Главная / Другое / План урока на тему"Прилагательное"

План урока на тему"Прилагательное"



Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының

муниципаль мәгариф учреждениесе

2 нче санлы Урыссу гомуми белем бирү мәктәбе







Сыйфат. Сыйфатның гади һәм чагыштыру дәрәҗәсе 





Р.З.Хәйдәрованың коммуникатив технологиясе буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе,













Материалны әзерләде

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Йосыпова Руфина Рим кызы







2015 нче ел



Сыйфат. Сыйфатның гади һәм чагыштыру дәрәҗәсе 

Дәрес максаты: 
Укучыларның сыйфат сүз төркеме турында белемнәрен ныгыту, сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсенең кушымчалары белән таныштыру; предмет билгеләрен чагыштырып, укучыларның фикер йөртә белү сәләтләрен үстерүне дәвам итү. 

Дәрес тибы: яңа белемнәрне ачу 

Дәреслек: 
Р.З. Хәйдарова “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм уку дәресләрен оештыру” 
Р.З.Хәйдарова, Н.Г. Галиева “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту”, 2009 
“Рус телендә урта ( тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” 1-11 нче сыйныфлар өчен, Казан “Мәгариф” нәшрияты 2010 
Җиһазлау: 
дәреслек, кроссворд, карточкалар, презентация 

Дәрес барышы: 

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы. 

1.Дәресне оештыру моменты. 
Укучылар: Чыңлады көмеш кыңгырау, 
Безне дәрескә чакырып. 
Кызыклы дәресне башлыйк 
Парталар артына утырып. 
-Рәхмәт, әйдәгез бер-беребезгә уңышлар теләп дәресебезне башлап җибәрик. 

2. Мотивлаштыру 
Телләр белгән, илләр белгән. 
Укучылар, бу әйтемне укып чыгыйк әле. 
Сез аны ничек аңлыйсыз? 
-Укучылар, без кайсы республикада яшибез? 
-Татарстанда нинди дәүләт телләре бар? 
-Укучылар, ә сез дәүләт телләрен белергә тиешме? 
-Аларны өйрәнү ни өчен кирәк? 
-Укучылар, ә сезнең күбегезнең туган телегез дә бар бит әле, шулай бит. 
-Укучылар, сез туган телегезне беләсезме? 
-Туган телне дә, татар телен дә, рус телен дә яхшы белергә кирәк. 
Шуңа күрә без татар телен татар теле дәресләрендә өйрәнәбез. 

II Уку мәсьәләсен кую. 

1. Актуальләштерү 

Укучылар, мин сезгә бер кроссворд әзерләдем. 
Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез табышмакларның җавапларын тактага язарсыз. 

1.Аягы юк, кулы юк. 
Ишек ачуга өй эченә йөгерә. 
Бу ни була,кем белә? ( Суык) 

2.Җәен дә,кышын да ямь-яшел.(Чыршы) 

3.Агач башында көмеш алка. ( Ай) 

4. Язын дөньяга килә, көзен саргаеп үлә. (Яфрак) 

5.Ашамый, эчми, көне – төне эшли. ( Сәгать) 

6.Өй эчендә базым бар, 
Баз эчендә бозым бар. 
Керер идем – сыялмыйм 
Бозларында шуалмыйм. ( Суыткыч) 

- Сары төс белән билгеләгән баганада нинди сүз килеп чыкты? (сыйфат) 
- Нәрсә соң ул сыйфат? (Ул сүз төркеме, предметның билгесен белдерә, нинди? Кайсы? соравына җавап бирә) 

- Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, бу сүзнең бүгенге дәресебездә нинди катнашы бар икән? 

- Бүген дәрестә сыйфат сүз төркеме белән танышуны дәвам итербез. 

2. Укучылар, ә хәзер тактага карыйк әле. 
Монда парлы рәсемнәр бирелгән. 
Бу парлы рәсемнәрне ике төркемгә аерып карагыз әле. 
(Аералар, аңлаталар, булып чыкмый) 
Ни өчен аера алмадыгыз?(чөнки нинди билгегә карап аерасын әйтмәдем) 

III Уку мәсьәләсен өлешләп чишү. 

1. Укучылар, әйдәгез әле бу парлы рәсемнәрдә һәр ике предметның да бер үк билгесен табып карыйк әле. 
Кызыл, кызылрак, матур, матуррак, калын, калынрак, зәңгәр, зәңгәррәк. (язып алабыз) 
-Ә хәзер сүзләрне ике төркемгә аерып карагыз әле. 
Кызыл кызылрак 
Матур матуррак 
Калын калынрак 
Зәңгәр зәңгәррәк 
-Ни өчен болай аердыгыз? 
-Беренче баганадагы сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз? 
Бу нинди сүз төркеме, нинди сорауга җавап бирәләр? 
Бу сүзләр сыйфатның нинди дәрәҗәсендә бирелгән? 
Икенче баганадагы сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз? 
Беренче баганадагы сүзләрдән аерылалармы, нәрсә белән? 
- Икенче баганадагы сыйфатларны без кайчан кулланырга мөмкин? (ике предметның бер үк билгесен чагыштырганда. Кызыл-кызылрак). 
Димәк, предметларның билгеләрен чагыштырганда сыйфатка нинди кушымчалар өстибез? 
Бу сүзләр сыйфатның нинди дәрәҗәсе икәнен кем әйтеп бирә ала? 

Димәк, безнең дәрес темасы нинди тема була инде? 

2.Ә хәзер, укучылар, парлы рәсемнәрне дә ике төркемгә аерып карыйк инде. Нинди билгеләре буенча аерырсыз микән? 

3. Текст белән эш. 
-Укучылар, хәзер дәреслекләрне ачыйк 133 бит, 2 күнегү. 
-Биремне укыйк әле. 
Текстны укыйлар. 
- Бу текста чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны табыйк әле. 
- Аның өчен без нишләргә тиеш? Алгоритм төзеп карыйк әле. 
Алгоритм: 
А) Сузнең төркемен билгелибез. 
Б) Нәрсә белдергәнен ачыклыйбыз 
В) Сүзләргә сорау куябыз 
Г)Кушымчасын билгелибез 
рак-рәк кушымчасы булса, сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе була 

4. Алгоритмны кулланып, бу сүзләр арасыннан сыйфатларны табып ике баганага аерып языгыз. Беренче баганага –рак-рәк кушымчасы булган сүзләр, икенче баганага кушымчасыз. 

Җәй,җылы , зәңгәр , китап, озын (озынрак), якты (яктырак), чәчәк, зур (зуррак), дәрес, кечкенә (кечкенәрәк), баллы (баллырак) 
- Без нишләдек? 
- А) Сүзнең төркемен билгеләдек. 
- Б) Нәрсә белдергәнен ачыкладык. 
- В) Сүзләргә сорау куйдык. 
- Г)Кушымчасын билгеләдек. 

ФИЗКУЛЬТМИНУТКА 

5 нче бирем Фронталь эш 

Тиешле сыйфатларны куеп, җөмләләрне күчереп языгыз. 

Алма ..., ә җиләк ... . Көн ... , ә төн ... . Итәк... , ә күлмәк ... . 
Сыйфатлар: матуррак,кызыл, салкын, матур, кызылрак, салкынрак. 

Тикшерәбез, ялгышларны төзәтәбез. 

IV. Рефлексив бәяләү этабы. 
1.Тест биремнәре. 
1. Тәрҗемә итегез - сыйфат: 

А) существительное 

Ә) прилагательное 

Б) глагол 

2. Сыйфат нәрсәне белдерә? 

А) предметны 

Ә) предметның билгесен 

3. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә? 

А) нишли? 

Ә) кем? нәрсә? 

Б) нинди? Кайсы? 

4. Сыйфатларны тап : 
А) малай, куян,сыерчык 

Ә) матур, кечкенәрәк, җылырак 

Б) эшли, елмая,йөгерә. 

5.Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлары тап: 

А) Матуррак, кызылрак, салкынрак. 
Б) Кызыл, кара, кыска 
2. Тестны тикшерү, үзбәяләү 

3. Рефлексия. 

Укучылар, бүген нинди яңа әйбер белдек? 
Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе кайчан кулланыла? 
Ул ничек ясала? 

Ә хәзер укучылар бүген эшләгән эшегезне бәяләгез 

1. 5 нче күнегү 132 бит, тәрҗемә эше. 
2. 4 нче күнегү 132 бит, таблицаны тутырасы 
3. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны кулланып, кечкенә хикәя төзеп килегез. 

Дәрес бетте, чыгарга мөмкин.

План урока на тему"Прилагательное"
  • Другое
Описание:

Укучыларның сыйфат сүз төркеме турында белемнәрен ныгыту, сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсенең кушымчалары белән таныштыру; предмет билгеләрен чагыштырып, укучыларның фикер йөртә белү сәләтләрен үстерүне дәвам итү.

укучыларны сыйфат сүз төркеме турында төшенчә һәм предметларның төрле билгеләрен белдергән сыйфатлар, сөйләмдәге роле белән таныштыру; күнегүләрдән сыйфатларны таный,исемнән чыгып сорау куя белү,төркемнәргә бүлә белү,сөйләмдә куллана белү күнекмәсен булдыру;язгы табигатькә мәхәббәт тәрбияләү;

Автор Юсупова Руфина Римовна
Дата добавления 02.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров 298
Номер материала MA-060986
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓