Главная / Другое / Научно-исследовательская работа на тему "Значение сравнений в повести Вахита Имамова"Магикан""

Научно-исследовательская работа на тему "Значение сравнений в повести Вахита Имамова"Магикан""





Вахит Имамовның “Могикан ” повестенда чагыштыруларның әһәмияте



А.Г. Мортазина

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет

белем бирү учреждениесе

«Икенче санлы Урыссу гомуми белем бирү мәктәбе»

























План

I Кереш өлеш

Әдәби әсәрне өйрәнүдә тел-сурәтләү чараларын белүнең әһәмияте……..4

II Төп өлеш

1.В.Имамовның “Могикан ”повестенда кулланылган тел-сурәтләү чараларына кыскача күзәтү…………………………………………………………………5-6

2.Тел- сурәтләү чарасы буларак чагыштыру………………………………6-7

3. В.Имамовның “Могикан ” повестенда чагыштырулар………………….7-10

III Йомгаклау.

В.Имамовның “Могикан ” повестенда чагыштыруларның әһәмияте……..10





















Эшнең максаты: В.Имамовның “Могикан ” повестенда чагыштыруларны табып, анализлап, әсәр эчтәлеген , идеясен ачудагы әһәмиятен аңлатуга ирешү.

Бурычлар:

1. В.Имамовның “Могикан ” повестен тулысынча укып чыгу.

2. Әдәбият теориясе буенча тел-сурәтләү чараларын өйрәнү.

3. В.Имамовның “Могикан ” повестеннан чагыштыруларны табу.

4.Әсәр тукымасындагы чагыштыруларның әһәмиятен аңлату.







Кереш өлеш

Әдәби әсәрне өйрәнүдә тел-сурәтләү чараларын белүнең әһәмияте

Әдәби әсәр – язучы тарафыннан уйлап табылган яки яңадан тергезелгән тормыш-чынбарлык моделе. Әлеге модель без яши торган тормышка охшаган була яки аннан аерылып тора. Язучы аңында, күңелендә әсәрнең уйланмасы барлыкка килүгә, сюжет һәм анда хәрәкәт итәчәк геройлар табылуга, ул шунда ук сүзләргә мөрәҗәгать итә, үзенә кирәкле катламнан энҗе чүпли башлый. Икенче төрле әйтсәк, әдәби әсәрнең сөйләмен формалаштыра. Иҗади эшнең камиллеге, матурлыгы башкаручының осталыгына, зәвыгына, нечкә сиземләү сәләтенә, күңел җылысын салуына бәйле. Сүз «тере материал» булып тора. Сурәт тудыру чаралары катып калган нәрсә түгел, алар тормыш белән бергә үзгәрәләр, тулыланалар, заман таләбенә җавап бирә алмый торган искергән сүзләр телдән төшә, яңалары туа бара.

К.Әхмәтҗанов: «Сурәтләү чаралары дип телнең әдәби әсәр эчтәлеген образлы итеп ачучы конкрет алымнарын әйтәләр», [5; 126] – ди. Чыннан да, бөтен кыяфәте, сыйфатлары, хәрәкәте белән җанлы күз алдына килерлек образ тудыруда тел-сурәтләү чаралары ярдәм итә. Олы художник тасвирында гади сүз дә яңа нурлары белән балкып китә, музыкаль аһәңле яңгырый башлый.

Әдәбият теориясе турындагы китаплардан күренгәнчә, әдәби әсәрнең сөйләме аның темасы, проблемасы, идеясе, пафосы, сюжеты белән бәйле.Димәк, әсәрнең тел-сурәтләү чараларын өйрәнү аның темасын, проблемаларын, идеясен, пафосын, сюжетын аңларга, ачыкларга ярдәм итә. Образларның характерларын өйрәнгәндә , табигать күренешләренең әһәмиятен ачыклаганда да тел-сурәтләү чараларына мөрәҗәгать итәбез.




Төп өлеш

1. В.Имаамовның “Могикан” повестенда кулланылган тел-сурәтләү чараларына кыскача күзәтү.

Минем кулымда Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе , Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Вахит Имамовның “Могикан” әсәре. Бу әсәр узган гасырның җитмешенче елларында «КамАЗ» төзелеше белән бәйле вакыйгалар барышында зур бер төбәкнең табигый мохите бозылуын, йөзьяшәр авылларның җир белән тигезләнүен күрсәткән повесть. Әсәр башында Чаллы тирәсендәге татар, керәшен, удмурт халыклары бергә килешеп җай гына яшәп ятучы Гәрдәле авылының тормыш-көнкүреше күрсәтелә. Анда яшәүче Вәлит исемле үсмер малайның Могикан кушаматлы атын яратуы, аның уй-хыяллары сурәтләнә. Әсәр уртасында Гәрдәлегә Кам АЗның бер заводын төзү өчен җир кирәклеге турында хәбәр килеп ирешә. Повесть Гәрдәле авылының юкка чыгуы белән тәмамлана. Америка индеецларының юкка чыккан могикан кабиләсе кебек Могикан исемле ат та, Гәрдәле авылы да, анда яшәүче кешеләр дә юкка чыга.

Чиста татар районы Актанышта туып үскән язучының теле көтелмәгән сурәтләү чараларына, кызыклы гыйбарәләргә бай. В.Имамовның “Могикан ” әсәре чәчмә сөйләмдә иҗат ителгән. Аңа күпсөйләмлелек хас. Хикәяләүче сөйләменә геройлар сөйләме килеп кушыла, алар хикәяләүченең тормышны сурәтләвен озата бара. Повестьта тирә-юньне сурәтләү, сөйләшүләр белән янәшә, Вәлитнең хис-кичерешләре, уй-фикерләре үсеш-үзгәреш кичерә. Шуңа күрә әсәрдә психолгизм көчле.Лексик чаралар кулланылышы ягыннан , әсәрдә сөйләм стиленнән кергән сүзләр белән баетылган әдәби тел күзәтелә. Әсәр тукымасына табигый рәвештә авыл халкының русчаны бозып әйтелгән “пазурга калдырма”, “шуфир”, “куних” , “күбәмитр”, “галаунай” һәм башка сүзләре кереп китә. Вакыйгаларга бәйле рәвештә болар ышандыру көчен арттыра.

Троплпар яки ассоциатив сурәтләү чаралары дип күчерелмә мәгънәне төрле әйберләр , күренешләр, предметлар арасындагы бәйләнешләр аша барлыкка китерә торган гыйбарәләрне әйтәләр. Алар әдәбиятта образ тудыру, текстның тәэсир көчен арттыру , сурәтләнә торган күренеш-халәтне укучы күз алдына төгәл китереп бастыру өчен хезмәт итәләр.

Күчерелмә мәгънә ясалуның берничә төрен аерып чыгарырга мөмкин. Шулар арасында әсәрдә актив кулланылганы метафора, метонимия кебек образлылыкны, әсәр поэтикасын, аның сәнгатьчә көчен билгеләүче чаралар бар . Мәсәлән , автор авылга килгән төзүчеләрне “саранчалар” , зур түрәләр янында йөгереп йөрүче кечерәк түрәләрне “кендек” дип атый, ”кызыл әтәч” “аттыр” кебек халыкчан сүзләр килеп керә, персонажларны “мыек”, “бүксә” дип кенә атап метонимиягә мисаллар китерә. Повестьның исеме дә метафора булып тора,чөнки могикан кабиләсе кебек гәрдәлеләр дә юкка чыга.

Ассоциатив сурәтләү чаралары арасында аеруча эпитет һәм чагыштырулар күп кулланыла. В.Имамов – чагыштырулар остасы. Язучы чагыштыруларга табигать күренешләрен, кешенең йөз-кыяфәтен,эш-хәрәкәтен, хис-тойгыларын, рухи дөньясын сурәтләгәндә мөрәҗәгать итә.

2. Тел сурәтләү чарасы буларак чагыштыру.

Бер күренешне икенче предмет янына куеп, шуңа охшатып , янәшә куеп сурәтләүне чагыштыру дип йөртәләр.Тиңләү өчен гадәттә үтә таныш , ачык билгеле әйбер алына.Әнә шулай тиңләү өчен генә алынган предмет, күренеш чагыштыру була. Охшату аша төп тасвирлау объекты җанлы, конкрет , сурәтле булып күз алдына килеп баса. Мисаллар:

Атның ялы керпе энәләре сыман тип-тигез итеп кыркытылган булсын”, “Әмма бармак төртеп күрсәтердәй гаепле табылмагач, бер сүз эндәшмиләр, әйтерсең лә, һәммәсе су капканнар”. Мондагы чагыштыруларның берсе тышкы кыяфәтне, икенчесе хәл-торышны белдерә.

Чагыштыруларның күрсәткечләре:

-дай/дәй,-рак/-рәк,-ча/-чә аффикслары

-Кебек,төсле, шикелле бәйлекләре

-бәйлек ролендә килгән сүзләр

- Рәвешләр

- Бул-, ит- кебек ярдәмче фигыльләр

- Гүя, әйтерсең лә һ.б. теркәгечләр

- Ничек - шулай формасындагы мөнәсәбәтле сүзләр һ.б.

Чагыштыруларның түбәндәге төрләрен аерып күрсәтәләр:

1. Гади чагыштыру - чагыштыру бер сурәтләү объектын ачыклап-сыйфатлап килә; бер җөмлә эчендә берничә булып, төрле сурәтләү объектына карарга яки берсен төрле яклап күрсәтергә дә мөмкин.

2. Киңәйтелгән (җәенке) чагыштыру – чагыштырыла торган күренешләрнең мөстәкыйль образлар аша сыйфатлануына корылган чагыштыру.

3. Кайтма чагыштыру – нигездә, лирик әсәрләрдә генә һәм сирәк очрый, катлаулы сурәт барлыкка китерә.

3. В.Имамовның “Могикан” повестенда чагыштырулар.

В.Имамовның “Могикан ” повестенда очраган сурәтләү чараларының иң күбесе чагыштырулар булды. Без бу эшебездә чагыштыруларны нәрсәләрне сурәтләүдә куллануга карап , өч төркемгә бүлеп карадык:

- хәрәкәтне сурәтләү өчен кулланылган чагыштырулар;

- билгене сурәтләү өчен кулланылган чагыштырулар;

- халәтне сурәтләү өчен кулланылган чагыштырулар.

Хәзер һәр төркемгә табылган чагыштыруларга мисаллар китерәбез.

Хәрәкәтне сурәтләү өчен кулланылган чагыштырулар.

1) Карчыгадай очып килеп, Григорий дәдәй өстенә ябрылды;

2) Чаллыдагы дөнья кырмыска оясы кебек асты-өскә килеп, тоташ актарылып беткән;

3) Каядыр очып китәргә җыенган диярсең, арткы аякларын артка ук сузган;

4) Әнисен югалткан сабый бала сыман, и, мине эзләп чабулый, и, тилмерә идең;

5) Күзе төшкән тавык янында сырпаланган яшь әтәч сыман, и, араннар буйлап бөтереләләр, и,бииләр;

6) Иркә песи сыман кыланып, муеннарын ышкып сырпаланалар;

7) Аннары инде ирек куелуга сөенгәндәй ыргылып-ыргылып чабуга күчте;

8) Ул ниндидер ярдәм, ниндидер тотанак эзләгәндәй итеп, як-ягына карана башлады;

9) Әле ау этләре кебек йомылып, әле җәя тәтәсе сыман киерелеп оча;

10) Күркә сыман кабарынырга яраткан малкайның һавалануы озакка бармый шул;

11) Могикан ана бүре сыман алга томырылды, юл буе җәйраннар, боланнаршикелле сузылып эре-эре алдырып чапты;

12) Вәлит балбал шикелле кымшанмыйча , дәшми-тынмый торды;

13) Мускуллары имән кайрысы шикелле бүрткән.

Билгене сурәтләү өчен кулланылган чагыштырулар:

1) Җан шикелле әйбәт такталар;

2) Һава сулап туймастай саф;

3) Туры бия дә бурычлы калырга теләмәгән шикелле усалрак басып атлауга күчте;

4) Сезнең кебек данлы кеше түгел;

5) Урысны “сөендерердәй” алмаш тапмадылвр;

6) Колыннар да борыннарына әле яңа гына “ис керә” башлаган чыркылдык кызлар сыман икән;

7) Боларның тактикасының сере кәбестә күчәнедәй катлы-катлы түгел;

8) Ул хәзер бөркет-карчыгадай канатлы;

9) Тегесе сарык түшкәседәй корсагына шап-шоп сугып көлә;

10) Кәләш сайларга килгән кияү егете диярсең , бөтен җире пөхтә;

11) Колынның бөтен тәне шомырт сыман кап-кара булып, тоташ елкылдап тора. Күзләр иң чиста күл суыннан да зәңгәррәк төстә.Алар шулкадәр самими һәм гөнаһсыз, нәкъ менә биләүдә имчәк көтеп яткан сабый баланыкы сыман;

12) Бүрәнәдәй таза беләкләр

Халәтне сурәтләү өчен кулланылган чагыштырулар:

1) Вәлит әкәм-төкәм сыман үз эченә кереп бикләнгән;

2) Малкайлар урман артындагы ерак авылдан төшкән килен шикелле күндәм буйсынып тик торалар.

Бу күзлектән чыгып төркемләгәндә чагыштырулар сурәтләгән предметны, хәрәкәтне, билгене, халәтне күз алдына җанлырак, тагын да калкурак һәм игътибарны үзенә тартып тора торган итеп китереп бастыра.

Язучы чагыштырулар аркылы тирә-юньгә, җәмгыятьтәге күренешләргә үзенең мөнәсәбәтен белдерә. Мәсәлән , автор атларны яратып тасвирлый һәм аларны сөйкемлерәк, изгелеклерәк предмет- күренешләр белән чагышыра: сабый бала, ана бүре, җәйраннар , болыннар, иркә песи баласы белән чагыштыра. “Саранчалар” төркеменә кергән кешеләр турында сөйләгәндә аларны карчыга , сарык түшкәсе , аҗдаһа , гыйфрит ишеләр белән чагыштыра.

Кәләш сайларга килгән кияү егете диярсең , бөтен җире пөхтә”, ”урман артындагы ерак авылдан төшкән килен шикелле күндәм” сыман чагыштырулар да авторның үз персонажларын яратуы турында сөйли .Ә инде тәртә арасыннан чыгып сабантуйга чабышка килгән атларның “чабата кебек җәелгән тоякларын”, “иске читән чыбыклары кебек тырпаеп торган кабыргаларын ” сурәтләүдәге чагыштырулар авторның бу атларны кызгануын күрсәтә.

Моннан тыш В.Имамов әсәр тукымасына реаль яшәештә булмаган , рәвеш-кыяфәте билгесез нәрсәләр белән чагыштырулар да кертә. Мисаллар: “гыйфрит сыман очкын-төтен чәчеп торган йөзәрләгән машина”, “аҗдаһадай биегән ялкын дәрьясы”, “Күк капусы шартлагандай, ут сүнде”, Аҗдаһа, гыйфритнең төс –кыяфәте таныш түгел, шулай да кешенең хыялында, фольклорда алар актив яши һәм сурәтләнгән күренешләрнең шомлылыгын, куркынычлыгын, гадәти булмаганлыгын сиздерә. “Җан шикелле әйбәт такталар”, “әкиятләрдә сөйләнә торган оҗмах бакчасыдай искитмәле” дип яхшы, матур сыйфатларны күрсәтә. Бу сыйфатлар чагыштыруларның тышкы кыяфәтен күз алдында тотып түгел ,эчке сиземләү, ассоцияцияләр аша бирелә. Димәк, чагыштыруларны анализлап , без шуны әйтә алабыз: автор төрле халыклар бергә тату гына яшәп яткан авылны, аның самими кешеләрен ,атларын ярата, хөрмәт итә, ә шушы авылны юкка чыгаруны якынайткан түрәләргә, алар белән бергә килгән техникага, кешеләргә тискәре мөнәсәбәтен белдерә.





Йомгаклау

В.Имамовның “Могикан ” повестенда чагыштыруларның әһәмияте.

Чагыштыру ул бер күренешне икенче предмет янына куеп, шуңа охшатып , янәшә куеп сурәтләү.Тиңләү өчен гадәттә үтә таныш , ачык билгеле әйбер алына. В.Имамовның предметларны тышкы билгесе, эчке халәте, хәрәкәте буенча чагыштырганда күбрәк форма һәм тышкы охшашлыкка мөрәҗәгать итүе билгеләнде. Бу чараларның ясалышы ягына килгәндә,язучының –дай/-дәй, -рак/-рәк аффикслары, кебек, шикелле, төсле, сыман бәйлекләре ярдәмендә ясалганнарын еш куллануы исбатланды.

Чагыштырулар сурәтләгән предметны, хәрәкәтне, билгене, халәтне күз алдына җанлырак, тагын да калкурак һәм игътибарны үзенә тартып тора торган итеп китереп бастыра. Язучы чагыштырулар аркылы тирә-юньгә, җәмгыятьтәге күренешләргә үзенең мөнәсәбәтен белдерә. Ул аларны ярата, тискәре мөнәсәбәттә тора, кызгана. Гомумән, чагыштырулар язучының стилен баета, образлы, җанлы картина тудыруга булышлык итә. Әсәрнең тел-сурәтләү чараларын өйрәнү аның темасын, проблемаларын, идеясен, пафосын, сюжетын аңларга, ачыкларга ярдәм итә


Файдаланган әдәбият исемлеге

  1. В. Имамов «Могикан», Яр Чаллы ҖЧҖ «Газета-китап нәшрияты», 2001.

  2. Д.Ф.Заһидуллина «Әдәби әсәргә анализ ясау», Казан «Мәгариф» нәшрияты, 2005.

  3. «Татар әдәбияты. Теория. Тарих», Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2006.

  4. Ф. Хатипов «Әдәбият теориясе», Казан, «Мәгариф» нәшрият 2000.

10


Научно-исследовательская работа на тему "Значение сравнений в повести Вахита Имамова"Магикан""
  • Другое
Описание:

Әдәби әсәр – язучы тарафыннан уйлап табылган яки яңадан тергезелгән тормыш-чынбарлык моделе. Әлеге модель без яши торган тормышка охшаган була яки аннан аерылып тора. Язучы аңында, күңелендә әсәрнең уйланмасы барлыкка килүгә, сюжет һәм анда хәрәкәт итәчәк геройлар табылуга, ул шунда ук сүзләргә мөрәҗәгать итә, үзенә кирәкле катламнан энҗе чүпли башлый. Икенче төрле әйтсәк, әдәби әсәрнең сөйләмен формалаштыра. Иҗади эшнең камиллеге, матурлыгы башкаручының осталыгына, зәвыгына, нечкә сиземләү сәләтенә, күңел җылысын салуына бәйле. Сүз «тере материал» булып тора. Сурәт тудыру чаралары катып калган нәрсә түгел, алар тормыш белән бергә үзгәрәләр, тулыланалар, заман таләбенә җавап бирә алмый торган искергән сүзләр телдән төшә, яңалары туа бара.

Автор Саубанова Сария Султановна
Дата добавления 29.09.2015
Раздел Другое
Подраздел Другое
Просмотров 437
Номер материала MA-060935
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓




Похожие материалы