Главная / Классному руководителю / Исследовательская работа по татарской литературе на тему "Жизнь и творчество Хасана Туфана"(Презентация )

Исследовательская работа по татарской литературе на тему "Жизнь и творчество Хасана Туфана"(Презентация )

 Тема: Х .Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты
 .
Шагыйрь үзе турында (анкетага җаваплар) Исемегез – Хәсән Әдәби кушаматыгыз – ...
Бәлки, шагыйрь булмас та идем... “Мин бала чакта бу як Казан губернасының Акс...
“Мин ул замандагы һәрбер авыл баласы кебек,һәр төрле мифларга-шүрәлелеләр,би...
Әни, үзе дә сизмәстән, миндә шигъри хисләрнең үсүенә, романтик уйчанлык туу...
1914 ел язын Уралга бакыр казый торган абыйлар янына киттем.Эшләп-эшләп тә те...
Хәсән Туфан ”Галия”дә Галимҗан Ибраһимовтан әдәбият дәресләре тыңлый,аңардан...
”Галия”дә ике ел укыганнан соң,Туфан, белем алуын дәвам иттерү өчен, акча таб...
Туфан гомере буе ил гизүдән, юл йөрүдән туктамый.Үзе туктаса да,заман туктатм...
Кави Нәҗмине дус дип уйлаган идем… 	 “ Дусларымны алып бетергәч аптырап калды...
1940 елны ул кулга алына һәм Казан төрмәсенә ябыла.Шагыйрь илгә, халыкка хыя...
Яхшы ата, яхшы аналарның Яман түгел баласы идек. Яманлыкнның күзенә баса-бас...
Фатих Кәрим белән бер камерада Бервакыт Хәсән Туфан ята торган камерага бөкшә...
Хәсән Туфанның ике баласы була. Бер кыз, бер угыл. Зинданда ятканда, Туфан тө...
Бер тапкыр Туфанны ата җинаятьчеләр белән бер бүлмәгә ябалар. Сәяси тоткынна...
Атарга хөкем ителгәч, үлем көтеп ятканда, Хәсән Туфан йоклый алмый, төннә...
Хәсән абзый Айга җибәреләсе кешеләрне һәр төнне сәгать уникеләр узгач алып ...
Шулчак подвал баскычыннан берәү йөгереп төшә дә, арттагы төрмә сакчыларына ...
Хәсән Туфанның СССР Верховный Советы Президиумына язган үтенече “Илбасарларга...
1950 елның ноябрендә 10 елга хөкем ителү вакытын тутыра. Инде азатлыкка чыга...
“Үзләре ачлы-туклы торсалар да, Луиза ханым(Хәсән Туфанның хатыны ,артистка Л...
Сандыгыңда ята Синнән калган, Белешмәләр салган ридикюль: Миннән сиңа — гоме...
Агыла да болыт агыла Агыла да болыт агыла Туган-үскән җирләр ягына; Тәрәзәгә ...
Илдә ниләр бар икән? Тышта ниләр бар икән: Юллар зәңгәр кар микән? Боз тәрәзә...
Иреккә чыгу 	Х. Туфанның тоткынлык дәвере 16 елга сузыла. Сталин үлеп, аның с...
Гаепләр нигезсез... 	Татарстан прокуратурасы 1957 елның маенда шагыйрьгә ташл...
Кайсыгызның кулы җылы? Дөнья мине Үзгәртте: Еламаска өйрәтте. Күлмәк җиңен ер...
Ромашкалар Ромашкалар тирбәлә җилдә Бер күренеп, тагын күмелеп, Йөгерә-йөгерә...
Илле алты ел узгач... 	« 1914 елны ундүрт яшендә китеп,беренче тапкыр мин Хәс...
Кармәттә ул Хисбулла Чәйләр эчкәч,Хәсән абый белән без авыл буйлап киттек.Хәт...
* * . Әйткән идең: “Әгәр сөя калсаң Миннән башка берәр бүтәнне, Сөй... тик сө...
Ландыш
Иске Кармәттә Хәсән Туфан музее
Хәсән Туфанның кабере
Хәсән Туфан турында бөек шәхесләр Рус шагыйре М.Дудин: “Уникаль талантка ия ш...
Казан кичләре Кил әле,Иделнең җиләс җиле, Юлларга чәчәкләр сип әле. Ак булып,...
Хәсән Туфанның тормыш юлына карата тест сораулары 1.Хәсән Туфнның туган авылы...
6. Хәсән Туфан кайсы шагыйрь белән бер камерада утырган? 1)Һ.Такташ 2)Г.Тукай...
Таблицадагы саннар –укучылар,ә хәрефләр-укучыларның активлык дәрәҗәсен билгел...
1 из 43

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1  Тема: Х .Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты
Описание слайда:

Тема: Х .Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты

№ слайда 2  .
Описание слайда:

.

№ слайда 3
Описание слайда:

№ слайда 4 Шагыйрь үзе турында (анкетага җаваплар) Исемегез – Хәсән Әдәби кушаматыгыз – Туф
Описание слайда:

Шагыйрь үзе турында (анкетага җаваплар) Исемегез – Хәсән Әдәби кушаматыгыз – Туфан Туган вакытыгыз – 1900 елның 9 декабре (иске стиль белән 27 ноябрь) Туган җирегез – элекке Казан губернасы, Аксубай волосте, Кармәт авылы Белемегез – Уфадагы “Галия” мәдрәсәсе, үзлегемнән уку Эшләгән эшләрегез – бакырчы-шахтер, токарь, слесарь, укытучы, журналист Матбугатта басыла башлавыгыз – 1924 ел Язучылар союзына алыну вакытыгыз – 1934 ел Бүләкләрегез – Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе Әдәби остазларыгыз – Лермонтов, Хәйям, Тукай, Ибраһимов, Маяковский, Есенин, Багрицкий. Яраткан шагыйрьләрегез – Такташ, Твардовский Яраткан мавыгуыгыз – чәчәкләр үстерү, сәгать төзәтү Кайсы вакытта иҗат итәргә яратасыз – төнлә белән Нинди кара белән язарга яратасыз – яшел белән Иң бәхетле чагыгыз – иҗади накалда яшәгән чак. Җанның, күңелнең, йөрәкнең, бәгырьнең дөрләгән, кайнаган чагы, уй һәм хиснең аера алмаслык булып кушылып ташып торган чагы Укучыга әйтәсе сүзегез – Ничек икән синең йөрәк? дисәң, Ничек икән гомер көннәрең? – Кулыңдагы китабымда, чордаш, Шигырьләрдә – минем йөрәгем.

№ слайда 5
Описание слайда:

№ слайда 6 Бәлки, шагыйрь булмас та идем... “Мин бала чакта бу як Казан губернасының Аксуба
Описание слайда:

Бәлки, шагыйрь булмас та идем... “Мин бала чакта бу як Казан губернасының Аксубай волосте дип атала иде.1900 елның 27 ноябрендә Иске Кармәт авылында дөньяга килгәнмен.Безнең гаиләнең унынчы баласы булгангадыр,әни мине дүрт яшемә кадәр имидән аермаган. Әни миндә : “Бәр нәрсәнең җаны бар,чишмәләр генә түгел, җилләр дә, яфраклар да, йодызлар да сөйләшә белә икән”, дигән иман тудырды.”

№ слайда 7 “Мин ул замандагы һәрбер авыл баласы кебек,һәр төрле мифларга-шүрәлелеләр,бичур
Описание слайда:

“Мин ул замандагы һәрбер авыл баласы кебек,һәр төрле мифларга-шүрәлелеләр,бичуралар,убырлар,җеннәр барлыгына ышанып үстем.Бу җәһәттән без ,,Кармәт малайлары,борынгы Эллада һәм Мисыр балаларыннан ,шәт, аз гына да калышмаганбыздыр.”

№ слайда 8 Әни, үзе дә сизмәстән, миндә шигъри хисләрнең үсүенә, романтик уйчанлык тууга
Описание слайда:

Әни, үзе дә сизмәстән, миндә шигъри хисләрнең үсүенә, романтик уйчанлык тууга сәбәпче булса, әти исә,акылга йогынты ясап, практик кеше итәргә теләде, ахрысы

№ слайда 9 1914 ел язын Уралга бакыр казый торган абыйлар янына киттем.Эшләп-эшләп тә тернә
Описание слайда:

1914 ел язын Уралга бакыр казый торган абыйлар янына киттем.Эшләп-эшләп тә тернәкләнә алмаган абыйлар ”Үзебездән булмады инде...энебезне,кечебезне, җыйнаулашып укырга җибәреп карыйкмы әллә?” дип киңәш итеп, Уфадагы ”Галия” мәдрәсәсенә укырга җибәрделәр.” Хәсән Туфан Хәсән Туфан “Галия” мәдрәсәсе шәкерте 16 яшь

№ слайда 10
Описание слайда:

№ слайда 11 Хәсән Туфан ”Галия”дә Галимҗан Ибраһимовтан әдәбият дәресләре тыңлый,аңардан иҗ
Описание слайда:

Хәсән Туфан ”Галия”дә Галимҗан Ибраһимовтан әдәбият дәресләре тыңлый,аңардан иҗат эшенә илһамландырылган сүзләр ишетә, шул ук мәдрәсәдә укыган Шәехзадә Бабич оештырган түгәрәккә йөреп,шигырь серләренә өйрәнә.

№ слайда 12 ”Галия”дә ике ел укыганнан соң,Туфан, белем алуын дәвам иттерү өчен, акча табарг
Описание слайда:

”Галия”дә ике ел укыганнан соң,Туфан, белем алуын дәвам иттерү өчен, акча табарга дип,Уралдагы Лысьва заводына эшкә керә. 1918-1923 елларда Урал һәмСебер мәктәпләрендә укыта. 1924 елны Казанга килә.

№ слайда 13 Туфан гомере буе ил гизүдән, юл йөрүдән туктамый.Үзе туктаса да,заман туктатмый.
Описание слайда:

Туфан гомере буе ил гизүдән, юл йөрүдән туктамый.Үзе туктаса да,заман туктатмый.Бу исә аның тормышының авыр, фаҗигале яклары белән бәйле. Ил күләмендә барган репрессия афәтеХәсән Туфанны да читләтеп үтми. Баштарак ул “Ант”поэмасында җибәргән ,хата дип бәяләнгән сурәтләүләре өчен матбугатта тәнкыйтьләнә.Тәнкыйть ,ул хаталарны күпертә-күпертә, аңа сәяси гаепләр ташлый. 1937 елны Язучылар союзыннан чыгаралар.

№ слайда 14 Кави Нәҗмине дус дип уйлаган идем… 	 “ Дусларымны алып бетергәч аптырап калдым.А
Описание слайда:

Кави Нәҗмине дус дип уйлаган идем… “ Дусларымны алып бетергәч аптырап калдым.Аларны “халык дошманы “диделәр.Ниндидер яшерен оешмаларда торганлыкларын сөйләделәр.Мин шунда дусларыма бик үпкәләдем.Дус булып йөргән булдылар,ә үзләре яшерен оешма төзегәннәр, ә миңа әйтмәгәннәр, мине алмаганнар, димәк ,алар миңа ышанмаганнар.Кичен Кави Нәҗми килергә тиеш иде.Ләкин килмәде.Төнлә мине алдылар.Димәк, дидем,Кави мине аласыларын белгән?!Дус идек, йөрешә идек.” Хәсән Туфан

№ слайда 15 1940 елны ул кулга алына һәм Казан төрмәсенә ябыла.Шагыйрь илгә, халыкка хыянәт
Описание слайда:

1940 елны ул кулга алына һәм Казан төрмәсенә ябыла.Шагыйрь илгә, халыкка хыянәт итүдә,контрреволюцион оешма эшендә катнашуда, млләтчелектә,япон шпионы булуда гаепләнә. 1942 елның 7 мартында суд аны атып үтерүгә хөкем итә.Үлем хөкемен унъеллык төрмә белән алыштыралар.

№ слайда 16 Яхшы ата, яхшы аналарның Яман түгел баласы идек. Яманлыкнның күзенә баса-баса Т
Описание слайда:

Яхшы ата, яхшы аналарның Яман түгел баласы идек. Яманлыкнның күзенә баса-баса Тантанага барасы идек. Кемгә тидек? Кемне рәнҗеттек соң? Кем соң безне шулай каргады? Сак белән Сок кебек моңаябыз, Арабызда Урал таулары... Хәсән Туфан

№ слайда 17 Фатих Кәрим белән бер камерада Бервакыт Хәсән Туфан ята торган камерага бөкшәеп
Описание слайда:

Фатих Кәрим белән бер камерада Бервакыт Хәсән Туфан ята торган камерага бөкшәеп беткән, туңган,ябыккан, аягына машина покрышкасыннан ясалган башмаклар кигән Фатих Кәримне кертеп ябалар. -Хәсән абый,мин озакламый иреккә чыгарга тиеш.Әгәр дә син ашъяулыкка төрелгән ипи алсаң,бел, мин иректә!- ди Фатих. Чыннан да, Фатих Кәримне алып чыгып китәләр.Байтактан соң Хәсән Туфанга ашъяулыкка төрелгән ипи кертеп бирәләр. Фатих Кәрим, төрмәдән алгы сызыкка, фронтка җибәрүләрен теләп, гариза язган була, аның гозерен канәгатьләндерәләр.

№ слайда 18 Хәсән Туфанның ике баласы була. Бер кыз, бер угыл. Зинданда ятканда, Туфан төш к
Описание слайда:

Хәсән Туфанның ике баласы була. Бер кыз, бер угыл. Зинданда ятканда, Туфан төш күрә. Иртән иртүк торып утыргач, Туфан уйлый: Аһ, углым белән бер-бер хәл булгандыр! – ди. Соңра ул чагыштырып карый, нәкъ шул төшне күргән көнне аның углы Идегәй вафат булган икән! Хәсән Туфан сөйләгәннәрдән

№ слайда 19 Бер тапкыр Туфанны ата җинаятьчеләр белән бер бүлмәгә ябалар. Сәяси тоткыннар а
Описание слайда:

Бер тапкыр Туфанны ата җинаятьчеләр белән бер бүлмәгә ябалар. Сәяси тоткыннар аерым тотылырга тиеш булса да, коммунистлар сәясиләрне, ягъни гаепсезләрне уголовниклар янына тутыралар. Кыек бассаң да суялар. Коммунист җәллад ларга эш кими. Үтерделәр, үтерделәр, вәссәлам! Бу бандитлар Кеше үтерүне чебен үтерүдән дә җиңел саный. Караклар, үтерүчеләр арасында нечкә күңелле шагыйрьгә яшәве коточкыч җәзага әвереләчәге көн кебек ачык. Хәсән Туфан, мин сезнең эшкә катнашмыйм, дигән сыман, бер почмакка барып елыша. Шулай утырганда моның янына ике татар карагы килә. - Без сине таныйбыз: син шагыйрь Хәсән Туфан,- ди каракларның берсе.-Курыкма,Хәсән абый, без барында сиңа беркем дә тимәс. Төрмәдә

№ слайда 20 Атарга хөкем ителгәч, үлем көтеп ятканда, Хәсән Туфан йоклый алмый, төннәрен
Описание слайда:

Атарга хөкем ителгәч, үлем көтеп ятканда, Хәсән Туфан йоклый алмый, төннәрен уйланып ята. Бар шундый кешеләр, адәм җаны кыючылар, сәяси тоткыннар, алар рәхәтләнеп йоклый, алар уйланмый, борсаланып ятмый. Чөнки алар үз гаепләрен белә. Туфанның ни гаебе? Иртәгә атыласы кешеләргә күп итеп аш-су бирәләр. Шулкадәр игътибар, шулкадәр миһербан каян килгән бу җәлладларга? Үләсен белсә дә, күп кеше рәхәтләнеп ашый, тыгыналар, комсызланалар.Корсаклары тулгач, тынычлап йокларга яталар. Бәгъзеләре ашка кагылып та карамый. Монда “аталар, үтерәләр” дигән сүзләр йөрми: “Айга җибәрү” дип әйтәләр. Айга җибәреләсе кеше әнә шулай, фани дөньядагы соңгы тәгамен җыя. Р.Батулла”Ике килсә гомер”истәлегеннән өзек

№ слайда 21 Хәсән абзый Айга җибәреләсе кешеләрне һәр төнне сәгать уникеләр узгач алып чыг
Описание слайда:

Хәсән абзый Айга җибәреләсе кешеләрне һәр төнне сәгать уникеләр узгач алып чыгып киткәннәрен белә. Нәкъ сәгать төнге бердә ул тонык кына дөпелдәгән тавышлар ишетеп ята. Һәр төн шулай кабатлана: кайдадыр шушы тирәдә генә аталар икән, дип уйлый шагыйрь. Ничә кеше алып китсәләр, шулкадәр дөпелдәү. Менә беркәнне Туфанга да кирәгеннән артык аш бирәләр Туфан ашка йогынмый. Аның өлешен башкалар камсый. Унике тулып узгач, аны алып чыгып китәләр. Җир астына алып төшәләр. Ату тиры кебек бер тыкрыкка килеп чыгалар. Таныш булмаган бер озын урыс кешесе белән йөзләрен диварга каратып, янәшә бастырып куялар. Хөкем карары укыла. Арттагы өстәлдә алтатар ята. Карар укылып беткәч, алтатар чыкылдаганы ишетелә. Әлеге урыс кешесе Хәсән Туфанга борылып: - Я не знаю, кто вы. Но прощайте, незнакомый друг! Это конец! – ди. Хәсән Туфан аны кочаклап хушлаша.

№ слайда 22 Шулчак подвал баскычыннан берәү йөгереп төшә дә, арттагы төрмә сакчыларына нид
Описание слайда:

Шулчак подвал баскычыннан берәү йөгереп төшә дә, арттагы төрмә сакчыларына нидер әйтә. Менә берзаман кычкыралар: -Хәсән Туфанга үлем карары ун еллык каторга белән алыштырыла!- диләр. Бу сүзләрне ишеткәч, Туфан башта аңламыйча тора. Аннан соң тыела алмыйча елый башлый. Төрмәче татар кешесе булып чыга: - Еламагыз, Хәсән абый, хәзер котылдыгыз инде,- дип, шагыйрьне юата.

№ слайда 23 Хәсән Туфанның СССР Верховный Советы Президиумына язган үтенече “Илбасарларга ка
Описание слайда:

Хәсән Туфанның СССР Верховный Советы Президиумына язган үтенече “Илбасарларга каршы аяусыз көрәшкә күтәрелгән халкыңнан читтә булудан да авыррак җәзаның булуы мөмкин түгел һәм юк та. Халкыбыз һәм партия алдында минем бер бөртек гаебем дә юк. Сездән мине сугышның иң канкойгыч урынына җибәрүегезне, гранаталарга уралып, самурайларның сугышчан машинасы астына ташлану, шуның белән күпләрнең тормышын саклап калуыгызны сорыйм... Элеккеге партиясез шагыйрьгә үземнең Ватаныма кабатланмас тугрылыгымны исбатлап күрсәтеп, сезнең кан туганыгыз булып тормыштан китү мөмкинлеген бирсәгез иде...”

№ слайда 24 1950 елның ноябрендә 10 елга хөкем ителү вакытын тутыра. Инде азатлыкка чыгам,
Описание слайда:

1950 елның ноябрендә 10 елга хөкем ителү вакытын тутыра. Инде азатлыкка чыгам, дип уйлый. Әмма хыялы тормышка ашмый – аны мәңгелеккә Себергә сөргенгә җибәрәләр. Аңа Новосибирск өлкәсенең Устарка районында Покровка дигән рус авылында көн күрергә рөхсәт ителә. Биредә ул совхозда көтүче булып эшли, мал карый, кешеләргә сәгатьләр төзәтә.

№ слайда 25 “Үзләре ачлы-туклы торсалар да, Луиза ханым(Хәсән Туфанның хатыны ,артистка Луиз
Описание слайда:

“Үзләре ачлы-туклы торсалар да, Луиза ханым(Хәсән Туфанның хатыны ,артистка Луиза Салигаскәрова),кызы белән ятим калган кеше,донор буларак,канын тапшыра, чөнки шул кан тапшырганга ризык алыр өчен талоннар бирелә икән.Шул талоннарга алынган икмәкне ул төрмәгә, иренә илтә торган булган.Шулай итеп, ул ирен төрмәдәге ач үлемнән коткарып кала.Аның хатынын халык дошманы диярлек эштән ,театрдан куалар һәм Хәсән абый Туфан иҗатында сөеклесе, газизәсе Луизага багышланган шигырь пәйда була. Нурихан белән Руфина ханым Фәттаховлар с өйләгәннәрдән

№ слайда 26 Сандыгыңда ята Синнән калган, Белешмәләр салган ридикюль: Миннән сиңа — гомер ю
Описание слайда:

Сандыгыңда ята Синнән калган, Белешмәләр салган ридикюль: Миннән сиңа — гомер юлдашыма Иң беренче бүләк иде ул. Ридикюльдә калган белешмәләр... Алардагы кайбер билгеләр Тормышыңның соңгы хәбәрләрен Бүген миңа сөйләп бирделәр... Һәркайсында Тамчы-тамчы эзләр, Атар нинди тамчылар икән? Болыттанмы алар, Әллә синең Керфекләрдән тамдылар микән?.. Тәрәзәңә «җилләр» бәрелгәннәр, «Сагынма!»— дип, янап киткәннәр... Күнмәгәнсең... Эштән сөрелгәнсең... Еллар сине донор иткәннәр... Посылкалар белән ярдәм иттең: — Без бит илдә... өйдә бит...— дидең. Ә ул ярдәм — Каныңа алыштырган Паекларың икән бит синең... Алдарсың дип уйлый идеммени? — Ә син мине алдагансың ич: Өзелер хәлгә җиткән гомеремне син Җаның белән ялгагансың ич! Соңгы таңың беленеп килгәндә дә Күрешү көнен көткәнсеңдер дә, Ләкин Ирек Бераз кичегеп килеп Эзләп тапты мине Себердә... Баш иям дә рәсмең каршында мин, Күзләреңә багам тилмереп, Яшьле күзен Мадоннага текәп Сүзсез калган Рафаэль кебек... Тирбәлешеп куя Уйчан гөлләр Бер-беренә хәбәр биргәндәй: «Кеше булсак әгәр, Без дә шулай Сыкрар идек, бәлки...» — дигәндәй... ТАМЧЫЛАР НИ ДИЛӘР? Луиза Салиаскаровага

№ слайда 27 Агыла да болыт агыла Агыла да болыт агыла Туган-үскән җирләр ягына; Тәрәзәгә чир
Описание слайда:

Агыла да болыт агыла Агыла да болыт агыла Туган-үскән җирләр ягына; Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр, Нәрсә әйтер туганнарыма?! Агыла да болыт агыла... Нәрсә әйтсен: берни белми ул, Хәбәре юк минем йөрәктән. Мине бары чылатып үтте Кукурузлар белән беррәттән... Нәрсә әйтсен: берни белми ул. Роман кебек күңелле син, юл! Азмы синдә гомер уздырдым, Ничә кием чабата синдә, Ничә кием итек туздырдым! Роман кебек күңелле син, юл! Ә син, яңгыр, искә төшермә Итегемнең ничек икәнен... Яланаяк килдем дөньяга, Шулай гына, бәлки, китәрмен. Ә син, яңгыр, искә төшермә! Зират бит ул сабантуй түгел, Нигә анда киенеп китәргә? Бу дөньяның бер пар итеген Нигә юкка әрәм итәргә? Зират бит ул сабантуй түгел. Агыла да болыт агыла Таулар аша Казан ягына; Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр Нәрсә әйтер туганнарыма?! ...Агыла да болыт агыла... Афәрин Акчурин музыкасы

№ слайда 28 Илдә ниләр бар икән? Тышта ниләр бар икән: Юллар зәңгәр кар микән? Боз тәрәзә ал
Описание слайда:

Илдә ниләр бар икән? Тышта ниләр бар икән: Юллар зәңгәр кар микән? Боз тәрәзә алсулана, Пожар микән, таң микән Тышта ниләр бар икән? Бездә дә таң тугандыр, Инде ул да торгандыр, Бергә чаклар исенә төшеп, Күңелләре тулгандыр... Бездә дә таң тугандыр. Уйлыйдыр ул: «Сау микән, Эче тулы зар микән? Хәсрәтләрен таратырга Тәмәкесе бар микән? Исән микән, сау микән?» Аклы киемен кигәндер, Бәлки, кайтыр дигәндер, Зәңгәр карны ера-ера Вокзалларга килгәндер... Бәлки, табылыр дигәндер… Илдә ниләр бар икән: Юллар зәңгәр кар микән? Һавадагы алсу шәүлә Пожар микән, таң микән? Илдә ниләр бар икән? (1944)

№ слайда 29 Иреккә чыгу 	Х. Туфанның тоткынлык дәвере 16 елга сузыла. Сталин үлеп, аның сәяс
Описание слайда:

Иреккә чыгу Х. Туфанның тоткынлык дәвере 16 елга сузыла. Сталин үлеп, аның сәясәтендәге җитди хаталары ачылганнан соң гына, шагыйрьгә иреккә чыгарга мөмкинлек туа. 1956 елның җәендә ул Казанга кайта. Ул, өенә кайтканда, аның улы да, хатыны да үлгән була инде, тик кызы гына һәм язучы дуслары гына каршы ала.

№ слайда 30 Гаепләр нигезсез... 	Татарстан прокуратурасы 1957 елның маенда шагыйрьгә ташланг
Описание слайда:

Гаепләр нигезсез... Татарстан прокуратурасы 1957 елның маенда шагыйрьгә ташланган барлык гаепләрнең нигезсез булуын раслый. СССР Югары судының хәрби коллегиясе шул ук елный августында аның тулысынча акланганлыгын хәбәр итә.

№ слайда 31 Кайсыгызның кулы җылы? Дөнья мине Үзгәртте: Еламаска өйрәтте. Күлмәк җиңен ертас
Описание слайда:

Кайсыгызның кулы җылы? Дөнья мине Үзгәртте: Еламаска өйрәтте. Күлмәк җиңен ертасымы? — Бәйлисе бар Йөрәкне. Сугышлардан замана Туктап торган арада, Яраларны ямаштырып Ята идем Далада: — Кайт!.. — дип хатлар килделәр... Юллар... озын иделәр... Кайттым. —   Бусы алкалары, Бусы — кабере... — диделәр. Әгәр тагын килсәләр, — Сау! — дип хәбәр бирсәләр, Вулканнарга керер идем, Шундадыр ул... дисәләр. Бирде дөнья кирәкне, Еламаска өйрәтте... Кайсыгызның кулы җылы? — Бәйлисе бар йөрәкне...

№ слайда 32 Ромашкалар Ромашкалар тирбәлә җилдә Бер күренеп, тагын күмелеп, Йөгерә-йөгерә ша
Описание слайда:

Ромашкалар Ромашкалар тирбәлә җилдә Бер күренеп, тагын күмелеп, Йөгерә-йөгерә шаян нәниләр Кырда качыш уйнаган кебек. Ромашкалар үскән далада Искә төште бергә чакларым; Көтә микән, сагына микән, дип, Канатларын йолкам аларның. Юк, ромашка, Минем йөрәкнең Януларын баса алмыйсың, Көтә әле, сагына һаман, дип, Алдыйсың ич мине, алдыйсың! Юк, ышанмыйм ромашкаларга, Алдаша ич алар, алдаша: Аның кабере өстендә инде Резедалар үсә ләбаса...

№ слайда 33 Илле алты ел узгач... 	« 1914 елны ундүрт яшендә китеп,беренче тапкыр мин Хәсән
Описание слайда:

Илле алты ел узгач... « 1914 елны ундүрт яшендә китеп,беренче тапкыр мин Хәсән абыйны Кармәт башына, туган авылына алып кайттым.Илле алты ел вакыт үткәннең соңында.Озак кайтмавының сәбәбе болай булган икән.Хәсән абый авыл халкына бераз үпкәләгән икән.Ләкин ул бу үпкәсен ярсып,кая да булса чыгарып,язган шигырьләрендә дә эз калдырмый.Ул сәбәпне Хәсән абый болай аңлатты.Ул вакытта шик астына алынган кешене тикшерер өчен,органнар туган авылыннан характеристика соратып алганнар :ул кем ,нәселе кем, без яши торган системага каршы тугелме?Хәсән абыйга начар характеристика җибәргәннәр: бу нәсел-хәзрәт нәселе,безнең социалистик җәмгыятькә иң куркыныч дошманнар, диеп.» Р.Батулла”Шагыйрьнең авылдашы”мәкаләсеннән

№ слайда 34 Кармәттә ул Хисбулла Чәйләр эчкәч,Хәсән абый белән без авыл буйлап киттек.Хәтер!
Описание слайда:

Кармәттә ул Хисбулла Чәйләр эчкәч,Хәсән абый белән без авыл буйлап киттек.Хәтер!Һәр өйне таный.Туган йорты(анда нигез беткән,буш урын гына иде инде), нигезе янына килеп,Хәсән абый утырып ,озак кына Коръән укыды.Шуннан соң зиратка киттек. Урамда авыл кешеләре елап-елап күрешә, берсе-бер «Туфан» да дими,»Хәсән» дә дими, мин шуңа шаккаттым .БөтенесеХәсән абый белән «Хисбулла» дип күрешә,Хәсән абый да Бер сүз дә әйтми. Баксаң,Хәсән Туфанның мулла кушкан исеме Хисбулла икән. Р.Батулла”Шагыйрьнең авылдашы”мәкаләсеннән

№ слайда 35 * * . Әйткән идең: “Әгәр сөя калсаң Миннән башка берәр бүтәнне, Сөй... тик сөй с
Описание слайда:

* * . Әйткән идең: “Әгәр сөя калсаң Миннән башка берәр бүтәнне, Сөй... тик сөй син Миннән яхшыракны, Сөймә ләкин миннән түбәнне...” Юлыктым мин быел бер чәчкәгә Көтмәгәндә,уйламаганда, Нәкъ синдәйгә,синең шикеллегә, Әйтерсең лә синең дәвамга... Тормышымның синнән соңгысында Тапкакным юк иде һичкемне. Нишләргә соң?-Бер киңәш бир миңа: Ул һәр яктан Синең шикелле.. Нишләргә соң?-дигән сорау белән Киләм менә рәсемнең каршына.. Үзең булсаң әгәр, Мондый уйлар Килер идемени башыма?!. Әйткән идең... Әнвәр Бакиров музыкасы

№ слайда 36 Ландыш
Описание слайда:

Ландыш

№ слайда 37 Иске Кармәттә Хәсән Туфан музее
Описание слайда:

Иске Кармәттә Хәсән Туфан музее

№ слайда 38 Хәсән Туфанның кабере
Описание слайда:

Хәсән Туфанның кабере

№ слайда 39 Хәсән Туфан турында бөек шәхесләр Рус шагыйре М.Дудин: “Уникаль талантка ия шагы
Описание слайда:

Хәсән Туфан турында бөек шәхесләр Рус шагыйре М.Дудин: “Уникаль талантка ия шагыйрь” Мостай Кәрим: “Халык рухының илчесе” Г.Бәширов: “Чын шагыйрь” Р.Батулла: “Туфанның каһарманлыгы – аерым каһарманлык. Каһарманлыкка каһарманлык!” С.Кудаш: “Шигырь туфаны”

№ слайда 40 Казан кичләре Кил әле,Иделнең җиләс җиле, Юлларга чәчәкләр сип әле. Ак булып,саф
Описание слайда:

Казан кичләре Кил әле,Иделнең җиләс җиле, Юлларга чәчәкләр сип әле. Ак булып,саф булып истә калсын Казанның кадерле кичләре. Туган ил чакырган зур юлларга Китәрбез таңнарда без моннан. Озатып калырсың безне ,Казан, Баласын очырган кош сыман. Яшәрбез туган җир туфрагында, Кырларда,Иделдә-диңгездә. Исән-сау булсыннар балалар ,дип, Хәерле юл телә,Ил,безгә. Иделгә сузылган айлы юлдан Тын гына,моң гына җыр ага. Сагынырбыз,дуслар,бу кичләрне Чәчләргә чал кергән чорда да. Ал гөлләр сибегез безнең юлга, Иделнең иртәнге җилләре. Мәңгегә,гомергә истә калсын Казанның кадерле кичләре Сара Садыйкова музыкасы

№ слайда 41 Хәсән Туфанның тормыш юлына карата тест сораулары 1.Хәсән Туфнның туган авылы ис
Описание слайда:

Хәсән Туфанның тормыш юлына карата тест сораулары 1.Хәсән Туфнның туган авылы исеме ничек? 1)Сыркыды 2)Кармәт 3)Кушлавыч 2.Шагыйрьнең мулла кушкан исеме ничек? 1)Хәсән 2)Хисбулла 3)Хәбибулла 3.Хәсән Туфан кайсы мәдрәсәдә укый? 1)”Мөхәммәдия” 2)”Галия” 3)”Күл буе” 4. Хәсән Туфанны укыткан язучының исеме ничек? 1)Сәйфи Кудаш 2)Галимҗан Ибраһимов 3)Кави Нәҗми 5. Хәсән Туфанны кайсы шигыре өчен төрмәгә утыртканнар? 1)”Алмаз” 2)”Ант” 3)”Барабыз”

№ слайда 42 6. Хәсән Туфан кайсы шагыйрь белән бер камерада утырган? 1)Һ.Такташ 2)Г.Тукай 3)
Описание слайда:

6. Хәсән Туфан кайсы шагыйрь белән бер камерада утырган? 1)Һ.Такташ 2)Г.Тукай 3)Ф.Кәрим 7.Шагыйрь ни өчен авылына озак еллар кайтмаган? 1)әти-әнисе вафат булганга 2)төрмәгә ябар алдыннан авылдашлары начар бәяләмә язып җи бәргәнгә 3)авылы таркалганга 8. . Хәсән Туфан 1950 нче елда Себернең кайсы шәһәре янына Сөргенгә җибәрелә? 1)Тобольск 2)Новосибирск 3)Барнаул Хәсән Туфанның үлгән баласының исеме ничек? 1)Дастан 2)Идегәй 3)Илдархан 10 . 1950 нче елда мәңгелеккә Сөргенгә җибәрелгән Туфан ни өчен 1956 елда илгә кайта? 1)үзен яхшы тотканга 2)Сталин үлгәнгә 3)качып кайта

№ слайда 43 Таблицадагы саннар –укучылар,ә хәрефләр-укучыларның активлык дәрәҗәсен билгеләү
Описание слайда:

Таблицадагы саннар –укучылар,ә хәрефләр-укучыларның активлык дәрәҗәсен билгеләү өчен махсус тамгалар.1?Җ 5А? ?- сорау бирүдә катнаша Җ-сорауга җавап бирә А-аудирование күнегүләрендә катнаша Д- диалогта катнаша И-имитив(охшатып кабатлауга нигезләнә) күнегүләрдә катнаша. Таблицага карап ,һәр баланың катнашу дәрәҗәсен ачыклау уңайлы.

Исследовательская работа по татарской литературе на тему "Жизнь и творчество Хасана Туфана"(Презентация )
  • Классному руководителю
Описание:

Шагыйрь үзе турында (анкетага җаваплар)

Исемегез Хәсән

Әдәби кушаматыгыз Туфан

Туган вакытыгыз 1900 елның 9 декабре (иске стиль белән 27 ноябрь)

Туган җирегез элекке Казан губернасы, Аксубай волосте, Кармәт авылы

Белемегез Уфадагы Галия мәдрәсәсе, үзлегемнән уку

Эшләгән эшләрегез бакырчы-шахтер, токарь, слесарь, укытучы, журналист

Матбугатта басыла башлавыгыз 1924 ел

Язучылар союзына алыну вакытыгыз 1934 ел

Бүләкләрегез Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе

Әдәби остазларыгыз Лермонтов, Хәйям, Тукай, Ибраһимов, Маяковский, Есенин, Багрицкий.

Яраткан шагыйрьләрегез Такташ, Твардовский

Яраткан мавыгуыгыз чәчәкләр үстерү, сәгать төзәтү

Кайсы вакытта иҗат итәргә яратасыз төнлә белән

Нинди кара белән язарга яратасыз яшел белән

Иң бәхетле чагыгыз иҗади накалда яшәгән чак. Җанның, күңелнең, йөрәкнең, бәгырьнең дөрләгән, кайнаган чагы, уй һәм хиснең аера алмаслык булып кушылып ташып торган чагы

Укучыга әйтәсе сүзегез

Ничек икән синең йөрәк? дисәң,

Ничек икән гомер көннәрең?

Кулыңдагы китабымда, чордаш,

 

Шигырьләрдә минем   йөрәгем.

Автор Яруллина Гульшат Минасхатовна
Дата добавления 05.01.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел
Просмотров 1037
Номер материала 33358
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓