Главная / Другое / План урока по татарскому языку на тему "Шамил Бариев"

План урока по татарскому языку на тему "Шамил Бариев"

Явлаштау урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Гөлназ Хәмит кызының түгәрәк планы.


Үз ягыма кайтсам” көе уйнатыла.


  • Без һәммәбез җирдә берәү генә,

Беркемнең юк җирдә алмашы.

Кабатланмас үз язмышы белән,

Туа җиргә адәм баласы.


Гомерләрнең соңгы киче җитәр,

Гел төшлектә тормас көннәр дә.

Кояш баткач, шәфәкъ аллангандай,

Сызылып калса иде эзләр дә.

Һәр төбәкнең бик матур кешеләре бар. Төскә-биткә генә түгел, күркәм эшләре, тоткан кыйблалары белән киләчәк буыннарга тирән эз калдырган шәхесләр яши.

Укучылар үзебезнең яктан чыккан күренекле шәхесләрдән кемнәрне беләсез?

(Шәүкәт Биктимеров, Фәүзия Бәйрәмова, Шамил Бариев,

Рөстәм Миннеханов)


Әйе, болар барысы да без горурланып безнең якташлар дип әйтә алырлык кешеләр. Ә без бу шәхесләрнең берсенә Шамил Бариевка тукталырбыз. Аның иҗаты белән танышырбыз.

Ни өчен мин бүгенге түгәрәкне мәшһүр кешеләребез арасында үзенең бөтен көчен, дәртен, дәрманын театрга багышлаган Шамил Бариевка багышладым соң?


(Җаваплар тыңлана)


Чөнки без түгәрәктә сәхнәдә үзеңне тоту, сәхнә теленә, матур сөйләмгә өйрәнәбез. Ә Шамил Бариев үзенең бөтен эш-гамәлләре белән безгә үрнәк булып торырлык.

Ә без аның турында нәрсәләр беләбез соң?


Тамчыгөл:

  • Шамил Бариевның әтисе Мәсгут абый 1958 нче елда Явлаштау авылына мәктәп директоры итеп билгеләнә. Алар биредә гаиләләре белән 4 ел яшиләр. Безнең авылны бик яраталар. Явлаштаудагы дуслары белән авылдан киткәч тә бик озак еллар һәм хәзер дә элемтәдә торалар. Шамил Бариев Явлаштауда куйган соңгы гаилә концертында бу авылны онытмавын, гел сагынып искә алуын әйтә. Ә инде абыйсы Раиф Бариев “Җырга әйләнгән гомер - мизгел” китабында Явлаштау авылында узган балачак елларын бик сагынып тасфирлавы моны тагы бер кат раслый.

  • Укучылар әйдәгез әле шушы китаптан аларның истәлекләрен тыңлап китик әле.


Нәргизә:

  • Әтигә дә район мәгариф бүлегендә тимер юлга якын авылларның берсенә - Явлаштауга күчәргә тәкъдим ясаганнар икән. Ул: “Балаларга да кайтып йөрергә якын булыр”, - дип риза булган. Бу хәбәрне баштарак авыр кабул итсәк тә, ияләндек тагы – күчәргә икән күчәргә!

  • Әти бездән алдарак китеп Явлаштауда эшли башлады, еш кына кайтып та йөри. Бер киткәндә ул безгә эш биреп калдырды. Озак та үтмичә, кире әйләнеп кайтты- эш эшләнмәгән. Әти безне ачуланды, тагын эш кушты да китеп барды. Ул вакытта Мишәдә чабак яхшы чиертә иде. Шамил энем белән без тагын су буена йөгердек. Ә әти тагын борылып кайткан. Курыктык, эләгә инде безгә, дип. Юк әти артык каты ачуланмады. Ул без күчәсе авылны күрсәтеп алып кайтырга дип, кире борылган икән. Киттек өчәүләп мәктәп атына утырып. Безгә авыл бик ошады, иң беренче танышкан дусларыбыз Шәкүр белән Бәкер булды.


(Ике малай керәләр)


Шәкүр:

  • Шамил чык әле, чык!

Бәкер:

  • Күрше без сине алмага кердек.


Шәмсенур:


  • И-и күршеләр кергән икән. Ни эш бетереп йөрисез, балакайларым?

Шәкүр:

- Шәмсенур апа, без Шамилне балык тотарга алып бармакчы идек

Бәкер:

-Үзе өйдәме соң, әллә йокыдан тормадымы әле?

Шәмсенур:

  • Торды, торды ничек бу вакытта йоклап ятсын ди инде. Шамил улым иптәшләрең чакыра.

Шамил:

-Әү, әни. Ә шәкүр белән Бәкер икән. Сәлам малайлар.(Күрешә)

Бәкер:

  • Шамил әйдә балыкка барабыз, Мишә буендагы рәхәтлекне күрсәң.

Шәкүр:

  • Бар, абыеңны да чакыр. Бергә-бергә күңеллерәк булыр.

Шәмсенур:

  • И-и улым мин аны су буена казлар куарга төшереп җибәргән идем. Ул бүтән юлы барыр инде яме.

Шамил:

  • Ярар әни.

Шәкүр:

  • Яшътиләр кая барабыз ике километргамы, әллә түбән оч болынынамы.

Бәкер:

  • Бака урамы тирәсендә дә бик шәп чиртә балык, андагы балыкның зурлыгы. Шамил син чиләк алырсың инде.

Шамил:

  • Ярар. Сез кая барабыз дип әйтәсез мин сезнең белән. Сез бит бу җирләрне миңа караганда яхшырак беләсез. Ярар әни мин киттем яме.

Шәмсенур:

  • Исән-сау йөрегез балалар. Шәкүр Бәкер сез бер үк Шамилнең үзен генә калдырмагыз.

(Китәләр)

Шәмсенур:

  • Аллага шөкер уңдык күршеләрдән, бик куркып кына килгән идем. Балаларым да ияләнде. Авыл кешеләре дә үз итте безне. Гел шулай гына була күрсен.


(Кереп китә)



- Син яшәгән урам Елга буе

Йөртә хәзер синең исемне.

Урамыңнан узган чакта Шамил

Күргән булабыз күк үзеңне.


  • Әйе. Ул яшәгән урам һәм безнең мәктәп урнашкан урам Шамил Бариев исемен йөртә. Ә аны күршеләре, классташлары шушы шигырьдәгечә искә ала. Мин бөек шәхесләребез турында уйлаганда алар каян көч ала икән дип уйлыйм. Ул көчне классташларыннан, гаиләсеннән якын кешеләреннән алгандыр. Безнең бүгенге түгәрәккә Шамил Бариев белән бергә укыган, бергә уйнап үскән классташы Вәсилә апа Әхмәтова да килде, хәзер балачак хәтирәләрен искә алу өчен сүзне аңа бирзбез.


(Вәсилә апа сөйли)


Сораулар:

-Вәсилә апа без карточкаларыннан аның моңсу карашлы икәнен күрәбез, ә балачак та ул нинди иде?

- Сез алар белән нинди уеннар уйный идегез?

- Алар ничәнче класстан соң күчеп киттеләр?



Мәктәбебездә бик бай мәгълүмат һәм борынгы әйберләр туплаган музей эшли. Аның бер өлеше Әамил Бариевка багышланган.


(Музей турында сөйли. Фаизова Әлфинә)


Татар тетары

Татар моңы

Йөрәгеңә үтеп кере дә

Нурландырыр керсез күңелеңне

Усаллыкның калмас кере дә

Кара әле бер син татар театрын

Кара әле күңелең яктырсын

Күңелеңдә булган сагыш моңнар

Татар җыры белән басылсын


  • Шамил Бариев уйнаган спектакльләр күп, сез аның нинди роль башкарганын әйтә алырсыз микән?


(Спектакльдән карточкалар күрсәтелә)

Кияү белән кәләш” (Муз. уйный)

Шамил Барив театрда гына уйнамаган, ә матур, моңлы итеп җырлаган. Хәзер аның мирасын Айгөл Бариева Дәвам итә. Ул да авылдашлары белән очрашып, аралашып яши.

Ә тәгәрәкне Фирдәвес Хәйруллина сүзләре белән тәмамлыйсым килә.

Җыры, мәхәббәте, кабатланмас иҗади чисталыгы, күңеленең, җанының аклыгы мәңгелеккә калды. Шамил кебек чиста күңелле кешеләргә яшәве авыр бу дөньяда. Намусына каршы бармаучыларга, һәрчак үзе булып кала белүчеләргә...

Тирә-юньдәге гаделсезлеккә җаны белән борчыла, ләкин беркайчан да бу проблеманы кеше өстенә өйми, киресенчә үзенә җыйды

Әйе, ул шундый иде.”


Түгәрәгебез ахырында барыгызга да бик зур рәхмәт. Ә Вәсилә апабызга очрашу истәлеге тпшырабыз һәм түгәрәкне Айгөл Бариева һәм Шамил Бариев җыры белән тәмамлыйбыз.

Яңа ел җыры”




План урока по татарскому языку на тему "Шамил Бариев"
  • Другое
Описание:

“Үз ягыма кайтсам” көе уйнатыла.

 

-        Без һәммәбез җирдә берәү генә,

Беркемнең юк җирдә алмашы.

Кабатланмас үз язмышы белән,

Туа җиргә адәм баласы.

 

Гомерләрнең соңгы киче җитәр,

Гел төшлектә тормас көннәр дә.

Кояш баткач, шәфәкъ аллангандай,

Сызылып калса иде эзләр дә.

Һәр төбәкнең бик матур кешеләре бар. Төскә-биткә генә түгел, күркәм эшләре, тоткан кыйблалары белән киләчәк буыннарга тирән эз калдырган шәхесләр яши.

Укучылар үзебезнең яктан чыккан күренекле шәхесләрдән кемнәрне беләсез?

 

(Шәүкәт Биктимеров, Фәүзия Бәйрәмова, Шамил Бариев,

Рөстәм Миннеханов)

 

Әйе, болар барысы да без горурланып безнең якташлар дип әйтә алырлык кешеләр. Ә без бу шәхесләрнең берсенә Шамил Бариевка тукталырбыз. Аның иҗаты белән танышырбыз.

Ни өчен мин бүгенге түгәрәкне мәшһүр кешеләребез арасында үзенең бөтен көчен, дәртен, дәрманын театрга багышлаган Шамил Бариевка багышладым соң?

 

(Җаваплар тыңлана)

 

Чөнки без түгәрәктә сәхнәдә үзеңне тоту, сәхнә теленә, матур сөйләмгә өйрәнәбез. Ә Шамил Бариев үзенең бөтен эш-гамәлләре белән  безгә үрнәк булып торырлык.

Ә без аның турында нәрсәләр беләбез соң?

 

Тамчыгөл:

-        Шамил Бариевның әтисе Мәсгут абый 1958 нче елда Явлаштау авылына мәктәп директоры итеп билгеләнә. Алар биредә гаиләләре белән 4 ел яшиләр. Безнең авылны бик яраталар. Явлаштаудагы дуслары белән авылдан киткәч тә бик озак еллар  һәм хәзер дә элемтәдә торалар. Шамил Бариев Явлаштауда куйган соңгы гаилә концертында бу авылны онытмавын, гел сагынып искә алуын әйтә. Ә инде абыйсы Раиф Бариев “Җырга әйләнгән гомер - мизгел” китабында Явлаштау авылында узган балачак елларын бик сагынып тасфирлавы моны тагы бер кат раслый.

 

-        Укучылар  әйдәгез әле шушы китаптан аларның истәлекләрен тыңлап китик әле.

 

Нәргизә:

-        Әтигә дә район мәгариф бүлегендә тимер юлга якын авылларның берсенә - Явлаштауга күчәргә тәкъдим ясаганнар икән. Ул: “Балаларга да кайтып йөрергә якын  булыр”, - дип риза булган. Бу хәбәрне баштарак авыр кабул итсәк тә, ияләндек тагы – күчәргә икән күчәргә!

-        Әти бездән алдарак китеп Явлаштауда эшли башлады, еш кына кайтып та йөри. Бер киткәндә ул безгә эш биреп калдырды. Озак та үтмичә, кире әйләнеп кайтты- эш эшләнмәгән. Әти безне ачуланды, тагын эш кушты да китеп барды. Ул вакытта Мишәдә чабак яхшы чиертә иде. Шамил энем белән без тагын су буена йөгердек. Ә әти тагын борылып кайткан. Курыктык, эләгә инде безгә, дип. Юк әти артык каты ачуланмады. Ул без күчәсе авылны күрсәтеп алып кайтырга дип, кире борылган икән. Киттек өчәүләп мәктәп атына утырып. Безгә авыл бик ошады, иң беренче танышкан дусларыбыз Шәкүр белән Бәкер булды.

 

(Ике малай керәләр)

 

Шәкүр:

-        Шамил чык әле, чык!

Бәкер:

-        Күрше без сине алмага кердек.

 

Шәмсенур:

 

-        И-и күршеләр кергән икән. Ни эш бетереп йөрисез, балакайларым?

Шәкүр:

- Шәмсенур апа, без Шамилне балык тотарга алып бармакчы идек

Бәкер:

-Үзе өйдәме соң, әллә йокыдан тормадымы әле?

Шәмсенур:

-        Торды, торды ничек бу вакытта йоклап ятсын ди инде. Шамил улым иптәшләрең чакыра.

Шамил:

-Әү, әни. Ә шәкүр белән Бәкер икән. Сәлам малайлар.(Күрешә)

Бәкер:

-        Шамил әйдә балыкка барабыз, Мишә буендагы рәхәтлекне күрсәң.

Шәкүр:

-        Бар, абыеңны да чакыр. Бергә-бергә күңеллерәк булыр.

Шәмсенур:

-        И-и улым мин аны су буена казлар куарга төшереп җибәргән идем. Ул бүтән юлы барыр инде яме.

Шамил:

-        Ярар әни.

Шәкүр:

-        Яшътиләр кая барабыз ике километргамы, әллә түбән оч болынынамы.

Бәкер:

-        Бака урамы тирәсендә дә бик шәп чиртә балык, андагы балыкның зурлыгы. Шамил син чиләк алырсың инде.

Шамил:

-        Ярар. Сез кая барабыз дип әйтәсез мин сезнең белән. Сез бит бу җирләрне миңа караганда яхшырак беләсез. Ярар әни мин киттем яме.

Шәмсенур:

-        Исән-сау йөрегез балалар. Шәкүр Бәкер сез бер үк Шамилнең үзен генә калдырмагыз.

 (Китәләр)

Шәмсенур:

-        Аллага шөкер уңдык күршеләрдән, бик куркып кына килгән идем. Балаларым да ияләнде. Авыл кешеләре дә үз итте безне. Гел шулай гына була күрсен.

 

(Кереп китә)

 

 

- Син яшәгән урам Елга буе

Йөртә хәзер синең исемне.

Урамыңнан узган чакта Шамил

Күргән булабыз күк үзеңне.

 

-        Әйе. Ул яшәгән урам һәм безнең мәктәп урнашкан урам Шамил Бариев исемен йөртә. Ә аны күршеләре, классташлары шушы шигырьдәгечә искә ала. Мин бөек шәхесләребез турында уйлаганда алар каян көч ала икән дип уйлыйм. Ул көчне классташларыннан, гаиләсеннән якын кешеләреннән алгандыр. Безнең бүгенге түгәрәккә Шамил Бариев белән бергә укыган, бергә уйнап үскән классташы Вәсилә апа Әхмәтова да килде, хәзер балачак хәтирәләрен искә алу өчен сүзне аңа бирзбез.

 

(Вәсилә апа сөйли)

 

Сораулар:

-Вәсилә апа без карточкаларыннан аның моңсу карашлы икәнен күрәбез, ә балачак та ул нинди иде?

- Сез алар белән нинди уеннар уйный идегез?

- Алар ничәнче класстан соң күчеп киттеләр?

 

 

Мәктәбебездә бик бай мәгълүмат һәм борынгы әйберләр туплаган музей эшли. Аның бер өлеше Әамил Бариевка багышланган.

 

(Музей турында сөйли. Фаизова Әлфинә)

 

Татар тетары

Татар  моңы

Йөрәгеңә үтеп кере дә

Нурландырыр керсез күңелеңне

Усаллыкның калмас кере дә

Кара әле бер син татар театрын

Кара әле күңелең яктырсын

Күңелеңдә булган сагыш моңнар

Татар җыры белән басылсын

 

-        Шамил Бариев уйнаган спектакльләр күп, сез аның нинди роль башкарганын әйтә алырсыз микән?

 

(Спектакльдән карточкалар күрсәтелә)

“Кияү белән кәләш” (Муз. уйный)

 Шамил Барив театрда гына уйнамаган, ә матур, моңлы итеп җырлаган. Хәзер аның мирасын Айгөл Бариева Дәвам итә. Ул да авылдашлары белән очрашып, аралашып яши.

Ә тәгәрәкне Фирдәвес Хәйруллина сүзләре белән тәмамлыйсым килә.

“Җыры, мәхәббәте, кабатланмас иҗади чисталыгы, күңеленең, җанының аклыгы мәңгелеккә калды. Шамил кебек чиста күңелле кешеләргә яшәве авыр бу дөньяда. Намусына каршы бармаучыларга, һәрчак үзе булып кала белүчеләргә...

Тирә-юньдәге гаделсезлеккә җаны белән борчыла, ләкин беркайчан да бу проблеманы кеше өстенә өйми, киресенчә үзенә җыйды

Әйе, ул шундый иде.”

 

Түгәрәгебез ахырында барыгызга да бик зур рәхмәт. Ә Вәсилә апабызга очрашу истәлеге тпшырабыз һәм түгәрәкне Айгөл Бариева һәм Шамил Бариев җыры белән тәмамлыйбыз.

“Яңа ел җыры”

 

 

 

 

 

Автор Галиева Гульназ Хамитовна
Дата добавления 19.11.2014
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров 496
Номер материала 3805
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓




Похожие материалы