Главная / Начальные классы / план-конспект по татарскому языку на тему "Минем яраткан ризыкларым"(3класс)

план-конспект по татарскому языку на тему "Минем яраткан ризыкларым"(3класс)

Тема:Минем яраткан ризыкларым.

Максат:

1.Үзеңнең яраткан ризыгың турында сөйли алу,теләгән ашамлыгыңны сорап ала белү,тәгъдим итә белү,инкарь итә белү, парлар белән эшләү,тестлар эшли белү күнекмәләре формалаштыру, фикерләү сәләтен үстерү.

2.Уен төрләре аша татар теленә кызыксыну,мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес барышы

1.Оештыру.

-Исәнмесез ,укучылар.

-Исәнмесез,укытучы апа!

-Хәлләрегез ничек?

-Рәхмәт, яхшы,ә сезнең хәлләрегез ничек?

- Рәхмәт ,яхшы.

-Дәресебезне башлыйбыз.Бүген кем дежур укучы?

-Бүген мин сыйныфта дежур укучы.

- Сыйныфта барыгыз да бармы?

-Ничәнче число?

-Атнаның нинди көне?

-Яхшы.Рәхмәт.Утыр.

-Коля,как ты спросишь какой сегодня день?

-Бүген көн нинди?

- Бүген көн ........ .

-Рәхмәт.

2.Фонетик зарядка.

-Экранда бирелгән сүзләрне хор белән дөрес әйтеп укыйбыз.

-Гөбәдия,бәлеш,алма,ит,пилмән,чәкчәк,коймак.

-Нечкә сүзләрне табып укыгыз,тәрҗемә итегез.

-Рәхмәт, яхшы.

3.Өй эшен тикшерү.

- Сезгә өй эше,ашамлык рәсемнәрен ясап,шул ашамлык турында сөйләргә әзерләнергәкирәк иде.

-Барыгыз да әзерме?

-Әзер.

-Кто спросит что сделала Валерия?

-Валерия син нәрсә ясадың?

4.- Валерия алга чыгып ясалган рәсеме буенча сөйли.

-Мин бәлеш ясадым,чөнки мин бәлеш яратам.Аны әни пешерә.

- Валерия,как ты спросишь у друга любит ли он это блюдо?

-М-н :Рената,син бәлеш яратасыңмы?

-Әйе,мин бәлеш яратам.

-А кто скажет, что не любит?

-Юк, мин бәлеш яратмыйм.

5.- Кто спросит что сделала Кристина?

- Кристинаның рәсеме буенча сөйләве.

- Кристинаның рәсеме буенча ситуатив күнегү.

- Кто спросит нужен ли ему это блюдо?

-Сиңа .... кирәкме?

-Әйе,миңа ..... кирәк.

-А если ненадо!

-Юк, миңа ..... кирәкми.

6.- Кто спросит что нарисовал Егор.

-Егор син нәрсә ясадың?

- Егорның рәсеме буенча сөйләве.

-Егорның рәсеме буенча ситуатив күнегү.

-Егор ,как ты предложешь своё блюдо другу?

-м-н:Данис,мә,өчпочмак аша.

-Рәхмәт, мин өчпочмак яратам.

-А как можно отказаться?

-Юк,мин өчпочмак яратмыйм.

7.-Ә кем коймак ясады.

- Коймак чыгышны тыңлыйбыз, коймак турында физ.минутка.

8. Физ.минутка.

Безнең бүген бәйрәм көн.

Без чакырдыккунаклар.

Кунакларныңкилүенә

Без пешердеккоймаклар.

Коймакларгакарасаң,

Менәшулайкабарган,

Менәшулайҗәелгән.

Менәшулайкысылган.

Коймакларнымайлап ал,

Теләгәнеңнесайлап ал.

-Ял иттек.Рәхмәт,утырыгыз.

8.-Хәзер сезнең белемнәрегезне тикшереп тест биремнәрен эшлибез.

- Тест биремнәрен(вариантлар буенча)таратабыз.

1.Найди правильный перевод.

1 в. Яйцо

Шулпа,токмачлы аш,йомырка,ботка.

2 в .Хворост

Пылау,катык,кош теле,кәбестә ашы.

2.Найди лишнее слово.

1в.Сөт,ит,кесәл,сок,чәй,компот.

2в.Ипи, кыстыбый, катык,чәкчәк,ит,пылау.

3.Найди ошибки.

1 в.Минем өчпочмагым

Синең бәлешем

Аның чәкчәге

2 в. Синең гөбәдияң

Минем коймагым

Аның пирогың

4. Найди правильное предложение.

1 в.

Мин яратам котлет белән бәрәңге.

Пешекче апалар тәмле пешерәләр.

Без көндез иртәнге аш ашыйбыз.

2 в.

Пешекче апалар пешерәләр токмачлы аш.

Без көндез көндезге аш ашыйбыз.

Кыстыбый пешерә минем әнием .

5.Подбири окончания – лар, -ләр,-нар,-нәр.

1 в.

Пешекче...

Кашык...

Апа...

2 в.

Ашханә...

Чәнечке...

Пычак...

9.-Вариантларны алыштырабыз һәм дөреслеген экраннан тикшерәбез.

(экранда дөрес җаваплар чыга,5 балл җыелган укучыларга 5ле куела)

-Билгеләр куела.

10. Дәреслек буенча эш.

- 64 битне ачабыз.

- 4 күнегүне табабыз, биремне укыйбыз.

- Ситуатив күнегүне эшләү.

- 5 күнегүне табабыз, биремне укыйбыз.

-Ситуатив күнегүне эшләү.

- 6 күнегүне табабыз, биремне укыйбыз.

- Ситуатив күнегүне эшләү.

10.Йомгаклау.

-Укучылар,сез бүген дәрестә нинди яңалык алдыгыз?

-Без яраткан ризыкны сорый белергә,тәгъдим итә белергә өйрәндек.

-Дустымның нинди ризык яратканын белдем.

-Тестлар эшләргә өйрәндек.

11.Өйгә эш.Сүзлекне кабатларга,ашамлык исемнәрен кертеп 5җөмлә төзеп дәфтәргә язарга.





























план-конспект по татарскому языку на тему "Минем яраткан ризыкларым"(3класс)
  • Начальные классы
Описание:

"Күңелле татар теле”, 3нче сыйныф. Яңа материалны ныгыту дәресе.  Дәрес эшкәртмәсе рус телендә урта  гомуми белем бирү мәктәбенең рус төркемнәре өчен татар теленнән программага һәм Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева  авторлыгында төзелгән 3нче сыйныфлар өчен татар теле дәреслегенә нигезләнеп төзелде.

       Дәрес эшкәртмәсенең темасы “Минем яраткан ризыкларым.” Бу укучылар тарафыннан кызыксынып үзләштерелә торган темаларның берсе.  Дәреснең төп максаты – “Ашханәдә” темасына  караган грамматик конструкцияләрне   камилләштерү. Үзеңнең яраткан ризыгың турында сөйли алу,теләгән ашамлыгыңны сорап ала белү, тәгъдим  итә белү, инкарь итә белү, парлар белән  эшләү, тестлар эшли белү күнекмәләре формалаштыру, фикерләү сәләтен үстерү.

 

Автор Зиганшина Миляуша Ирековна
Дата добавления 28.01.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров 1132
Номер материала 55136
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓