Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Габдулла
Тукай
1886 нчы елның 26 нчы апрелендә туа.
Габдулла Тукай укырга ярата, яхшы укый, шигырьләр яза. Ләкин бик аз яши. 1913 елның 15 апрелендә үлә.
2 слайд
3 слайд
Малайлар укыган мәдрәсә
4 слайд
Мөхәммәтгариф –
Габдулланың атасы.
Мәмдүдә - Габдулланың анасы.
5 слайд
Тукаевларның музей-йорты
6 слайд
Габдулла Тукайның шигырьләрен балалар яратып укый.
7 слайд
«Кызыклы шәкерт» әсәре
Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор; Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә; Мин туганга тик ике айлап булыр, йә өч кенә.
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.
—Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсызул;
Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!
8 слайд
«Су анасы»
Җәй көне. Эссе һавада, мин суда коенам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.
Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач,
Инде шаять бер сәгатьсез тирләмәм дип уйлагач,
Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым;
Куркам үзем әллә нидән, — юк янымда юлдашым.
Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага;
Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада.
Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак;
Шул тарак берлән утыра тузгыган сачен тарап.
Тын да алмыйча торам, куркып кына, тешне кысып,
Шунда яр буендагы куе агачларга посып.
9 слайд
«Бишек җыры»
Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу,
Тырышып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу.
Йокла, угълым, йом күзең,
Йом, йом күзең, йолдызым;
Кичтән йокың кала да,
Егълап үтә көндезең.
Әлли-бәлли көйләрем,
Хикәятләр сөйләрем,
Сиңа теләк теләрем,
Бәхетле бул диярем.
Гыйззәтем син, кадрем син,
Минем йөрәк бәгърем син,
Куанычым, шатлыгым
Тик син минем, синсең, син!
10 слайд
Габдулла Тукай исеме мәңгелек!
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Презентация на тему "Бөек шагыйрь - Тукай". Бу презентацияне урта һәм югары татар төркемнәрендә кулланырга була. Әлеге презентациядә Габдулла Тукайның балачагы, тормыш юлы, иҗаты урын алган. Әти-әнисе турында да әйтеп кителә.Кайбер балалар өчен язылган шигырьләре китерелә: мәсәлән, "Кызыклы шәкерт", "Су анасы" һәм башка әсәрләр. Әлеге эшнең максаты: Татар телен өйрәнүгә балаларда кызыксыну һәм ихтыяҗ уяту; монологик һәм диалогик күнекмәләрне камилләштерү;укучыларда Габдулла Тукай иҗатына карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисе тәрбияләү.
6 656 290 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Волкова Марина Владимировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
600 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.