Главная / История / "Җиңүнең 65 еллыгына багышлана" темасына башлангыч сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгате

"Җиңүнең 65 еллыгына багышлана" темасына башлангыч сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгате

Исәнмесез укучылар, укытучылар.

Безнең илебез ел саен 9 май көнне Җиңү көнен бәйрәм итә. Бу бәйрәм 1945 елда нинди шатлыклы, тантаналы булса, хәзер дә, 65 ел узгач та, халык бу Җиңүнең нинди зур югалтулар белән яулануын онытмый. 1941 елда явыз дошман илебезгә басып керде. Кешеләрнең тыныч йокысын меңләгән туп тавышы бүлде. Бөек Ватан сугышы башланды. Бүгенге сыйныф сәгатебез Җиңүнең 65 еллыгына багышлана. Хәзер сүзне укучыларга бирәбез.

1 нче слайд.

1нче укучы.

Егерме ике. Июнь. Кырык бердә...

Җиргә афәт килде ул көнне.

Тарих каһәрләгән шушы көнне

Мөмкинме соң оныту, мөмкинме?!.

2 нче укучы.

Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,

Соңгы тапкыр кояш балкыды.

Таң атмады бүген, көн тумады,

Алды җирне сугыш ялкыны.

3 нче укучы.

1941 елның 22 июнь иртәсе. Безнең илебезгә немец илбасарлары бәреп керә. Халкыбыз дошманга каршы изге сугышка, азатлык сугышына күтәрелә.

4 нче укучы.

Илебез солдатлары 4 ел буена немец фашистларына каршы көрәште. 1418 көн буе туплар ярылды. Җирдә яшәү өчен көрәш барды. Дошман никадәр генә котырмасын, безнең солдатларның җиңүгә ышанычы көчле иде.

5 нче укучы.

Безнең сугышчылар туган җирне дошманнан азат итеп, һаман алга атлады. Алар кайда гына сугышмасын, алар белән Туган иле, халкы булды. Бу юл гаять авыр юл иде. Брест, Сталинград янында, Кавказда, Одессада, Севастопольдә канкойгыч сугышлар барды.

6 нчы укучы.

Дөнья хәтерли. Илем өстенә фашист явы килгәндә, хатын-кызлар да, көрәшчеләр сафында булды. Алар да пуля, снаряд, самолётлар белән дошманга үлем илтте. Алар партизан отрядларында фашистларга каршы көрәште, яралыларны дәвалады, заводларда корал җитештерде. Сугыш елларында безнең авыл хатын-кызлары да җиңү көннәрен якынайтуда үзләреннән зур өлеш керттеләр.

7 нче укучы.

Бөек Ватан сугышы фронтларында Кызыл Армия зур җиңүләр яулады. Илебез солдатлары 1945 елның маенда Берлиндагы рейхстаг өстенә Җиңү байрагы кадады. Сугыштагы батырлыклары өчен 12 мең кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелде.

8 нче укучы.

Бөек Ватан сугышында 26 миллион совет кешесе һәлак булды. Аларның исемнәре – һәйкәлләрдә.

9 нчы укучы.

Һәйкәл булып калка җиңүчеләр,

Һәйкәл булып баса батырлар.

Ә батырлар ике тапкыр үлми,

Җирдә алар мәңге балкырлар.

10 нчы укучы.

Җиңү көне! Бу көнне илебез халкы һәм Европа халкы нинди зур түземсезлек белән көтте. Һәм ул көн килде. 1945 елның чәчәкле маен онытырга мөмкинме соң? Ул илебезнең һәр кешесе өчен аеруча истәлекле, кадерле. Быел Бөек Җиңүгә - 65 ел.

11 нче укучы.

9 май безнең ил өчен генә түгел, бөтендөнья өчен иң олы бәйрәм. Бу бөтендөнья бәйрәменең үзәге – Мәскәү, Кызыл мәйдан.

12 нче укучы.

Дөнья халыкларын фашист коллыгыннан азат иткән солдатларыбызга мәңгелек дан!

2 нче слайд.

1941 ел башына безнең Чирмешән районында 42 мең кеше яши. Бөек Ватан сугышына район военкоматыннан 19852 кеше озатыла. 8534 кеше сугыштан әйләнеп кайтмый. 104 гаиләдән өчтән бишкә хәтле кеше сугышта ятып кала. 2097 кешегә үлеп калу турында кәгазь килә, калганнары хәбәрсез югала. 687 кеше пленда була, 104 хатын-кыз сугышта катнаша, шуның 2 се үлеп кала. 1209 кеше 1 нче һәм 2 нче группа инвалид булып кайта. Чирмешән районы кешеләренең күп илләрдә каберләре бар.

3 нче слайд.

Сугыш башланганчы алар гади генә кызлар һәм малайлар иделәр. Укыдылар, олыларга ярдәм иттеләр, уйнадылар, йөгерделәр, сикерделәр, борыннарын һәм тезләрен җимерделәр. Аларның исемнәрен туганнары, сыйныфташлары һәм дуслары гына белә иде.

Вакыт җитте. Һәм алар туган илгә мәхәббәт һәм дошманга нәфрәт белән типкән кечкенә генә бала йөрәгенең нинди зур була алуын күрсәттеләр.

4 нче слайд.

Сугыш чоры балалары. Сугыш чорында балалар өлкәннәр белән бер үк дәрәҗәдә эшләделәр. Җиңү көнен якынайтуга зур өлеш керттеләр. Үзләре ачлы-туклы яшәсәләр дә, фронт өчен тырыштылар.

5 нче слайд.

Әтиләре урынына : балалар тылда. 1942 елның 29 маенда ВЛКСМның Үзәк Комитеты барлык укучыларга шундый өндәмә белән мөрәҗәгать итте : фронт өчен, әти-әниләр белән бер үк дәрәҗәдә эшләргә!

Бу өндәмәгә укучылар барлык патриотик чараларда актив рәвештә катнашу белән җавап бирделәр.

6 нчы слайд.

Балалар –җиңү өчен.

Гражданнар сугышында да, Бөек Ватан сугышы елларында да яшь пионерлар зур батырлык, Туган илебезне чиксез яратуның тиңдәшсез үрнәкләрен күрсәттеләр. Алар партизан отрядларында элемтәче булдылар, иң кыен шартларда разведкага йөрделәр, яшерен оешмаларның заданиеләрен үтәделәр, дошман тылында җимерү эшләре алып бардылар.

Аларның тормышы безнең өчен мәңге сүнмәс ялкын булып балкыр!

7 нче слайд.

Элеккеге пионерлар алар хәзерге варислар. Хәзер без сезнең белән герой пионерларның кайберләре белән танышып үтик.

8 нче слайд. Лёня Голиков.

9 нчы слайд. Зина Портнова.

10 нчы слайд. Валя Котик.

11 нче слайд. Марат Казей.

12 нче слайд.

Сугыш турында түбәндәге китапларны укый аласыз.

13 нче слайд.

Менә бу китаптан (“Герой пионерлар”) сез 26 яшь пионерның тормышы һәм фидакарь эше белән танышырсыз.

14 нче слайд.

Һәйкәл булып калка җиңүчеләр,

Һәйкәл булып баса батырлар.

Ә батырлар ике тапкыр үлми,

Җирдә алар мәңге балкырлар.

Таш һәйкәлләр балкый тыныч кына,

Өйрәнгәннәр алар тынлыкка.

Һәйкәлләргә килик! Гөлләр куйыйк!

Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына.

Һәр елны 9 май көнне без һәйкәлләр янына барып гөлләр, чәчәкләр куябыз, бер минутлык тынлык игълан итәбез.

15 нче слайд.

Тик сугышлар гына булмасын! “

Тыныч таңнар, тыныч иртәләрнең,

Кадерен белеп яшә, юлдашым.

Безнең көннәр алда әле тагын,

Тик сугышлар гына булмасын!

Тормышыңда булган вак нәрсәләр,

Сукмагыңны читкә бормасын.

Чынга ашар бөтен хыялларың,

Тик сугышлар гына булмасын!

Кайчак күгең болыт каплаганда,

Йөрәк дәртең суынып калмасын.

Ни теләсәң, шуны башкарырсың,

Тик сугышлар гына булмасын!

Җир йөзендә сугышлар булмасын, балалар күз яше таммасын, илебез-күгебез тыныч булсын иде.

16 нчы слайд.

Шуның белән сыйныф сәгатебез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.















Максат : Укучыларны әби-бабаларының, авылдашларының, герой пионерларның Бөек Ватансугышы елларында күрсәткән батырлыклары, тырыш хезмәте белән таныштыру. Ветераннарга олы ихтирам һәм хөрмәт хисе тәрбияләү. Сугыш афәтенең һәр кеше, һәр гаилә өчен фаҗига булуын төшендерү. Тынычлык сөюче шәхес тәрбияләү.

Җиһазлау : презентация, “С Днём Победы” стена газетасы, сугыш турында китаплар.
































Чирмешән муниципаль районы Иске Үтәмеш гомуми урта белем бирү мәктәбе










Ачык сыйныф сәгате:



Җиңүнең 65 еллыгына багышлана


2010 уку елы



Башлангыч сыйныф укытучысы Газизова Минзилә Минсәлих кызы әзерләде

"Җиңүнең 65 еллыгына багышлана" темасына башлангыч сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгате
  • История
Описание:

1941 елның 22 июнь иртәсе. Безнең илебезгә немец илбасарлары бәреп керә. Халкыбыз дошманга каршы изге сугышка, азатлык сугышына күтәрелә.

 

Илебез солдатлары 4 ел буена немец фашистларына каршы көрәште. 1418 көн буе туплар ярылды. Җирдә яшәү өчен көрәш барды. Дошман никадәр генә котырмасын, безнең солдатларның җиңүгә ышанычы көчле иде.

 

Безнең сугышчылар туган җирне дошманнан азат итеп, һаман алга атлады. Алар кайда гына сугышмасын, алар белән Туган иле, халкы булды. Бу юл гаять авыр юл иде. Брест, Сталинград янында, Кавказда, Одессада, Севастопольдә канкойгыч сугышлар барды.

 

Дөнья хәтерли. Илем өстенә фашист явы килгәндә, хатын-кызлар да, көрәшчеләр сафында булды. Алар да пуля, снаряд, самолётлар белән дошманга үлем илтте. Алар партизан отрядларында фашистларга каршы көрәште, яралыларны дәвалады, заводларда корал җитештерде. Сугыш елларында безнең авыл хатын-кызлары да җиңү көннәрен якынайтуда үзләреннән зур өлеш керттеләр.

 

Бөек Ватан сугышы фронтларында Кызыл Армия зур җиңүләр яулады. Илебез солдатлары 1945 елның маенда Берлиндагы рейхстаг өстенә Җиңү байрагы кадады. Сугыштагы батырлыклары өчен 12 мең кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелде.

 

Бөек Ватан сугышында 26 миллион совет кешесе һәлак булды.

 

 

Җиңү көне! Бу көнне илебез халкы һәм Европа халкы нинди зур түземсезлек белән көтте. Һәм ул көн килде. 1945 елның чәчәкле маен онытырга мөмкинме соң? Ул илебезнең һәр кешесе өчен аеруча истәлекле, кадерле. Быел Бөек Җиңүгә - 65 ел.

Автор Газизова Минзиля Минсалиховна
Дата добавления 04.01.2015
Раздел История
Подраздел
Просмотров 1163
Номер материала 24297
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓