Главная / Классному руководителю / Презентация,посвященная творчеству Сагиту Сунчелею.

Презентация,посвященная творчеству Сагиту Сунчелею.

Репрессияләнгән татар әдибе Сәгыйть Сүнчәләй Эшне башкардылар: татар теле һәм...
Сәгыйть Сүнчәләй (1889 - 1937)
Татар поэзиясе үсеше тарихында үзенчәлекле эз калдырган шагыйрь һәм тәрҗемәч...
1906 нчы елның көзендә яшүсмер егет Казанга килә һәм бер ел Шакирҗан Хәмиди ...
1911 нче елда Г.Тукай белән танышу һәм үзара якын дуслык мөнәсәбәтләре урнашу...
1915 нче елда Сәгыйть Сүнчәләй, укытучылык хезмәтен ташлап, Уфага күчеп килә...
1917–1918 нче елларда Сәгыйть Сүнчәләй Уфада чыккан «Авыл халкы» һәм «Көрәш»...
1919–1922 нче елларда Сәгыйть Сүнчәләй Россия Милләтләр Халык комиссариатыны...
Сәгыйть Сүнчәләй – татар язучылары арасында совет режимы оештырган беренче с...
Мостафин Р. Репрессияләнгән татар әдипләре. - Казан: Татарстан китап нәшрият...
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ Ихтилал шигырьләре. – Уфа: Шәрекъ, 1918. – 16 б. Революц...
ИҖАТЫ ТУРЫНДА Ибраһимов Г. Яңа әсәрләр, яңа имзалар вә яшь куәтләр // Г.Ибра...
Әдипләребез Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда. Төзүчеләре Р.Н....
1 из 13

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Репрессияләнгән татар әдибе Сәгыйть Сүнчәләй Эшне башкардылар: татар теле һәм әд
Описание слайда:

Репрессияләнгән татар әдибе Сәгыйть Сүнчәләй Эшне башкардылар: татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гыйләҗетдинова Г.Г.,Хәбибуллина Р.Р.

№ слайда 2 Сәгыйть Сүнчәләй (1889 - 1937)
Описание слайда:

Сәгыйть Сүнчәләй (1889 - 1937)

№ слайда 3 Татар поэзиясе үсеше тарихында үзенчәлекле эз калдырган шагыйрь һәм тәрҗемәче С
Описание слайда:

Татар поэзиясе үсеше тарихында үзенчәлекле эз калдырган шагыйрь һәм тәрҗемәче Сәгыйть Сүнчәләй (Сәгыйть Хәмидулла улы Сүнчәләев) 1889 нчы елның 14 нче (иске стиль белән – 2) августында элекке Саратов губернасының Хвалын өязе Иске Мастак авылында ярлы крәстиян гаиләсендә туа. 1891 нче ачлык елында аның әтисе, гаиләсен алып, Әстерхан шәһәренә күчеп китә һәм 1910 нчы елга кадәр шунда яши. Алты яшеннән унбиш яшенә чаклы Сәгыйть Әстерхандагы «Ваһабия» мәдрәсәсендә укый һәм яшьтән үк революцион-демократик хәрәкәткә тартыла. 1905–1906 нчы елларның җәй айларында ул Казандагы Учительская школада укучы агасы Шәрифҗан белән бергә, татар теленә тәрҗемә итеп, гектографта ишәйтелгән революцион эчтәлекле прокламацияләр һәм сул фикерле брошюралар таратыша. Шул ук вакытларда Әстерханда татар телендә чыга торган «Борһане тәрәкъкый» газетасы битләрендә үзенең кечкенә-кечкенә мәкаләләре һәм хәбәрләре белән дә катнаша башлый.

№ слайда 4 1906 нчы елның көзендә яшүсмер егет Казанга килә һәм бер ел Шакирҗан Хәмиди мәд
Описание слайда:

1906 нчы елның көзендә яшүсмер егет Казанга килә һәм бер ел Шакирҗан Хәмиди мәдрәсәсендә укуын дәвам иттерә, аннары янә бер ел Учительская школада укый. 1908 нче елның кышында экстерн тәртибендә укытучылыкка имтихан тотканнан соң, С.Сүнчәләй 1915 нче елга кадәр Пермь губернасының Гәйнә башкортлары яшәгән Сараш һәм Солтанай авылларындагы земство мәктәпләрендә рус теленнән балалар укыта. Шунда эшләгәндә әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. 1908 нче елда аның Казанда «Күл – күз яше» дигән башкорт легендасы һәм «Кавказ әсире», «Ильяс» (Л.Толстой) исемле беренче тәрҗемә китаплары басылып чыга. 1909 нчы елдан башлап Казан, Оренбург, Әстерхан көндәлек матбугатында яшь шагыйрьнең күп кенә оригиналь шигырьләре дә дөнья күрә.

№ слайда 5 1911 нче елда Г.Тукай белән танышу һәм үзара якын дуслык мөнәсәбәтләре урнашу С.
Описание слайда:

1911 нче елда Г.Тукай белән танышу һәм үзара якын дуслык мөнәсәбәтләре урнашу С.Сүнчәләйнең шагыйрь буларак үсүенә шулай ук уңай йогынты ясый. Алар берничә ел бер-берсе белән хатлар алышып яшиләр, Г.Тукай аңа дусларча киңәшләрен бирә тора, ә 1911 нче елда С.Сүнчәләйнең Байроннан алып тәрҗемә иткән «Шильон мәхбүсе» поэмасы басмасына кереш сүз яза. Шушы ук елларда яшь шагыйрьнең Г.Тукай шигърияте рухында халыкка хезмәт итү, изелгәннәргә ирек теләү хисләре белән сугарылган «Төрле шигырьләр» (1912), «Сәгыйть Сүнчәләй шигырьләре» (1913) дигән мөстәкыйль җыентыклары һәм янә бер күләмле тәрҗемәсе – Г.Гейненың «Альмансор» («Әл-Мансур», 1913) поэмасы басыла.

№ слайда 6 1915 нче елда Сәгыйть Сүнчәләй, укытучылык хезмәтен ташлап, Уфага күчеп килә һә
Описание слайда:

1915 нче елда Сәгыйть Сүнчәләй, укытучылык хезмәтен ташлап, Уфага күчеп килә һәм 1917 нче елга кадәр шәһәр китапханәсендә үзе оештырган татар китаплары бүлеге мөдире булып эшли. Шигырь язудан тыш ул бу чорда драматургиядә дә көчен сынап карый: «Төш», «Мансур» исемле бер пәрдәлек пьесаларын яза. Ә 1917 нче елгы Февраль һәм Октябрь вакыйгаларын мәшһүр «Марсельеза» җыры тәрҗемәсе һәм «Хөррият җырлары» исемле шигъри җыентыгы белән каршылый.

№ слайда 7 1917–1918 нче елларда Сәгыйть Сүнчәләй Уфада чыккан «Авыл халкы» һәм «Көрәш» ис
Описание слайда:

1917–1918 нче елларда Сәгыйть Сүнчәләй Уфада чыккан «Авыл халкы» һәм «Көрәш» исемле газеталарда эшли. 1918 нче елның ахырында ул Казанга күчеп килә һәм берара «Кызыл Армия» газетасы редакциясендә хезмәт итә. 1919 нчы елда аны РКП(б) сафларына әгъза итеп алалар. Шул ук елда, халыкара пролетариат гимны «Интернационал»ны татарчага тәрҗемә итү буенча оештырылган конкурста катнашып, ул беренче урынга лаек була.

№ слайда 8 1919–1922 нче елларда Сәгыйть Сүнчәләй Россия Милләтләр Халык комиссариатының К
Описание слайда:

1919–1922 нче елларда Сәгыйть Сүнчәләй Россия Милләтләр Халык комиссариатының Кырымдагы вәкиле, 1923–1926 нчы елларда Башкортстан Мәгариф комиссариатында коллегия әгъзасы һәм сәнгать бүлеге мөдире, аннары Уфа сәнгать музее мөдире булып эшли. 1926 нчы елның ахырында аны Мәскәүгә чакыртып алалар һәм Россия Тышкы эшләр комиссариатының Төркиядәге Измир шәһәре генераль консуллыгына тәрҗемәче итеп җибәрәләр. Анда бер ел эшләгәннән соң, ул янә Уфага кайта һәм 1929 нчы елга кадәр Башкортстан театр-сәнгать техникумында мөдир булып хезмәт итә. Бу елларда әдипнең «Ихтилал шигырьләре» (1918), «Революцион шигырьләр» (1919) исемле шигъри җыентыклары, «Тәхетләргә ләгънәт» дигән драмасы (1924) басылып чыга.

№ слайда 9 Сәгыйть Сүнчәләй – татар язучылары арасында совет режимы оештырган беренче сәяс
Описание слайда:

Сәгыйть Сүнчәләй – татар язучылары арасында совет режимы оештырган беренче сәяси корбаннарның берсе. Аны беренче тапкыр әле 1927 нче елда ук солтангалиевчелектә гаепләп кулга алалар. Ике атнадан гаебен исбатлый алмыйча иреккә чыгарсалар да, шул вакыттан башлап ул даими күзәтү астында яшәргә мәҗбүр була. Озак та үтми, 1929 нчы елның 28 нче февралендә, ул яңадан кулга алына. Гаепләү шул ук – солтангалиевчелек, милләтчелек. 1930 нчы елның 28 нче июлендә СССР Югары судының ОГПУ коллегиясе солтангалиевчелектә гаепләнгән җитмеш җиде кешенең егерме берен, шул җөмләдән С.Сүнчәләйне, атарга хөкем итә. Соңыннан, 1931 нче елның 13 нче гыйнвар карары белән, атарга хөкем ителгәннәрне ун еллык концлагерь җәзасына алыштыралар. С.Сүнчәләй шул карар нигезендә Соловкига озатыла. Анда ул алты ел буена совет концлагереның бөтен авырлыкларын башыннан кичерә. Әмма «эш» моның белән генә бетми: дәүләт террорының иң кызган чорында Ленинград өлкәсе УНКВДсының 1937 нче ел 9 нчы октябрендә Соловкида узган күчмә утырышы С.Сүнчәләйне атарга дигән хөкем карары чыгара. Карар шул елның 27 нче октябрендә Соловки концлагеры территориясендә гамәлгә ашырыла.

№ слайда 10 Мостафин Р. Репрессияләнгән татар әдипләре. - Казан: Татарстан китап нәшрияты,
Описание слайда:

Мостафин Р. Репрессияләнгән татар әдипләре. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.

№ слайда 11 ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ Ихтилал шигырьләре. – Уфа: Шәрекъ, 1918. – 16 б. Революцион
Описание слайда:

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ Ихтилал шигырьләре. – Уфа: Шәрекъ, 1918. – 16 б. Революцион шигырьләр (1915–1919). – Казан: Мәркәз Мөселман Хәрби һәйәтенең сәяси бүлеге нәшере, 1919. – 24 б. Сәгыйть Сүнчәләй шигырьләре (1910–1927). – Казан: Яңалиф, 1929. – 36 б. – 3000 д. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, пьесалар, истәлекләр / кереш сүз авт. Г.Халит. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 112 б. – 6000 д. Әсәрләр һәм хатлар / төз. З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 367 б. – 1000 д.

№ слайда 12 ИҖАТЫ ТУРЫНДА Ибраһимов Г. Яңа әсәрләр, яңа имзалар вә яшь куәтләр // Г.Ибраһим
Описание слайда:

ИҖАТЫ ТУРЫНДА Ибраһимов Г. Яңа әсәрләр, яңа имзалар вә яшь куәтләр // Г.Ибраһимов. Әдәбият мәсьәләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 86–95 б. Мәһдиев М. Тукайның садә дусты // Казан утлары. – 1979. – № 8. – 177–178 б. Мәрданов Р. Тапшырылмаган ядкәрләр // Соц. Татарстан. – 1991. – 31 май. Мусабәкова Р. ...Мин догада // Казан утлары. – 1999. – № 8. – 171–175 б. Рәмиев З. Тукай чордашы // Шәһри Казан. – 1999. – 13 авг. Нурмөхәммәтов Т. Кичке шәһәр моңы // Шәһри Казан. – 1999. – 3 сент. Мусабәкова Р. Сәгыйть Сүнчәләй иҗатында дини мотивлар чагылышы // Фән һәм мәктәп. – 1999. – № 9–10. – 91–94 б. Мусабәкова Р. Сүнчәләйнең шигъри «Баб»ы // Идел. – 2005. – № 10. – 44–45 б. Нәгыймов Н. Тәрҗемәдә беренче тәҗрибәләр // Казан утлары. – 2005. – № 12. – 173–175 б.

№ слайда 13 Әдипләребез Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда. Төзүчеләре Р.Н.Дау
Описание слайда:

Әдипләребез Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда. Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Презентация,посвященная творчеству Сагиту Сунчелею.
  • Классному руководителю
Описание:

       Татар поэзиясе үсеше тарихында үзенчәлекле эз калдырган шагыйрь һәм тәрҗемәче Сәгыйть Сүнчәләй (Сәгыйть Хәмидулла улы Сүнчәләев) 1889 нчы елның 14 нче (иске стиль белән – 2) августында элекке Саратов губернасының Хвалын өязе Иске Мастак авылында ярлы крәстиян гаиләсендә туа. 1891 нче ачлык елында аның әтисе, гаиләсен алып, Әстерхан шәһәренә күчеп китә һәм 1910  нчы елга кадәр шунда яши. Алты яшеннән унбиш яшенә чаклы Сәгыйть Әстерхандагы «Ваһабия» мәдрәсәсендә укый һәм яшьтән үк революцион-демократик хәрәкәткә тартыла. 1905–1906  нчы елларның җәй айларында ул Казандагы Учительская школада укучы агасы Шәрифҗан белән бергә, татар теленә тәрҗемә итеп, гектографта ишәйтелгән революцион эчтәлекле прокламацияләр һәм сул фикерле брошюралар таратыша. Шул ук вакытларда Әстерханда татар телендә чыга торган «Борһане тәрәкъкый» газетасы битләрендә үзенең кечкенә-кечкенә мәкаләләре һәм хәбәрләре белән дә катнаша башлый.

Автор Хабибуллина Роза Рашитовна , Гилязетдинова Гелуся Гарифулловна
Дата добавления 17.12.2014
Раздел Классному руководителю
Подраздел Презентации
Просмотров 351
Номер материала 7355
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓