Главная / Начальные классы / Проектная работа на тему

Проектная работа на тему







Проектная работа

Национальные праздники,традиции татарского народа”

«Татар халыкның милли бәйрәмнәре һәм йолалары »



Автор разработки:

Вафина Розалия Гумаровна

учитель начальных классов

МБОУ « Нармонской СОШ

с углублённым изучением

отдельных предметов»

Лаишевского района























Эчтәлек

I.Кереш....................................................................................................3

1 . Проектның аңлатма язуы.................................................................3

II.Татар халкының милли бәйрәмнәре һәм йолалары.........................4

1.Татар халкы эштә дә, ял иткәндә дә бердәм................................4

1.1 Боз яки ташу карау.................................................................... 4

1.2. Карга боткасы.......................................................................4

1.3. Нәүрүз...................................................................................5

1.4. Җыен.....................................................................................5

1.5. Сабантуй бәйрәме – халык бәйрәме........................................6

1.6.Каз өмәсе....................................................................................7

1.7 Сөмбелә –уәыш бәйрәме.....................................................7

2. Татар халкының дини бәйрәмнәре.................................................8

2.1 Корбан бәйрәме...................................................................8

2.2. Рамазан ае.......................................................................... 8

2.3.Ураза бәйрәме......................................................................8

2.4.Кадер кичәсе........................................................................8

III. Класстан тыш чара “Нәүрүз” бәйрәме.......................................9

IV. Йомгаклау.....................................................................................19

Кулланылган әдәбият..........................................................................19









I. Кереш өлеш.

1. Аңлатма язуы

Проект эшенең максаты:

Балаларны милли-мәдәни рухта тәрбияләгәндә татар халкының электән килгән гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән кызыксынучы югары әхлаклы,һәрьяклап үсеш алган,иҗади шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудыру.

Бу максаттан чыгып бурычлар билгеләдек:

1.Тәрбия традицияләренә нигезләнеп халкыбызның гореф-гадәтләрен ,бәйрәмнәрен белү,алар белән кызыксынуларын үстереп балаларга эстетик һәм әхлакый тәрбия бирү

2.Татар халкының милли бәйрәмнәре,йола уеннары,гореф-гадәтләре аша балаларның аралашу,коммуникатив осталыгын,сөйләм телен үстерү.

3.Халкыбызныә милли традиөияләрен торгызу,саклау максатыннан ел фасыллары белән бәйләнешле йола бәйрәмнәре (“Нәүрәз”,”Сөмбелә”,”Карга боткасы”, ”Сабантуй”) белән балаларны таныштыру.

4. Укучыларда уен-бәйрәмнәргә карата кызыксыну уяту

Проектның төре: иҗади –проектик юнәлеш

Проектны презентацияләү: “Нәүрүз”календарь йола бәйрәмен уздыру.

Эзләнүнең предметы: Татар халкының бәйрәмнәре һәм йолалары

Эзләнү объекты: гореф-гадәтләр

Кулланылган алымнар:

1.Фәнни чыганак белән эшләү,эзләнү,материал туплау.

2.Бәйрәм, уеннар уздыру.

3.Алган мәгълумәтләрне анализлау

Проекттан көтелгән нәтиҗә:

-Әхлаклылык,әдәплелек сыйфатлары тәрбияләнә.Балалар ана телендә дөрес һәм матур итеп аралашырга өйршнш.

-Татар халкының электән килгән бәйрәмнәрен,йолаларын өйрәнәләр.

-Халык-аваз иҗаты белән кызыксаналар,аңа хөрмәт белән карыйлар.

Гипотеза

Татар халкының милли бәйрәмнәре һәм йолаларында халыкның олысы-кечесе актив катнаша,һәр буын кешесе бәйрәмдә катнашу тәртибендә үзенә сеңдерә һәм гүзәл сыйфатлар тәрбияли дип уйлыйбыз.



II.Татар халкының милли бәйрәмнәре һәм йолалары

1. Татар халкы эштә дә, ял иткәндә дә — бердәм.

Татар халкы — бик борынгы халык. Ул элек-электән терлек асраган, җир сөргән, иген иккән. Безнең халык — искиткеч тырыш, эшчән халык. Бу — татарның борынгыдан килгән гүзәл сыйфаты. Ирләр тормыш-көнкүреш өчен кирәк-яраклар ясау белән шөгыльләнгәннәр: итек басканнар, кәрзин, бишек үргәннәр, бау ишкәннәр, чабата ясаганнар. Ә уңган кызларыбыз һәм киленнәребезнең кулларыннан нинди генә эшләр килмәгән?! Әбием сандыгын гына ачып карыйк әле! Үзләре тукыган киндердән сугылган сөлге-ашъяулыклар, чыбылдыклар, энҗе-мәрҗән белән чиккән калфаклар, күзләрнең явын алырлык чигү үрнәкләре. Бу — халкымның күңел байлыгы, аның рухи хәзинәсе.
Әгәр татар халкының үткәненә күз салсаң, исең китә. Ниләр генә күрмәгән дә, ниләр генә кичермәгән безнең халык. Аның тыныч, мул тормыш даулап кына түгел, ә үзен-үзе саклап һәм яклап яшәмәгән көне булдымы икән? Ә шуңа да карамастан, үзенә-үзе ял да оештырган, күңел дә ачкан безнең әби-бабаларыбыз. Авыр хезмәттән соң бушанып, иркенәеп алыр өчен төрле бәйрәмнәр уйлап тапканнар. Җәй көннәрендә болынга кичке уеннарга җыелганнар, анда төрле түгәрәк уеннар уйнаганнар, җыр-бию яңгыраган. Җыр минем халкымның аерылмас юлдашы булган. Кайгы-хәсрәтне, сагыну-сагышны алар җыр белән басканнар. Кыш көннәрендә исә кич утырганнар, йон эрләгәннәр, оек-бияләй бәйләгәннәр, чигү чиккәннәр. Бергә-бергә сагышлар да җиңеләйгән. Ә кызлар-егетләр исә аулак өйләргә җыелганнар. Яшьлек һәрвакыт үзенекен итә, юклык дип тормый. Кызлар һәм егетләр төрле уеннар ярдәмендә бер-берсен сайлаганнар һәм сынаганнар. Нинди генә кызыклы уеннар булмаган ул вакытта: тукмак тәгәрәткәннәр, йолдыз санаганнар, арка сугышлы уйнаганнар. Кыскасы, ничек тә үз күңелләрен үзләре күргәннәр.

    1. Боз яки ташу карау

бәйрәме язның беренче бәйрәме. Бу йола елгалардан боз китү (зин китү) белән бәйле.

Татар авылларының күбесе су буйларында урнашкан, шуңа да аларда язның иң беренче бәйрәме булып Боз карау торган. Боз китүен карарга, гадәттә, бар халык җыелган. Яшьләр исә, елгадан боз китүне җигүле атларда килеп гармун уйнап, җырлап каршы алганнар.Халык йөзеп баручы боз кисәкләрендә салам яккан. Бу күренеш төнге аяз язгы кичтә аеруча матур күренгән.

1.2.Карга боткасы.



Карга боткасы, карга туе - XIX гасырда бу бәйрәм балалар бәйрәме генә булып саналган.  Аны иртә язда, кара җир күренә башлагач, аксакаллар әйткән аерым бер көнне үткәргәннәр. Бала-чага, авыл буенча өйдән-өйгә йөреп, ярма, сөт, май, йомырка җыеп йөргәннәр. Шулай җыйган ризыклардан болында, тауда, басуда, бер-ике өлкән яшьтәге хатын-кыз җитәкчелегендә, зур казанда ботка пешергәннәр. Сыйланырга бөтен авыл баласы җыелган. Һәркайсы савыт, кашык алып килгән. Шунда төрле уеннар уйный торган булганнар.



1.3 Нәүрәз бәйрәме.

Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча “яңа көн” (нәү – яңа, рүз – көн) дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән гыйбарәт.

Идел буе татарлары Нәүрүзне чәчүгә чыгар алдыннан бәйрәм иткәннәр. Мәсәлән, карга боткасын гына алыйк. Ул шулай ук Нәүрүзнең бер өлеше. Аны икенче төрле дәрә яки зәрә боткасы дип йөртелә. Нәүрүз көннәрендә ( ул атна – ун көнгә сузылган) йорттан – йортка кереп “нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Бәйрәм көнне иртән иртүк торып 8–10 кешелек төркемнәргә бүленеп урамнарга балалар чыккан. Алар йорттан – йортка кереп, нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп , йомырка, ярма җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗалары кичтән үк йомыркаларын төрле төскә буяп куйганнар. Соңыннан балалар бергә җыелып төрле уеннар уйнап, йомырка, ботка ашаганнар. Балалар урамнарны йөреп чыккач, атларга атланып егетләр чыккан. Аларда йомырка җыеп йөргәннәр. Бу күренеш сөрән сугу дип аталган. Яшьләр бергә җыелып уеннар оештырганнар. Арадан иң чибәр, уңган кызны Нәүрүз итеп сайланган. Җыелган халык нәүрүз җырлаган, бәет әйткән. Нәүрүз көнне кешеләр күңелендә гел игелек кенә булырга тиеш. Ул изгелек булып аның үзенә үк кайтачак. Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай үтәр дип уйлау күбрәк шатлану, башкаларга куаныч өләшү теләген уяткан. Кеше үз өстендәге бурычлардан да котылырга тырышкан.

1.4. Җыен.

Традиция буенча алдан билгеләнгән бер көнне авыл халкы күрше авыл кешеләрен кунакка чакыра. Гадәттә, бу бәйрәм жомга көнне башланган һәм өч-дүрт көн дәвам иткән. Җыенны һәрвакыт җәй көне, чәчү беткәннән соң, печәнгә төшкәнче, урак эшләре башланганчы бәйрәм иткәннәр. Аңа хәзерлек эшләре алдан алып барылган. Яшьләр тарафыннан оештырыла торган кайбер уеннар һәм күңел ачулар сабантуй бәйрәмендәгеләргә охшаш булганнар. Ләкин ат чабышлары, көрәш һәм башка спорт ярышларының уздырылмавы белән җыен сабантуйдан бик нык аерылып торган. Аның каравы, җыр,бию, музыка көне буе бер дә тынып тормаган. Кызлар, егетләр бергәләп, рәхәтләнеп күңел ачканнар, ял иткәннәр. Җыен вакытында егетләр тирә-юнь авыллардан җыелган кызларга күз салганнар: очрашканнар, кавышканнар, соңыннан - парлашканнар. Кыскасы, җыен яшьләр арасында иң киң танылган бәйрәмнәрнең берсе булган.











1.5. Сабантуй бәйрәме-халык бәйрәме.



Сабантуй – халык бәйрәме. Ул элек яз көне кар беткәч тә, чәчүгә чыкканчы үткәрелгән. Моны, кагыйдә буларак,  авыл картлары киңәшеп хәл кылганнар һәм бәйрәмне үткәрү көне турында базар көнне игълан иткәннәр. Шуның белән бергә, бер төбәктәге авыллар ярышларны төрле көнне үткәрергә омтылганнар. Бу башка авыл кешеләре дә күршеләренең бәйрәмендә катнаша алсын өчен эшләнгән. Ләкин сабантуй ул шул авыл халкының үз бәйрәме исәпләнгән һәм башка авыллардан кунак чакыру гадәте булмаган. Катнашасы килгән күршеләр чакырмыйча гына, мәйданга үзләре килгәннәр һәм бәйгеләр беткәч, гадәттә өйләренә кайтып киткәннәр. Дөрес, бу авылдагы туган-тумачасы һәм таныш-белешләренең ашка чакыруы да мөмкин булган. Әйе, ул – олы бәйрәм, һәм аңа хәзерлек алдан ук башланган. Хатын-кызлар өй җыештырганнар, бөтен нәрсәне чистартканнар. Ирләр исә ишегалдын, урам тирәләрен себергәннәр, чүп-чарларны җыештырганнар Һ.б.

     Сабантуй көнне иртән иртүк балалар өйдән өйгә кереп, манган йомырка һәм башка тәм-том җыйганнар, Аннары авылның ир-атлары, егетләре иңнәренә колгалар салып, бүләк җыярга чыкканнар. Бүләкләр җыю һәркайда бер төрле булган. Былтыргы сабантуеннан соң кияүгә чыккан яшь киленнәрдән алган сөлге иң кыйммәтлесе булып саналган. Килен аны шушы йоланы күздә тотып алдан әзерләгән. Башкалар ситсы, баш яулыклары, чиккән кульяулыклар, сөлге һ.б. бүләкләр биргәннәр. .Моннан тыш, һәр хуҗа хатын бер-ике йомыркада бирә торган булганнар. Аның бер өлешен кибеткә тапшырылган, акчасына бүләкләр алынган. Ә калганнары мәйданда файдаланылган – аны җиңүчеләргә биргәннәр, көрәшчеләр чи йомырка эчкәннәр. Бүләк җыючылар бүләкне мул бирүчеләрне мәйдан каршында мактап телгә алганнар. Бүләкне яшьләр җыйганда җыр, моң яңгырап торган.  Бүләкләр җыелып беткәч, бәйрәм башланган.

     Сабантуен үткәрү өчен махсус урын билгеләнгән. Ул болын җир, аланлык булып, агачлар белән әйләндереп алынган тигез һәм уңайлы җирдә урнашкан. Бу урын мәйдан дип аталган. Һәр авыл өчен билгеле булган көнне – иртәнге якта яисә төштән соң хөрмәтле аксакаллар җыелган бүләкне мәйданга алып чыкканнар. Иң алдан ир уртасы кеше сөлге-яулыклар, ситсы бәйләнгән колга күтәреп барган.  Мәйданда бүләкләрне аерым төр ярышлар өчен атап, билгеләп куйганнар.

      Ярышлар гасырлар буена килгән тәртип буенча үткән. Аларны ат чабышы башлап җибәргән. Иң матур сөлгеләрнең берсен ат чабышында җиңүчегә биргәннәр. Кайчакта иң ахырдан килгән атка махсус атап бирелгән сөлгене такканнар.  Шул ук вакытта көрәш тә башланган. Көрәшне кечкенә малайлар башлап җибәргән, аннары яшүсмерләр, егетләр һәм ир-атлар көрәшкәннәр. Көрәштә җиңүчегә иң зур бүләк – сарык тәкәсе бирелгән. Төрле ярыш-бәйгеләр үткәрелгән. Аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, багана башына менү һ.б. уеннар бәйрәмне җанландырып торган. Сабантуй җыр-биюсез, уен-көлкесез узмаган.  Ярышлар төгәлләнгәч, халык өйләренә таралышкан. Бу көнне һәр өйдә бәйрәм ашлары әзерләнгән.

      Сабантуй бәйрәмендә кичләрен яшьләр уены үткәрелгән. Бу көнне әти-әниләре  аларга күңел ачарга каршылык күрсәтмәгән. Төн урталарына кадәр гармун, скрипка тавышы яңгыраган, егетләр-кызлар әйлән-бәйлән уйнаганнар, биегәннәр, җырлаганнар.

       Хәзерге вакытта да сабантуйлары бик матур  итеп үткәрелә. Тик ул киресенчә, чәчү беткәч, июнь аеның беренче атналарында авылларда һәм район үзәкләрендә, аннары ай урталарында республикабызның зур  шәһәрләрендә уздырыла. Хәзерге сабантуйларын үткәрү - элекке вакыттагы җыеннар уздыру вакытына туры килә. Элек-электән килгән бүләк җыюлар,  ат чабышлары, уен-ярышлар, татарча көрәш бүгенге көндә дә мәйданның иң кызыклы, күркәм чаралары булып торалар. Хәзерге вакытта спорт уеннары да борынгыдан килгән уеннар белән берлектә оештырыла. Бу волейбол, футбол, биеклеккә-ераклыкка сикерүләр, төрле дистанцияләргә йөгерү,армспорт, гер күтәрү. Һәркем анда актив катнашырга тырыша, ниндидер бүләк алырга омтыла. Бәйрәмдә җыр-музыка тынып тормый, халык күңел ача, рәхәтләнеп җырлый, бии. Тик хәзерге сабантуйларының ямен җибәрүче факторлар да бар. Бу хәмер, сыра эчеп, исереп йөрүчеләр, тәртип бозучылар. Элекке заманда бу бик сирәк күренеш булган һәм кешеләр тарафыннан бик нык тәнкыйтьләнгән.

   Сабантуйлары хәзер авылларда да, шәһәрләрдә дә үткәрелә. Анда республикабызда яшәүче барлык милләт халыклары да катнаша, бәйрәм итә, чөнки сабантуе гомумхалык бәйрәменә әверелеп бара. Шулай ук, республикадан читтә яшәгән милләттәшләребез өчен дә сабантуйлары үткәрү бүгенге көндә традициягә әйләнеп бара.

1.6. Каз өмәсе.

Көзге-кышкы күмәк йолалар арасында өмә аерым бер урын тота. Крестьян хуҗалыгында өмәләр ашлык сугу, утын әзерләү, бура күтәрү кебек аеруча авыр һәм зур эшләрне кыска вакыт эчендә башкарып чыгу өчен үткәрелгән. Яшьләр өмәгә бик теләп барган, авыр эшләрне дә бәйрәм кебек итеп башкарып чыга белгән. Эшне төгәлләгәч, төрле уеннар оештырылган. Татар яшьләре каз өмәсен аеруча көтеп ала торган булганнар. Безнең әби-бабаларыбыз казны бик яратканнар. Аның мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясаганнар. Каз итеннән аш-су өчен бик әйбәтләп файдалана белгәннәр. Каз өмәсен бигрәк тә кызлар көтеп алган. Аннан читтә калмас өчен, алар бәбкәләре күп булган апаларга җәйдән үк сүз салып куйганнар. Бу гаиләгә охшарга, ярарга тырышканнар.Каз өмәсе – ул матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы.Йолкыган казларны көянтәгә асып кызлар чишмәгә, су буена алып төшкәннәр.шул суда казларны юганнар. Гадәттә, гармуннар тагып, кызлар белән бергә егетләр дә чишмәгә тәшкә.Казларны юып кайтышка, хуҗабикә каз маенда коймак, тәбикмәк пешереп, чәй әзерләп көтеп торган. Кичке мәҗлес тәмамлангач, йортта яшьләр уены оештырылган.

1.7 Сөмбелә бәйрәме

«Сөмбелә” бәйрәме көн белән төн тигезләшкәндә, дөресерәге 22 сентәберьдә бәйрәм ителгән. Ул вакытта инде бөтен урып –жыю эшлэре тәмамлана, көзге чәчү дә  ахырына якынлаша. Уңыш келәтләргә, амбарларга тутырылып беткәч   бәйрәм килә.  Ул көнгә алдан ул мул итеп ризык әзерләнә. Камыр ашлары пешерелә. Кешеләр өйдән-өйгә йөреп күңел ачалар. Бәйрәмнең  хуҗабикәсе “Сөмбелә”  алтын  сары толымлы булган. Кызлар аңа алтын сары башаклардан такия үреп кидерткәннэр. Ил агалары  “Сөмбелә” не көлтәләр белән бизәлгән тәхеткә  утыртканнар. Кыскасы халык мәгънәле,  матур итеп күңел ачкан. Бәйрәм иткән.







2. Татар халкының дини бәйрәмнәре.

2.1.Корбан бәйрәме.

Корбан бәйрәме элек заманнарда ничек үткәрелсә, хәзер дә шулай ук бәйрәм ителә.
Аның төп мәгънәсе: кеше каны түгелмәсен, терлек каны түгелсен.  Заманча: ”теләктәшлек көне” Корбан чалу хакында пәйгамбәребезнең әйтеп калдырган хәдисләре дә күп, мәсәлән, шулардай берсе: «Адәм баласына корбан бәйрәме көнне, Аллаһка якынаю өчен корбан чалудан да сөеклерәк эш булмас». Корбан чалу йоласы тамырлары белән борынгы заманнарга, Ибраһим һәм аның улы Исмәгыйль чорларына килеп тоташа. Алламның әмере белән Ибраһим үзенең сөекле, бердәнбер баласын корбан итеп чалырга керешкәндә, Аллаһ Исмәгыйль урынына тәкә җибәрде. Итнең өчтән ике өлешен фәкыйрьләргә өләшәләр. Хуҗа бәйрәм табыны әзерли. Анда дин әһелләре һәм башка кунаклар чакырыла. Коръән укыла, изгелеккә    өндәп, вәгазьләр сөйләнә. Гает көннәрендә барча мөселманнар мәчеткә намаз укырга баралар, бер-берсенең хәлен белешәләр, вафат булган ата-аналары, әби-бабайлары,туган-тумачалары рухына багышлап, дога кылалар, хәер бирәләр.

2.2 Рамазан ае

Ураза хиҗри календарь буенча бер ай – Рамазан ае буе тотыла. Ураза тоту мөселманнарга фарыз санала. Рамазан аеның беренче көненнән башлап Гает намазына кадәр фитр сәдакасы бирү фарыз. Фитр сәдакасының күләме 3260 грамм хөрмә яки 3260 грамм арпа (гадәттә диния назәрәте аның акчалата күләмен билгели).

Рамазан аенда эшләнгән яхшылыкларның сәвабы башка көннәргә караганда җитмеш мәртәбә артыграктыр.

Бер кешенең ялгышлык белән бугазына тузан, туфрак, йон я төтен керсә, яки бер кеше төкреген яки теш арасында калган ризык кисәген йотса, яки онытып ашаса яки су эчсә, уразасы бозылмый.

2.3 Ураза бәйрәме – Рамазан аеның тәмамлану уңаена багышланган җәмәгать белән кылына торган бәйрәм, ике рәкәгать бәйрәм намазын (Гает намазын) уку белән билгеләнә.
Ураза вә Корбан бәйрәм намазларының укылуы – динебездә важиб эшләрдән санала.
Бәйрәм намазлары беткәч, мөселманнар бер-берләрен бәйрәм белән тәбриклиләр, хәерле теләкләр телиләр. Гает намазы иртәнге намаздан соң, кояш чыгып ярты сәгать чамасы вакыт үткәннән соң укыла.

2.4 Кадер кичәсе – Рамазан аеның соңгы ун киченең берсе (күбрәк 27 кичне әйтәләр). Бу кичәдә Аллаһы тәгалә Мухаммәдне (салляллаху галәйһи вәсәлләм) пәйгамбәр итеп сайлаган кичә. Кадер кичәсендә эшләнгән изгелекнең мең ай эчендә кылынган якшылыкларга караганда хәерлерәк. Бу кичәдә гөнаһлар гафу ителә, дога кылучыларның догалары кабул ителә.








. Технологик карта

 

Чараның исеме «Нәүрүз» бәйрәме

 

Оештыручы

Катнашучылар

Үткәрү вакыты һәм урыны

Үткәрү технологиясе

(индивидуаль, төркемләп, фронталь)

1 нче сыйныф җитәкчесе ВафинаРозалия Гумаровна

1нче сыйныф укучылары һәм 4нче сыйныфтан 3 укучы

20.03.2014 ел

Актлар залы

Төркемдә һәм парлап эшләү

Чараның максаты :

Балаларны татар халкының йолалары, гореф – гадәтләре  белән таныштыру.

Чараны планлаштыру нәтиҗәләре:

Көтелгән нәтиҗәләр(предметлар буенча):

Укучы белә, татар халык авыз иҗаты турында алган белемнәрен дөрес куллану.

Яңа структураны дөрес куллану.

Көтелгән нәтиҗәләр (метапредметные).

-укучылар бәйрәм рухы алалар, бер-берсе белән аралашырга , актив булырга өйрәнәләр;(Шәхескә юнәлтелгән)

- төркемдә эшләргә өйрәнәләр; (коммуникатив);

- иҗади мөмкинлекләрен үстерәләр.



Предметлар буенча:

 

Татар халкының гореф-гадәтләрен, уеннарын,җырларын,биюләрен, шигырьләрен өйрәтү. 

Предметара:

Регулятив УУЭ.


  • Әлегечә белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйли белү

  • Конфликтны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү

Танып-белү УУЭ.


  • Сорауларга тулы җавап бирә белү.

  • Предметара бәйләнешләрне кулланып, кирәкле информация туплау

  • Иҗади сәләтләрен таба белү

  • Төрки халыкның культурасы һәм традицияләре белән таныштыру

Коммуникатив УУЭ.


 

  • Партнерлар белән бергә эшли белү

  • Үз фикереңне тулы әйтә белү

  • Төрле ситуациядән чыга белү юлларына өйрәнү 

Шәхескә юнәлтелгән УУЭ.


  • Тәрбия эшчәлегенә үзбәя куя белү

  • Музыка, (сәнгатьле сөйләм) фәнннәрен бәйли белү

  • Тәрбия чарасында үз урыныңны таба белү

  • Тәрбия эшчәнлегенең максатын һәм нәтиҗәсен бәйли белү

Оештыру




Ресурслар:

 

Технические средства: компьютер,

Экранно-звуковые пособия:музыкальный центр


Предметара бәйләнешләр:

Уку,музыка.

 Чараның төп эчтәлеге

Кулланылган структуралар :

- МЭНЭДЖ МЭТ;

- ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН

- КОНЭРС;

- МИКС – ФРИЗ - ГРУП









Эшчәнлекне

формалары,

алымнары


Укытучы эшчәнлеге


Укучы эшчәнлегенең нәтиҗәләре



УУЭ

формалаштыру

Осуществляемые действия

Формируемые умения

Оештыру моменты

Әңгәмә

(Мэнэдж мэт)


Исәнләшү

1.-Игътибар! (Мэнэдж мэт)

Әйдәгез партнерлар, бер-берегез белән сәламләшик.


(Укучылар 2 төркемгә бүленеп парта артында



утыралар,басып исәнләшәләр


Эш урынын булдыру.

Исәнләшәләр.

Кызыксыну уяталар

Шәхескә юнәлтелгән УУЭ.

Тәрбия эшчәнлегенең максатын һәм нәтиҗәсен бәйли белү роявляют заинтересованность, любознательностьности.язательно пуансеттия), карточки свопросамиием.

Чараның

темасын ачу


(ТЭЙК ОФ- ТАЧ ДАУН)


2.Ел фасыллары төрлечә була.

-Кайсыларыгыз кышны ярата?

Кемнәр җәйне?

-Кайсыларыгыз көзне?

- Ә кайсыларыгыз язны ярата?

3.Һәрбер ел фасылының үзенең милли бәйрәмнәре бар.

Ә безнең класста нинди милләт вәкилләре бар? Шуны белик әле!

-Русслар бармы? ---------- Ярар.

-Татарлар ничәү икән классыбызда? 5

-Үзбәк милләтеннән!

-Таджик милләтеннән!

Менә без сезнең белән якыннан таныштык.

Ләкин шуны белегез балалар , татарлар кебек үк таҗикның да, үзбәкнең дә бабасы бер булган. Бер төрки халыктан без. Аларның яз көне уздырыла торган уртак бәйрәмнәре бар.

Сәхнәгә күз салыгыз әле.

-Без бүген нинди бәйрәм уздырырбыз?


Сәхнәдә “нәүрүз” бәйрәме дип язылган.

Балалар басалар.




Чарага керү мәсьәләсен кую.













Чараның темасын әйтәләр.


Регулятив УУЭ.

Әлегечә белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйли белү


Танып-белү УУЭ.

Сорауларга тулы җавап бирә белү.


Чараның темасын әйтү..



КОНЭРС “структурасы,

Карточкалар белән эшләү.

Менә салкын        кыш үтеп китте, ямьле яз җитте. Яз белән бергә Нәүрүз бәйрәме килеп җитте.

Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.

Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар , бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы- Нәүрүзбикә. Нәүрүз котлы булсын! Без сезне күңел ачарга чакырабыз.

(КОНЭРС структурасы)

-(4 почмакка төсле карточкалы биремнәр эленә.Һәр карточкага милли уеннар,биюләр,җырлар,гореф гадәтләр дип язылган.Укучылар алдына шул карточкаларны куям.)

-Үзегез теләгән карточканы сайлап алыгыз.

-Укучылар, безнең 4 почмагыбыз бар.(Санап китәм)

-Урындыкларыгызны этеп куегыз һәм карточкаларыгызның төсе буенча үзегез сайлаган почмакка басыгыз һәм парыгызны табыгыз.

Һәм Ни өчен Сез бу почмакны сайлавыгыз турында фикер алышыгыз.

1.Ләйлә! Ни өчен Инсаф бу почмакны сайлаган.Сине тыңлыйбыз.

2.-Ә сез?

3.Сезгә сүз бирелә.

4.-Ә сез?







-Укучылар саны аз булу сәбәпле бер-берегезгә ярдәм итәргә рөхсәт бирәм.

Күч безнең күңелгә, Җыр яме,җир яме! Рәхим ит,түрдән уз. Нәүрүз бәйрәме!


Бәйрәм турында тыңлыйлар.-









Карточкаларга үзләре басарга теләгән почмакның исемен язалар.

Почмакка барып басалар. Ни өчен бу почмакны сайлаулары турында фикер алышалар.Һәр почмактан бер бала иптәшенең фикерен турында сөйли.




Танып-белү УУЭ.


Төрки халыкның культурасы һәм традицияләре белән таныштыру


Сорауларга тулы җавап бирә белү.

Коммуникатив.

Партнерлар белән бергә эшли белү

Үз фикереңне тулы әйтә белү


Белемнәрен системалаштыру.



.
















Төркемнәрдә эшләү
































Татар халык “биюе.

Укытучы: Нәүрүз Яңа ел,яңа көн дигәнне аңлата.Ул көнне көн белән төн тигезләшә.Менә шуннан соң көн озыная башлый.Ә Нәүрүз бәйрәме ул нинди бәйрәм?

2) -Сүз гореф-гадәтләр почмагына бирелә

Балалар хор белән:

Ач ишегең, керәбез,

Нәүрүз әйтеп киләбез!

Нәүрүз котлы булсын!

Нәүрүз котлы булсын!

       Торыгыз, тор, хуҗалар!. (Рәзилә)

        Нәүрүз җитте, беләмсез?

        Нәүрүзчеләр килде сезгә,

       Ни сөенче бирәсез?

Әби: Керегез,кер балакайларым,

Без сезне күптән көтәбез.

Котлы булсын Нәүрүз.

     Гөрләп тора ишек алдым!

          Җырлап тора матур көйгә.

          Нәүрүз килә,Нәүрүз килә

          Теләк теләп матур көйгә.


Өйдәме түтәй? (Ләйлә)

Җәтрәк бир күкәй!

Бирсәң безгә өч күкәй,

Тавыгың салыр 100 күкәй!


Табакка кабак кирәк (Камилла)

Май, күкәй, калач кирәк.

Күмәчен дә кызганма,

Озак яшә сызланма!


 Нәүрүз әйттек без сезгә,(Алина)

Хакын бирегез безгә,

Яшегез җитсен йөзгә,

Малыгыз артсын көзгә

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Әгәр булмаса акчагыз,

Йөзегез кызартмагыз,

Ни булса да бирегез,

Нәүрүз котлы булсын!

Әгәр булса көнегез,

Бардыр сезнең оныгыз.

Савап булыр, бирегез,

Нәүрүз котлы булсын!


Бардыр сезнең маегыз

Яки бардыр балыгыз.

Барын бергә куегыз,

Нәүрүз котлы булсын!

Әби:

Бирим әле сезгә күкәй,

Май бирим, күмәч, калач.

Бәйрәм көнендә шатланып,

Рәхәтләнеп күңел ач.

Балалар:

Нәүрүз котлы булсын!

Нәүрүз котлы булсын!

Укытучы: Балалар ,күрсәтегез әле, күпме сый-хөрмәт җыйдыгыз!

 Укытучы: Менә күпме сый-хөрмәт җыелды! Бергәләп чәй эчәрбез балалар.                 


Татарча бииләр.





Шигырьләр сөйлиләр, сый-хөрмәт алалар, рәхмәт әйтәләр.




Кызыксыну уяталар

Регулятив.

Әлегечә белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйли белү







Коммуникатив.

Төрле ситуациядән чыга белү юлларына өйрәнү



Танып-белү УУЭ.

Төрки халыкның культурасы һәм традицияләре белән таныштыру



Ял итү моменты

Динамик пауза

.”МИКС-ФРИЗ-ГРУП”


3) -3 почмакны Татат халык уеннарын уйнарга чакырам.

Тыпыр-тыпыр биергә” №2 музыкасына басалар.Музыка туктый.

Сорау: 1)-Нәүрүз сүзендә ничә хәреф бар?

Музыка дәвам итә.Туктый.

Сорау: 2) –Нәүрүз үткәрелә торган көн ничә саннан тора?

Әхәзер әйдәгез әле “Чума үрдәк-чума каз” уены уйнап алыйк.

Чума үрдәк , чума каз” уены



Тыпырдап бииләр.6 шарлап басалар.Тагын тыпырдыйлар.2 шәрләп басалар.

Чума үрдәк- чума каз” уенын уйныйлар.



Сәләтләрен ачу

Работа в группах с пазлами.


4) -Сүз җырлар яратучы почмакка бирелә.


Укытучы: Әйдәгез әле бергәләп Нәүрүзбикәне чакырыйк

Балалар: Нәүрүзбикә! Нәүрүзбикә, кил монда!

   Музыка астында Нәүрүз керә.”Гөрләвек”

Нәүрүзбикә.

Исәнмесез, балалар!

Бик күп сулар үттем мин,

Агымсулар кичтем мин,

Сезгә килеп җиттем мин .

Нәүрүз әйтеп үттем мин,

Нәүрүз мөбарәк булсын!


1 Укучы: Кыш китте, яз килде, (Камилла)

Үрдәк белән каз килде,

Былбылдан аваз килде.

Нәүрүз мөбарәк булсын!


2 укучы: Нәүрүз килде, тиз килде,(Алина)

Нәүрүз килде, яз килде,

Яз белән байлык килде,

Яз белән шатлык килде.


 Яз килгән” җыры.

Нөүрүзбикә:

Яратыгыз көзне дә,

Яратыгыз кышны да,

Яратыгыз җәйне дә
Яратыгыз язны да.

Балалар. Нәүрүз,Нәүрүз, зур рәхмәт!

Нәүрүз,Нәүрүз, зур рәхмәт!

(Кыңгыра тавышы ишетелә).

Балалар, ишеттегезме, кыңгырау тавышы ишетелә.Безгә кунаклар килә ахрысы. (Кыш бабай керә)

Балалар.Исәнме ,Кыш бабай!

Кыш бабай.(Нәүрүзгә) Бу нинди тавыш монда?Кем әле минем биләмәләремә хуҗа булмакчы?

Бала. (Рәзилә) Кыш бабай,юкка ачуланасың.Синең көннәрең үтеп бара бит инде.Биләмәләреңне язга-Нәүрүзбикәгә тапшырырга вакыт җитте.Тәрәзәгә кара әле,шаулап-гөрләп яз килә.

Кыш бабай.Туктагыз әле, туктагыз!Көч сынашмыйча.тартышмыйча язга-Нәүрүзбикәгә урынымны бирү юк. Нәүрүзбикә.Нинди шартларың бар кыш бабай? 1нче шартым. (Тан. Все №5) Менә кашык,менә күкәй, Тот кулыңа чибәркәй. Син дә йөгер ,мин дә калмам, Кем узар бу ярышта.

Кыш бабай: Бик җитез булдың әле син чибәркәй! 2нче шартым. (Тан. Все №4) Әйдә хәзер биюдә дә ярышабыз. Бие,бие чибәркәй, Мине узалмассың син. Син яшь мин карт булсам да, Биюдә калышмам мин. (Кыш бабай белән

Нәүрүзбикә бииләр).

Нәүрүзбикә:  Әйдә  Кыш бабай биибез.

Кыш бабай. Уф арыдым,сусадым. Харап булдым,җиңелдем. Эредем бит,эредем, Яз алдында хур булдым.

Сезнең белән Нәүрүз кала,

Ә мин киттем хушыгыз.

Укытучы: Кыш бабайны озаттык, ә бәйрәмебез дәвам итә.

Салкын кышны яз җиңде,- Моны барчагыз күрде. Куллар кулга тотынып Без бәйрәм итик инде.

Нәүрүзбикә, әйдә       утыр әле, балалар сиңа бик матур бию әзерләделәр.

(Чиләкләр белән бию.)


Рәзилә башкаруында “Гөлләрем” җыры.









Шигырь сөйлиләр.













Күмәк җыр башкаралар















Кыш белән хушлашалар.







Кашык белән йөгерәләр.





Бииләр.















Нәүрүзбикә: Сау бул Кыш бабай! Тынычлап ял ит.







Чиләкләр белән бииләр.


Регулятив.

Конфликтны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү

Коммуникатив.

Төрле ситуациядән чыга белү юлларына өйрәнү



Таныпа белү

Иҗади сәләтләрен таба белү

Төрки халыкның культурасы һәм традицияләре белән таныштыру


Йомгак ясау.

Анализ и оценка успешности достижения цели.


1ведущая:  Бәйрәмебез ахырына якынлашты.  Бәйрәм белән сезне хөрмәтле кунаклар! Исәнлек-саулык, зур уңышлар  телим сезгә.

Балалар Сезгә дә зур рәхмәт ! Бәйрәм белән сезне! Нәүрүз котлы булсын! Уйнадык та , җырладык та,ә хәзер әйдәгез күчтәнәчләр белән чәй эчәбез.




Кызыксыну, шатлык, бәйрәм рухы.






Формулируют собственное мнение. Формулируют развёрнутые ответы на вопросы.

Шәхескә юнәлтелгән э.

Тәрбия эшчәлегенә үзбәя куя белү












IV.    Нәтиҗә.

Туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыру, бөек милләт булып яшәвебезне дәвам итү.

     Халык бәйрәмнәрен саклап калу,  аларны кабат  җанландыру, өйрәнү, җәмгыятебезнең бәйрәм культурасын баета, халыклар дуслыгын ныгыта.

     Республикабыздагы милләтләрнең зур бер гаилә, толерантлык үрнәге булып яшәвендә милли бәйрәм, йола, гореф-гадәтләрнең роле зур.

 

Кулланылган әдәбият.

  1. Баязитова Ф. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. – Казан:Татар кит.нәшр., 1995.

  2. Уразман Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре. – Казан:Татар кит.нәшр., 1992.

  3. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре /Татарстан Милли к-ханәсе; Төз.З.Ә.Җамалиева. Казан:милли китап, 2000.

  4. Шәймәрданов, Р.Сибгатуллин. татар милли педагогикасы. – Казан:”Матбугат йорты”нәшр., 2004.

  5. Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары. – Казан:татар кит.нәшр., 1987







8


Проектная работа на тему
  • Начальные классы
Описание:

Проектная работа  по теме  " Татарские народные  праздники и традиции".   В  работе  есть  теретический и практический материал  ,  для  использования  материала в  воспитательной деятельности . Работа составлена  используя Сингапурскую методику, стандарты 2 поколения . В  работе использован теоретический материал о народных праздниках татарского народа, о возникновении традиций.  В  конце дан материал для проведения праздника  " Науруз ". Науруз байрам исправляют во многих деревнях Татарстана.Я рада ,что наши народные традиции не теряют своих корней.

Автор Вафина Розалия Гумаровна
Дата добавления 06.01.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел
Просмотров 1570
Номер материала 37941
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓