Главная / Математика / "Шулкадәр үк..."темасына математика фәненнән дәрес конспекты

"Шулкадәр үк..."темасына математика фәненнән дәрес конспекты

1 сыйныфта математика фәне өчен ачык дәрес эшкәртмәсе.

УМК “Перспектива”

Дәреслек авторлары: Г.В.Дорофеева, Т.Н.Миракова.

Тема: Шулкадәр үк...

Максат: Укучыларны “шулкадәр үк” дигән төшенчә белән таныштыру. Логик фикерләү сәләтен үстерү. Телдән исәпләү күнекмәләрен камилләштерү. Иптәшләренә карата ярдәмчеллек тәрбияләү.

Дәреснең бурычлары:

*“Шулкадәр үк” төшенчәсен бирү;

*Төшенчәне кулланырга өйрәтү;

*Практик күнекмәләрен үстерү;

*Укучыларның игътибарларын, хәтерләрен үстерүгә җирлек тудыру;

*Математика фәненә мәхәббәт тәрбияләү;

*Парларда, төркемнәрдә эшли белү күнекмәләрен камилләштерү;

*Үзбәя бирү.

Дәреснең тибы: яңа материалны өйрәнү.

Укыту методлары:

*проблемалы;

*күрсәтмәле;

*өлешчә-эзләнүле.

Материал:УМК”Перспектива” “Математика” 1 сыйныф,дәреслекнең 1 нче кисәге, дәфтәрнең 2 нче кисәге.

Җиһазлау: дәреслек, эш дәфтәре,күрсәтмә материал,презентация,проектор.

Ирешелергә тиешле нәтиҗә:”шулкадәр үк” төшенчәсен куллана алулары, предметларны чагыштырырга өйрәнүләре.





Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.Уңай психологик халәт тудыру.

-Балалар, матур итеп бастык, бер-беребезгә елмайдык. Бүген дә сез башка көннәрдәгечә бик тырышып эшләрсез дип ышанып калам.

II.Белемнәрне актуальләштерү.

-Ә хәзер сезнең телдән исәпләү күнекмәләрегезне тикшереп үтәрбез.

4+2= 4+0=

6-3= 6-4=

5-1= 5+3=

III.Проблемалы ситуация.Яңа темага әзерлек.

-Адилә һәм Айнур өстәл өстенә мин кул чәбәкләгән санда карандашлар куйсыннар.(2)

-Марат һәм Альбина үз алдыгызга колакларыгыз ничә булса, шулкадәр үк санда карандашлар куйсыннар.(2)

-Чагыштырыгыз: кайсысы күп, кайсысы аз?(бертигез)

-Ничек чагыштырдыгыз?(санап)

-Тагын ничек чагыштырып була?(парлап куеп)

-Хәзер каршы як иптәшегез белән кулга кул тотыныгыз.

-Без нәрсә эшләдек?( кулга кул тотындык)

-Нәрсә әйтә алабыз?(иптәшебездәге куллар саны безнең куллар санына тигез)

-Башкача, бертигез сүзен нинди сүз белән алыштыра алабыз?(шулкадәр үк)

-Димәк, бүгенге дәрес темабыз нинди була?(шулкадәр үк)

IV.Дәрескә максат һәм бурычлар.

Бүген без дәрестә предметларны чагыштырырга һәм “шулкадәр үк” төшенчәсен кулланып җавап бирергә өйрәнербез.

V.Физминутка.

VI.Ныгыту.Дәреслек белән эш.

1)116 бит,№1(таякчык урынына карандаш куллану)

2)116бит,№2(тактада эшләү)

Дәфтәрдә эшләү.

1)10бит,№1.

2)10бит,№2.

VII.Физминутка. Мин әйткән мисалны чишәбез һәм шул санда берләшеп басабыз.(музыка уйный, бииләр,музыка туктагач мисал әйтелә һәм берләшәләр: 1+1, 2+1, 3-1, 3-2,5+1). Микс-Фриз-Груп.

VIII.Группаларда эшләү.

Хәзер мин һәр өстәлгә карточкалар бирәм. Сез уң якта ничә фигура ясалган булса, сул якта шулкадәр үк фигура ясаячаксыз.Раун Тэйбл.

IX.Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

-Без бүген дәрестә нәрсәләр белдек?

Сез бүгенге дәрестә үзегезгә нинди бәя бирерсез икән?

Сезнең өстәлләрдә өч төрле төймә бар- яшел,сары,кызыл.Әгәр бүгенге дәрестә сез барысын да яхшы аңладык дип уйласагыз яшел төймә күтәрәсез. Әгәр инде кайбер өлешләрдә авырлык тойгансыз икән сары төймә күтәрәсез. Әгәр берни дә аңламасагыз кызыл төймә күтәрәсез.























Иске Үтәмеш гомуми урта белем бирү мәктәбе















Математикадан ачык дәрес эшкәртмәсе

Тема «Шулкадәр үк...»

1 сыйныф















Укытучы: Газизова Минзилә Минсәлих кызы





2014ел











"Шулкадәр үк..."темасына математика фәненнән дәрес конспекты
  • Математика
Описание:

Математика фәненнән әлеге дәрес конспектында сингапур методикасы да чагылыш тапты.

Беренче сыйныфта әлеге теманы үткәндә ел башында шул тема буенча алган белемнәргә таянырга кирәк.Беренче эш итеп телдән исәпләү күнекмәләре ныгытылды. Аннан соң тема чыгарылды, моны укучылар үзләре эзләнеп таптылар. Дәреснең максат һәм бурычлары белән таныштылар. Укучылар "Шулкадәр үк" төшенчәсен кулланырга өйрәнделәр,аларның практик күнекмәләре үстерелде.

Укучылар парларда эшләү, үзләренә бәя бирү күнекмәләренә өйрәнделәр.

 

 

Автор Газизова Минзиля Минсалиховна
Дата добавления 03.01.2015
Раздел Математика
Подраздел
Просмотров 516
Номер материала 24061
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓