Главная / Другое / Презентация на тему : "Кукмара районы диалектлары"

Презентация на тему : "Кукмара районы диалектлары"

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы, Мәчкәрә урта гомуми белем б...
Диалектлар да, сөйләшләр дә телебез кебек үк тарихи мирас. Ә тарих ул – төзә...
Безнең Кукмара районы кешеләренең сөйләмендә Казан арты ягы һәм Нократ татарл...
Сөйләшнең грамматик үзенчәлекләре  Әдәби телдәге билгесез үткән заман кушымча...
Морфологик үзенчәлекләр Алмашлыклар  нәрсә сорау алмашлыгы нәстә , анысы (ан...
Фонетик үзенчәлекләр Эпентеза күренеше ң дан соң г өстәү: Сиңа-сиңга, миңа-ми...
Фонетик үзенчәлекләр Ң урынына н куллану: Миңнур-Миннур; З лаштыру күренеше: ...
Ассимиляция-диссимиляция күренешләре з>ч: килегечче ( килегезче ), барыгыччы ...
Сөйләшнең  лексик  үзенчәлекләре Кысыр аш (итсез аш), көлчә (таба күмәче), тә...
Кечкенә балаларны сөйләшергә өйрәткәндә зурлар телендә очрый торган гыйбарәл...
Халкым теле миңа – хаклык теле. Аннан башка минем телем юк. Илен сөймәс кенә ...
 Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
1 из 12

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы, Мәчкәрә урта гомуми белем бирү
Описание слайда:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы, Мәчкәрә урта гомуми белем бирү мәктәбе Кукмара төбәге диалектлары Йөзмиева Сүрия Габидулла кызы татар теле һәм әдәбияты укытучысы

№ слайда 2 Диалектлар да, сөйләшләр дә телебез кебек үк тарихи мирас. Ә тарих ул – төзәтүл
Описание слайда:

Диалектлар да, сөйләшләр дә телебез кебек үк тарихи мирас. Ә тарих ул – төзәтүләрсез, ничек бар шул килеш кабул ителергә тиеш.

№ слайда 3 Безнең Кукмара районы кешеләренең сөйләмендә Казан арты ягы һәм Нократ татарлары
Описание слайда:

Безнең Кукмара районы кешеләренең сөйләмендә Казан арты ягы һәм Нократ татарлары сөйләшенең кушылмасы киң таралган.

№ слайда 4 Сөйләшнең грамматик үзенчәлекләре  Әдәби телдәге билгесез үткән заман кушымчасы 
Описание слайда:

Сөйләшнең грамматик үзенчәлекләре  Әдәби телдәге билгесез үткән заман кушымчасы  -ган,  -гән урынына кушма формант  -ырлык,  -ерлек кулланыла: Җул барырлык түгел ( Юл бара торган түгел ). “әнә”, “менә” күрсәтү алмашлыкларына -терә кушымчасы ялгана: әнәтерә ( әнә ничек), менәтерә ( менә сиңа кирәк булса); үткән заман хәл фигылен белдерү өчен кушма формант -гачтын, -гәчтен, -гачтан, -гәчтән файдаланыла: баргачтын (баргач), килгәчтен (килгәч); Хикәя фигыльнең күптән үткән заманын белдерү өчен кушма формант -дырые, -дерие файдаланыла: барадырые (бара иде), киләдерие (килә иде).

№ слайда 5 Морфологик үзенчәлекләр Алмашлыклар  нәрсә сорау алмашлыгы нәстә , анысы (ансыс
Описание слайда:

Морфологик үзенчәлекләр Алмашлыклар  нәрсә сорау алмашлыгы нәстә , анысы (ансысы) вариантында кулланыла; Хикәя фигыльләрнең 2 нче зат күплеген катлаулы кушымча (-сыгыз, -сегез) ярдәмендә ясау: барасыгызмы (барасызмы), килгәнсегез (килгәнсез) икән. Кукмара сөйләшенең характерлы үзенчәлекләреннән берсе –дагын/дәген, тагын/тәген теркәгечен яки кисәкчәсен куллану: Мин дәген (мин дә) сезне бик сагындым. Апкиттем — (алып киттем), апкайттым — (алып кайттым).

№ слайда 6 Фонетик үзенчәлекләр Эпентеза күренеше ң дан соң г өстәү: Сиңа-сиңга, миңа-миңга
Описание слайда:

Фонетик үзенчәлекләр Эпентеза күренеше ң дан соң г өстәү: Сиңа-сиңга, миңа-миңга, аңа-аңга һ.б. Т өстәү: аска-астка, өскә – өсткә. Диэреза күренеше: н төшеп кала: ансат-асат. Авазлар тәңгәллеге: п-ф: пәрдә-фәрдә, помидор-фомидор, Патима- Фатима; и - э: инә-энә, ире-эре; х – к: катын — хатын, якшы – яхшы, вахыт – вакыт, хәдәр- кадәр, трахтор – трактор. “Х” авазы гарәп-фарсы сүзләрендә “һ” авазын да алмаштыра: хава- һава, хаман –һаман, хәйкәл-һәйкәл, шахит-шаһит, хәрбер-һәрбер. Җ-ләштереп әйтү: җәме — яме, җарар — ярар, җөрәк — йөрәк, җалганчы — ялганчы, җарый инде — ярый инде, җырак — ерак, җегет- егет, җон- йон, җылак-елак, җылан-елан һ.б.

№ слайда 7 Фонетик үзенчәлекләр Ң урынына н куллану: Миңнур-Миннур; З лаштыру күренеше: кад
Описание слайда:

Фонетик үзенчәлекләр Ң урынына н куллану: Миңнур-Миннур; З лаштыру күренеше: кадак-казак, идән – изән. А ны каты итеп әйтү: Рәшит-Рашит, Нәзифә –Назыйфа. Сингармоник вариантлар булу: арчу һәм әрчү, әз-мәз һәм аз-маз, ачы һәм әче, мачы һәм мәче, чүмерү һәм чумыру.  Рус теленнән кергән сүзләрдә в – б тәңгәллеге: багун ( вагон ), бичер ( вечер ), блас ( власть ), банна ( ванна) һ.б.; Рус сүзләрен үзгәртеп әйтү: гөрбиян — грубиян, гүпчи — вообще, зерә — зря, кенәгә — книга, кәнсәләр — кацелярия, прит — председатель, кәнишне — конечно, һ.б.

№ слайда 8 Ассимиляция-диссимиляция күренешләре з>ч: килегечче ( килегезче ), барыгыччы ( б
Описание слайда:

Ассимиляция-диссимиляция күренешләре з>ч: килегечче ( килегезче ), барыгыччы ( барыгызчы); н>м:томбоек(төнбоек), комбагыш, гомбагыш ( көнбагыш); л>ң: суң кул ( сул кул), җаңгыз ( ялгыз), җаңгыш ( ялгыш);  н>ң: сиң генә ( син генә ), миң генә ( мин генә);  с>ч: урычча ( русча ), хакачча ( хакасча); ш>ч: чуачча ( чувашча );  ц>ч: немеччә ( немецчә); ф>к: куфайка ( фуфайка ).

№ слайда 9 Сөйләшнең  лексик  үзенчәлекләре Кысыр аш (итсез аш), көлчә (таба күмәче), тәкә
Описание слайда:

Сөйләшнең  лексик  үзенчәлекләре Кысыр аш (итсез аш), көлчә (таба күмәче), тәкә (озынча бәлеш), тупса (бусага), бал кашыгы (чәй калагы), җәйләү (чәй тәлинкәсе), кечтеки (кечкенә), киндерә (чабата бавы), умарта (бал корты), отыры (тагын да), печтек кенә (кечкенә генә), төнәген (кичә), апара (пычрак), тәпи (аяк), пошаман (курку), затсыз, затсызлану (оятсыз, оятсызлану), пирәмәч (пәрәмәч), пич (мич), бәкәй (бәти), шүрәкә(кәтүк) һ.б.

№ слайда 10 Кечкенә балаларны сөйләшергә өйрәткәндә зурлар телендә очрый торган гыйбарәләр
Описание слайда:

Кечкенә балаларны сөйләшергә өйрәткәндә зурлар телендә очрый торган гыйбарәләр Итә ярдәмче фигыле белән ясалган сүзләр: Ә-ә-ә итә (йоклый); Чәп-чәп итә (мунчада себерке белән чабына); Пәп итә (үбеп ала); Өф итә (авырта); Пеш итә (пешерә); Кых итә (пычакка киселү күздә тотыла); Җу-җу итә (юына ); Ап итә (егыла); Ам итә ( тешли яисә ашый).

№ слайда 11 Халкым теле миңа – хаклык теле. Аннан башка минем телем юк. Илен сөймәс кенә тел
Описание слайда:

Халкым теле миңа – хаклык теле. Аннан башка минем телем юк. Илен сөймәс кенә телен сөймәс, Иле юкның гына теле юк.

№ слайда 12  Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Описание слайда:

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Презентация на тему : "Кукмара районы диалектлары"
  • Другое
Описание:

            Безнең Кукмара районы кешеләренең сөйләмендә  Казан арты ягы һәм Нократ татарлары сөйләшенең кушылмасы, ягъни синтезы киң таралган. Нигездә бу сөйләшү татар халкының төп әдәби теленә үтә дә якын һәм чиста татар сөйләше буларак таныла.

Бер генә сөйләш тә китапта бирелгән үзенчәлекләр кысасына кереп бетми. Һәр сөйләшнең үзенчәлекләрендә әледән-әле башка диалекталь формалар да очратырга була. Моның сәбәпләре күп. Беренчедән, халыклар һәрвакыт бер генә урында яшәми, күченеп йөрергә дә мәҗбүр. Икенчедән, төрле милләт кешеләре үзара аралашып яшиләр, һәм аларның тел үзенчәлекләре безнең телебезгә йогынты ясый. Өченчедән, гомер-гомергә татар халкы башка төбәкләр һәм милләтләр белән кодалашып яшәгән, шуның нәтиҗәсендә телебезгә башка диалектның берәмлекләре дә килеп кергән.

 

Автор Юзмиева Сурия Габидулловна
Дата добавления 21.12.2014
Раздел Другое
Подраздел
Просмотров 405
Номер материала 9526
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓