Главная / Другое / Методическая разработка внеклассного мероприятия для учащихся 4 класса "Карга боткасы бәйрәме"

Методическая разработка внеклассного мероприятия для учащихся 4 класса "Карга боткасы бәйрәме"

« Карга боткасы» бәйрәме.


Башлангыч сыйныф укучылыры өчен дәрестән тыш чара.


Дәрестән тыш чараның максатлары: 1) укучыларны татар халкының борынгы бәйрәме – “Карга боткасы” белән таныштыру, уен җырларын, йолаларны өйрәтү;

2) сәнгатьле уку, җыр-бию күнекмәләрен, сөйләм телен үстерү;

3)гореф-гадәтләрне аша татар халкының тарихына кызыксыну уяту;

үткәнгә, туган телгә, туган җиргә хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү.


Зал бәйрәмчә бизәлә. Түрдә кояш, кошлар сүрәтләре төшерелгән. Матур көй уйнатыла. Сәхнәгә алып баручылар чыга.

1 нче алып баручы: Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Кирәк һәммәбезгә дә. ( Р.Миңнуллин)

2 нче алып баручы: Бүген бездә бәйрәм! Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе - һичшиксез, карга боткасы.

1 нче алып баручы: Карга боткасы? Нинди бәйрәм соң ул? Кайчан , кайдан килеп чыккан ул? Бүген без аны бәйрәм итәбезме ? Бездә шундыйрак сораулар туды бит әле!

2 нче алып баручы: Белмәмәгәннәр-белсеннәр, күрмәгәннәр – күрсеннәр.Борын-борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар.

Бу көнне балалар матур итеп киенгәннәр, йомырка җыйганнар. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгәннәр. Халыкны бәйрәмгә чакырганнар. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнең иң күркәм җиренә-кардан ачыла башлаган су буйларына, ялан-кырларга яки тау битләренә җыелганнар. Учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң, бергәләп, ботка ашаганнар.

1 нче алып баручы:Ботканы балалар үзләре генә ашап бетермәгән, аның күп өлешен, каргаларга дип ялан өстенә сибеп калдырганнар. Чишмә суына корбан иткәннәр.

Кырда учак ягу, ботка пешерү белән мәш килү балаларга әйтеп бетергесез рәхәтлек биргән. Соңыннан читкә китеп, каргаларның көтүе белән төшеп, ничек итеп карр-карр килеп ботка белән сыйлануларын карап куанганнар.

Балалар бу көнне бәйрәмгә хас булган келәү-теләүләр әйткәннәр, җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт, илгә туклык. Гаиләгә иминлек теләгәннәр. Җаннары-тәннәре белән кояшлы җылы көннәрнең тизрәк килүен, язгы ташуларның тизрәк агып китүен көткәннәр.

2 нче алып баручы:Юк, бу гади әкият кенә түгел. “Карга боткасы” йоласы бик борынгы заманнардан ук килә. Әле безгә ислам дине кергәнче, мәҗүсилек чорыннан ук. Димәк, бу-мәҗүси йола. Ә мәҗүсилек-ул ай-кояшка, күккә-җиргә, гомүмән, табигатькә табыну.

Бик ерак заманнарда безнең ата-бабаларыбыз да мәҗүси булганнар. Алар табигатькә табынганнар. Һәм, җир-суларны хөрмәтләп, шундый йолалар уйлап чыгарганнар. Бу йолаларны, әлбәттә, олылар башкарган. Соңрак ул йола уен булып кына калган. Аны балалар гына уйнаганнар.

1 нче алып баручы: Хәзер “Карга боткасы” уенында катнашып, тәмле ботка белән сыйланыйк әле.

1 бала тавышы ишетелә:

 Өйдәме сез, балалар.

Өйдәме сез, апалар?

Тизрәк бирегез күкәй,

Тизрәк бирсәгез күкәй,
Тавыгыгыз салыр йөз күкәй

 

2 бала тавышы ишетелә:

Май кирәк, ярма кирәк,

Карга туена бар да кирәк.

Тагын булса, он чыгар,

Пешерербез бер чумар.

3 бала (керә-керә):

Шикәр кирәк, тоз кирәк.

Чыгар түтекәй тизрәк.

Синең кебек уңган түтәй

бу дөньяда бик сирәк.

4 бала :

Көннәр җылы, күктән алсу
Нур сибеп кояш көлә.

Җәйге шатлык, көзге бәхет

Яз белән бергә килә.

 5 бала : Җыйдык күкәй, җыйдык он,

 җыйдык ярма-пешерәбез без язгы ботка,

тәмле ботка-карга боткасы.

6 бала: Кара каргалар кап-кара канатларында туган илгә якты, матур яз алып кайттылар, сыйлыйк әйдәгез үзләрен.

7 бала: Тергезик учак, асыйк казан,

сыйлыйк кошларны, якын дусларны.

Яз кайтты әйләнеп туган җиребезгә.Яз!

Алып баручы чыга: Ботканы үзем пешерәм, минем ботка пешпргәнем бар. Сез уйнап-көлеп күңел ачыгыз.

Җыр җырлана, бер бала җырлый, калганнары кушымтага кушыла, бииләр.

Яз җитә” җыры

Фатих Кәрим сүзләре 

Җәүдәт Фәйзи музыкасы

1.  Кояш көлеп карый безгә,
     Күзләр чагыла,
     Елгалардан бозлар ага
     Диңгез ягына.
Кушымта:
                Яз, яз, яз җитә,
                Тәрәзәне ачтылар,
                Тып, тып, тып итә
                Эре-эре тамчылар.
2. Агачка кунып чыпчыклар
   Чыелдашалар,
   Яшькелт-кара сыерчыклар
   Әй җырлашалар.
3. Тиздән шаулап яфрак ярыр
    Озын ак каен,
    Ал чәчәкләр алып килер
    Безгә май ае.

Балалар ботка пешерүчегә: Я, пештеме тәмле ботка?

Пешерүче: Ботканы аны ашарга гына тиз, көтегез бераз, пешәр!

Бала: Әйдәгез әле, дуслар, “Очты, очты, каргалар!” уенын уйнап алыйк. Нинди кошларны беләбез икән, сынап карыйк.

Очты, очты, каргалар!” уены

      Балалар түгәрәк ясап басалар. Алып баручы түгәрәкнең уртасына чыга һәм: “Очты, очты, казлар очты!” – дип, кулы белән очкан сыман хәрәкәт ясый. Башкалар аның артыннан кабатлый. Шулай берничә кат оча торган кошларны, әйберләрне (самолет, вертолет, шар һ.б.) очыргач, искәрмәстән генә: “Очты, очты, курчаклар очты!” – дип очмый торган берәр әйбернең исемен атый.Бу вакытта түгәрәктәгеләр кулларын күтәрмәскә тиеш.

Бала. Ә миңа әбием бик матур бер уен өйрәткән иде, әйдәгез шуны уйныйбыз. Ул “Кәрия-Зәкәрия” дип атала. Басыгыз түгәрәккә, җырлый-җыйрлыйсы аны.

Ул бик яхшы биюче

Ул бик яхшы биюче

Аның биюе матур

Аннан үрнәк алыгыз.

Кәрия-Зәкәрия кумая,

Кәрия-Зәкәрия кумая,

Кәри кума Зәкәрия

Зәкәрия кумая.

Балалар уйныйлар. Уеннан соң аркан тартышып, көч сынашалар.

Пешерүче: Сез күңел ачканда пешеп чыкты карга боткасы, алыгыз кашыкларыгызның зурысын, әйдәгез, сыйлыйк кошларны, сыйланып үзебез.

Иң беренче кашык – туган җиребезгә!

Әйтче, иң матур җир кайда?

Син бит инде беләсең?

Иң матур җир - Туган җир ул,

Онытма моны, балам!

Еллар тыныч булсын!

Игеннәр мул булсын!

Бала.Икенче кашык – һавага, яңгырларын вакытта яудырсын, уңышларны зур итеп үстерсен.

 Яңгыр, яу, яңгыр яу,

Иләкләп, чиләкләп,

Пәрәмәчләп, коймаклап.

Арышларның башагы

Ач булмасын, тук булсын,

Сыерларның сөтләре

Аз булмасын, күп булсын!

Бала.Өченче кашык – кояшка, җылы, кояшлы көннәр күп булсын, безне, кошларны, җәнлекләрне сөендерсен.

Кояш чык, чык,

Майлы ботка бирермен,

Майлы ботка казанда.

Тәти кашык базарда.

Кирәкми безгә салкын,

Кирәк безгә саф алтын.

Бала. Дүртенче кашык – каргаларга, алар безгә язны алып килделәр,

Яратыгыз көзне дә,

Яратыгыз кышны да,

Яратыгыз җәйне дә,

Яратыгыз язны да.

Яратыгыз көннәрне,

Айларны һәм елларны,

Кешеләрне, табигатьне,

Саклагыз сез аларны.


Алып баручы. Еллар тыныч булсын! Игеннәр мул булсын!


Алып баручы.Алдагы көннәрегездә

Телибез зур уңышлар.

Муллыкта, тыныч тормышта

Хезмәт итегез, дуслар!


Бәхеттә, шатлыкта” җыры җырлана.

Фарук Закиров көе һәм сүзләре

 

  1.Безнең гомер зур бәхет ул,

Кадерләрен белегез.

Чын күңелдән теләкләрне

Бездән кабул итегез.

Куш-та:

          Бәхеттә, шатлыкта,

         Исәнлектә, саулыкта

         Үтсен гомер юлларыгыз

         Тазалыкта, байлыкта.

  2.Салкыннарда тик сулмасын

Үстергән гөлләрегез

Таң нурыдай аяз булсын

Киләсе көннәрегез.

 3.Тормыш нурлы, тормыш матур

Якты булсын күңелләр

Җырларбыз да, биербез дә

Озын булсын гомерләр.

 

Бәхеттә, шатлыкта” җыры белән бәйрәм тәмамлана.



Методическая разработка внеклассного мероприятия для учащихся 4 класса "Карга боткасы бәйрәме"
  • Другое
Описание:

Башлангыч сыйныф укучылыры өчен дәрестән тыш чара.

 

Дәрестән тыш чараның максатлары: 1) укучыларны татар халкының борынгы бәйрәме – “Карга боткасы” белән таныштыру, уен җырларын, йолаларны өйрәтү;               

2) сәнгатьле уку, җыр-бию күнекмәләрен,       сөйләм телен үстерү;                            

3)гореф-гадәтләрне өйрәтү аша татар халкының тарихына кызыксыну,  үткәнгә, туган телгә, туган җиргә хөрмәт һәм   мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Автор Давлеева Нина Павловна
Дата добавления 19.12.2014
Раздел Другое
Подраздел
Просмотров 606
Номер материала 8167
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓