Главная / История / Презентация к исследовательской работе "Чистопольские женщины-тыловики"

Презентация к исследовательской работе "Чистопольские женщины-тыловики"

Зайкова Арина 16нчы мәктәп, 6 нчы сыйныф, Чистай шәһәре рус группасы Фәнни җи...
Минем эзләнү эшемнең максатлары: - Татарстан һәм Чистай хатын-кызларының Бөек...
Эш барышында бик күп әдәбият укылды, тыл һәм сугыш ветераннары белән әңгәмәлә...
Хатын-кыз һәм сугыш. Болар – бер-берсенә ят төшенчәләр, аларны янәшә куеп, уз...
Совет Армиясендә сугыш чорында 2 миллион хатын-кыз катнаша. Шуларның 50 меңнә...
Татар кызлары-Советлар Союзы Геройлары Татар кызы Сыртланова Мәгүбә Советлар ...
Татар кызлары-Советлар Союзы Геройлары Тагын бер татар кызы Санфирова Ольга А...
Чистай кызлары Самсонова Анна Василий кызы Рокосовский дивизиясе полкында раз...
Агафонова Анна Константин кызы Агафонова Анна Константин кызы сөйләүләре буен...
Волоснова Анна Михаил кызы Бөек Ватан сугышы башланганда Волоснова Анна Михаи...
«Тылда – фронттагы кебек үк!» Республикабызның дистәләрчә мең хезмәт кешесе ш...
«Тылда – фронттагы кебек үк!»
Чистай шәһәре сугыш вакытында Сугыш чорында җәрәхәтләнгән, яраланган солдат, ...
Сәгать заводы Ноябрь аенда Чистай шәһәренә Мәскәүдән җайланмалар, станоклар б...
Новикова Екетерина Евсеева истәлекләре 1942 нче елдан Сәгать заводында эшли. ...
Трикотаж фабрикасы 1941 нче елда Киев шәһәреннән күчеп килә. Бу фабрикада да ...
Чистай судоремонт заводында да җиңү өчен эш көн-төн туктатылмый. Зоя Матвеевн...
Антонина Яковлевна Кокорина 1942 нче елда Пермь елга техникумын тәмамлап, Чис...
Минем әбием Галеева Бибихафизә Мөхәммәт кызы сугыш вакытында әбиемнең сугыш в...
Әбием Анна Әбиемнең бала чагы сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән. Ул олы...
Мәктәп укучылары анкеталары нәтиҗәләре
Күзгә бәрелеп тормаган батырлык Сугыш һәм һәм хезмәт ветераннары бик зур ихти...
Күзгә бәрелеп тормаган батырлык Улына, иренә сугышта кыю булырга һәм курыкмас...
Аналар батырлыгын мәңгеләштерү өчен һәйкәлләр
Туган Татарстаныбызда да аналар истәлегенә салынган һәйкәл бар Бер ук вакытта...
Әмирхан Еники хикәяләрендә сугыш һәм хатын-кыз Әмирхан Еники әсәрләрен укыган...
Нәтиҗәләр Бу эшне эшләү барышында миндә батыр якташларыбыз белән горурлану, в...
1 из 28

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Зайкова Арина 16нчы мәктәп, 6 нчы сыйныф, Чистай шәһәре рус группасы Фәнни җитәк
Описание слайда:

Зайкова Арина 16нчы мәктәп, 6 нчы сыйныф, Чистай шәһәре рус группасы Фәнни җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхәмәтшина Л.Г.

№ слайда 2 Минем эзләнү эшемнең максатлары: - Татарстан һәм Чистай хатын-кызларының Бөек Ва
Описание слайда:

Минем эзләнү эшемнең максатлары: - Татарстан һәм Чистай хатын-кызларының Бөек Ватан сугышындагы ролен ачыклау, -сугыш чорында тылдагы бөтен авырлыкларны үз җилкәләрендә күтәргән, ачлы-туклы хәлдә тырышып Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән хатын-кызларның батырлыгын күрсәтү, -туган як тарихы турындагы белемнәрне арттыру, - үземнең әбиләремнең тормышын өйрәнү, - Ә. Еники әсәрләре аша “сугыш һәм хатын-кыз” темасын өйрәнү.

№ слайда 3 Эш барышында бик күп әдәбият укылды, тыл һәм сугыш ветераннары белән әңгәмәләр у
Описание слайда:

Эш барышында бик күп әдәбият укылды, тыл һәм сугыш ветераннары белән әңгәмәләр уздырылды, укучылар язган анкеталарга анализ ясалды

№ слайда 4 Хатын-кыз һәм сугыш. Болар – бер-берсенә ят төшенчәләр, аларны янәшә куеп, узара
Описание слайда:

Хатын-кыз һәм сугыш. Болар – бер-берсенә ят төшенчәләр, аларны янәшә куеп, узара бәйләнештә әйтүе сәер

№ слайда 5 Совет Армиясендә сугыш чорында 2 миллион хатын-кыз катнаша. Шуларның 50 меңнән а
Описание слайда:

Совет Армиясендә сугыш чорында 2 миллион хатын-кыз катнаша. Шуларның 50 меңнән артыгы – Татарстаннан.

№ слайда 6
Описание слайда:

№ слайда 7 Татар кызлары-Советлар Союзы Геройлары Татар кызы Сыртланова Мәгүбә Советлар Сою
Описание слайда:

Татар кызлары-Советлар Союзы Геройлары Татар кызы Сыртланова Мәгүбә Советлар Союзы Герое исеменә лаек . Ул хатын-кызлар гвардия авиация эскадрильясының төнге бомбардировщиклар полкында командир урынбасары була. Бөек Ватан сугышында 1942 нче елның көзеннән катнаша. Төньяк Кавказны, Таман ярымутравын, Новороссийскны, Крымны, Көнбатыш Белоруссияне, Польшаны, Көнчыгыш Пруссияне һәм Германияне азат итүдә катнаша.

№ слайда 8 Татар кызлары-Советлар Союзы Геройлары Тагын бер татар кызы Санфирова Ольга Алек
Описание слайда:

Татар кызлары-Советлар Союзы Геройлары Тагын бер татар кызы Санфирова Ольга Александровна 1941нче елда үзе теләп армия сафларына китә. Хатын-кызлардан торган төнлә бомбага тотучы авиация полкы составында фронтка китә. Эскадрилья командиры 630 очыш ясый. Сугышларда күрсәткән батырлыгы, фидакарьлеге өчен Санфировага үзе һәлак булганнан соң 23.02.45 Герой исеме бирелә.

№ слайда 9 Чистай кызлары Самсонова Анна Василий кызы Рокосовский дивизиясе полкында развед
Описание слайда:

Чистай кызлары Самсонова Анна Василий кызы Рокосовский дивизиясе полкында разведка бүлеге командиры була. 1943 елда аны Житомир өлкәсе Корыстень шәһәренә җибәрәләр. Монда алар күперләрне саклыйлар, дошманны тылга җибәрмиләр. Сугышны ул Кенингсбергта тәмамлый. Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. “Батырлык өчен” медале бирелергә тиеш булган, ләкин документлар килеп җитмәгән.

№ слайда 10 Агафонова Анна Константин кызы Агафонова Анна Константин кызы сөйләүләре буенча,
Описание слайда:

Агафонова Анна Константин кызы Агафонова Анна Константин кызы сөйләүләре буенча, Чистай районыннан 450-500 кызны хәрби хезмәткә чакыралар. Аларны пароходка утырталар һәм Казанга алып китәләр. Казанда военком аларны ике рәткә тезә һәм болай дип әйтә: “Казанда да сезнең ярдәм кирәк. Кем монда калырга тели, стройдан чыгыгыз, ә калганнарны Мәскәүгә җибәрәбез.” Ләкин беркем дә стройдан чыкмый, барлык кызлар да сугышка китә. Анна Константин кызы Белорус фронтының 65 нче дивизиясендә, 1980 полкында сержант булып хезмәт итә. Ул шәһәр штурмнарында катнаша. Шул шәһәрләрнең берсе Варшава. “Кире җирдән түгел, мәетләр өстеннән кайттык,” - дип искә ала Анна Константиновна.

№ слайда 11 Волоснова Анна Михаил кызы Бөек Ватан сугышы башланганда Волоснова Анна Михаил к
Описание слайда:

Волоснова Анна Михаил кызы Бөек Ватан сугышы башланганда Волоснова Анна Михаил кызы унынчы сыйныфта укый торган була. Ул 6 айлык шәфкать туташлары әзерли торган курсларга языла. 1942 нче елда курсларны тәмамлый. Аны санитар-эпидемиология станциясенә врач-эпидемиолог ярдәмчесе итеп билгелиләр. 1944 нче елда Украинага Кировоград шәһәренә китә. Ире шунда һәлак була. Анна Михайловна авиация полкында сәнәгать бүлеге башлыгы булып кала. Ул госпитальдә авыруларны чиста кием, урын-җир әйберләре, дару, кирәк-яраклар белән тәэмин итеп һәм шәфкать туташларының вазыйфаларын үтәүләрен тикшереп торган.

№ слайда 12 «Тылда – фронттагы кебек үк!» Республикабызның дистәләрчә мең хезмәт кешесе шул
Описание слайда:

«Тылда – фронттагы кебек үк!» Республикабызның дистәләрчә мең хезмәт кешесе шул девизга тугры булып кала. Әйтик, республикабыздан фронтка 131 миллион пот икмәк, 59 миллион пот ит, 200 мең тонна сөт, 39 миллион пот бәрәңге озатыла, дарулар ясау өчен, 20 тонна дару үләне җыйнап тапшырыла. Сугышчыларга 23 мең тун, 59 мең телогрейка, 106 мең пар күлмәк-ыштан, 54 мең пар киез итек, атларны ашату өчен, 700 мең тонна яхшы сыйфатлы печән озатыла. Бу эшләрнең башында хатын-кызлар, яшүсмерләр тора. 1944 елда Татарстан сәнәгать предприятиеләрендә 83 мең 600 хатын-кыз эшли. Бу производствода эшләүчеләрнең 54 процентын тәшкил итә. Эвакуацияләнеп, безгә килгән күп кенә завод-фабрикаларның кайбер цехларында эшчеләр ачык һавада уңайсыз шартларда 12-18әр сәгать эшли. Кышкы салкынга карамастан, эшчеләр түзә.

№ слайда 13 «Тылда – фронттагы кебек үк!»
Описание слайда:

«Тылда – фронттагы кебек үк!»

№ слайда 14 Чистай шәһәре сугыш вакытында Сугыш чорында җәрәхәтләнгән, яраланган солдат, офи
Описание слайда:

Чистай шәһәре сугыш вакытында Сугыш чорында җәрәхәтләнгән, яраланган солдат, офицерлар өчен республикабызда 59 госпиталь ачыла. Шуларның өчесе Чистайда эшли. 1942 нче елда 1669 нчы номерлы госпитальдә 1100, 1670 нче номерлы госпитальдә 1150 , 4638 нче номерлы госпитальдә 400 яралыга ярдәм күрсәтәләр Барлык авырлык хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Сугыш вакытында эквагоспиталь белән тәҗрибәле табибә Бэла Михайловна Готлейб җитәкчелек итә.

№ слайда 15 Сәгать заводы Ноябрь аенда Чистай шәһәренә Мәскәүдән җайланмалар, станоклар белә
Описание слайда:

Сәгать заводы Ноябрь аенда Чистай шәһәренә Мәскәүдән җайланмалар, станоклар белән берничә баржа килә. Шулвакыт бик каты салкыннар башлана. Кама елгасы боз белән каплана. Станокларны боз өстенә кул белән бушаталар һәм атлар ярдәмендә булачак сәгать заводы территориясенә ташыйлар. Ул вакытта Чистайда заводта эшләргә әзерләнгән белгечләр булмый, ләкин кешеләр җиңү өчен барысына да әзер булалар, энтузиазм белән эшлиләр. Икенче Мәскәү заводыннан якынча биш йөзләп эшче һәм инженер килә. Ярты елдан соң мең ярым Чистай яшүсмере һәм хатын-кызы алар белән бергә эшли башлый. Алар тәүлегенә 12шәр сәгать эшлиләр, күп вакытта шунда ук ашыйлар, йоклыйлар. Завод фронтка кирәкле продукция –ядрәләр эшләп чыгара.

№ слайда 16 Новикова Екетерина Евсеева истәлекләре 1942 нче елдан Сәгать заводында эшли. Көн
Описание слайда:

Новикова Екетерина Евсеева истәлекләре 1942 нче елдан Сәгать заводында эшли. Көне-тәне сугышка корал эшләгәннәр . Эшчеләр атналар буе заводтан чыкмыйча эшлиләр. Кайчагында аларны бикләп тә куялар.Эшчеләрне колхозларга булышырга да җибәрәләр. Станокларны Кама елгасыннан Екатерина Евсеевна һәм аның дус кызлары чаналар белән хәзерге 1 нче мәктәпкә ташыйлар.

№ слайда 17 Трикотаж фабрикасы 1941 нче елда Киев шәһәреннән күчеп килә. Бу фабрикада да хат
Описание слайда:

Трикотаж фабрикасы 1941 нче елда Киев шәһәреннән күчеп килә. Бу фабрикада да хатын-кызлар, яшүсмерләр, картлар эшли. 1941нче елның октябрендә беренче продукцияне фронтка җибәрәләр: йон оекбашлар, бияләйләр, свитерлар һ.б.

№ слайда 18 Чистай судоремонт заводында да җиңү өчен эш көн-төн туктатылмый. Зоя Матвеевна С
Описание слайда:

Чистай судоремонт заводында да җиңү өчен эш көн-төн туктатылмый. Зоя Матвеевна Слепнева 1943нче елда заводта токарь булып эшли башлый. Алар кул гранаталары ясыйлар. Эшчеләр ягылмый торган завод тулай торагында яшиләр. Кыш көне кружкада су ката торган булган.

№ слайда 19 Антонина Яковлевна Кокорина 1942 нче елда Пермь елга техникумын тәмамлап, Чистай
Описание слайда:

Антонина Яковлевна Кокорина 1942 нче елда Пермь елга техникумын тәмамлап, Чистайда кышлаган 253 нче номерлы санитар-транспорт судносына штурман итеп билгеләнә. Бу судно яралыларны Сталинградтан, Калининнан, Мәскәүдән алып чыга. Антонина Яковлевна бик күп тапкыр үлемнән исән кала, чәнки аларның судносын бомбага еш тоталар.

№ слайда 20 Минем әбием Галеева Бибихафизә Мөхәммәт кызы сугыш вакытында әбиемнең сугыш вакы
Описание слайда:

Минем әбием Галеева Бибихафизә Мөхәммәт кызы сугыш вакытында әбиемнең сугыш вакытында ике баласы була. Бабай сугыштан 1943 нче елда яраланып, кантузия алып авылга кайта. Әбием сөйләве буенча, алар кырда көне-төне эшлиләр. Хәтта хатыннар йөкле килеш соңгы көнгә кадәр эшлиләр һәм кырда бала табалар. Эш бик авыр була, барысын да кул белән эшләргә туры килә, җирне ат җигеп сукалыйлар. Әле үзләре ач та булалар. Үзләре үстергән бер генә ашлык бөртеген дә алып кайтырга ярамаган, барысын да фронтка җибәреп барганнар.

№ слайда 21 Әбием Анна Әбиемнең бала чагы сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән. Ул олылар
Описание слайда:

Әбием Анна Әбиемнең бала чагы сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән. Ул олылар белән бергә армый-талмый эшләгән. Ачы тормыш җиле аңа нинди генә авыр сынаулар алып килсә дә, ул барысына да түзгән.

№ слайда 22 Мәктәп укучылары анкеталары нәтиҗәләре
Описание слайда:

Мәктәп укучылары анкеталары нәтиҗәләре

№ слайда 23 Күзгә бәрелеп тормаган батырлык Сугыш һәм һәм хезмәт ветераннары бик зур ихтирам
Описание слайда:

Күзгә бәрелеп тормаган батырлык Сугыш һәм һәм хезмәт ветераннары бик зур ихтирамга лаек. Еллар узган саен фидакарь хезмәтләре өчен илебез бүләкләренә лаек булган тыл каһарманнарының саны ачыклана бара. Әмма үзләренең газиз ирләрен, улларын канлы сугышка фатиха биреп озаткан аналарның, хатыннарның күзгә бәрелеп тормаган, күңел түрендә генә сакланган батырлыкларын күреп тә, бәяләп тә бетерерлек түгел.

№ слайда 24 Күзгә бәрелеп тормаган батырлык Улына, иренә сугышта кыю булырга һәм курыкмаска
Описание слайда:

Күзгә бәрелеп тормаган батырлык Улына, иренә сугышта кыю булырга һәм курыкмаска наказ биргән хатыннарның бөеклеге һәм көче, тол калган хатыннарның, сөйгән ярлары сугыш кырларыннан кайта алмаган кәләшләрнең кайгы-хәсрәте алдында баш имәскә, аларга тирән ихтирам һәм хөрмәт күрсәтмәскә мөмкин түгел!

№ слайда 25 Аналар батырлыгын мәңгеләштерү өчен һәйкәлләр
Описание слайда:

Аналар батырлыгын мәңгеләштерү өчен һәйкәлләр

№ слайда 26 Туган Татарстаныбызда да аналар истәлегенә салынган һәйкәл бар Бер ук вакытта бу
Описание слайда:

Туган Татарстаныбызда да аналар истәлегенә салынган һәйкәл бар Бер ук вакытта бу һәйкәл яу кырларында улларын, кызларын, ирләрен, туганнарын, якыннарын югалткан барлык Аналарга, җинү таңын якынайткан тыл батырларына тирән хөрмәт, аларның олы кайгысын уртаклашу билгесе дә. . Мамадыш шәһәре үзәгендәге “Хәтер” паркында яу кырларында үзенең газиз сигез баласын югалткан Анага һәйкәл күелган. Мәһабәт ап-ак һәйкәлдә Фатыйха апа Әхмәдиева (тумышы белән шушы төбәкнең Урта Кирмән авылыннан) образы гәүдәләнгән.

№ слайда 27 Әмирхан Еники хикәяләрендә сугыш һәм хатын-кыз Әмирхан Еники әсәрләрен укыганда
Описание слайда:

Әмирхан Еники хикәяләрендә сугыш һәм хатын-кыз Әмирхан Еники әсәрләрен укыганда хатын-кызларның батырлыгына, сабырлыгына тагын бер тапкыр сокландым. “Ана һәм кыз” хикәясендә Әмирхан Еники сугышның рәхимсезлегенә янә бер кабат ассызыклый. Бер генә сәгатькә” хикәясе дә күңел кылларын тибрәндермичә калмый. “Тауларга карап” хикәясе укучы алдында сугыш алып килгән дәһшәтләрнең нәтиҗәләрен ачып сала.

№ слайда 28 Нәтиҗәләр Бу эшне эшләү барышында миндә батыр якташларыбыз белән горурлану, вете
Описание слайда:

Нәтиҗәләр Бу эшне эшләү барышында миндә батыр якташларыбыз белән горурлану, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә ихтирам һәм хөрмәт хисләре артты. Бөек Җиңү изге сугыш кырларында гына яуланмаган. Татарстан кызлары яуга киткән биш йөз меңнән артык ир-атны алыштырган. Хатын-кызлар сабан сөргән, чәчкән, урган, һәм ядрәләр, самолетлар ясаган, шинельләр теккән. Ашлык басуы һәм завод цехы аларның сугыш кырына әверелгән. Алар фронтны алты йөзгә якын төрдәге техника, кораллар, сугыш кирәк яраклары, азык-төлек, кием-салым белән тәэмин итеп торганнар. Хатын-кызлар авыр сугыш елларының ачысын-төчесен татыганнар, җиңү сәгатен якынайту өчен тиндәшсез хезмәт батырлыклары күрсәткәннәр. Анкета нәтиҗәләре күрсәткәнчә, сугыш беркемне дә читләтеп узмаган. Күп кенә укучы үзләренең әбиләре язмышы турында уйланырга мәҗбүр булды, чөнки сугыш вакытындагы хатын-кызлар батырлыгы сугыш ветераннары батырлыгыннан ким түгел. Бу батырлыкны татар язучылары да үз әсәрләрендә бик ачык күрсәткән. Әмирхан Еники һәм башка язучыларның сугыш турында язган әсәрләрен укуны дәвам итәргә телим. Мин катнаш гаиләдән. Гаиләмдә рус телендә сөйләшәбез. Бу эшне эшләгәндә бик күп эзләнергә генә түгел, рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәргә дә туры килде. Татар теле буенча да белемнәремне арттырдым. Мин бу эшемне дәвам итәргә һәм туган ягым Чистай турында тагын да күбрәк белергә телим.

Презентация к исследовательской работе "Чистопольские женщины-тыловики"
  • История
Описание:

Бөек Ватан сугышында совет халкы үзенең 27 миллион  улын һәм кызын югалткан – моны һич кенә дә онытырга ярамый. Илебезнең намусы, азатлыгы, анда яшәүче күпмилләтле халыкларның бәхете өчен гомерләрен биргән ватандашларыбызның истәлеген сакламаган бер генә гаилә дә юк бездә.

Әбиләр, апалар, әниләр сугыш елларында колхозны алып барган, фронтны азык-төлек, кием-салым һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итеп торганнар.

 

Фронтларда 200 мең хатын-кыз табиб, 500 мең урта медперсонал катнаша. Алар миллионлаган сугышчының гомерен саклап кала. Хезмәтләре өчен 44 медицина хезмәткәренә Советлар Союзы Герое исеме бирелә, күпчелеге орден-медальләр белән бүләкләнә.

Автор Мухаметшина Лилия Габдрашитовна
Дата добавления 05.01.2015
Раздел История
Подраздел
Просмотров 372
Номер материала 31764
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓