Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Шигырь ялгый күңелне
Туган телем минем- булганым,
Армый-талмый яши алганым,
Давылларда җилкәнсез калып та,
Бирешмичә батмый калганым.
Газиз телем минем- булганым,
Беркайчан да җуймый торганым,
Үткәннәргә озатып калыйк әйдә
Язмышларның корбан соравын.
Туган телем минем- булганым,
Гасырларны кичкән уңганым.
Беләсеңме синең өчен халкың
Газиз җанын фида кылганын?
2 слайд
Миңнеруй Гайфуллина-Хәбибуллина
“Менә бит нинди мөгаллимә - шагыйрьләребез бар! Үз укучыларына телнең нәфислеген, шагыйрәнә олылыгын, әлбәттә, шундый укытучылар җиткерә!”
3 слайд
4 слайд
Шаулый мәйдан. Җырлый кошлар,
Гөрли Сабан туйлары!
Татар моңына күмелә
Ямьле Идел буйлары!
Акчаптарның күкрәгендә
Чулпы таккан ак каеш.
Сабантуйның көмеш чыңы
Безгә бишектән таныш
Гөрли Сабан туйлары
5 слайд
Сабантуйның уеннары,
Узгышлары күңелле.
Эштә уңган, эштә булган
Көч сынаша түгелме?!
Пар чиләктән су түгелми
Сабантуйда ярышта.
Көянтәгә куна-куна
пар сандугач ярыша.
6 слайд
Чык тамчысы,
энҗе булып,
Болынлыкка сибелгән.
Батыр егет сөлгесенә
«Сөям!» диеп чигелгән.
Түбәтәйләр, һай, килешле!
Мәрҗәннәр тезгәнгәме?!
Татар җыры мәңглек шул,
Үзәкне өзгәнгәме?!
7 слайд
Таңнар белән, кояш белән
Сабантуйга кузгалчы.
Бие әле Сабантуйда,
Читекләрең тузганчы!
Шаулый мәйдан, җырлый кошлар,
Гөрли Сабан туйлары.
Татар моңына күмелә
Ямьле Идел буйлары!
8 слайд
Гөлләр сөйләшә
Мәктәп көтә балаларны,
Яп-якты булып.
Матур ишекләрен ачып,
Сагынудан тулып.
Мәктәп гөлләре сөйләшә
Кемнәр турында?
Тыңлыйк әле гөләр серен
Шушы урында:
9 слайд
“Быел Илсаф үскән микән,
Кайда утырыр?
Әллә Һаман кызлар чәчен
Тартып шук булыр?
Ә Сәлимнең укыйсы соң
Киләме икән?
Яңа фән быел керәсен
Беләме икән?”
Диде яран гөл, борчылып,
Ишеккә карап.
Бар гөлләр дә шаулаштылар:
“Белмәсә, харап!”
10 слайд
“Гали былтыр көчкә “өчле”
Алды,- ди фикус.-
Быел “бишле”гә укыса,
Вәт булыр фокус.
Роза гөле әйтте кырыс,
Йөзе болытлы:
“Чәнечкемне үткенләдем,
Көттем Фоатны.
Татарча әйбәт беләм, дип
“Ялтырады” бик.
Русча сөйләп, апабызны
Аптыратты бит”
11 слайд
.
“Ишеттегезме яңалык?-
Диде тырнак гөл.-
Тырышларга быел бүләк
Бирә туган тел.
Бүләге тылсымлы икән.
Тылсымы шул, ди:
Китап яраткан балага
Серләре мул, ди
Кинәт тынды бәхәсләре,
Гөлләр ни тыңлый?!
Ишеттегезме, бүлмә саен
Шат көлү чыңлый.
12 слайд
Саумы, туган як!
Борма-борма агым суым!
Түгәрәк күл, туган як!
Әле менә сезне сагынып,
Сагышларымнан кабынып.
Уйлар уйлап йөргән чак.
Борма-борма агым суым!
Түгәрәк күл, туган як!
Нигә болай үрсәләнәм.
Сине уйлап өзгәләнәм?!
Нигә икән шулкадәрле
Якын була туган як?!
Борма-борма агым суым!
13 слайд
Ана догасы.
Яшь наратка охшатамын зифа буен.
Яшьлек дәрте белән яна фикер-уең..,
Бик тиз үстең, бигрәкләр дә инде, улым!
Бәхет-шатлык юрый бугай үтәр юлың.
Күзләремне иркәлидер зифа буең,
Йөрәгемә ял буладыр ният-уең.
Иртән-кичен теләкләрем тели-тели,
Ходаемнан бәхет сорыйм сиңа, улым!
Явызлардан-азгыннардан ерак йөртсен,
Гомерең буе тәүфыйк белән инсан бирсен.
Саф күңелең чагылыш тапсын күзләреңдә.
14 слайд
”Иҗат ул – тылсым, ул җанның илаһи бер халәте. Адәм баласына Күкләр тарафыннан сайлап кына иңдерелгән иң зур сәләт-могҗизаларның берсе.Ә могҗиза артында һәрвакыт сер ята,”-дип яза Нур Әхмәдиев.
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Миңнеруй Гайфуллина-Хәбибуллина Нурлат районында туып үскән. Казан педагогия институтын тәмамлагач, Аксубай районында яши башлыйлар. Монда ул ире Дамир Якупович белән ике ул үстерәләр, Аксубайның хөрмәтле кешеләре булалар. Миңнеруй Исламовна мәктәптә балалар укыта.Аксубайда ул чынлап торып шигырьләр язуын дәвам итә, берничә китабын чыгара. Аны язучылар берлегенә дә кабул итәләр. 2015 елның 9 нчы гыйнварында шагыйрәнең юбилее була.Бу презентация аның иҗаты турында.
”Иҗат ул – тылсым, ул җанның илаһи бер халәте. Адәм баласына Күкләр тарафыннан сайлап кына иңдерелгән иң зур сәләт-могҗизаларның берсе.Ә могҗиза артында һәрвакыт сер ята,”-дип яза Нур Әхмәдиев.
6 663 997 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Аюпова Гузял Замиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс профессиональной переподготовки
600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.