Главная / Технология / "Савыт-саба.Чәй сервизы" темасына технология фәненнән конспект

"Савыт-саба.Чәй сервизы" темасына технология фәненнән конспект

Дәрес –проектның план-конспекты

Дәреслек «Технология. 1 класс» ( 55—60 бит).

Автор: Н.И. Роговцева һәм башкалар.

Тема: «Савыт-саба. Чәй сервизы».
Максат:

Пластилиннан савыт-саба ясау технологиясенә өйрәтү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет белемнәре:

Тулы кисәк пластилиннан әвәләү алымнарына өйрәтү.

УУД:

Личностные:  Әйләнә-тирәгә һәм үзеңә шәхси һәм эмоциональ караш формалаштыру.
Регулятивные:  Пластилин белән эшләү алгоритмын үзләштерү.
Познавательные:  Өстәлне сервировкалау кагыйдәләре, чәй савыт-сабаларының төрлелеге турында күзаллау формалаштыру.
Коммуникативные:  Кечкенә группада эшләү күнекмәләрен формалаштыру.

Төп төшенчәләр:

Сервиз, сервировка, традицияләр.

Предметара бәйләнешләр:

Әйләнә-тирә (төрле халыкларның традицияләрен белү).

ОБЖ (куркынычсызлык кагыйдәләрен белү һәм куллану).

Сөйләм теле (укучыларның сүзлек байлыгын үстерү).

ИЗО (чәй композициясен төзегәндә эстетик зәвыкъны үстерү)

Математика (эшләү алгоритмын булдыру,предметларны санау)

Эш формалары:

Фронталь, кечкенә группаларда, индивидуаль.

Ресурслар: «Технология» дәреслеге

Дәрес барышы

1.Оештыру этабы.

Исәнмесез.

Бүген дәрестә без сезнең белән группаларда эшләрбез.

-Сез табышмаклар яратасызмы?

-Без табышмакларның җавабын табып, дәреснең темасын билгеләрбез.

Тыңлагыз һәм җавапларын табыгыз.

1.Кечкенә генә бер бала

Эче тулы ут яна. (самовар)

2.Өстәлемдә бер үгез,

Маңгаенда бер мөгез. (чәйнек)

3.Үзе җырлый, үзе сыйлый.(самовар)

4.Җиз багана өстендә

Ак күгәрчен утыра.(самовар өстендә чәйнек)

5.Бәләкәй генә ак тана,

Борыным бар, дип мактана.(чәйнек)

2.Белемнәрне актуальләштерү.

... Чәй исләргә төшеп,

Халык эшне ташлыйдыр.

Тәмле - тәмле сөйләшеп,

Чәй эчәргә башлыйдыр.

-Сез чәй эчәргә яратасызмы?

Безнең көннәрдә дә, элеккеге кебек үк, өстәлнең бәйрәмчә булуы (самовар һәм тәм-том) татар халкының кунакчыл халык булуын күрсәтә.

Халык бер дә юкка гына мәкальләр уйлап тапмаган.

1.Чәйдән соң – күңелдә җәй.

2.Чәй чынаягы 3 булыр, 3 булмаса хуҗаларга көч булыр.

3.Китәр вакыт җиткәч самовар куймыйлар.

Рәсәйдә чәй 1638 елдан бирле кулланылышта. Монгол ханы Алтын патша Михаил Федоровичка бүләккә 4 пуд чәй яфрагы җибәргән.(1 пуд=40 фунт=16,38 кг.)

Елда Кытайга себер мехлары һәм башка товарлар төяп купец кәрваннары юл алган. Кытайдан алар чәй (зур кувшиннарда) һәм ефәк тукыма төяп кайтканнар.

Рәсәйдә чәйне элек-электән эчәргә яратканнар.Чәй эчкәндә өстәлдә самовар, тәмле прәннекләр һәм җиләк-җимеш кайнатмалары булган. Иртән, көн уртасында, көндез (16.00) чәй эчү традициягә әйләнгән.Бу вакытта һәр өйдә самовар кайнаган. Чәйне сөт, лимон белән эчкәннәр. Чәйне бөтен ил халкы эчә. Мисал өчен Кытай һәм Япон халкы яшел чәй эчә, ә инглизләр кара, цейлон яки һинд чәен сөт яки сөт өсте (каймак) белән эчәләр.

Балалар, чәй эчү өчен нинди савыт-саба кирәк?

Тарихчылар беренче электр чәйнегенең төгәл килеп чыгу көнен әйтә алмыйлар. Бары тик суны җылыту өчен электр приборларының 19 гасыр ахырында килеп чыгуы билгеле. Менә шундый ул су җылыткыч җайланма – самовар.

Ә болары, безнең бүгенге көндә чәй кайнату өчен кулланыла торган чәйнекләребез. Ә чәй пешерү чәйнекләре элек балчыктан ясала торган булганнар.

Безнең көннәрдә чәйнекләр һәм чәй эчү өчен башка савыт-сабаларны төрле формада һәм төрле материаллардан ясыйлар: пластмассадан, пыяладан,алюминий эретмәләреннән.

Өстәлне сервировкалау” уены

-Балалар ,әйдәгез чәй эчү өчен өстәлне дөрес итеп сервировкаларга өйрәник.

Экранга карагыз әле.

Өстәлгә предметларны дөрес урнаштырыгыз. “Сервировка” һәм “сервиз” сүзләрен аңлатыгыз.

(Өстәлне сервировкалау ул өстәлне бизәү)

3.Эшне башкару.

-Балалар, бүген без сезнең белән нәрсә ясарга өйрәнербез икән?(чәй сервизы)

-Без аны нинди материалдан ясарбыз?(пластилиннан)

-Аны ясаганда без нәрсәгә өйрәнәчәкбез?(пластилин белән дөрес эшләргә, пластилиннан савыт-саба ясарга)

Инструктаж .

Эшне нинди кагыйдәләрне белмичә торып башларга ярамый? (куркынычсызлык кагыйдәләрен)

1.Эш өчен пластилинның кирәкле төсен сайла.

2.Стек белән кирәкле зурлыкта пластилин кисеп ал.

3.Пластилин кисәге йомшарсын өчен, кул җылың белән аны җылыт.

4.Эш беткәч кулны коры тукымага яхшылап сөрт,аннан соң сабын белән ю.

4.Эш урынын әзерләү.

Эш өчен безгә нинди материал һәм инструментлар кирәк булачак?

Әвәләү өчен нинди әвәләү алымнарын кулланырсыз?

Һәр чәй предметы чынаяк формасындагы өлештән һәм өстәмә детальләрдән тора: капкачы, тоткасы( сабы), борыны.

Хәзер эш тәртибен карарсыз.Игътибарлы булыгыз. Группадагы һәр кешегә савыт-саба төрен билгеләгез.

5.Физминутка.

6.практик эш(20 мин)

7.Рефлексия.

-Әйдәгез,балалар, һәр группаның чәй сервизларын карап үтик.

-Ничек килеп чыктылар икән алар?

-Үз эшләрегезне бәяләгез.

-Без нинди материал белән эшләдек?

-Әвәләүнең нинди алымнарын кулланып эшләдегез?

-Кайсы эш бик авыр булды?

-Кайсы эш сезгә бик ошады?

-Кемнең сервизы сезгә аеруча ошады?

Эш урынын җыю.

Дәрес өчен рәхмәт. Онытмагыз: чәй ул- зур көч.

Халкыбызның матур бер гореф – гадәте ул чәй эчү, чәй табыны артында гәп кору, өйдәге мәшәкатьләрне уртага салып сөйләшү.

Таң атуга җырлый – җырлый табынга менеп кунаклаган самавыр үзе ни тора! Чәй – татарның йөзе. Ә инде чәй эчү, чәйгә чакыру кебек күркәм гадәтләр халкыбызны сыйфатлаучы милли горурлык булып санала.

Элегрәк алтын бәрабәренә торган такта чәйләрне әби – бабаларыбыз бик яратып эчкән.

Чәй эчү церемониясе - Кытайда туган йола. Хәзерге вакытта бу йола Япониядә сакланып калган. Анда чәй эчү өчен махсус чәй йортлары бар. Бу йортның ишеген атлап кергәндә һәр кеше үзенең бөтен эш – шөгыльләрен бусаганың теге ягында калдыра, матур уйлар белән генә ача бу йорт ишеген. Чәй янында эчкерсез әңгәмәләр генә алып барыла. Чәй йортында булган кеше үзен бөтенләй башка дөньяда булган итеп хис итә.

Чәй эчү йоласы Мәскәү дәүләтендә иң беренче 1638 елда барлыкка килә. Чәйне башта дару буларак кына кулланалар. Аннары экзотик эчемлек булганга аны эчү модага керә. Чәй табыны матур итеп бизәлә, бәйрәм төсен ала.

Чәй әле ул бик бай даруханә дә. Яңа җыелган чәй яфрагында С витамины лимонга караганда 4 мәртәбә күбрәк, ә яшел чәйдә , кара чәйгә караганда бу витамин 10 тапкыр күбрәк.

Менә шушы витаминнарга бай булганга күрә дә инде чәй кеше организмына уңай тәэсир ясый, акыл активлыгын үстерә, арыганлыкны бетерә, ашкайнатуны яхшырта , күтәренкелек хисе уята. Дәвалау үзлегенә ия үсемлекләр арасында чәй иң мактаулы урыннарның берсен алып тора.

Чәйнең туган җире булып ни өчен Кытай санала соң? Бервакыт Кытай императорына бирү өчен су кайнаталар, савытка чәй куагыннын берничә чәй яфрагы очып төшә, су каралып китә һәм аннан бик нәфис һәм күңелгә хуш ис аңкый. Бу төнәтмәне эчеп карыйлар һәм шаккаталар.

Чәйнең Европага килеп җитү юлы бик озын һәм авыр була. Бөтен Европалылар да чәй белән эш итә белмиләр. Әнисенә ул вакытта иң кыйммәт булып саналган чәй җибәргән инглиз морягы турында шундый хикәя бар. Әнисе нәфис, затлы ризыктан авыз итәргә кунаклар чакыра. Ул чәйне савытта пешереп, кирәкмәгән дип уйлаган сыеклыкны түгә дә, пешкән чәй яфракларын порцияләргә бүлеп, аларны каймак белән болгатып өстәлгә бирә.

Чәй өстәле артында уңай энергетика саклана, борчулы уйларны тарату өчен иң кулай вакыт – чәй өстәле артында сөйләшү.

"Савыт-саба.Чәй сервизы" темасына технология фәненнән конспект
  • Технология
Описание:

Автор Газизова Минзиля Минсалиховна
Дата добавления 03.01.2015
Раздел Технология
Подраздел
Просмотров 642
Номер материала 23945
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.

Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓