Шәрипова
Гөлшат Әхмәтшәех кызы
Пучы
урта гомуми белем бирү мәктәбе
Сугыш
ветераны
белән очрашу
1. а. б. Хәерле көн, хөрмәтле кунагыбыз
Халиса апа, укытучылар һәм укучылар! Сезне барыгызны да якынлашып килүче Бөек
Җиңү көне белән котлыйбыз.
2. а.б. Сугыш килде
безгә сорамыйча,
Шакымыйча керде
ишектән,
Кабатладык шулчак
тешне кысып:
“Без җиңәргә тиеш ничек тә!”
1. а. б. Сугыш...
Моннан зуррак хәвеф, зуррак афәт
Булдымы икән җирдә тагын да?
Ач балалар килә күз алдына
Шул сүз ишетелгән чагында.
2. а.б. Сугышның барлык авырлыкларын үз
җилкәләрендә татыган, яшьлекләрен корбан кылып, соңгы тамчы каннарына кадәр
биреп якынайткан тынычлыкның бәясен сүз белән дә, каләм белән дә әйтеп биреп
булмый, ул һәркемнең күңелендә, истәлек – хатирәләрдә, тирән җыерчыкларда яши.
1. а.б. Таң атып
килә. Илебез халкы тыныч йокыда. Әниләренә сыенып, тәмле төшләр күреп, нәни
сабыйлар изрәп йоклыйлар. Кояш бар җиһанга яңа көч тууын белдереп, үзенеңалтын
нурларын сибәргә җыена. 1941 елның 22 июнь таҗы иде. (Левитан тавышы яңгырый)
Бу тарихта тиңе
булмаган, 1418 көнгә сузылачак Бөек Ватан сугышы башлануы иде.
2. а.б. Явыз дошман
килә ил өстенә,
Ил байлыгын талап
җыярга.
Алып килә канлы
палачларын,
Халкыбызның канын
коярга.
1. а.б. Ерткыч
фашист килә ил өстенә
Кол итәргә үлем кешесен!
Тез чүккәнче – басып
җан бирербез.
Туган ил һәм азатлык
өчен!
2. а. б. Сугыш
фаҗигаларын онытырга мөмкин түгел. Ачы сугыш сөреме бер гаиләне дә читләтеп
үтмәде. Бу сугышта 4 ел эчендә 27 миллион кеше сугыш кырларында ятып калды, күпме
баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган.
1. а. б. Сиңа төште авыр язмыш
Фронттамы, тылдамы.
Сызландыра яраларың
Аяктамы, кулдамы.
Иң каты тирән җәрәхәт –
Ул синең йөрәгеңдә.
2. а.б. Хәтәр сугыш
елларында илебезне сакларга Татарстаннан 560 меңнән артык кеше күтәрелде. Ә
безнең Пучы авылыннан кулына корал алып 404 кеше сугышка китте, шуларның 201
е сугыш кырларында ятып калды, ә 203 е исән – сау җиңү яулап авылыбызга
әйләнеп кайтты. Пучы авылыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булган 201
авылдашыбызның исемнәре мәңгеләштерелеп Хәтер китабына кертелде.
1. а.б. Бөек Ватан
сугышында һәлак булучыларны, тынычлык өчен сугыш кырларында ятып калучыларны 1
минутлык тынлык белән искә алыйк.
2 а.б. Ветераннар,
ветераннар
Сезгә
хөрмәт, ихтирамнар.
Сез
булганга матур булып,
Алсу булып
ата таңнар!
Сугышта
булып арыслан,
Ватанга
җиңү яулаган,
Тыныч
хезмәттә дан алган
Һәр ветеран
– чын каһарман.
1. а. б. Хәзерге
вакытта Пучы авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан 4 ветеран яши. (талгын
гына көй яңгырый)
Алар: 1.
Нурлыгаянова Зөлфирә
2. а.б. Солтанова
Мәрьям Габдрахман кызы;
1. а.б. Шәйхразыева
Халисә Шәйхразый кызы;
2 а. б. Шәрифуллин
Шәрхемулла Шәрифулла улы;
Җыр:
1 а.б. Илбасарлардан туган җирне саклау
бурычы һәркемгә дә тигез бирелгән. Яшь егетләр, ир – атлар белән бергә, балалар
тәрбияләп, гаилә утын саклаучы гүзәл затларыбыз да нәфис кулларына корал ала.
Районнан әлеге елларда ике дистәгә якын хатын – кыз сугыш кырларына юл тота.
Шуларның берсе – Пучы авылында яшәүче, дөньяның бар ямен, бар михнәтен күргән,
авылның ак әбисе, бүгенге кунагыбыз Халиса апа.
2. а. б. Халиса апа, укучыларны,
үзегезнең балачак елларыгыз һәм сугыш хатирәләрегез белән таныштырсагыз иде.
Бирегә рәхим итегез.
(сүз ветеранга бирелә)
1.а. б. Бүгенге очрашуга килеп, үзегезнең
авыр балачак һәм рәхимсез сугыш елларыгыз белән таныштырганыгыз өчен зур
рәхмәт. Халиса апа, сезгә исәнлек- саулык, бәхетле, тыныч картлык телибез.
(кунакка бүләк тапшыру)
2.а.б. Сугыш инде күптән бетте...
Окоплар
инде күптән җир белән тигезләнделәр, аларны яшел чирәм каплап китте, фронт
юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килде, блиндажлар чәчәкләр
белән капланды. Тик сугыш хатирәләре онытылмыйлар.
1. а. б. Сугыш тавышлары күптән тынды,
Төзәлделәр җирнең яралары,
Әтиләрнең окопларын сөреп,
Иген чәчә хәзер балалары.
Сугыш тавышлары тынды, ләкин күңелләрдә шомы яши һаман.
Сугыш агачларын аударсак та,
Кайлардадыр әле тамыры калган.
2.
а.б. Сөекле уллары, яраткан ирләрен, әтиләрен югалткан аналарның, хатыннарның,
балаларның кайгы – хәсрәте мәңге онытылмады, алар йөрәгендә сугыш калдырган яра
мәңге төзәлмәде.
(“День
Победы!” көе яңгырый)
1. а.б.
Онытмыйк Җиңү батырларын,
Алар
өчен үлем юк җирдә!
Буыннардан
буыннарга күчә
Батырларның
гомере җыр булып.
Илне
яратудан өстен хис юк,
Чын
батырлык – илгә тугрылык
2.а.б. Бөек
Җиңүгә 65 ел. Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк, аларның
сугышчан юлларын өйрәник. Батырлар исеме буыннан – буынга күчсен.
Исәннәрнең
кадерен белик!
Үлгәннәрнең
каберен белик!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.