Главная / Классному руководителю / Презентация для классного часа "Наркотикларга - ЮК"

Презентация для классного часа "Наркотикларга - ЮК"

План. 1.Кереш . 2.Тарихи мәгълүматләр. 3.Яшьләрнең наркотикка тартылуның сәб...
Наркомания проблемасы никадәр зур булуга карамастан, бар кеше дә аның хакынд...
12 – 17 яшьлек үсмерләр арасында тартмаучылар белән чагыштырганда, тәмәке та...
Борынгы җәмгыятьләрдә наркотик матдәләр дини ритуаллар барышында, йә сугыш ва...
Яшүсмерләрнең наркотикка тартылу сәбәпләрен шартлы рәвештә 3 төркемгә бүлерг...
Яшүсмерләргә искәрмә. 1.Наркомания психик авыру булып санала, ә наркоман -пси...
4. Наркотиклар - тәбе кебек. Тәбедә тычканга сыр кулланылса, кешене наркоман ...
Яшәү кадерен белсәң генә... Тормышта үз урыннарын таба алмаган яшьләр “ак үл...
Мәктәп наркотикларга каршы ничек көрәшә ала? Наркобизнес “ут ачкан” иң төп һ...
Нәкъ менә шул шәхес буларак формалашырга һәм олы юлга аяк басарга омтылучы я...
Мондый профилактика буенча зур тәҗрибәләр Америка Кушма Штатларында тупланга...
Әлеге эшкә педагоглар белән беррәттән илдәге танылган һәм авторитетлы кешелә...
Бу коточкыч афәттән милионлаган наркоманнарның бары берничәсе генә котыла алу...
Әгәр наркотик тәкъдим итсәләр... Үткән гомереңә әйләнеп кара. Сабый чагыңны,...
Җирдә күпме кешеләргә Кирәк таяныч, терәк. Мәрхәмәтебез белән без Булыйк мәһа...
“Ачык дәрес”. Укытучылар өчен татар телендә методик кулланма. “Ялкын”. Урта ...
Игътибарыгыз өчен рәхмәт! М.Шайхетдиннова
1 из 18

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1
Описание слайда:

№ слайда 2 План. 1.Кереш . 2.Тарихи мәгълүматләр. 3.Яшьләрнең наркотикка тартылуның сәбәпл
Описание слайда:

План. 1.Кереш . 2.Тарихи мәгълүматләр. 3.Яшьләрнең наркотикка тартылуның сәбәпләре . 4.Яшүсмерләргә искәрмә. 5.Яшәү кадерен белсәң генә... 6.Мәктәп наркотикларга каршы ничек көрәшә ала? 7.Әгәр наркотик тәкъдим итсәләр... 8.Йомгаклау. 9.Кулланылган әдәбият.

№ слайда 3 Наркомания проблемасы никадәр зур булуга карамастан, бар кеше дә аның хакында а
Описание слайда:

Наркомания проблемасы никадәр зур булуга карамастан, бар кеше дә аның хакында ачык кына күзаллый алмый. Ә бу проблема барлык илләрнең гражданнары һәм дәүләт институтлары өчен бик зур куркынычка әйләнеп бара. Күпчелек илләрдән алынган мәгълүматларга караганда, наркомания кешелекнең барлык социаль катлауларына үтеп кергән һәм бигрәк тә яшьләр арасында киң таралган. Хәзерге вакытта балалар һәм яшүсмерләр элекке чорга караганда, наркотикларга бик яшьтән тартылалар.

№ слайда 4 12 – 17 яшьлек үсмерләр арасында тартмаучылар белән чагыштырганда, тәмәке тарту
Описание слайда:

12 – 17 яшьлек үсмерләр арасында тартмаучылар белән чагыштырганда, тәмәке тартучыларның героинга утыру куркынычы – 12, кокаинга – 51, крэк куллану мөмкинлеге - 57 тапкыр зуррак дип исәпләп чыгарган Америка белгечләре. Наркотиклар белән бәйле җинаять кылучыларның 53 проценты 18 яшьтән 25 яшькә кадәргеләр. Казан, Чаллы, Бөгелмә, Түбән Кама, Алабуга, Зеленодол шәһәрләрендә наркомания аеруча киң таралган. Бүгенге көндә наркотик үтеп кермәгән бер генә район да юк.

№ слайда 5 Борынгы җәмгыятьләрдә наркотик матдәләр дини ритуаллар барышында, йә сугыш вакыт
Описание слайда:

Борынгы җәмгыятьләрдә наркотик матдәләр дини ритуаллар барышында, йә сугыш вакытында яраланучыларның авыртуын киметү өчен кулланылган. Европа наркотиклар белән 19 нчы гасыр башында танышкан, ә Америкага аларны ХХ гасыр башында Кытай эмигрантлары алып килгән.

№ слайда 6 Яшүсмерләрнең наркотикка тартылу сәбәпләрен шартлы рәвештә 3 төркемгә бүлергә м
Описание слайда:

Яшүсмерләрнең наркотикка тартылу сәбәпләрен шартлы рәвештә 3 төркемгә бүлергә мөмкин: - гаилә эчендә; - социаль (яшүсмерләр арасындагы); - шәхси. Наркотик таратучылар яшьләрне махсус наркотик куллануга тарталар. Моның өчен хәтта мәҗбүри рәвештә “энәгә утыртырга” мөмкиннәр. Чөнки тәҗрибәле җинаятьчеләр наркотик бәйлелеккә эләккән кешеләрнең үз кулларында теләсә нәрсә эшләргә яраклы корал булачагын яхшы беләләр. Тагын бер үзенчәлек – уңышсыз гаиләдән булган балалар. Нәкъ менә шундыйлар наркоманнар төркеменә җиңел тартылалар.

№ слайда 7 Яшүсмерләргә искәрмә. 1.Наркомания психик авыру булып санала, ә наркоман -психик
Описание слайда:

Яшүсмерләргә искәрмә. 1.Наркомания психик авыру булып санала, ә наркоман -психик авыру кеше. Ниндидер вакытлы кәеф кичерү нияте белән берәү дә психик авыруга әйләнергә теләми. Ләкин наркотик куллануы белән ул психик авыруга әйләнү өчен беренче адым ясый. 2.Наркотик матдәләрнең молекулалары аксым молекулаларына киртә куючы биокомплекслар хасил итә. Тигәнәк кеше киеменә ябышкан кебек, наркотик матдә кеше тәнендәге аксым күзәнәкләренә ябыша. 3.Беренче тапкыр наркотикны кулланганнан соң организм яңа матдәгә каршы көрәшә башлый. Бу адаптация процессы вакытында организм кешенең аңына төрле чаралар белән тәэсир итәргә тырыша. Нәтиҗәдә көчле курку хисе барлыкка килә, организмдагы бөтен саклык чаралары эшкә җигелә. Стрессреакция шокка һәм хәтта үлемгә китерергә мөмкин.

№ слайда 8 4. Наркотиклар - тәбе кебек. Тәбедә тычканга сыр кулланылса, кешене наркоман итү
Описание слайда:

4. Наркотиклар - тәбе кебек. Тәбедә тычканга сыр кулланылса, кешене наркоман итү өчен көчле музыкалы дискотекалар, ялган вәгъдәләр, алкоголь кулланыла. 5. Кайбер төр наркотиклар медицинада да кулланыла, шуңа күрә наркотикларны куллану зыянлы түгел дигән сүз– ялган. Эйфория эфекты барлыкка килсен өчен терапевтик максатларда кулланылганга караганда күпкә артыграк дозада наркотик кулланыла. Бу йөрәк эшчәнлеген, сулыш системасын начарайта. Кемдер шул ук дозадагы наркотикны кулланып, үзендә “берни дә булмады” дип расларга мөмкин, ә кем өчендер шул ук доза үлем дозасы булырга мөмкин. 6. Дозаны арттырудан кеше үләргә мөмкин. Өйдәгеләр сизмәсен өчен, наркоман дозаны кабул иткәч, йокларга ята, доза артып киткән очракта ул шул йокысыннан айнымый.

№ слайда 9 Яшәү кадерен белсәң генә... Тормышта үз урыннарын таба алмаган яшьләр “ак үлем”
Описание слайда:

Яшәү кадерен белсәң генә... Тормышта үз урыннарын таба алмаган яшьләр “ак үлем” әсирлегенә төшә. Матур гомерләрен кыска вакытлы рәхәтлеккә алыштыралар. Ни өчен шулай? Моңа кем гаепле? Җәмгыятьме әллә кеше үземе? Формалашып кына килүче яшьләргә телевизорның да тәэсире бардыр инде. Чөнки, кайсы гына программаны ачсаң да, үтереш, сугыш, талаш, бозыклык. Кинолары да кешене әхлаксызлыкка, юньсезлеккә, әшәкелеккә генә өйрәтә. Яшь дустым! Яшәү ләззәтен тормышның үзеннән эзлә син, читтән түгел. Яшәү кадерен белгән кеше генә һәрчак табышларга юлыгачак, андыйларга бәхет елмаячак. Мин үзем шулай яшәргә тырышам.

№ слайда 10 Мәктәп наркотикларга каршы ничек көрәшә ала? Наркобизнес “ут ачкан” иң төп һәм
Описание слайда:

Мәктәп наркотикларга каршы ничек көрәшә ала? Наркобизнес “ут ачкан” иң төп һәм яклаучысыз объект булып яшьләр, бигрәк тә балалар һәм яшьүсмерләр тора. Бу инде аларның бүгеннән үк яклауга һәм оста итеп кисәтүгә мохтаҗ икәнлеген аңлата. Моны кем яхшырак эшли ала? Ата – анадыр кебек тоела. Тик һәр гаиләдә дә үзара аңлашу җитәрлек дәрәҗәдәме? Һәм барлык ата – аналар да балаларын бәладән яклап кала алырлык осталыкка ияме? Әлбәттә, гаилә әлеге явызлыктан араларга тиешле иң чыдам калкан булып санала, тик, кызганычка каршы, әлеге проблеманы һәр вакытта да уңышлы чишә алмый. Моның сәбәпләре аз түгел һәм һәркемгә дә билгеле. Шунлыктан яшь кешене күпләп сәламәт һәм тулы канлы тормышка исән – сау әйләнеп кайта алмаган әлеге куркыныч дөньяга илтүче юлга бердәнбер һәм реаль коткаручы киртә булып, ата – аналар белән бер рәттән укытучы тора.

№ слайда 11 Нәкъ менә шул шәхес буларак формалашырга һәм олы юлга аяк басарга омтылучы яшь
Описание слайда:

Нәкъ менә шул шәхес буларак формалашырга һәм олы юлга аяк басарга омтылучы яшь җаннар алдында торган күп санлы проблемаларны белә һәм аңлый. Наркотикларга каршы тору буенча проблемалар турында иң яхшы белүче, тик яшьләр белән бик аз вакытта гына аралашучы белгечкә караганда, педагог үзенең укучыларына озак вакытлар аралашу нәтиҗәсендә максатчан йогынты ясый ала. Һәм ул милләтнең сәламәтлеге, илнең киләчәге өчен бу эшне бар осталыгын биреп башкарырга бурычлы. Алга киткән илләрдә үткәрелгән тикшеренүләр дә, наркоманиянең зур милли проблемага әйләнүен һәм илнең киләчәгенә янавын күрсәтә. Безнең илдә дә наркоманиянең чынбарлык икәнлеген исәпкә алып шундый сорау куйыйк: бу явызлыкка мәктәп ничек каршы тора ала соң? Бу сорауга җавап бирү өчен чит илләрдәге мәктәпләрдә наркоманиягә каршы профилактика проблемасы ничек хәл ителүе белән танышырга кирәк.

№ слайда 12 Мондый профилактика буенча зур тәҗрибәләр Америка Кушма Штатларында тупланган.
Описание слайда:

Мондый профилактика буенча зур тәҗрибәләр Америка Кушма Штатларында тупланган. Бу илдә инде күптән наркоманнар саны һәм наркотикларны куллануның артуы күзәтелә. Эш шуңа кадәр барып җитә, 70 еллар башында АКШ рәсми җитәкчеләре Америка җәмгыятенә наркотик куркынычы янавы турында ачыктан – ачык сөйләшәләр. Наркоманиядән бигрәк тә яшьләр җәфа чигә. 80 нче елларда наркотикларга каршы гомуммилли кампания үткәрелә һәм ул башта үткәрелгән чараларга караганда яхшырак нәтиҗәләр бирә. Әлеге кампаниянең уңышы нәрсәдә соң? Белгечләр фикеренчә, кампаниянең максатларын дөрес кую хәлиткеч роль уйный. Ул яшьләрдә наркотикларга карата битарафлык яки негатив мөнәсәбәтләр уятудан гыйбарәт була. Һәм максатка мәктәп ярдәме белән ирешәләр.

№ слайда 13 Әлеге эшкә педагоглар белән беррәттән илдәге танылган һәм авторитетлы кешеләр д
Описание слайда:

Әлеге эшкә педагоглар белән беррәттән илдәге танылган һәм авторитетлы кешеләр дә тартыла (артистлар, сәясәтчеләр, бизнесменнар һ.б). Алар мәктәп укучылары алдында чыгышлар ясыйлар, әңгәмә алып баралар. Иң мөһиме, алар балаларга һәм яшьүсмерләргә йогынты ясыйлар һәм наркотик сатучыларга карата курку, күралмау хисләре уяталар, наркотик кулланып карарга тәкъдим итүчеләргә катгый итеп “Юк!” дип әйтергә кирәклеген төшендерәләр. Кампания барышында мәктәпләрдә күзгә ташланып тора торган плакатлар кулланыла, наркотикларның зыяны хакында яхшылап аңлатып язылган миллионлаган брошюралар, буклетлар, листовкалар чыгарыла, наркоманнарның үләр алдыннан язып калдырылган үткән тормышларын, күргәннәрен яктырткан хатларны бастырып таратыла. Махсус укытылган полиция хезмәткәрләре укыту программасы рамкаларында мәктәп укучылары белән уен формасындагы занятиеләр үткәрәләр.

№ слайда 14 Бу коточкыч афәттән милионлаган наркоманнарның бары берничәсе генә котыла алуы и
Описание слайда:

Бу коточкыч афәттән милионлаган наркоманнарның бары берничәсе генә котыла алуы инде күптә билгеле. Әлеге чир хәтта еллар узгач та кабат әйләнеп кайтырга мөмкин. Белгечләр фикеренчә, наркотик – иң көчле тозак, ул үзенең корбаннарын яхшылап эләктерә һәм аны онытырга мөмкин түгел. Кызганычка каршы, наркотиклар яшьләрне үзләренә шулкадәр нык бәйлиләр, яшь кешеләрнең аннан котылу өчен ихтыяры һәм интеллекты җитәрлек түгел. Шунлыктан, наркоманиягә каршы көрәштә иң яхшысы аны дәвалау түгел, ә профилактика. Наркоманияне вакытында кисәтү өчен укытучыларга үз укучыларына гел игътибар итеп торырга кирәк.

№ слайда 15 Әгәр наркотик тәкъдим итсәләр... Үткән гомереңә әйләнеп кара. Сабый чагыңны, ән
Описание слайда:

Әгәр наркотик тәкъдим итсәләр... Үткән гомереңә әйләнеп кара. Сабый чагыңны, әниеңнең елмаюлы карашын, беренче уенчыкларыңны, балалар бакчасын, беренче сыйныфка баруыңны, тәүге мәхәббәтеңне исеңә төшер. Әгәр наркотик кулланып карасаң син инде боларның берсен дә кабат исеңә төшерә алмаячаксың. Бары күңел болгану, коточкыч баш авыртулары, беренче “ломка” исеңдә яхшы калачак. Тора- бара алары да онытылачак. Бары тик ахыргы “ломка”, наркотик сатучының телефон номеры, һәм кирәкле доза, йөрү өчен, сөйләшер, уйлар һәм үләр өчен доза гына хәтереңдә торачак. Син әле дә аны кулланып карарга телисеңме?Мин көчле, үз- үземне контрольдә тота алам дисеңме? Моңа кадәр кулланган кешеләрнең барысы да шулай уйлаган. Әгәр сиңа наркотик тәкъдим итәләр икән Аллаһы тәгаләне исеңә төшер һәм аннан ярдәм сора.Ә “дусларыңа” иртәгә киләчәгең турында әйт. Мин ышанам, син иртәгә анда бармаячаксың. Исеңдә тот, бу үлемгә илтүче авыруны эләктерүе җиңел, ә дәваланырга мөмкин түгел. Акылыңа кил! Булган барлык әйберләреңне югалтырга кирәкме? Ныклап уйла!

№ слайда 16 Җирдә күпме кешеләргә Кирәк таяныч, терәк. Мәрхәмәтебез белән без Булыйк мәһабәт
Описание слайда:

Җирдә күпме кешеләргә Кирәк таяныч, терәк. Мәрхәмәтебез белән без Булыйк мәһабәтлерәк.

№ слайда 17 “Ачык дәрес”. Укытучылар өчен татар телендә методик кулланма. “Ялкын”. Урта һәм
Описание слайда:

“Ачык дәрес”. Укытучылар өчен татар телендә методик кулланма. “Ялкын”. Урта һәм олы яшьтәге мәктәп балаларының айлык әдәби – нәфис журналы. “Мәгариф”. Айлык иҗтимагый – педагогик һәм фәнни - әдәби гомумтатар журналы. “Көмеш кыңгырау”. Балалар һәм яшүсмерләр газетасы.

№ слайда 18 Игътибарыгыз өчен рәхмәт! М.Шайхетдиннова
Описание слайда:

Игътибарыгыз өчен рәхмәт! М.Шайхетдиннова

Презентация для классного часа "Наркотикларга - ЮК"
  • Классному руководителю
Описание:

Описание материала. Материал ата - аналар җыелышында куллану өчен эшләнде. Презентация түбәндәге план буенча төзелде. План. 1. Кереш. 2.Тариха мәглүматлар. 3. Яшьләрнең наркотикка тартылу сәбәпләре. 4.Яшүсмерләргә искәрмә.5.Яшәү кадерен белсәң генә... 6.Мәктәп наркотикларга каршы ничек көрәшә ала? 7.Әгәр наркотик тәкъдим итсәләр... 8. Йомгаклау. 9.Кулланылган әдәбият. Наркомания проблемасы никадәр зур булуга карамастан, бар кеше дә аның турында ачык кына күзаллый алмый.Ә бу проблема барлык илләрнең гражданнары һәм дәүләт институтлары өчен бик зур куркынычка әйләнеп бара. Европа наркотиклар белән 19 нчы гасыр башында танышкан.  

Автор Шайхутдиннова Миляуша Гимадетдиновна
Дата добавления 08.01.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел
Просмотров 607
Номер материала 45597
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓