Главная / Другое / План-конспект урока по татарской литературе на тему "Шагыйрьләр туа торырлар,Туфаннар булмас инде... "(9 класс)

План-конспект урока по татарской литературе на тему "Шагыйрьләр туа торырлар,Туфаннар булмас инде... "(9 класс)

hello_html_345634ea.gifТатарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

159 нчы лицей















сканирование0030

сканирование0026hello_html_m6c27f78f.jpg










(Х. Туфан иҗаты буенча

9 нчы сыйныфта үткәрелгән

дәрес эшкәртмәсе) сканирование0023сканирование0022сканирование0021сканирование0021


сканирование0020




II категорияле татар теле һәм әдәбият укытучысы Исмәгыйлова Гөлнур

Наил кызы













Тема: Х. Туфан иҗаты. “Кайсыгызның кулы җылы?” шигыре.

Максат: 1. Х. Туфанның “Кайсыгызның кулы җылы?” шигыре белән танышу һәм аны анализлау.

2. Укучыларга шигырьдә сурәтләнгән фаҗигане төшендерү, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, Х. Туфан иҗатына хас үзенчәлекләрне таный белү күнекмәләре формалаштыру.

3. Х. Туфан иҗатына кызыксыну уяту һәм мәхәббәт тәрбияләү. Укучыларны авырлыкларны җиңеп чыгарга, түзем, сабыр һәм көчле ихтыярлы булырга өйрәтү.

Җиһазлау: Х. Туфанның портреты; китапларыннан күргәзмә; Х. Әюпов “Ак чәчәк атар иде: Х. Туфан турында истәлекләр” – Казан: ТКН, 1989; мультимедиа, презентация; Дәреслек: Татар әдәбияты 9 класс З.Н.Хәбибуллина,.Х.Г.Фәрдиева, Ә.Н.Хуҗиәхмәтов ( рус мәктәпләрендәге татар балалары өчен).-Казан: “Мәгариф.,” 2005.

эпиграф: “Күңелләр тула торырлар,

Бу җаннар тынмас инде.

Шагыйрьләр туа торырлар,

Туфаннар булмас инде.”

Кадыйр Сибгатуллин

Дәрес тибы: лирик әсәрне өйрәнү дәресе.

Метод һәм алымнар: иҗади уку, эзләнү; укытучының һәм укучыларның сәнгатьле укуы, эзләнүчән әңгәмә, аңлатмалар бирү, биремнәр үтәү, сорауларга җавап бирү, дәреслек белән эш, нәтиҗәләр чыгару.

Дәрес барышы.

  1. Башлам.

Оештыру эше, уңай психологик халәт тудыру.

  1. Актуальләштерү.

Алдагы дәрес материалын искә төшерү:

  • Искә төшерик әле: алдагы дәресләрдә без кем иҗатын өйрәнә башладык? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

  • Әйе, без сезнең белән бер гаепсезгә хөкем ителеп, сөрген газапларын үз җилкәсендә татырга мәҗбүр булган, шуңа карамастан иҗатына турылыклы калган һәм, чын мәгънәсендә, үз халкының улы булган Х. Туфан иҗаты белән таныша башладык. (1нче слайд күрсәтелә) Бүгенге дәрестә дә без Х. Туфан иҗатын өйрәнүне дәвам итеп, әдипнең “Кайсыгызның кулы җылы?” шигыре (2нче слайд) белән танышырбыз һәм Х. Туфан иҗатына хас үзенчәлекләрне ачыкларбыз. Дәресебезнең эпиграфы итеп, К. Сибгатуллинның түбәндәге шигырь юлларын сайладым.(3нче слайд) Ни өчен әлеге юллар сайланды икән? Дәрес ахырында сез моңа җавап бирергә тиеш буласыз. Шуңа күрә дәрестә игътибарлы булуыгызны һәм актив катнашуыгызны сорыйм. Шигырь белән танышканчы, искә төшерик әле: кем соң ул Х. Туфан? Сез аның турында ниләр беләсез?

  • (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

  1. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

  1. Кайсыгызның кулы җылы?” шигыренең язылу тарихы белән таныштыру.

Дөрес әйттегез. Әйе, Х. Туфан үзенең 16 ел гомерен сөргендә үткәрергә мәҗбүр була. 1956 нчы елда гына ул аннан котылып, Казанга кайту бәхетенә ирешә. Ләкин ул кайтканда аның

  • яраткан хатыны, күренекле театр артисткасы Луиза Салиаскарова (слайд) үлгән була. (Укучыларның игътибары тактадагы портретка юнәлтелә). Әлеге олы хәсрәт Хәсән аганы бик нык тетрәндерә.

Сагына, бик тә сагына ул үзенең Луизасын. Һәм менә шундый сагышлы көннәрендә аның “Кайсыгызның кулы җылы?” шигыре туа да инде.

2. Шигырь белән танышу.

  • Әйдәгез, шигырьнең үзе белән танышыйк.

(Шигырьне укытучы укый)

  • Шигырь аңлашылдымы? Сезгә таныш булмаган сүзләр юкмы?

3. Вулкан сүзенең мәгънәсен ачыклау.

  • Вулкан нәрсә ул? География дәресендә аның нәрсә икәнен өйрәндегезме?(5нче слайд)

(Вулканның рәсеме күрсәтелә, аңлатма бирелә. Вулкан- җир астында яткан радиоактив матдәле тау токымнарының бик нык кызып, магмага әйләнүе һәм аның җир өстенә агып чыгуы. Бу вакытта бик көчле гөрелдәү күзәтелә, каты шартлау тавышлары ишетелә. Хайваннар, кошлар кача. Утлы елга юлында очраган бар нәрсәне яндырып бара.)

  • Димәк, вулкан- нинди куркыныч урын икән. Ә үзенең яраткан хатынын коткарыр өчен, Туфан шунда керергә дә әзер.

4. Шигырьне Х. Туфан укуында тыңлау.

- Әйдәгез, хәзер шигырьне авторның үзе укыганны тыңлыйк. Шагыйрьнең интонациясенә игътибар итеп, китапларыгыздан карап барыгыз,чөнки киләсе дәрескә сез әлеге шигырьне ятлап килергә тиеш буласыз.(6нчы слайд)

(Шигырь тыңлана).

  • Х. Туфанның укуы сезгә ошадымы? Әйдәгез, хәзер сезнең укыганны тыңлыйк.

Искә төшерик әле: татар телендә басым, гадәттә, кайсы иҗеккә төшә. (Сүзнең соңгы иҗегенә). Ә еламаска

дигән сүздә басым кайсы иҗеккә төшә? (Икенче иҗеккә). Ни өчен шулай? ( Чөнки фигыльләрдә юклык кушымчасы булса, басым аннан алдагы иҗеккә төшә).

  • Дөрес.

5. Шигырьне укучылардан укыту.

(Шигырь ике укучыдан укытыла).

6. Шигырьне анализлау.

  • Шигырьне анализлыйбыз. Сез беләсез инде: лирик әсәр хис-кичерешкә бай була. Әйдәгез, шигырьдәге хис-кичерешне һәм аның сәбәпләрен билгелик.(7нче слайд)

1нче куплет. Горурлык хисе- лирик геройны дөнья зур сынаулар биреп сынаган, еламаска өйрәткән, ул дөньяның ачысын-төчесен күргән, ләкин көчле рухлы лирик герой сынмаган, сыгылмаган.

2нче куплет. Борчылу хисе- лирик геройның күңелен юатырга, йөрәген тынычландырырга кирәк.

3нче куплет. Өмет хисе- лирик геройны кайтырга өндәп хатлар килә.

4нче куплет. Кайгы, борчылу хисе- аның сөйгәне үлгән, аны хатынының алкалары һәм кабере генә каршылый.

5нче куплет. Өмет, сагыну, юксыну хисе- хатынын коткарыр өчен, лирик герой нинди куркыныч вулкан эченә керергә дә әзер.

6нчы куплет. Өмет хисе- лирик герой үзенең күңелен аңлардай кешене эзли, өметләнә, аның тән ярасын бәйләр өчен түгел, ә күңел ярасын бәйләрдәй җылы куллар, йөрәк дәвасы кирәк.

  • Шигырьнең темасын билгелик.

(Шигырь лирик геройның сөйгәненә булган мәхәббәте, аны сагынуы, юксынуы турында.)

  • Шигырьнең идеясе нәрсәдән гыйбарәт?

(Автор үзеңнең якыннарыңнан аерылуның кеше өчен бик авыр кайгы икәнлеген күрсәтә һәм авырлыклар алдында югалып калмаска өнди, түзем, сабыр һәм көчле ихтыярлы булырга чакыра.)

  • Дөрес, лирик герой үзенә никадәр авыр булса да, күз яшьләре түкми, сыкранмый, еламый. Шигырьнең беренче һәм соңгы строфаларына игътибар итик әле. Сез алар турында ниләр әйтә аласыз?

(Бу юллар бер-берсенә аваздаш).

  • Әйе, ләкин Туфанга гына хас осталык белән соңгы куплетта алдагы фикергә яңа мәгънә өстәлә. Игътибар итик әле: беренче куплетта герой йөрәген бәйләр өчен нәрсә эшләргә уйлый?

(Күлмәк җиңен ертырга уйлый).

  • Яхшы, ә ни өчен ул ярасын күлмәк җиңе белән бәйләргә була? Яраны, гадәттә, нәрсә белән бәйлиләр?

(Бинт белән).

  • Ә кайсы очракта күлмәк җиңе белән бәйләргә мөмкин?

(Кул астында бәйләр өчен әйбер булмаганда гына)

-Димәк, шигырьдә кайсы чор сурәтләнгән?

(Сугыш чоры)

  • Дөрес. Ә соңгы куплетта лирик геройның йөрәген бәйләр өчен нәрсә кирәк?

(Җылы куллар кирәк).

  • Кул белән йөрәкне бәйләп буламы соң?

(Юк).

  • Х. Туфан ни өчен шулай дип язды икән?

(Чөнки шагыйрьнең саркып торган ярасы тән ярасы түгел, ә күңел ярасы. Шундый авырудан савыктыру өчен, аны аңлардай, кайгысын бүлешердәй кеше кирәк.)

  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  1. Шигырьдән чыгып, Х. Туфан иҗатына хас үзенчәлекләрне билгеләү.

  • Шигырь сезгә ошадымы? Кайсы ягы белән ошады?

(Теле аңлаешлы, гади, җиңел укыла, мәгънәле, үзенең башыннан кичкәннәрен сурәтли, хискә бай һ.б.)

  • Димәк, “Кайсыгызның кулы җылы?” шигыре белән танышканнан соң, сез Х. Туфан иҗатына хас нинди үзенчәлекләрне әйтә аласыз?

а ) шигырьләрендә үзенең шәхси тормышы да чагылыш таба;

б ) гади һәм аңлаешлы телдә яза;

в ) үз шигырьләрен бик оста укый;

г ) шигырьләре хис-кичерешкә бай;

д ) кабатлау алымыннан оста файдалана һ.б.( слайд)

- Дөрес әйттегез. Ничек уйлыйсыз: дәрескә ни өчен әлеге эпиграф сайланды икән?

( Укучыларның җаваплары тыңлана.)

  • Чынлап та, Х. Туфан татар поэзиясендә бик тә үзенчәлекле һәм кабатланмас шагыйрьләрнең берсе булган. Юкка гына шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин аның турында әлеге шигырь юлларын язмаган икән. Х. Туфан шигърияте – серле дөньяга тиң. Шигырьләрен күбрәк укыган саен, аның серләренә ныграк төшенәсең. Мин сезгә аның түбәндәге китапларын укырга тәкъдим итәм.(9нчы слайд)

Ә менә бу “Ак чәчәк атар иде” дигән китапта ( слайд) Х. Туфан турында истәлекләр бирелгән. Алып укысагыз- үкенмәссез. Әлеге китаптагы истәлекләрнең берсен сезгә сөйләп үтәсем килә:

Тоткынлыкта вакытта Х.Туфан Покровка дигән урыс авылында колхоз сыерларын көтә. Аңа колхозның “Прометей” кушаматлы нәсел үгезе ияләшә.Ул аны бозау чагыннан ук үзе карап үстерә: сөт эчерә, хуш исле печәннәр ашата, сабынлап юындыра... Берзаман бозау бер тонналы үгезгә, көтүченең беренче ярдәмчесенә әверелә. Көтүне кирәк якка алып бара, көтүне бүреләрдән саклый. Йокларга ятканда да Туфан аркасын үгезнең җылы сыртына тери дә, тынычлап йоклый. Бервакыт Хәсән Туфан авырып китә һәм фермага бармый кала. Кинәт зыңгылдап тәрәзә пыяласы ватыла, тәрәзәдән Прометейның башы күренә. Үгез озын итеп мөгери: “Ни булды, янәсе, ник эшкә чыкмадың?” Хуҗалар үгезне куа башлыйлар. Туфан, үгез янына килеп, аны тынычландыра: кочаклый, колак артын кашый һәм кире фермага кайтарып җибәрә. Бер көнгә ватык тәрәзәне мендәр белән каплап торалар. Икенче көнне Туфан пыялаларны үзе куя.”

Менә шундый гаҗәеп кеше була ул Х.Туфан. Ул кешеләр күңелен генә түгел, ә хайваннарның күңелләрен дә аңлый белгән икән.

V. Өйгә эш бирү.

Ә хәзер өйгә эш алабыз. 45-46 нчы бит, шигырьне ятларга. “ Х. Туфанның сагыну, югалту темасына язылган шигырьләрен ятлап та торасы юк, алар турыдан-туры хәтереңә, аңыңа үзе кереп урнаша,”- дип язган күренекле рәссам Бакый Урманче. Сезнең дә күңелегезгә әлеге шигырь җиңел генә кереп урнашыр дигән өметтә калам.

VI. Йомгаклау.

(Дәрестә актив катнашучыларга билгеләр куела)

Дәресебезне Х. Туфанның яраткан хатынына багышлап язган “Әйткән идең” җыры белән төгәллибез.

(Җыр яңгырый)




План-конспект урока по татарской литературе на тему "Шагыйрьләр туа торырлар,Туфаннар булмас инде... "(9 класс)
  • Другое
Описание:

План-конспект  урока по татарской литературе "Шагыйрьләр туа торырлар, Туфаннар булмас инде..." для

9 класса. Анализ стихотворения "Кайсыгызның кулы җылы..." разработка урока на 1 урок.

Хасан Туфан - выдающийся татарский поэт, творчество которого является истинно народным и пользуется

огромной любовью.1956 году Хасан Туфан вернулся в Казань и вклчился в активную творческую работу.

Хасан Туфан становится одним из самых активных поэтов современной татарской поэзии.

Спустя 16 лет поэт возвращается в Казань. Но его не встречает любимая жена, которая все эти годы боролась

за жизнь поэта. Её нет живых. Она умерла. О своей печали поэт пишет стихотворение "Кайсыгызның кулы

җылы..."

 

Автор Исмагилова Гульнур Наиловна
Дата добавления 13.04.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров 592
Номер материала 59625
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓