Главная / Другое / Презентация на тему Заһир Бигиев -күренекле мәгърифәтче "(9 класс)

Презентация на тему Заһир Бигиев -күренекле мәгърифәтче "(9 класс)

(1870-1902) Заһир Бигиев
Тормыш баскычы Заһир(Тулы исеме: Мөхәммәдзаһир) Ярулла улы Бигиев 1870 елның ...
«Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә» әсәрен бастыру нияте белән,Заһир Бигиев, 1886 ел...
3.Бигиев 1893 елның җәендә — Урта Азия халыкларының тормышын, культурасын якы...
3.Бигиев әсәрләре, дөньяга чыккан елларында ук, татар әдәбиятында яңа күренеш...
1 из 5

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 (1870-1902) Заһир Бигиев
Описание слайда:

(1870-1902) Заһир Бигиев

№ слайда 2 Тормыш баскычы Заһир(Тулы исеме: Мөхәммәдзаһир) Ярулла улы Бигиев 1870 елның 22
Описание слайда:

Тормыш баскычы Заһир(Тулы исеме: Мөхәммәдзаһир) Ярулла улы Бигиев 1870 елның 22 сентябрендә Ростов-Дон шәһәрендә мулла гаиләсендә туа. Аның әтисе — Ярулла Бигиев — Пенза губернасының Чембар өязе Кикин авылыннан Ростов-Донга килеп урнашкан була. Башлангыч белемне Заһир рус мәктәбендә ала. Шул ук елларда Заһир матур әдәбият белән дә кызыксына башлый. Атасы үлгәч, анасы Фатыйма аны, рус мәктәбеннән алып, мәдрәсәгә бирә. Биредә ул, дин сабаклары белән бергә, гарәп, фарсы телләрен өйрәнә, матур әдәбият белән кызыксынуын дәвам итә, рус һәм француз язучылары әсәрләрен яратып укый. Матур әдәбиятка мәхәббәт аңарда иҗат теләге уята. Ңәтиҗәдә, 16-17 яшьләрендә үк инде ул «Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә» детектив романын яза.

№ слайда 3 «Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә» әсәрен бастыру нияте белән,Заһир Бигиев, 1886 елда
Описание слайда:

«Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә» әсәрен бастыру нияте белән,Заһир Бигиев, 1886 елда Казанга килә. Шунда Күл буе мәдрәсәсендә укырга кала. 1890 елда үзенең «Гөнаһы кәбаир» («Зур гөнаһлар») романын бастырып чыгара. 1891—1892 елларда «Гөнаһе кәбаир»нең дәвамы булган «Катилә» һәм «Мөртәд» романнарын яза. Әмма алар, Казандагы «Китап» нәшриятына тапшырылсалар да, дөнья күрми калалар. Бу хакта 1908 елда «Яшен» журналында басылган «Төшемдә күргәннәрем» дигән фельетонында Г.Тукай бик ачынып яза. 1891 елда мәдрәсәне тәмамлагач, 3.Бигиев Ростов-Донга кайта һәм анда мулла була. Бер үк вакытта ул дөньяви белемен күтәрә, күп вакытын шәһәр китапханәсендә үткәрә. Иҗат эшен дәвам итә.

№ слайда 4 3.Бигиев 1893 елның җәендә — Урта Азия халыкларының тормышын, культурасын якынна
Описание слайда:

3.Бигиев 1893 елның җәендә — Урта Азия халыкларының тормышын, культурасын якыннанрак белү теләге белән — Бохара, Сәмәрканд якларына китә. Бу сәяхәте вакытында күргәннәрен «Мавәраэннәһердә сәяхәт» исемле сәяхатнамәсендә яза. Әсәр 1908 елда басыла. Урта Азиядән 3.Бигиев өметләре җимерелеп, күңел төшенкелегенә бирелеп кайта. Чөнки ул һәр җирдә гаделсезлек күрә, әмма аннан котылу юлларын таба алмый. Әдип 1902 елда Ростов-Донда вафат була.

№ слайда 5 3.Бигиев әсәрләре, дөньяга чыккан елларында ук, татар әдәбиятында яңа күренеш ди
Описание слайда:

3.Бигиев әсәрләре, дөньяга чыккан елларында ук, татар әдәбиятында яңа күренеш дип бәяләнәләр. Мәсәлән, «Гөнаһе кәбаир» романы басылгач, матбугат аны эчтәлеге, теле буенча яңа әдәби юнәлеш җимеше дип бәяли. «Мәрхүм Мөхәммәтзаһир әфәндегә» дигән шигырендә (1908) Г.Тукай 3.Бигиев иҗатына югары бәя бирә. Ф.Әмирхан «Әдәбиятка гаид»,(1908) һәм «Мавәраэннәһердә сәяхәт» (1908) исемле мәкаләләрендә 3.Бигиев әсәрләренең татар әдәбияты тарихындагы урынын ачыклый, мәгърифәтче әдипнең аерым әсәрләренә төпле анализ ясый, аларның идея-проблематик һәм жанр яңалыгын ача.

Презентация на тему Заһир Бигиев -күренекле мәгърифәтче "(9 класс)
  • Другое
Описание:

Заһир(Тулы исеме: Мөхәммәдзаһир) ЯруллаулыБигиев 1870 елның 22 сентябрендә Ростов-Дон шәһәрендәмулла гаиләсендә туа. Аның әтисе ЯруллаБигиев — Пенза губернасының Чембарөязе КикинавылыннанРостов-Донгакилепурнашканбула. БашлангычбелемнеЗаһир рус мәктәбендә ала. ШулукеллардаЗаһир матурәдәбият белән дә кызыксынабашлый. Атасыүлгәч, анасыФатыймааны, рус мәктәбеннән алып, мәдрәсәгә бирә. Биредә ул, дин сабакларыбелән бергә, гарәп, фарсы телләрен өйрәнә, матурәдәбият белән кызыксынуындәвам итә, рус һәм француз язучыларыәсәрләрен яратыпукый. Матурәдәбиятка мәхәббәт аңарда иҗат теләге уята. Ңәтиҗәдә, 16-17 яшьләрендә үк индеул «Өлүф, яки гүзәл кызХәдичә» детектив романын яза.

Автор Халилова Ляйсан Хорматулловна
Дата добавления 04.01.2015
Раздел Другое
Подраздел
Просмотров 1037
Номер материала 25440
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓