Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалы"Туган як җырчысы"язучы белән очрашу кичәсе

"Туган як җырчысы"язучы белән очрашу кичәсе

Скачать материал

Туган як җырчысы

 

Римма Җиһангирова,  Әлмәт районы Яңа Нәдер урта мәктәбе.

 

Туган авылыбызда яшәп иҗат итүче  шагыйрә К. Булатова белән очрашу мәктәбебез тарихында мәңге онытылмаслык хатирәләрнең берсе булды дияр идем мин. Журнал укучыларыбыз игътибарына  шул кичәне тәкъдим итәбез.

 

 

Кичәнең максаты: Төбәгебездә яшәп иҗат итүче шагыйрәбез К.Булатованың иҗаты белән таныштыру,кызыксыну уяту.Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, шигырьләрне аңларга һәм яратырга өйрәтү.

 

Җиһазлау: К.Булатова китапларыннан күргәзмә, магнитафон язмасы, “ К.Булатова тормышта һәм иҗатта “ дип исемләнгән фоторәсемнәр стенды.

 

Кичәнең барышы.

     

“Шушы яктан , шушы туфрактан” җыры башкарыла.

 

А.б.  Укытучы , шагыйрә, әни, әби.  Укучылар , бүген безнеә бәйрәмебез  шушы исемнәрне берләштерүче авылдашыбыз, Әлмәтебезнең йөзек кашы булып торучы  апабыз Клара Булатовага багышлана. Клара апа үз гомерендә 20дән артык  китап бастырган . “Мәйдан” журналының соңгы  номерында шагыйрәнең дөнья күргән китапларының тулы исемлеген күрәсез, ә аларның  кайберләре сезнең алдыгызда. Клара апагызның 50 дән артык шигыре көйгә салынган, шуларның берсен әле яңа гына иптәшегез башкаруында тыңлап үттегез, тагын берничәсен кичә барышында ишетерсез.

  Язучы өчен  иң куанычлысы, укучылар, китапларының  шушы киштәләрдә генә калмыйча , сезнең кулларга килеп керүе, аның шигырьләре белән кызыксынуыгыз.

К.Булатова төрле буын кешеләре өчен  шигырьләр яза. Шигырьләренең сезгә багышланганы да , урта сыйныф укучылары укырлыклары да , яшьләр өчен хисләнеп  укый торганнары да , безнең буын  кешеләрен кызыксындырганнары да бар. Чөнки шагыйрә үзе дә  сезнең кебек мәктәптә укыган , укытучы булып эшләгән , малай үстергән , ә хәзерге көндә  кадерле әби дә.

   Без бүген сезнең белән бик бәхетлеләр, чөнки шагыйрә Клара Булатова  бүген безнең мәктәптә кунакта.. Клара апа , рәхим итеп , Сезнең сәхнә түреннән урын алуыгызны сорыйбыз.

   Сүзне озын-озакка сузмыйча , аның үзенә бирик әле, сезне кызыксындырган сорауларга җавапны шагыйрәнең үзеннән ишетик. Рәхим итегез, Клара апа.

 

    К . Булатова сөйләгәннән соң, сүз укучыларга бирелә.

 

А.б.Чынлап та, табигате белән тыйнак , гади күңелле, җор телле шагыйрә әдәбиятыбызда җуелмаслык тирән эз калдырырлык итеп туган халкына һәм туган теленә хезмәт итә.  Ә хәзер укучыларыбыз башкаруында К. Булатованың шигырьләрен һәм аның сүзләренә язылган җырларны тыңлап үтәрбез.. Авылда туып үскәнгәме , аның шигырьләренең күбесе  авыл табигатен , аның хезмәт сөючән халкын , булдыклы хатын-кызларын чагылдыра.  Ә инде шигырьләренең көйгә салынып җырлануы шагыйрә өчен  икеләтә бәхеттер.К.Булатованың шигырьләре хис-кичерешләргә бик бай, алардан ,гүя, моң сирпелә. Шуның өчен шагыйрә матур-матур җырлар язучысы буларак танылды. Җырларда туган як , мәхәббәт темасы үзәк урыннарны алып тора.  Аның 2002 нче елны 76 җырын туплаган “Үзеннән-үзе туа җыр” китабы дөнья күрде.

   Сезнең игътибарга Марс Макаров көйгә салган “Кыңгырау чәчәкләре “ җырын тәкъдим итәбез.

   “Ач күзеңне, улым”, “Безнең балачактан бер яңа ел”, “Әни егет”,  шигырьләре, “Су буенда кыяк үлән “ (К.Булатова сүзләре, Р. Андреев көе) җыры башкарыла.

 

А.б.  К. Булатованы шагыйрә буларак кына телгә булсак , аның тормышының зур бер өлешенә күз йому булыр иде.К.Булатова-мөгаллимә- шагыйрә. Бу ике образ бер-берсен тулыландыра.   Ул гомере буенча үзенең укытучылык һөнәренә тугрылыклы булып калды. Клара апа  бүген дә балалар белән элемтәсен өзми, туган телебезне , мәдәниятебезне  саклап калуда, аны үстерүдә армый – талмый  хезмәт итә. Укытучы  хезмәте  турындагы  берничә шигырен тыңлап үтик. 

 ( “Укытучы бәхете “,  “Алтынчы класстагылар” шигырьләре яңгырый.)

 

К.Булатова  сүзләре , Идрис Хисамов көе “Якын дустың барын онытма җыры башкарыла.

 

 А.б. Сез түземсезлек белән көткән минутлар якынлашты. Укучылар , ә хәзер Клара апагызга үзегезне  кызыксындырган сорауларны бирә аласыз.

(Сорауларга җавп бирелгәннән соң укучылар үзләре ятлаган шигырьләрен сәнгатьле итеп укып күрсәтәләр.)

  “ Ак каен”  , “Инәйнең яраннары “, “Юк, кайтмасын ул чор” , “Сиңа кайтам”

  А.б. Үз фикерен укучыларга җиткерү өчен сүзләрнең тирән мәгънәлесен, тыгыз фикерлесен эзли. К. Булатова – тормышны чын дәрәҗәсендә аңлап, туган ягына, табигатенә мәхәббәтен эчке кичерешләре аша чагылдыручы лирик шагыйрь.

 

 К.Булатова сүзләренә Мирсәет Хөснуллин көенә   язылган “Кырга чыктым, юлга чыктым” җыры башкарыла.

 

А.б. Бүген безнең мәктәбебездә эшләп лаеклы ялга чыккан  хөрмәтле укытучыларыбыз кунакта. Алар Клара апа белән чордашлар гына тугел, ә  аларны укытучы булу да берләштерә. Бәлки аларның да безгә әйтер сүзләре бардыр. Укучылар, Клара апагызның шигырҗләре сездә тагын да зур кызыксыну уяткандыр.Шундый аз вакытта гына аның иҗаты белән танышу мөмкин түгел. Бу яраткан шагыйрәбезнең иҗатын өйрәнүне дәресләрдә дәвам итәрбез. Клара апа! Сезнең иҗатыгыз алдында баш иябез.

Туганда ук шагыйрь булып

Туу Сезгә насыйп булгандыр.

Гомер буе мөгаллимлек кылып

Чәчегезгә кырау кунганмы?

Тик шулайда һаман яшьсез әле

Олыгаю хисе кермәгән.

Әйтерсең лә борчу-мәшәкатьләр

Сезнең кырда бер дә йөрмәгән.

 

Кәефсез, күңелсез чакларымда К.Булатова шигырьләрен кулыма алам. Уйландыра, моңландыра, сөендерә, көлдерә торган әсәрләр күңелдә җылы хисләр уята, күңелне күтәрә, рухландыра. Йөз яшә,Клара апа! Иҗат чишмәң  мәңге сүрелмәсен, тынмасын.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                      

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Туган як җырчысы"язучы белән очрашу кичәсе"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по коллекторской деятельности

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

“Буыннан буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла торган, заман җилләре дә ала алмый , гасырлар үтсә дә югалмый торган, кешелек тарихы өчен бик кадерле булган кыйммәтләр бар. Юк, асылташлар түгел. Бәясен бер нәрсә белән дә үлчәп булмый торган, еллар үткән саен әһәмияте арта барган бу кыйммәтле хәзинә - китаплар. Менә бүген безнең алдыбызда шушы рухи байлыкны бүләк итүче”. Әлмәт районы Яңа Нәдер урта мәктәбендә үткәрелгән авылыбызда яшәп иҗат итүче язучы К. Булатова белән очрашу кичәсе нәкъ  менә шушы  асыл сүзләр белән  башланып китте.  

    Шигърияттә якты йолдыз булып балкыган. үзенең киңкырлы иҗаты белән меңнәрчә китап сөючеләрнең күңелен яулаган Клара Гариф кызы Булатова белән очрашу  укучылар күңелендә онытылмаслык тәэсир калдырды. Аларның күзләреннән Клара Булатова белән горурлану, аңа соклану хисләрен күрергә мөмкин иде.

 

"Мин тумыштан бирле шагыйрә. 
Мин тумыштан бирле укытучы!" -диеп башлады Клара апа очрашуны. Шагыйрә үзенең яшьлек еллары. укытучы булып эшләгән еллары. ничек шигырь яза башлавы турында сәйләде. Кичәнең икенче өлешендә укучылар шагыйрәнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. сораулар бирделәр. Бу очрашу балалар күңелендә бик озак сакланыр.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 367 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 06.01.2015 855
    • DOCX 35.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Зигангирова Римма Мирхатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Зигангирова Римма Мирхатовна
    Зигангирова Римма Мирхатовна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4272
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Разговоры о важном: организация и обеспечение внеурочной деятельности

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 784 человека из 72 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 995 человек

Курс повышения квалификации

Организация профориентационной работы в школе

36/72/108 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 219 человек из 51 региона
  • Этот курс уже прошли 553 человека

Курс повышения квалификации

Медиаграмотность как форма работы с современным родителем

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 36 человек из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 127 человек

Мини-курс

Разделение имущества при банкротстве: правовые аспекты и мировое соглашение

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Современные технологии в образовании (робототехника)

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 12 регионов

Мини-курс

Личностное развитие и отношения

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе