Главная / Начальные классы / Рабочая программа по татарскому языку для 4 класса (русскоязычная группа)

Рабочая программа по татарскому языку для 4 класса (русскоязычная группа)

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Аксубаевская средняя общеобразовательная школа № 2»

Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан

Рассмотрено:

Согласовано : Утверждаю:

на заседании ШМО заместитель директора по УВР Директор МБОУ «Аксубаевская СОШ № 2»

протокол№ ______________(Ф.М.Фахрутдинова ) Приказ № ___________________________

______ (Ф.В.Вафина) _______ (А.М.Сударев)

Рабочая программа по татарскому языку

для 4 класса (русскоязычная группа)

Составил:

учитель первой категории:Яруллина Гульшат Минасхатовна.

Рассмтрена на заседании педагогического совета

МБОУ «Аксубаевская СОШ № 2» Аксубаевского

муниципального района Республики Татарстан

Протокол № _________________________________________

2014-2015 уч.год

1. Аңлатма язуы.

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

  1. Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (гамәлдәге редакциядә);

  2. Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы;

  3. Татарстан Республикасыдәүләттелләреһәм Татарстан Республикасында башка телләр

турында” Татарстан Республикасы Законы (2013 ел, 12 гыйнвар);

  1. 2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан

Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы” (2013 ел, 25 октябрь);

  1. Ч.М.Харисова, К.С. Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина, “Рус телендә урта (тулы)

гомуми белем бирү мәктәбендә татар теленһәм әдәбиятын укыту программасы” (рус балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар. - Казан: Мәгариф, 2011;

  1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән рус телендә төп

гомуми белем бирү мәкт. 2нче с-фы өчен дәреслек «Күңелле татар теле”(рус балалары өчен)/ [Р.З Хәйдәрова,Н.Г.Галиева] –. Казан: Татармультфильм нәшр.,2013;

  1. Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының “Аксубай 2 нче урта гомуми белем

мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең 2014-2015 нче уку елына укыту планы;

  1. Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының “Аксубай 2 нче урта гомуми белем

мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең уставы;

  1. 2014-2015 уку елында белем бирү процессында куллануга тәкъдим ителгән (рөхсәт ит дәреслекләрнең региональ исемлеге . Соңгы елларда республикада татар теленең куллану даирәсе киңәйде, иҗтимагый функциясе көчәйде. Милләтара мөнәсәбәтләрне якынлаштыручы, җайга салучы чара буларак та аның мөмкинлекләре үсте.

Мәгариф системасы алдына куелган стратегик максатларны тормышка ашыруда башлангыч сыйныфлар беренче баскыч булып тора.

Рус балаларына татар теле укыту максаты күпкырлы, һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максаты. Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп оештырырга кирәк.Татар исемнәрен, Татарстан җирлеге топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халык авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренче таныштыру башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә.Үстерү максаты. Шәхеснең белемле булуы аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – сыйфатлы белем бирүне оештыруның алшарты. Башлангыч этапта балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә: фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлыкны үстерү; аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре); ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.Тәрбия максаты. Укытучының шәхси сыйфатлары, укучы белән махсус оештырылган мөгаләмәсе укыту-тәрбия процессында зур роль уйный. Укытуның эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу – программа һәм дәреслек авторлары өчен зарур таләп. Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән, аларны кызыксындырган, мораль проблемаларны үз эченә алган эчтәлек, беренчедән, укыту процессында тәрбияви функция башкарса, икенчедән, турыдан-туры коммуникатив мотивация туу белән бәйле.Белем бирү максаты. Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик, филологик беләмнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калдырмыйча, сөйләм эшчәнлеге барлык төрләрендә дә кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.Укучының башлангыч мәктәпне тәмамлаганда сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге белемнәргә ия булуы күздә тотыла:

1) сөйләшү, сөйләү:яшьтәшләре, өлкәннәр белән билгеле бер аралашу сфераларында, ситуацияләрдә диалогик-монологик сөйләм оештыру; үзенең һәм яшьтәшләренең эшчәнлеге;әйләнә-тирә мохит турында, үзенең мөнәсәбәтен белдереп, бәйләнешле сөйли белү;2) ишетеп аңлау: укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;әңгәмәдәшеңнең таныш материалга нигезләнгән сөйләмен аңлау, аңа мөнәсәбәт белдерү; тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;адаптацияләнмәгән яки адаптацияләнгән текстларның эчтәлеген тыңлап аңлау;) уку:әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йөгерек, аңлап, сәнгатьле уку;аңлап, эчтән уку;укыганның эчтәлеген өлешчә яки тулы аңлап бару, укыганда сүзлекләр куллана белү;таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен сиземләү;укыганда кирәкле мәгълүматны таба белү (эзләнүле уку);4)язма сөйләм:программада күрсәтелгән лексик-грамматик материалны дөрес яза белү;дөрес күчереп яза белү;үзе, гаиләсе, мәктәбе, дуслары, әйләнә-тирә мохит, ел фасыллары турында һәм программада күрсәтелгән темалар буенча 4-5 җөмләдән торган хикәя төзеп яза белү;Белем бәйрәме, 8нче Март, Яңа ел, 9нчы май бәйрәмнәре, Әниләр көне, туган көн белән котлау яза белү, бәйрәмгә чакыру язу;укыган текст буенча план төзеп яза белү;тексттан кирәкле информацияне аерып алып яза белү.

Бирелгән программаның төп бурычлары:

Максат:-башлангыч мәктәп укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру; танып белү мөмкинлекләрен, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү; татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.Бурычлар:-телнең фонетик, лексик, грамматик нигезләренә төшендерү;-сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтү;

-укучыларның иҗади активлыгын камилләштерү, аларда татар телен өйрәнүгә омтылыш һәм кызыксыну, уңай мөнәсәбәт булдыру;

-балаларның рухи дөньясын баету;

-тыңланган яки укылган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне камилләштерү;

-аерым сүзләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстны үзгәрешләр кертеп язарга

2.Уку предметына гомуми характеристика

Рус телле укучыларның рус телендә аралашуын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, грамматик категорияләрне аңлатканда, татар теленә хас күренешләрне рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика) аңлату нәтиҗәле. Коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәреслекләрнең төп үзенчәлеге текстның эчтәлеген үзләштерү цикллылыкка корылган булуында. Цикл – текстны укып, аның эчтәлеген диалогик, монологик, ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү өчен кирәк булган дәресләр саны. Бу сан даими түгел. Ул текстның лингвистик яктан катлаулылыгына, текстның күләменә бәйле. Текстны өйрәтү өч этаптан тора: текст алды, текст этабы, тексттан соңгы этап. Беренче этапта укучылар текстны лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнәләр. Дәрес тибы буенча бу дәресләр лексик күнекмәләрне формалаштыру, грамматик күнекмәләрне формалаштыру дәресләре. Без тел өйрәтү процессын икегә: тел һәм әдәбиятка бүләбез. ЛКФ, ГКФ дәресләре татар теле дәресе буларак алына, бу дәресләрдә без, гомумән, татар теленең лексикасын һәм грамматикасын өйрәнәбез. Укучылар текстны лингвистик яктан кабул итәргә әзер булганда гына, без текст этабына күчәбез. Бу дәрестә, нигездә турыдан-туры текстны уку, текст өстендә эшләү буенча күнегүләр системасы өстенлек итә, бу әдәбият (уку) дәресләре һәм тибы буенча лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресләре булып тора. Текстның авырлыгына карап, бер яки берничә дәрес булырга мөмкин. Бу дәресләрдә алда өйрәнелгән лексика һәм грамматика турыдан-туры текстта кабатлана, төрле бәйләнешләргә керә, ягъни лингвистик материалны сөйләмдә куллану камилләшә. Тексттан соң булган этапта текст эчтәлеге буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу дәресләре оештырыла. Дәрес тибы: диалогик-монологик сөйләм дип атала. Бу этапта тексттагы лексик-грамматик материал сөйләмдә мөстәкыйль куллану дәрәҗәсенә җиткерелә. Тел өйрәтү процессында татар теле һәм әдәбияты дәресләре үзара бәйләнештә булалар. Һәр циклда әдәби әсәрләрне өйрәнү өчен бирелгән сәгатьләр санына татар теле дәресләре саны да, әдәбият дәресләре саны да керә.Билгеле булганча, дәреснең структур берәмлеге – күнегү. Дәрескә алынган күнегүләр үзара эчтәлек, авырлык ягыннан бәйле һәм алар күнегүләр системасын тәшкил итәләр. Шуның өчен дәреслектәге күнегүләрнең урынын алыштыру дөрес түгел. Өстәмә күнегүләрнең төп максаты – бер үк материалның төрле эш төрләре аша кабатланышын тудыру һәм истә калдыруны тәэмин итү. Дәреслектә аудирование күнегүләре юк, ә дәрес планында һәр цикл буенча аудирование күнегүләре эшкәртелеп бара. Ситуатив күнегүләр дәреслектә диалогик – монологик сөйләм дәресләре этабында бирелсә дә, дәрес планында ул циклның беренче этабында ук кертелә. Ситуатив күнегүләр һәм аудирование күнегүләре коммуникатив технологиягә нигезләнгән дәресләрдә төп күнегүләр системасын тәшкил итә. 3.Уку предметының урыны.

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында коммуникативлык принцибы ,шәхси индивидуальләштерү принцибы, телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы, системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде. Татар теленнән эш прграммасы белем бирү учреждениесенең уку планы нигезендә гамәлдәге базис план буенча 4нче сыйныфта атнага 3 сәгать татар теле исәбеннән төзелә. Программада 70 сәгать каралган.

Бүлекләрнең исеме

Сәгать саны

Практик эшләр (сочинение, диктант,изложение, тест, лаборатор) саны

Контроль эшләр саны

1

Белем бәйрәме.

27

тест -1

сүзлек диктанты -1

контроль диктант-1


2

Туган як табигате.

22

изложение-1


контроль диктант-1

3

Хайваннар дөньясында.

10

тест-2

сүзлек диктанты-1

хәтер диктанты-1

сайланма диктант-1



4

Кышкы уеннар.

10

тест-1

контроль эш-1


5

Минем дусларым.

8



6

Дүрт аяклы дусларыбыз.

7



7

Язгы бәйрәмнәр.

5



8

Минем туган илем.

6

тест-1

сүзлек диктанты-1



9

Чәчәкле җәй, ямьле җәй.

10


контроль тест-2


10

Барлыгы.

105

тест-5

изложение-1

сүзлек диктанты-3

хәтер диктанты-1

сайланма диктант-1

контроль диктант-2

контроль эш -1

контроль тест-1

4.Укыту предметы эчтәлегендә рухи-әхләкый гамәлләр.

Федерал дәүләт стандарты кабул ителү шартларында башлангыч сыйныфларда татар теле укыту.     

    2009 нчы елның 6 нчы октябрендә Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы (№ 373) белән башлангыч гомуми белем бирү стандартлары расланды. Бу стандартлар соңгы 5 ел дәвамында төзелде һәм 10 ел дәвамында гамәлдә булачак.   2011-2012 нче уку елыннан Россия Федерациясендә барлык I сыйныф укучылары яңа стандартлар нигезендә укытуга күчте.  Әлеге стандарт белем бирү процессының эчтәлеген яңарту, аның нәтиҗәләрен югары сыйфатлы итү максатын күздә тотып төзелде. Традицион дәресләрдән  яңа стандарт таләп иткән дәресләр нәрсәсе белән аерыла соң?  Икенче буын федераль дәүләт стандартының мәктәп алдына куйган иң мөһим бурычларының берсе  мондый: мәктәпне тәмамлаганда, укучы “үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә  күтәрелергә тиеш”. Бу яңа стандартта  “эшлекле белем бирү” (деятельный  характер образования) дип атала. Һәм ул стандартның нигезе булып тора.  Димәк, традицион дәресләрдән аермалы буларак, укытучы, әзер материалны бирүче түгел, ә белем алуны оештыручы булырга, укучыны үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрергә тиеш. Укытучының төп максаты: укыту-тәрбия бирү процессында укучының белемгә сәләтен ачу, универсаль уку гамәлләре формалаштыру, рухи яктан камил, иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашырырга сәләтле, гомумкешелек кыйммәтләренә уңай карашлы шәхес тәрбияләү.Ягъни укучылар дәрес темасын үзләре ачарга, уку проблемасын үзләре табарга һәм чишәргә тиеш булалар. Гади генә итеп әйткәндә укытучы балалар фикер эшчәнлеге белән идарә итүче дирижер вазифасын гына  башкара. ( дәрестә укытучының тавышы 10% кына яңгырарга тиеш.)Ә шулайда укыту әшчәнлеген укытучы нинди принципларны күздә тотып төзи?Билгеле яңа буын федераль дәүләт стандартларының  таләпләре, максаты бар.Башлангыч мәктәптә гомуми белем бирүдә яңа федераль дәүләт стандартларының төп максаты һәм бурычы булып балаларда белем алырга кызыксыну һәм теләк уяту, мөстәкыйль уйларга, алган белемнәрен практикада куллана белергә өйрәтү. Әхлакый: гомумкешелек  кыйммәтләренә  уңай мөнәсәбәт  формалаштыруга  юнәлтелгән  гамәлләр.Шәхси нәтиҗәләр:) Туган республикага, туган илгә, халкына, ил тарихына карата гражданлык нигезләре, үз милләтен ярату, татар булуы белән горурлану хисләре формалаштыру;2) табигать, халык, культура, дин төрлелеген берләштергән дөньяга социаль караш формалаштыру;

универсаль уку гамәлләре: дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү; үз фикерләрен телдән, яки язмача 3) башка халыкларның культурасына, тарихына хөрмәтле караш, башкалар фикеренә карата түземлелек формалаштыру; укучының тоткан урынын, укучы ролен кабул итү, укуга карата кызыксыну уяту, укуның шәхсән мәгънәсен аңлауны формалаштыру; әхлакый нормаларны кузаллауга нигезләнеп, укучының үз эшләгән эшләре өчен шәхси җаваплылыгын, мөстәкыйльлеген үстерү; эстетик ихтыяҗ һәм хис формалаштыру;) башкалар хисен аңлау, кайгырта белү, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, әхлакый хисләрен үстерү;8) балаларның дуслары, олылар белән хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру, конфликтлы ситуацияләрне булдырмау һәм алардан чыгу юлларын таба белүләрен үстерү;9) куркынычсыз һәм сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, төрле тормыш ситуацияләренә һәм әдәби әсәрләрдәге геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;10) иҗади хезмәткә, эшнең нәтиҗәсенә мотивация булдыру, материаль һәм рухи байлыкларга сак караш формалаштыру.

5. Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре. .

Шәхси, метапредметлы һәм предметлы нәтиҗәләрШәхси нәтиҗәләр:

- туган илгә карата шәхси караш булдыру;

- чын кеше сыйфатлары булдыру;

- мөстәкыйльлелек һөм җаваплылык үстерү;

- этик хисләр, мөлаемлылык үстерү;

- рухи-әхлакый идеалларына китерү;

- олылар белән хезмәттәшлек;

- аралашу культурасы күнекмәләре .

Метапредметлы нәтиҗәләр:

- аң -белем үстерү;

- проблемаларны мөстәкыйль рәвештә таба алу;

- эзләнү юлларын һөм нәтиҗәләрен ачыклау;

- логик фикерләү:чагыштыру, синтез, анализ ясый белү;

- конфликтлы ситуацияләрдән чыгу юлын табу;

- укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү;

Предметлы нәтиҗәләр:

- Россиядә күп милләт халыкларының төшенчәсен бирү;

- татар теленең төп төшенчәләр буенча башлангыч белем ( фонетик, лексик, грамматик);

- татарча югары сөйләм культурасыформалаштыру;

- туган телнең орфоэпик, лексик, грамматик төшенчәләре;

- сүз турында башлангыч төшенчәләр формалаштыру;

- уку, язу гамәлләре формалаштыру.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- дәреслектә ориентлаша белү;

- шартлы билгеләрнең телен белү;

- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;

- төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

- материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;

- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз уңышларың/уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү;

- үз фикереӊне һәм позицияӊне формалаштыру;

- уртак эшчәнлеккә һәм гомуми чишелешкә килү;

- партнёрныӊ нәрсәне белүен һәм күрүен, нәрсәне белмәвен һәм күрмәвен исәпкә алып, аӊлаешлы сөйләм төзергә, сораулар бирү;

- партнёрныӊ эш-гамәлләрен контрольгә алу;

- сөйләмнеӊ диалог формасын үзләштерү.

.


6. Программаның эчтәлеге. .

Бүлекләрнең исеме

темалар


Белем бәйрәме.

27

Белем көне темасына лексик О, ы, э хәрефләренең әйтелеше, язылышы -грамматик минимум. Белем көне белән котлау язу. Раслау һәм инкарь сүзләре Сорау кисәкчәләре. –мы/-ме Сан, саналмыш. Тартым алмашлыклары К], [п] авазларының чиратлашуы Исемнәрнең күплек саны Сузыклар авазлар Тартык авазлар Ике аваз белдерүче к,г хәрефләре Ике аваз белдерүче о,ы,э О, ө хәрефләренең сүзнең беренче иҗегендә генә язылуы Ң хәрефе кергән сүзләрнең язылышы Микъдар саны Тәртип саннары Җыю саны Инфинитив Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре. Уку-язу әсбаплары. Тәрҗемә эше. Сүзтезмәләр . Сүзлек диктанты Ничә?ничәдә? сораулары Ничек? соравы Контроль диктант.”Мәктәптә Хаталар өстендә эш. Бәйлекләр

Туган як табигате.

22

Үткән заман хикәя фигыль.

Юнәлеш килеше.

Чыгыш килеше Урын-вакыт килеше.Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше.

Төшем килеше.Транскрипция .Алфавит. Иҗади эш.Баш килеш.

Иялек килеше.Юнәлеш килеше.Өйрәтү характерында изложение.”Песнәк белән Әнисә”.Фигыльнең барлык, юклык формасы.Өстендә, астында бәйлек сүзләре.

Бирелгән план буенча хикәя төзү .“Чирик”.ырга +ярата төзелмәсе.

Берлек сандагы исемнәрнең тартым белән төрләнеше.Контрольдиктант.”Авылда".Хаталар өстендә эш. Күплек сандагы исемнәрнең тартым белән төрләнеше.Аффикслар.Тикшерү эше. Тест.

. Хайваннар дөньясында. 10

Хайваннар темасына лексик-грамматик минимум.

Билгесез үткән заман хикәя фигыль.Фигыль заманнары. Хәзерге заман.

Үткән заман хикәя фигыль.Киләчәк заман хикәя фигыль. Сүзлек диктанты.

Сыйфат дәрәҗәләре. Гади дәрәҗә.Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар.

Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар.

Кыш темасына лексик- грамматик минимум. Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар..

Тикшерү эше. Тест .услык темасына лексик-грамматик минимум. Кушма сүзләр.

Кышкы уеннар.10 Дуслык темасына лексик-грамматик минимум. Кушма сүзләр Кушма сүзләр белән җөмләләр төзү. Хәтер диктанты. Фигыльнең теләк формасы Хикәя фигыль+башлады төзелмәсе Тәрҗемә эше. Фигыль. Кайдан? Кая кадәр ? сораулары Нәрсәдер? Нидер? Тикшерү эше. Тест Кемдер? сораулары

Минем дусларым 8

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлык формалары.

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең юклык формалары.Сайланма диктант. Фигыль заманнары.

Белән бәйлеге.Монда ,тегендә сүзләре.Хикәя фигыль+башлаган төзелмәсе.Дүрт аяклы дусларыбыз бүлеге буенча иҗади эш.

Яз темасына лексик минимум.

Дүрт аяклы дусларыбыз7 Контроль эш “Яз”.

Хаталар өстендә эш.Парлы сүзләр.

Бир, бирегез+ әле төзелмәсе.Саннарның ясалшы. Гади саннар.Кушма саннар.

Язгы бәйрәмнәр бүлеге буенча тест.Туган ил темасына лексик минимум

Язгы бәйрәмнәр.5Аксубай-туган ягым” темасына хикәя төзеп язу.Анда күрсәтү алмашлыгы.

Күрсәтү алмашлыкларын сөйләмдә куллану.Тема буенча лексиканы кабатлау. Сүзлек диктанты.Җәй темасы буенча лексик-грамматик минимум

Минем туган илем.6 Сәгать ничә?соравы.

Матур җәй җитә. “Җәй” темасына җөмләләр төзеп язу. атар халык ашлары.Бәйләнешле сөйләм үстерү."Җәйге ял" темасына дуска хат язу.

Контроль тест. “Ямьле җәй”.Хаталар өстендә эш. бәйлекләрне кабатлау.

Чәчәкле җәй, ямьле җәй.10

Хаталар өстендә эш. бәйлекләрне кабатлау.Фигыльләрне кабатлау.Арадаш аттестация .Хаталар өстендә эш. Кроссворд чишү.

Исемнәрне кабатлау.Ялгызлык исемнәрен кабатлау. Йомгаклау дәресе.






7.Укыту методик комплекты.

Дәреслек: Р.З. Хәйдәрова, Н.Г.Галиева,Г.М.Әхмәтҗанова “Күңелле татар теле”. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2014ел.Өстәмә әдәбият:

1.Р.З.Хәйдәрова,Н.Г.Галиева.Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту.2нче сыйныф .Укытучы өчен методик кулланма.(Казан.”Мәгариф” нәшрияты.1999)

2.”Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар” 1-11нче сыйныфлар.Казан , Татарстан китап нәшрияты, 2011.Төзүчеләр: Р.З.Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева3.Татар теленнән диктантлар ,контроль эшләр,тестлар. Р.Н.Фатыйхова . ”Гыйлем” нәшрияты .2009.

8.Укыту-тематик план.

Темаларның исеме


Уку эшчәнлегененә характеристика һәм уку эшчәнлегенең төрләре

План буенча үтәлү вакыты

Факт

буенча үтәлү вакыты

1

Белем көне темасына лексик-грамматик минимум.

1

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү

3.09


2

Белем көне белән котлау язу.

1

укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү

4.09


3

О, ы, э хәрефләренең әйтелеше, язылышы.

1

Дәреслек белән эш итә белү.
Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү

6.09



4

Раслау һәм инкарь сүзләре.

1

Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү.

10.09


5

Сорау кисәкчәләре. –мы/-ме

1

укучы ролен үзләштерү;

11.09


6

Сан, саналмыш.

1

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

13.09


7

Тартым алмашлыклары

1

Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү

17.09


8

[К], [п] авазларының чиратлашуы

1

Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.

18.09


9

Исемнәрнең күплек саны.

1

иптәшләреңә, дусларыңа карата ярдәмчел булу;

20.09


10

Сузыклар авазлар

1

Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү

24.09


11

Тартык авазлар

1

Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү.

25.09


12

Ике аваз белдерүче к,г хәрефләре

1

Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.
Парларда эшли белү.

27.09


13

Ике аваз белдерүче о,ы,э

1

укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;

1.10


14

О, ө хәрефләренең сүзнең беренче иҗегендә генә язылуы.

1

Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.

2.10


15

Ң хәрефе кергән сүзләрнең язылышы.

1

Эш сыйфатына бәя бирә белү.

4.10


16

Микъдар саны.

1

Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү

8.10


17

Тәртип саннары.

1

Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү
Парларда эшли белү

9.10


18

Җыю саны.

1

иптәшләреңә, дусларыңа карата ярдәмчел булу

11.10


19

Инфинитив.

1

Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.

15.10


20

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре.

1

Дәреслек белән эш итә белү.

16.10


21

Уку-язу әсбаплары. Тәрҗемә эше.

1

Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.

18.10


22

Сүзтезмәләр . Сүзлек диктанты.

1

Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү.

22.10


23

Ничә?ничәдә? сораулары.

1

укучы ролен үзләштерү;

23.10


24

Ничек? соравы.

1

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.
Эш сыйфатына бәя бирә белү.

25.10


25

Контроль диктант.”Мәктәптә”.

1

Дәреслек белән эш итә белү.
Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү

29.10


26

Хаталар өстендә эш. Бәйлекләр.

1

Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү

30.10


27

Тикшерү эше. Тест.

1

Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.

1.11


28

Табигать темасына лексик-грамматик минимум.

1

иптәшләреңә, дусларыңа карата ярдәмчел булу;
укучы ролен үзләштерү;

12.11


29

Үткән заман хикәя фигыль.

1

Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.
Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.

13.11


30

Юнәлеш килеше.

1

Дәреслек белән эш итә белү.
Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.

15.11


31

Чыгыш килеше.


1

Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.
Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

19.11


32

Урын-вакыт килеше.

1

иптәшләреңә, дусларыңа карата ярдәмчел булу;

20.11


33

Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше.

1

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

Укытучы ярдәме Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү. белән эшне планлаштырырга өйрәнү

22.11


34

Төшем килеше.

1

Дәреслек белән эш итә белү.
Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү.

26.11


35

Транскрипция .

1

Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;
Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.

27.11


36

Алфавит. Иҗади эш.

1

укуга карата кызыксыну хисе булу,

29.11


37

. Иялек килеше.

1

Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.

3.12


38

Юнәлеш килеше.

1

Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.

4.12


39

Баш килеш

1

Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.

6.12


40

Өйрәтү характерында изложение.”Песнәк белән Әнисә”.

1

иптәшләреңә, дусларыңа карата ярдәмчел булу

10.12


41

Фигыльнең барлык, юклык формасы.

1

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

Эш сыйфатына бәя бирә белү.

11.12


42

Өстендә, астында бәйлек сүзләре.

1

Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү

13.12


43

Бирелгән план буенча хикәя төзү .“Чирик”.

1

Дәреслек белән эш итә белү.
.

17.12


44

-ырга +ярата төзелмәсе.

1

Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү.

18.12


45

Берлек сандагы исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

1

Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.

20.12


46

Контроль диктант.”Авылда".

1

Парларда эшли белү

24.12


47

Хаталар өстендә эш. Күплек сандагы исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

1

иптәшләреңә, дусларыңа карата ярдәмчел булу;

25.12


48

Аффикслар.

1

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

Эш сыйфатына бәя бирә белү.

27.12


49

Тикшерү эше. Тест.

1

Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү.
Парларда эшли белү

14.01


50

Хайваннар темасына лексик-грамматик минимум.

1

Дәреслек белән эш итә белү.
Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү

15.01


51

Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

1

иптәшләреңә, дусларыңа карата ярдәмчел булу;
укуга карата кызыксыну хисе булу,

17.01


52

Фигыль заманнары. Хәзерге заман.

1

Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
Эш сыйфатына бәя бирә белү

21.01


53

Үткән заман хикәя фигыль.

1

Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү.

22.01


54

Киләчәк заман хикәя фигыль. Сүзлек диктанты.

1

Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;
Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

24.01


55

Сыйфат дәрәҗәләре. Гади дәрәҗә.

1

иптәшләреңә, дусларыңа карата ярдәмчел булу;

28.01


56

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар.

1

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү

29.01


57

Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар.

1

Дәреслек белән эш итә белү

31.01


58

Кыш темасына лексик- грамматик минимум. Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар..

1

Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү

4.02


59

Тикшерү эше. Тест .

1

Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.

5.02


60

Дуслык темасына лексик-грамматик минимум. Кушма сүзләр.

1

укучы ролен үзләштерү

7.02


61

Кушма сүзләр белән җөмләләр төзү.

1

Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.

11.02


62

Хәтер диктанты.

1

Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

12.02


63

Сүз ясагыч кушымчалар.

1

Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү

14.02


64

Фигыльнең теләк формасы.

1

көзге табигатькә соклану

18.02


65

Хикәя фигыль+башлады төзелмәсе.

1

Дәреслек белән эш итә белү.
Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү.

19.02


66

Тәрҗемә эше. Фигыль.

1

Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;
Парларда эшли белү.

21.02


67

Кайдан? Кая кадәр ? сораулары.

1

Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү

25.02


68

Нәрсәдер? Нидер? Кемдер? сораулары.

1

Дәреслек белән эш итә белү.
Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү

26.02


69

Тикшерү эше. Тест.

1

Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;
Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша

28.02


70

Фигыльләрнең барлык-юклык формасы.

1

укуга карата кызыксыну хисе булу

4.03


71

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлык формалары.

1

Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү.

5.03


72

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең юклык формалары.

1

Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.

7.03


73

Сайланма диктант. Фигыль заманнары.

1

Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.

11.03


74

Белән бәйлеге.

1

укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү

12.03


75

Монда ,тегендә сүзләре.

1

Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү. Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү

14.03


76

Хикәя фигыль+башлаган төзелмәсе.

1

Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү
Парларда эшли белү.

18.03


77

Дүрт аяклы дусларыбыз бүлеге буенча иҗади эш.

1

Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү

19.03


78

Яз темасына лексик минимум.

1

Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү

21.03


79

Контроль эш “Яз”.

1

укучы ролен үзләштерү

1.04


80

Хаталар өстендә эш.Парлы сүзләр.

1

Эш сыйфатына бәя бирә белү

2.04


81

Бир, бирегез+ әле төзелмәсе.

1

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

4.04


82

Саннарның ясалшы. Гади саннар.

1

Дәреслек белән эш итә белү.
Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.

8.04


83

Кушма саннар.


1

Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.

9.04


84

Язгы бәйрәмнәр бүлеге буенча тест.

1

Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

11.04


85

Туган ил темасына лексик минимум.

1

Дәреслек белән эш итә белү.

15.04


86

Аксубай-туган ягым” темасына хикәя төзеп язу.

1

Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;

16.04


87

Анда күрсәтү алмашлыгы.

1

Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.

18.04


88

Күрсәтү алмашлыкларын сөйләмдә куллану.

1

укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;


22.04


89

Тема буенча лексиканы кабатлау. Сүзлек диктанты.

1

Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша

23.04


90

Җәй темасы буенча лексик-грамматик минимум.

1

Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү

25.04


91

Сәгать ничә?соравы.

1

. Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.

29.04


92

Матур җәй җитә. “Җәй” темасына җөмләләр төзеп язу.

1

укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү

30.04


93

Татар халык ашлары.

1

Эш сыйфатына бәя бирә белү

2.05


94

Бәйләнешле сөйләм үстерү."Җәйге ял" темасына дуска хат язу.

1

Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү

6.05


95

Контроль тест. “Ямьле җәй”.

1

Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү
Парларда эшли белү.

7.05


96

Хаталар өстендә эш. бәйлекләрне кабатлау.

1

укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;

9.05


97

Фигыльләрне кабатлау.

1

Эш сыйфатына бәя бирә белү

13.05


98

Арадаш аттестация .

1

Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү. Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.

14.05


99

Хаталар өстендә эш. Кроссворд чишү.

1

Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү

16.05


100

Исемнәрне кабатлау.

1

укучы ролен үзләштерү

20.05


101-102

Ялгызлык исемнәрен кабатлау.


2

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

21.05

23.05


103-105

Йомгаклау дәресе.

3

Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.

27.05

28.05

30.05












Арадаш аттестация үткәрү формасы:

контроль эш

1 вариант

1 нче өлеш

А 1. Выбери мягкий гласный звук.

  1. [а];

  2. [ә];

  3. [ы];

  4. [у].

А 2. Выбери слово, которое стоит в прошедшем времени.

  1. коелган;

  2. бии;

  3. озыная;

  4. исә.

А 3. Найди лишнее слово.

  1. көз;

  2. саргая;

  3. кыздыра;

  4. салкынча.

А 4. Найди лишний ответ.

Бүген көн . . .

  1. болытлы;

  2. җилле;

  3. яңгырлы;

  4. көндезге.

А 5. Выбери нужное окончание.

Төнлә Казан . . . температура минус 5°.

  1. га;

  2. да;

  3. та;

  4. дан.

А 6. Найди слово, которое отвечает на вопрос нәрсәне?

  1. әтине;

  2. мәтрүшкә;

  3. урманны;

  4. дару үләннәре.

А 7. Найди правильный перевод.

Живем в шестером

  1. алтынчы яшибез;

  2. алты яшибез;

  3. алтылар яшибез;

  4. алтау яшибез.

А 8. В каком варианте допущена ошибка?

  1. Минем әнисе;

  2. Синең өстәлең;

  3. Сезнең мәктәбегез;

  4. Аның уенчыгы;

2 нче өлеш

Как ты скажешь о том, что

В 1. Она на перемене не играет

В 2.На уроке нельзя кричать.

В3. Около стола сидит собака.

3 нче өлеш

Напиши 5-6 предложения про лето.

Бәяләү критерийлары.

Еллык аттестация эше 3 өлештән тора.1нче өлештәге 8 бирем берәр бал белән бәяләнә. Укучы беренче өлештә 8 балл җыя. 2нче өлештә 3 бирем 1әр балл белән бәяләнә. Укучы икенче өлештә 3 балл җыя..3нче өлештәге бирем 5балл белән бәяләнә. Барлыгы 16 балл.

13-16 балл-“5”ле

10-12 балл-“4”ле

7-9 балл –“3”ле

6 дан түбән балга”2”ле куела

2 вариант

1 нче өлеш

А 1. Выбери мягкий гласный звук.

  1. [ү];

  2. [о];

  3. [ы];

  4. [а].

А 2. Выбери слово, которое стоит в прошедшем времени.

  1. җиткән;

  2. ява;

  3. чаба;

  4. башланыр.

А 3. Найди лишнее слово.

  1. бака яфрагы;

  2. мәтрүшкә;

  3. көз;

  4. кычыткан.

А 4. Найди лишний ответ.

Көз көне . . .

  1. яфраклар саргая;

  2. кояш кыздыра;

  3. яңгыр ява;

  4. төннәр озыная.

А 5. Выбери нужное окончание.

Без кичә урман . . . бардык.

  1. га;

  2. да;

  3. та;

  4. дан.

А 6. Найди слово, которое отвечает на вопрос кемне?

  1. табигатьне;

  2. төлкене;

  3. урманны;

  4. балаларны.

А 7. Найди правильный перевод.

Семь учеников-

  1. җиде укучы;

  2. җиденче укучы;

  3. җиделәр укучы:

  4. җиде укучылар;

А 8. В каком варианте допущена ошибка?

  1. Минем әнием;

  2. Синең өстәлең;

  3. Сезнең өйләре;

  4. Аның китабы;

2 нче өлеш

Как ты скажешь о том, что..

В1.Она хорошая ученица.

В2. По школе нельзя бегать.

В3. Около дома растёт дерево.

3 нче өлеш

Напиши 3-4 предложения про лето.

Бәяләү критерийлары.

Еллык аттестация эше 3 өлештән тора.1нче өлештәге 8 бирем берәр бал белән бәяләнә. Укучы беренче өлештә 8 балл җыя. 2нче өлештә 3 бирем 1әр балл белән бәяләнә. Укучы икенче өлештә 3 балл җыя..3нче өлештәге бирем 5балл белән бәяләнә. Барлыгы 16 балл.

13-16 балл-“5”ле

10-12 балл-“4”ле

7-9 балл –“3”ле

6 дан түбән балга”2”ле куела.



Кулланылган әдәбият исемлеге

-Абдрәхимова Я.Х.“Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр”( 3 – 4 сыйныфлар) Казан “Мәгариф” 2008.

-Вәгыйзов С.Г.“Кызыклы грамматика” Казан, “Мәгариф” 2002.

-Газизова А.Н.“Башлангыч сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы” Казан, “Яңалиф” 2007.

-Сафина С. Р. “Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән сочинениеләр” Казан, “Яңалиф” 2005.

-«Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, “Ачык дәрес”газетасы

-Хайдарова Р.З., Гыйниятулиина Л.А. .Книга для родителей/ Яр Чаллы: “Татармультфильм”, 2012.

-Хәйдәрова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М., Мөхәметдинов М.Р. Диск : “Күңелле татар теле” / Яр Чаллы.

-Хәсәнова М.Х. “ Диктантлар җыентыгы” ( 1 – 4 сыйныфлар өчен) Казан ,“Мәгариф” 2006

-Хәсәнова Н.М.«Рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнүчеләр өчен күнегүләр җыентыгы» Яр Чаллы, 2004







Рабочая программа по татарскому языку для 4 класса (русскоязычная группа)
  • Начальные классы
Описание:

Шәхси, метапредметлы һәм предметлы  нәтиҗәләрШәхси нәтиҗәләр:

- туган илгә карата шәхси караш булдыру;

- чын кеше сыйфатлары булдыру;

- мөстәкыйльлелек һөм җаваплылык үстерү;

- этик хисләр, мөлаемлылык үстерү;

- рухи-әхлакый идеалларына китерү;

- олылар белән хезмәттәшлек;

- аралашу культурасы күнекмәләре .

Метапредметлы нәтиҗәләр:

- аң -белем  үстерү;

- проблемаларны мөстәкыйль рәвештә таба алу;

- эзләнү юлларын һөм нәтиҗәләрен ачыклау;

- логик фикерләү:чагыштыру, синтез, анализ ясый белү;

- конфликтлы ситуацияләрдән чыгу юлын табу;

- укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү;

Предметлы  нәтиҗәләр:

- Россиядә күп милләт  халыкларының төшенчәсен бирү;

- татар теленең төп  төшенчәләр буенча башлангыч белем ( фонетик, лексик, грамматик);

- татарча югары сөйләм культурасыформалаштыру;

- туган телнең орфоэпик, лексик, грамматик төшенчәләре;

- сүз турында башлангыч төшенчәләр формалаштыру;

- уку, язу гамәлләре формалаштыру.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- дәреслектә ориентлаша белү;

- шартлы билгеләрнең телен белү;

- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;

- төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

- материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;

- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз уңышларың/уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү;

- үз фикереӊне һәм позицияӊне формалаштыру;

- уртак эшчәнлеккә һәм гомуми чишелешкә килү;

- партнёрныӊ нәрсәне белүен һәм күрүен, нәрсәне белмәвен һәм күрмәвен исәпкә алып, аӊлаешлы сөйләм төзергә, сораулар бирү;

- партнёрныӊ эш-гамәлләрен контрольгә алу;

- сөйләмнеӊ диалог формасын үзләштерү.

 

   .

Автор Яруллина Гульшат Минасхатовна
Дата добавления 05.01.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел
Просмотров 1030
Номер материала 33407
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓