Главная / Другое / План урока по татарскому языку для 4 класса "Сыйфат.Матур сүз төркеме"

План урока по татарскому языку для 4 класса "Сыйфат.Матур сүз төркеме"

Максат:1)Укучыларның сыйфат турында белемнәрен тирәнәйтү; сыйфат дәрәҗәләре турында белемнәрне камилләштерү; язма һәм телдән сөйләмдә урынлы куллануга өйрәтү;

2) Танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне үстерү.

3) Укучыларны туган телнең матурлыгын күрә, тоя белергә өйрәтү;туган телгә, Габдулла Тукай иҗатына кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: карточкалар, мультимедия проектор, электрон презентация.

Дәреснең планы.

1.Оештыру моменты:

1)Исәнләшү;

2)өй эшен тикшерү: 189 нчы күнегү(күп нокталар урынына тиешле сыйфатларны куеп языгыз.)

Кышның җилсез көне.Ак күбәләктәй карлар җир өстенә куналар. Зәп-зәңгәр күк йөзен болыт каплап ала. Кар балаларның алсу битләренә, кара керфекләренә куна. Ә чана шуучы балалар шуңа куаналар.

2.Актуальләштерү:

1.Үткән дәресне кабатлау:

-Укучылар без алдагы дәресләрдә нинди сүз төркемен өйрәндек?

-Сыйфат.

- Сыйфатны иң матур сүз төркеме  дип әйтәләр. Ни өчен дип уйлыйсыз?

- Чөнки сыйфат предметның билгесен белдерә. Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирә.                                      

-Сыйфатларны ни өчен кулланабыз?

Укуч.: Предметны матурлый.

- Дөрес, сыйфат исемне ачыклап, сөйләмне тулырак, матуррак ясый.

-Укучылар, сез сыйфат предметның билгесен белдерә дидегез. Ә нинди билгеләр ?

-Төсен, тәмен, размерын, күләмен, характерын .Билгеләрнең аермасын, аның дәрәҗәләре күрсәтә.

- Ә менә шул сыйфатлар турында тагы да нәрсә әйтеп була? ( билгеләре буенча алар төрле дәрәҗәдә кулланылган)

-Татар телендә бу күренеш ничек атала? (сыйфатлар дәрәҗәләре дип)

-- Ә хәзер укучылар презентациягә күз төшерик әле. Безнең алдыбызда сыйфатның дәрәҗәләре.

-Сез нинди дәрәҗәләрне беләсез , соң?

-Сыйфатларның гади дәрәҗәсе. Гади дәрәҗәдәге сыйфат предметның гадәти билгесен белдерә. Мәсәлән: ак кыш, кызыл алма, акыллы бала.

-Сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсе. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар предметтагы билгенең, икенче предметтагы шундый ук билгегә караганда, чагыштырмача артыграк булуын белдерәләр. Бу дәрәҗә –рак, -рәк кушымчалары белән белдерелә:баллы-баллырак, яшел- яшелрәк.

[К], [къ ] авазларына тәмамланган сыйфатларга чагыштыру дәрәҗәсе кушымчалары ялганганда, бу авазлар [ г ],[ гъ] белән алышына:биек-биегрәк, кызык- кызыграк.

- Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат бер предметтагы билгенең башка шундый ук предметтагы билгедән бик күпкә артык икәнлеген белдерә. Артыклык дәрәҗәсе төрлечә формалана:1) сыйфатның кабатланып килгән беренче авазына яки иҗегенә п яки м авазлары өстәлә: ап-ак, ямь-яшел. 2) иң, җете, үтә, дөм кебек кисәкчәләр ярдәмендә: иң зур, иң биек.3)бер үк сыйфатны кабатлау юлы белән.

-сыйфатларның кимлек дәрәҗәсендә сыйфатлар әйбердәге билгенең гадәттәгедән кимрәк булуын белдерә: (-гылт, -гелт, -кылт, -келт, -сыл, -сел, -су, -елҗем, -елтем, -ылтым)

Зәңгәрсу, саргылт, аксыл, сусыл, яшькелт

2.Биремнәр эшләү (5 нче слайд)

-укучылар презентациягә күз төшерик әле.Әсәрләрдән өзекләр бирелгән. Әйдәгез , әле укыйк. Бу әсәрләрнең авторы кем икән? Әсәрләрнең исемнәрен дә искә төшереп карыйк.

Әсәрләрнең исеме ничек? Кем язган?

1)И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле.

2)-Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә,

Мин туганга тик ике айлап булыр, я өч кенә...

3)-И куян, куркак куян, йомшак куян,

Моңланасың нинди хәсрәт, кайгыдан?

4)Кәҗә әйтә: “Сарык абзый, син көчлерәк”.

Сарык әйтә: “Син, сакалбай, гайрәтлерәк”.

5)Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта,

Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.

6)Чыгып баш калкыта сахрада уҗым,

Яшел хәтфә шикелле итә җем-җем.

(сахра-раздолье)

1)Укучы: Габдулла Тукай язган. Ул татар халкының бөек шагыйре. 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында туа.Бик иртә ятим кала.Ул бик күп шигырьләр, әкиятләр язып калдырган.

- 2011 нче ел Татарстанда- Габдулла Тукай елы итеп игълан ителде.

Аның “Туган тел” шигыре язылуга 2009 нчы елда 100 ел булды.

2)Карточкалар белән эш (өзекләрне уку, исемен әйтү)- (5 нче слайд)

-Ә хәзер сыйфатларны табыгыз, дәрәҗәләрен билгеләгез:

Туган, матур-гади дәрәҗәдә; бик кечкенә-артыклык дәрәҗәсе;

Куркак, йомшак- гади дәрәҗәдә; көчлерәк, гайрәтлерәк-чагыштыру дәрәҗәсендә; ак, тунлы- гади дәрәҗәдә; яшел- гади дәрәҗәдә.

-Укучылар, Габдулла Тукай әсәрләрендә сыйфатлар күпме? (Әйе) Ни өчен?

-Бөек шагыйребез үзенең әсәрләрендә сыйфатларны шактый күп һәм урынлы кулланган. Шуңа да аның әсәрләре кызыклы һәм эчтәлекле.

2) Физминутка (6 нчы слайд)

- Нинди әдәби геройларга бу сыйфатлар хас икән? Шулар белән сүзтезмәләр төзегез.

Ак сакаллы Су анасы

Озын чәчле куян

Яп-ялангач Кыш бабай

Куркак Шүрәле

3.Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү:

1)бирелгән сыйфатларны төрле дәрәҗәләрдә языгыз:

1нче вариант 2 нче вариант

Куркак, ак йомшак, яшел

2.Сорауларга җавап: ( 7 нче слайд)

-Сыйфатлар төзелеше ягыннан нинди була? Мисаллар белән дәлиллләгез.Тактадагы сыйфатларны тикшереп китик, әле.

Ак-тамыр, сакал-лы-ясалма сыйфат, куркак-тамыр, яп-ялангач-парлы, бик кечкенә-тезмә.

-Тамыр сыйфатлар:матур, зур, батыр

-Ясалма сыйфатлар(-лы,-ле,-сыз,-сез, -кы,-ке, -гы, -ге, -чан, -чән һ.б.) кушшымчалары белән ясала: көч-ле, кыш-кы, тоз-сыз,борынгы

-Кушма сыйфатлар (кушылып языла, ике тамырдан тора): кот-очкыч, ис-китәрлек

-Парлы сыйфатлар сызык аша языла: ап-ак, матур-матур.

-Тезмә сыйфатлар: бик матур, җете яшел, аз сүзле

(8 нче слайд)

3.Язма эш: Бирелгән өзекләрдән сыйфатларны табып язып алыгыз һәм ясалышын тикшерегез:

-Укучылар, әйдәгез бергәләп укыйк чыгыйк әле, бу әсәрләрне кем язган? ( Габдулла Тукай)

1нче вариант

1)Күп эшләде иренмичә: бара-бара

Чыгарды ул матур-матур балалар да.(“Карлыгач”)

2)Менә инде яшь Агачның күңеле булды, куанды, аңа дөнья иркен калды.(“Яшь Агач”)

3)Җир йоклый тыныч,

Күреп тәмле төш,

Уяныр әле,

Тукта, үтсен кыш. (“Җир йокысы”)

2 нче вариант

Хәзер инде бичара яшь Агачны кояш яндыра я бозлы яңгыр кәефен ала, я ком, туфрак бураны килеп, җиргә чаклы бөгеп, иелдереп китә. (“Яшь Агач”)

(9 нчы слайд)

Укыгыз, бу сыйфатлар мәгънә ягыннан аерылалармы?

  • Матур, чибәр, нәфис, гүзәл.-( мәгънәләре охшаган, алар синоним сыйфатлар)

  • Ак-кара, тар-киң, усал-юаш, караңгы-якты (капма-каршы мәгънәле, алар-антоним сыйфатлар)

4.Дәреслек белән эш

79 нчы биттәге 194 нче күнегүне үзегез эшләп карагыз, әле.

Бирем: нокталар урынына антоним сыйфатларны куеп, мәкальләрне күчереп языгыз.

1нче вариант 2 нче вариант

1,2,3 җөмләләр 4,5,6 җөмләләр

-Язып бетерсәгез, әйдәгез тикшерик.

3)Ә хәзер сыйфатларга морфологик анализ ясыйк. Искә төшереп китик әле:

- исем белән язып алабыз;

-сүз төркеме күрсәтелә;

-дәрәҗәсен билгелибез;

-нинди җөмлә кисәге булуын ачыклыйбыз;

- ясалышын ачыклыйбыз.

(10 нчы слайд)

-4.Сыйфатларга морфологик анализ яса:

Иске (дус)- белемле (дус)-

4.Йомгаклау.

1)Дәрескә нәтиҗә ясау:

-Укучылар, без бүген нинди сүз төркемен кабатладык? (сыйфат, аның дәрәҗәләре, ясалышы, мәгънәләре)

-Сыйфатлар ни өчен кирәк? (Сөйләмне матурлыйлар, тулыландыралар, сөйләмгә ачыклык кертәләр)

2)Өй эше: 1 нче вариант.“Сабантуй” газетасыннан сыйфатлар кергән 5 җөмлә язып алыгыз, дәрәҗәләрен тикшерергә.

2 нче вариант. Төрле дәрәҗәдәге сыйфатлар белән 5 җөмлә төзегез.

3)Билгеләр кую.

4) Саубуллашу.

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

159 нчы лицей

Матур сүз төркеме

(4 нче Е сыйныфы, татар теленнән дәрес эшкәртмәсе)

Әзерләде:

II категорияле татар теле һәм әдәбият

укытучысы Исмәгыйлова Гөлнур

Наил кызы

Казан-2011

План урока по татарскому языку для 4 класса "Сыйфат.Матур сүз төркеме"
  • Другое
Описание:

План урока по татарскому языку для 4 класса (татарская подгруппа) " Сыйфат. Матур сүз төркеме".

Автор Исмагилова Гульнур Наиловна
Дата добавления 13.04.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров 1439
Номер материала 59616
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.

Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓