Главная / Начальные классы / "Әдәплелек иленә сәяхәт" әхлак дәресе

"Әдәплелек иленә сәяхәт" әхлак дәресе

Кадыйрова Рәйхана Наил кызы,

                Лаеш районы Кече Елга урта мәктәбе, 

        башлангыч сыйныф укытучысы

 

Тема: "Әдәплелек иле”

Максат:укучыларда сөйләм әдәбе күнекмәләре формалаштыру, телдән сөйләмне сафландыру; ата – аналарны, өлкәннәрне хөрмәт итү, аларга игелекле, мәрхәмәтле, игътибарлы булу хисе тәрбияләү; туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: магнитофон, таблицалар, чәчәк бәйләмнәре, "Әдәп”, "Әхлак” канатлары, конверт, яулыклар, курчак.

Форма: Әхлак дәресе – кичә - сәяхәт.

Технологиясе: Иҗади үстерешле.

Дәрес - кичә  барышы

1.Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.

 Татар халык көе яңгырый.

Укытучы: И минем җандай кадерлем,

                  И җылы,моңлы телем.

                  Кайгылар теле түгел син,

                  Шатлыгым теле бүген.

Татар халык милли киеменнән ике яктан ике кыз һәм уртада гармун тоткан егет биеп чыга.  Бәйрәмдә катнашучыларны алып керәләр. (Түгәрәкләп, дуга ясап басалар.)

Укучылар чыгышы.

Туган телдә җырлый чишмә,

Туган телдә шаулый таллар.

Туган телдә дәшсәм генә

Туган җирем мине аңлар.

Гомеремдә җыйдым гыйлем,

Мөгаллимнәр бирде белем.

Күңелемә якын итеп

Алган сабак – туган телем.

Ул булганда адашмабыз –

Юлым туры, нурлы көнем.

Күз карасы кебек саклыйм,

Анам телен – татар телен.

Тик синең ярдәм белән мин

Тик синең сүзләр белән

Уйларын йөрәккәемнең

Дөньяда әйтә беләм.

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел.

(музыка уйный, укучылар ике төркемгә бүленәләр, ике рәткә утыралар) 

Уку мәсьәләсен кую.

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

- Исәнмесез!

- Килгән кунакларга карап та елмаеп, исәнләшеп алыйк әле.

- Без бер – беребезгә нинди сүз әйттек?

Гади "исәнмесез”дән башка бер сүз дә әйтмәдек.

-          Укучылар, сез нинди исәнләшү сүзләрен беләсез? (Исәнмесез, әссәламәгаләйкем, кайнар сәлам, исән – имин яшисезме? Хәерле көн! Хәлләрегез ничек?)

-          Нәрсә ул исәнләшү?

-          Исәнләшү ул – кешегә сәламәтлек теләү

-          Исәнләшү ул – игътибарлылык билгесе

-          Исәнләшү ул – кешегә ярдәм итәргә әзер торуыңны белдерү.

-          Исәнләшү ул - әдәплелек билгесе.

Укытучы. Укучылар, ә нәрсә соң ул әдәплелек?  (Өйгә эшне тикшерү)(Җаваплар)

     Кешенең әдәпле булуы әнә шул "Исәнмесез” сүзеннән башлана. Ә сез, әдәпле булуны ничек аңлыйсыз?

1 төркем. Әдәплелек – кеше белән дөрес аралаша белү ул. Әдәпле булу – кешегә игътибарлы, инсафлы булу, дигән сүз.

2 төркем. Әдәпле кешене һәркем ярата, хөрмәт итә. Әдәпле кеше һәрвакыт үзенең якыннары,дусларын кайгыртып яши, аларга ярдәм итәргә әзер тора.

- Димәк, бүгенге кичәбездә сүз нәрсә турында барачак? (Әдәплелек турында) 

2. Уку мәсьәләсен чишү

Укытучы. –  Бүген  без сезнең белән сәяхәткә чыгабыз.  Бу сәяхәтебезнең максаты - Әдәплелек иленә барып, безнең мәктәп укучыларына "Әдәп кагыйдәләре”н алып кайту. Әдәплеләр иленә әдәпле кешеләрне генә кертәләр, шуның өчен безгә, әдәп кагыйдәләрен истә тотып, бик игътибарлы булырга кирәк. Сәяхәт вакытында үзебезгә юлдаш итеп дуслыкны, тапкырлыкны алырбыз. Алар белән юлыбыз тиз һәм күңелле узар.

 Сәяхәтебезне "Яхшы сүз яшәртә, көч бирә” девизы астында алып барырбыз

-          Мин сезгә сәяхәт итәр өчен канатлар бирәм. Каналарның берсе "Әдәп” канаты, икенчесе "Әхлак”канаты.

-          (Әхлак сүзенең мәгънәсе тактада бирелгән)

-           Канатларыбызны алдык, сәяхәткә кузгалдык.

(музыка яңгырый)

1 тукталыш. "Кеше – җирнең гүзәл чәчәге”.

(Тактада кыз рәсеме.)

Укытучы. Укучылар, ничек уйлыйсыз? Кешенең чын матурлыгы  нәрсәдә?

Безгә Энҗе Акмулланың "Кешенең биш асылы” дигән шигырен әзерләп килгән.

 Игътибар белән тыңлагыз әле. Кешегә матур булу өчен  нинди әһәмиятле сыйфатларга ия булырга кирәк икән?

Укучылар чыгышыАкмулла "Кешенең биш асылы”.

Кеше өчен иң әүвәл – Намус, дигән,

Намусыңны сатып итмә табыш, дигән.

Байлык өчен илен – көнен саткан кеше

Ике дөнья өчен ул явыз, дигән.

Икенче иң кыйммәтлесе  - Акыл дигән.

Акылсызда акыл ягы такыр, дигән.

Акылсызда намус та юк, иман даюк,

Яманга ант итеп барын сатар, дигән.

Өченче иң кыйммәтлесе - Әдәп, дигән,

Әдәп – көчле мәхәббәткә сәбәп, дигән.

Әдәпсездә бәхет тә юк, тәүфыйк та юк,

Кеше исемен күтәрү дә гаҗәп, дигән.

Дүртенче иң кыйммәтлесе – Күңел, дигән.

Күңеле бозык кеше – кеше түгел, дигән.

Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы,

Яшәмә дә, үлеп җиргә күмел, дигән.

Бишенче иң кыйммәтлесе – Сабыр, дигән.

Сабыр кеше зур бәхетләр табар, дигән.

Бер дә юкка ачуланып  дөнья бозу

Бер кайгыдан икенчегә салыр, дигән.

Укытучы. Димәк, кешене нинди сыйфатлар матурлый? Бу сыйфатларны нинди сыйфатлар дияргә мөмкин?  Үзегездә әйтелгән сыйфатлар бар дип уйлыйсызмы?

 Шушы сыйфатларның берсен генә югалтсак та, кеше затын чын матур, әйбәт дип әйтеп булмас иде.

Нәтиҗә. (музыка астында канатларын җилпиләр)

2 тукталыш. "Яхшы сүзләр”.

Сезгә өйгә эш итеп "Яхшы сүз” турында мәкальләр табып килергә иде. Әйтегез әле, иң күп мәкальне кем тапты икән?

 

- Яхшы сүз йорт салып бирә, яман сүз аны җимерә.(грузин)

- Яхшы сүздән җан эри.(каракалпак)

- Яхшы сүздән таш та йомшара (дагстан)

- Яхшы сүз – чәчәк, яман – сүз чәнечке. (төрекмән)

- Яхшы сүз – күңел ачкычы(серб)

- Йөрәктән чыккан бер җылы сүз өч кыш буе җылытыр. (удмурт)

Укытучы.Укучылар! Бик күп мәкальләр тапкансыз, рәхмәт. Мәгънәләрен аңлату.

Хәзер мин сезгә Татар халык әкиятеннән бер өзек укыйм. Сез миңа өзек кайсы әкияттән икәнен әйтергә тиешсез. Һәм ни өчен мин аны яхшы сүзләр тукталышында укыдым.

 

"Үги кыз” әкиятеннән өзек. 127, 129 битләр.(Т.Х.Ә., 1989 ел)

"Үги” сүзе  - үз балаң түгел, дигәнне аңлата.

-          Үги кыз нинди булган? (Намуслы, түземле, эшчән, тыйнак)

-          Убырлы карчык, гадәттә, әкиятләрдә уңай персонаж түгел. Ул ни өчен үги кызга шундый хөрмәт күрсәткән? (Яхшылык белән генә теләгеңә ирешеп була. Хәтта убырлы карчык та яхшылыкка, яхшылык белән җавап биргән)

 (Музыка астында канатларын җилпиләр. Сәяхәт дәвам итә.)

3 тукталыш. "Яхшы гамәлләр”.

-Укучылар, сез нинди гамәлләрне яхшы гамәлләр дип саныйсыз? Сезгә бу тукталышта тискәре гамәлләрне яхшы гамәлләргә әверелдерү бурычы куела.

Өйгә эш итеп начар гамәлләр турында шигырь табып килергә бирелгән иде.

Ш.Галиевның "Борау” шигыре.



Сорамадым соравын,

Алдым бабай боравын.

Нинди файдаэшлисе,

Кайда, нәрсә тишәсе?

Күреп җирдә ятканын,

Тиштем шома тактаны

Ә аннары – капканы.

Кем уйган ишек, диеп,

Җайлы соң ничек,диеп

Йөрерләр бал кортлары

Бакчада бит йортлары.

...Җиләс һава керсен, дип,

Өф - өф итеп өрсен, дип,

Тишеп чыктым бишекне

Тәрәзә һәм ишекне.




Бигрәк нык икән мичкә,

Тиштем бит көчкә - көчкә.

Сиптереп торгач шулай

Су алырга бик уңай.

Борауны борам, борам,

Борам, остара барам!

Боравымны кулдан алып,

Колакны борды бабам...

Эшлисең дә эшлисең

Ә рәхмәт ишетмисең!

- малай ниләр эшли? (тактаны, капканы, бишекне, тәрәзәне, ишекне, мичкәне тишкән)

- бабай ни өчен малайның колагын борган?

- бу шигырьдә автор нинди эшне уңай дип белдерә? ("Бору” уңай эш)

- нинди эш начар эш була? (Малай борауны бабайдан сорамыйча ала, бөтен әйберне тишеп зыян китерә)

- ни өчен ул рәхмәт сүзе өмет итә?

- нәрсә эшләсә бабасы рәхмәт әйтер иде?

- сез нишләр идегез?

Мин сезгә әдәплелеккә караган мәсьәләләр тәкъдим итәм.

    1.  Гөлнара белән Ләйсән Ләйләнең туган көненә кунак булып килделәр. Аларны Ләйлә кунак итте, алар музыка тыңладылар, уйнадылар. Ләйләнең шул вакыт иптәшләре алып килгән бүләкләргә күзе төшеп, аларны карый башлады. Гөлнара дустына курчак, ә Ләйсән чит – читләрен үзе чигеп эшләгән сөлге алып килгән иде. Ләйлә аларга "рәхмәт” әйтте. Шул вакыт  Гөлнараның: "Курчак чит илдә эшләнгән, ул 8 мең сум тора”, - дип иптәшләрне куандырасы килде.

Гөлнара һәм Ләйлә нинди хата ясадылар?

(Алып килгән бүләкләрне кунаклар алдында карау, бүләгеңнең бәясен әйтү)

2.    Рәмис иптәшенең ручкасын ялгыш кына төшереп җибәрде. Рәмис тиз генә ручканы урынына алып куйды, иптәшеннән гафу үтендн. Рәмис нинди малай?

 

3.Наил куйган ризыкны ашыкмыйча чәйнәп утыра. Утырган өстәле дә чиста. Наил ашап бетергәч, пешерүчеләргә рәхмәт әйтеп, ашханәдән чыгып китә. Наил нинди малай?

Бала мавыгып рәсем ясый. Шулчак дәү әнисе: "Балам, күзлегемне генә табарга булыш әле. Кая гына куйдым икән?”, - дип эндәшә. Ә бала: "Аптыратма инде, шунда гынадыр”, - ди. Ә дәү әнисе уфылдый – уфылдый һаман эзләнә. Бала дөрес эшлиме?

 

Юлдан бер бабай атлый. Кулында биш төргәк бар. Янәшәдән бер малай бара. "Бабай, бер төргәгең төшеп калды, - ди ул. – юк, улым, үземдә”, - ди бабай. Ә малай һаман: "Бабай, синең биш төргәгең бар иде, ә хәзер кулыңда дүртәү генә”, - ди. Бабай малайга: "И улым – улым, син математиканы яхшы үзләштергәнсең, ләкин бер кагыйдәне белмисең икән”, - ди. Укучылар, малай нинди кагыйдәне белми?

(Музыка астында канатларын җилпиләр. Сәяхәт дәвам итә.)

4 тукталыш. "Рәхмәт сүзләре”

Сез "Рәхмәт” турында шигырьләр өйрәнгәнегез, укыгыныгыз бармы икән,шуларны тыңлап үтик әле.

Укучылар чыгышы.

1у.Әхмәт Исхак.”Беренче рәхмәт”

Алсу хәзер зур кыз инде –

Аңа өч тулган.

Алсу бүген абыйсының

Яулыгын юган.

Сабынлаган да яулыкны

Чиләккә тыгып,

Чайкаган да эле куйган

Тормыйча сыгып.

Шатлыктан нәни Алсуның

Күзләре яна:

Рәхмәт әйткән моның өчен

Абыйсы аңа.

Мөмкин түгел шатланмаска:

Бит шундый рәхәт

Чын күңелдән эшләп алган

Беренче рәхмәт.

-          Алсуның, абыйсы нинди малай икән? Ә сез шулай рәхмәт әйтә беләсезме?

-          Димәк, рәхмәт сүзе кешене бәхетле итәргә сәләтле икән.

2у. Ш Галиев. "Рәхмәт”.

- Рәхмәт өчен дә рәхмәт әйтеп була икән.

5 тукталыш. "Киңәшле эш таркалмас”.

Татар халкында шундый мәкаль бар :”Киңәшле эш таркалмас”, ди.Әйдәгез, без дә киңәшләр тыңлап үтик. (Укучылар инсцинировкасы) Әти, әни, малай, кыз булып киенгән балалар чыгып баса.

1 төркем Гүзәл исемле кызга әнисе киңәшләре.

Иртә торгач чәчләреңне син үзең тара,

Өстем – башым пөхтәме диеп, көзгегә кара.

Мәктәбең сиңа үз өең булсын,

Чишенгәндә үз чөең булсын.

Тәрәзә төбендә синең үз гөлең булсын,

Һәрбер дәрес синең өчен күңелле булсын.

Иптәшләреңне дус ит син, әләкче булма.

Тәртип бозуга һич вакыт сәбәпче булма.

Чиста бул, өлгер дә була һәрбер урында

"Менә әйбәт кыз!” – диярләр синең турында.

2 төркем. Әхтәм исемле малайга әтисе киңәшләре

Беренче көннән үк, Әхтәм, син бул әдәпле

Уңышларга ирешүдә әдәп сәбәпле.

Урамда син алан – йолан каранып барма,

Эткә таш атма, мәченең коерыгын тартама,

Аяк киемен салмыйча мәктәпкә кермә.

Сумкаңның син колагыннан өстерәп йөрмә,

Урамда һәм мәктәптә атап йөрмә,

Икмәк валчыклары белән идән тутырма

Борыныңны, бармагыңны буяуга манма

Язма эштә күршеләргә карангаланма.

Бу киңәшләр  сезгә ошадымы? Кайсыларын истә калдырдыгыз?

Йомгаклау.

-          укучылар,сәяхәтебез ахырына якынлашты. Әдәп - әхлак канатларыгызны алыгыз, кире мәктәбебезгә кайтыйк. (Музыка уйный, укучылар салмак кына канатларын җилпиләр)

III.Рефлексия., бәяләү этабы.

-          Укучылар, "Әдәплелек иленнән” нәрсәләр алып кайттыгыз? Нинди кеше әдәпле кеше була? Дәрестән үзегезгә нинди нәтиҗә ясадыгыз, иптәшләрегезгә нинди теләкләрегез бар?

-          Төркемнәрдә сөйләшеп алыгыз.

1 төркем.

Таза булыйк, матур булыйк, күркәм булыйк.

Сөйләшкәндә матур сүзләр генә сөйлик.

2 төркем.

Рәнҗемәсен,боекмасын дисәң йөрәк,

Изге сүзләр – яхшы сүзләр – шатлык кирәк.

Укучылар үз эшләренә бәя куя.

IV. Өйгә эш.

1.Монда өйрәнгән әдәпле сүзләрне иптәшләрегезгә дә өйрәтегез.

2. "Минем яхшы гамәлләрем”(План төзергә)

3. "Әдәпле бала” ны сурәтләп хикәя языгыз.

-          Ә хәзер без кунакларга, үзебезгә исәнлек – саулык теләп биюбезне бүләк итик.

-          Татар халык биюе.

-          Сез бик әдәпле укучылар икәнсез. Бик тату яшисез икән. әдәплелек илендә андый балаларны бик яраталар. Шуның өчен мин сезгә "Әдәплеләр иленең хөрмәтле кунагы” дигән значок тапшырам. Әдәп кагыйдәләрен һәрвакыт үтәргә тырышыгыз, шундый мәкаль бар: "Әдәп, әдәпнең төбе – яхшы гадәт”. Кечкенәдән үзегезне яхшы гадәткә өйрәтсәгез сезне һәр җирдә хөрмәт итәрләр. Әдәп - әхлак канатларыгыз талмасын. Тормышыгызда бүгенге әхлак дәресендә алган белемнәрегез юл күрсәтүче йолдыз булып торсын. Әдәпле, бәхетле булыгыз.



"Әдәплелек иленә сәяхәт" әхлак дәресе
  • Начальные классы
Описание:

   "Әдәплелек иленә сәяхәт" - әхлак дәресе буларак район семинарында  татар теле укытучылары өчен үткәрелде.    Дәрес - кичә - сәяхәт формасында өченче сыйныф укучылары белән үткәрелде. 

    Иҗади үстерешле технология кулланып үткәрелде.  Дәрес укучыларда сөйләм әдәбе күнекмәләре формалаштыра,  телдән сөйләмне сафландыра;  ата – аналарны,  өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтә,  аларга игелекле,  мәрхәмәтле,  игътибарлы булу хисе тәрбияли;  туган телгә мәхәббәт тәрбияли. 

 

 

Автор Кадыйрова Райхана Наилевна
Дата добавления 03.01.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел
Просмотров 1236
Номер материала 24076
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓