр Чаллыга кадәр төзелмәсе.

“Мин Казанга барам”.

ГКК

Д/МС


Казаннан яр Чаллыга кадәр төзелмәсе.


Кайдан кая барганыңны, күпме вакыт барганыңны, нәрсә белән барганыңны, нәрсә белән барганыңны әйтә белү.

Парларда эшләү.

ЦОР


Б-варианты


79-80



Тат. тел

Исем сүзтезмәләр.

“Г. Камал театры”.


ГКФ

Д/МС


Чыгыш ясый, балалар театры, яшьләр театры, курчак театры, атаклы, үсәр, танылган.

“Исем+исем”, “сыйфат+исем” сүзтезмәләр.

Исем сүзтезмәләрнең төрләрен аңлап куллану. Русчадан татарчага тәрҗемә иткәндә, сүзләрнең урнашу тәртибен истә тотып эшли белү. Театр төрләрен, театрга чакыра, спектакль кайчан башланганын, билетлар барлыгын, юклыгын әйтә белү.

“Г. Камал театры” текстының эчтәлеген сөйләү.


ЦОР

Презинтация

А-варианты


81-82



Тат. тел

Кабатлау дәресләре.

ЛГКК

Д/МС


Сүзлек диктанты.

Теләгән тамашага чакыру кәгазе язу.

Үткәннәрне искә төшерү.

ЦОР

Презинтация

А-варианты



Табигать белән бергә (13 сәг)

83



Тат. тел

Табигать” темасы буенча лексик-грамматик материал.


ЛГКК


Кояш, болыт, су, ком, таш, хайваннар, файда, кошлар, үпкә, чүп-чар, пычрак, сындыра, янгын, учак.

“Инфинитив+кирәк” төзелмәсе, боерык фигыльнең III зат берлек һәм күплек сан формалары.

Сөйләмдә “инфинитив+кирәк” төзелмәсен, боерык фигыльнең III зат берлек һәм күплек сан формаларын барлыкта һәм юклыкта куллана белү. Безнең әйләнә-тирәбез, табигатьне саклау турында сөйләм оештыра белү.

Рәсемнәр буенча әңгәмә үткәрү.

ЦОР

Презинтация

С-варианты


84-85



Тат. тел

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

“Бездә яшәүче кошлар”.


ГКК

Д/МС


Аккош, торна, акчарлак, бөркет, ябалак, сандугач, карга, чыпчык, тукран, карлыгач, кышлый, күгәрчен, саескан, песнәк, чукыр, чәүкә, үрдәк, күке.

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.


Кошларның исемнәрен әйтә белү. Кошлар турында мәгълүмат әзерләп, сыйныф алдында чыгыш ясарга өйрәнү.

Төркемнәрдә эшләү.

ЦОР

Презинтация

С-варианты


86



Тат. тел

Кыргый хайваннар дөньясы” темасы буенча лексик-грамматик материал.


ЛГКК


Маймыл, ак аю, куян, бурсык, төлке, болан, тычкан.

Исемнәрнең язылышы, транскрипцияләре.

Җәнлек исемнәрен дөрес әйтә белү. Җәнлекләр турында мәгълүмат әзерләп, сыйныф алдында чыгыш ясарга өйрәнү.

Куллану.

ЦОР

Презинтация

А-варианты


87-88



Тат. тел

“Дүрт аяклы дусларыбыз” темасы буенча лексик-грамматик материал.

“Минем дүрт аяклы дустым”.


ЛГКК

Д/МС


Токым, йонлач, урам эте, гадәт, койрык, йорт эте, урам эте, эзли, җылыта, кабер.

Фигыльнең заман формалары.

Этләрнең тышкы кыяфәте, гадәтләре, тугрылыклары турында сөйли белү. Ачыклау максатыннан чыгып, төрле сорау алмашлыклары, кисәкчәләр кулланып, сорау җөмләләр оештыра алу.

Парларда эшләү.

ЦОР

Презинтация

Б-варианты


89



Тат. тел

Кабатлау дәресләре.

Д/МС


Сүзлек диктанты.


Үткәннәрне кабатлау.

ЦОР

Презинтация

Б-варианты



Сәламәт тәндә – сәламәт акыл (13 сәг)


90-91



Тат. тел

Спорт төрләре.

“Инфинитив+яратам (телим)” төзелмәсе.

“Мин футболчы булырга телим”.

ЛКФ

ГКК

Д/МС


-чы/ -че исем ясагыч кушымчалары. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль формасы. “...+ала (белә)”; “инфинитив+яратам (телим)” төзелмәләре.

Нинди спорт төре белән шөгыльләнергә яратуыңны, нишли белүеңне (алуыңны), нинди спортчы булырга теләвеңне әйтә белү.

Төркемнәрдә эшләү.

ЦОР

Презинтация

А-варианты


92-93



Тат. тел

Исем фигыль.

“Олимпия уеннары”

ГКК

Д/Мс

Биеклеккә сикерү, узышу, ату, йөгерү, үткәрелә, ярышу, көч сынашу, катнашу.

Исем фигыль.


Олимпия уеннарындагы спорт ярышларының төрләрен әйтә белү. Нинди ярышта катнашканыңны, катнашмаганыңны әйтә белү.

“Олимпия уеннары” текстының эчтәлеген сөйли белү.

ЦОР

Презинтация

С-варианты


94-95-96



Тат. тел

Шарт фигыль.

“Еш авырыйсың килмәсә...”

“Табибта”

ГКК

ЛКК

Д/МС


Авырый, авырта, еш, тән әгзалары исемнәре.

Шарт фигыльнең барлык һәм юклык формалары. Шуңа күрә, чөнки теркәгечләрен кулланып, сәбәп белдерү.

Авыручыга киңәшләр бирә белү. Авыруның сәбәпләре, кайсы җирең авыртуы турында сөйли белү.

“Илдус һәм вирус” шигырен сәнгатьле уку.

ЦОР

Презинтация

С-варианты


97



Тат.тел

К/Э ф. Мөстәкыйль эш.

Мөстәкыйль эш.




Биремнәргә җавап бирү.


А,Б,С- варианты


98-99



Тат. тел

“Инфинитив (барлыкта һәм юклыкта)+кирәк төзелмәсе.

“Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?”

ГКК

Д/МС

Киңәш, шөгыльләнә, ютәл, җиләк-җимеш исемнәре.

“Инфинитив (барлыкта һәм юклыкта)+кирәк төзелмәсе.


Сәламәт булу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген әйтә белү. Файдалы җиләк-җимешләр турында сөйли белү.

“Файдалы җиде ризык” тексты өстендә эшләү.

ЦОР

Презинтация

А,Б,С-варианты


100



Тат. тел

Кабатлау.

ЛГКК

Д/МС


Сүзлек диктанты.


Үткәннәрне кабатлау.

ЦОР

Презинтация

А,Б,С-варианты


Светофор – минем дустым (6 сәг)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәләре:

  • иҗади һәм әзерләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аны чишү өчен алгоритм булдыру; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

101-102-103



Тат. тел

“Юл кагыйдәләре”.

Юл кагыйдәләре турында сөйләшәбез.

Юл кагыйдәләрен онытмыйк!

ЛГКК

Д/МС

Д/МС

Юл аша, ашыкты, юл янында сызгыртты, светофор, ут, кызыл, сары, яшел.

“Инфинитив+ярамый” төзелмәсе.

Светофор төсләрен, юл аша чыгу кагыйдәләрен әйтә белү.

Рәсемнәр өстендә эш.

ЦОР

Презинтация

А,Б,С-варианты


104-105



Тат. тел

“Светофор минем дустым”.

“Юлда сак бул!”


Д/МС

Д/МС

юл аша, чыга, рөхсәт, курка, өзелә, сикерә.

Сүзлек диктанты.

Юлда ничек сак булу турында сөйли белү. Җәяүлеләргә киңәшләр бирә белү.

Парларда эшләү.

ЦОР

Презинтация

А,Б,С-варианты

















Телдән җавап бирүне тикшерү һәм бәяләү

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытканда, аларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерүгә төп игътибар бирелергә тиеш, чөнки балаларның сөйләм телен үстерү – укытучының иң мөһим бурычларыннан берсе. Телдән җавап бирүне тикшерү барышында укытучы һәрвакыт турыдан – туры укучының үзе белән эш итә, ә бу исә баланың шәхси үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәсен яхшырак күзалларга мөмкинлек бирә. Бу алымның тагын бер өстенлеге шунда: ул - укучыларның сөйләме ни дәрәҗәдә үсеш алуын; аларның, үз фикерләрен белдерү өчен, өйрәнелгән лексик – грамматик берәмлекләрдән, җөмлә калыпларыннан уңышлы файдалана белүләрен башка ысулларга караганда ачыграк күрсәтә. Шул ук вакытта телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшерү укытучыдан зур осталык таләп итә. Ул, барыннан да элек, укытучының сораулар бирә белүенә бәйләнгән, чөнки татар теле дәресләрендә укучылар белән сөйләшү үткәрү, әңгәмә кору, сораштыру телдән җавап бирүне тикшерүнең төп өлешен тәшкил итә. Агымдагы тикшерү барышында укытучы сорауларны үткән дәресләрдә өйрәнелгән тел һәм сөйләм материалы белән бәйләп бирергә тиеш. Шуның белән бергә укучылар, дәрескә әзерләнгәндә, элек үткәннәрне дә кабатларга өйрәнәләр. Бүген – берсен, иртәгә – икенчесен, аннары өченчесен кабатлап, уку елы дәвамында өйрәнелгән барлык әһәмиятле мәгълүматны хәтердә ныгыта баралар. Нәтиҗәдә тел аралашу чарасы буларак үзләштерелә, укучыларда татар телен гамәли куллана белү күнекмәләре булдырыла.

Укучыларның белемнәрен телдән тикшерү өчен сораулар төзегәндә, сораудагы һәр сүзнең укучыга аңлаешлы булуы аеруча әһәмиятле. Сораулар биргәндә, укуның шушы чорында укучыларга аңлашылмаган сүзләрне кулланырга ярамый. Сорауның артык озын булуы да аны аңлауны кыенлаштыра. Шуңа күрә укучыларга бирелергә тиешле сораулар алдан, дәрескә әзерләнгән вакытта ук уйланырга тиеш. Сыйныфтагы барлык укучылар да яхшы төшенсен өчен, сорауны ашыкмыйча һәм ачык итеп әйтергә кирәк.

Укучыларның җавабын тыңлый белү – телдән җавап бирүне тикшерүнең икенче әһәмиятле ягы. Күп кенә укытучылар, балаларның җавапларын тыңлаганда, төрле сораулар белән аларны бүлдерәләр. Бу исә укучыга кире тәэсир ясый, чөнки ул каушап кала һәм белгәнен сөйли алмый. Шуңа күрә укытучы баланың җавабын тыңлап бетерергә, шуннан соң гына өстәмә сораулар бирергә тиеш. Укучы әкрен, озын паузалар белән җавап бирсә яки ачыктан – ачык читкә китсә генә, укытучының катнашы урынлы.

Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерү фронталь рәвештә дә оештырылырга мөмкин. Беренчедән, фронталь тикшерү барлык укучылардан ешрак сорарга мөмкинлек бирә; икенчедән, бу вакытта укучыларның белемнәре гомумиләштерелә, камилләштерелә; өченчедән, тикшерү эше тагын да җанлана төшә.

Укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә һәм бәяләгәндә, билге җавапның сыйфатына карап һәм түбәндәге таләпләрне искә алып куелырга тиеш:

1) сөйләмнең орфоэпик, интонацион һәм грамматик яктан төгәллеге;

2)сөйләмнең эчтәлеге ягыннан дөреслеге, тулылыгы һәм эзлеклелеге;

3)сөйләмнең аңлаешлылыгы;

4)сөйләмдә сүз байлыгы, җөмлә калыпларының төрлелеге һәм стиль бердәмлеге.

Җавапны бәяләгәндә, укытучы аның уңай һәм кимчелекле якларын әйтеп, хаталар яңадан кабатланмасын өчен, киләчәктә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген күрсәтергә тиеш.

Укучыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшергәндә, эш төрләренең күләме түбәндәгечә билгеләнә:

Эш төрләре

Сыйныфлар



V

VI

VII

VIII

IX

X-XI

1

Тыңлап аңлау

(минутларда)

2

2

3

3

3

4

2

Диалогик сөйләм

(репликалар саны)

7

8

9

10

12

14

3

Монологик сөйләм

(фразалар саны)

8

9

10

12

14

16

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү.

Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә “5” ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә “4” ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә “3” ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә “2” ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5” ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4” ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, “3” куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, “2” ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен “5” ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен “4” ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3” ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, “2” ле куела.

Укуны бәяләү.

Сыйныфлар

Кычкырып уку


Сүзләр саны

V

VI

VII

VIII-IX

X-XI

60 – 65

65 – 70

75 – 80

80 – 85

90 – 95


Искәрмә. Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән чагыштырганда, 5-7 нче сыйныфларда – 20 – 30 %, ә 8 – 9 нчы сыйныфларда 30 – 40 % ка югарырак була.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле итеп тиешле тизлектә укыганда, “5” ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2 -3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда, “4” ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4 – 6 тупас орфоэпик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, “3” ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда, “2” ле куела.

Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү.

Укучы ларның тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен, татар теле дәресләрендә төрле язма эшләр үткәрелә.

Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теленнән язма эшләр ике төркемгә бүленә:

1)өйрәтү характерындагы эшләр ( изложение, сочинение);

2)контроль эшләр (сүзлек диктанты; хәтер, күрмә, иҗади диктантлар).

Диктант яздыру өчен, төрле характердагы материал (аерым сүзләр, аерым җөмләләр, бәйләнешле текст) сайланырга мөмкин. Диктант яздыру өчен сайланган бәйләнешле текст уртача авырлыкта, лексикасы, эчтәлеге һәм грамматик төзелеше ягыннан укучыларга аңлаешлы булырга тиеш, ә инде үзләштерелмәгән сүзләр очраса, укытучы аларны тактага яза һәм аңлата. Диктантны яздырганчы, укытучы текстны тиешле интонация белән һәм укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән темпта укып чыгарга, ә диктантны язып бетергәч, аны тикшереп чыгу өчен балаларга мөмкинлек бирергә тиеш.

Язма эшләрне тикшергәндә, укытучы аларның эчтәлеген бәяли, орфографик һәм пунктуацион хаталарын төзәтә. Күп эшләрдә бер үк төрле хата кабатланса, укытучы бу материалны тагын бер тапкыр аңлатырга һәм дәрестә аңа махсус тукталырга тиеш. Әгәр хаталар индивидуаль характерда булса, укучылар белән шәхси эш алып барырыга кирәк. Сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

Язма контроль эшләр өчен барлык укучыларның билгеләре сыйныф журналына куела. Өйрәтү характерындагы язма эшләргә килгәндә, бары тик уңай билгеләрне генә сыйныф журналына куерга мөмкин.

Уку елы дәвамында язма эшләрнең саны һәм төрләре укучыларның лекси – грамматик һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү максатыннан чыгып билгеләнә.

Сүзлек диктанты һәм аны бәяләү.

Сыйныфлар

Сүзләр

V

VI

VII

VIII

IX

X

XI

12 – 15 сүз

15 – 17 сүз

18 – 20 сүз

22 – 25 сүз

25 – 28 сүз

28 – 33 сүз

33 – 35 сүз


Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә “5” ле куела.

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1 – 3 төзәтүе яки 1 – 2 орфографик хатасы булган эшкә “4” ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4 – 5 төзәтүе яки 3 – 5 орфографик хатасы булган эшкә “3” ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә “2” ле куела.

Диктантның күләме һәм аны бәяләү.

Сыйныфлар

Уку елы башында

Уку елы ахырында

V

VI

VII

VIII

IX

X

XI

35 – 40 сүз

45 – 50 сүз

55 – 56 сүз

65 – 75 сүз

80 – 90 сүз

95 – 105 сүз

110 – 120 сүз

40 – 45 сүз

50 – 55 сүз

60 – 65 сүз

75 – 80 сүз

90 – 100 сүз

105 – 115 сүз

115 -125 сүз


Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган диктантка “5” ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылган, 2 – 3 орфографик, 2 – 3 пунктуацион хатасы булган диктантка “4” ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4 – 6 орфографик, 6 пунктуацион хатасы булган диктантка “3” ле куела.

Пөхтә язылмаган, 7 дән артык орфографик, 7 дән артык пунктуацион хатасы булган диктантка “2” ле куела.

Язма сөйләмне тикшерү һәм бәяләү.

Укучыларның бәйләнешле язма сөйләм күнекмәләре өйрәтү характерындагы изложениеләр һәм сочинениеләре ярдәмендә тикшерелә. Алар белән беррәттән башка язма эшләр дә кулланыла: сорауларга язмача җавап бирү; рус теленнән татар теленә текстларны язмача тәрҗемә итү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген язмача сөйләп бирү (изложение); бирелгән ситуация яки тәкъдим ителгән тема буенча фикерләрне язмача белдерү (сочинение) һ. б. Язма сөйләмне бәяләгәндә, эчтәлекнең тулылыгына һәм эзлеклелегенә, җөмлә калыпларының грамматик яктан дөреслегенә һәм төрлелегенә, стиль бердәмлегенә игътибар итәргә кирәк. Изложение һәм сочинение өчен ике билге куела: беренчесе эшнең эчтәлеге өчен, икенчесе – грамоталы язуга.

Изложениеләрне бәяләү.

Изложение яздыру өчен хикәяләү, тасвирлау һәм фикер йөртү характерындагы текстлар яки өзекләр алына. Алар рус телендә сөйләшүче балаларга аңлаешлы булырга, аларның яшь үзенчәлекләренә туры килергә һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерүне истә тотып сайланырга тиеш.

Укылган яки тыңланган текст белән эшләү барышында укучыларның фикер йөртүләренә, текст эчтәлегеннән чыгып нәтиҗәләр ясый белүләренә, сүз байлыгыннан һәм җөмлә калыпларыннан урынлы файдалана алуларына, грамоталылыгына төп игътибар бирелә.

Сыйныфлар

Уку елы башында

Уку елы ахырында

V

VI

VII

VIII

IX

X

XI

55 – 65

70 – 80

90 – 95

110 – 120

130 – 140

150 – 160

175 – 180

65 – 75

85 – 95

100 – 110

120 – 130

140 – 150

165 – 175

190 -210


Тыңланган текстның эчтәлеген тулы, эзлекле һәм дөрес язылган. 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 1 грамматик хатасы булган эшкә “5” ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин 1 – 2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик, 2 - 3 пунктуацион яки 2-3 грамматик хатасы булган эшкә “4” ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4 - 5 орфографик, 4 пунктуацион яки 4-5 грамматик хатасы булган эшкә “3” ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хатасы булган эшкә “2” ле куела.

Сочинениеләрне бәяләү.

Сочинение укучыларның тормыштагы күзәтүләреннән алган тәэсирләрен язмада грамоталы һәм эзлекле бирә белү, әдәби әсәрнең эчтәлен үз сүзләре белән образлы телдә бәйләнешле итеп яза алу мөмкинлеген тикшерү максатыннан яздырыла. Алар укучыларның тел һәм әдәбият дәресләрендә алган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү һәм камилләштерүне күздә тотып үткәрелә.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булган эшкә “5” ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2 – 3 орфографик, 2 – 3 пунктуацион хатасы булган эшкә “4” ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4 – 5 орфографик, 4 – 5 пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә хаталары булган эшкә “3” ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хаталары булган эшкә “2” ле куела.

Тикшерү характерындагы язма эшләрнең саны.

Эш төрләре


Сыйныфлар


Сүзлек диктанты


Диктант


Изложение


Сочинение

V

VI

VII

VIII

IX

X

XI

2

2

2

2

2

2

2

2

2

2

2

1

1

1

-

-

-

2

1

1

1

-

-

-

-

1

1

1


Йомгаклау билгесе.

Йомгаклау билгесе чирек, яртыеллык һәм уку елы ахырында куела. Ул, беренче чиратта, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре, бәйләнешле сөйләм төзи белү осталыгы, татар телендә аралаша алу мөмкинлекләреннән чыгып, шул ук вакытта язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.



























Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары.

УМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучы өчен әдәбият

Электрон дәреслекләр (ТСО)


1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен, 1 – 11 нче сыйныфлар, Казан -2014) программа.

2.ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы» (Казан, «Мәгариф»,2014ел), 1-11 нче сыйныфлар өчен Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева тарафыннан эшләнгән программа.

3. ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән 6 нчы сыйныфы өчен Күңелле татар теле (Р.З. Хәйдәрова, З.Р. Назипова. – Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2014 нче ел) дәреслеге.

4. Рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен Р.З. Хәйдәрова, Л.Ә. Гыйниятуллина әзерләгән кулланма “ Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту” , ( Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2014 нче ел)

1. Ф.С.Вәлиева, Г.Ф.Саттаров Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы, К..: Раннур н-ты, 2000 ел.

2. Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев Хәзерге татар әдәби теле. Казан: “Мәгариф”,2002.

3. Ф.М.Хисамова Татар теле морфологиясе. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2006.

4. Ф.ГГаллямов Татар теле дәресләрендә синтаксик һәм пунктуацион анализ. Алабуга, 1996. 5. Н.Гыймадиева , Р.Нуруллина Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: “Мәгариф”, 2007.

6. Н.В.Максимов Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика. Морфология.К.: “Мәгариф” н-ты, 2004.

7. Н.В.Максимов. Татар теленнән кулланма (синтаксис). Өченче китап. К.: “Мәгариф” н-ты, 2003.

8. Н.В.Максимов Урта мәктәптә татар теле укыту. Кушма җөмлә синтаксисы.К.: “Мәгариф” н-ты, 2004. Ф.Ф.Харисов. Обучение татарской устной речи. Казань: «Магариф», 1999.

9. Ч.М. Харисова Обучение татарскому произношению в русской школе.М.: Гуманит.изд.центр ВЛАДОС, 2001. 10. Ф.Ф.Харисов. Основы методики обучения татарскому языку как неродному. Спб.: филиал изд. «Просвещение»

11. Р.З.Хайдарова Научно-педагогические аспекты билингвального образования в Республике Татарстан. Наб.Челны: «Набережночелнинская тип.», 2006. 12. Р.З.Хайдарова,Р.Л.Малафеева Татарский язык в таблицах. Наб.Челны,2005.

13. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары

1. Р.З.Хайдарова, Р.Л.Малафеева Татарский язык в таблицах. Наб.Челны,2005.

2. Татар телендә тыныш билгеләре. 3. А.Гыйлаҗетдинова Татар телен өйрәнүчеләр өчен текстлар. Казан” "Яңалиф", 2004.

4.Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова Сүзләр һәм җөмләләр дөньясында: рәсемле ситуатив татарча-русча сүзлек. Казан: “Мәгариф”, 2000. 5.Н.В.Максимов.Татар теленнән тестлар .

Интернет ресурслар http://adiplar.narod.ru/ http://shigriyat.ru/ http://www.tatknigafund.ru/ http://miras.belem.ru/

http://belem.ru

http://lyaysan.ru/

Татар телен өйрәнү өчен материаллар: http://www.languagesstudy.com/tatar-links.html

Татар теленең фонетикасы: http://tatar.com.ru/fonetika.php http://www.tugantelem.narod.ru/ http://tatar.com.ru/ http://adiplar.narod.ru/ http://shigriyat.ru/ http://www.akiat.ru/ http://www.tatknigafund.ru/ http://miras.belem.ru/


Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса (русская группа)
  • Другое
Описание:

                                  Календарь – тематик  план.

Предмет татар  теле 

Класс   6 “А”

Барлыгы: 105 сәг,  атнага  3  сәг

Контроль  эшләр   5,  сүзлек  диктанты  6, изложение 2 , БСҮ  13.

Эш  программасы   Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта (тулы)  гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен, 1 – 11 нче сыйныфлар,  Казан -2014);  ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Урта  (тулы)  гомуми  белем  бирү  мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы» (1-11 нче сыйныфлар өчен Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева,  Казан, «Мәгариф»,2014ел,);  ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән 6 нчы  сыйныфы өчен  Күңелле  татар теле  (Р.З. Хәйдәрова, З.Р. Назипова. – Казан: “Татармультфильм” нәшрияты,  2014 нче ел) дәреслегенә һәм рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен Р.З. Хәйдәрова, Л.Ә. Гыйниятуллина  әзерләгән кулланмага “ Рус  телендә төп  гомуми белем бирү  оешмаларында татар  теле  укыту” , ( Казан: “Татармультфильм” нәшрияты,  2014 нче ел) нигезләнеп төзелде.

 

 

 

Автор Гатауллина Гульнур Харисовна
Дата добавления 05.01.2015
Раздел Другое
Подраздел
Просмотров 2729
Номер материала 35161
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓