Главная / Другое / рабочая программа по татарскому языку (9 класс татарская группа)

рабочая программа по татарскому языку (9 класс татарская группа)

Каралды”

гуманитар фәннәр циклы буенча

мәктәп методик берләшмә җитәкчесе:

__________ Г.Р. Низамова

Беркетмә № 1 26.08.2014

.

Килешенде”

милли белем һәм тәрбия эшләре буенча

директор урынбасары

___________ Ә.С.Хасмөхәммәтова

Педсовет №1 27.08.2014

Расланды”

мәктәп директоры:

________________ Р.Р.Гыймаев

Приказ №187 28.08.2014




Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге

Валерий Павлович Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе”

бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесенең


9 “В” сыйныфы өчен 2014-2015 уку елына

Татар теленнән эш программасы

(татар төркемнәре өчен)





Төзеде:

1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Харисова Лилия Малих кызы






2014 ел.


Аңлатма язуы

.

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1. Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

  2. 2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).

  3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).

  4. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан программа (1-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

  5. Мәктәпнең, 2014-2015 уку елы өчен төзелгән, укыту планы һәм еллык календарь графигы.

  6. 9 нчы сыйныфта татар теле дәреслеге. (К.З. Зиннәтуллина, Ф.Ф. Фатыйхова, Р.Х. Мирзаһитов - Казан, Татарстан китап нәшрияты , 2011).


Мәктәпнең, 2012-2013 уку елы өчен төзелгән, укыту планы һәм еллык календарь графигы, гомуми урта белем бирү учреждениесенең Типовой нигезләмәсе буенча 9 нчы сыйныфта татар теленнән 34 уку атнасы каралган, шул исәптән һәр атнага 2 сәгать вакыт бирелә, елына 68 сәг., ә дәүләт программасында 68 сәгать каралган. Шул исәптән: теоретик материал –35 сәгать, кабатлау -16 сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерү – 15сәгать, төрле типтагы тикшерү эшләре - 19 сәгать.


Барлыгы

Теоретик материал

Кабатлау

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Шулардан: диктанат

Сочинение

Изложение

68

37

18

15

5(2)

2 (1)

7(2)


Татар теле укытуның максатлары һәм бурычлары:

  • Укучыларда татар теленә хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү;

  • Укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү; дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;

  • Татар теле, аның төзелеше, кулланылышы турында мәгълүмат алу; татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллау, аларны тиешенчә куллана белү; сүз байлыгын арттыру, сөйләмдә кулланыла торган грамматик чараларны төрлеләндерү;

  • Телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.

Төп темалар

Сәг.

Белем һәм күнекмәләр

1

Синтаксис буенча өйрәнгәннәрне искә төшерү.

2

Гади җөмлә синтаксисы;

2

Кушма җөмлә синтаксисиы һәм пунктуация

25

-Кушма җөмлә: кушма җөмлә турында гомуми төшенчә, кушма җөмлә төзүче җөмләләрнең бер-берсенә бәйләнеше

-Тезмә кушма җөмлә: тезмә кушма җөмләләрдә бәйләүче чаралар; теркәгечле тезмә кушма җөмләләр, алар янында тыныш билгеләре; теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр, алар янында тыныш биогеләре.

-Ииярченле кушма җөмлә: баш һәм иярчен җөмлә; иярчен җөмләләрне мәгънә һәм төзелеш ягыннан төркемләү.

-Иярченле кушма җөмләнең төзелеш ягыннан төрләре: аналитик иярчен җөмләләр, синтетик иярчен җөмләләр, иярченле кушма җөмләләрнең синонимлыгы һәм рус телендә бирелеш формалары;

-Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре: иярчен ия җөмлә, иярчен хәбәр җөмлә, иярчен тәмамлык җөмлә, иярчен аергыч җөмлә;

-Иярчен хәл җөмләләр: иярчен вакыт җөмлә, иярчен урын җөмлә, иярчен рәвеш җөмлә, иярчен күләм җөмлә, иярчен максат җөмлә, иярчен шарт җөмлә, иярчен кире җөмлә, иярчен кереш җөмлә,;мәгънә һәм төзелеше ягыннан төрле булган иярченле кушма җөмләләрне сөйләмдә дөрес куллану, иярченле кушма җөмләләрне үзгәртеп кору;

-Катлаулы кушма җөмләләр: күп тезмәле кушма җөмлә, күп иярченле кушма җөмләләр, тиңдәш, тиңдәш түгел бер-бер артлы ияртүле һәм берничә төр иярүле күп иярченле кушма җөмләләр; катнаш кушма җөмләләр турында төшенчә;

3

Текст синтаксисы һәм пунктуация

8

-Текст синтаксисы: тезем, чит сөйләмле текст, туры сөйләм янында тыныш билгеләре;

-Пунктуация: җөмләнең төзелеше, мәгънәсе, интонация һәм тыныш билгеләре; нокта, сорау, өндәү билгеләре куела торган очраклар; күп нокталар һәм куштырнаклар куелу очраклары; өтер куелу очраклары; нокталы өтер, ике нокта куелу очраклары; сызык, җәяләр куелу очраклары;

4

Стилистика һәи сөйләм культурасы

4

-Әдәби һәм язма сөйләм стильләре турында төшенчә; язма сөйләм стильләре; синонимнарның сөйләм оештырудагы роле, стилистик хаталар; сөйләм культурасы, әдәби тел нормалары;

5

5 – 9 нчы сыйныфларда үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

6 (8)

-Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография; лексикология;сүз төзелеше һәм сүз ясалышы; морфология, синтаксис һәм пунктуация

7

Бәйләнешле сөйләм үстерү

15



Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы:

  • Коммуникатив компетенция. Сөйләм. Телдән һәм язма сөйләм. Диалогик һәм монологик сөйләм. Сөйләм стильләре. Матур әдәбият теле.

  • Телдән һәм язма сөйләмне аеру. Тел берәмлекләрен аралашуны ситуация үзенчәлекләренә карап сайлый белү. Аралашу өлкәсенә һәм ситуациясенә бәйле рәвештә телдән һәм язма сөйләмне дөрес файдалану.

  • Текстның темасы, төп фикере һәм төзелеше. Аларның стильләрендә жанр төрлелеге.

  • Татар әдәби теле һәм аның нормалары турында төшенчә.

  • Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү.

  • Укуның төрле төрләрен (танышу, өйрәнү һ.б.)үзләштерү. Уку киталары, масса күләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б. чаралар белән эшләү алымнарын үзләштерү.

  • Иҗтимагый-мәдәнии, әхлакый, көнкүреш, уку темаларына бәйле булган монологтк һәм диалогик сөйләм үрнәкләрен төзү.

  • Текстның эчтәлеген кыскача , тулы яки сайлап алып сөйләү. Диктантлар, изложениеләр һәм сочинениеләр язу. Төрле стилҗ һәм жанрдагы текстлар төзү: бәяләмә, аннотация, хат, ышаныч кәгазе, гариза, тезис, конспект һ.б.ш.

  • Лингвистик компетенция. Телнең кеше тормышында һәм җөмгыятьтә тоткан урыны. Татар теле – Татарстан Республикасының дәүләт теле. Татар теле – татар халкының милли теле.

  • Матур әдәбият һәм аның нормалары турында төшенчә.

  • Татар теленең үсештә булуы. Соңгы елларда татар теле лексикасындагы үзгәрешләр.

  • Тел белеменә караган сүзлекләр һәм алардан файдалану.


Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

  • ана теленең төп берәмлекләрен һәм аларның билгеләрен белү;

  • телдән һәм язма сөйләм, диалог, монолог, аралашу ситуацияләрендә тел стильләре, текст төшенчәләрен аңлау һәм гамәлдә дөрес куллану;

  • тыңлап аңлау һәм уку буенча телдән һәм язма рәвештә (радио, телеведениедән һ.б.) хәбәр ителгән мәгълүматны аңлау;

  • сөйләү һәм язуда татар әдәби теленең төп нормаларын (орфоэпик, лексик, грамматик, орфографик һәм пунктацион)саклау һәм сөйләм әхлагы нормаларын үтәү;

  • татар теленең фонетик, лексик системаларын һәм грамматик төзелешен үзләштерү;

  • сүзләрне төзелеше һәм ясалышыбуенча тикшерә белү;

  • текст төзелешен һәм тел үзенчәлекләрен билгәли белү;

  • сөйләм стиле, фәнни, публицистик, рәсми-эш, матур әдәбият стильләрен аерырга өйрәтү;

  • ана теленең грамматик категорияләрен белү;

  • грамматик үзенчәлекләренә карап, сүз төркемнәрен аера белү;

  • сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау;

  • сүз, сүзтезмә, җөмләләрдәге хаталарны төзәтү;

  • җөмләгә синтаксик анализ ясау;

  • төрле стиль һәм жанрдагы текстларны тиешенчә уку күнекмәләре булдыру;

  • төрле сүзлекләрдән һәм белешмә характерындагы китаплардан, массакүләм мәгълүмат чараларыннан урынлы файдалану;

  • синтетик һәм аналитик иярченле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү;

  • текстның эчтәлеген телдән яки язмача төгәл итеп, сайлап яки кыскача, гади һәм кушма җөмләләр кулланып сөйли белү;

  • бирелгән темага, куелган максатка ярашлы рәвештә, төрле ситуацияләрдән чыгып, сурәтләү яки хикәяләү характерындагы текстларны телдән яки язмача әзерләү;

  • җөмләнең тиңдәш кисәкләрен, аерымланган кисәкләрен тиешенчә куллана белү, алар янында тыныш билгеләрен кую;

  • сорауларга тулы һәм дөрес итеп җавап бирү;

  • төрмыш-көнкүреш, уку, иҗтимагый, мәдәни темаларга әңгәмә кору, үз фикереңне яклап, әңгәмә-бәхәс формасында сөйләшү күнекмәләренә ия булу”

  • туры һәм кыек сөйләмнән урынлы файдалану, алар янына тиешле тыныш билгеләрен кую;

  • текстның планын төзү яки аның эчтәлеген конспект формасында язу;

  • тәкъдим ителгән текстларны рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү;

  • ана теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау;

  • татар теле дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне ана теленең кеше һәм җәмгыять тормышында алып торган урынын аңлап куллана һәм бәяли белергә өйрәнү, татар теленең Татарстан Республикасында дәүләт теле буларак өйрәнелүен, аның иҗтимагый әһәмиятенең артуын аңлау.


IX нчы сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомум күнекмәләр

Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә

Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итү

Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

1. Уку мәсьәләләрен мөстәкыйль билгеләү

2. Уку операцияләрен планлаштыру.

3. Белем алуның рациональ ысулларын сайлау.

4Үзеңнең уку һәм танып-белү эшчәнлегеңне анализлау, аңа бүя бирү.

5.Мөстәкыйль белем алу буенча эшне планлашты -рырга өйрәнү.

1. Дәреслек белән эш итә белү.

2. Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү

3. Төрле текстлардан төп фикер не аерып ала белү, текстның логик схемасын билгеләү, гади һәм катлаулы план белән эш итү.

4. Белемнәрне системалаштыру өчен таблица, график, схемалар -дан файдалану. .

5. Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, дөрес уку:

-уку елы башында -90-110 сүз

-уку елы ахырында-90-110 сүз

6. Сүзлекләрдән файдалана белү, белешмә әдәбият белән система- лы эшләү.

7. Вакытлы матбугат басмалары белән даими эшли белү

1.Уку мәсьәләсен куя белү.

2. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.

3. Танып белү активлыгын үстерү.

4, Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәләрен камилләштерү.

5. Грамматик анализ төрләрен үзләштерү:

- мөстәкыйль сүз төркемнәренә морфологик анализ;

- ярдәмлек сүз төркемнәренә морфологик анализ;

-гади җөмләгә синтаксик анализ;

-кушма җөмләгә синтаксик анализ;

6. Тикшеренү ысуллары:

- модельләштерү;

-охшатып эшләү.

7. Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләре булдыру.

1. Телдән сөйләм:

-Кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе;

- Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе;

- Диалоглар төзү күнекмәсе;

2. Язма сөйләм:

-күчереп язу;

-фикер йөртү элементлары кертеп, әзер план буенча бирелгән темага сочинение язу- 2 (1)

-катлаулы план буенча изложение язу- 7 (2)

уку елы башында 350-370 сүзле текст (язма күләме 135-140 сүз) уку елы ахырында 370-390 сүзле текст (язма күләме140-145 сүз);

-сүзлек диктанты – 30-38 сүз

-контроль диктант- 2 (105-125 сүз);

-эш кәгазьләре язу ( гариза, хат, акт)


Электрон әсбаплар исемлеге

Әсбап төре

Исеме

Электрон мультимедияле ярдәмлек

Татар теле – 5”, общественный фонд “Сәләт” молодежи РТ, по заказу Министерства образования РТ .

Мультимедияле программа

Татар теле. 5-11”, “Белем.ру” ҖЧҖ, 2009.

Аудио язмалар

Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар)

Видео язмалар

Татар әдәбияты дәресләренә фильмнар (5-11 сыйныфлар)

Презентацияләр

Шәһси архивтан алынган һәм укытучының авторлык презентацияләре


Укытучылар һәм укучылар өчен әдәбият исемлеге

  1. 5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. - Казан: “Мәгариф”, 2001.

  2. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. 8-11 сыйныфлар. – Казан: “Мәгариф”, 2005.

  3. Бердәм руспублика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек. Татар теле. – Казан: РИЦ “Школа”, 2008.

  4. Вәлиева Ф.С.Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: “Раннур”, 2000.

  5. Галиуллина Г.Р. Татар теле. Лексикология. - Казан: “Мәгариф”, 2007.

  6. Максимов Н.В. Бердәм Республика имтиханы. Татар теленнән зачёт үткәрү өчен биремнәр. - Казан, 2007.

  7. Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2002, 2008.

  8. Мәктәптә татар телен укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004.

  9. Нигъмәтуллов М.М. Хәзерге татар әдәби теле. Сүз ясалышы. Сүз төркемнәре. – Филология факультетының татар бүлеге студентлары өчен уку әсбабы. – Яр Чаллы, 1991.

  10. Сафиуллина Ә.Н. Татар орфографиясенең кыен очракларына дидактик материаллар. – Казан: “Гыйлем” нәшрияты, 2008.

  11. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. - Казан: “Мәгариф”, 2002

  12. Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов С.М. Синтаксистан күнегүләр җыентыгы. - Казан: 1982.

  13. Татар теле. Бердәм республика имтиханына шзерлек өчен кулланма. – Казан: РИЦ “Школа”, 2007.

  14. Татар телендә тыныш билгеләре. - Казан: “Мәгариф”,1995.

  15. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы. 5-11 класслар - Казан: “Мәгариф”, 1998.

  16. Татар теленнән тестлар. Синтаксис / Ф.С.Сафиуллина, Г.Ә.Нәбиуллина. – Казан: “Яңалиф” нәшрияты. – 2006.

  17. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Татар теленнән күнегүләр җыентыгы һәм тестлар. – Казан: “Яңалиф”, 2006.

  18. Харисова Ч.М. Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар. – Казан: “Мәгариф”, 2006.

  19. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. - Казан: “Мәгариф”, 2006.



Календарь-тематик план.


Дәрес темасы




Сәгать саны

Дәрес тибы

Дәрестә кулланган эш төрләре

Контроль төре

Үзләштерергә яки камилләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр

Өй эше

Дата

Искәрмә

План

Факт




Гади җөмлә синтаксисын кабатлау





1

Гади җөмлә синтаксисы

1

Кабатлау, белемнәрне системага салу дәресе

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Әйтү максаты ягынна җөмлә төрләрен, җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен, тиңдәш кисәкләрне, аерымланган кисәкләре, модаль кисәкләре һәм алар янында тыныш билгелә

ренең куелышын искә төшерү

8 нче күнегү, күчереп язарга, тыныш билгеләрен аңлатырга

3.09



2

Гади җөмлә синтаксисы

1

Кабатлау, белемнәрне системага салу дәресе

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.

Тест (10 мин)

Бер составлы һәм ике составлы җөмләләр, тулы һәм ким җөмләләр, раслау һәм инкарь җөмләләр, туры һәм кыек сөйләм, һәм алар янында тыныш билгеләренең куелышын искә төшерү

11 нче күнегү, текстны укырга, үзегезгә ошаган һөнәр турында языгыз

5.09



3

Кереш диктант “Хәниф абый”61 бит.

1





Кагыйдәләрне искә төшерергә

10.09






Кушма җөмлә синтаксисы һәм пунктуация

Кушма җөмлә





4

Кушма җөмлә турында гомуми төшенчә.

1

Яңа материал белән таныштыру дәресе

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Кушма җөмләнең ике яки берничә гади җөмләдән торуы, гади җөмләдән төзелешләре белән аерылуы.

14 нче күнегү, татарчага тәрҗемә итәргә, җөмләләрнең төрен аңлатыгыз

12.09



5

Кушма җөмлә төзүче җөмләләрнең бер-берсенә бәйләнеше

1

Катнаш дәрес

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Кушма җөмләгә берләшкән гади җөмлә-нең форма ягыннан үзара тыгыз бәйләнгән булулары, түбәндәге чаралар (теркәгеч, мөнәсәбәтле сүз, интонация, кушымча, бәйлек һәм бәйлек сүз, янәшәлек,) ярдәмендә бәйләнүләре


12-15 бб. Кагыйдәне конспектларга

17.09






Тезмә кушма җөмлә





6

Тезмә кушма җөмлә. Бәйләүче чаралары

1

Яңа материал белән таныштыру дәресе

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Кушма җөмлә эчендәге гади җөмлә -ләрнең үзара тезү һәм ияртү юлы белән бәйләнүләре.Үзара тезү юлы беләг бәйләнгән җөмләләәрдән торган кушма җөмләләрнең тезмә кушма җөмлә дип аталуы.Теркәгечле һәи теркәгечсез кушма җөмләләр булуы

17 нче күнегү, башта тиңдәш кисәкле гади җөмләләрне, аннан тезмә кушма җөмләләр күчереп яәарга

19.09



7

Теркәгечле тезмә кушма җөмләләр. Алар янында тыныш билгеләре

1

Катнаш дәрес

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Теркәгечле кушма җөмләләрнең үзара җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнүе; теркәгечле тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр бер-бер берсеннән өтер белән аерылулары

22 нче күнегү, бирелгән теркәгеч файдаланып, “Туган тел” темасына хикәя яз тыныш билге\ен аңлат

24.09



8

Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр. Алар янында тыныш бигеләре


1

Катнаш дәрес


Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне бәйли торган чаралар: санау интонациясе, каршы кую интонациясе. Санау интонациясе ярдәмендә бер үк вакытта булган, бер-бер артлы килгән һәм төрле вакытта булган күренешләрнең саналып күрсәтелүе; каршы кую интонациясе ярдәмендә күренешләр бер-берсенә каршы куелулары; бер-берсеннән өтер белән аерылулары, гади җөмләләрнең үз эчендә өтер булса, андый җөмләләр үзара нокталы өтер белән аерылулары, кискен каршы куюны һәм вакыйгаларның кинәт аерылышуын белдергән җөмләләр арасында сызык куела

28 нче күнегү, санау һәм каршы кую интонацияләре ярдәмендә бәйләнгән кушма җөмләләр кулланып, “Чаңгы ярышында” дигән кечкенә хикәя язарга

26.09



9

Тезмә кушма җөмлә-не гомумиләштереп кабатлау

1.Тезмә кушма җөмләләргә синтаксик анализ

1

Белемнәрне йомгаклау һәм системага салу дәресе

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Тезмә кушмалар турында алган белемнәрне ныгыту.

22 биттәге сорауларга җавп әзерләргә


1.10




10

Тезмә кушма җөмлә-не гомумиләштереп кабатлау

2. Күнегүләр эшләү

1

Белемнәрне йомгаклау һәм системага салу дәресе

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.

Тест (15 мин)

Тезмә кушмалар турында алган белемнәрне ныгыту.

31 нче күнегү, тезмә кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясарга (1, 2)

3.10



11

Изложение “Ипекәй”

1

БСҮ

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.



Дәфтәрләргә язып бетерергә

8.10






Иярченле кушма җөмләләр





12

Иярченле кушма җөмлә: баш һәм иярчен җөмлә.Иярчен җөмлә-не мәгънә һәм төзелеш ягыннан төркемләү.

1

Яңа материал белән таныштыру дәресе

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Үзара иярчен юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган кушма җөмлә иярченле кушма җөмлә дип аталу, ияреп килгән җөмлә- иярчен дип, ияртеп килгәне-баш җөмлә дип аталуы. Баш җөмләдән иярчен җөмләгә сорау куелу. Иярчен җөмләләрнең иярчен ия, иярчен хәбәр, иярчен тәмамлык, иярчен аергыч, иярчен кереш һәм иярчен хәл җөмләләргә бүленүе. Төзелешләре ягыннан , ягъни бәйләүче чараларның иярчен җөмләнең хәбәре составында булу-булмавыннан чыгып. Иярчен җөмләләр аналитик һәм синтетик төрләргә бүленүләре.

Кагыйдәләрне конспектларга, 36 күнегү, Иярчен ле кушма җөмләләр кулланып , яраткан китабың турында кечкенә хикәя язып килергә

10.10



13

Иярченле кушма җөмлә төзелеш ягыннан төр-е: аналитик иярчен җөмлә, синтетик иярчен җөмлә.

1

Яңа материал белән таныштыру дәресе

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Баш җөмләгә үзенең хәбәре составында тормый торган чаралар ярдәмендә иярган җөмләнең аналитик җөмлә дип аталуы, бәйләүче чаралары өч төрле булуы: иярчен теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр, мөнәсәбәтле сүзләр, көттерү интонациясе, мөнәсәбәтле сүзләр, ике төрле тыныш билгесе куелу-өтер һәм ике нокта. Баш җөмләгә үзенең хәбәре составындагы чаралар ярдәмендә иярган җөмләнең синтетик җөмлә дип аталуы, бәйләүче чаралары өч төрле булуы: кушымчалар, бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр, янәшә тору, бер төрле тыныш билгесе куелу.

40, 41 нче күнегү, төзелешләрен билгеләргә, синоним җөмләләр уйлап язарга.

15.10



14

Аналитик һәм иярчен ле кушма җөләләрдә тыныш билгеләре, аларда бәйләүче чаралар

1

Катнаш дәрес

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.



46 күнегү, мәкальләрнең мәгънәсен аңлатырга

17.10



15

Иярченле кушма җөмлә-нең синонимлыгы һәм рус телендә бирелеш формалары

1

Катнаш дәрес

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.



50күнегү, тәрҗемә итәргә

22.10



16

Контроль диктант «Вөҗдан һәм намус» “V-XI сыйныфлар өчен язма эшләр” 63бит

1

Контроль дәрес

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.



Кагыйдәләрне кабатлау.

24.10






Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре





17

Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре турында гомуми төшенчә

1


Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре турында гомуми төшенчә.Җөмлә кисәкләре белән иярчен җөмлә төрләре арасындагы мәгънә ягыннан бәйләнеш үзенчәлекләрен ачыклау

41 биттәге сорауларга язмача җавап әзерләргә

29.10








18

Иярчен ия җөмлә

1

Катнаш дәрес

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Иярчен ия җөмләнең я баш җөмләнең иясе урынында килүе, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән ияне ачыклавы; аналитик һәм синтетик төрләре булуы; рус телендә придаточные изъяснительные предложения дип аталуы

54 нче күнегү, татарчага синтаксик анализ ясарга

31.10



19

Иярчен хәбәр җөмлә

Беркетмә язу

1

Катнаш дәрес

БСҮ

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Иярчен хәбәр җөмләнең я баш җөмләнең хәбәре урынында килүе, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән хәбәрне ачыклавы; бары тик аналитик булуы; рус телендә придаточные изъяснительные предложения дип аталуы

60 нчы күнегү, иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләсе булган 5 мәкаль табып язарга

12.11



20

Хаталар өстендә эш

Иярчен тәмамлык җөмлә

1

Катнаш дәрес

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Иярчен тәмамлык җөмләнең я баш җөмләнең иясе урынында килүе, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән тәмамлыкны ачыклавы; аналитик һәм синтетик төрләре булуы; рус телендә придаточные изъяснительные предложения дип аталуы

62 нче күнегү, кушма җөмләдәге иярчен җөмләләрнең мәгънә һәм төзелеш ягыннан төрләрне билгелә

14.11



21

Иярчен аергыч җөмлә



Белдерү язу

1

Катнаш дәрес


БСҮ

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Иярчен ия җөмләнең я баш җөмләнең аергычы урынында килүе, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән аергычны ачыклавы; аналитик һәм синтетик төрләре булуы; рус телендә придаточные определительные предложения дип аталуы

66 нчы күнегү, иярчен аергыч җөмләле кушма җөмләләргә синтаксис анализ ясагыз

19.11



22

Сочинение”Алда юллар, кайсын сайларга?"

1

БСҮ

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.




21.11






Иярчен хәл җөмләләр





23

Иярчен вакыт җөмлә. иярчен урын җөмлә

1

Катнаш дәрес

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Иярчен вакыт җөмләнең я баш җөмләнең вакыт хәле урынында килүе, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән вакыт хәлен ачыклавы; аналитик һәм синтетик төрләре булуы; аналитик и. җ. баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә, синтетик и.җ. баш җөмләгә кайбер килеш һәм хәл фигыль кушымчалары ярдәмендә бәйләнүе. Иярчен урын җөмләнең я баш җөмләнең урын хәле урынында килүе, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән урын хәлен ачыклавы; аналитик һәм синтетик төрләре булуы; аналитик и. җ. баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә, синтетик и.җ. баш җөмләгә кайбер килеш кушымчалары ярдәмендә бәйләнүе.

76 нчы күнегү, кушма җөмлә-дәге иярчен җөмләләрнең мәгънә һәм төзелеш ягыннан төрләрне билгелә

26.11



24

Иярчен рәвеш җөмлә. иярчен күләм җөмлә

1

Катнаш дәрес

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Иярчен рәвеш җөмләнең я баш җөмләнең рәвеш хәле урынында килүе, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән рәвеш хәлен ачыклавы; аналитик һәм синтетик төрләре булуы; аналитик и. җ. баш җөмләгә гүя теркәгече, мөнәсәбәтле сүзләр һәм –мыни/-мени кисәкчәсе ярдәмендә, синтетик и.җ. баш җөмләгә –ча/-сә, -дай/-дәй хәл фигыль кушымчалары , кебек, шикелле, сыман, төсле, килеш, хәлдә, итеп бәйлекләре һәм бәйлек сүзләре ярдәмендә бәйләнүе. Иярчен күләм җөмләнең я баш җөмләнең күләм хәле урынында килүе, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән күләм хәлен ачыклавы; аналитик һәм синтетик төрләре булуы; аналитик и. җ. баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә, синтетик и.җ. баш җөмләгә төрле кушымчалары һәм дәрәҗәдә, кадәр бәйлек сүзләр ярдәмендә бәйләнүе.

85 нче күнегү, бирелгән бәйлек сүзләр белән бәйләнгән өч кушма җөмлә уйлап язарга,

86 нчы күнегү, кушма җөмләдәге иярчен җөмләләрнең мәгънә һәм төзелеш ягыннан төрләрне билгелә

28.11



25

Иярчен сәбәп җөмлә.

Иярчен максат җөмлә

Гариза язу

1

Катнаш дәрес.

БСҮ

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Иярчен сәбәп җөмләнең я баш җөмләнеңсәбәп хәле урынында килүе, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән сәбәп хәлен ачыклавы; аналитик һәм синтетик төрләре булуы; аналитик и. җ. баш җөмләгә чөнки теркәгече, мөнәсәбәтле сүзләр һәм көттерү интонациясе ярдәмендә, синтетик и.җ. кайбер килеш кушымчалары, хәл фигыль кушымчалары , күрә, сәбәпле, аркасында бәйлекләре һәм бәйлек сүзләре ярдәмендә бәйләнүе. Иярчен максат җөмләнең я баш җөмләнең максат хәле урынында килүе, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән максат хәлен ачыклавы; аналитик һәм синтетик төрләре булуы; аналитик и. җ. баш җөмләгә шуның өчен, моның өчен мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә, синтетик и.җ. баш җөмләгә төрле өчен бәйлеге, дип бәйлек сүзе ярдәмендә бәйләнүе.

94 нчы күнегү, иярчен сәбәп һәм максат кушма җөмләләр кулланып, спорт мәктәбе директоры исеменә гариза языгыз

3.12



26

Үзең яратып укыган әсәргә бәяләмә язу

1

Бсү

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.




5.12



27

Иярчен шарт җөмлә.

1

Катнаш дәрес

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Иярчен ия җөмләнең я баш җөмләнең шарт хәле урынында килүе, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән шарт хәлен ачыклавы; аналитик һәм синтетик төрләре булуы; аналитик и. җ. баш җөмләгә шулай булса, алай булса, югыйсә мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә, синтетик и.җ. шарт фигыль кушымчасы һәм исә, икән сүзләре ярдәмендә бәйләнүе.

96 нчы күнегү, иярчен шарт кушма җөмләләр кулланып, алдагы ял көненә планлаш-ылган эшләрегез турында кечкенә хикәя языгыз

10.12



28

Иярчен кире җөмлә.


Ышанычнамә язу

1

Катнаш дәрес

БСҮ

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Иярчен кире җөмләнең я баш җөмләнең кире хәле урынында килүе, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән ктре хәлне ачыклавы; аналитик һәм синтетик төрләре булуы; аналитик и. җ. баш җөмләгә шулай да, алай да, шулай булса да, шуңа карамастан мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә, синтетик и.җ. шарт хәл фигыль кушымчалары, хәл фигыльнең –гач,-гәч, -ып, -еп кушымчалары һәм –да,-дә кисәкчәсе, карамастан бәйлек сүзләре ярдәмендә бәйләнүе.

101 нче күнегү, иярчен шарт һәм кире кушма җөмләләрдән файдаланып, спорт ярышы турында диалог төзегез

12.12



29

Иярчен кереш җөмлә.

1

Катнаш дәрес

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Баш җөмләнең яисә аның берәр кисәгенең эчтәлегенә сөйләүченең мөнәсәбәтен белдергән, аңа аңлатма рәвешендә килгән җөмлә иярчен кереш җөмлә дип аталуы; аналитик төре генә булуы. Кереш җөмләләрнең ике төре булуы: баш җөмләгә гомумән карый торган кереш җөмләләр, баш җөмләдәге берәр кисәкнең эчтәлегенә караган кереш җөмләләр.

105 нче күнегү, төрле кереш сүзләр һәм иярчен кереш җөмләләр кертеп, бирелгән җөмләнең биш вариантын язарга

17.12



30

1 яртыелга Контроль диктант “Татар гармуны”

1




Диктант


Кагыйдәләрне кабатлау

19.12



31


Хаталар өстендә эш

Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау

1

Белемнәрне йомгаклау, системага салу дәресе



Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау

1.Белемегезне тикшерегез Тест төзегез (15 сорау)

24.12




32


Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау

1

Белемнәрне йомгаклау, системага салу дәресе


Тест (1 дәрес)

Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау

112 нче күнегү,

26.12



33

Мәгънә һәм төзелеше ягыннан төрле булган иярченле кушма җөмлә-не сөйләмдә дөрес куллану,

1

Катнаш дәрес

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Эчтәлек тыңлаучыга тизрәк, җиңелрәк барып җитсен һәм сөйләм матуррак, аһәңлерәк булсын өчен, иярченле кушма җөмләнең төп мәгънәсенә зыян китермичә, бер төрле аналитик җөмләне икенче төр аналитик җөмләгә ,

Кагыйдәне конспектларга,


14.01




34

Иярченле кушма җөмләләрне үзгәртеп кору

1

Катнаш дәрес

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


бер төр синтетик җөмләне аның башка төренә, яки аналитик төрне синтетик төргә һәм киресенчә үзгәртеп төзергә мөмкинлеге

114 нче күнегү, аналитик иярченле кешма җөмләләрнең аналитик синонимнарын, синтетик кушма җөмләләрнең синтетик синонимнарын уйлап язарга.

16.01



35

Контроль изложение “Тоткында”

1

БСҮ

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.

Изложение



21.01






Катлаулы кушма җөмләләр





36

Күп тезмәле кушма җөмлә

1

Яңа материал белән таныштыру дәресе

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Үзара тезүле бәйләнештәге икедән артык гади җөмләдән торган катлаулы җөмлә күп тезмәле кушма җөмлә дип аталуы.

117 нче күнегү, күп тезмәле кушма җөмләләргә анализ ясаргакагыйдәне конспектларга

23.01



37

Күп иярченле кушма җөмләләр

1

Яңа материал белән таныштыру дәресе

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.

Җөмләләр өстендә эш (10 мин)

Үзара ияртүле бәйләнештәге икедән артык гади җөмләдән торган катлаулы җөмлә күп иярченле кушма җөмлә дип аталуы. Төзелешләре ягыннан күп иярченле кушма җөмләләрнең дүрт төре булуы: тиңдәш ияртүле, тиңдәш түгел ияртүле, бер-бер артлы ияртүле, берничә төрле ияртүле.

Кагыйдәне конспектларга

121 нче күнегү, күп иярченле кушма җөмләләрне схемаларын табарга

28.01



38

Катнаш кушма җөмләләр турында төшенчә

1

Яңа материал белән таныштыру дәресе

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Гади җөмләләрне үзара тезү юлы белән дә, ияртү юлы белән дә бәйләнгән катлаулы кушма җөмлә катнаш кушма җөмлә дип аталу.

126 нчы күнегү, бирелгән схемаларга туры килерлек итеп, катнаш кушма җөмләләр уйлап язарга

30.01



39

Изложение “Мәшһүр галим”

1

БСҮ

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.



Дәфтәрләргә язып бетерергә

4.02



40

Хаталар өстендә эш

Кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау

1

Белемнәрне йомгаклау, системага салу дәресе

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.



133 нче күнегү, кнегүнең биременнән файдаланып эшләргә

6.02




41

Кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау

1

Белемнәрне йомгаклау, системага салу дәресе

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.

Җөмләләр өстендә эш (1 дәрес)


Карточкалар белән эш

11.02






Текст синтаксисы һәм пунктуация





42

Контроль сочинение “Нәрсә ул бәхет?”

1

БСҮ

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.

Сочинение



13.02



43

Хаталар өстендә эш

Классташыңның сочинениесенә бәяләмә бирү

1

БСҮ

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Бәяләмә бирү күнекмәләрен үстерү


18.02



44

Текст синтаксисы турында төшенчә.

1

Яңа материал белән таныштыру дәресе

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Мәгънәви яктан төгәлләнгән, билгеле бер рәвештә оешкан тоташ сөйләм текст дип аталуы. Функциональ яктан текстның өчкә бүленүе: хикәяләү, тасфирлау, фикерләү

Кагыйдәне конспектларга

20.02



45

Текстның бер төре буларак тезем

1

Яңа материал белән таныштыру дәресе

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Тиңдәш кисәкләре яки тиңдәш җөмләләре күп булу нәтиҗәсендә бик нык җәенкеләндерелгән гади яки кушма җөмләнең тезем дип аталуы. теземнең санау һәм йомг\лау бүлекләреннән торуы; санау белән йомгаклау бүлеге арасына өтер куелу.

Роберт Миңнуллин шигырьләреннән бер тезем табып язып килергә

25.02



46

Чит сөйләмле текст

1

Яңа материал белән таныштыру дәресе

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Сөйләмнең ике төрле булуы: телдән сөйләү һәм язма рәвештә; сөйләмне башкаручының сөйләүче яки автор булуы; текстта сөйләүченең үз сүзләре-автор сөйләме, сөйләүче кулланган башка кеше сүзләре чит сөйләм дип аталу; үзгәртелмичә кулланылган чит сөйләм туры сөйләм, үзгәртелеп кулланылган чит сөйләм кыек сөйләм дип аталу.

Әдәби әсәрдән яки вакытлы матбугат тан туры сөйләм һәм чит сөйләмгә 5әр мисал язып килергә, чыганакларын күрсәтергә

27.02



47

Туры сөйләм янында тыныш билгеләре

1

Катнаш дәрес

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Туры сөйләм янында тыныш билгеләре куелуның берничә төре булуы: 1. А:”Т?”, 2. “Т?” –а, “Т”, - а,”Т!” – а. 3. А:”Т?” – а. 4. “Т, - а, - Т”, “Т! –а. –Т”, “Т, - а, - т”.

138 нчекүнегү, бирелгән схема буенча мисаллар уйлап, дәфтәргә язарга

4.03



48

Пунктуация турында гомуми төшенчә Җөмләнең төзелеше, мәгънәсе, интонация һәм тыныш билгеләре

1

Яңа материал белән таныштыру дәресе

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Тыныш билгеләрен кую турындагы кагыйдәләр җыелмасы пунктуация дип аталу; тыныш билгеләренә түбәндәге билгеләр керү: кызыл юл, нокта, өндәү билгесе, сорау билгесе, өтер, нокталы өтер, күп нокталар, ике нокта, сызык, җәяләр, куштырнаклар, сызыкча; интонациянең язуда тыныш билгесе белән күрсәтелүе.

конспектларга

6.03



49

Нокта, сорау, өндәү билгеләре куела торган очраклар

1

Катнаш дәрес

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Нокта – хикәя җөмләдән һәм тыныч тавыш белән әйтелгән боерык җөмләдән соң, баштагы бер яки берничә хәрефе кыскартылган сүзләрдән соң, драма әсәрләрендә персонаж исеменнән соң; сорау билгесенең сорау интонациясен белдерүе һәм сорау җөмләдән соң куелуы; өндәү билгесенең көчле тойгы белдерүе һәм көчле тойгы белән әйтелгән җөмләләрдән соң, эндәш сүзләрдән һәм ымлыклардан соң куелуы.

148 нче күнегү, тиешле хәрефләрне куеп , күчереп язарга, тыныш билгеләренең куелышын аңлатырга.

Кагыйдәне конспектларга

11.03



50

Күп нокталар һәм куштырнаклар куелу очраклары

1

Катнаш дәрес

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Күп нокта цитаталарда төшереп калдырылган сүзләр яки җөмләләр урынына, төрле сәбәпләр аркасында сөйләмнең әйтелеп бетмәвен күсәтү өчен куела; куштырнаклар диалог формасында язылмаган туры сөйләмне аеру өчен, китап, газета, журнал, дәдәби әсәрләр, төрле оешма, предприятия исемнәрен аеру өчен, гадшти мәгънәсеннән башка мәгънә белдергән сүзләрне аеру өчен куелуы. Искәрмә: предприятие яки оешма исемнәреннән соң “исемендәге” сүзе килсә, куштырнаклар куелмавы.

151 нче күнегү, дмалог формасындагы туры сөйләмне куштырнаклар эченә алып, тиешле тыныш билгеләрен куеп, күчереп язарга. Кагыйдәне конспектларга

13.03



51

Контроль диктант “Ялгышны төзәтү”

1

Контроль дәрес




Кагыйдәләрне кабатларга.

18.03



52

Өтер куелу очраклары

1

Катнаш дәрес

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Өтер тиңдәш кисәкләр янында теркәгечләр кабатланмый килгәндә, аерымланган кисәкләрне аеру өчен, кереш сүзләрне, тыныч тавыш белән әйтелә торган эндәш сүзләрне, ымлыкларны һәм җөмлә башында килгән әйе, юк сүләрен аеру өчен куелуы.

154 нче күнегү, тиешле хәрефләрне куеп , күчереп язарга, тыныш билгенең куелышын аңлат. Кагыйдәне конспектларга

20.03



53

Нокталы өтер, ике нокта куелу очраклары

1

Катнаш дәрес

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Нокталы өтер: үз эчендә өтере булган җәенке тиңдәш кисәкләр арасында, тезмә кушма җымләдәзге гади җөмләләрнең үз эчләрендә өтерләре булса куелуы;

Ике нокта: санап кителә торган тиңдәш кисәкләр ладыннан көттерү паузасы яалганда, фигыль белән бирелгән хәбәргә ияргән аныклагыч алдында ягъни, башкача әйткәндә кебек ярдәмче сүзләр килмәсә, иярчеле кушма җөмләдә баш җөмлә алдан килгәндә, туры сөйләм автор сүзләреннән соң килсә куелуы.

Әдәби әсәрдән яки вакытлы матбугаттан Нокталы өтер һәм ике нокта куелган 5әр җөмлә язып килергә, чыганакларын күрсәтергә. Кагыйдәне конспектларга

1.04



54

Сызык, җәяләр куелу очраклары

1

Катнаш дәрес

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Сызык; җөмләнең хәбәре исем һәм исем урынында йөри торган сүзләр белән белдерелсә , ия беән хәбәр арасына, кискен каршы куюны белдергән теркәгечсез тиңдәш кисәкләрһәм җөмләләр арасына, аныкланмышы исем белән белдерелгән аныклагыч алдыннан, аныклагыч тиңдәш яки җәекне булып, аның чиген билгеләү кыенлык тудырса, хәбәре әйтелмәгән ким җөмләнең пауза ясала торган урынында, ике чикне күрсәтә торган сүзләр арасына куелуы.

Җәяләр: сөйләм барышында гына кисәтеп, өстәмә аңлатма биреп китә торган кереш сүз һәм кереш җөмләләрне аеру өчен, аныкланмышның тәрҗемәсе яки башка исенме булган аныклагычлар, цитатаның авторы яки чыганагы җәяләр эченә алынуы.

Кагыйдәне конспектларга

3.04



55

Синтаксис һәм пунктуацияне гомумиләштереп кабатлау

1

Белемнәрне йомгаклау, системага салу дәресе

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.



165 нче күнегүдәге биремнәрнең барысын да эшләргә (2 сәгать)


8.04




56

Синтаксис һәм пунктуацияне гомумиләштереп кабатлау

1

Белемнәрне йомгаклау, системага салу дәресе

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.

Тест (30 мин)


Сара Садыйкова -га багышланган сочинение язарга материал туплап килергә .

10.04



57

Газетага мәкалә язу “Язгы өмә”

1

БСҮ

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Хикәяләү тибындагы мәкалә язу күнекмәләрен үстерү

Дәфтәрләргә язып килергә

15.04






Стилистика һәи сөйләм культурасы





58

Контроль изложение 158 нче күнегү

1

БСҮ

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.

Изложение



17.04



59

Әдәби һәм язма сөйләм стильләре турында төшенчә;


Яңа материал белән таныштыру дәресе

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Телдәге стильләрне һәм аларга хас тел-стиль чараларын өйрәнә торган фәннең стилистика дип аталуы.Телдә киң кулланыла торган сүзләрнең стилистик битараф сүзләр дип йөртелүе татар телендә 5 стиль булуы: әдәби стиль, публицистика стиле, фәнни стиль, рәсми стиль, сөйләмә стиль

конспектларга

22.04



60

Синонимнарның сөйләм оештырудагы роле, Стилистик хаталар;

1

Катнаш дәрес

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Синонимнардан файдаланмау җөмләдә яки абзац эчендә бер үк сүзләрне , бер үк формаларны кабатлауга китерүе, шуның нәтиҗәсендә стильнең ямьсезләнүе, тел нормаларының бозылуы;

172 нче күнегү, бирелгән сүзләрнең синонимнарының тиешлесен куеп, сүзтезмәләрне күчереп язарга

24.04



62

Табигать һәм без” дигән темага анкета уздыру өчен сораулар төзү

1

БСҮ

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Бирелгән темага анкета үздыру өчен сораулар төзү күнекмәләрен үстерү

Аерым битләргә бастырып килергә

29.04



63

Сөйләм культурасы, әдәби тел нормалары;

1

Яңа материал белән таныштыру дәресе

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Сөйләм культурасы-кешенең гомуми культурасының бер билгесе булу, матур итеп әдәби телдә сөйләшкән кешенең сүзе генә тыңлаучыга үтемле булу.

Конспект

1.05





4

5 – 9 нчы сыйныфларда үзганнарна гомумиләштереп кабатлау





64

Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография;

1

Белемнәрне гомуми-реп кабатлау дәресе

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфографияне кабатлау

191 нче күнегү, бирелгән сүзләргә фонетик анализ ясарга

6.05



65

Еллык арадаш аттестация эше. ДЙА формасында бирелгән тест.

1

Тикшерү дәресе.

ДЙА формасында бирелгән тест.


Укучыларның грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү.


8.05



66

Лексикология

1

Белемнәрне гомуми-реп кабатлау дәресе

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Лексикологияне кабатлау

198 нчы күнегү, сүзләрне фразеологик әйтелмәләре белән алыштырып язарга.

13.05



67

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы

Морфология

1

Белемнәрне гомуми-реп кабатлау дәресе

Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.


Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы кабатлау

Морфологияне кабатлау

202 нче күнегү, сүз ясалышының һәр төренә 5 әр мисал язарга

15.05



68

Синтаксис һәм пунктуация. Йомгаклау дәресе

1


Әңгәмә, шәхси эш, кабатлау,

Тикшерү, язу,уку.




20.05













рабочая программа по татарскому языку (9 класс татарская группа)
  • Другое
Описание:

 Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1.  “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
  2. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
  3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
  4. Рус  телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан  программа (1-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
  5. Мәктәпнең, 2014-2015 уку елы өчен төзелгән, укыту планы һәм еллык календарь графигы.

6.      9 нчы сыйныфта татар теле дәреслеге. (К.З. Зиннәтуллина, Ф.Ф. Фатыйхова, Р.Х. Мирзаһитов -  Казан, Татарстан китап нәшрияты , 2011).

 

Мәктәпнең, 2012-2013 уку елы өчен төзелгән, укыту планы һәм еллык календарь графигы,  гомуми урта белем бирү учреждениесенең Типовой нигезләмәсе буенча 9 нчы сыйныфта татар теленнән  34 уку атнасы каралган, шул исәптән һәр атнага 2 сәгать вакыт бирелә, елына 68 сәг., ә дәүләт программасында 68 сәгать каралган. Шул исәптән: теоретик материал –35 сәгать, кабатлау -16 сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерү – 15сәгать, төрле типтагы тикшерү эшләре - 19 сәгать.

 

Барлыгы

Теоретик материал

Кабатлау

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Шулардан: диктанат

Сочинение

Изложение

68

37

18

15

5(2)

2 (1)

7(2)

 

Татар теле укытуның максатлары һәм бурычлары:

-          Укучыларда татар теленә хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак  аңлы караш тәрбияләү;

-          Укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү;  дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;

-          Татар теле, аның төзелеше, кулланылышы турында мәгълүмат алу; татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллау, аларны тиешенчә куллана белү; сүз байлыгын арттыру, сөйләмдә кулланыла торган грамматик чараларны төрлеләндерү;

 

-          Телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.

Автор Харисова Лилия Малиховна
Дата добавления 20.11.2014
Раздел Другое
Подраздел Планирования
Просмотров 1180
Номер материала 4024
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓