Главная / Классному руководителю / Презентация на тему "Муса Җәлил - Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь" ( 10 класс)

Презентация на тему "Муса Җәлил - Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь" ( 10 класс)

Тәрбия дәресе: Муса Җәлил –Герой шагыйрь. Автор : Маканова Мадина Миннебаевна...
Максат: 1. Укучыларда шагыйрь иҗатына карата кызыксыну уяту; патриотик хис, ...
Эпиграф “Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр, Шигыремдәге изге антына Бар җырымны и...
Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил ( Муса Мостафа улы Җәлилов)...
Муса Җәлил кызы Чулпан белән ЧУЛПАНГА … Без аталы-кызлы кавышырбыз Яшь арала...
Мусаның уку еллары Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәрг...
Муса- комсомол оешмасы члены Октябрь революциясе җиңеп, илдә совет власте урн...
Муса – ирекле комунарлар отряды составында 1919 елның октябрендә, Төркстан фр...
Муса Җәлил - Казанда 1922 елның көзендә М. Җәлил Казанга килә. Башта ул «Тата...
Муса Җәлил - «Пионер каләме» исемле журналның редакторы. 1925-1927 елларда М....
М. Җәлил - 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены М. Җәлилнең әдәби мирасы күп...
Казан. М. Җәлил опера театрының әдәби бүлек җитәкчесе 1935 елда Мәскәү дәүләт...
Әдипнең иҗатында яңа жанр- драматик поэма жанры Композиторлар белән аралашу,...
М. Җәлил - Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре 1939 елда М...
М. Җәлил - Төньяк-көнбатыш фронтта чыга торган «Отвага» исемле газетаның хәр...
1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның...
1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була....
М. Җәлил - Советлар Союзы Герое 1956 елның 2 февралендә СССР Верховный Совет...
«Моабит дәфтәрләре”. Беренче дәфтәрдә 60 шигырь, икенче дәфтәрдә 50 шигырь т...
Моабит шигырьләре шагыйрьне әдәбиятның бөтен дөнья орбитасына алып чыкты. Бу...
Муса Җәлил музее ике янәшә квартирны биләп тора. Беренче квартирда мемориаль...
Әйтче, Муса, шундый батырлыкны Кай җиреңдә саклап йөреттең? Кемнән алдың монд...
М.Җәлил: “ Без үлемнән дә көчлерәк булырга тиешбез”,- ди.
1 из 26

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Тәрбия дәресе: Муса Җәлил –Герой шагыйрь. Автор : Маканова Мадина Миннебаевна МБ
Описание слайда:

Тәрбия дәресе: Муса Җәлил –Герой шагыйрь. Автор : Маканова Мадина Миннебаевна МБОУ «Икшурминская кадетская школа – интернат имени Байкиева К.С. Сабинского муниципального района Республики Татарстан»

№ слайда 2 Максат: 1. Укучыларда шагыйрь иҗатына карата кызыксыну уяту; патриотик хис, туг
Описание слайда:

Максат: 1. Укучыларда шагыйрь иҗатына карата кызыксыну уяту; патриотик хис, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү; 2.Патриот шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән якыннан таныштыру .

№ слайда 3 Эпиграф “Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр, Шигыремдәге изге антына Бар җырымны илгә
Описание слайда:

Эпиграф “Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр, Шигыремдәге изге антына Бар җырымны илгә багышладым , Гомеремне дә бирәм халкыма.” М.Җәлил

№ слайда 4 Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил ( Муса Мостафа улы Җәлилов) 19
Описание слайда:

Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил ( Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 нчы елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөнььяга килә. 1913 нче елда Мусаның этисе Мостафа абзый,ишле гаиләсен ияртеп, Оренбург шәһәренә күчә һәм вак-төяк сату эшләре белән шөгелләнә башлый. Оренбург өлкәсе. Мостафа авылы.

№ слайда 5
Описание слайда:

№ слайда 6
Описание слайда:

№ слайда 7
Описание слайда:

№ слайда 8 Муса Җәлил кызы Чулпан белән ЧУЛПАНГА … Без аталы-кызлы кавышырбыз Яшь аралаш к
Описание слайда:

Муса Җәлил кызы Чулпан белән ЧУЛПАНГА … Без аталы-кызлы кавышырбыз Яшь аралаш көлеп, шатланып, Һәм карарбыз илдә давылдан соң Матурланып ал таң атканда. 1941, 19 август

№ слайда 9 Мусаның уку еллары Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә к
Описание слайда:

Мусаның уку еллары Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә күчкәч, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Мәдрәсә елларында (1914-1917) матур әдәбият әсәрләрен яратып укый, Тукай, Дәрдмәнд, С. Рәмиев иҗатлары белән яыннан таныша, шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр язып, аларны мәдрәсәдәге кулъязма журналга урнаштыра бара. Муса – шәкерт.1917 ел.

№ слайда 10 Муса- комсомол оешмасы члены Октябрь революциясе җиңеп, илдә совет власте урнашк
Описание слайда:

Муса- комсомол оешмасы члены Октябрь революциясе җиңеп, илдә совет власте урнашкач, «Хөсәения» мәдрәсәсе Мәгариф комиссариаты карамагындагы урта педагогик белем бирү мәктәбе итеп үзгәртелә. Муса, бу мәктәпнең алдынгы укучыларыннан булып, озакламый шәһәр комсомол оешмасына член булып керә.

№ слайда 11 Муса – ирекле комунарлар отряды составында 1919 елның октябрендә, Төркстан фронт
Описание слайда:

Муса – ирекле комунарлар отряды составында 1919 елның октябрендә, Төркстан фронты политидарәсе органы «Кызыл йолдыз» газетасында унөч яшьлек М. Җәлилнең «Бәхет» исемле шигыре басылып чыга. 1919 елның декабрендә М. Җәлил туган авылы Мостафага кайта һәм мәктәп балаларын, яшүсмерләрне бердәм оешмага туплау буенча культура-агарту эшләре алып бара. 1920 елның январенда М. Җәлилнең актив катнашы белән Мостафа авылы яшьләренең комсомол ячейкасы төзелә. Шушы ук вакытларда ул, кулына корал алып, ирекле коммунарлар отряды составында кулак бандаларын тар-мар итү операцияләрендә катнаша. Бәхет Кулыма мин «кызыл кылыч»ны алсам, Шулай шуннан «кызыл фронт»ка барсам, Олуг бер дәрт белән сафка атылсам, Кулымны уртага, дошманга салсам, Бөтен куәт белән шунда сугышсам, Җиңелми мин һаман да алга барсам; Менә шунда берәр пуля очса-килсә, Килеп ул күкрәгемне бишкә киссә, Үлем кулы килеп басса — егылсам, Җаным күккә-гарешкә очса-китсә —  Менә шунда бәхетле мин, бәхет — шул. Минем чөн зур олуг шан, зур бәхет ул, Шулай, эшчем, кораллан, бар сугышка, Юлыңнан кайтма син, кирәк егыл-үл! Октябрь, 1919.  

№ слайда 12 Муса Җәлил - Казанда 1922 елның көзендә М. Җәлил Казанга килә. Башта ул «Татарст
Описание слайда:

Муса Җәлил - Казанда 1922 елның көзендә М. Җәлил Казанга килә. Башта ул «Татарстан» газетасы редакциясендә эшли, ә 1923 елдан Татрабфакта укый башлый. Газета-журналларда аның бер-бер артлы шигырьләре, мәкаләләре басыла. 1925 елда «Барабыз» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә.

№ слайда 13 Муса Җәлил - «Пионер каләме» исемле журналның редакторы. 1925-1927 елларда М. Җә
Описание слайда:

Муса Җәлил - «Пионер каләме» исемле журналның редакторы. 1925-1927 елларда М. Җәлил ВЛКСМның Орск өяз комитетында, аннары Оренбург губернасында комитетында инструктор булып эшли! 1927 елда аны комсомолның Бөтенсоюз киңәшмәсенә делегат итеп җибәрәләр. Киңәшмәдә ул ВЛКСМ Үзәк Комитетының татар-башкорт секциясе бюросына член итеп сайлана һәм Мәскәүдә эшләргә калдырыла. Бюроның тапшыруы буенча М. Җәлил беренче татар совет балалар журналларын («Кечкенә иптәшләр» һәм «Октябрь баласы») оештыруда актив катнаша һәм 1932 елның ахырына кадәр («Октябрь баласы» Казанга күчеп, «Пионер каләме» исеме белән чыга башлаганчы) шул журналларның җаваплы редакторы булып эшли. Бер үк вакытта ул 1927-1931 елларда I Мәскәү дәүләт университетының әдәбият-сәнгать факультетында укып югары белем ала. 1929 елда М. Җәлил партия сафына член булып керә.

№ слайда 14 М. Җәлил - 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены М. Җәлилнең әдәби мирасы күп ми
Описание слайда:

М. Җәлил - 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены М. Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.

№ слайда 15 Казан. М. Җәлил опера театрының әдәби бүлек җитәкчесе 1935 елда Мәскәү дәүләт ко
Описание слайда:

Казан. М. Җәлил опера театрының әдәби бүлек җитәкчесе 1935 елда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында татар опера театрына профессиональ кадрлар әзерләү өчен Татар опера студиясе оештырылгач, М. Җәлилне шунда әдәби бүлек мөдире итеп эшкә чакыралар. Шагыйрь студиядә зур оештыру эшләре алып бара: үз тирәсенә дистәләрчә шагыйрьләрне һәм композиторларны туплый, аларны сәнгатьнең катлаулы тармагында иҗат итәргә рухландыра, либреттолар язарга булыша, беренче татар операларының тууына турыдан-туры иҗади ярдәмен күрсәтә. 1938 елда студиядә укуын тәмамлап Казанга кайткач та М. Җәлил опера театрының әдәби бүлек җитәкчесе булып эшләвен дәвам иттерә.

№ слайда 16 Әдипнең иҗатында яңа жанр- драматик поэма жанры Композиторлар белән аралашу, му
Описание слайда:

Әдипнең иҗатында яңа жанр- драматик поэма жанры Композиторлар белән аралашу, музыка дөньясы белән тыгыз бәйләнеш тоту Җәлил иҗатында яңа үзгәрешләр тууга сәбәп була. «Сагыну», «Җир җиләгем», «Җырым булсын бүләгем», «Карашларың» кебек хисләрнең сафлыгы һәм тирәнлеге белән «аерылып торган шигырьләр, композиторлар тарафыннан музыкага салынып, халыкның яраткан җырларына әвереләләр. Әдипнең иҗатында бөтенләй яңа жанр-драматик поэма жанры да барлыкка килә. «Алтынчәч» (1935-1941), «Илдар» (1940) драматик поэмалары нигезендә композитор Н. Җиһанов соңыннан үзенең атаклы операларын иҗат итә. «Алтынчәч» операсының беренче куелышы (1941). Алтынчәч – Г.Кайбицкая, Җик – Н.Даутов.

№ слайда 17 М. Җәлил - Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре 1939 елда М. Җ
Описание слайда:

М. Җәлил - Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре 1939 елда М. Җәлил Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре итеп билгеләнә. Шул ук елны Казан хезмәт ияләре аны шәһәр советына депутат итеп сайладылар. Ватан сугышын ул шушы җаваплы постларда эшләгән җәмәгать эшлеклесе һәм күренекле әдип сыйфатында каршылый.

№ слайда 18 М. Җәлил - Төньяк-көнбатыш фронтта чыга торган «Отвага» исемле газетаның хәрби
Описание слайда:

М. Җәлил - Төньяк-көнбатыш фронтта чыга торган «Отвага» исемле газетаның хәрби корреспонденты 1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. Башта ул Казан гарнизоны хәрби частендә рядовой кызылармеец булып хезмәт итә, аннары Курск өлкәсендәге политработниклар әзерли торган алты айлык курсларга укырга җибәрелә. Курск өлкәсенә фашист гаскәрләре якынлашкач, курслар Татарстанның Минзәлә шәһәренә эвакуацияләнә. 1941 елның декабрендә курсларны тәмамлагач, өлкән политрук М. Җәлил Мәскәү аша фронтка китә (февраль, 1942), Ул Төньяк-көнбатыш фронтта чыга торган «Отвага» исемле газетаның алгы сызыктагы хәрби корреспонденты итеп билгеләнә.

№ слайда 19 1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның ча
Описание слайда:

1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. Шул көннән патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы газаплы һәм героик тормыш этабы башлана. Ъ1 Үлем җәзасына хөкем ителгән җәлилчеләр булган камера. 1943 нче елның декабреннән 1944 нче елның мартына кадәр Муса Җәлил тоткынлыкта булган 382 нче камера.

№ слайда 20 1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Фа
Описание слайда:

1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Фашистик хәрби суд аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше» алып баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.

№ слайда 21 М. Җәлил - Советлар Союзы Герое 1956 елның 2 февралендә СССР Верховный Советы П
Описание слайда:

М. Җәлил - Советлар Союзы Герое 1956 елның 2 февралендә СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән Муса Җәлилгә Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелде, ә әсирлектә тудырган поэтик иҗаты - бөтен дөньяга мәшһүр «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясенә лаек булды.

№ слайда 22 «Моабит дәфтәрләре”. Беренче дәфтәрдә 60 шигырь, икенче дәфтәрдә 50 шигырь тупл
Описание слайда:

«Моабит дәфтәрләре”. Беренче дәфтәрдә 60 шигырь, икенче дәфтәрдә 50 шигырь тупланган. «Моабит дәфтәрләре»- Җәлил шигъриятенең иң югары ноктасы

№ слайда 23 Моабит шигырьләре шагыйрьне әдәбиятның бөтен дөнья орбитасына алып чыкты. Бу ши
Описание слайда:

Моабит шигырьләре шагыйрьне әдәбиятның бөтен дөнья орбитасына алып чыкты. Бу шигырьләр, СССРдагы барлык милли телләргә тәрҗемә ителүдән тыш, инглиз, француз, испан, немец, гарәп, япон, венгр, румын, чех, корея һәм башка чит ил халыклары телләрендә дә кат-кат басылдылар. Моабит шигырьләрендә шагыйрьнең шәхси образы, кичерешләре, фәлсәфи уйланулары аша кеше рухының бөеклеге, куркусызлыгы, гуманистик табигате, гаделлек һәм хаклык тантанасына якты ышанычы, туган иленә, туган халкына чиксез мәхәббәте гаҗәеп зур эмоциональ көч һәм сәнгатьчә камиллек белән гәүдәләнә.

№ слайда 24 Муса Җәлил музее ике янәшә квартирны биләп тора. Беренче квартирда мемориаль му
Описание слайда:

Муса Җәлил музее ике янәшә квартирны биләп тора. Беренче квартирда мемориаль музей, икенче квартирда күргәзмәләр залы һәм әдәбият салоны урнаштырылган. Музей фонды составында: М.Җәлил тормышы һәм иҗат юлына багышланган басмалар, М.Җәлилнең басма әсәрләре, шагыйрьнең шәхси фотографияләре, хатлары, Советлар Союзы һәм Ленин премиясе лауреаты грамоталары саклана. Һәр елны 15 февраль көнне М.Җәлилнең фашистларда пленда булган чакта язылган “Моабит дәфтәрләре” тәкъдим ителә. Муса Җәлил музее

№ слайда 25 Әйтче, Муса, шундый батырлыкны Кай җиреңдә саклап йөреттең? Кемнән алдың мондый
Описание слайда:

Әйтче, Муса, шундый батырлыкны Кай җиреңдә саклап йөреттең? Кемнән алдың мондый горурлыкны? Нинди ялкыннарда чыныктың? Җиңәр өчен шундый дошманнарны Корычтан булгандыр беләгең. Сөйләр өчен палач битенә төкереп Куш булгандыр синең йөрәгең. Муса Җәлил һәйкәле. МУСА ҖӘЛИЛ - ГЕРОЙ ШАГЫЙРЬ !

№ слайда 26 М.Җәлил: “ Без үлемнән дә көчлерәк булырга тиешбез”,- ди.
Описание слайда:

М.Җәлил: “ Без үлемнән дә көчлерәк булырга тиешбез”,- ди.

Презентация на тему "Муса Җәлил - Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь" ( 10 класс)
  • Классному руководителю
Описание:

МАКСАТЛАР: Укучыларда  шагыйрь иҗатына карата кызыксыну уяту;  патриотик  хис, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү;  Гарой шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән якыннан таныштыру .

 

 

Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. 1913 елда Мусаның әтисе Мостафа абзый, ишле гаиләсен ияртеп, Оренбург шәһәренә күчә һәм вак-төяк сату эшләре белән шөгыльләнә башлый. 1918 елны ул туган авылына кире кайта һәм бер елдан шунда вафат була.

Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә күчкәч, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Мәдрәсә елларында (1914-1917) матур әдәбият әсәрләрен яратып укый, Тукай, Дәрдмәнд, С. Рәмиев иҗатлары белән яыннан таны¬ша, шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр язып, аларны мәдрәсәдәге кулъяз¬ма журналга урнаштыра бара.

Октябрь революциясе җиңеп, илдә совет власте урнашкач, «Хөсәения» мәдрәсәсе Мәгариф комиссариаты карамагындагы урта педагогик белем бирү мәктәбе итеп үзгәртелә. Муса, бу мәктәпнең алдынгы укучыларыннан булып, озакламый шәһәр комсомол оешмасына член булып керә.

1919 елның октябрендә, Оренбург шәһәре Дутов гаскәрләре тарафыннан камап алынган чорда, Төркстан фронты политидарәсе органы «Кызыл йолдыз» газетасында унөч яшьлек М. Җәлилнең «Бәхет» исемле шигыре басылып чыга. Шуннан соң аның революция, көрәш рухы белән сугарылган романтик шигырьләре матбугат битләрендә еш күренә башлый. 1919 елның декабрендә М. Җәлил туган авылы Мостафага кайта һәм мәктәп балаларын, яшүсмерләрне бердәм оешмага туплау буенча культура-агарту эшләре алып бара. 1920 елның январенда М. Җәлилнең актив катнашы белән Мостафа авылы яшьләренең комсомол ячейкасы төзелә. Шушы ук вакытларда ул, кулына корал алып, ирекле коммунарлар отряды составында кулак бандаларын тар-мар итү операцияләрендә катнаша.

1921 елның афәтле җәен М. Җәлил яңадан Оренбург шәһәрендә уздыра. Көзен аны, партиянең губерна комитеты рекомендациясе белән, Оренбург хәрби-партия мәктәбенә урнаштыралар. Алты айдан мәктәпне тәмамлагач, ул Халык мәгарифе институтына укырга керә, ләкин, авырып китеп, тиздән укуын ташларга мәҗбүр була. Аннан да бигрәк ул Казанга, татар мәдәниятенең үзәгенә ашкына.

1922 елның көзендә М. Җәлил Казанга килә. Башта ул «Татарстан» газетасы редакциясендә эшли, ә 1923 елдан Татрабфакта укый башлый. Рабфакта төрле фәннәрнең нигезләре белән танышу, алдынгы яшьләр, язучылар арасында кайнау М. Җәлилнең фикри үсешенә һәм иҗат активлыгына уңай йогынты ясый. Газета-журналларда аның бер-бер артлы шигырьләре, мәкаләләре басыла, 1925 елда исә «Барабыз» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә.

1925-1927 елларда М. Җәлил ВЛКСМның Орск өяз комитетында, аннары Оренбург губерна) комитетында инструктор булып эшли! 1927 елда аны комсомолның Бөтенсоюз киңәшмәсенә делегат итеп җибәрәләр. Киңәшмәдә ул ВЛКСМ Үзәк Комитетының татар-башкорт секциясе бюросына член итеп сайлана һәм Мәскәүдә эшләргә калдырыла. Бюроның тапшыруы буенча М. Җәлил беренче татар совет балалар журналларын («Кечкенә иптәшләр» һәм «Октябрь баласы») оештыруда актив катнаша һәм 1932 елның ахырына кадәр («Октябрь баласы» Казанга күчеп, «Пионер каләме» исеме белән чыга башлаганчы) шул журналларның җаваплы редакторы булып эшли. Бер үк вакытта ул 1927-1931 елларда I Мәскәү дәүләт университетының әдәбият-сәнгать факультетында укып югары белем ала. 1929 елда М. Җәлил партия сафына член булып керә.

1933-1934 елларда М. Җәлил Мәскәүдә татар телендә чыга торган «Коммунист» газетасының әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли. Үзәк газеталарда эшләгән елларда ул, журналист-хәбәрче буларак, күп кенә промышленность предприятиеләренә, колхоз-совхозларга бара» халыкның .тюрмышы һәм хезмәте белән якыннан таныша. Болар һәммәсе аның әдәби иҗатында билгеле бер чагылыш табалар. 1934 елда шагыйрьнең күп кенә шигырьләрен эченә алган шактый зур җыентыгы («Орденлы миллионнар») басыла һәм шул ук елны «Стихи Мусы Джалиля» исеме белән сайланма шигырьләре беренче мәртәбә рус телендә чыга.

1935 елда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында татар опера театрына профессиональ кадрлар әзерләү өчен Татар опера студиясе оештырылгач, М. Җәлилне шунда әдәби бүлек мөдире итеп эшкә чакыралар. Шагыйрь үзе өчен яңа бу хезмәткә дәртләнеп тотына, чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә опера сәнгатенең специфик үзенчәлекләрен, классик опера һәм балет либреттоларының язылу хасиятләрен профессиональ белгеч дәрәҗәсендә үзләштереп, студиядә зур оештыру эшләре алып бара: үз тирәсенә дистәләрчә шагыйрьләрне һәм композиторларны туплый, аларны сәнгатьнең катлаулы тармагында иҗат итәргә рухландыра, либреттолар язарга булыша, беренче татар операларының тууына турыдан-туры иҗади ярдәмен күрсәтә. 1938 елда студиядә укуын тәмамлап Казанга кайткач та М. Җәлил опера театрының әдәби бүлек җитәкчесе булып эшләвен дәвам иттерә.

Композиторлар белән аралашу, музыка дөньясы белән тыгыз бәйләнеш тоту Җәлил иҗатында яңа үзгәрешләр тууга сәбәп була: әсәрләрендә лирик җылылык, музыкальлек, нәфислек, халыкчан табигыйлек хасиятләре көчәя, җыр һәм романслар иҗат итүгә игътибар арта. «Сагыну», «Җир җиләгем», «Җырым булсын бүләгем», «Карашларың» кебек хисләрнең сафлыгы һәм тирәнлеге белән «аерылып торган шигырьләр, композиторлар тарафыннан музыкага салынып, халыкның яраткан җырларына әвереләләр. Әдипнең иҗатында бөтенләй яңа жанр-драматик поэма жанры да барлыкка килә. «Алтынчәч» (1935-1941), «Илдар» (1940) драматик поэмалары нигезендә композитор Н. Җиһанов соңыннан үзенең атаклы операларын иҗат итә.

М. Җәлилнең 1934-1941 еллар арасында язган лирик шигырьләре, җырлары, «Хат ташучы» (1938), «Алтынчәч» кебек поэмалары сугышка кадәрге татар совет поэзиясенең үзенчәлекле бер казанышы буларак тәкъдир ителәләр.

1939 елда М. Җәлил Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре итеп билгеләнә. Шул ук елны Казан хезмәт ияләре аны шәһәр советына депутат итеп сайладылар. Ватан сугышын ул шушы җаваплы постларда эшләгән җәмәгать эшлеклесе һәм күренекле әдип сыйфатында каршылый.

1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. Башта ул Казан гарнизоны хәрби частендә рядовой кызылармеец булып хезмәт итә, аннары Курск өлкәсендәге политработниклар әзерли торган алты айлык курсларга укырга җибәрелә. Курск өлкәсенә фашист гаскәрләре якынлашкач, курслар Татарстанның Минзәлә шәһәренә эвакуацияләнә. 1941 елның декабрендә курсларны тәмамлагач, өлкән политрук М. Җәлил Мәскәү аша фронтка китә (февраль, 1942), Ул Төньяк-көнбатыш фронтта чыга торган «Отвага» исемле газетаның алгы сызыктагы хәрби корреспонденты итеп билгеләнә. 1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. Шул көннән патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы газаплы һәм героик тормыш этабы башлана.

М. Җәлил һәм җәлилчеләрнең, яшерен оешма төзеп, фашизмга каршы алып барган героик көрәше, каһарманлыклары турында дистәләрчә китаплар - романнар, повестьлар драма әсәрләре һәм поэмалар язылган, кинофильмнар төшерелгән. Иң мөһиме: Җәлил һәм аның иптәшләре ахыргы сулышларына кадәр ватан алдында турылыклы булып калалар һәм фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр.

1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Фашистик хәрби суд аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше» алып баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.

1956 елның 2 февралендә СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән Муса Җәлилгә Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелде, ә әсирлектә тудырган поэтик иҗаты - бөтен дөньяга мәшһүр «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясенә лаек булды.

«Моабит дәфтәрләре» - Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Моабит шигырьләрендә шагыйрьнең шәхси образы, кичерешләре, фәлсәфи уйланулары аша кеше рухының бөеклеге, куркусызлыгы, гуманистик табигате, гаделлек һәм хаклык тантанасына якты ышанычы, туган иленә, туган халкына чиксез мәхәббәте гаҗәеп зур эмоциональ көч һәм сәнгатьчә камиллек белән гәүдәләнә.

Моабит шигырьләре шагыйрьне әдәбиятның бөтен дөнья орбитасына алып чыкты. Бу шигырьләр, СССРдагы барлык милли телләргә тәрҗемә ителүдән тыш, инглиз, француз, испан, немец, гарәп, япон, венгр, румын, чех, корея һәм башка чит ил халыклары телләрендә дә кат-кат басылдылар.

М. Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.

М. Җәлил 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены иде

Автор Маканова Мадина Миннебаевна
Дата добавления 05.01.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел
Просмотров 3357
Номер материала 32418
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓