Главная / Начальные классы / Открытый урок по татарскому языку на тему: "Моя семья"

Открытый урок по татарскому языку на тему: "Моя семья"

Тема: Минем гаиләм .

Максат: укучыларда әти-әни, әби-бабай, туганнарга карата олы ихтирам, хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү; аларның кадерен белү теләге уяту; укучыларга үз нәселләренең тарихы белән кызыксынырга, аларны буыннан-буынга тапшырырга кирәклекне аңлату.

Җиһазлау: “Минем гаиләм ”, “Шәҗәрә- нәсел агачы” стендлары, “Рәсемнәрдә-минем гаиләм”күргәзмәсе, проектор,

компьютер,музыка,өләшү өчен чәчәк рәсемнәре.

Сыйныф сәгате барышы:

I.Оештыру өлеше.

- Хәерле көн, укучылар,хөрмәтле кунаклар!

Сыйныф сәгатебезне башлыйбыз.

.II Төп өлеш.

-Укучылар, хәзер мин сезне “Ике күрше” мәсәле белән таныштырам. Игътибар белән тыңлагыз .

1сл. Якын урманда ике күрше карга яшәгән. Аларның берсе башка кошлар белән бик тиз аралашкан, дуслашкан. Үзенә бик матур карга кызын сайлап, аның белән тормыш корып җибәргән. Берсеннән-берсе матур балалар үстергәннәр. Балаларым тук булсын, дип әти карга көннәр буе эшләгән, соңрак, балаларын ияртеп, аларны азык табу һөнәренә өйрәткән. Шулай матур гына яши биргәннәр.Балалары да бик тәрбияле булып үскәннәр,әти-2сл.әниләрен хөрмәт иткәннәр. Ә икенче карга исә берәү белән дә аралашмаган, үзен бик акыллыга санап, башкаларның иртә таңнан торып караңгы төшкәнче эшләүләреннән көлгән. Хәтта аның салкын җилдән, яңгырдан ышыкланыр,төн үткәрер оясы да, гаиләсе дә булмаган. Көн артыннан көн үткән. Кинәт бу карга авырып киткән. Бик ябыккан, аның инде азык табарлык та хәле калмаган. Шулай агач башында бөкшәеп утырганда, моны күрше карга күреп, янына очып килгән. Күршесен кызганган, тапкан азыгын аңа биргән. Азрак тамак ялгап алгач, каргага хәл кереп киткән. Ул күршесенә зур рәхмәт белдергән һәм: “Әй, күрше, бу урманда синнән дә бәхетле карга юктыр, мөгаен”, - дигән.

-Укучылар, ике карганың тормышын чагыштырыгыз әле. Икенче карга ни өчен күршесенә: “Синнән дә бәхетле карга юктыр”, - дигән?

( Беренче карганың гаиләсе булган, ә икенчесенең гаиләсе булмаган..)

- Димәк, укучылар, бүгенге сыйныф сәгатендә сүз нәрсә турында барачак?(Гаилә турында).

- Нәрсә ул гаилә?

(Гаилә ул – безнең өебез, әби-бабай, әти- әни, мин, апа-абый, эне-сеңел... )

Гаилә - кешенең туган йорты.

Гаилә бәхете - ил бәхете “ ди халык. Гаилә - ул җылы учак. Учак янына гайләнең барлык кешеләре җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.

Гаиләнең нигезе нык булырга тиеш. Гаилә ул – йорт кебек, ә нигезе нык булмаган йорт җимерелә. Әти-әни гаиләнең тоткасы булса, балалар – гаиләнең көзгесе. Тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-беребезне саклап, рәнҗетмичә, хөрмәт итеп яшәргә кирәк.

Ә татар теленең аңлатмалы сүзлегендә гаилә сүзенә мондый аңлатма бирелә:

3 сл. Гаилә - бергә яшәүче әти, әни, балалар һәм якын туганнардан торган кешеләр төркеме.

Укучылар, яхшылап тыңлагыз әле. Мин сезгә тагы бер әкият сөйлим.

4 сл. Борын-борын заманда яшәгән ди бик матур куян кызы. Куян кызының әнисенә бик матур бүләк бирәсе килгән. Уйлаган-уйлаган да әнисенә чәчәк бүләк итәргә булган һәм урманга киткән. Зур имән төбендә бик матур чәчәк үскәнен белгән. Килеп караса, чәчәк юк!? Аны саескан алган булган.Саескан чәчәкне бер урман аланына яшергән . Саесканның биремнәрен үтәгән очракта гына куян кызы чәчәген әнисенә бүләк итә ала икән.

-Укучылар, куян кызына биремнәрне үтәргә булышабызмы?(Әйе.)

5сл. Саесканның беренче биреме: Гаилә белән таныштыру.

-Укучылар,сез үзегезнең гаиләләрегез турында хикәяләр язган идегез.Ә инде үзегезнең гаилә газетасын ясаганда шул хикәяләрне дә куллангансыз.

Ә кайсыгыз үзенең гаиләсе белән таныштыра?

(Газета буенча гайләләре белән таныштыралар,шигырь сөйлиләр)

1 кучы: “Әнием” 2 укучы” Йомшак әнием”( В.Хайруллина)

Әнием, бәгърем, күз нурым, Әниемнең йомшак кулы

Кояшым, аем һәм йолдызым. Мине сөя,иркәли.

Дөньялар кичеп тә тапмассыз Әниемнең йомшак сүзе:

Әнидән нурлырак җир кызын. – Балакаем, иркәм,-ди.

Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак, Әниемнең куеннары

Иң ягымлы кешеләр. Йомшак мамык мендәрдән.

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле – Йомшак кулы коткарыр

Алар безнең әниләр. Авырлыктан,бәләдән.


Мин әнигә булышам. ( Әзһәр Габиди- Чукмарлы авылында яшәп иҗат иткән шагыйрь)

Әни пәрәмәч пешерә Мин дә булыштым әнигә

Вак итеп, тәмле итеп: Пәрәмәчләр ясарга.

Без табында чәй эчәбез Үзең эшләгәч, тәмле ул-

Бергәләп,тәмле итеп. Кирәк эшләп ашарга.

6сл.-Әйе, әни кеше – гаиләнең йөрәге, әти кеше – гаиләнең терәге диләр бит. Әтиләр турында кайсыгыз сүз ала әле?

1укучы: “Әти карап торганда.”( Ф.Яруллин)

Курыкмыйм мин бүген, Сөзгәк усал тәкәнең

Өрекмим мин бүген Күзе уттай янса да-

Явыз малайлардан да, Курыкмыйм мин бер тамчы,

Явыз маэмайлардан да. Уйнап йөрим урамда:

Ата казлар ысылдап, Әй рәхәт соң уйнавы

Муенын сузып калса да, Әти карап торганда.

2укучы: “Минем әти”.

Минем әткәй иң әйбәт, Баһадир төсле кеше.

Иң шәп әти дөньяда Ул зирәк тә,шаян да,

Бәхәсләшмим, булса булыр, Акыллы да,әйбәт тә

Тагын берәр гайләдә Кем дисезме? Ул кеше-

Билгеле инде, уңганлыгы, Минем әти әлбәттә.

Миңа охшаган аның Нинди матур әтием,

Әгәр улы мин булмасам, Нинди батыр әтием!

Уңмас иде, мөгаен. Янымда ул булганда,

Ул җирдә иң шәп кеше, Җиргә тими тәпием.

Шәп кеше, гаҗәп кеше, Әти,әткәй,әтием,

Ул иң-иң көчле кеше, Сни бит минем тәтием.

Ял минуты-җыр: “ Бай кеше.” (Ф. Яруллин) (“Уз жырыбызкөенэ )

1.Мин бай кеше,күп малайлар 2.Очыйм дисәм,оча алам

Карый миңа көнләшеп. Канатларым пар минем.

Юмарт булсам да аны мин Байлыгым шул- әтием дә,

Бирә алмыйм өләшеп. Әнием дә бар минем.

-Рәхмәт укучылар.Гаиләләребездә иң олы, хөрмәтле кешеләр тагын кемнәр?

(Бабай белән әби гаиләдә иң өлкән, сабыр, йомшак күңелле, йомшак куллы, шәфкатьле кешеләр.)

-Кемнәр узләренен яраткан әбиләре,бабалары турында сөйли, шигырьләр белә?

1 укучы:“ Молодец минем әби.” (Ф.Яруллин)

Бөтен эш кулыннан килә Якаларым гел ак минем

Әй уңган минем әби! Әби юганга күрә.

Мин дигәндә-ул идән дә, Күңелләре күтәрелә

Көчен һич тә жәлләми. Бер ертыкны ямаса.

Алъяпкычларым үтүкли, Минем өчен укырга да

Көн дә чәчләрем үрә. Барыр иде ...яраса.

.2 укучы:Әбием

Әбиләргә бурычлы без, Әби кеше гел яхшылык тели,

Рәхмәтле без мең тапкыр. Гаебебез булса кичерә.

Әгәр берәр эшең булса, Гомер буе калыйк тугрылыкта

Әбием, безне чакыр. Әби дигән изге кешегә.

.( Әбиләрне хөрмәт итәргә кирәк)

-Ә бабайлар турында кем сөйли,нинди шигырьләр беләсез?

3укучы:Үсү витамины.(В.Хайруллина)

Эчәм витамин гына, Әниең йомыш кушса

Ашыйм витамин гына, Йөгереп кенә үтә.

Ләкин никтер һаман да Күп йөгергән балалар

Үсеп киталмыйм гына. Ел үсәсен көн үсә.

-Үсү витамины бар, Бакчада үлән ута,

Әйтәм үзем,- ди бабай, Су сип иртә,кичен дә.

-Син балам, мине тыңла, Үсүнең витамины

Үсәсең килсә алай. Спорт һәм эш эчендә.

(Бабай сезгә дөрес киңәш биргәнме?)

4нче укучы:Бабай белән малай. (Йолдыз)

Бабаем борынгы кеше, Ап-ак бабай,

Энем әле- өр яңа, Ап-ак малай-

Тешсез авызлары белән, Икесе дә сөйкемле.

Берсе уйлап, Арадагы 91 ел

Берсе уйнап, Булмаган да шикелле.

Елмаялар дөньяга.

(Бабайга ничә яшь?Бабай малайга кем була инде?-продедушка яки бабайның әтисе)

7сл.-Укучылар,олыласаң олыны, олыларлар үзеңне” мәкален сез ничек аңлыйсыз?

(Без олыларны - әби-бабайны, әти-әнине хөрмәт итсәк, аларның сүзләрен тыңласак, үзебезнең бишлеләребез белән сөендерсәк,безнең балалар да безне шулай хөрмәт итәрләр.)

  • Тагын гаиләдә кемнәр бар әле сезнең?

(Әби –бабай, әти-әниләрдән башка безнең гаиләләребездә туганнарыбыз: абый-эне, апа-сеңелләребез дә бар.)

- Кем үзенең туганы турында сөйләп китәр икән? ( Берничә укучы үзләренең туганнары белән таныштыра.) -Укучылар,кемнәр инде безнең туганнарыбыз?

(Туганнарыбыз: эне-сеңелләр, апа-абыйлар.)

1 укучы:Энемне тирбәтәм.(В.Хайруллина)

Бабай белән әбигә, Элгән уенчыкны да

Әти белән әнигә Күзләре күрми әле.

Мин идем гел бер генә, Ә хәзер мин аны

Энекәш туды менә. Бишегендә тирбәтәм.

Көлә дә белми әле, Үзем белгән җырларны

Уйный да белми әле, Энекәшкә өйрәтәм.

2 укучы: Җыр “Йокла инде.”(Гимадеева Ләйсән)

1.Зәңгәр күзле апаем Мин дә синең яныңа

Әлли-бәлли ит әле. Ял итәргә ятырмын.

Синең бит йоклар чагың 3.Йокла инде апаем

Тәмләп йоклап кит әле. Йомылмаса да күзең

2. Арыгансың инде җаным Сине йоклата торгач

Йокла минем матурым. Йоклап китәм бит үзем.

-Сез туганнарыгыз белән ничек яшәргә тиеш?(Дус, тату.)

8сл. Тату туганнар таштан койма койганнар.

- Сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?(Туганнар тату яшәсәләр, гаилә нык була.)

Укытучы. Р.Фәхретдиннең туганнар турында да бик матур сүзләре бар. Укып китик әле.(Укытучы укый) “Туганнарыгыз ата-аналарыгыздан соң иң якыннарыгыздыр. Шуның өчен алар белән һәрвакыт әдәпле һәм мәрхәмәтле булыгыз. Олы яшьтәге туганнарыгызның сүзләрен тыңлагыз, кечеләренә карата рәхим-шәфкатьле булыгыз.

Үзләре әйткәнне көтмичә, туганнарыгызга һәр изге эшләрендә ярдәмче булыгыз.

Туганнарыгызның серләрен саклагыз, аларга гел шатлыклы хәбәрләр китерүче булыгыз...

- Балалар, сезнең өйләрегездә тагын кечкенә туганнарыгыз, тугры дусларыгыз да бар бит әле (Экранда-этләр , песиләр...)

Сезнең белән гел бергә, туганыгыздай якын , шатлыгыгызны да, кайгыгызны да бүлешүче дусларыгыз хакында кайсыгыз сөйли? (Берничә укучы этләре,песиләре турында сөйли.)

Укучылар,без татар теле дәресендә гаилә турында бер шигырь өйрәнгән идек.Кем язган ул шигырьне?(“Безнең гаилә” Г.Тукай)

Әткәй, әнкәй, мин,апаи, әби, бабай һәм бер песи-

Безнең өйдә без җидәү: безнең песи-җиденчесе.

-Булдырдыгыз,безгә куян кызына икенче биремне үтәргә булышырга кирәк.


9-10сл.Саесканның икенче биреме: “Шәҗәрәңне беләсеңме ?

Нәрсә ул шәҗәрә? Бу сүз нәрсәне аңлата? Алдагы әңгәмәләрнең берсендә без : “һәр кеше ким дигәндә үзенең дүрт буынын белергә тиеш” -дигән идек Ә хәзер, укучылар, үзебез ясаган нәсел агачы белән таныштырып китик. (бер укучы сөйли)

11сл.Әйе,шәҗәрә нәсел – ыру тарихы дигәнне аңлата. Икенче төрле – нәсел агачы дип тә йөртелә. Гаилә- безнең нәселебез дәвамы. Нәсел җепләре безне бик еракларга илтә. Ул кешеләр сезнең әби-бабаларыгызга, әти-әниләрегезгә тормыш бүләк иткәннәр.Язмыш сезнең әти-әниләрегезне очраштырган.

Матур гайлә барлыкка килгән.. Шушы матур гаиләгә нур өстәп сез барлыкка килгәнсез.. Менә шулай сезне борынгы бабаларыгыз белән күзгә күренмәс җепләр тоташтыра.

  • Равил Фәйзуллин “Онытма син” шигырендә болай дигән:

(... сүз бирик әле).

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Ни иккәнен, ни чәчкәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.(Рәхмәт.)

12 сл.Укучылар,без куянга саесканның өченче биремен үтәргә дә булышыйк инде. Бирем “Дәвам ит” дип атала..

-Экраннан мәкальләрне укырга һәм дәвам итәргә.

1.Ни чәчсәң, ( шуны урырсың.)

2.Оясында ни күрсә, (очканда шул булыр.)

3.Алма агачыннан (ерак төшми.)

4.Кош канаты белән, (гаилә татулыгы белән көчле.)

5.Ата-ананы тыңлаган адәм булган,

(тыңламаган әрәм булган.)

6. Кем эшләми, (шул ашамый.)

(Рәхмәт,укучылар).


13 сл. Саесканның соңгы биремен үтәргә вакыт җитте.

-Ә хәзер, укучылар, тапкырлыкны сынап карыйк, кроссворд чишеп алыйк.



г




а





и




л



ә



1






1.Бакчада үсә, күзгә керә. (суган)

2.Үзе шардай, тәме балдай. (карбыз)

3.Табын түрендәге иң кадерле ризык. (ипи)

4.Җитмеш төрле авыруга дәва,аны кортлар җыя. (бал)

5.Яратып эчәбез. (чәй)

  • Нинди сүз килеп чыкты?(Гаилә)

14 сл. Укучылар, экранга игътибар итегез әле. Чәчәк таҗларында “Гаилә” сүзе барлыкка килде. Куян кызына ярдәм итә алдыкмы?

Укучылар, без сезнең белән куян кызына чәчәкне табарга ,әнисен сөендерергә булыштык.

III.Нәтиҗә ясау. Ә хәзер бүгенге сөйләгәннәр, фикер йөртүләр аша нәтиҗә чыгарыйк Гаиләдә иң мөһиме нәрсә инде?

( бер-береңне хөрмәт итү, татулык, дус яшәү, бәхет)

-Без бу сыйныф сәгатендә нәрсә турында сөйләште(Гаилә турында.)

-Әти-әниләргә, өлкәннәргә һәм туганнарга карата нинди мөнәсәбәттә булырга кирәк?

(Аларны хөрмәт итәргә, яратырга, аларга һәрвакыт ярдәм итәргә, аларны сакларга кирәк.)

IV. Дәресне йомгаклау.

  • Укытучы Син яраткан иң матур сүз

Нинди сүз, әйт бәбкәем?


Укучы: Иң назлы сүз, иң якын сүз

Ул матур сүз – Әнкәем

-Укытучы Бар тагын бер иң матур сүз

Һәрвакыт син әйткәнең

Анысы нәрсә?


-Укучы : Ул матур сүз, ул якын сүз - Әткәем.


-Укытучы Бар тагын ике олы сүз

Нинди сүзләр бәбкәем?

-Укучы : Ул сүзләрнең берсе Бабай,

Икенчесе - Әбкәем.

-Укытучы Бар икән тагын – Туганнар:


Апа, абый, сеңел, эне җыелышып барсы бергә төзи алар гаиләне.

- Рәхмәт сезгә.

Мин сезгә Куян кызы урманнан эзләп тапкан чәчәк рәсемен өләшәм. Бу чәчәккә әти-әниләрегезне ярату хисен белдереп, матур сүзләр һәм теләкләр язарсыз. Өйгә кайткач чәчәкне әти-әниләргә тапшырырсыз.Бүгенге дәрестә алган киңәшләр сезгә ярдәм итәр дип ышанам.

Ә инде сезнең гаиләләрегез белән бергә иҗат иткән газеталар ,безгә гаиләләр белән аралашуда тагы да ярдәм итәр. Барыгызга да зур рәхмәт.

.



















































































Открытый урок по татарскому языку на тему: "Моя семья"
  • Начальные классы
Описание:

Что такое семья? Семья - это группа людей связанных браком, родством или усыновлением, проживающих вместе и имеющих общие доходы и расходы. Семья - это самое значимое в жизни человека, это единое целое, которое нельзя разбить. Семья - это очаг, что согреет и зажжёт в твоём сердце новый огонь, несчастлив тот, кто в раздоре со своим "очагом", тот, кто утерял его. Если ты не веришь семье, то ты не веришь себе. Семья - ячейка общества и важнейший источник социального и экономического развития.  Есть много  определений семьи, но что же для каждого она значит, мы попробуем узнать благодаря этому открытому уроку.

   
Автор Валиева Гулшат Харисовна
Дата добавления 06.01.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел
Просмотров 793
Номер материала 38335
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓