Главная / Другое / Презентация на тему "Без - Тукайлы халык!" ( 10 класс)

Презентация на тему "Без - Тукайлы халык!" ( 10 класс)

Без – Тукайлы халык! МБОУ «Икшурминская кадетская школа – интернат имени Байк...
Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән якыннан таныштыру ; Укучыларда патриоти...
Тукай! Бу сүзне ишетү белән күңелдә ниндидер илаһилык, аңлатмаслык илһам, рух...
Татар халык шагыйре Габдулла Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев) 1886 е...
Г. Тукайның әнисе Бибимәмдүдә Зиннәтулла кызы (1864-1890). Г. Тукайның әтисе ...
Г. Тукайның ана башка, ата бер апасы Газизә Зәбирова (1877-1963). Г. Тукайның...
Тукайның Өчиледән Кырлайга китүе.
Кырлайда Сәгъди (Шәмсетдин улы Сәгъдетдин) абзый йорты (реставрация). Г. Тука...
1895 ел башыннан Тукай Уральск шәһәрендә яшәүче туганнары гаиләсендә тәрбиялә...
Уральскидагы әдәби-мәдәни хәрәкәт Тукай тормышында хәлиткеч роль уйный. 1905 ...
Казанда “Болгар” номерлары. (Хәзерге Татарстан белән Киров (Мәскәү) урамнары ...
Ул үлемсез әсәрләренең күбесен Казанда яза; профессиональ революционерлар даи...
Габдулла Тукай 1913 елның 15 апрелендә Казанда үпкә авыруыннан вафат була. Ту...
Казанның яңа бистә зиратында Тукай кабере
Тукай көне – шигырь бәйрәме «Сөй гомерне...» Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй ха...
Бөек Тукайга булган мәхәббәт белән сугарылган шигырьләр... Апрель Җиһан буйла...
Тукай туган көн- Туган тел көне. И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,...
1 из 17

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Без – Тукайлы халык! МБОУ «Икшурминская кадетская школа – интернат имени Байкиев
Описание слайда:

Без – Тукайлы халык! МБОУ «Икшурминская кадетская школа – интернат имени Байкиева К.С. Сабинского муниципального района Республики Татарстан» Автор : Маканова Мадина Миннебаевна

№ слайда 2 Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән якыннан таныштыру ; Укучыларда патриотик һ
Описание слайда:

Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән якыннан таныштыру ; Укучыларда патриотик һәм гражданлык хисләре тәрбияләү. Максат:

№ слайда 3 Тукай! Бу сүзне ишетү белән күңелдә ниндидер илаһилык, аңлатмаслык илһам, рухи н
Описание слайда:

Тукай! Бу сүзне ишетү белән күңелдә ниндидер илаһилык, аңлатмаслык илһам, рухи нур барлыкка килә. Тукай иҗаты Җиһанга ямь, яктылык чыганагы, яшәү көче бөркеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Кереш:

№ слайда 4 Татар халык шагыйре Габдулла Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев) 1886 елны
Описание слайда:

Татар халык шагыйре Габдулла Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев) 1886 елның 14 апрелендә элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте (ТАССР Арча районы) Кушлавыч авылында туа. Кечкенәдән ятим калган Габдулла, кулдан-кулга йөреп, балачагын Сасна, Өчиле, Кырлай авылларында уздыра. Башлангыч белемне Кырлай авылы мәдрәсәсендә ала. . Кушлавычта шагыйрь туган йорт.

№ слайда 5 Г. Тукайның әнисе Бибимәмдүдә Зиннәтулла кызы (1864-1890). Г. Тукайның әтисе Мөх
Описание слайда:

Г. Тукайның әнисе Бибимәмдүдә Зиннәтулла кызы (1864-1890). Г. Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф мулла (1842/1843-1886).

№ слайда 6 Г. Тукайның ана башка, ата бер апасы Газизә Зәбирова (1877-1963). Г. Тукайның ап
Описание слайда:

Г. Тукайның ана башка, ата бер апасы Газизә Зәбирова (1877-1963). Г. Тукайның апасы (әнисенең сеңлесе) Саҗидә.

№ слайда 7 Тукайның Өчиледән Кырлайга китүе.
Описание слайда:

Тукайның Өчиледән Кырлайга китүе.

№ слайда 8 Кырлайда Сәгъди (Шәмсетдин улы Сәгъдетдин) абзый йорты (реставрация). Г. Тукай м
Описание слайда:

Кырлайда Сәгъди (Шәмсетдин улы Сәгъдетдин) абзый йорты (реставрация). Г. Тукай монда 1892 елның җәеннән 1894 елның көзенә кадәр яши.

№ слайда 9 1895 ел башыннан Тукай Уральск шәһәрендә яшәүче туганнары гаиләсендә тәрбияләнә.
Описание слайда:

1895 ел башыннан Тукай Уральск шәһәрендә яшәүче туганнары гаиләсендә тәрбияләнә. Биредә ул татар халык иҗатын һәм әдәбиятын җентекләп өйрәнә, гарәп, фарсы, төрек, рус һәм башка халыкларның әдәбиятлары белән таныша, рус теле аркылы Көнбатыш классик әдәбияты казанышларын үзләштерә. Үзе дә беренче шигырьләрен иҗат итә.

№ слайда 10 Уральскидагы әдәби-мәдәни хәрәкәт Тукай тормышында хәлиткеч роль уйный. 1905 елг
Описание слайда:

Уральскидагы әдәби-мәдәни хәрәкәт Тукай тормышында хәлиткеч роль уйный. 1905 елгы революция дулкыны белән зур әдәбиятка килеп кергән әдип монда җәмәгать эшлеклесе, журналист, тәрҗемәче һәм шагыйрь буларак формалаша. Тукайның Уральскида (Җаекта) типографиядә эшләгән вакытында төшкән фоторәсеме. 1905 ел.

№ слайда 11 Казанда “Болгар” номерлары. (Хәзерге Татарстан белән Киров (Мәскәү) урамнары чат
Описание слайда:

Казанда “Болгар” номерлары. (Хәзерге Татарстан белән Киров (Мәскәү) урамнары чатындагы бина). 1907 елның көзендә Уральскидан (Җаектан) килгәч, Г. Тукай шушы мосафирханәгә туктала һәм, кыска вакытлы күченүләрне исәпләмәгәндә, анда 1912 елның декабренә кадәр яши. 1907 елның көзендә Тукай Казанга кайта.

№ слайда 12 Ул үлемсез әсәрләренең күбесен Казанда яза; профессиональ революционерлар даирәс
Описание слайда:

Ул үлемсез әсәрләренең күбесен Казанда яза; профессиональ революционерлар даирәсенә керә; татар культурасының революцион-демо-кратик канатын җитәкләүгә алына. Шагыйрьнең сугышчан шигърияте һәм иҗтимагый, әдәби процессларның иң четерекле проблемаларына багышланган публицистик чыгышлары әдәби-мәдәни хәрәкәтнең төп юнәлешен билгеләүче көчкә әверелә. Г. Тукай 1907-1909 елларда Казанда чыккан “Әльислах” газетасы идарәсендә. Уңнан сулга: Г. Тукай, И. Әмирхан, Ф. Әмирхан, К. Бәкер, В. Бәхтияров.

№ слайда 13 Габдулла Тукай 1913 елның 15 апрелендә Казанда үпкә авыруыннан вафат була. Тукай
Описание слайда:

Габдулла Тукай 1913 елның 15 апрелендә Казанда үпкә авыруыннан вафат була. Тукай татар халкының яңа реалистик әдәбиятына һәм хәзерге заман татар әдәби теленә нигез салучы булды. Шагыйрь иҗтимагый прогресска хезмәт итүне үзенең гражданлык бурычы итеп санады; кыска гына гомер юлында күпкырлы иҗаты белән татар культурасы тарихында яңа эпоха ачты.

№ слайда 14 Казанның яңа бистә зиратында Тукай кабере
Описание слайда:

Казанның яңа бистә зиратында Тукай кабере

№ слайда 15 Тукай көне – шигырь бәйрәме «Сөй гомерне...» Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халык
Описание слайда:

Тукай көне – шигырь бәйрәме «Сөй гомерне...» Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын, Без үләрбез, билгеле, тик үкенечкә калмасын. Киң күңелле бул эчеңнән, мыскыл ишетсәң, «вак» диген, Таптасыннар, хурласыннар, тик җаның хурланмасын.

№ слайда 16 Бөек Тукайга булган мәхәббәт белән сугарылган шигырьләр... Апрель Җиһан буйлап а
Описание слайда:

Бөек Тукайга булган мәхәббәт белән сугарылган шигырьләр... Апрель Җиһан буйлап апрель килә, Туган телне көйли-көйли. Җырчы кошлар – сандугачлар Өй артында нидер сөйли. Агачлар да бөреләр дә- Бер-берсенә пышылдаша. Гөрләвекләр йөгереп уза Сукмаклар һәм кырлар аша. Апрель ае – шигъриятле, Язларның иң гүзәл ае. Җырлы - моңлы һәм илһамлы, Ана телле Ткай ае. Сәрия Хафизова.

№ слайда 17 Тукай туган көн- Туган тел көне. И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең, Ке
Описание слайда:

Тукай туган көн- Туган тел көне. И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең, Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем. И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам: Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам! И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән. Г. Тукай

Презентация на тему "Без - Тукайлы халык!" ( 10 класс)
  • Другое
Описание:

Татар халык шагыйре Габдулла Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев) 1886 елның 14 апрелендә элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте (ТАССР Арча районы) Кушлавыч авылында туа. Кечкенәдән ятим калган Габдулла, кулдан-кулга йөреп, балачагын Сасна, Өчиле, Кырлай авылларында уздыра. Башлангыч белемне Кырлай авылы мәдрәсәсендә ала.

     1895 ел башыннан Тукай Уральск шәһәрендә яшәүче туганнары гаиләсендә тәрбияләнә. Биредә ул татар халык иҗатын һәм әдәбиятын җентекләп өйрәнә, гарәп, фарсы, төрек, рус һәм башка халыкларның әдәбиятлары белән таныша, рус теле аркылы Көнбатыш классик әдәбияты казанышларын үзләштерә. Үзе дә беренче шигырьләрен иҗат итә.

     Уральскидагы әдәби-мәдәни хәрәкәт Тукай тормышында хәлиткеч роль уйный. 1905 елгы революция дулкыны белән зур әдәбиятка килеп кергән әдип монда җәмәгать эшлеклесе, журналист, тәрҗемәче һәм шагыйрь буларак формалаша.

     1907 елның көзендә Тукай Казанга кайта. Ул үлемсез әсәрләренең күбесен шушында яза; профессиональ революционерлар даирәсенә керә; татар культурасының революцион-демо-кратик канатын җитәкләүгә алына. Шагыйрьнең сугышчан шигърияте һәм иҗтимагый, әдәби процессларның иң четерекле проблемаларына багышланган публицистик чыгышлары әдәби-мәдәни хәрәкәтнең төп юнәлешен билгеләүче көчкә әверелә.
      Габдулла Тукай 1913 елның 15 апрелендә Казанда үпкә авыруыннан вафат була. Тукай татар халкының яңа реалистик әдәбиятына һәм хәзерге заман татар әдәби теленә нигез салучы булды. Шагыйрь  иҗтимагый  прогресска  хезмәт  итүне  үзенең  гражданлык бурычы итеп санады; кыска гына гомер юлында күпкырлы иҗаты белән татар культурасы тарихында яңа эпоха ачты.

      Г. Тукайны башка милләт халыклары да үз итә. 1986 елда, шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан, Берләшкән Милләтләр Оешмасының Мәгариф, фән һәм культура буенча комитеты (ЮНЕСКО) бу бәйрәмне халыкара күләмдә билгеләп үтте.

Автор Маканова Мадина Миннебаевна
Дата добавления 05.01.2015
Раздел Другое
Подраздел
Просмотров 525
Номер материала 32268
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓