Главная / Другое / Мероприятие на тему: "Мои птицы летите в облака"

Мероприятие на тему: "Мои птицы летите в облака"

Кошлар безнең якын дусларыбыз”.

Апрель җитсэ, яз җитәр,

Эреп агып кар китәр.

Җир шарында 9600 төрле кош яши. Татарстанда 200 төрдән, кыш айларында 40 лап төр кош очратырга була. Кошлар һавада очарга җайлашканнар. Шуңа күрә алар кеше аягы басмаган урыннарда да яшиләр. Бер илдән икенче илгә, таулар, урманнар һәм диңгезләр аша күчеп китү кошлар өчен авыр түгел. Кошлар бик тиз очалар:

Яр карлыгачы (керәшә) 1 сәг. – 150 км.

Карлыгач – 90 км.

Сыерчык – 80 км.

Карга – 50 км.

Чыпчык – 30 км.

Кошлар зарарлы бөҗәкләрне чүпләп авыл хуҗалыгына зур файда китерәләр. Миллионлаган төп ашлыкны бөҗәкләрдән саклап калалар. Кошларның күзләре, колаклары сизгер. Күпчелек кошлар бер урында гына яшәмиләр. Елның вакытына һәм табигый шартларның үзгәрүенә карап, алар бер урыннан икенче урынга күчеп йөриләр. Бала чыгару өчен җылы яклардан безнең якларга очып киләләр, Бу кошлар күчмә кошлар дип атала.Ә салкын кышларда бездә кышлаучы кошлар торак кошлар дип атала.

Салкын кышларда аларга ярдәм итик.

Карабүрек (снегирь) - безнең як табигатен бизәп торучы кошларның берсе. Ул яз, җәен урманда яши, ә кышын бакчаларга, паркларга очып килә, агач орлыклары, җиләк-җимеш калдыклары белән туена.

Тукран (дятел) агачтагы корткыч бөҗәкләрне юк итә, агачның гомерен саклый. Шуңа күрә аны “урман докторы” дип йөртәләр. Ул, каты койрыгы белән агач кәүсәсенә терәлеп, аңа көчле тырнаклары белән ябыша. Аннары томшыгы белән агачны тук-тук чукып, бөҗәкне эзләп таба һәм теле белән эләктереп ала да ашый. Шулай итеп, үзе дә туклана, урманга да файда китерә. Тукраннар агач куышына оялый. Аларт бер- берләрен тукылдаган тавышларыннан таныйлар.

Саескан (сорока) урман аланлыкларында, бакчаларда, басу-кырларда яши. Бөҗәкләр, суалчаннар белән туклана.

Күгәрчен ( голубь) – күгәрченнәрнең төрләре бик күп. Без күбрәк күк күгәрченнәрне беләбез. Аның канатлары күксел төстә була. Тәпиләре кып-кызыл. Ул, вак-вак атлап, яңа яуган карда бормалы, кәкре-бөкре эзләр калдырып йөри. Күгәрчен башка кошлардан юлны тиз табуы белән аерылып тора. Моннан күп йөз еллар элек хатларны күгәрченнәр ташыган. Күгәрченнәрнең бу төре почта күгәрчене дип йөртелә. Күгәрчен дуслык һәм тынычлык символына әйләнде.

Көртлек ( тетерев) урманда яши. Оясын җирдә дә, агач башында да ясарга мөмкин, ул үзе туган урыныннан еракка очмый. Буранлы кышларда, караңгы төшкәч, агач башыннан кар көртенә атылып төшеп, шунда төн куна. Көртлекнең яраткан ризыклары – төрле җиләкләр, үлән орлыклары, агач бөреләре, ылыслар. Аның канаты кыска, киң; тиз йөгерә, томшыгы кыска, юан, бераз кәкре була.

Песнәк (синица) - песнәкләрне авылда да, шәһәрдә дә очратырга мөмкин. Алар кайры ярыкларында кышлаган бөҗәкләр, орлыклар белән туклана.. Песнәкләр көз ахырында көтү-көтү булып җыелалар. Төрле төстәге матур киемле әллә никадәр песнәк әйтерсең бәйрәмгә әзерләнгән. Элеккерәк заманнарда 12 ноябрьне халыкта “Песнәкләр көне” дип йөрткәннәр. Безнең урманнада, паркларда 7 төрле песнәкне очратырга була. Иң зурсы һәм аерылып торганы – зур песнәк. Бер пар песнәк кыш буена 40 төп җимеш агачын корткычлардан чистарта, миллионнарча бөҗәкләрне юк итә Песнәкләр февраль башында сайрый. Алар кыш тәмамланганын хәбәр итә. Көз һәм кыш көннәрендә алар җимлекләргә бик еш килә.

Королёк – безнең урманнарда яшәүче иң кечкенә кошчык. Аның авырлыгы 5-7 грамм, үзе тәүлегенә 4 грамм ризык ашый. Дүдәк – хәзерге вакытта очучы кошлардан иң авыры. Аның авырлыгы 20 кг га кадәр җитә. Моннан 5-8 миллион ел элек авырлыгы 100 кг га җиткән, ә канатлары киңлеге 8м булган ерткыч кош яшәгәнлеге билгеле. Вак кошлар ашамыйча 2-3 сәгать кенә тора алалар. Эрерәк кошлар ашамыйча озаграк тора ала. Мәсәлән, император пингвины йомырка басып ояда утырганда йомырканы аягына куеп көн утыра һәм бу вакытта бер дә ашамый. Бу вакытта ул үзенең авырлыгының 40% ын югалта. Ул суга 200 метр тирәнлеккә чума ала. Иң яхшы сайраучы кошлар: бакчада- сандугач , басуда –тургай, урманда миләш чыпчыгы. Иң оста төзүчеләр : ремез (песнәкнең бер төре), шәүлегән , карлыгач. Иң яхшы йөзүче һәм чумучы кошлар – гагара һәм кайры. Иң яхшы йөгерүчеләр: болында - тартар, далада йөгерек кош, чүлдә – саксаул күшәсе. Болында –бүдәнә. Иң тиз очучы кош- - керәшә. Иң кечкенә кош- колибри.

Син беләсеңме?

Белгечләр билгеләгәнчә, хәзерге вакытта Җир шарында һәр кешегә якынча 50 кош туры килә. Ләкин кошларның күбесе “Кызыл китап” ка кертелгән, димәк алар азайган дигән сүз. Кызыл китап безне кисәтә:

* Кошларга таш атма,

Баласын елатма,

Буранлы кышларда, ярдәм ит, аларны сакла син.

Мероприятие на тему: "Мои птицы летите в облака"
  • Другое
Описание:

Птицы — высокоорганизованные позвоночные животные. Способность к длительному полету, теплокровность и другие особенности жизнедеятельности дали им возможность широко расселиться на Земле. Жизнь птиц связана с лугами, полями, болотами, берегами водоемов, открытыми участками воды. Однако большая часть их видов — обитатели леса. В кронах деревьев и кустарников обычны синицы, корольки, клесты, на стволах деревьев — дятлы, поползни, пищухи, на земле — тетерева, рябчики, глухари. По числу видов класс птиц самый крупный среди наземных позвоночных

Автор Галлямова Алиса Разитовна
Дата добавления 19.05.2015
Раздел Другое
Подраздел Другое
Просмотров 260
Номер материала 59550
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓