Главная / История / План по истории на тему "Сарай переворотлары"

План по истории на тему "Сарай переворотлары"

Тема: Сарай переворотлары чорында Россия императорлары. (1слайд )

Максат: 1. Укучыларны сарай переворотларының сәбәпләрен ачыклату, императорларга кыскача характеристика бирү, әлеге вакыйгаларны хәрәкәткә китерүче көч - гвардия икәнен күрсәтү.

2. Тарихи күренешләрне чагыштыра белү күнекмәләре формалаштыруны дәвам итү.

- дәреслек иллюстрацияләре, тарихи документлар белән эшләү; - укучыларда тарихи шәхесләргә бәя бирә белүне үстерү;

3. Үз илеңнең үткәне белән кызыксыну уяту. (2 слайд)

Төп аңлатмалар: сарай переворотлары, Югары яшерен совет, фаворит, кондицияләр, регент. (3 слайд)

Материал: карта, укучылар өчен белешмәләр, энциклопедия, дәреслек, “Сарай переворотлары” презентациясе.


Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

  • Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, укучылар. Дәресебезне башлыйбыз.

(Дежур укучының рапорты тыңлана.)

I I. Өй эшен тикшерү.

- (4слайдка) игътибар итик. А.С.Пушкинның “Бакыр җайдак” поэмасыннан өзек бирелгән. Укып чыгыйк.

Әй язмышың көчле хөкемдары!

Биеклеккә чал атыңның

Тоткач тимер авызлыгын тартып,

Үрә баскан кебек атың ярсып

Тирән упкыннардан Россияне

Югарыга, өскә ашырдың.

Әй язмышның көчле хөкемдары” дип кем турында яза? (Петр I турында)

- Соңгы 2 юлга карыйк. “Тирән упкыннардан” дип язганда шагыйрь нинди Россияне күздә тотты микән? ( 17 гасырда Россиянең хуҗалык үсешендә үзгәрешләр булса да, ул әйдәп баручы Европа державаларыннан сизелерлек артта әле.)

- “Югарыга, өскә ашырдың “.- Бу юлларга нинди фикер салынган?

( Артта калганлык буенча зур эшләр эшләнә. Мануфактураларның саны 7 тапкыр арта. Сәнәгать продукциясе җитештерү шактый арта. Россия беренче мәртәбә металл кою буенча Европада 3нче урынга чыга. Чит илләргә дә чыгара башлый. Авыл хуҗалыгында яңа хезмәт кораллары кертелә. Бу тармакның җитештерүчәнлеге күтәрелә. Елдан – ел эчке һәм тышкы сәүдә әйләнеше көчәя.)

II. Яңа теманы аңлату.

Укытучы: Бүген без сезнең белән Петр I үлеменнән соң булган вакыйгалар хакында сөйләшербез. “Сарай переворотлары” чорында Россия монархларың реформалары белән танышырбыз.

  • Әлеге портретлардагы шәхесләр, барысы да Россия империясе белән XVIII гасырда, Петр I үлгәннән соң идарә иткән . Алар идарә иткән дәверне бөек тарихчы В.О. Ключевский “Сарай переворотлары чоры” дип атый. Дәрес барышында без әлеге эпохада идарә иткән шәхесләргә характеристика бирербез, сарай переворотлары ничек була, сәбәпләре белән танышырбыз.

Сарай переворотлары” таблицасын дәрес барышында тутырып барырга кирәк булыр.

Корал ярдәмендә биш мәртәбә хакимнәр алмашынган чорны Россия тарихында сарай переворотлары чоры дип атыйлар (37 ел дәвам итә). (5 слайд) Ул Петр I үлгәч башлана һәм 1762 елда императрица ЕкатеринаII тәхеткә утыргач тәмамлана.

Переворотларның бик еш кабатлануы гвардиянең дәүләт эшләренә актив тыкшынуы аркасында килеп чыга. “Рус тарихы турында лекцияләре”ндә С.Ф.Платонов сарай переворотлары чорын түбәндәгечә характерлый:

- “Бөек Петр I үлеменнән соңгы беренче 16-17 ел рус тәхете язмышын берничектә бәхетле дип әйтеп булмый; анда биш монарх алмашына; Россия берничә сарай перевороты чорын кичерә; хакимияттә кайчак илгә ят кешеләр, властька хакы булмаган кешеләр тора.”

- Сарай переворотлары чорын сурәтләп, В.О.Ключевский болай дип яза: “Әлеге переворотларның бер үзенчәлеге мөһим сәяси әһәмияткә ия. Закон булмаганда, сәяси мәсьәлә гадәттә көчлерәк як файдасына хәл ителә. Россиядәге сарай переворотларында мондый көч ролен өстенлекләрдән файдаланучы гвардия уйнаган...”

-Укытучы. Бөек Петр I 1725 елның 28 январендә үлә. Ул бик газаплана, сөйләшерлек хәлдә булмый. Аның янында булучылар тәхет варисы турында сорарга җөръәт итмиләр. Язма чыганаклар буенча Петр I үлеме алдыннан бары тик берничә сүз генә язып калдырырга өлгерә: “Барысын да бирегез...”, ә калганын аңларлык булмый. Династик ситуация шактый катлаулы була. Тәхеткә хокуклары булганнар: Петрның оныгы, хатыны Екатерина, кызлары Анна һәм Елизавета. Ләкин тәхеткә төп дәгъва итүче Екатерина Алексеевна була. Иске бояр нәселеннән булган Голицын җитәкчелегендәге төркем Петрның оныгын күрергә тели (ул вакытта аңа 9 яшь була).

Меншиков әлеге ситуациядән яхшырак файдаланып кала. Гвардия полклары ярдәмендә Екатерина Алексеевна тәхеткә утыра. Аның белән Россиядәге сарай переворотлары эпохасы башлана.

  1. Екатерина I. (6слайд)

Укучы чыгышы. Екатерина I 1684 елда литвалы Самуил Скавронский гаиләсендә туа һәм православие динен кабул иткәнче Марта Скавронская исемендә була. Әти–әнисенең иртә үлеменнән соң протестант пастор гаиләсендә тәрбияләнә. Укырга – язарга өйрәтмиләр. Швед отрядында хезмәт итүче Иоганн Рибога кияүгә бирәләр. Марта Төньяк сугышы барышында русларга әсирлеккә эләгә. Меншиковлар өендә хезмәттә булган Мартаны Петр үзенә ала һәм 1703 елда ул аның белән бергә яши башлый. Чукындырганнан соң Екатерина Алексеевна исемен ала. Замандашлары Екатеринаны аек акыллы, Петрга көчле басым ясый ала торган кеше дип язып калдыра. Ул ирен сугышчан походларда да озата йөри. Һәм аның хөрмәтенә Петр Изге Екатерина орденын булдыра.

Укытучы. Аларның 11 балалары туа, ләкин ике кызлары гына озын гомерле була. Анна һәм Елизаветаның тәхеткә хокуклары булмый, чөнки алар законлы никахтан тумаган балалар була. Екатерина I аристократларча нәзәкатле булмый, ләкин кыяфәте матур була. Тирә – юньдәгеләр белән яхшы аралаша белә торган итәгатле кеше була. Иренең үлеменнән соң Меншиков ярдәмендә тәхеткә утыра. Меншиков Екатеринаның фавориты була, Россия белән чынлап торып идарә итүче дә ул була. Императрица дәүләт эшләре белән шөгыльләнми, гомер ахырына кадәр укырга – язарга өйрәнергә дә теләми. 1726 елда Югары яшерен совет төзелә. 1727 маенда үлә.

  1. Петр II. (7 слайд )

Укытучы. Тәхет варисы хакындагы мәсьәлә яңадан көн тәртибенә килеп баса. Дәгъвачылар өчәү – Петр Беренченең кызлары Анна һәм Елизавета, шулай ук аның оныгы Петр була. Меншиков Екатерина үзе исән чакта ук бөек князь Петр файдасына интригалар башлап җибәрә. Ул аңа үзенең кызы Марияне кияүгә бирергә һәм патша нәселе белән туганлашырга өметләнә. Үләр алдыннан императрица да бу никахка ризалыгын бирә. Петр II 1715 елда , Алексей Петрович һәм принцесса Шарлотта – Христина –София Волфенбюттельской гаиләсендә туа. Әнисе улы туып 10 көн узгач үлә, әтисе хөкем ителгәч, ул ятим кала.

Укучы чыгышы. Петр II ( В.О.Ключевский “Тарихи портретлар”) “Екатерина I нең үлеменнән соң тәхеткә Петр I нең оныгы Петр II утырырга тиеш була. Тәрбия эше белән А.И. Остерман шөгыльләнә. Укыту программасы үз эченә география, математика, телләр, тарих, хәрби эш, законнарны өйрәтүне ала. Уку аңа бик авыр бирелә, теләп укымый. Матур киемнәр, күңелле баллар һәм ауга йөрергә ярата.”

  1. Укытучы. Гомумән аны аудан башка нәрсә кызыксындырмый. Меншиков Петрны үзенең кызына өйләндермәкче була, ләкин аның бу уе барып чыкмый. Тиздән Петр, үзләренә кирәкле максатларда файдаланучы, иске аристократик гаилә – Долгорукийлар басымы атына эләгә. Үзенә карата игътибар булмауда императорга үпкәләп, Меншиков, отставка сорап, үтенеч яза. Ул егет каушап калыр һәм аның кире кайтуын сорар дип уйлый. Ләкин Петр указга шунда ук кул куя һәм бер үк вакытта кенәзнең коммерия эшләрен тикшерү өчен махсус (9 слайд)

Укытучы. Югары яшерен совет әгъзалары Долгорукийлар хакимияте көчәюенә борчылалар. Алар, законсыз туган балалар сыйфатында, Петр I нең кызларын тәхет дәгъвачылары буларак кире кагалар. Иван комиссия төзи. Мария Меншикова белән ярәшү гамәлдән чыгарыла. Комиссия бик күп законсызлыклар таба һәм Меншиков бөтен мал – мөлкәтеннән мәхрүм ителеп, гаиләсе белән Себердәге Березов шәһәрчегенә сөргенгә җибәрелә. Ул монда тиздән вафат була. (8слайд) Хакимият Остерман кулында була. Һәм чираттагы аудан кайткач, Петр оспа чире белән авырып китә. Екатерина Долгорукая белән туй буласы көнне үлә. (Слайд №10) Аның үлеме белән Романовлар династиясенең 1830 елда, ир – атлар ягыннан булган нәсел җебе өзелә.

-Менә бездә сезнең белән шактый эшләдек. Ял итеп алыйк.

Кайнар урындык” уены. Бер укучы чыгып класска каршы урындыкка утыра. Тактага сүз языла. Сыйныф укучыга нинди термин икәнен төрле фикерләр әйтеп аңлатырга тиеш. (Кунсткамера, коллегияләр)

  1. Югарыдагылар Алесеевичның кызлары Екатерина һәм Анна, югарыларның игътибарын җәлеп итә. Һәм алар артык бай булмаган Курляндия герцогының тол хатыны Аннаны сайлый. Ул килсә, советның роле тагын да үсәр төшәр дип өметләнәләр. Голицын тәкъдиме буенча Россия тәхетенә Анна Иоанновнаны чакыру шартлары (кондицияләр) төзелә. Әлеге кондицияләр буенча императрица кияүгә чыкмаска һәм үзенә варис билгеләмәскә, яңа салымнар кертмәскә, сугыш башламаска һәм солых төземәскә, хәрби дәрәҗәләрне полковникка кадәр генә бирергә, гвардия һәм гаскәрләр белән идарә итүне Югары Яшерен советка тапшырырга , крепостнойлар белән вотчиналар һәм авыллар бүләк итмәскә, дворяннар тормышына, утарларына һәм намуслы исемнәренә кул сузмаска вәгъдә бирергә тиеш була. Анна баштарак әлеге шартларга күнә. Шулай итеп, беренче мәртәбә Россия монархының абсолют хакимиятен чикләү омтылышы ясала. Дини коллегия башлыгы Феофан Прокопович, гвардия һәм дворяннар аларга каршы чыгалар.

  2. Анна Иоанновна. (10 слайд)

Укытучы. Анна үзенә шартлар куелган документны ертып ыргыта. Яшерен совет бетерелә. Шул рәвешле гвардия ярдәмендә сарай перевороты була һәм ул Аннаны ун елга рус тәхетенә утырта.

Укучы чыгышы. Анна Иоанновна 1693 елда туа. Йөзгә, гәүдәгә матур түгел, ир – ат кыяфәтле, акыл ягыннан артык үсмәгән, авыр характерлы, тәккәббер, шикләнүчән, үзен ялгыз итеп хис итә торган кеше була. Ключевский Анна Иоанновна патшалык иткән чорны “тарихыбызның иң караңгы битләре дип атый, һәм андагы кара тап - императрица үзе.”

Ул патшалык иткән чор рус тарихында “бирончылык” буларак мәгълүм. Һәм Ключевский аны түбәндәгечә сурәтли: “Немецлар, тишек капчыктан коелган кебек, Россиягә сибелделәр, сарайны тутырдылар, тәхет тирәсенә елыштылар, идарәдәге барлык төшемле урыннарга кереп ояладылар.” Дәүләт хуҗалыгы таркала башлый. Сәүдә үсеше кими, зур кырлар 5 – 6 еллап эшкәртелмичә тора.

Укытучы.Курляндиядән Анна белән бергә аның фавориты – герцог Э.И.Бирон да килә. (слайд №11) Вице – канцлер А.И.Остерман (слайд 8) да сарайда дәрәҗәле кеше була. Гвардиячеләргә ышанмыйча, Анна тагын бер полк – Измайлов гвардия полкын төзи. 1840 елның көзендә Анна Иоанновна авырып китә. Аның бердәнбер туганының кызы Анна Леопольдовна була. Аның малае туа, һәм ул тәхет варисы итеп игълан ителә. Иван Антоновичка регент итеп Бирон билгеләнә.

Ключевский язмасыннан: “Аннаның үлеменнән соң регент булып Бирон калгач, гвардиядә аңа каршы чыгалар. Бирон аларның усаллыкларыннан зарлана, янычарлар дип атый. “Ни өчен гвардия дворяннардан тупланган. Аларны офицерлар итеп армия полкларына, ә алар урынына гвардияне гади халыктан җыярга мөмкин бит”- дип әйтә торган була.

Ул хакимияттә озак тора алмый, руслар аны күрә алмый. Ноябрь аенда гвардиячеләр тарафыннан кулга алына.

Регент булып Анна Леопольдовна кала. Идарәдә ул булган берничә ай вакытта артык мөһим карарлар кабул ителми. Ул бернәрсә белән дә кызыксынмый. Гвардия яңадан хакимиятне алыштыру планын карый. Император тәхетенә лаеклы кандидат дип Петр I һәм Екатерина I нең кызлары - Елизавета була.

  1. Елизавета Петровна. (12 слайд)

Укытучы. Елизавета 1709 елның декабрендә туа. Затлы киемнәр кияргә, күңел ачарга, биергә яратуы белән беррәттән ул үтә тәкъва хатын була, пост тота, гыйбадәтне калдырмый.

Укучы чыгышы. (Ключевский В.О. “Тарихи портретлар”)

Елизавета бик тере, шат күңелле, төз, эре гәүдәле, түгәрәк янып торган йөзле хатын – кыз була. Сарайда маскасыз маскарадлар уздырырга ярата: ир – атлар хатын – кыз киеменнән, ә хатын – кызлар ир –атлар киеменнән килергә тиеш булалар. Бик акыллы, аң белемгә бай, күп төрле телләр белә: итальян, француз, немец, швед, фин телләре. Петербургта иң яхшы биючеләрнең берсе була. Үзеннән соң 15 мең күлмәге, ике сандык ефәк оеклары кала.

С.М.Соловьев: “Елизаветаның милли сәясәткә кайтуы аның популярлылыгына китерде, һәм аның патшалык итүенә икенче төсмер өстәде, дип саный.”

Укучы чыгышы. Н.М.Карамзин фикеренчә, Елизавета вакытында Россия үз аңына килде. Югары идарә итү урыннарында яңадан рус кешеләре утырды. Чит ил кешеләрен, белемле, бу урынга яраклы кешеләр булмаганда гына куярга мөмкин була.

Укытучы. С.Ф.Платонов үз чиратында болай дип яза: “ Елизавета идарә иткән чор элек тә төрлечә бәяләнде, һәм хәзер дә шулай ук. Ул бик зур популярлык казана, ләкин аның чордашлары, аннан да акыллырак кешеләр аның характерын, ул урнаштырган тәртипләрне тәнкыйтли”.

Елизавета Петровна дәүләт белән үзенең фаворитлары һәм ышанычлы кешеләре – А.Г.Разумовский, П.И.Шувалов, А.П.Бестюжев – Рюмин, М.И.Воронов аша идарә иткән. 1742 елда үзенең варисы итеп туганнан – туган энесе Петр Федоровичны - сеңлесе Анна Петровнаның улын, Петр I нең оныгын билгели. Ул чакта малайга 14 яшь була. Тиздән императрица аны немец принцессасы София Августа Фредерика – Ангальт - Цербстскаяга өйләндерә. Килен, православие йоласы буенча, чукындырылганнан соң, Екатерина дигән яңа исем ала. 1761 елның декабрендә Елизавета вафат була.

  1. Петр III. (13слайд )

Укытучы. Петр бик яшьли ятим кала һәм кечкенәдән үк ярамаган кечкенә эше өчен дә бик каты җәзага тартыла торган була. 1742 елда Елизавета аны Петербургка чакырта һәм чукынганнан соң Петр Федорович исемен ала. Елизавета Петровна үлгәннән соң тәхеткә килә. Дәүләт өчен мөһим булган эчке сәясәт үткәрелми. Петр III турында тарихи фикерләүләр бик каршылыклы. Соловев һәм Ключевский аның турында тискәре фикердә була: тәрбиясез, чикләнгән, җебегән, идарә итәргә сәләтсез, тупас патша дип баралар. В.Н.Татищев, М.В.Ломоносов, Н.М.Карамзин һәм башкалар аны уңай яктан бәяли.

Петр 186 көн генә патшалык итә. Дворяннарның һәм гвардиянең ризасызлыгы арта бара. Императорның эзлекле булмавы, рус милли һәм дини традицияләре белән исәпләшмәве аның дошманнарының санын арттырган. Гвардиядә аның хатыны Екатерина Алесеевна файдасына заговор әзерләнә башлый. 1762 елның 28 июнендә Петр III бәреп төшерелә һәм кулга алына, ә бер атнадан үтерелә. Петр III үлгәннән соң бишенче переворот була. Тәхеткә бик озакка – 34 елга Екатерина II утыра, ул да тарихка Бөек Екатерина исеме белән кереп кала.

Сарай переворотлары” таблицасын тикшерү.

Күрәсез, сарай перевороты чорында реформалар шактый күп һәм тормышның бар өлкәсенә дә диярлек кагыла. Каршы фикерлеләр дә бар. Тәхеткә бик озакка – 34 елга Екатерина II утыра, ул да тарихка Бөек Екатерина исеме белән кереп кала.( 14слайд)

180 биттәге материал белән танышыйк.

IV. Ныгыту.

- Ә хәзер әйдәгез, дәрестә үткәннәрне тагын бер кабат күздән кичерик.

- Сарай переворотлары чоры ничә елны үз эченә ала?

- Сарай переворотлары вакыйгаларына карата сездә нинди фикерләр калды?

- Кайсы монарх хакимияттә булганда Россиядә яхшырак тормыш булган?

- Сезгә иске акчалар рәсеме төшерелгән кәгазь бирелә. Акчалар кайчан һәм кайсы монарх идарә иткәндә төшерелгәнен ачыкларга.

- Тест эше. (15 слайд)

  1. Кайсы идарәче турында сүз бара? “Матур йөзле, озын буйлы, йөгерек акыллы, җаваплары ачык һәм аңлаешлы. Ул безгә кулларын күрсәтте: алар эштән сөялләнгән һәм тупасланган иде” – чит ил кешеләре алдында ул шулай күренде.

*Алексей Михайлович

* Петр I * Петр II

* Петр III

2. Бары тик чакыру шартларына кул куеп кына, ул Россия императрицасы була ала иде:

* Екатерина I

* Анна Иоанновна

* Анна Леопольдовна

* Елизавета Петровна.

  • Мисал эшләп алыйк. Җирле үзидарә реформасы + Петр III нең идарә итү көне – 221 = Х (1775 + 186 -221= 1740 Анна Иоанновнаның идарә итә башлавы).

  • Югарыдагылар + Екатерина II нең идарә итү көне + Елизавета Петровнаның туган елы – 700 = Х (слайд 17)

V. Өй эше.

- Өй эше теманы укып килергә. “Сарай переворотлары” таблицасын төзергә.

- Дәрестә катнашуыгызга карап билгеләр куям. Сау булыгыз.


Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе












Сарай переворотлары чоры”

темасына 10 класста үткәрелгән план – конспект











Үткәрде: I квалификацион категорияле

тарих укытучысы Шәрипова Г.А.




































2014













План по истории на тему "Сарай переворотлары"
  • История
Описание:

Тарих дәресләре коры сөйләмгә корылган, шунлыктан безгә, укытучыларга, дәрес һәм дәрестән тыш чараларны уйлап, яңа технологияләр, төрле алымнар кулланып эшләргә туры килә. Бу – заман таләбе дә булып торганлыктан, күп метод һәм алымнар кулланып, җаның – тәнең белән үз эшеңне һәм предметыңны яратып, буш вакытларыңны укучылар белән  үткәрү тиешле нәтиҗәләрен дә бирә:

-         укучыларда  Россия тарихы , Татарстан тарихы, үткәне, хәзергесе белән кызыксыну уяна, дәресләргә әзерлек көчәя;

-         фән белән шөгыльләнүгә кызыксыну уяна, аналитик эш алымнарына өйрәнү күнекмәләре булдырыла;

 

-         олимпиада, төрле конкурсларда, конференцияләргә катнашуда кызыксыну арта.

Автор Шарипова Гульшат Ахматшаеховна
Дата добавления 04.01.2015
Раздел История
Подраздел
Просмотров 437
Номер материала 28785
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓