Главная / Другое / Рабочая программа по литературному чтению в татарской группе 2 класса

Рабочая программа по литературному чтению в татарской группе 2 класса


Каралды һәм кабул ителде” “Килешенде” “Раслыйм”

МБ җитәкчесе: Милли укыту һәм тәрбия бирү “Актүбә 2 нче урта гомуми белем

______/ГМ.Мусина буенча директор урынбасары: бирү мәктәбе” җитәкчесе:

_______/Ф.Ә.Кашапова _______ /Л.Н.Галимова

Беркетмә №2

“ ” август 2014 нче ел “ ” август 2014 нче ел Боерык №

“ ” август 2014 нче ел





Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы

муниципаль бюджет елем биръ учреждениесе

Актүбә 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” нең

икенче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Кашапова Фирүзә Илшат кызының

2 НЧЕ А СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ӘДӘБИ УКУДАН

ЭШ ПРОГРАММАСЫ (ТАТАР ТӨРКЕМЕ)




Педагогик киңәшмә утырышында каралды

Беркетмә №1

август 2014 нче ел



2014-2015 нче уку елы






Календарь-тематик планның паспорты

Предмет Әдәби уку

Укыту планы буенча атнага 2 сәгать

Барлыгы 70 сәгать

Сыйныф 2 А

Укытучы Кашапова Фирүзә Илшат кызы

«Әдәби уку» дан курс программасы педагогик киңәшмә утырышында каралды (Беркетмә №1 “ ” нче август 2014 нче ел)

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре - 9 сәгать

Планлаштырылган контроль дәресләр:

уку тизлеген тикшерү - 2

шигырь ятлау - 8

Эш программасы Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыту программасына (татар балалары өчен) 1-11 нче сыйныфлар, Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011 нче ел) нигезләнеп төзелде.

Дәреслек: Ягъфәрова Р.Х. Уку китабы: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Р.Х. Ягъфәрова- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013 (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы рөхсәте белән басыла)













АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Документ статусы

Эш программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1. Татарстан Республикасының гомуми белем бирү мәктәпләрендә “Татар телен дәүләт теле буларак укыту турында” гы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән (№1291520/1, 13.08.12) хаты;

  1. 2014 -2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы Россия Федерациясенең 273-ФЗ “Мәгариф турындагы” Законы (29.12.2012 –кабул ителгән; 1.09.2013 - гамәлгә кергән);

  2. «2014 – 2016нчы елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» программасы;

  3. «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014 -2016 нчы еллар)» программасы;

  4. Россия Федерациясенең 273-ФЗ “Мәгариф турындагы” Законы (29.12.2012 – кабул ителгән; 1.09.2013 - гамәлгә кергән);

  5. Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы (1.09.2013);

  6. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 4154/12 нче (09.07.2012) һәм 4165/12 нче (10.07.2012) боерыклары һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 9777/12 нче (13.08.2012), 9127 / 13 нче (09.07.2013) хатлары нигезендә “Татарстан Республикасының башлангыч һәм төп гомум белем бирү мәктәпләрендә 2014-2015 нче уку елы өчен базис һәм үрнәк уку - укыту планнарын раслау”боерыгы;

  7. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы (татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011 (төзүче авторлары: Ф.Ф. Харисов, Ч.М.Харисова, В.А.Гарипова);

  8. Мәктәпнең “Эш программаларының структурасын раслау” турындагы локаль акты;

  9. Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы “Актүбә икенче урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең башлангыч гомуми белем өчен төп белем программасы;

  10. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында” 12138/13 номерлы (7.09.2013) хаты;

  11. Р. Х.Ягъфарова. Уку китабы. 2 нче сыйныф өчен дәреслек (татар балалары өчен): - Казан, “Мәгариф”нәшрияты, 2009 нчы ел.

  12. Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Актүбә 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2014-2015 нче уку елына базис укыту планы. 2014 нче елның 22 нче августында чыккан 144 нче номерлы “Актүбә 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең базис укыту планын раслау боерыгы;

  13. Районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә утырышының 22 нче августында чыккан 1 нче номерлы беркетмәсе

Документ структурасы

Әдәби укуның эш программасы үз эченә түбәндәге өлешләрне ала: титул бите, эш программасының паспорты, аңлатма язуы, программа эчтәлеге (төп бүлекләр һәм аларны өйрәнүгә каралган сәгатьләр бүленеше тиешле эзлеклелектә бирелгән), укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр, календарь-тематик планлаштыру, контроль-үлчәү материаллары, әдәбият исемлеге, программа үтәлеше.


Әдәби уку фәненә гомуми аңлатма

Уку – сөйләм эшчәнлегенең бер төре. 2 нче сыйныфта эш программасы аңлап-төшенеп, дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләүгә юнәлтелгән. Уку күнекмәсе – укучыларның яхшы укуына шарт булып торган иң мөһим фактор, киләчәктә төпле белем алуларына нигез. Китап укуга һәвәслек тәрбияләү, әдәбиятны сүз сәнгате буларак кабул итәргә өйрәтү җитди мәсьәлә булып тора. 2 нче сыйныфта укучыларның эчтән уку һәм сәнгатьле укуның башлангыч күнекмәләрен формалаштыру дәвам итә. 2 нче сыйныфның азагында монологик сөйләм күнекмәләре формалаштырыла башлый. Укучыларның сөйләмен үстерү белән бергә, аларны иҗади фикерләүгә өйрәтү төп максатларның берсе булганга күрә, укыган хикәяне яки әкиятне дәвам итү кебек эшләр дә башкарыла. Әдәби әсәр теле үрнәкләренә нигезләнеп, сорауларга язма җаваплар бирү, эчтәлекне сөйләү кебек эшләр үткәрелә.

Дәреслектә уку материалы бүлекләргә бүленә. Бүлекләр ел фасыллары тәртибен искә алып төзелгән. Беренче бүлек укучыларны белем дөньясына алып кереп китә. Балалар әдәбиятының иң матур үрнәкләреннән сайланган әсәрләр, җәй көне мәктәп турында онытыбрак торган укучыларны мәктәп тормышына якынайта, укуга җитди караш тәрбияләргә зур өлеш кертә. Икенче бүлек ел фасылы – көзгә багышлана. Биредә укучылар көзге табигатьнең матурлыгын күрергә, көзге эшләр, табигатьнең кышка әзерләнү этабын күзалларга өйрәнәләр. Өченче бүлек әти-әни, туганнарның кадерен белергә өйрәтә. Дүртенче бүлектә табигать матурлыгын күрергә, чәчәкләргә, яңа яуган ап-ак карга карап сокланырга ярдәм итә. Бишенче бүлек яхшыны яманнан аерырга өйрәтә. Алтынчы бүлектә эшчәнлек, тырышлык, ватанны ярату хисләре тәрбияләнә. ”Яз” бүлеге 8 Март бәйрәменә, табигатьтәге үзгәрешләргә багышлана. Сигезенче бүлек - халык әкиятләре, авторлар язган әкиятләр. Тугызынчы бүлек укучыларны күптән көтеп алган ел фасылы – җәй башлануын искәртә, җәйге табигатьнең матурлыгын тоярга һәм сакчыл караш тәрбияләргә ярдәм итә. Соңгы бүлек “Безнең якын дусларыбыз” дип атала, бу бүлектә укучылар хайваннарга карата кешеләрнең мөнәсәбәтен күзәтәләр.

Укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән әкиятләр, мәкальләр һәм әйтемнәр, табышмаклар балаларда зирәклек, тапкырлык сыйфатлары тәрбияләүгә өлеш кертә. “Әдәби уку” дәреслегенең эчтәлеге укучыларның гражданлык сыйфатларын һәм иҗади активлыкларын үстерүгә юнәлтә. Уку барышында укучы ярдәмчеллек, олыларны хөрмәт итү, вакытны әрәмгә сарыф итмәү кебек сыйфатларга ия була.

Рус мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укучы татар балалары өчен төзелгән әдәби уку программасы түбәндәге максат һәм бурычларны үз эченә ала:

  • татар әдәбияты, аның аеруча күренекле вәкилләре турында беренчел күзаллау булдыру;

  • әдәби әсәрне тыңлап һәм укып аңлау күнекмәләре булдыру;

  • текст белән танышу, эчтәлеген сөйләп бирү күнекмәләрен формалаштыру, аны камилләштерә бару;

  • әдәби текстларны дөрес, тиз һәм тора – бара сәнгатьле итеп укуларына ирешү;

  • мөстәкыйль рәвештә әдәби әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, белемгә омтылыш, китапка карата кызыксыну тәрбияләү;

  • татар әдәбияты белән бергә башка халыкларның сүз сәнгатенә дә кызыксыну тәрбияләү;

  • укучыларның иҗади фикер йөртүен, затлы зәвыгын үстерү;

  • әдәби әсәрләр ярдәмендә үз- -үзенең әдәпле тотуга ихтыяҗ тәрбияләү;

  • дөрес, бәйләнешле итеп телдән һәм язма сөйләмгә өйрәтү.


Контроль төрләре: сәнгатьле уку; шигырьләрне яттан өйрәнү; әдәби текстларның эчтәлеген сөйләү.


2 нче сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр

Уку күнекмәләре.

Беренче ярты елда аңлап, дөрес һәм салмак итеп иҗекләп, иҗек төзелеше гади сүзләрне бөтен килеш уку. Таныш булмаган текстны уку тизлеге 1 минутка 25 сүз яки эчтән 40 сүз уку;

Икенче ярты елда аңлап, дөрес һәм сәнгатьле итеп, сүзләп уку, читен сүзләрне иҗекләп уку. Таныш булмаган текстны уку тизлеге — бер минутка 35 сүз яки эчтән 70 сүз. Җөмлә ахырындагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү. Өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку.


Текст өстендә эшләү.

Бәйләнешле итеп сөйләү.

  • Бирем буенча тексттан тиешле өзекләрне таба белү;

  • Бирелгән план буенча текстның эчтәлеген сөйли белү;

  • Укылганның эчтәлеген тулысынча, кыскача, сайлап һәм иҗади сөйләү;

  • Мөстәкыйль рәвештә яки укытучы ярдәмендә әсәрнең төп геройларына бик гади характеристика бирү;

  • Рәсемгә карап, сорауларга җавап бирә белү;

  • Бирелгән сорауларны кулланып, дәреслектәге темалар буенча хикәя төзи белү;

  • диалогларны сәнгатьле итеп рольлләргә бүлеп уку;

  • Шигырьләрне яттан сөйли белү.

Ел ахырына 2 нче сыйныф укучылары белергә тиеш:

  • әдәби әсәрләрнең жанрларын (әкият, мәкаль, табышмак)

  • яттан 10 нан да ким булмаган шигырь;

  • 2-3 күләмле әсәрнең исемен, темасын һәм сюжетларын ;

  • 6-7 халык әкиятенең эчтәлеген, 10 нан артык мәкаль һәм әйтем.




Укыту предметының базис укыту планында тоткан урыны

Дәүләт программасында 2 нче сыйныфта әдәби укудан 64 дәрес каралган, мәктәпнең базис укыту планында һәм эш программасында уку елы дәвамында 70 дәрес үткәрү планлаштырыла. Бәйләнешле сөйләм үстерү буларак өстәмә 2 дәрес уку тизлеген тикшерү өчен кертелде. Төп программада әсәрләрне өйрәнү өчен каралган сәгатьләр саны үзгәрешсез калдырылды.


Эш программасының эчтәлеге

Төп бүлекләр

Балалар, әйдәгез мәктәпкә (7 сәгать)

Габдулла Тукай тормыш юлы һәм иҗаты. “Туган тел”, “Иртә”.

М.Гафури иҗаты. “Ана белән кызы” шигыре. “Мәктәп”, “Тырыш малай”.

Р.Низамова иҗаты. “Мәктәпкә барабыз”.

Ә. Бикчәнтәева иҗаты. “Язарга өйрәнгәндә”, “ Үрдәк беренчелекне алган”.

З.Нури иҗаты. “Көн дә мең дә бер сорау”.

Х. Туфан “Ял кунендә кырлар-болыннардан...”

А.Нигъмәтуллин иҗаты. “Рөстәм төгәл исәпли” .

И.Туктар иҗаты. “Тырышкан табар”.

БСҮ “И туган тел, и матур тел”

Мәктәп тормышын яхшырак аңлау, белем алу юлларына төшенү, өй эшләрен дөрес, сыйфатлы итеп башкаруның мөһимлеген бәяләү.

Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта (7 сәгать)

Г.Тукай иҗаты. “Көз”, “ Кырлар буш кала...”.

Б. Рәхмәт иҗаты. “Кошлар киткәндә”

М.Җәлил иҗаты. “Көз җитте”.

Н.Сладков иҗаты. “Көз”.

М.Әхмәтҗанов “Көз”.

Г.Галиев иҗаты. “Айлар алышынганда”.

Г.Мөхәммәтшин иҗаты. “Бәрәңге алганда”.

БСҮ “Яшелчә кибетендә”

Көзге табигать, аның үзенчәлекле билгеләрен күрергә, табигатьне күзәтергә өйрәнү.

Гаилә һәм туганнар (7 сәгать)

Г.Тукай иҗаты. “Безнең гаилә” шигыре.

З.Туфайлова иҗаты. “Әни сүзе”.

Ә. Фәйзи иҗаты. “Чәй эчәбез бал белән”.

Р.Миңнуллин иҗаты.“Әни”.

А.Алиш иҗаты. “Әни ялга киткәч”.

Ә.Бикчәнтәева иҗаты. “Әтием белән бергә”.

З. Мансур иҗаты. “Әниләр көнендә”.

Р.Вәлиева иҗаты. “Дәү әни” хикәясе.

Х.Халиков иҗаты.“ Дәү әти”

Г.Мөхәммәтшин иҗаты. “Әйдәгез, танышабыз...”

Р. Корбанов “Бүре” диеп язган идем...”

Гаиләдә татулык, олыларның кечеләрне, кечеләрнең олыларны хөрмәтләве. Өлкәннәргә булышу, эшкә, һөнәргә өйрәнү.

Ак чәчәкләр ява (7 сәгать)

Г.Тукай иҗаты.“Җир йокысы”, “Кыш”, “Кояш”.

Ә.Бикчәнтәева иҗаты. “Карлар ява”.

И. Туктар “Җем-җем... Чвик!”

З.Нури иҗаты.“Кар яуган”, “Карга”.

В.Монасыйпов иҗаты. “ Кем белән кем”.

Н.Дәүли иҗаты. “Календарьның соңгы бите” әсәре.

С.Урайский иҗаты. “Чыршы”.

Д.Аппакова иҗаты. “Тагын урамга”.

Р.Корбанов иҗаты. “ Урак өсте”.

М.Әхмәтҗанов иҗаты. “Яңгырлы Яңа ел”, “Безнең дәрес”.

БСҮ “Яшел чыршы янында”

Кышкы табигать, аның үзенчәлекле билгеләрен күрергә, табигатьне күзәтергә өйрәнү.

Үзе яхшының эше дә яхшы (6 сәгать)

И.Туктар иҗаты.“Рәхмәт һәркем өчен рәхәт”, “Ялкау өчен ботка суынган”.

Р. Корбанов. “Уйнап”.

Р.Вәлиева иҗаты. “Кыңгырау чәчәк”.

Т.Миңнуллин. “ Үзем белән үзем”.

Ф.Яруллин иҗаты. “Әйбәт тә минем әби”.

М.Хәсәнов. “Оялчан Хаҗи”.

БСҮ “Күркәм, әдәпле сүзләр” Тәмле сүзләр. “Салават күпере газетасыннан”.

Кешеләргә игелекле булганда, иң элек үзеңә күңел рәхәтлеге килүен ачыклау. Дуслык кадерен белү.

Туган җир, туган ил (7 сәгать)


Р.Вәлиева. “Иң матур җир”.

Г.Дәүләтшин. “Нәрсә соң ул Туган ил?”

З.Туфайлова иҗаты. “Туган ил”.

Безнең туган илебез”. (Татарстан тарихы турында хикәяләр)

К.Әмири. “Безнең авыл”.

М.Митшин “Серле күл”.

БСҮ “Без Татарстанда яшибез”

Туган җирне ярату һәм аны саклау.

Яз (6 сәгать)

Н.Измайлова иҗаты. “Менә нинди икән яз!”.

Д.Аппакова. “Тагын урамга”, “Март башы..”

Ш.Галиев. “Яз”.

Э.Касыймов. “Боз кузгалды”.

Г.Лотфи. “Яз җыры”, “Сыерчык”.

Л.Толстой. “Көймә”.

Җ.Тәрҗеманов. “Кояш чыкты”.

БСҮ “Әниләр бәйрәме”

Язгы табигать, аның үзенчәлекле билгеләрен күрергә, табигатьне күзәтергә өйрәнү.

Язучылар иҗат иткән әкиятләр (3 сәгать)

Р.Батулла “Куян баласы Нуяк”.

Ф.Яруллин. “Урман әкияте”.

Әкиятләр (6 сәгать)


Корея халык әкияте. “ Тату туганнар”.

Татар халык әкияте “Кәҗә белән Бүре”.

Татар халык әкияте “Өч кыз”.

Татар халык әкияте “Хәйләгә каршы хәйлә”.

Татар халык әкияте“ Карт белән төлке”.

БСҮ “Әкиятләр илендә”

Уңай һәм кире сыйфатларның әкиятләрдә чагылышын билгеләү.

Ямьле җәй (6 сәгать)

Җ.Дәрзаман. “Саумы, җәй”.

М.Гафури. “Җәй”.

Ә.Бикчәнтәева “Колын”.

Р.Миңнуллин. “Сабантуй бүген бездә”.

Г.Хәсәнов. “Кояш бүген иртәдән үк матур карады”.

М.Хәсәнов “Безнең авыл”

БСҮ “Ямьле җәй җитә”

Җәйге табигать, аның үзенчәлекле билгеләрен күрергә, табигатьне күзәтергә өйрәнү

Безнең якын дусларыбыз (8 сәгать)

М.Җәлил. “Күке”.

Г.Бәширов. “ Ана каз белән ата каз”.

З.Нури “Карга”.

Г.Зәйнашева. “Тукран белән сөйләшү”.

Ф.Зыятдинов. “Карга белән шөпшә”.

БСҮ “Урманда әдәплелек дәресләре”


Кешеләрнең хайваннарга мөнәсәбәте. Көлке элементлары.























2 нче сыйныф өчен әдәби укудан календарь-тематик план


Тема

Сәгать саны

Укучылар эшчәнлегенә характеристика яки эшчәнлекнең төрләре

Үткәрү

вакыты


Искәрмә



Балалар, әйдәгез мәктәпкә ( 7 сәгать, шул исәптән б.с.ү. – 1 с..)

1.

Б.с.ү.№1. “И туган тел, и матур тел!”

1

Туган тел турында әңгәмә кору, мультфильм карау



2.

Туган тел”. “Иртә”. Габдулла Тукай тормыш юлы һәм иҗаты.

1

Мәкальләрне уку, аңлату, шигырьне сәнгатьле уку, җырлау.


Туган тел” ятларга

3.

М.Гафури иҗаты. “Ана белән кызы”, “Мәктәп”, “Тырыш малай” шигырьләре.

1

Рольләргә бүлеп сәнгатьле уку, йөгерек уку, әңгәмә кору; характер сыйфатларын белдергән сүзләрне истә калдыру



4.

Р.Низамова иҗаты. “Мәктәпкә барабыз”. А.Нигъмәтуллин. “Рөстәм төгәл исәпли”.

1

Анализлау, куелган сораулар буенча фикер алышу, рәсем буенча эшләү



5.

Х.Туфан “Ял көнендә кырлар-болыннардан...”

1

Сәнгатьле уку, әсәрнең төп геройларына бик гади характеристика бирү



6.

Ә. Бикчәнтәева иҗаты. “Язарга өйрәнгәндә”, “Үрдәк беренчелекне алган”.

1

Сәнгатьле уку, йөгерек уку, әңгәмә кору; табышмакларга җавап табу


Ә. Бикчәнтәева. “Язарга өйрән-гәндә” ятларга

7.

И.Туктар иҗаты. “Тырышкан табар”.

З.Нури. “Көн дә мең дә бер сорау”.

1

Мәкальләрне уку, аңлату, йөгерек уку, әңгәмә кору



Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта ( 7 сәгать, шул исәптән б.с.ү. – 1 с., уку тизлеген тикшерү – 1 с.)

8.

Г.Тукай иҗаты. “Көз”, “ Кырлар буш кала...”

1

Сәнгатьле уку, йөгерек уку, әңгәмә кору. Мәкальләрне уку, мәгънәсен аңлату.



9.

М.Җәлил иҗаты. “Көз җитте”.

Бари Рәхмәт. “Кошлар киткәндә”

1

Сәнгатьле уку, куелган сораулар буенча фикер алышу; табышмаклага җавап табу, рәсем буенча эшләү; уен уйнау.


М.Җәлил.“Көз җитте”, Б. Рәхмәт. “Кошлар киткәндә” ятларга

10.

М.Әхмәтҗанов “Көз”. Н.Сладков иҗаты. “Көз”.

1

Күмəклəп эшлəү, куелган сораулар буенча фикер алышу



11.

Г.Галиев иҗаты. “Айлар алышынганда”.

1

Анализлау, куелган сораулар буенча фикер алышу.



12.

Г.Мөхәммәтшин иҗаты. “Бәрәңге алганда”.

1

Сәнгатьле уку, анализлау, хикәяне рольләргә бүлеп уку; рәсемгә карап эчтәлеген сөйләү



13.

Б.с.ү №2. Көз турында сөйләшү. “Яшелчә кибетендә”.

1

Күмәклəп эшләү, диалоглар төзү



14.

Уку тизлеген тикшерү №1

1

Дөрес һәм сәнгатьле итеп, сүзләп уку, читен сүзләрне иҗекләп уку.



Гаилә һәм туганнар (7 сәгать)

15.

Безнең гаилә” Г.Тукай, З.Туфайлова иҗаты. “Әни сүзе”.

1

Сәнгатьле уку, йөгерек уку, әңгәмә кору, “Чәй эчәбез бал белән” җырын җырлау


Әни сүзе” ятларга

16.

А.Алиш иҗаты. “Әни ялга киткәч”.

1

Текстны өлешләргә, кисәкләргә аеру, төп фикерне билгеләү, бирелгән сүзләрдән сүзләләр төзү



17.

Бүре диеп язган идем...”

Р.Корбанов,Ә.Бикчәнтәева иҗаты. “Әтием белән бергә”.

1

Күмəклəп эшлəү, куелган сораулар буенча фикер алышу



18.

Р.Вәлиева иҗаты. “Дәү әни” хикәясе.

Х.Халиков иҗаты. “Дәү әти”.

1

Текстны өлешләргә, кисәкләргә аеру, төп фикерне билгеләү



2 ч

19.

З.Мансур “Әниләр көнендә”

1

Анализлау, куелган сораулар буенча фикер алышу; исәнләшү, саубуллашу сүзләрен кулланып кечкенә диалоглар төзү



20.

Ә.Фәйзи “Чәй эчәбез бал белән”

1

Сәнгатьле уку, йөгерек уку, әңгәмә кору, сүзләрдән яңа сүзләр ясау



21.

Г.Мөхәммәтшин “Әйдәгез , танышабыз: мин гап-гади Инсаф”,

Р.Миңнуллин “Әни”

1

Күмәклəп эшләү, фотоальбом төзү, куелган сораулар буенча фикер алышу


Р.Миңнуллин. “Әни” ятларга

Ак чәчәкләр ява (7 сәгать, шул исәптән б.с.ү. -1 с.)

22.

Г.Тукай иҗаты. “Җир йокысы”, “Кыш”, “Кояш”.

1

Текст буенча фикер алышу, сүзлек өстендә эш, куелган сораулар буенча фикер алышу


Җир йокысы” ятларга

23.

З.Нури иҗаты. “ Карга”. “Кар яуган”. И.Туктар. “Җем-җем!..Чвик!..

1

Сәнгатьле уку, анализлау, шигырьне рольләргә бүлеп уку, яңа сүзләр өстендә эшләү



24.

В.Монасыйпов иҗаты. “Кем белән кем”. Ә.Бикчәнтәева иҗаты. “Карлар ява”.

1

Анализлау, куелган сораулар буенча фикер алышу



25.

Н.Дәүли иҗаты. “Календарьнең соңгы бите” әсәре.

1

Текст буенча фикер алышу, сүзлек өстендә эш, куелган сораулар буенча фикер алышу



26.

Р.Корбанов иҗаты.“ Урак өсте”.

С.Урайский иҗаты. “Чыршы”.

1

Сәнгатьле уку, анализлау, ши-гырьне рольләргә бүлеп уку.



27.

М. Әхмәтҗанов “Яңгырлы Яңа ел”, “Безнең дәрес”

1

Дөрес аңлап уку, бәя бирү, сайлап уку



28.

Б.с.ү.№3. “Яшел чыршы янында”.

1

Әңгәмә кору.



Үзе яхшының эше дә яхшы (6 сәгать, шул исәптән б.с.ү. – 1 с.)

29.

И.Туктар иҗаты. “Рәхмәт һәркем өчен рәхәт”, “Тырышкан табар”

1

Текст буенча фикер алышу, сүзлек өстендә эш, куелган сораулар буенча фикер алышу



30.

Р.Вәлиева иҗаты. “Кыңгырау чәчәк”, “Уйнап” Р.Корбанов.

1

Образларга характеристика бирү, фикер алышу



31.

И.Туктар иҗаты. “Ялкау өчен ботка суынган”.

1

Сәнгатьле уку, анализ, нәтиҗә ясау, ребуслар чишү, рәсем буенча хикәяне өлешләргә бүлү



32.

Т.Миңнуллин. “ Үзем белән үзем”.

1

Образларга характеристика бирү, фикер алышу; өзекне спектакль итеп уйнау



33.

М.Хәсәнов. “ Оялчан Хаҗи”.

Ф. Яруллин “Әйбәт тә минем әби”

1

Текст буенча фикер алышу, сүзлек өстендә эш, куелган сораулар буенча фикер алышу Сәнгатьле уку, сайлап уку, күркәм сыйфатларны истә калдыру



34.

Б.с.ү. №4. “Күркәм, әдәпле сүзләр”. “Тәмле сүзләр”. (“Салават күпере” журналыннан).

1

Мәкальләрне уку, аңлату



Туган җир, туган ил (7 сәгать, шул исәптән б.с.ү. -1с.)

35.

Р.Вәлиева. “Иң матур җир”.

1

Текст буенча фикер алышу, сүзлек өстендә эш, презентация буенча эш



36.

З.Туфайлова иҗаты.“Туган ил” .

1

Сәнгатьле уку, сайлап уку, сораулар буенча фикер алышу; сүзтезмәләр төзү


Туган ил” ятларга


37.

М.Миншин “Серле күл”

1

Текст буенча фикер алышу, сүзлек өстендә эш



38.

Нәрсә ул Туган ил?” Г.Дәүләтшин

1

Текст буенча фикер алышу, сүзлек өстендә эш, куелган сораулар буенча фикер алышу



39.

К.Әмири. “Безнең авыл”.

1

Сәнгатьле уку, анализ, нәтиҗә ясау, сорауларга җавап бирү



40.

Ике мең ел элек”. (“Салават күпере” журналыннан).

1

Сәнгатьле уку, сайлап уку, сораулар буенча фикер алышу



41.

Б.с.ү. №5 “Без Татарстанда яшибез”.

1

Җыр өйрәнү, тема буенча әңгәмә кору, диалоглар төзү



Яз (6 сәгать, шул исәптән б.с.ү. -1с.)

42.

Н.Измайлова иҗаты. “Менә нинди икән яз!”.

1

Сәнгатьле уку, сайлап уку, сораулар буенча фикер алышу



43.

Г.Лотфи. “Яз җыры”, “Сыерчык”.

1

Сәнгатьле уку, сайлап уку, сораулар буенча фикер алышу


Сыерчык” ятларга

44.

Д.Аппакова. “Март башы..”, “Тагын урамга”

1

Анализлау, куелган сораулар буенча фикер алышу, планның һәр бүлегенә караган өлешләрне табу



45.

Җ.Тәрҗеманов. “Кояш чыкты”

1

Сәнгатьле уку, сайлап уку, сораулар буенча фикер алышу; сыерчык сүзеннән яңа сүзләр төзү



46.

Э.Касыймов. “Боз кузгалды”. Л.Толстой. “Көймә”.

1

Анализлау, куелган сораулар буенча фикер алышу, сүзләрнең мәгънәләрен аңлату, җөмләләр төзү



47.

Б.с.ү. №6 “Әниләр бәйрәме”.

1

Җыр өйрәнү, тема буенча әңгәмә кору, диалоглар төзү



Язучылар иҗат иткән әкиятләр (3 сәгать)

48.

Ф.Яруллин. “Урман әкияте”

1

Текст буенча фикер алышу, сүзлек өстендә эш, куелган сораулар буенча фикер алышу



49.

Ф.Яруллин. “Урман әкияте”. Образларга характеристика.

1

Образларга характеристика бирү, фикер алышу



50.

Куян баласы Нуяк” Р.Батулла

1

Аңлап уку, фикер алышу



Әкиятләр (6 сәгать, шул исәптән б.с.ү. – 1 с.)

51.

Татар халык әкияте “Кәҗә белән Бүре”.

1

Образларга характеристика бирү, фикер алышу, план буенча эчтәлеген сөйләү



52.

Хәйләгә каршы хәйлә” татар халык әкияте

1

Сәнгатьле уку, сайлап уку, сораулар буенча фикер алышу



53.

Татар халык әкияте

Өч кыз”

1

Образларга характеристика бирү, фикер алышу, мультфильм карау



54.

Карт белән төлке” татар халык әкияте

1

Образларга характеристика бирү, фикер алышу, план буенча эчтәлеген сөйләү



55.

Корея халык әкияте “Тату туганнар”.

1

Фикер алышу, әкиятләргә ясалган рәсемнәр буенча сөйләшү



56.

Б.с.ү. №7. “Әкиятләр илендә”. “Алдавыч әкиятләр”, “Әүвәл заманда”.

1

Ребуслар чишү, фикер алышу. Дөрес һәм сәнгатьле итеп, сүзләп уку, читен сүзләрне иҗекләп уку.



Ямьле җәй (6 сәгать, шул исәптән б.с.ү. -1с., уку тизлеген тикшерү – 1 с.)

57.

Җ.Дәрзаман.“Саумы, җәй”,

М.Гафури “Җәй”.

1

Мультимедия презентациясе буенча әңгәмә кору



58.

Кояш бүген иртәдән үк матур карады” Г.Хәсәнов

1

Сәнгатьле уку, сайлап уку, сораулар буенча фикер алышу



59.

Ә.Бикчәнтәева. “Колын”.

1

Сәнгатьле итеп рольләргә бүлеп уку, “Чума үрдәк, чума каз” уенын уйнау



60.

Р.Миңнуллин. “Сабантуй бүген бездә”. “Безнең авыл” М.Хәсәнов

1

Текст буенча фикер алышу, сүзлек өстендә эш, план буенча хикәяне өлешләргә бүлү



61.

Б.с.ү. №8. “Ямьле җәй җитә”.


1

Фикер алышу, нәтиҗә ясау.




62.

Уку тизлеген тикшерү №2

1

Дөрес һәм сәнгатьле итеп, сүзләп уку, читен сүзләрне иҗекләп уку.



Безнең якын дусларыбыз (8 сәгать, шул исәптән б.с.ү. - 1с.)

63.

Күке” М.Җәлил

1

Сәнгатьле уку, сайлап уку, сораулар буенча фикер алышу



64.

Г. Бәширов “Ана каз белән ата каз һәм аларның унике бәбкәсе”

1

Образларга характеристика бирү, фикер алышу, план буенча эчтәлеген сөйләү



65.


Карга” З.Нури

1

Сәнгатьле уку, сайлап уку, сораулар буенча фикер алышу



66.

Тукран белән сөйләшү” Г.Зәйнашева

1

Мультимедия презентациясе буенча әңгәмә кору



67.


Карга белән Шөпшә”

Ф. Зыятдинов

1

Текст буенча фикер алышу, сүзлек өстендә эш, план буенча хикәяне өлешләргә бүлү



68.

Б.с.ү. №9 “Урманда әдәплелек дәресләре”

1

Фикер алышу, кагыйдәләр язу, нәтиҗә ясау.




69.

Йомгаклау дәресе

1

Йомгак ясау.



70.

Резерв дәрес. Экскурсия.

1








Рабочая программа по литературному чтению в татарской группе 2 класса
  • Другое
Описание:

Рабочая программа по литературному чтению в татарской группе предназначена для 2(второго) класса  русскоязычных школ. Данная программа рассчитана на 2 (два) часа в неделю. Рабочая программа состоит из  титульного листа, паспорта, пояснительной записки, содержание программы, календарно-тематического планирования и списка литературы. Автор учебника - Р.Х. Ягъфарова.

Курс «Литературное чтение» вводит учащихся в мир большой литературы. Одна из основных его задач — сформировать у начинающего читателя интерес к книге и потребность в систематическом чтении литературных произведений, понимание того, что художественное произведение — это произведение словесного искусства; развить воображение ребенка, чувство эстетического переживания прочитанного. Другой не менее важной задачей уроков литературного чтения является формирование навыка чтения, так как он является той основой, на которой развиваются все остальные коммуникативно-речевые умения.

Художественно-эстетический, коммуникативный и нравственно-мировоззренческий принципы построения программы и учебников значительно расширяют границы коммуникации младшего школьника. Помимо реального общения с окружающим миром, дети включаются процесс духовного общения с миром искусства через чтение художественных произведений и воображаемый диалог с писателем, художником, композитором.

Программа по литературному чтению формирует у младших школьников (на доступном им уровне) представление о значимости художественных произведений в жизни человека.

Учащиеся постепенно начинают понимать, что цель общенияс писателем или художником не сводится к получению познавательной информации. Каждый автор стремится не только что-то сообщать читателю или поучать его, но и «беседовать» с ним, завязав воображаемый диалог, чтобы обогатить читателя своими эстетическими переживаниями, открытиями, приобщить его к своим убеждениям и нравственным ценностям.

В этом состоит одна из важнейших воспитательных задач уроков литературного чтения.

Автор Кашапова Фирюза Ильшатовна
Дата добавления 20.11.2014
Раздел Другое
Подраздел Планирования
Просмотров 1809
Номер материала 3890
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓