Главная / Другое / План урока по татарскому языку

План урока по татарскому языку

Саба районы Явлаштау урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Гөлназ Хәмит кызы.



Мастер-класс

Тема: “Хәтер хисе.” (1 слайд)

-Исәнмесез, укучылар! Ничек кәефләрегез?

(2 слайд)

Мин сезнең бүген актив катнашуыгызны телим. Һәм “Әгәр барлык кеше бертөрле уйлый икән, димәк беркем дә уйламый” дигән девиз ярдәме белән эшләргә чакырам.

(3 слайд)

Ком сәгате” җыры яңгырый.

-Укучылар, әле генә сез тыңлап киткән җыр нәрсә турында ?

-Ком сәгате;

-Гомер турында;

Әйе, укучылар, менә минем кулымда да ком сәгате. Бу- предмет. Әгәр бу предметтан вакыйга тудыру мөмкинлеге бирелсә, сез аны нинди мәгънәдә кулланыр идегез?

-Вакыт агышы;

-Гомер агышын күрсәтүче предмет мәгънәсен алыр иде.

-Вакыт агышы, гомер агышы дигәч, бездә нинди хис туа? Бу сорауны мин ачык калдырам. Сезгә бу хисне тою мөмкинлеге бирәм. Мине тыңлыйбыз һәм карыйбыз.

(4 слайд)

Картайдым шул.

Яшьлек –зәңгәр урман

Барып чыгар идем сиңа

Кайтып китсәм килгән юлымнан.

(5 слайд)

Картайдым шул, еллар шулай үтте,

Маңгай бөдрәләрен аклады,

Ләкин бунтарь йөрәк һаман әле

Яшьлектәге рухын саклады.

(6 слайд)

Авыл-

Һаман шулай катык ашый, һаман шулай

Күлләрендә йөзә балыклар

Әнә кәкре аяклы япь-яшь бала,

Тәпи йөреп чыга урамга,

Кулындагы нечкә чыбык белән

Казлар куган була урамда.

Бәбкәләрен саклап, ак ана каз

Аңа таба килә, җилкенә.

-Шигырьне тыңлагач, сез үз гомерегезнең кайсы вакытын хәтерегезгә төшердегез?

-Балачак.

-Ә балачак ул инде сезнең тормышыгызда булган мизгелме?

-Булган.

-Сезнең күңелегездә нинди хис барлыкка килде?

-Хәтер хисе.

-Бу безнең ачык калдырылган сорауга җавап һәм бүгенге дәресебезнең темасы.

-Укучылар, сез гомерне предмет белән тасвирлаганда нәрсә белән чагыштырыр идегез?

(7 слайд)

-Йомгак

(8 слайд)

-Юл

-Мин сезнең фикерләр белән килешәм. Ә минем үземә гомерне йомгак белән чагыштыру күбрәк ошый. Мәҗит Гафури да үз шигырендә гомерне йомгак белән чагыштырган. (йомгак күрсәтү)

(9 слайд)

Җыеп караганда алай бик зур,

Төсле түгел гомерем йомгагы.

Сүтеп караганда чак күренә,

Аның бер ягыннан бер ягы.

-Ә хәзер сезнең белән бергәләп, гомер сукмагын барлыйк. Укучылар, кеше гомере нинди мизгелләрдән тора?

(10 слайд)

-Балачак, яшьлек, картлык

(11 слайд)

Әйдәгез, гомер сукмагын төсләр белән бирик. Минем кулымда төсле тасмалар, һәр чорның үз төсе булган кебек, мин үзем балачакны ак төс, яшьлекне ал, картлыкны сары төс дип уйлыйм һәм үземнең гомер йомгагын төзү өчен шул төсләрне алам. Хәзер сез дә минем кулдан үзегезгә өч төрле төс аласыз. Безнең кулларда тасмалар, шул тасмаларны бер –берсенә тоташтырабыз. Балачакны-яшьлеккә-картлыкка. (Тасмаларны бәйләү)

-Һәм үзебезнең гомер йомгагын ясыйбыз.

-Нәргизә, син ни өчен үзеңнең гомер йомгагыңны бу төсләрдән төзедең?

(җаваплар)

-Хәзер тормышның өч мизгелен предметлар аша күзаллыйбыз.

-Балачак дигәч, күз алдыбызга нинди предметлар килеп баса?

(12 слайд)

-Бишек

-Курчак

-Кыңгырау

-Яшьлек дигәч?

(13 слайд)

-Ромашка, йөрәк, кыңгырау

- Картлык дип әйтсәк?

(14 слайд)

-Күзлек

-Сары яфрак

-Яңа гына без атап киткән предметлар алар хәтер предметлары.Шушы хәтер предметларын кулланып язучыларыбыз бик матур әсәрләр иҗат иткәннәр.

(15 слайд)

-Һәр нигезнең, һәр авылның,

Һәр каланың үткәне бар.

Гыйбрәт алырлык мирасның,

Калганы бар, хәтере бар.



-Укучылар ,хәзер шушы хәтер предметларын тынгысызга әйләндерик, ягъни ул эчтәлегеннән тыш, тагын бер эчтәлек турында сөйли алсын һәм сезнең күңелләрдә хәтер хисе барлыкка китерсен. Мин сезгә тормышның ике мизгеленә синквейн төзеп карарга тәкъдим итәм.

(16 слайд)

Бер төркемгә “балачакка, ә икенче төркемгә “яшьлеккә”. Синквейнның сез ничек төзелгәнен беләсез.

(17 слайд)

  1. Балачак!

Шаян, матур.

Уйный, көлә, шаяра.

Ак бәхеткә төренгән чәчәкле

Тормыш!

  1. Балачак!

Борчу, сагышсыз.

Елый, көлә, үтә.

Үзем турында гына уйлыйм

Әнием!



  1. Яшьлек!

Гамьсез, гүзәл.

Алдый, шаяра, елата.

Аяктан ектыра, тартып торгыза

Мәхәббәт!

  1. Яшьлек!

Мәхәббәтле, мәрхәмәтле.

Елатасың җырлатасың, көлдерәсең.

Тирә-якта минем һәрчак була

Дуслар!

-Бик яхшы,укучылар, сез бу биремне төгәл үтәдегез.

-Хәтер хисе безгә ни өчен кирәк соң?

-Үткәнеңне хәтерләү өчен....

-Әйе, укучылар үткәне барның гына киләчәге бар.

(18 слайд)

-Минем алда ике предмет тора. Ком сәгате һәм шәм . Ком сәгатен без кеше гомерен күрсәтүче предмет итеп алдык, ә шәмне хәзер яндырабыз.

(шәм яндыру)

-Янган шәмнең хәтер хисе белән нинди бәйләнеше бар?

(19 слайд)

Шәм –мәңгелек хәтер, чөнки һәйкәлләрдә дә мәңгелек утлар яна. Ул утлар үткәннәрне хәтерләтә.

(20 слайд)

-Әйе, яктылыгын биреп бетермичә

Атыла алмый йолдыз җиргә,

Кешеләр дә шулай,

Тик яхшылык эшләп,

Мәңгелеккә кала җирдә.

Мөхәммәт Мәһдиев әйткәнчә:”Кеше китә-җыры кала.”

План урока по татарскому языку
  • Другое
Описание:

Мастер-класс

Тема: “Хәтер  хисе.” (1 слайд)

-Исәнмесез, укучылар! Ничек кәефләрегез?

(2 слайд)

Мин сезнең бүген актив катнашуыгызны телим. Һәм “Әгәр барлык кеше бертөрле уйлый икән, димәк беркем дә уйламый” дигән девиз ярдәме белән эшләргә чакырам.

(3 слайд)

“Ком сәгате” җыры яңгырый.

-Укучылар, әле генә сез тыңлап киткән җыр нәрсә турында ?

-Ком сәгате;

-Гомер турында;

Әйе, укучылар, менә минем кулымда да ком сәгате. Бу- предмет. Әгәр бу предметтан вакыйга тудыру мөмкинлеге бирелсә, сез аны нинди мәгънәдә кулланыр идегез?

-Вакыт агышы;

-Гомер агышын  күрсәтүче предмет мәгънәсен алыр иде.

-Вакыт агышы, гомер агышы дигәч,  бездә нинди хис туа? Бу сорауны мин ачык калдырам. Сезгә бу хисне тою мөмкинлеге бирәм. Мине тыңлыйбыз һәм карыйбыз.

(4 слайд)

Картайдым  шул.

Яшьлек –зәңгәр урман

Барып чыгар идем сиңа

Кайтып китсәм килгән юлымнан.

(5 слайд)

Картайдым шул, еллар шулай үтте,

Маңгай бөдрәләрен аклады,

Ләкин бунтарь йөрәк һаман әле

Яшьлектәге рухын саклады.

(6 слайд)

Авыл-

Һаман шулай катык ашый, һаман шулай

Күлләрендә йөзә балыклар

Әнә кәкре аяклы япь-яшь бала,

Тәпи йөреп чыга урамга,

Кулындагы нечкә чыбык белән

Казлар куган була урамда.

Бәбкәләрен саклап, ак ана каз

Аңа таба килә, җилкенә.

-Шигырьне тыңлагач, сез үз гомерегезнең кайсы вакытын хәтерегезгә төшердегез?

-Балачак.

-Ә балачак ул инде сезнең тормышыгызда булган мизгелме?

-Булган.

-Сезнең күңелегездә нинди хис барлыкка килде?

-Хәтер хисе.

-Бу безнең ачык калдырылган сорауга җавап һәм бүгенге дәресебезнең темасы.

-Укучылар, сез гомерне предмет белән тасвирлаганда нәрсә белән чагыштырыр идегез?

(7 слайд)

-Йомгак

(8 слайд)

-Юл

-Мин сезнең фикерләр белән килешәм. Ә минем үземә гомерне йомгак белән чагыштыру күбрәк ошый. Мәҗит Гафури  да үз шигырендә гомерне йомгак белән чагыштырган. (йомгак күрсәтү)  

(9 слайд)

Җыеп караганда алай бик зур, 

Төсле түгел гомерем йомгагы.

Сүтеп караганда чак күренә,

Аның бер ягыннан бер ягы.

-Ә хәзер сезнең белән бергәләп, гомер сукмагын барлыйк. Укучылар, кеше гомере нинди мизгелләрдән тора?

(10 слайд)

-Балачак, яшьлек, картлык

(11 слайд)

Әйдәгез, гомер сукмагын төсләр белән бирик. Минем кулымда төсле тасмалар, һәр чорның үз төсе булган кебек, мин үзем  балачакны ак төс, яшьлекне ал, картлыкны сары төс дип уйлыйм һәм үземнең гомер йомгагын төзү өчен шул төсләрне алам. Хәзер сез дә минем кулдан үзегезгә өч төрле төс аласыз. Безнең кулларда тасмалар, шул тасмаларны бер –берсенә тоташтырабыз. Балачакны-яшьлеккә-картлыкка. (Тасмаларны бәйләү)

-Һәм үзебезнең гомер йомгагын ясыйбыз.

-Нәргизә, син ни өчен үзеңнең  гомер йомгагыңны бу төсләрдән төзедең?

(җаваплар)

-Хәзер тормышның өч мизгелен предметлар аша күзаллыйбыз.

-Балачак дигәч, күз алдыбызга  нинди предметлар килеп баса?

(12 слайд)

-Бишек

-Курчак

-Кыңгырау

-Яшьлек дигәч?

(13 слайд)

-Ромашка, йөрәк, кыңгырау

- Картлык дип әйтсәк?

(14 слайд)

-Күзлек

-Сары яфрак

-Яңа гына без атап киткән предметлар алар хәтер предметлары.Шушы хәтер предметларын кулланып язучыларыбыз бик матур  әсәрләр иҗат иткәннәр.

(15 слайд)

-Һәр нигезнең, һәр авылның,

Һәр каланың үткәне бар.

Гыйбрәт  алырлык мирасның,

Калганы бар, хәтере бар.

 

-Укучылар ,хәзер шушы хәтер предметларын тынгысызга әйләндерик, ягъни ул эчтәлегеннән тыш, тагын бер эчтәлек турында сөйли алсын һәм сезнең күңелләрдә хәтер хисе барлыкка китерсен. Мин сезгә тормышның ике мизгеленә   синквейн төзеп карарга тәкъдим итәм.

(16 слайд)

Бер төркемгә “балачакка, ә икенче төркемгә “яшьлеккә”. Синквейнның сез ничек төзелгәнен беләсез.

(17 слайд)

1.        Балачак!                                               

          Шаян, матур.

        Уйный, көлә, шаяра.

       Ак бәхеткә төренгән чәчәкле

       Тормыш!

2.    Балачак!

        Борчу, сагышсыз.

         Елый, көлә, үтә.

         Үзем турында гына уйлыйм

          Әнием!

 

3.      Яшьлек!

           Гамьсез, гүзәл.

           Алдый, шаяра, елата.

           Аяктан ектыра, тартып торгыза

            Мәхәббәт!

4.      Яшьлек!

          Мәхәббәтле, мәрхәмәтле.

         Елатасың җырлатасың, көлдерәсең.

        Тирә-якта минем һәрчак була

        Дуслар!

-Бик яхшы,укучылар, сез бу биремне төгәл үтәдегез.

-Хәтер хисе безгә ни өчен кирәк соң?

-Үткәнеңне хәтерләү өчен....

-Әйе, укучылар үткәне барның гына киләчәге бар.

(18 слайд)

-Минем алда ике предмет тора. Ком сәгате һәм шәм . Ком сәгатен  без кеше гомерен күрсәтүче предмет итеп алдык, ә шәмне хәзер яндырабыз.

(шәм яндыру)

-Янган шәмнең хәтер хисе белән нинди бәйләнеше бар?

(19 слайд)

Шәм –мәңгелек хәтер, чөнки һәйкәлләрдә дә мәңгелек утлар яна. Ул утлар үткәннәрне хәтерләтә.

(20 слайд)

-Әйе, яктылыгын биреп бетермичә

Атыла алмый йолдыз җиргә,

Кешеләр дә шулай,

Тик яхшылык эшләп,

Мәңгелеккә кала җирдә.

 

Мөхәммәт Мәһдиев әйткәнчә:”Кеше китә-җыры кала.”

Автор Галиева Гульназ Хамитовна
Дата добавления 18.11.2014
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров 852
Номер материала 2006
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓