Главная / Другое / "Фронттан килгән хатлар" Сәхнәләштерелгән әдәби- музыкаль күренеш.

"Фронттан килгән хатлар" Сәхнәләштерелгән әдәби- музыкаль күренеш.

Фронттан килгән хатлар

Сәхнәләштерелгән әдәби- музыкаль күренеш

Катнашалар: Басыйр(солдат), Фатыйма (аның хатыны), хат укучы кызлар, гармунчы Һәм фронтташлары.

Авыл йорты: сәкедә өчпочмаклы хатлар ята, моңаеп кына, кулына өчпочмаклы хат тотып, Фатыйма утыра. Еракта гармунга кушылып җырлаган тавыш ишетелә.

«Мин исән, мин үлмәм,

Мәхәббәт көчле ул салкын үлемнән.»

Кулларына фронттан килгән хатларны тотып 2 кыз чыга, хатлар укыйлар.

1Кыз: 1941 ел. Бөек Ватан сугышының иң авыр еллары, иң салкын кышы.

Дошман белән көчле бәрелешләрдән соң, бөтен дөнья тынып калган,

Әйтерсеңлә, берни дә булмаган.

2Кыз: Их, өч кенә сүздән торган хат язу өчен, ниләр генә бирмәс, яшь йөрәк?

(Землянка: солдатлар ял итә, акрын гына гармун уйнаган тавыш ишетелә, Басыйр хат яза.)

Басыйр: Җырга салып хат җибәрәм, Фатыймам, җыр сөюче дусларым артыннан. Ерак- ерак җирләрдән, ут эчендәге илләрдән, өзелеп сәлам сиңа язам. Мин исән, мин үлмәм, бетмәс көч алам мин туган илемнән.

(Шул ук вакытта: Фатыйма, тәрәзәдән карый-карый, Басыйры белән сөйләшә.)

Фатыйма: Син кайларда йөрисең икән, Алтыным, көләч йөзле иркәм?

Кайтырсың дип, мин өмет итәм, мин сине көтәм, һаман көтәм.

Басыйр: Синең өчен утка керәм, җан алмам!

Янмый чыгам мин, янар таулардан.

Җаныем- бәгрем, синең өчен,

Сине үстергән илем өчен,

Упкыннарга керәм яңадан.

Мин үлмим, җиңелмим,

Җиңелә торган кеше түгел мин.

Җан алмам, мин ышанам, бу хатым сиңа барып җитәчәк, җитәчәк!

Фатыйма: Җан алмам, синнән башка бер ямь юк миңа.

Син кайтмасаң, бәйрәм юк миңа.

Таң балкуы кебек кайт, иркәм.

Мин сине көтәм, көтәм, көтәм.

1 Кыз: Әйе, бер кайтырбыз диеп китсәләр дә, алар кайтмады, тик ил өчен, геройларча үлде,- дигән, хәбәрләре генә кайтты.

Җыр: Мин исән, мин үлмәм , мәхәббәт көчле ул салкын үлемнән ...

(соңгы хат)

Басыйр: Кайтмый калсам, туфрак булсам, бәхил бул.

Елак булма, Фатыймам, батыр бул.

Туган илдән көч алырсың,

Миңа тиң дуслар табырсың,

Мин җыр булып сиңа кайтырмын.

Мин үлсәм дә, җиңелмәм,

Мәхәббәт көчле ул салкын үлемнән.

Фатыйма: ( өзәләнеп) Изге җаннар җирдә кими бара,

Бәгерләргә тагын кан сава.

Җырың гына калды микәнни соң

Соңгы сәлам булып дөньяда?

Басыйр: (аваз булып кайта) Синең өчен утка керәм, җан алмам!

Упкыннарга керәм яңадан...

Кайтмый калсам, туфрак булсам, бәхил бул,

Елак булма, батыр бул, Фатыймам,

Фатыйма: Сагыналар сине якын дуслар,

Сагыналар сине асыл кошлар.

Күнелем эзли сине кич- иртән ,

Мин сине көтәм, һаман көтәм.


Басыйр җыры башкарыла.

"Фронттан килгән хатлар" Сәхнәләштерелгән әдәби- музыкаль күренеш.
  • Другое
Описание:

                     "Фронттан килгән хатлар"                         Сәхнәләштерелгән әдәби- музыкаль күренеш.                   

Катнашалар: Басыйр(солдат), Фатыйма (аның хатыны), хат укучы кызлар, гармунчы Һәм фронтташлары.                                                 Авыл йорты: сәкедә өчпочмаклы хатлар ята, моңаеп кына, кулына өчпочмаклы хат тотып, Фатыйма утыра. Еракта гармунга кушылып җырлаган тавыш ишетелә.

                                    «Мин исән, мин үлмәм,                                                                           Мәхәббәт көчле ул салкын үлемнән.»           

Автор Бадретдинова Дина Салимовна
Дата добавления 03.01.2015
Раздел Другое
Подраздел
Просмотров 609
Номер материала 23873
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓