Инфоурок Иностранные языки Другие методич. материалыПлан- конспект на тему:"Урман"(7класс)

План- конспект на тему:"Урман"(7класс)

Скачать материал

Айдашева Кадрия Амирзяновна

Алабуга шәһәре 4 нче гимназиянең

беренче квалификацион категорияле

                                                                                 татар теле укытучысы

 

                                                                                            

 

Урман

(Татар әдәбияты 7нче сыйныф)

 

Максат: 1)Урман турында белемнәрне актуальләштерү,аларны сөйләмдә куллануны формалаштыру.

2)Нәтиҗә ясый белү һәм җавапларны дәлилләп күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү.

3)Миһербанлылык  тәрбияләүне дәвам итү.

4)Табигатьне саклау

         Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру дәресе.

Дәрестә укучылар тарафыннан түбәндәге компетенцияне үстерү:аралашу,информацион технологик компетентлык.

Җиһазлау:компьютер, электрон  презентация, «Татарча –русча  сүзлек», дәреслек (Р.З.Хәйдарова,Р.Л.Малафеева.”Татар теле” 7сыйныф,Казан,2007ел,114-116битләр), урман  турында  фотолар,тестлар.

 

Дәрес барышы:

I.Оештыру моменты.

1.Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

Хәерле көн укучылар.

Бүген дәрестә кем дежур?

Ничәнче число?

Атнаның ничәнче көне?

2.Уңай  психологик  халәт  тудыру.

а)Грамматик эчтәлектәге хикәя сөйләү.

ә)Әңгәмә.

-Укучылар,хикәя нәрсә турында? (урман турында)

3.Белемнәрне тикшерү.

Әңгәмә.

-Укучылар,үткән дәреснең уку мәсьәләсен искә төшерегез.(Алдагы дәрестә без табигать турында сөйләштек һәм теркәгеч төрләрен   карадык).

II.Уку мәсьәләсен кую.

         1.Башта авазларны дөрес әйтү күнегүләре башкарыла. Сузлек өстендэ эш эшләнә: сүзләргә басым куела, тәрҗемә ителә, сүзләр кабатлап әйтелә hәм дәфтәрләргэ языла:(1нче күнегү)

       Матурлык-красота,табигать-природа,һава-воздух,чишмә-родник,ягулык-  топливо,җәнлекләр-звери,азык-пища,күке-кукушка,сумала-смола,дым-влага.(Бер укучы тактада эшли,калганнары-дәфтәрдә).

2.Тактада эшләгән укучы өчен бурычларны күрсәтәбез.

Укучылар өчен бурычлар: 

-алынма сүзләргә дөрес басым кую һәм дөрес язу.

-сүзләрнең дөрес тәрҗемәсен белү.

3.Үзбәя.

4.Теманы тактага һәм дәфтәрләргә язу.

     III.Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

     1.Модельләштерү.

      а).Текстны уку. Фикерләрегезне әйтү.Урман  төшенчәсен сез ничек аңлыйсыз? (Урман-ул саф һава,планетабызның үпкәсе).

     б). Текстан түбәндәге өлешләрне табып уку.

1)Урман сәламәтлек өчен файдалы.

2)Урманның тормыш өчен файдасы.

3)Урманда кошлар,җәнлекләр яши.

4)Урманның кырлар,басулар өчен файдасы.

     в)Мөстәкыйль эш.

4нче күнегү,115бит;

Бирем:Әсәргә таянып,нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп,җөмләләрне уку.

( Парларда эшләү)

Көтелгән җавап:

-сүзләрнең дөрес язылышын күрсәтү;

-килеш кушымчаларын аңлату;

-тартым кушымчаларын дөрес язу.

ә)Слайд белән чагыштыру.

б)Үзбәя.

IV.Ныгыту.

1.Мөстәкыйль дәфтәрләрдә эшләү.

115бит,5нче күнегү.(җөмләләрне язып бетерергә)

2. Мөстәкыйль эш  нәтиҗәсен дәлилләп күрсәтү.

-Ни өчен урман матур?(Көтелгән җавап:урман матур,шуңа күрә ул климатны яхшырта,кыргый хайваннарга ,кошларга азык бирә).

Башка җөмләләрне дә шулай ук исбатлап күрсәтәләр.

3.Аннары урман  турында белгәннәрне ныгыту өчен укытучы сораулар бирә

         - Балалар, сез урман турында нәрсәләр беләсез?

         - Урманнарны ни өчен сакларга кирәк?  

         - Кошларны ни өчен сакларга кирәк?

         - Кеше урманнан нәрсләр ала?

         - Урман кешегә  нинди файда китерә?

         - Буген урман нинди хәлдә?

         -Ә урманны ничек дәваларга, аңа ничек ярдәм итәргә була?

         Аннары көчле 2 укучы урман текстын ничек аңлаганнар, кара- каршы сөйләшә.

         - Синең урманга барганың бармы?

         - Әйе,бар.

         - Синеңчә, урман ни өчен кирәк?

         - Ул климатны яхшырта, кыргый хайваннарга, кошларга азык бирә, яшәү урыны булып тора.

         - Ни өчен ут ягарга ярамый?

         - Янгын чыкса, утта бик күп хайван, кош hәлак була; агачлар ,куаклар юкка чыга.

         Укытучы урман турында табышмаклар әйтә.

         1)Яз килсә – киенә,

             Көз килсә – чишенә (агач)

         3)Олысы да, кечесе дә

            Эшләпә кигән (гөмбә)

         4)Ямь – яшел, куе булгач,

            Һәркем ярата аны.

           Анда бик куп агачлар,

           Җыр суза сандугачлар.

           Кызарып жиләк пешә,

           Чикләвекләр өлгерә.

           Санап та бетереп булмый,

           Нәрсә соң ул, кем белә? (урман)

         5)Жәй дә яшел, көз дә яшел,

            Кыш та яшел шулай ук.

           Энәләре күп булса да,

           Җебе аның Бер дә юк (чыршы)

   Табышмакларга җаваплар табылгач, текст чылбыр рәвешендә укыла  һәм тәрҗемә ителә..

   Текст үрнәге:

Урман-кешенең якын дусты.Урманны кем генә яратмый икән?!Ул үзенең матурлыгы,гүзәллеге белән табигатькә ямь бирә.Урманда һава чип-чиста,шуңа күрәаны планетабызның үпкәсе дип атыйлар да инде. Урман ул- кислород чишмәсе,ягулык,төзү материалы, дарулар дөньясы да.Тормыш өчен кирәкле сумала,камфара,скипидар,буяулар да урманнан алына.Урман кошларга,җәнлекләргә азык,яшәү урыны бирә,кырларыбыз өчен дым саклый,климатны яхшырта.

  Урмандагы һәр үсемлек,җәнлек,кош табигатькә ямь бирә.Зифа ак  каеннар күке тавышы,сандугачлар сайравы....Барысы да урман белән бәйле.

Әйе,урман матур да,файдалы да.Ләкин урманга булышырга,аны сакларга кирәк! Урманнарны чиста тотыйк,киләчәк буын өчен саклап калыйк.   

         Соңыннан анлашылмаган урыннар яңадан укыла hәм кабатлап аңлатыла. Текстка исем куела: «Урман».

         Башка исем дә куерга була, мәсәлән, «Кислород чишмәсе».

         Тактада текст буенча рәсемнәр буталып бирелгән була, укучылар hәр абзацка туры килгән рәсемнәрне табарга hэм чиратлап куярга тиеш булалар.

         Аннары укучылар hәр абзацка исем куялар:

1.     Урман –кешенең якын дусты.

2.     Кеше узенә кирәкле әйберләрне урманнан ала.

3.     Урманны сакларга кирэк.

Шулай итеп текстның планы төзелә. Планны укучылар дәфтәрләргә язалар.

Шушы эшләр эшләнгәннән сон, укытучы укучыларга текст буенча сораулар бирә, укучылар җавапларны тексттан табарга тиеш булалар.

1.     Нәрсә ул урман?

- Урман ул безнең якын дустыбыз.

         -Кош, хайваннар, үсемлекләр

         - Барысы бергә урман дип атала.

         2. Кеше урманнан нәрсәләр ала?

         - Ягулык,төзү материаллары.

         - Сумала,камфара,скипидар,буяулар.

         - Урман – кырлардан җиләк hәм гөмбә җыялар.

         3. Жир шарында кешеләр нинди уртак бер максат белән яшиләр?

          -Табигатьне-урманны  саклау максаты  белән.

Шуннан соң укучылар текстның эчтәлеге өчен иң әhәмиятле җөмләләрне интонация белән укыйлар, төп фикерне аерып күрсәтәләр, текст буенча үз фикерләрен әйтәләр, бер – берсенә сораулар бирәләр.

 

V.Рефлексив йомгаклау .

  1. Дәрескә йомгак яса п, сораулар бирелә:

 - Укучылар, без бүген нәрсә турында сөйләштек? 

 - Урман турында.

 - Урман кешегә ни өчен кирәк?

 -Матурлык һәм гүзәллек өчен

 - Урманны ни өчен һәм ничек сакларга кирәк?

 - Ул безгә саф һава,кислород,тормыш өчен кирәкле әйберләр алына.

 - Урман табигать,кешелек өчен нәрсәләр эшли?

 - Дым саклый,климатны яхшырта, табигатькә ямь бирә.

 -Урманны саклауда безнең өлеш нинди?

 - Урманы пычратучыларга каршы көрәшү – hәркемнең изге бурычы.

Әйе, балалар, сезнең җавапларыгыз бик дөрес.  Без урманга зыян китерергә тиеш түгелбез. Җир шарының киләчәктә нинди булуы безгә бәйле. Һәр кеше урманны сакларга бурычлы. Урман үзен яраткан кешеләрне генә ярата.

2.Гомуми бәяне чыгару.

3.Өй эше бирү.

Әйтик, тиздән экологик кичә булачак.Сез урман турында нәрсәләр сөйләр идегез.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "План- конспект на тему:"Урман"(7класс)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Бренд-менеджер

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

                                                                                            

 

Урман

(Татар әдәбияты 7нче сыйныф)

 

Максат: 1)Урман турында белемнәрне актуальләштерү,аларны сөйләмдә куллануны формалаштыру.

2)Нәтиҗә ясый белү һәм җавапларны дәлилләп күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү.

3)Миһербанлылык  тәрбияләүне дәвам итү.

4)Табигатьне саклау

         Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру дәресе.

Дәрестә укучылар тарафыннан түбәндәге компетенцияне үстерү:аралашу,информацион технологик компетентлык.

Җиһазлау:компьютер, электрон  презентация, «Татарча –русча  сүзлек», дәреслек (Р.З.Хәйдарова,Р.Л.Малафеева.”Татар теле” 7сыйныф,Казан,2007ел,114-116битләр), урман  турында  фотолар,тестлар.

 

Дәрес барышы:

I.Оештыру моменты.

1.Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

Хәерле көн укучылар.

Бүген дәрестә кем дежур?

Ничәнче число?

Атнаның ничәнче көне?

2.Уңай  психологик  халәт  тудыру.

а)Грамматик эчтәлектәге хикәя сөйләү.

ә)Әңгәмә.

-Укучылар,хикәя нәрсә турында? (урман турында)

3.Белемнәрне тикшерү.

Әңгәмә.

-Укучылар,үткән дәреснең уку мәсьәләсен искә төшерегез.(Алдагы дәрестә без табигать турында сөйләштек һәм теркәгеч төрләрен   карадык).

II.Уку мәсьәләсен кую.

         1.Башта авазларны дөрес әйтү күнегүләре башкарыла. Сузлек өстендэ эш эшләнә: сүзләргә басым куела, тәрҗемә ителә, сүзләр кабатлап әйтелә hәм дәфтәрләргэ языла:(1нче күнегү)

       Матурлык-красота,табигать-природа,һава-воздух,чишмә-родник,ягулык-  топливо,җәнлекләр-звери,азык-пища,күке-кукушка,сумала-смола,дым-влага.(Бер укучы тактада эшли,калганнары-дәфтәрдә).

2.Тактада эшләгән укучы өчен бурычларны күрсәтәбез.

Укучылар өчен бурычлар: 

-алынма сүзләргә дөрес басым кую һәм дөрес язу.

-сүзләрнең дөрес тәрҗемәсен белү.

3.Үзбәя.

4.Теманы тактага һәм дәфтәрләргә язу.

     III.Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

     1.Модельләштерү.

      а).Текстны уку. Фикерләрегезне әйтү.Урман  төшенчәсен сез ничек аңлыйсыз? (Урман-ул саф һава,планетабызның үпкәсе).

     б). Текстан түбәндәге өлешләрне табып уку.

1)Урман сәламәтлек өчен файдалы.

2)Урманның тормыш өчен файдасы.

3)Урманда кошлар,җәнлекләр яши.

4)Урманның кырлар,басулар өчен файдасы.

     в)Мөстәкыйль эш.

4нче күнегү,115бит;

Бирем:Әсәргә таянып,нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп,җөмләләрне уку.

( Парларда эшләү)

Көтелгән җавап:

-сүзләрнең дөрес язылышын күрсәтү;

-килеш кушымчаларын аңлату;

-тартым кушымчаларын дөрес язу.

ә)Слайд белән чагыштыру.

б)Үзбәя.

IV.Ныгыту.

1.Мөстәкыйль дәфтәрләрдә эшләү.

115бит,5нче күнегү.(җөмләләрне язып бетерергә)

2. Мөстәкыйль эш  нәтиҗәсен дәлилләп күрсәтү.

-Ни өчен урман матур?(Көтелгән җавап:урман матур,шуңа күрә ул климатны яхшырта,кыргый хайваннарга ,кошларга азык бирә).

Башка җөмләләрне дә шулай ук исбатлап күрсәтәләр.

3.Аннары урман  турында белгәннәрне ныгыту өчен укытучы сораулар бирә

         - Балалар, сез урман турында нәрсәләр беләсез?

         - Урманнарны ни өчен сакларга кирәк?

         - Кошларны ни өчен сакларга кирәк?

         - Кеше урманнан нәрсләр ала?

         - Урман кешегә нинди файда китерә?

         - Буген урманнинди хәлдә?

         -Ә урманны ничек дәваларга, аңа ничек ярдәм итәргә була?

         Аннары көчле 2 укучы урман текстын ничек аңлаганнар, кара- каршы сөйләшә.

         - Синең урманга барганың бармы?

         - Әйе,бар.

         - Синеңчә, урман ни өчен кирәк?

         - Ул климатны яхшырта, кыргый хайваннарга, кошларга азык бирә, яшәү урыны булып тора.

         - Ни өчен ут ягарга ярамый?

         - Янгын чыкса, утта бик күп хайван, кош hәлак була; агачлар ,куаклар юкка чыга.

         Укытучы урман турында табышмаклар әйтә.

         1)Яз килсә – киенә,

             Көз килсә – чишенә (агач)

         3)Олысы да, кечесе дә

            Эшләпә кигән (гөмбә)

         4)Ямь – яшел, куе булгач,

            Һәркем ярата аны.

           Анда бик куп агачлар,

           Җыр суза сандугачлар.

           Кызарып жиләк пешә,

           Чикләвекләр өлгерә.

           Санап та бетереп булмый,

           Нәрсә соң ул, кем белә? (урман)

         5)Жәй дә яшел, көз дә яшел,

            Кыш та яшел шулай ук.

           Энәләре күп булса да,

           Җебе аның Бер дә юк (чыршы)

   Табышмакларга җаваплар табылгач, текст чылбыр рәвешендә укыла  һәм тәрҗемә ителә..

   Текст үрнәге:

Урман-кешенең якын дусты.Урманны кем генә яратмый икән?!Ул үзенең матурлыгы,гүзәллеге белән табигатькә ямь бирә.Урманда һава чип-чиста,шуңа күрәаны планетабызның үпкәсе дип атыйлар да инде. Урман ул- кислород чишмәсе,ягулык,төзү материалы, дарулар дөньясы да.Тормыш өчен кирәкле сумала,камфара,скипидар,буяулар да урманнан алына.Урман кошларга,җәнлекләргә азык,яшәү урыны бирә,кырларыбыз өчен дым саклый,климатны яхшырта.

  Урмандагы һәр үсемлек,җәнлек,кош табигатькә ямь бирә.Зифа ак  каеннар күке тавышы,сандугачлар сайравы....Барысы да урман белән бәйле.

Әйе,урман матур да,файдалы да.Ләкин урманга булышырга,аны сакларга кирәк! Урманнарны чиста тотыйк,киләчәк буын өчен саклап калыйк.

         Соңыннан анлашылмаган урыннар яңадан укыла hәм кабатлап аңлатыла. Текстка исем куела: «Урман».

         Башка исем дә куерга була, мәсәлән, «Кислород чишмәсе».

         Тактада текст буенча рәсемнәр буталып бирелгән була, укучылар hәр абзацка туры килгән рәсемнәрне табарга hэм чиратлап куярга тиеш булалар.

         Аннары укучылар hәр абзацка исем куялар:

1.     Урман –кешенең якын дусты.

2.     Кеше узенә кирәкле әйберләрне урманнан ала.

3.     Урманны сакларга кирэк.

Шулай итеп текстның планы төзелә. Планны укучылар дәфтәрләргә язалар.

Шушы эшләр эшләнгәннән сон, укытучы укучыларга текст буенча сораулар бирә, укучылар җавапларны тексттан табарга тиеш булалар.

1.     Нәрсә ул урман?

- Урман ул безнең якын дустыбыз.

         -Кош, хайваннар, үсемлекләр

         - Барысы бергәурман дип атала.

         2. Кеше урманнан нәрсәләр ала?

         - Ягулык,төзү материаллары.

         - Сумала,камфара,скипидар,буяулар.

         - Урман – кырлардан җиләк hәм гөмбәҗыялар.

         3. Жир шарында кешеләр нинди уртак бер максат белән яшиләр?

          -Табигатьне-урманны  саклау максаты  белән.

Шуннансоң укучылар текстның эчтәлеге өчен иңәhәмиятле җөмләләрне интонация белән укыйлар, төп фикерне аерып күрсәтәләр, текст буенча үз фикерләрен әйтәләр, бер – берсенә сораулар бирәләр.

 

V.Рефлексив йомгаклау .

  1. Дәрескә йомгак яса п, сораулар бирелә:

 - Укучылар, без бүген нәрсә турында сөйләштек? 

 - Урман турында.

 - Урман кешегә ни өчен кирәк?

 -Матурлык һәм гүзәллек өчен

 - Урманны ни өчен һәм ничек сакларга кирәк?

 - Ул безгә саф һава,кислород,тормыш өчен кирәкле әйберләр алына.

 - Урман табигать,кешелек өчен нәрсәләр эшли?

 - Дым саклый,климатны яхшырта, табигатькә ямь бирә.

 -Урманны саклауда безнең өлеш нинди?

 - Урманы пычратучыларга каршы көрәшү – hәркемнең изге бурычы.

Әйе, балалар, сезнең җавапларыгыз бик дөрес.  Без урманга зыян китерергә тиеш түгелбез. Җир шарыныңкиләчәктә нинди булуы безгә бәйле. Һәр кеше урманны сакларга бурычлы. Урманүзен яраткан кешеләрне генә ярата.

2.Гомуми бәяне чыгару.

3.Өй эше бирү.

 

Әйтик, тиздән экологик кичә булачак.Сез урман турында нәрсәләр сөйләр идегез.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 655 620 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 09.01.2015 988
    • DOCX 56.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Айдашева Кадрия Амирзяновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Айдашева Кадрия Амирзяновна
    Айдашева Кадрия Амирзяновна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 5721
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специфика преподавания немецкого языка с учетом требований ФГОС

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 27 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 404 человека

Курс повышения квалификации

Теория и методика билингвального обучения иностранным языкам

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 50 человек

Курс повышения квалификации

Специфика преподавания английского языка с учетом требований ФГОС

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 386 человек из 72 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 456 человек

Мини-курс

Теория вероятности и комбинаторика в современной математике

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Современные тренды в физкультуре и спорте: организация обучения и методика тренировок

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Медико-педагогические аспекты обучения и тренировки

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
Сейчас в эфире

Консультация логопеда. Возможно ли продуктивно заниматься с дошкольниками онлайн?

Перейти к трансляции