Главная / Начальные классы / Проектная работа

Проектная работа



Татарстан Республикасы Арча районы

Шушмабаш урта гомуми белем бирү мәктәбе.




Тема:

Гөмбәләр

(Познавательный проект “Что мы знаем о Земле”)




hello_html_m7a1f60ce.jpg







Катнаштылар: 4 сыйныф укучылары


Укытучы: Абдуллина Р.Р.







Максат : гөмбә төрләре һәм аның төзелеше

белән танышу, ашарга яраклы һәм

агулы гөмбәләрне аера белергә

өйрәнү.

гөмбәләрнең табигатьтәге һәм кеше

кеше тормышындагы әһәмияте белән

танышу.

Эш тәртибе :

1.Гөмбә турында табышмак .

2.Нәрсә ул гөмбә?

3.Гөмбәнең төзелеше.

4.Ашарга яраклы һәм агулы гөмбәләр.

5.Гөмбәләрне ничек җыярга?

6.Гөмбәләрнең табигатьтәге әһәмияте.

7. Гөмбәдән нәрсәләр әзерләп була.

hello_html_5c6ca20c.jpg

Кигән ул эшләпәсен

Төшереп кашына ук

Салыр иде эшләпәсен

Кашы түгел, башы да юк.(Гөмбә)



Элек кайбер галимнәр гөмбәләрне хайваннар патшалыгына керткәннәр

ә кайберләре үсемлекләр патшалыгына керткәннәр.Үсемлекләрдән аер-

малы буларак, алар яшел төстә түгел, углекислый газны суламыйлар, киресенчә, үзләре бүлеп чыгаралар,үзләре өчен туклану матдәләре җитештерә алмыйлар.Алар туклыклы матдәләрне туфрактагы үлгән үсемлек һәм хайван калдыкларыннан суыралар.Ә үзләре үсемлек калдыкларының ркалуына һәм черемә барлыкка килүенә булышлык итәләр.



Гөмбә төзелеше.


Җир өсте өлешендә без гөмбәнең эшләпә - аяк – гөмбәлекләрен күрәбез.

- Көпшәле гөмбәләр һәм пластинкалы гөмбәләр була.

Көпшәле гөмбәләрнең эшләпәсе астында көпшәләрдән чыгып тышка ачыла торган вак кына тишекләр була.(споралар шул тишекләрдән коела).

Пластинкалы гөмбә эшләпәләренең аскы ягында сабына беркетелгән урыннан эшләпә читләренә таба нур мыман сырлар урнашкан( споралар

шул сырлардан тарала).


Ашарга яраклы гөмбәләр.

- Гөрәҗдә, ак гөмбә, шампиньон, баллы гөмбә, әтәч гөмбәсе, җирән гөмбә ашый торган гөмбәләр.

hello_html_2175324b.jpg


Ак гөмбә.

-Ак гөмбә - көпшәле гөмбә .Табигатьтә төньякта киң таралган.Эшләпәсе коңгырт , кабарып тора.Ылыслы һәм яфраклы урманнарда нарат, каен, чыршы, имән тирәсендә үсә.Июльдән октябрьгә кадәр күренә .Ак гөмбә сындырганнан соң ак төсен саклый.Ашарга яраклы, тәмле.Аксым һәм витаминнарга бай. Пешерергә, кыздырырга , киптерегә ярый.Ак гөмбә төнәтмәсен өшегән урынны дәвалау өчен кулланалар.

Шампиньон.

- Ашарга яраклы бик тәмле гөмбә. Яшелчә , җиләк-җимеш бакчаларында , болыннарда июльдән сентябрьгә кадәр үсә.Эшләпәсе итләч, шома, аксыл төстә.Сырлары ал , сабында ак боҗрасы бар.Агулы

томсык гөмбәдән сырлары белән аерыла, агулы гөмбәнең сырлары ак төстә генә була.Шампиньонны махсус урыннарда ел әйләнәсендә үстерәләр.

Әтәч гөмбәсе.

- Әтәч гөмбәсенең 70 ләп төре бар.Татарстанда бер төре – сары яки гади әтәч гөмбәсе үсә. Эшләпәсе сары төстә, аскы ягында юан тармакланган җыерчыклары төбенә таба кими бара.Катнаш урманнарда июньнән сентябрь ахырына кадәр үсә.Ашарга яраклы , бервакытта да кортламый.Җыйганда яшьләрен генә җыярга кирәк.


hello_html_m6fecd4e7.jpg


Баллы гөмбә.

-Баллы гөмбәнең Татарстанда 4 төре бар: көзге баллы гөмбә, болын

баллы гөмбәсе , җәйге баллы гөмбә, сары ялган баллы гөмбә .Ялган баллы гөмбәдән башкаларын ашарга ярый.Төсе көрәнрәк, күпсанлы кабырчыклы.Пластинкалары аксыл сары төстә.Агач төпләрендә, ауган агачларда төркем-төркем булып үсә.Сентябрь,октябрь айларында өлгерә.

Баллы гөмбәнең эшләпәсен генә кулланалар.

Җирән гөмбә.


hello_html_m491c056e.jpg

- Җирән гөмбә ашарга яраклы гөмбә.Эшләпәсе итләч, бүрәнкәсыман,

җирән төстә, карасу төстә түгәрәкләр сызылган.Киселгән урманнарда,

яшь агачлар арасында июльдән сентябрьгә кадәр үсә.Югары сыйфатлы,

тәмле гөмбә.Аны күбрәк тозлыйлар һәм маринадлыйлар.




Агулы гөмбәләр.

Чебен гөмбәсе, куык гөмбә, ак томсык гөмбә, ялган баллы гөмбә.


hello_html_6e765294.jpg

Чебен гөмбәсе.

- Агулы гөмбә.Азыкка эләксә кеше агулана, ә менә пошилар авырганда чебен гөмбәсен ашап дәваланалар.

Ялган баллы гөмбә.

- Чын баллы гөмбәдән аермалы буларак, аның споралары көрән төстә була , ә чын баллы гөмбәнеке ак төстә .

Ак томсык гөмбә.

- Ак томсык гөмбә авыр формада агуланулар китереп чыгара.

Аны шампиньон һәм ак төстәге ак гөмбә белән бутыйлар. Агулы гөмбәләр яисә бозылган гөмбәләр ашаганда кеше агуланырга мөмкин.Иң элек күп итеп су эчертеп агулаган кешене костырыга кирәк. Тиз арада врачка барырга кирәк.



Гөмбә җыю кагыйдәләре.

1.Үзең яхшы белгән гөмбәләрне генә җый.

2.Гөмбә эзләгәндә мүкләрне өзмә,яфракларны таратма.

3. Гөмбәне пычак белән генә кис.

4.Картайган, кортлаган гөмбәләрне җыйма.

5.Очраклы кешеләрдән гөмбә сатып алырга ярамый.

6.Гөмбәләрне чи килеш кабып карарга ярамый.

7.Юл кырыйларында , чүплек яннарында , промышленность предприятиеләре янында үскән гөмбәләрне җыярга ярамый.Аларга әйләнә- тирәгә бүленеп чыккан агулы матдәләр туплана.



Гөмбәнең табигатьтәге әһәмияте.

-Агач тамырлары белән гөмбәлек арасында тыгыз бәйләнеш урнашкан.

Гөмбәлек туфрактан суны һәм анда эрегән минераль матдәләрне суырып, агач тамырына үткәрә.Үсемлек тамырыннан гөмбәлек, үз чиратында, туклану һәм үрчү өлешен үстерү өчен кирәкле органик матдәләрне ала.Гөмбәләр корыган үсемлек һәм хайван калдыкларын таркатып, черемә хасил итәләр, табигатьтә матдәләр әйләнешендә мөһим роль уйныйлар.

Гөмбәләр – урман байлыгы.Алар белән тиен, керпе, урман тавыгы, саескан, поши туклана.


Кеше гөмбәләрне азык буларак борынгы заманнардан ук куллана инде.

Ул бик тәмле һәм тәмле ашамлык булып санала.Гөмбәләрдә В1, РР,Д

витаминнары бар.Аларны тозлыйлар , маринадлыйлар,киптерәләр, пешереп ашыйлар.

Гөмбәләр патшалыгы бик бай.Галимнәр аның 100 меңгә якын төрен беләләр.

Гөмбәләрнең кайбер төрләре Кызыл китапка кертелгән.Алар махсус саклауга мохтаҗ.


hello_html_m1fae01e.jpg


Проектная работа
  • Начальные классы
Описание:

Максат : гөмбә төрләре һәм аның төзелеше

белән танышу, ашарга яраклы һәм

агулы гөмбәләрне аера белергә

өйрәнү.

гөмбәләрнең табигатьтәге һәм кеше

кеше тормышындагы әһәмияте белән

танышу.

Эш тәртибе :

1.Гөмбә турында табышмак .

2.Нәрсә ул гөмбә?

3.Гөмбәнең төзелеше.

4.Ашарга яраклы һәм агулы гөмбәләр.

5.Гөмбәләрне ничек җыярга?

6.Гөмбәләрнең табигатьтәге әһәмияте.

7. Гөмбәдән нәрсәләр әзерләп була.

Автор Абдуллина Рамзия Рустамовна
Дата добавления 27.04.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров 922
Номер материала 58427
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓