Главная / Другое / Программа элективного курса по татарскому языку на тему "Минзәлә-туган ягым" (9 класс)

Программа элективного курса по татарскому языку на тему "Минзәлә-туган ягым" (9 класс)


Программа

элективного курса по татарскому языку

для русскоязычных детей 9-х классов.

Минзәлә–туган ягым.

Составитель:

учительница татарского языка

I квалификационной категории

МОУ «Средняя общеобразовательная

школа №1» г. Мензелинска РТ

Асманова Люзя Киядимовна


Аңлатма язуы.


Тел белү – безнең байлыгыбыз, безнең мөлкәтебез, безнең мәдәниятебез. Дәүләт телен яхшы белү – бүгенге көн таләбе.

1992 нче елда “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Аның нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды. Татар телен иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендә куллану юллары билгеләнде. Татарстан – күпмилләтле дәүләт. Ике телне дә белү халыкларның дус, тату һәм бер-берсен аңлашып яшәү нигезе булып тора.

Татарстанда яшәүче һәр бала мәктәпләрдә, уку йортларында рус теле белән бер рәттән татар телен үзләштерә.

Телгә өйрәтүнең төп максатлары – телне аралашу чарасы буларак үзләштерү, укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикер йөртү сәләтен, сөйләм культурасын үстерү, һәр баланы рухи яктан баету, төрле милләт кешеләре арасында дуслык хисе тәрбияләүгә юнәлтелә.

Куелган максатларга ирешү өчен укучыларда татар сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләрен, диалогик, монологик сөйләм күнекмәләрен булдыру бурычлары куела. Акыл хезмәте күнекмәләрен булдыру белән бер рәттән татар халкының милли традицияләрен, бәйрәмнәрен, мәдәниятен өйрәнү, алар турында фикер йөртергә, әңгәмә кора белергә һәм хәбәр итә белергә өйрәтү сорала.

Электив курслар аша Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган “Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак укыту эчтәлегенә таләпләр минимумы” буенча үзләштерелгән белемнәр һәм сөйләм күнекмәләре киңәйтелә, камилләштерелә һәм алга таба үстерелә.

Татарча сөйләм фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерелә һәм ирекле аралашу барлыкка килә.

Укучыларны туган як белән кызыксындыра, үткәндәге һәм хәзерге вакыйгаларны, күренешләрне анализлый белү сәләтен үстерә, тарихи вакыйгаларга үзләренең фикерләрен әйтә белү күнекмәләрен формалаштыра, укучыларда үз шәһәренең язмышына битараф булмау, аңа мәхәббәт хисе, горурлык хисе тәрбияли.

Курсларда телгә өйрәтү коммуникатив нигездә алып барыла.

Максат төрле эшләр аша җиткерелә:

капма-каршы сөйләшүләр, очрашулар, укучыларның фикерләрен тыңлау, рәсем ясау конкурсы, сочинение язу, җырлар өйрәнү, хикәяләр, өзекләр, шигырьләр уку, тыңлау, кроссвордлар, ситуацияләр, чыганаклар, сүзлекләр белән эш аша.

Мондый эшләр укучының танып белү сәләтен, активлыгын, мөстәкыйльлеген үстерә.

Татар теленнән электив курс программасы рус җирлегендә яшәүче һәм рус мәктәбенең рус телендә сөйләшүче укучылары белән эшләү өчен тәкъдим ителә.


Электив курслар өйрәнү нәтиҗәсендә укучы белергә тиеш:

  1. Яхшы сөйләм – сөйләүченең рухи байлыгы, мәдәнияты.

  2. Заманча татар теленең нормаларын һәм аңа таләпләрне белү кирәклеген.

  3. Сөйләм этикеты кагыйдәләрен.

  4. Төрле сүзлекләрдән, чыганаклардан дөрес файдалана белү

  5. Туган шәһәренең үткәнен, бүгенгесен, киләчәген.


Контроль – тикшерү формасы:


Класстан тыш чара – Минзәлә тарихын өйрәнүче, белүче Ю.Ю.Юсупов белән очрашу.



ТЕМА

сәгать саны

1.


Минзәләм-туган ягым.


1

1

2.


Минзәлә-борынгы шәһәр.


2

2

3.


Тарихи, истәлекле урыннар.


1

1

4.


Минзәлә-студентлар шәһәре.


1

1

5.


Горурлыгың синең, Минзәлә!


2

2

6.


Геройлар эзеннән.


2

2

7.


Минзәлә-бөек шәхесләр шәһәре.


1

1

8.


Минзәләдә халыклар дуслыгы.


1

1

9.

Минзәләнең җанлы тарихы.

1

1


Программаның эчтәлеге


I. Минзәләм – туган ягым (1 сәг.)

  1. Белем бирү максаты:

өйрәнелгән сүзләрне һәм грамматик категорияләрне сөйләмдә куллану; туган як, аның географик урыны, табигате, кешеләре турында татарча сөйләшү; сөйләм культурасын булдыру өстендә эш.

2. Үстерү максаты:

сүзлек запасын активлаштыру; диалогик-монологик сөйләм телен

үстерү; иҗади эшкә чыгару.

3. Тәрбия максаты:

туган якка, туган шәһәргә мәхәббәт тәрбияләү.

Биремнәр

  1. Видеоязма карау.

  2. Проблемалы сорауларга җавап бирү. Туган шәһәрен белмәгән Туган илен белерме?

  3. Капма-каршы сөйләшүләр төзү.

  4. Минзәлә картасы белән эш.

  5. Төркемнәрдә эш:

а) “Минзәлә” сүзе килеп чыгардай кроссворд төзү;

б) “Минем шәһәрем” темасына эссе язу.

II. Минзәлә - борынгы шәһәр (2сәг.)

  1. Белем бирү максаты:

яңа сүзләр белән танышу, аларны грамматик категорияләр аша сөйләмдә куллану; Минзәлә тарихы турындагы белемнәрне арттыру.

2. Үстерү максаты:

яңа сүзләрне сөйләмгә кертү; тарихи чыганаклар белән эшләргә өйрәтү; иҗади эшкә чыгару.

3. Тәрбия максаты:

шәһәр тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту; әби-бабаларыбыз истәлекләренә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү.

Биремнәр

  1. Проблемалы сорауларга җавап бирү. Минзәлә исеме нәрсәне аңлата?

  2. Сүзлек кулланып, текстны тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү.

  3. Тарихи чыганаклар белән эш “Гаҗәеп язмышлы шәһәр”.

  4. Элекке Минзәлә һәм хәзерге Минзәлә” укучылар фикерләрен тыңлау.

  5. Әби-бабаларым хәтере” укучылар сөйләме.

  6. Төркемнәрдә эш:

а) “Шәһәремнең киләчәге” эссе язу;

б) Рәсемнәр аша күрсәтү.

III. Тарихи, истәлекле урыннар (1сәг.)

1. Белем бирү максаты:

өйрәнелгән сүзләрне, грамматик категорияләрне сөйләмдә ныгыту,

белемнәрне тирәнәйтү.

2. Үстерү максаты:

диалогик-монологик сөйләм телен үстерү.

3. Тәрбия максаты:

тарихи, истәлекле урыннарны белү, аларны кадерләп саклау теләге

тудыру.

Биремнәр

  1. Фотогарфияләр, рәсемнәр буенча сәяхәт оештыру.

  2. Тукталышлар картасы белән танышу.

  3. Тукталыш вакытында өзекләр уку, эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү, парлы сөйләшүләр төзү.

  4. Шәһәрнең тарихи-истәлекле урыннары турында укучылар фикерләрен тыңлау.

IV. Минзәлә - студентлар шәһәре (1сәг.)

1. Белем бирү максаты:

яңа төшенчәләр белән танышу; шәһәребездәге уку йортлары, алар әзерләгән һөнәрләр турында информация бирү.

  1. Үстерү максаты:

сүзлек запасын баету, диалогик-монологик сөйләм телен активлаштыру; фикерләү сәләтен үстерү, иҗади эшкә чыгару.

  1. Тәрбия максаты:

төрле һөнәр кешеләренең хезмәтенә мәхәббәт тәрбияләү; районыбызга кирәкле һөнәр сайлауга юнәлеш бирү.

Биремнәр

  1. Һөнәрләр – бик күпләр, бар да яхшы кебекләр. Ситуацияләр белән эш:

а) Гаиләгездәге һөнәр кешеләре белән таныштыр әле.

б) Әниеңнең һөнәре турында сөйлә әле.

в) Дустыңның әтисе кем булып эшли? Ул бу һөнәргә кайда укыган? Шул турыда дустыңнан сора.

г) Классташыңның апасы кем булырга тели икән? Шул турыда бел әле. Һ.б.

2. Фотогарфияләр буенча шәһәрдәге уку йортларына экскурсия.

3. Уку йортлары әзерләгән һөнәрләр турында сөйләшү.

4. Районыбызга кирәкле һөнәрләр турында белешмә.

5. Төркемнәрдә сөйләшү: “Яңа һөнәрләр – бүгенге көн таләбе”.

6. “Минем киләчәк һөнәрем” эссе язу.

V. Горурлыгың синең, Минзәлә! (2сәг.)

1. Белем бирү максаты:

районыбыздан чыккан язучылар, шагыйрьләр, җырчылар иҗаты белән танышу.

  1. Үстерү максаты:

сүзлек запасын баету, сөйләм телен активлаштыру.

  1. Тәрбия максаты:

иҗат кешеләре, аларның хезмәтләре белән горурлану хисе тәрбияләү.

Биремнәр

  1. Иҗат кешеләре, аларның хезмәте турында сөйләшү.

  2. Язучылар иҗаты белән танышу. Парлы биремнәр:

  • тәрҗемә ит;

  • сорауларга җавап эзлә;

  • план төзеп, кыскача сөйлә.

  1. Шагыйрьләр иҗаты белән танышу. Сәнгатьле уку, эчтәлеген аңлау өстендә эш.

  2. Җырчылар белән танышу. Җырлар тыңлау.

  3. Минзәлә турында җырлар өйрәнү.

VI. Геройлар эзеннән (2сәг.)

1. Белем бирү максаты:

Ватан сугышы геройлары, аларның батырлыклары турында белемнәрне тирәнәйтү.

  1. Үстерү максаты:

сүзлек запасын баету, татарча сөйләм телен үстерү.

3. Тәрбия максаты:

геройларыбыз белән горурлану хисе тәрбияләү.

Биремнәр.

  1. Батырлык гасырлар буе яши.

Тарихи чыганаклар белән эш.

2. “Җиңү паркы” геройлары. Төркемнәрдә эш. Сораулар буенча геройлар турында сөйләү:

а) Винокуров Б.А.

б) Галиев Ф.Г.

в) Гордов В.Н.

г) Тапиков С.М.

д) Фролов Н.В.

е) Горячев А.А.

3. Солдат хатлары уку.

4. “Минем абыем – солдат” темасына сөйләшү.

5. Иҗади эш. Солдатка хат язу.

6. М. Җәлил музеена экскурсия.

VII. Минзәлә - бөек шәхесләр шәһәре (1сәг.)

1. Белем бирү максаты:

бөек шәхесләр, аларның хезмәтләре белән танышу, булган белемнәрне тирәнәйтү.

  1. Үстерү максаты:

татарча сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын активлаштыру.

  1. Тәрбия максаты:

шәһәребездән чыккан бөек шәхесләребезнең хезмәтенә соклану, алар белән горурлану хисе тәрбияләү.

Биремнәр

1. Җирдә кеше торса торсын,

Эзе калсын тирән булып.

Үзе үлсә, эше калсын

Меңьяшәрлек имән булып.


Танылган якташлар, бөек шәхесләр, почетлы гражданиннар – кемнәр соң алар?

2. Биографияләр уку, эчтәлек буенча сөйләшү.

3. Тестлар төзү.

VIII. Минзәлә халкы (1сәг.)

1. Белем бирү максаты:

шәһәрдә, районда яшәүче халык составы турында мәгълумат бирү; төрле милләт кешеләренең мәдәнияты, традицияләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү; мәкальләр өйрәнү.

2. Үстерү максаты:

сүзлек запасын активлаштыру, татарча сөйләм телен үстерү.

3. Тәрбия максаты:

төрле милләт кешеләренең мәдәниятен, традицияләрен хөрмәт итү, дус яшәү теләге тудыру.

Биремнәр

  1. Дәүләт теле, аларны өйрәнү турында сөйләшү.

  2. Минзәлә - күпмилләтле шәһәр. Укучыларның фикерен тыңлау.

  3. Төркемнәрдә эш:

Чыганаклардан файдаланып, төрле милләт кешеләре, тарихы, мәдәнияте, традицияләре турында материал җыю.

  1. Котлау текстлары язу.

  2. Дуслык турында мәкальләр өйрәнү.

  3. Өйрәнгән җырларны кабатлау.

  4. Тарих тәгәрмәче” уены.

IX. Минзәләнең җанлы тарихы.

1. Белем бирү максаты:

өйрәнгән белемнәрне практикада куллану.

2. Үстерү максаты:

сүзлек запасын, сөйләм телен активлаштыру, татарча аралашу теләге тудыру.

3. Тәрбия максаты:

туган якка, табигатенә, кешеләренә мәхәббәт, алар белән горурлану хисе тәрбияләү.

Биремнәр

1. Минзәлә тарихын белүче, өйрәнүче Юнус Юсуфович Юсупов белән очрашу.

2. Әдәби-музыкаль кичә “Минзәләмә - 225 яшь”.























Файдаланылган әдәбият

  1. Юсупов Ю.Ю., Сафиуллин М.Н. Мензелинский край: история и современность. – Мензелинск, 2006.

  2. Мустафин М.Р., Хузеев Р.Г. Все о Татарстане. – К: тат.книж.изд. 1994.

  3. Хасанов М.Х. Татарский энциклопедический словарь. – К: Институт татарской энциклопедии АН РТ 1999.

  4. Юналеева Р.А., Абдуллина Р.Р. Татарча-русча, русча-татарча сүзлекләр. – К: изд. “Магариф” 1996.

  5. Сафиуллина Ф.С., Галиуллин К.Р. Русско-татарский разговорник. – К: тат.книж.изд. 1991.

  6. Минзәләнең алтын йолдызлары. – “Минзәлә” газетасы. Минзәлә туган якны өйрәнү музее 1999.

  7. Мирхайдарова Н.В. Научная работа об истории города Мензелинска (дореволюционное прошлое).

  8. Архивные материалы из краеведческого музея. – Писатели, поэты, художники, ученые.

  9. Н. Исәнбәт Татар халык мәкальләре. – Яр Чаллы “Идел-йорт” нәшрияты 1999.

  10. Минзәләм – горурлыгым минем. – Минзәлә 1994.

  11. Видеоязмалар, касеталар “Сабантуй”, “Нәүрүз”, “9 май”. – Район мәдәният бүлеге.

  12. Минзәлә турында җырлар” буклет.

Программа элективного курса по татарскому языку на тему "Минзәлә-туган ягым" (9 класс)
  • Другое
Описание:

Телгә өйрәтүнең төп максатлары – телне аралашу чарасы буларак үзләштерү, укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикер йөртү сәләтен, сөйләм культурасын үстерү, һәр баланы рухи яктан баету, төрле милләт кешеләре арасында дуслык хисе тәрбияләүгә юнәлтелә. Электив курслар аша  үзләштерелгән белемнәр һәм сөйләм күнекмәләре киңәйтелә, камилләштерелә һәм алга таба үстерелә. Татарча сөйләм фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерелә һәм ирекле аралашу барлыкка килә. Капма-каршы сөйләшүләр, очрашулар, укучыларның фикерләрен тыңлау,  кроссвордлар чишү, ситуацияләр, чыганаклар, сүзлекләр белән эш аша алып барыла.

Автор Асманова Люзя Киядимовна
Дата добавления 04.01.2015
Раздел Другое
Подраздел
Просмотров 847
Номер материала 26929
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓