Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалы"Дуслар кирәк" (Миниспектакль на татарском языке)

"Дуслар кирәк" (Миниспектакль на татарском языке)

Скачать материал

 

Дуслар  кирәк

(Мини-спектакль)

 

 

  КАТНАШАЛАР:     Аюбатыр – Аю  малае .

                                        Урманбай – Аюбатырның  әтисе.

                                        Куянгөл – Куян  кызы.

                                        Керпетдин – Керпе  малае.

                                        Җирән  Койрык -  Тиен  кызы.

                                        Күбәләк.

                                       Төлкебикә  түти.

                                        Каен кызлары.

 

 

1нче  күренеш.

 

Урман  аланы.  Йөгереп   Куян  керә.  Сулуы  капкан.

 

К.  Ой,  ардым!   Абау   монда  беркем  дә  юк  икән.   Керпетдин!  Җирән  койрык!  Качканнардыр  әле   Хәзер  табам  мин  сезне.   (Куак  артларын  карый.)   Ю-у-ук...   Тукта  кайсыдыр  килә  бугай,  качып  торырга  кирәк.

     Аю  малае  керә.

А.  Кач.  Кач.  Мине  күрмәде  дип  беләдер  инде.    Сине  эзләп  йөрергә   мин  бала- чага  мәллә?

  Минем  әти  кичә  сайлауларда  җиңеп   урманатор  булды.  Мин  хәзер  урманатор  малае!  Юк-бар  Куян  кызлары,  керпе  малайлары  белән  уйнап  та  йөрмим  хәзер.

                                

Куак  артыннан  куян  кычкыра.

 

К.  Һей!

          

Аюбатыр   борынын  чөйгән  кыяфәттә  агач  төбенә  барып  утыра.

 

К.  Аюбатыр!  (Йөгереп  килә.)  Син  нишләп  утырасың,  әйдә  кач-кач  уйныйбыз.

А.   Беренчедән  Аюбатыр  түгел,  Аюбатыр  Урманбаевич.  Икенчедән,  уйныйсым  килми.

К.   Һи,  әллә  кем  булган.   (Ясалма)   Аюбатыр  Урманбаевич!   Алайса,  менә  мин   Куянгөл  Куркакколаковна.  Аңа  карап  бернәрсә  дә  үзгәрми  бит.   Менә  мин  шушы  урманнарны,  дусларымны  яратучы  кечкенә  куян  кызы.  (Үчекләп) .   Ә  син  уйнаганда    җиңелсәң  гел  еларга  гына  торучы  Елакбатыр.   Һи-һи-һи...

А.  (Урынынан  сикереп  торып.)   Минме   елак?   Хәзер  карарбыз.  ( Куянның  колагын  тарта).   Икенче  юлы  кем  белән  сөйләшкәнеңне  белерсең   яме.

     Куян  елап  кала.  Аюбатыр  чыгып  китә.  Керпетдин  белән  Җирән  койрык  керәләр.

Икесе  бергә:  Куянгөл,  сиңа  нәрсә  булды?

К.  Аюбатыр  елатты,  колагымны  тартты.

К-н.  Чынлапмы?  Үзе  дус  булып  йөри  тагын.  Чын  дуслар  шулай  эшлиме  инде ?

Җ.  Юк,    Керпетдин,  син  ялгышасың.  Ул  хәзер    безнең   дус  түгел,  үзе  шулай  диде.

К-н. Ярар,  болай  эшләгәненә  бер  үкенер  әле,  аңлар.  Әни  әйтә,  коега  төкермә,   суын  эчәрсең, - ди.

К.  (Елавыннан  туктап)  Ярый,  дусларым,  бетте  инде.  Күңелсезләнмик.  Әйдәгез,  уйныйбыз.

Уйнашып  чыгып  йөгерәләр.

                 

                                        

 

2 нче  күренеш.

 

Шул ук  урман  аланы.   “Ак  каен”  көенә   Каен  кызлары  биюе  башкарыла.  Бию  беткәч  Каен  кызлары  чыркылдашып  агач-куаклар  артларына  качалар.  Аюбатыр  керә.

 

А.    Берәү  дә  күренми...  Элек  дуслар  белән  бу  аланда  уйнавы  ничек  рәхәт  иде.  Ничек  тә  түзәргә  кирәк.  Урманатор  малаена  уйнап  йөрү  килешми.  ( Кисәк  кычкырып  җибәрә.)    Ой-ой-ой!   Аягым!

 

Качкан  Каен  кызлары  йөгереп  чыгалар,  Аюбатырны  әйләндереп  алалар.

 

1нче К. к.   Нәрсә  булды?

2нче К.к.   Ник кычкырасың?  

А.  Аягыма  чыра  керде  ахры,  бик  авырта.

3нче  К. к. Әйдә,  менә  монда  утырып  тор.

 

Аюбатырга  агач  төбенә  утырырга  ярдәм  итәләр.

 

4нче К.к.  Аюбатыр,  сиңа  өйгә  кайтырга  кирәк,  әниең  май  тидереп  бәйләп  куяр.

А .  Аягым  бик  авырта.  Каен  кызлары,  зинһар  өчен  миңа  өйгә  кайтырга  булышыгыз.

1нче К.к.  Бик  булышыр  идек  тә ,  без  бу  аланнан  китә  алмыйбыз  шул.

2нче .К.к.  Безнең  тамырлар  шушында  береккән.

3нче  К.к.  Синең  бит  дусларың  бар  иде.

А.  Дусларым...  Минем  дусларым  юк  инде.

4нче К.к.  Менә,  Аюбатыр,  син  аларны  рәнҗеттең,  үзеңне  әллә  кемгә  куйдың.  Шуңа  үзең  генә  калдың. 

Каен  кызлары.  Ә  дуслар  алар  кыен  вакытта  кирәк.  (Чыркылдашып  юкка  чыгалар).

 

Күбәләк  керә,   җырлый.

 

 К.   Мин   нәни  Күбәләк,

       Сөйләшик  бергәләп.

       Ә  син  Аю  малае,

       Ник  утырдың  чүгәләп.

А.  Туктале,  Күбәләк,

       Китмәле,   Күбәләк, 

       Cин  зарымны  тыңла,

       Булышырсың  соңра.

К.  Я,  сөйлә  зарыңны,  Аюбатыр.  Минем  очасым,  күкләрне  кочасым  бар.

А.  Менә  аягыма  чыра  керде,  өемә  дә  кайта  алмыйм.  Дусларыма  әйтсәңче,  алар  миңа   өйгә  кайтырга   булышсаларчы.

К.  Ярар,  әйтермен.  Кемнәр  соң  синең  дусларың?

А.  Алар  ә-әнә  теге  карт  имән  янында  яшиләр.  Куян  кызы  - Куянгөл,  Керпетдин  һәм   тиенкәй  Җирән  Койрык.

К.  Мин  очты-ым! (Чыга.)

А.  Рәхмәт,  Күбәләк!

 

Төлкебикә  керә. 

 

Т.   Абау,  үскәнем,   нишләп  утырасың  монда?

А.  Аягыма  чыра  керде,  Төлкебикә  түти.

Т.  Шулаймени,  и-и  мескенкәем.   (Читкәрәк  китеп.) Шәп  булган,  шул  кирәк  сезгә.  Кыланышыгыз  чиктән  ашты.

А.   Нәрсә  дисең ,  Төлкебикә  апа?

Т.   Ю-ю-ук,   улым,  берни  дә  әйтмим.Мин  шулай  авыз  эченнән  җырлар  җырларга  яратам.  (  Тагын  читкәрәк  китеп  сөйләнә)     Мин  ул  чыран әтиеңнең  аягына  керсен  иде.    Урман  эшенә  чыкмый  дип  миңа  тагын  штраф  салган.  (Аюбатырга  карап)   Абау,  улым,  аягың  шешеп  тә   чыккан  тәгелме  соң?

А.  Шешкән  шул.  Шуңа  өйгә  дә  үзем  генә  кайта  алмыйм.  Син  миңа  ярдәм  итмәссең  микән,  Төлкебикә  түти?

Т.  Бик  ярдәм  итәр  дә  идем,  үскәнем,  өйдә  балаларым  елап  калды  шул, 

ашыгам.   ( Чыга.)

 

                Керпетдин,  Җирән  Койрык,  Куянгөл  керәләр.  Аюбатырны  әйләндереп  алалар.

 

К-н.  Ни  булды,  Аюбатыр? 

Җ.   Күбәләк  әйткәч  тә  сиңа  ярдәмгә  йөгердек.

А.  Менә  аягыма  чыра  керде.  Өйгә   кайта  алмыйм.

К.  Бер  дә  кайгырма,  без  сиңа  ярдәм  итәрбез.

А.  Рәхмәт  сезгә,  дусларым.  Сез  чын  дус  икәнсез.     Мине  гафу  итегез  инде,  мин  ялгышканмын.  Син  дә  гафу  ит,  Куянгөл.

К.  Без  сине  гафу  иттек  инде.

К-н.  Әйдә,  өеңә  кайтырга  булышабыз.

 

                   Дуслары  Аюбатырга  чыгарга  ярдәм  итәләр.

 

 

                 

 

                                                             3 нче  күренеш.

 

                   Аюбатырларның  өе.   Өстәл  артында   Аюбатырның   әтисе  Аюбай   агай  компьютрда  эшләп  утыра.

 

А-й.  Тә-ә-к,  600 имән.  360  чыршы,  меңнән  артык  чикләвек  куагы  -  бу  250  хуҗалык  тиен  гаиләсенә  җитә.  36  тиен  гаиләсенә  яңа  квартира  кирәк.  Мһы.  Куяннар  кишер  утыртырга  100  сутый  җир  сорыйлар. Мһы.

 

Аюбатыр  керә.

 

А.  Әти ,  мин  туган  көнемә  дусларымны  чакырдым.

А-й.  Бик  яхшы  булган.  Дусларыңның  кадерен  бел,  улым.  Бу  дөньяда   дусларсыз  яшәп  булмый.

А.  Мин  барысын  да  аңладым  инде  ,  әтием.  Дусларымны   бүтән  бервакытта  да  югалтмам.

А-й.  Мин ,  улым,   эшкә  киттем.  Син  дусларың  белән  күңел  ач.  Ә  кич  белән  мин  сиңа бүләк  алып  кайтырмын.  (Чыга.)

А  Рәхмәт,  әтием.

 

Ишек  шакыйлар.

 

А.  Менә  дусларым  да  килеп  җиттеләр.

 

Дуслары  керә.

 

Барысы  бергә.  Туган  көнең  белән,  Аюбатыр!

                   

                                                Аюбатыр   җырлый.

 

А.   Якын  дуслар  булганда  янда,

       Минем   күңлем  һәрчак  шатлана.

        Дусларымның  кадерен  беләм,

        Дуслар  булса  бик  рәхәт  икән.

Барысы  бергә.   Дуслар,  дуслар,

                               Һәрвакыт  кирәк:

                               Авыр  чакта  да,  

                               Яхшы  чакта  да.

                         

                                                      ПӘРДӘ.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Дуслар кирәк" (Миниспектакль на татарском языке)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Инженер по автоматизации производства

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

  "Дуслар кирәк" миниспектакле башлангыч һәм урта класс укучылары өчен язылган. Ул - дуслыкның кадерен белү турында. Спектакльдә бер үк вакытта кечкенә һәм зуррак класс укучылары катнашырга мөмкин. Бу спектакльне бәйрәмдә кую өчен класс белән яисә түгәрәк занятиеләрендә  өйрәнергә мөмкин.  Шигырь формасында язылган сүзләр көйгә салына, аларны бию белән бергә башкарырга мөмкин. Катнашучыларның санына карап каен кызларын күбрәк яисә азрак санда алырга мөмкин.

  Миниспектакльне курчак театры өчен дә куллану уңышлы  булыр иде. 

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 625 819 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 03.01.2015 329
    • DOCX 43.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Зиятова Дильбар Халиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Зиятова Дильбар Халиловна
    Зиятова Дильбар Халиловна
    • На сайте: 9 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 10622
    • Всего материалов: 21

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Развитие предметных навыков при подготовке младших школьников к олимпиадам по математике

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 42 человека из 16 регионов

Курс повышения квалификации

Внедрение Федеральной образовательной программы начального общего образования

36/72/108 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 307 человек из 56 регионов

Курс повышения квалификации

Мотивационное сопровождение учебного процесса младших школьников «группы риска» в общеобразовательном учреждении

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 24 человека из 15 регионов

Мини-курс

Медиа и коммуникации в современном обществе

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 30 человек из 22 регионов

Мини-курс

Технологии и анализ в медиакоммуникациях

7 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология аддиктивного поведения

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов