Главная / Другое / "Мин бит татар егете" конкурсының эшкәртмәсе

"Мин бит татар егете" конкурсының эшкәртмәсе

Татарстан мәгариф министрлыгы

Мамадыш районы Усали урта гомумбелем бирү мәктәбе











hello_html_m7817e7f2.gif


конкурсының эшкәртмәсе






төзеде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хайбуллина Зөбәрҗәт Габделхаковна















Усали ,2006

Укытучы: 21 нче февраль – Халыкара туган тел көне. 1999 нчы елдан бирле бөтен дөнья күләмендә әлеге көн билгеләп үтелә. Җир шарында барлыгы 6 мең тел бар . Әлеге телләрнең яртысыннан артыгы бүгенге көндә юкка чыгу куркынычы астында. Туган телен саклау – һәр халыкның изге бурычы.

Укучылар чыгып тезелә.

  1. Гашыйк булган сымак юлда егет

Җилдән җитез чапкан атына.

Мин гашыйкмын , туган телем,

Син - чын байлык минем зәүкыма.

  1. Туган тел үзенчә бай, үзенчә матур, үзенчә көчле.

Мәрхәмәтле бул син туган телгә,

Ихтирамлы бул син, туган, сүзләргә,

Сүзне кирәк мәңге яңартырга,

Сүзне кирәк мәңге эзләргә.

  1. Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмый.

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмый.

  1. Җыр булырлык сүзләр биргән

Матур телем, туган телем,

Рәхмәт сиңа!

Туган телем – киңдер

Сиңа күңел түрем!

  1. Анам теле – миңа халкым теле,

Аннан башка минем халкым юк,

Йөрәгендә халкы булмаганның

Кеше булырга да хакы юк.



Бүген, ягъни Халыкара туган тел көнендә, без “Зирәкләр һәм тапкырлар бәйгесен “ үткәрергә, катнашучыларның туган телебезне ни дәрәҗәдә яратуларын һәм белүләрен сынарга булдык.


Бүген була очрашу

Күңелле көч сынашу.

Сигезләр белән җиделәр

Үзара көч сынаша.

Менә булыр тамаша.

Уйныйк әле, уйныйк әле,

Сынатыштан булмасын,

Кичә барганда берәү дә

Авыз йомып тормасын.


Жюри белән таныштыру.


  1. Сәламләү.

  2. Мәкальләрне беләсезме?

Мәкальнең башы әйтелә, ахырын укучылар үзләре әйтеп бетерәләр.


  • Тел – белемнең ачкычы, ....

  • Сөйдергән дә тел, ......

  • Таш ташны ярыр, .........

  • Теле барлар халык булган, ............

  • Хезмәт итсәң, ............

  • Һөнәрле үлмәс, ..........

  • Таянма билеңә, .......

  • Акыллы кешенең сүзе ..........

  • Үз анасын зурлаган ..........

  • Эшне башлама, ..........


  1. Өй эшен тикшерү.

Һәр команда каршы як командага “Күчтәнәч” табышмаклар әзерләп килергә тиеш иде.


  1. Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе – мәрҗән бар” дигән халык. Безнең катнашучылар бу байлыкны беләләр микән?


    • матур сүзенең синонимнарын табарга.

    • ямьсез сүзенең синонимнарын табарга.


  1. Бер сүз белән биремнең җавабын табарга.

  • 1.Таң калу –

  • таяк ашау –

  • талканы коры –

  • балавыз сыгу –

  • колак кагу –

  • авыз йомып калу –

  • кәкре каенга терәтү –

  • салпы якка салам кыстыру –

  • телеңне йотарлык –

  • куеныңда таш саклау –


  1. Тел галимнәрен таныйсыңмы? “ дип атала чираттагы ярышыбыз.

  • 1. “Берәү башка телне өйрәнмәкче булса, башта үз теленең грамматикасын яхшы белсен” Бу кем сүзләре ? (К.Насыйри)


  • Русча белү кирәк, үз телеңне белү тиеш” Бу кем сүзләре ? (Г.Ибраһимов)

  1. Үз-үзеңә бәя бирү.


  • кызлардагы уңай сыйфатларны санагыз.

  • малайлардагы тискәре сыйфатларны санагыз.


  1. Хезмәт төбе – хәзинә”


  • табиб һөнәренә хас фигыльләрне санагыз.

  • укытучы һөнәренә хас фигыльләрне санагыз.


  1. Капитаннар ярышы. Блиц-сораулар.


  • 1.Җиде үрдәк оча, өчесен атып төшерделәр, ничә үрдәк калды?

  • Татарстан президентының исеме ничек?

  • Казан ханлыгының соңгы патшабикәсенең исеме ничек?

  • 26 нчы апрельдә кем туган?

  • Балаларны укырга өйрәтүче китап.

  • Кәҗүл читек” әсәрен кем язган?

  • Күренмәс кешегә әйләнү өчен нинди чәчәкне ашарга кирәк?

  • 8 Әкияттәге явыз әби.

  • Татар халкының гимны булырлык җыр.

  • 10.”Туган телем – иркә гөлем, ........”


Бу вакытта командалар сан кергән әсәр исемнәрен язалар.






















Үсәли урта гомумбелем бирү мәктәбе






hello_html_m611e386e.gif




Төзеде: татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Хайбуллина З.Г.









Үсәли 2007ел.hello_html_m4d466bb7.png

"Мин бит татар егете" конкурсының эшкәртмәсе
  • Другое
Описание:

"Мин бит татар егете" конкурсының эшкәртмәсе.

Укытучы: 21 нче февраль – Халыкара туган тел көне. 1999 нчы елдан бирле бөтен дөнья күләмендә әлеге көн билгеләп үтелә. Җир шарында барлыгы 6   мең тел бар . Әлеге телләрнең яртысыннан артыгы бүгенге көндә юкка чыгу куркынычы астында. Туган телен саклау – һәр халыкның изге бурычы.

Укучылар чыгып тезелә.

1.     Гашыйк булган сымак юлда егет

Җилдән җитез чапкан атына.

Мин гашыйкмын , туган телем,

Син - чын байлык минем зәүкыма.

2.     Туган тел үзенчә бай, үзенчә матур, үзенчә көчле.

Мәрхәмәтле бул син туган телгә,

Ихтирамлы бул син, туган, сүзләргә,

Сүзне кирәк мәңге яңартырга,

Сүзне кирәк мәңге эзләргә.

3.     Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмый.

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмый.

4.     Җыр булырлык сүзләр биргән

Матур телем, туган телем,

Рәхмәт сиңа!

Туган телем – киңдер

Сиңа күңел түрем!

5.     Анам теле – миңа халкым теле,

Аннан башка минем халкым юк,

Йөрәгендә халкы булмаганның

 

Кеше булырга да хакы юк.

Автор Хайбуллина Зубарджат Габделхаковна
Дата добавления 05.01.2015
Раздел Другое
Подраздел
Просмотров 556
Номер материала 34100
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓