Инфоурок Другое ПрезентацииПрезентация по татарскому языку на тему "Проектная работа"

Презентация по татарскому языку на тему "Проектная работа"

Скачать материал
Скачать материал "Презентация по татарскому языку на тему "Проектная работа""

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Директор детского оздоровительного лагеря

Описание презентации по отдельным слайдам:

  • 1Проект эшенең темасы: “Явлаштау авылы микротопонимнарының аталу тарихларын ө...

    1 слайд

    1
    Проект эшенең темасы: “Явлаштау авылы микротопонимнарының аталу тарихларын өйрәнү.”

    Теманың актуальлеге: топонимик атамаларның аталу тарихын өйрәнеп, алынган нәтиҗәләрне авылның тарихын торгызуда файдалану.

  • Эшнең максаты: төрле чыганаклар аша Явлаштау  авылы  микротопонимнарының атал...

    2 слайд

    Эшнең максаты: төрле чыганаклар аша Явлаштау авылы микротопонимнарының аталу тарихларын тикшерү, материаллар җыю, өйрәнү, атамаларны төркемнәргә бүлү һәм нәтиҗә чыгару.
    Тикшерү объекты: авылыбыздагы чишмәләр һәм елгалар.
    Тикшерү методлары: эвристик ысул -- эзләнү, тикшеренү һәм нәтиҗә чыгару.
    Алымнар: топонимика буенча булган фәнни әдәбият белән танышу, музейда, китапханәдә эшләргә өйрәнү; авылыбызның өлкән кешеләреннән атамалар тарихын сөйләтү, язмаларны редакцияләү; географик объектларны фотога төшерү.

  • Географик атамаларның җыелмасын, аларның килеп чыгышын, ясалышын, кулланылыш...

    3 слайд

    Географик атамаларның җыелмасын, аларның килеп чыгышын, ясалышын, кулланылыш һәм үсеш эволюциясен, мәгънәсен, таралышын топонимика фәне өйрәнә һәм тикшерә. Микротопонимика – топонимика фәненең аерым төбәк, шул тирәлек-урын кешеләре өчен генә билгеле булган географик атамалар (микротопонимнар) җыелмасын өйрәнә торган бер бүлеге.

  • Безнең авыл табигате чишмәләргә бик бай,  һәр иртәдә  чишмәләр үзләренең м...

    4 слайд



    Безнең авыл табигате чишмәләргә бик бай, һәр иртәдә чишмәләр үзләренең моңлы җырларын суза. Әби-бабаларыбыз чишмәләргә элек-электән бик матур исемнәр биргәннәр: Буралы чишмәсе, Бөтнек чишмәсе, Завод чишмәсе, Галимҗан чишмәсе, Шәмсегаян чишмәсе, Камалый чишмәсе.
    Мин 1 елга һәм 6 чишмәнең аталу тарихын өйрәндем.

    “Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк,”-- ди халык.

  • Мишә елгасы.
Кара урман эчендә бер сазлык бар. Сазлык...

    5 слайд

    Мишә елгасы.
    Кара урман эчендә бер сазлык бар. Сазлыклар тирәсе камышлар белән әйләндереп алынган. Гадәттә, сазлыкларда тынычлык хөкем сөрә, ә бу сазлыкта ниндидер хәрәкәт, тормыш бар сыман. Һәм якынрак барып карасаң, чыннан да җир куеныннан чишмәләр тибеп чыккан, сазлыкны шулар барлыкка китергәнлеге күренә. Сазлыктан җиде юл булып агып чыгалар, ләкин алар ялгыз булып озак акмыйлар, сүз берләшкәндәй бергә килеп кушылалар һәм зур гына елга барлыкка китерәләр. Бу безнең районыбызны иңләп агучы Мишәбезнең башы.
    Мишә елгасының озынлыгы 250 километрга сузыла һәм ул Кама елгасының сул кушылдыгы булып тора. Мишәбаш һәм Явлаштау авыллары аша елганың озынлыгы 7 километр тәшкил итә. Хәзерге вакытта Мишә елгасының иң тирән урыны- Явлаштау авылыннан 500 метр көнбатыштарак-1м8 0 см, киңлеге-3м20 см.

  • Чишмәләрнең аталу тарихы  безгә  ниләр  сөйли?...

    6 слайд

    Чишмәләрнең аталу тарихы безгә ниләр сөйли?
    Буралы чишмәсе
    Буралы чишмәсе бик тәмле һәм чиста сулы, ул элекке вакытта авылга кунакка килүчеләрне каршы алган һәм үзенең тәмле суы белән сыйлаган. Халыкта элек-электән Буралы чишмәсе турында кызыклы сүз дә йөргән: “Авылга килгән кыз, иң беренче булып Буралы чишмәсенең суын эчсә, авылда бөтенләйгә кала,”-дип сөйләгәннәр.



    Аның суы, тәменең йомшаклыгы белән аерылып тора. Санитария эпидемиология станциясеннән алынган мәгълүматларга караганда бу чишмәнең суы башкалардан үзенең химик составы белән аерылып тора. Мәсәлән: “Буралы чишмәсендә” нитрат-49,1 мг., хлорит, сульфат-3,7 мг тәшкил итә.
    Нәтиҗә: Элекке заманда тирә-ягын буралап эшләп алганга күрә, бу чишмәне “Буралы чишмәсе” дип атап йөрткәннәр.

  • Шәмсегаян  чишмәсе
    Авылыбызның башка чиш...

    7 слайд

    Шәмсегаян чишмәсе
    Авылыбызның башка чишмәләреннән аермалы буларак елга буендагы чишмә тигез җирдән чыккан. Бу чишмә Гафур абый чыгарган һәм карап, тәрбияләп торган. Еллар узган, чишмә караучысыз калган, әкренләп күмелгән. Шушы урамга килен булып килгән Шәмсегаян апа бу тирәдә чишмә булырга тиеш дип сөйләшкәннәрен ишетә һәм казып карый. Шуны гына көткән кебек ургылып чишмә чыга. Хәзер чишмәне беренче караучы исеме белән түгел, ә Шәмсегаян чишмәсе дип атыйлар.

  • Камалый  чишмәсе
   Язгы кар сулары астында калып ел...

    8 слайд

    Камалый чишмәсе
    Язгы кар сулары астында калып ел саен ләм белән капланып калса да .ташулар бетеп инеш суы үз урынына кабат тибеп чыга Камалый чишмәсе. Заманында бөтен авыл халкын үзенең тәмле суы белән сыйлаган Камалый чишмәсе бүгенге көндә үтеп баручы кешеләрнең сусавын басып тора. Камалый абзый казып чыгарган бу чишмәне бүгенге көндә Гыйлметдиновларның ике малайлары: Фирдүс белән Дилүс карап, тәрбияләп тора.
    Галимҗан чишмәсе.
    Авылыбызның көнбатыш ягыннан иң беренче чишмә- Галимҗан чишмәсе. Бу чишмәне шул тирәгә яшәргә күчеп кайткан Әгъләмҗан исемле кеше казып чыгара. Ул аны буралап ала, улак куя. Гел тәртипләп, яңартып тора.

  • Миннехуҗа  чишмәсе.
Бу чишмә таш арасыннан мул суы бел...

    9 слайд

    Миннехуҗа чишмәсе.
    Бу чишмә таш арасыннан мул суы белән ургылып агып чыга. Кеше күзенә бик күренеп торырга теләмәгәндәй елгага агып төшә дә, буа суын күбәйтергә теләгәндәй ашыгып агып китә. Бу чишмәнең суы башка чишмәләрдән аермалы буларак. Бик каты һәм бик салкын.
    Нәтиҗә: алда язылган 4 чишмәнең аталу тарихын тикшергәннән соң, мин аларның кеше исемнәренә нигезләнеп барлыкка килгәнен ачыкладым. Суларның кадерен белгән, чишмә башын чистартып, карап торган изге күңелле, эшчән авылдашларын онытмый халкым. Димәк, исемеңне мәңгеләштерү өчен, үз халкыңа хезмәт итәргә кирәк.

  • Бөтнек  чишмәсе
 Сап-салкын сулы  ч...

    10 слайд

    Бөтнек чишмәсе
    Сап-салкын сулы чишмә авылның көньягындагы биек булмаган инеш таулыгыннан агып чыга. Тау итәгеннән әкрен генә чылтырап чыгып ятучы чишмәне әйләнә-тирәсен бөтнек сарып алганга күрә, “Бөтнек чишмәсе” дип атаганнар.
    Бу чишмәнең үзенә генә хас бер үзенчәлеге бар. Ул -бер улакны тутырып ага, 2-3 минуттан соң улак яртылаш кына кала һәм шул хәл кабатлана.

    Завод чишмәсе
    Сугыш чорларында авылга бер кеше килеп Завод тавы дигән урынның тау башыннан казып, бакыр эзләгән, шуңа күрә тау астыннан агып чыккан чишмәне “Завод чишмәсе ” дип атап йөрткәннәр.
    Нәтиҗә: чишмәнең атамасы аларның урнашкан урынына бәйле рәвештә бирелгән.

  • Мин өйрәнгән чишмә, күлләр, елга, болынлыкларның  аталу  тарихын төркемнәргә...

    11 слайд

    Мин өйрәнгән чишмә, күлләр, елга, болынлыкларның аталу тарихын төркемнәргә бүлү нәтиҗәсендә төрлечә аталган топонимнарның булуы ачыкланды.
    1. Иң күбесе кеше исемнәренә нигезләнгән микротопонимнар: Шәмсегаян чишмәсе, Галимҗан чишмәсе, Камалый чишмәсе, елгасы, Шәкүр дугае , Садыйк дугае, Шәмгун дугае.
    2. Үсемлекләр белән бәйле атама : Бөтнек чишмәсе
    3. Хайван исеме белән бәйле атамалар: Бүре чокыры, Бака күле.
    4. Урнашкан урынына бәйле атамалар: Завод чишмәсе, Урта дугай.
    5. Ниндидер вакыйгага бәйле атамалар: Буралы чишмәсе.

  • Тикшерү эшен йомгаклап, шундый нәтиҗәгә килдем: топонимик атамалар – хал...

    12 слайд

    Тикшерү эшен йомгаклап, шундый нәтиҗәгә килдем: топонимик атамалар – халык иҗатының гасырлар буена җыелып килгән асыл җәүһәрләре, үзенчәлекле мирасы. Танылган язучы К. Паустовский бик дөрес бәя биргән: ”Урын-җир исемнәре -- халыкның үз илен шагыйранә бизәве ул. Аларда халыкның холкы, тарихы, һәвәскәрлеге һәм көнкүреш үзенчәлекләре чагылыш тапкан”.
    Топонимик атамалар минем күңелемә балачагымның якты, кире кайтмас истәлеге булып кереп калдылар. Алга таба да үз авылымның, районымның топонимикасын өйрәнүне дәвам итәрмен дип уйлыйм, чөнки бу -- бик кызык, мавыктыргыч һәм шул ук вакытта файдалы шөгыль. Топонимик атамаларның аталу тарихын тикшерү – туган якның тарихын өйрәнү дигән сүз. Ә туган якны төрле яктан өйрәнеп, без үзебезнең тамырларыбызны беләбез.

  • Кушымта.

    13 слайд

    Кушымта.

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Географик атамаларның җыелмасын, аларның килеп чыгышын, ясалышын, кулланылыш һәм үсеш эволюциясен, мәгънәсен, таралышын топонимика фәне өйрәнә һәм тикшерә.  Микротопонимика – топонимика фәненең аерым төбәк, шул тирәлек-урын кешеләре өчен генә билгеле булган географик атамалар (микротопонимнар) җыелмасын өйрәнә торган бер бүлеге. Безнең авыл табигате чишмәләргә бик бай,  һәр иртәдә  чишмәләр үзләренең моңлы җырларын суза. Әби-бабаларыбыз чишмәләргә элек-электән бик  матур исемнәр биргәннәр: Буралы чишмәсе, Бөтнек чишмәсе, Завод чишмәсе, Галимҗан чишмәсе, Шәмсегаян  чишмәсе, Камалый чишмәсе.     

 Мин 1 елга һәм 6 чишмәнең аталу тарихын өйрәндем.Кара урман эчендә бер сазлык бар. Сазлыклар тирәсе камышлар белән әйләндереп алынган. Гадәттә, сазлыкларда тынычлык хөкем сөрә, ә бу сазлыкта ниндидер хәрәкәт, тормыш бар сыман. Һәм якынрак барып карасаң, чыннан да җир куеныннан чишмәләр тибеп чыккан, сазлыкны шулар барлыкка китергәнлеге күренә. Сазлыктан җиде юл булып агып чыгалар, ләкин алар ялгыз булып озак акмыйлар, сүз берләшкәндәй бергә килеп кушылалар һәм зур гына елга барлыкка китерәләр. Бу безнең районыбызны иңләп агучы Мишәбезнең башы.

      Тикшерү эшен йомгаклап, шундый нәтиҗәгә килдем: топонимик атамалар – халык иҗатының гасырлар буена җыелып килгән асыл җәүһәрләре, үзенчәлекле мирасы. Танылган  язучы К. Паустовский бик дөрес бәя биргән: ”Урын-җир исемнәре -- халыкның үз илен шагыйранә бизәве ул. Аларда халыкның холкы, тарихы, һәвәскәрлеге һәм көнкүреш үзенчәлекләре чагылыш тапкан”.

 

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 418 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 18.11.2014 592
    • PPTX 3.9 мбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Галиева Гульназ Хамитовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Галиева Гульназ Хамитовна
    Галиева Гульназ Хамитовна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 1645
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 483 человека из 70 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Психология аддиктивного поведения

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 50 человек из 25 регионов
  • Этот курс уже прошли 32 человека

Мини-курс

Управление рисками и финансовое моделирование

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология расстройств пищевого поведения

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 158 человек из 51 региона
  • Этот курс уже прошли 93 человека
Сейчас в эфире

"С понедельника — начну!.." Практическое руководство к модификации образа жизни

Перейти к трансляции