Главная / Обществознание / "Икьтисадта финанслар" темасына дәрес эшкәртмәсе

"Икьтисадта финанслар" темасына дәрес эшкәртмәсе

Тема: Икътисадта финанслар

(День финансовой грамотности га карата үткәрелгән дәрес)

(8-11сыйныфлар өчен) Эпиграф:
”Акча ул тирес кебек :
таратмасаң,
бернинди файдасы да юк”
Ф.Хайек,
Австрия икътисадчысы



Максат: 1)Икътисади сферада финансларның роле, акча, банклар, аларның эшчәнлеге турында күзаллауларын киңәйтү; аларның барлыкка килү тарихы белән таныштыру;

2)Икътисади белемнәрен һәм күнекмәләрен камилләштерү;

3)Бүгенге икътисад шартларында конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү, укучыларның икътисади культураларын күтәрү



Җиһазлау: Дәреслек,сүзлек, мультимедиа, презентация, акча коллекциясе.

Дәрес барышы:

Хәерле көн укучылар! Бүген барлык мәктәпләрдә дә День финансовой грамотности үткәрелә, без дә бирегә үзебезнең финанслар һәм икътисади өлкәдәге белемнәребезне арттыру һәм ныгыту өчен җыелдык. Дәрескә эпиграф итеп Австрия икътисадчысы Ф.Хаекның “Акча тирес кебек: таратмасаң бернинди файдасы да юк”дигән сүзләрен тәкъдим итәм Әйтегез әле, нәрсә соң ул финанслар?(Җаваплар тыңлана) Әйе, финанслар тар мәгънәдә- акча дигәнне, ә киң мәгънәдә- акчадан файдалану процессында икътисади мөнәсәбәтләр җыелмасы дигәнне аңлата.(Слайд1-3) Мәсәлән, банктан кредит алганда, хезмәткәргә эш хакы түләгәндә, бюджетка түләүләр күчергәндә, иминиятләштерү кертемнәре түләгәндә тиешле оешмалар белән финанс мөнәсәбәтләре барлыкка килә.

Әйдәгез, финансларның тар мәгънәсеннән башлыйк әле. Искә төшерик әле нәрсә соң ул акча һәм аның нинди функцияләре бар?Нинди акча берәмлекләре беләсез? .(Слайд 4) (Җаваплар тыңлана)

Әйе, укучылар, акча бәяләр үлчәме, гомуми алмашу, туплау, әйләнеш чарасы булып тора. Гомумән, икътисадны акчасыз күз алдына да китереп булмый . Элегрәк акча ролен төрле товарлар : мех, ашлык, терлек үтәгән. Акрынлап аларга алмашка , гомуми эквивалент сыйфатында, алтын, көмеш, бакыр килгән. Соңрак кәгазь акчалар күренә башлый, ә егерменче гасырда чеклар һәм кредит карточкалары да өстәлә. Акча булганда теләсә нинди товарны сатып алырга мөмкин. Акча- икътисадның символы һәм төп хәрәкәткә китерүчесе. Аның булу- булмавына карап безнең ихтыяҗлар, теләкләр формалаша. Ләкин шул ук вакытта икътисадның төп мәсьәләсен дә онытмаска кирәк. Нинди мәсьәлә әле ул? (Җаваплар тыңлана)

Әйе, чикләнмәгән ихтыяҗларны чикләнгән ресурслар белән хәл итәргә кирәк. Әйтик, кибеттә үзегезгә бик тә ошаган һәм бик кирәкле әйбер күрдегез ди. Ләкин аны алырга акчагыз җитми. Сез нишләрсез? Әйе, акчагызны җыя башларсыз. Кешеләр керемнәрен ничек туплыйлар соң? (Слайд 5) (Эш хакы, пенсия, пособие, стипендия, рента, капиталдан процент) Киләчәктә зуррак әйбер алу өчен тупланган акчаларны саклык акча диләр. Һәр кеше саклык акчаларын ничек яхшырак файдалану турында уйларга тиеш. Мәсәлән, Айнурның да, Илнарның да 5000 әр мең акчасы бар. Икесенең дә велосипед аласы килә. Айнур озак уйлап тормый кибеттән 4800 гә велосипед ала. Ә Илнар велосипедларны карап йөри, бәяләрен, сыйфатын тикшерә һәм 3800 шундый ук велосипед ала.(Слайд 6) Кайсысы кеременнән яхшырак файдаланган?

Ситуатив мәсьәлә чишү. Ничек итеп үзеңнең керемнәреңне сакларга һәм арттырырга соң? Мисал өчен, сезнең 1000 сум акчагыз бар ди. Акчагызны арттыру өчен түбәндә бирелгән кайсы вариантны сайларсыз? (Слайд 7-9)

Әйе, укучылар, бу очракта акчаны банкка салсаң отышлырак булыр иде. Кеше тормышында банклар бик зур роль уйныйлар һәм бүгенге тормышны банклардан башка күз алдына да китереп булмый. Эш хакын банк аша алабыз, күпчелек кешеләрдә хәзер банк тарафыннан бирелгән пластик карталарбар. Ниндидер зуррак әйбер алырга теләсәк банктан кредит алабыз. Ай саен түли торган коммуналь түләүләрне дә банкка түлибез. Тагын банкларда валюта алмаштырырга, кыйммәтле кәгазьләр сатып алырга мөмкин. Гомумән, хәзерге заман банкы үзенең кагыйдәләре, үзенең законнары булган тулы бер дөнья ул.

Аерым кешеләр шикелле фирмалар, оешмалар да саклык акчалары туплыйлар. Аларга кирәк булган акчаларны алуда яисә артык акчаларыннан отышлы файдаланырга банклар һәм башка финанс институтлары ярдәм итә. Алар саклык акча ияләре белән һәм бурычка алучылар арасында арадашчы ролен үтиләр. Ә хәзер банкларның барлыкка килә тарихы белән танышып китәрбез.

Укучы чыгышы.

Сүзлектән банк аңлатмасын табыйк әле. Сүзлек белән эшләү

Банк – ирекле акчаларны җәлеп итү һәм аннан соң аны кредитка бирү, гражданнар һәм оешмалар арасында акча исәп-хисабы ясау белән шөгельләнүче финанс учреждениесе. (Слайд 10) Банк бездән алган кертем өчен өстәмә акча бирә,яки алган кредит өчен банкка без түлибез. Бу өстәмә акчалар процент ставкасы дип атала. Банкларның төп принцибы- кертемчеләр акчасын саклау һәм аның зуррак өлешен башка затларга бурычка биреп тору, шуның белән керем алу. Барлык илләрдә хәзерге заман банк системасы ике дәрәҗә итеп оештырылган. Югары дәрәҗә- үзәк банк, түбән дәрәҗә- коммерция банклары башка финанс-кредит оешмалары(инвестицияһәм финанс компанияләре, иминиятләштерү компанияләре, пенсия фондлары)

Үзәк банкның роле нинди һәм башка банклардан нәрсә белән аерыла? (Слайд 11-12) Ил милли валюта булган акча билгеләрен фәкать Үзәк Банк кына (эмиссияләргә) мөмкин Аңарда иң эре акча ресурслары бар, халыкара резервлар (башлыча чит ил валютасы, алтын) һәм эчке резервлар (коммерция банкларының мәҗбүри резервлары) да аның карамагында . Шуңа күрә Үзәк банк барлык башка банкларга булышлык күрсәтә һәм алар эшчәнлеген контрольда тота ала. Барлык илләрдә дә ул “хөкүмәт банкиры” ролен үти, ягъни дәүләтнең финанс эшчәнлегенә хезмәт күрсәтәһәм шулай итеп икътисадны җайга салу буенча дәүләт функциясенең бер өлешен үтәүдә катнаша.

Үзәк банкның төп функцияләре: дәүләтнең акча –кредит сәясәтен тормышка ашыру, коммерция банкларына кредит бирү, банк һәм финанс системаларының тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итү, милли акча берәмлегенең тотрыклы булуына булышу, акча һәм алтын запасларын саклау. Банклар системасының икенче дәрәҗәсе- коммерция банклары. Базар икътисадында коммерция банкы үз бизнесын оештыручы эшлекле предприятие булып тора. Ул табыш алу максатында клиентларга түләүле хезмәт күрсәтеп (кертемнәр алып һәм кредитлар биреп), турыдан-туры предприятиеләргә, оешмаларга һәм халыкка хезмәт күрсәтә. Коммерция банклары акчалардан файдаланган өчен заемчылардан күбрәк түләү ала (% ставкасы югарырак), ә кертемчеләргә азрак түли (% ставкасы түбәнрәк). Бу % лар арасындагы аерма банкның табышы була да инде. Шул ук вакытта коммерция банклары хуҗалык эшчәнлегендә төп катнашучыларның вакытлыча ирекле акчаларын яңадан бүлү өлкәсендә, алар арасында түләүләрне тормышка ашыруда мөһим финанс арадашчылары ролен уйный. Хәзерге Россиядә коммерция банклары 1988 елдан үсеш алды һәм банк эшчәнлегенә дәүләт монополиясен юкка чыгарды.

Сезгә нинди банклар билгеле?

Ситуация сез кайсы банкны сайлар идегез? (Слайд 13)

Алар бик күп төрле: тармак банклары (икътисадның билгеле бер тармагына хезмәт күрсәтә, мәсәлән, Газпромбанк) тармакара(икътисадның барлык тармакларына хезмәт күрсәтә, мәсәлән, Рус милли банкы),төбәк (илнең аерым төбәкләренә хезмәт күрсәтә, мәсәлән, Мосбизнесбанк), Саклык банкы (илнең барлык төбәкләрендә дә филиаллары бар). Коммерция банклары традицион операцияләре пассив һәм актив операцияләрдән гыйбарәт. Банкның пассив операцияләре -акча ресурслары мобилизацияләү ул: кертемнәрне кабул итү(депозит); башка банклардан һәм үзәк банктан кредитлар алу; үзкыйммәтле кәгазьләр чыгару. Бурычка алган бу акчалар- коммерция банкы эшчәнлегенең нигезе. Банкның актив операцияләре- акчаларны урнаштыру операцияләре: вакыты һәм күләме буенча төрле кредитлар бирү. Белгәнегезчә, банклар бирелгән кредит өчен заемчылардан % рәвешендә түләү ала. Кредит операцияләре банк бизнесында иң керемле статъя булып тора, ләкин берүк вакытта зур тәвәкәллек сорый. Ссуданы кире кайтармау, процентлар түләмәү, кредитны кайтару вакытын бозу куркынычы бар.

Кредитлар нинди принципларда бирелә? (Слайд 14-17)

Укучылар бүген бездә кунакта -Акбарс банкы филиалы хезмәткәре Алевтина Михайловна. Сүзне аңа бирәбез.

Коммерция банкларыннан башка 19 йөз ахырыннан инвентиция компанияләре, пенсия фондлары, иминиятләштерү компанияләре, фонд биржалары кебек финанс һәм кредит институтларры үсеш алды . (Слайд 15) Аларның эшчәнлеге коммерция банклары операцияләрен тулыландыра. Финанс –кредит учреждениеләре ирекле акчаларны туплыйлар һәм аларны өстәмә капиталга яисә финанс ярдәм булучыларга бирәләр.

Пенсия фонды- әлеге фондка пенсия кертемнәре ясаган затларга пенсия һәм пособиеләр түли . Эре корпорацияләрнең акцияләрен сатып ала. Шәхси пенсия фондлары хезмәткәрләрдән, киләчәктә аларга пенсия түләү шарты белән, аларның эш хакының бер өлешен җыя. Алардан турыдан-туры билгеләнеше буенча файдаланганга кадәр җыелган акчаларны эре корпорацияләрнең кыйммәтле кәгазьләрен сатып алуга тоталар, соңгыларыннан алынган керем пенсия фондын арттыруга китә.

Инвестиция компанияләре- хосусый инвесторларның акчаларын аларга үзләренең кыйммәтле кәгазьләрен сату юлы белән җыючы финанс-кредит институты. Инвестиция компаниясе акчаны бурычка алучы белән хосусый инвестор арасында, соңгысы мәнфәгатьләрен чагылдырып, арадашчылык итә. Компания җәлеп ителгән акчаларны үз илендә яисә чит илдә предприятиеләр акцияләрен һәм облигацияләрен сатып алу юлы белән урнаштыра.

Тест “Сезгә банк бизнесы туры киләме” (Слайд 18)

Мәктәпне тәмамлагач сезнең һәркайсыгыз я клиент буларак, я банк хезмәткәре буларак үзенә ошаган банкны сайлап алачак. Ләкин ни генә булмасын сез тормышта банк сезнең дустыгыз, ышанычлы партнерыгыз булырлык эш итәргә тиеш. Сезгә банк бизнесы туры киләме, гади генә тест аша ачыклап карарбыз.Түбәндә бирелгән раслауларның кайсы сезнең характерга туры килә шуны сайлагыз.

А-“Минем иң яраткан фәнем- математика. Мин көне буена исәп-хисап белән шөгельләнә алам. Цифрлар мине әсир итәләр һәм хөрмәт уяталар”

В-“Миңа кәгазьләр белән эшләүгә караганда кешеләр белән аралашу күбрәк ошый. Өй эшләремне дә мин күп очракта дусларым белән бергә эшлим”

С-“Мин күп кеше катнаша торган актив уеннар (Волейбол, баскетбол) уйнарга яратам. Ялгызым гына булганда миңа бик күңелсез”

Әгәр дә сез А раславын сайлагансыз икән банк бизнесы сезгә тулысынча туры килә . Банк аналитигы буларак сез бик җиңел карьера ясаячаксыз. В раславын сайлагансыз икән, сез банкта операционист буларак клиентлар белән эшли аласыз.С раславы туры килә икән, банк сезгә акчаларыгызны саклау урыны буларак кына туры килә .

Шуның белән безнең дәресебез тәмам финанслар өлкәсендә уңышлар сезгә!

.

Яңа Чишмә муниципаль районы Чаллы Башы урта мәктәбе





Икътисадта финанслар













Тарих һәм җәмгыять белеме

укытучысы Шакирова Г.Р.







Чаллы Башы

"Икьтисадта финанслар" темасына дәрес эшкәртмәсе
  • Обществознание
Описание:

Бу дәрес эшкәртмәсе финанслар өлкәсендә белемнәрне арттыру көне уңаенннан үткәрелде. Дәресне 9-11сыйныфлар өчен кулланып була        Максаты:Икътисади сферада финансларның роле,  акча, банклар, аларның эшчәнлеге турында күзаллауларын киңәйтү; аларның барлыкка килү тарихы белән таныштыру;                   

Икътисади белемнәрен һәм күнекмәләрен камилләштерү;

Бүгенге икътисад шартларында конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү, укучыларның икътисади культураларын күтәрү

Дәрестә төрле ситуатив мәсьәләләр чишү, сүзлек белән эшләү, тест биремнәре белән эшләү алымнары кулланыла.

 

Автор Шакирова Гузель Рафиковна
Дата добавления 19.12.2014
Раздел Обществознание
Подраздел
Просмотров 477
Номер материала 8251
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓